
Полная версия:
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
– Миндә атаң кайгысы, синдә … кайгысы, – дип, әшәке сүз белән кырт кисә иде.
Атҗабар тегермәнчесенең сеңлесе, Заһридан бала табып, яр буена чыгарып күмгән, дип тә сөйлиләр иде. Һәрхәлдә, Атҗабарның яшьләре көзге төннәрдә яр астында яшь бала тавышын ишеткәннәр, дип ышанучы аз түгел иде.
Шулай да Заһри бер тапкыр нык кына эләкте. Эшләр бик начар иде – җиденче август карары буенча хөкем ителсә, ким дигәндә, алты ел бирәчәкләр иде. Ташлытауның агач КПЗсында утырганда, Заһри ишекне ачтырып йомышын үтәргә чыкты. Хатыны кыздырган ит китергән иде – шуны ашагач эче авырта башлавын җае белән дежур милиционерга кичтән үк әйтеп куйды. Шуңа күрә аның озаклап йомыш юлында йөрүенә тегесе игътибар итмәде – җәйнең җылы таңында йокы аеруча татлы була – яшь милиционер йокымсырап китте. Уянгач кына, кобурасының җиңеләйгәнен сизде… Шул ук көнне яшь милиционерның үзен конвой белән шәһәргә озаттылар…
Илләт якларыннан, Апаз базары тирәсеннән урап, Заһри эшен төгәлләде. Тиешле шаһитлар белән сөйләшенде. Өч көн узып таң беленгәндә ул револьвер тотып КПЗга килеп керде. Дежур милиционер – олы яшьтәге мыеклы керәшен – урыныннан сикереп торды. Заһри исә револьверны аның өстәленә китереп куйды.
– Санап ал, нәкъ алты патрон, – диде. – Берсенә дә тимәдем. Ялгышымны аңладым, инде камерама кертеп утыртыгыз.
Төп эш буенча шаһитлар булмады, ә качкан өчен Заһрига нибары бер ел Пановка колониясендә көтүче булып йөрергә генә туры килде.
Заһриның бердәнбер кызы Васфикамал да үткен булып чыкты. Ташлытау артындагы кечкенә урамда бөтен малайларны кыйнап үсте, күрше-тирәнең көнбагыш башларын, кыярларын авыз иткәләде. Тик уналты яшенә җиткәндә генә, Ташлытау егетләре аңа күз сала башлагач кына, бу гадәтләрен ташлады. Кап-кара ике толымлы, кыйгач кашлы бу кыз бер җәй эчендә үсте дә китте. Карасалар – үткен күзле, коңгырт битле бу кыз Ташлытауның иң чибәр кызларыннан берсе икән. Ашханәгә аш пешерүче булып урнашкач та, аны ГПУда опер булып эшләүче Нәбиуллин күреп алды. Берничә тапкыр алар Заһриның бакча башында яшерен генә очраштылар, кайнар тәнле бу кызый аны беренче кичне үк үбеп алгач, Нәбиуллин аяк астындагы җирнең кинәт чайкалганын сизде. Шул көннән башлап ул төш күргән кебек кенә яшәде. Берничә җинаятьчене ычкындырды, өстеннән аноним хат килде, опер булсаң, опер бул, ат карагы кызына кызыгып йөрмә, диделәр… Егет ике ут арасында калды. Ә беркөнне ашханә кухнясында эшләүче хатыннар Нәбиуллинның шәһәрдән өйләнеп кайтуы турында сөйләделәр. Васфикамал сыек май кыздырган табасын, ялгыш әйләндереп, чуен плитә өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты… Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плитә өстендәге сыек май белән бергә чыжылдап яндылар. Күз яшьләрен барысыннан да яшерде, тик ике-өч көн узгач, эштән кайтканда күршесе Миңлебикә алдында гына чишелде.
– Малай җаным, нишлим, киңәш бир, – диде. – Мин, – диде, – шуны ишеткәннән соң әллә нинди томан эчендә яшим. Мин утлы күмер өстенә яланаяк басып йөрим. Көндәш белән торган шикелле бит ул. Бер урамда бит, бер урамда… Хатыны белән урамнан узганын мин ничек карап калыйм? Поезд асларына керимме, нишлим? Башларымны кайларга алып качыйм?
Ләкин Миңлебикәнең дә үз хәсрәте хәсрәт икән. Ул да серне чиште. Кара Чыршыдан Хәкимуллага вәгъдә биргәнен дә, карт әти-әнисенең ялгыз калабыз дип, авылга кыз бирүгә бик нык каршы килгәннәрен дә, Хәкимулланың бер мәртәбә хатын аерган даны булуын да сөйләде.
– Вәгъдә көне иртәгә бит, мин нишлим? Егетне алдадым бит, ничек итеп аны рәнҗетмәскә? Аш хакы бар бит, – дип, ул да яшь түкте. Ике кыз капка төбендә озак-озак серләштеләр…
Икенче көнне Васфикамал су буенда кер чайкады. Аның күзләре кызарган, карашлары моңлы иде. Юылган керне каты-каты итеп сыкты. Бу – хәсрәтне оныттыра икән. Үзе берөзлексез җырлады. Бер җырны хәтта ике-өч тапкыр җырлады.
Уйлый күңелем, уйлый күңелем,Уйлый күңелем барсын да.Уйлама, күңлем, барсын да,Бәлки, син шашарсың да.Һай, бу кыз баланың хәлләре! Чыннан да, бу беркем дә җиңеләйтә алмаслык йөрәк хәсрәте иде…
Ярый инде, җае чыкты. Югыйсә Нәбиуллинның шәһәр хатыны белән Ташлытау урамыннан узганын ни хәлләр итеп карап калыр идең…
Васфикамалның күзендә Хәкимулла кызгандыргыч моңсу караш күрде. Кызарып кояш чыгып килә иде – авыл тып-тын. Бары тик Миңлегалинең генә ат абзарлары тирәсендә шыгырдатып ишек ачканы, ат карап йөргәне ишетелә.
Сүзне Васфикамал башлады.
– Син миңа ачуланмыйсыңмы? Син миңа ачуланма, яме? Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. Мин колхоз эшеннән курыкмыйм. Ачуланма, әйдә гөрләтеп бер тормыш корыйк. Тик ачуланма гына. Мин сине бер дә читен хәлгә калдырмам…
Хәкимулла телгә килде. Хәер, ул нәрсә сөйләгәнен белмәде. Кызның кайнар кулларын үзенең бирчәйгән уч төпләренә кысты да пышылдап нидер сөйләде.
– Мин сине күптән күреп йөри идем. Ташлытауга барган саен… Тик бервакытта да сине миңа карарсың дип уйламадым. Син бит чибәр… Син бит яшь. Синең бит нинди чибәр егетең бар иде. Начальник кеше. Син китмә, яме! Кал. Әйдә, өйгә кер. Рәхмәт, Васфикамал, билләһи, рәхмәт. Гомерем буе бу яхшылыгыңны онытмам.
Васфикамал бу сүзләрне ишетмәде.
Чолан баганасына сөялгән килеш ул елый иде. Хәкимулла аның җилкәсенә бер кулын куйган да, тагын ни әйтергә белмәгән килеш, бер кулындагы чыбыркы сабын әйләндерә дә әйләндерә.
Ела, Васфикамал, ела! Кояш чыкканда елаган күз яше – изге яшь. Кеше нигезенә килеп төшкән кыз баланың беренче тапкыр түккән күз яше – изге яшь…
Барысы да җайланды. Иртәнге көтүне куганда, Шәяхмәтләр морҗасыннан май исе катыш сыек төтен чыкты. Яшь килен, көтү куып кайтучы бөтен хатыннарны телсез калдырып, көянтә-чиләк белән су буеннан Шәяхмәтләр капкасына кайтып керде.
Тик сәгать иртәнге тугызлар тирәсендә генә Шәяхмәтләрнең өенә итәкләрен бөрмәсенә кыстырып күтәргән бер хатын җәһәт-җәһәт кенә килеп керде. Туп-туры түргә узып сәкегә утырды. Бу – кодагый иде. Моны Кара Чыршыда бик яхшы беләләр иде. Такта чәй, ситсы, галош кебек әйберләрне Кара Чыршыга шыпырт кына шушы хатын торгыза иде. Бер мәлгә өйдә тынлык урнашты. Кемдер сүз башларга тиеш иде. Моны Ташлытау кодагый башлады. Хәер, сүз дип сүз түгел, әллә нәрсә. Ул күзләрен ямьсез итеп Васфикамалга текәде дә кинәт кенә дерелди, калтырана башлады.
– Уф-фу-фу-фу-фу…
Иреннәрен ялап алды да тагын калтыранды.
– Уф-фу-фу-фу-фу…
Шулай диде дә кинәт башын сәкегә чырык итеп бәреп ауды. Өй эчендәгеләр каушап калдылар. Тик Васфикамал гына моңа борчылмады. Күзен алартып яткан анасы янына килеп, аның баш астына мендәр салды.
– Бер дә исегез китмәсен, безнең әнинең шундый гадәте бар аның, үтә дә китә ул, – диде.
Зәйнәб җиңги, куркудан нишләргә белмичә, Шәйхи хәлфәне алып чыкты. Шәйхи хәлфә тегеләй дә, болай да тартынып карады, әмма өшкерергә бик нык кыстагач баш тартмады.
– Мин өшкерүен өшкерәм, әмма духтырга күрсәтергә кирәк, – диде.
Бераздан Ташлытау кодагый торып утырды, йорт эченә күз салды. Дөбердәтеп эшләп йөргән кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да урыныннан кузгалды.
– Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер, – дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте.
Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды…
Мондый авыруга сүз ярамый
Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең?
Ташлытау станциясе – җирнең үзәге икән… Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән… Авылдан берәү чыгып китсә – Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә – Ташлытаудан. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәрәңге тапшыру – зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела – анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер – үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиең бетсә, Ташлытауга барып йә заготзернода, йә типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин. Гәзит баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң – бербөтен түгәрәк ипи. Агитбригада килсә – Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр. Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәяхмәткә барыннан да катырак эләкте. Тигез итеп киселгән кыска чәчле ике кыз сәхнәдә чәт-чәт килеп такмак әйттеләр:
Кәлимуллин Шәяхмәт –Вредитель калдыгы.Ул куяннарның фермасынСу буена салдырды.Болар Ташлытау кызлары иде…
Шәяхмәт юаш кеше булып исәпләнә иде – иң алгы рәттә утырган җиреннән торып, клубтан чыгып китте дә, өенә кайткач, җиделе лампасын яндырып, төне буе Ташлытаудагы зур кешеләр исеменә гариза язып утырды. Язды-сызды. «Мин, түбәндә кул куючы…» «Мин, түбәндә имзамны күрсәтүче, үтенәмен сездән шул хакта…» Нәрсә хакында? Моны ул үзе дә белми иде. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады.
Ике төн үтмәде, Ташлытауга задание илтергә киткән улы Хәкимулла юлда атын үтереп кайтты. Колхоз аты юлда үлгән… Шәяхмәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. Аның өе мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янында гына иде, манарага «Әлвидагъ» әйтергә менделәр. Хәер, бу инде уразаны озатудан бигрәк клуб юклык хикмәте иде. Егетләр манара башына фонарьлар, тальян гармун алып менгәннәр, авызларында тәмәке. «Әлвидагъ»ның элек мондый бер җыры бар иде:
Хәсәнатлар тәбдил улыпҖөмләдерлү сәйеат…Телләренә шайтан төкергән яшьләр! Хәкимулланың Ташлытау юлында үтергән аты күрше Хәсәннең утызынчы елда колхозга тапшырган аты иде. Манара башыннан «Әлвидагъ» көенә бөтен авылга җыр таралды:
Хәкимулла Хәсән атынЗаданиедә үтергә-ә-ә-н…Әлвидагъ, Әлвидагъ,Хәкимулла Хәсән атын…Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән гаиләдә рәт китте.
– Колхоз идарәсендә син юаш торасың, үзеңне вредитель дип җырлыйлар, малаеңны манарадан торып мыскыл итәләр, – дип, килене Васфикамал ярага тоз салды.
Дөньяда ике явыз булса – шуның берсе Васфикамалдыр… Ни әйтсә – зәһәр чыга, ни сөйләсә – ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. Гомер буе ипи, он, тоз, керәчин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп-хисапны өзде. Шәяхмәтнең «Наданнар өчен уку китабы» дигән каты тыш эченә салган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты. «Шәйхиләрдән алачак ипи, өч кадак, ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы… Хәдичәгә бирәсе: солы оны, сигез кадак бер чирек, бер богау йозагы» дигән чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды. Васфикамал вәгъдәсендә торды, колхоз эшен сытып эшләде. Уракта – беренче. Кеше киленнәре изелеп-елап ун-унике сутый урганда, Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч сутый урып килде. Иллә мәгәр ни бригадир, ни башкалар Ташлытау килененең теленнән куркып аңа сүз катмыйлар иде. Шәяхмәтнең абыйсы, гомер буе авылда киңәш-табыш биреп йөргән Шәйхи хәлфә дә, Васфикамалның ачы теленә бер эләгеп карагач, капкасыннан чыкмас булды. Васфикамал урман буена утауга киткәч кенә, ул, бәрәңге бакчасының киртәсенә сөялеп, беркөнне энесе Шәяхмәткә мәзәк сөйләде:
– Ходаның бирмеш бер көне, сәхабәләрнең берсе теленә шайтан төкергән шундый бер хатынга өйләнгән. Теге сәхабәнең иманын суырган бу явыз. Сәхабә кипкән, ябыккан, саргайган… Әйе… Ходаның хикмәте, бер кичне ачуы чыгып, батыраеп китеп, теге мәлгунәнең аяк-кулын бәйләгән дә авыл читендәге ташландык коега алып барган. Әйе…
– Мин синең белән ун ел җәфа чиктем, моннан ары түзәр чамам юк, – дигән дә коега ыргыткан. Кайтып тәһарәт яңартып, ясигъ намазын укыган бу. Әйе… Шуннан Коръәннең «Ясин» сүрәсен укып, сабый баладай йокыга тала бу. Тынычлап йоклый. Анадан кабат тугандай була. Бервакыт, Ходаның бирмеш бер көне, тәрәзәсен бик каты кагалар моның. Шәмен кабызып тәрәзәсенә килсә, әстәгъфирулла тәүбә, җиде башлы дию пәрие моның тәрәзә астында җир селкетә, ди.
– Теге явызыңны тизерәк алып кит, кырык ел яшәгән коемнан куып чыгарды, – дип, җиде пар күзеннән яшь коя, ди. Әйе…
Мәзәкнең дәвамы булгандырмы, юктырмы, нәкъ шул вакытта бакча ягында баш түбәсенә чүмәлә кадәр печән утырткан Васфикамал күренде. Аның җир бетереп иртәрәк кайтуы икән. Шәйхи хәлфә җәһәт кенә мунча артына сызды, Шәяхмәт, әле генә кайткан булса да, куян фермасына тайды.
Сугышның иң зурысы шул көнне чыкты. Хәер, аның кайсын иң зурысы дип әйтергә дә белмәссең. Инде шактый күрелде. Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, диләр бит. Васфикамал явызлыкка явыз, әмма акылы – хикмәт. Хәкимулла ничә тапкыр кичен өеннән чыгып китеп карады. Кайтмыйм, көтмә, дип китеп карады.
Юк бит, акыллы хатынны аның белән җиңеп булмый икән. Берсендә кичен елый-елый капка янында аерылышты.
– Йә, ярар, Васфикамал, – диде ул, күз яшенә тыгылып, – бәхил бул. Төрле вакыт булгандыр. Бәхил бул, яме? Мин тегермән суына төшәм… Бәхил бул…
Караңгы булып килә иде. Васфикамал, иңенә шәлен салган килеш, баганага сөялеп калды.
– Ярый, ярый, бәхил, бик бәхил. – Үзе шунда ук өстәп куйды: – Бар, бар, озак йөрмә, иртәгә эшкә киткәнче печәннәрне печәнлеккә мендерәсе булыр.
Теге һаман киреләнде.
– Ярый, көтмә мине, бәхил бул.
Ә бераздан Миңлегалиләр капка төбендә ике тәмәке уты күренде. Кичке тынлыкта Хәкимулланың мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә иде.
– Без инде иртәгә эшкә киткәнче печәнне мендерик. Васфикамалга авырга туры килә. Чүтки хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый… Иртүк кер инде син.
…Кич көтү кайткан вакыт иде, Хәкимулла сәнәк күтәреп эштән кайтып керде. Сүзне Васфикамал башлады:
– Кешенең ирләре ир төсле – ат җигәләр, ә син хатын-кыз арасында печән җыеп йөрисең! Хурлыгы ни тора!
Шуннан барысы да буталды. Шәяхмәт, кеше-кара кермәсен дип, капкага арата салды.
Васфикамал моны күреп тагы да ярсыды:
– Әле сез малаегыз белән бергә капка бикләп мине кыйнамакчы буласызмы? Менә кыйнатырмын мин сезгә! Колхозның беренче ударницасы мин, белдегезме шуны? Сез әле капка биклисезме?
Шәяхмәт тә, Хәкимулла да ык-мык иттеләр. Кая инде Васфикамалга кагылу, үзе тимәсә… Шәяхмәт тәмле тел белән тынычлык урнаштырмакчы булды.
– Килен, сабыр, зинһар, сабыр. Нишләп без сиңа кул тидерик, ди? Аннан башка да борчулы вакытыбыз. Менә ат түләтәбез дип торалар. Бүген генә идарә утырышы булды. Сабыр, дим…
Ат түләтү турындагы хәбәр Васфикамалны чыгырыннан чыгарды.
– Әһә-ә-ә, алаймыни әле? Әле сез минем бер караңгыдан икенче караңгыга эшләгән белән ат түләмәкчемени! Тотмый торыгыз әле, яме!.. Тәгәрәп үлсәм үләрмен, сез уҗым бозауларын рәткә салырмын! Биетәм әле мин сезне исән булсам, биетәм… Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе, Ташлытаудан доктор язуын да көтүче юк бит, түләргә әзер торалар…
Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче пошып, Ташлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде, Шәяхмәтләр ишегалдындагы ыбыр-чыбырны беткәнче тыңлап торды.
Бераздан карчыгы белән чәй эчеп утырганда, аның чоланын Шәяхмәт какты. Шәйхи хәлфә катасын киеп чоланга чыкты, энесенең сәламен алды.
– Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә, – диде Шәяхмәт, читкә карап кына. – Кереп карап чыксана…
Шәйхи хәлфә хәйләкәр елмайды.
– Берәр ярамаган ризык капмагандыр бит Ходай бәндәсе?
– Юк, бер дә аны-моны ашамады. Эштән кайтты да сәкегә сузылып ятты. Шуннан – телсез-авызсыз. Син кереп чыга күр инде. Әллә нәрсә булуы бар, – дип, Шәяхмәт эшнең асылын яшерде.
Шәйхи килеп кергәндә, чоланда зәһәрләнеп килен елый, Хәкимулла күзләрен йомып йортта чалкан ята иде. Аның маңгаена юешләп сөлге япканнар, әни карчык умач уганда онга буялган куллары белән Хәкимулланың аяк киемнәрен салдырып маташа. Васфикамал, күзләрен тутырып, зур өметләр белән Шәйхи хәлфәгә карады.
Шәйхи шул вакытта бу йортта тынычлык мәсьәләсенең кинәт кенә үз кулына килеп кергәнлеген сизде.
– Барыгыз да чыгып торыгыз, – диде ул вәкарь белән генә.
Шәяхмәт белән карчыгы, алар артыннан теләр-теләмәс кенә Васфикамал да чоланга таба атладылар.
Шәйхи хәлфә ишекне эчтән элде. Сәкегә килеп утырды.
– Йә, ач күзеңне, энем Хәкимулла. Курыкма, бу мин, берүзем.
Хәкимулла шикләнеп кенә күзен ачты. Башын күтәреп, йорт эчен күзәтте – берәү дә юклыгына ышангач:
– Уф-ф-ф, – дип, авыр сулап куйды.
– Йә, энем, нихәл, нәрсә булды?
Хәкимулла иреннәрен ялап алды.
– Үләм, дәү абый, үләм. Нишлим, киңәш бир! Кычыткан белән бер бит Васфикамал.
– Соң, энем, ниме?.. Ниме дип инде, син аны яратасыңмы соң?
Хәкимулла тагын бер уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады.
– Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну, теле бит, теле…
Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды.
– Йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Бер ярты сәгатьтән айнырсың.
Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан картлар… Килен күзләрен Шәйхигә текәде.
– Йә, ничек, Шәйхи абый җаным, ни булган?
Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды.
– Менә нәрсә, җәмәгать, – диде ул. – Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, –дип, бер тарих та сөйләп алды. – Инде килеп дару мәсьәләсен әйтсәгез – моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өйдә бер җайсыз сүз чыктымы – бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш…
Шул минутта, чыннан да, өйдә җылы тынлык урнашты. Васфикамал, көләч елмаеп, күзләрен сөртә-сөртә, Шәйхи хәлфәне ишек ачып озатты. Шәйхи артыннан Шәяхмәт, аннары карчыгы һәм бераздан килен дә, чоланга чыгып, баскычка утырдылар. Ташлытау ягыннан дымлы җил исә, күктә гөрелдәгән тавышлар ишетелгәләп куя. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп, еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе – бал катыш яшел башак исе таралган. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша.
Бу арыш камчылаган кич иде.
– Арыш камчылый, Хозыр галәйһиссәлам камчысын селти, – дип сөйләнеп, Хәбирә карчык ул кичне бисмилласын әйтеп морҗаларын ябып йөрде. Аныкын белмәссең, ул Хозыр белән дус. Имеш, узган ел арыш камчылаган кичләрнең берсендә аңа бер карт кергән.
– Әссәламегаләйкем, – дип сәлам биргән.
– Безнең өйдә ир кеше юк, сәламеңне ала алмыйм, түргә уз, – дигән карчык.
Тегесе ап-ак сакаллы, ак күлмәк-ыштаннан, кулында таяк, ди. Бер тастымал җәяргә кушкан. Хәбирә карчык сәкегә ак тастымал салган.
– Рөхсәтең булса, Коръән укыр идем, – дигән.
Карт укыган арада, Хәбирә карчык тастымал өстенә ике йомырка китереп куйган. Карт укып бетергән дә:
– Рәхмәт, килен, сәдакаң кирәк түгел, фекереңне сынар өчен генә кергән идем, – дип чыгып киткән. Өйалдына чыккан, ишегалдына чыкмаган, шуннан юк булган.
Сезнең колхоз дигән нәрсәгездән…
Урамда адәм аякланмаслык пычрак.
Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява. Каз-үрдәкләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны уҗымга чыгарып булмый. Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр килә. Шуны сизеп авылда төн буе этләр елый. Һәрберсе оясына кереп, баскыч астына кереп, моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга соңга калган казлардан иртәгесенә юеш мамык кына калган була.
Никадәр генә пычрак булмасын – Октябрь бәйрәмендә урам йөрергә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урамда йөрмичә ярамый. Ничә ел күргән ачлыктан соң бу – беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр.
Урам буйлап халык төркеме килә. Иң алдагы рәттә гармун тоткан Миңлегали. Ике таякка кызыл ситсы тарттырганнар, аңа изелгән акбур белән лозунг язганнар. Гармун көенә алдагы рәттә җырлыйлар.
Очрадым таң җилләренә –Бәрелде җиңнәремә.Колхоз-совхозлар төзибезСССР илләрендә.Җырны бөтен халык күтәреп ала:
Ленинград – Москва –Урамнары таш кына,Яшь йөрәгем капиталныБетерергә ашкына.Җиңенә кызыл бәйләгән кеше – авыл советы председателе – берәүнең капка төбендәге эскәмиягә басып лозунг әйтте:
– Яшәсен бөек юлбашчыбыз даһи Сталин!
Бөтен халык «ура» кычкырды.
Аннан кызыл ситсылар белән бизәлгән мәктәп йорты янына җыелдылар. Җиңенә кызыл бәйләгән колхоз председателе карават шикелле бернәрсәгә менде. Аның ике ягына ике яшүсмер килеп басты. Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына җиз торба капкан, икенчесе барабан аскан. Барабан асканы – Шәяхмәтнең кече улы Нургали иде. Халык гөрләде, ябалак-ябалак юеш кар яуды. Председательнең өзек-төтек тавышлары ишетелде:
– Ханова Маһруйбикә, корсаклы булуына карамастан, йөз сиксән биш хезмәт көне эшләде. Колхоз идарәсе аны бер центнер бәрәңге белән бүләкли…
Торба кычкырттылар, барабан суктылар.
– Кәлимуллин Шәяхмәт, өлкән яшьтә булуына карамастан, өч йөз хезмәт көне эшләде…
– Кәлимуллина Васфикамал, колхозда туып үсмәгән булуына карамастан, җәйге урак өстендә искиткеч күрсәткечләргә иреште. Колхоз идарәсе аны ике метр ситсы белән бүләкли…
Халык кул чаба. Бераздан яшүсмерләрне бүләкләү китте. Җәйге сезонда колхозда актив эшләгән мәктәп балалары арасында Нургали дә бар иде. Аны теш щеткасы белән бүләкләделәр.
…Авыр еллар, ахрысы, шулай артта калдылар. Берничә көннән салкыннар китте, җир туңды. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнә алмый калган егетләр дә кыймылдый башладылар. Келәтләргә мул итеп ашлык салынды, бераздан авыл кар эчендә калды. Кыска көннәре белән тыныч, тук кыш башланды.
Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә, озакка сузылып, башыңны гаҗиз итә. Декабрьнең соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. Шәяхмәтне комиссиянең председателе итеп куйдылар – ул көн-төн кәнсәләрдә ятты. Төн уртасында гына киемнәренә тәмәке исе сеңдереп кайта торган булды, өендә дә кенәгәсен ачып, күзлеген тегәрҗеп белән борынына элеп, кенәгәләр актарып төн уздырды. Ревкомиссиянең эше тәмамлануга, колхозда уңыш бүлү башланды. Хәкимулла, каникулга кайткан Нургали, күрше Миңлегали атлар җигеп, флаглар элеп уңыш таратып йөрделәр, һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар, ара-тирә почмак яктан гына чынаяк чокырына салып, ачы бал бирүчеләр дә булгалады. Буралар, капчыклар тулды. Председатель Тимерхан лодырь чутыннан йөргән Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны кызыл олау белән илттерде. Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капканың аратасын алган иде.
Ишегалдына шөлдерләр, тәңкәле йөгәннәр белән бизәлгән өч ат килеп керде. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. Кызмача Хәкимулла белән күкрәгенә КИМ значогы таккан Нургали җырлап җибәрделәр:
Ударниклар тиз сизәләрӘйле-шәйле кешене:Кара такталардан төшмиЯлкауларның исеме.Атлар төз лапас астына кереп буталдылар. Чоланга киез итектән, күлмәк изүләрен ачып җибәргән кызгылт йөзле Борһан килеп чыкты. Аның теле телгә йокмый иде.
– Һу-у, күршеләр килгән икән, түрдән рәхим итегез, – дип, ярты пот бодайны кадерләп кенә кулына алды.
Пар чыгып торган ярым ачык ишектән өйдәге мәҗлеснең тавышы ишетелде:
Барын тар-мар китерик тә,Сатып эчеп бетерик тәЧиткә таярбыз…Кайгырма ла, Сәрбиҗамал,Баш сау булса, малның җаенҮзебез табарбыз…Егетләр бераз каушап калдылар. Ул арада Борһан, этеп-төртеп дигәндәй, аларны эссе өйгә кертеп тә җибәрде. Түрдәге сәкедә таныш түгел ике кеше чәй чокыры белән ачы бал чөмереп утыралар иде. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл, күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Миңлегали белән Нургали читенсенеп ишеккә таба чигенделәр. Хәкимулла, бераз гына төшереп алса, үгез кебек куәтләнә һәм үҗәтләнә иде – ул түргә узды. Кызыл йөзле адәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады:
Сезнең колхоз дигән нәрсәгездәТуя икмәк ашап булырмы?Шундый матур сүзгә генә ышанып,Аерым хуҗалыкны ташлап булырмы?Авызы ерылган икенчесе тамак төбе белән генә кыска көйгә җырлап җибәрде:
Хатын-кызлар уртак,Маңгайларга…Бу җырны егетләрнең моннан биш-алты ел элек ишеткәннәре бар иде. Бу яңа нәрсә түгел. Нишләргә? Председатель Тимерхан бит аларга, ишегалдына кертеп бирегез дә чыгып китегез, диде. Башкасын ул әйтмәде. Нишләргә? Шулай уйланып торган арада, Борһан почмак яктагы аралыктан ашъяулык япкан зур яшел табак күтәреп чыкты. Чаршау ачылып киткән арада, морҗага ышыкланып качып торган кешене күреп, Хәкимулла телсез калды. Почмак якта шыкаеп торган кеше – Васфикамалның әтисе – каенатай Заһри иде. Алай икән…
– Әйдә, сыйдан рәхим итегез, – дип, Борһан егетләрне сәке кырына утыртты. Табак өстендәге ашъяулыкны ачып, егетләргә мыскыллы караш ташлады. Табакта… әле генә абзардан алып кергән туң сыер тизәге иде. Иң башта Хәкимулла сикереп торды.
– Син, – диде ул, йодрыгын Борһанның борын тө-бенә терәп, – син! Мин сине нишләтергә белермен! Мин синең… – Ул яман сүгенеп җибәрде.
Борһан көчле кулы белән борын төбендәге йодрыкны сабыр гына урынына төшерде. Мыскыллы елмайды.