Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 (Мухаммет Сунгатович Магдеев) онлайн бесплатно на Bookz (10-ая страница книги)
bannerbanner
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Оценить:
Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

5

Полная версия:

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

Нәриман кызны алырга бер барды – булмады. Кыз әнисен рәнҗетүдән курыкты. Икенче барды – кинодан чыкканын көтеп торды да урлап диярлек алып кайтты. Беренче төнне сөйләшеп тамаклары карлыкты.

– Ичмасам, теге килүеңдә авызымны томалап урлый да белмәдең, – дип, кыз елап алды. Аннары кайнар беләкләре белән Нәриманның муенына чорналды. Шуннан дөнья әйләнеп китте…

Иртән ишегалдында көлә-көлә бер-берсенә су сибешеп уйнаган яшьләрне күреп, Васфикамалның йөрәге әрнеде. Малай шулай ук кешегә ычкындымыни? Әни кайда? Аңа дигән җылы сүз хәзер Ташлытау кызынамыни? Кем үстерде соң бу гөрнәдир күк егетне? – Тол хатын карасына катты.

Беренче чәйдә үк ачуы тышка бәреп чыкты.

– Менә мине кыстагыз, – диде ул, ярсып, малай белән киленнең берсен берсе кыстап утыруларына чыдый алмыйча. – Менә мине кыстап ашатыгыз! Мин шушы егетне үстергән ана булырмын!

Килен чоланга чыгып шунда ук елап керде. Кайнана явыз дигәннәр иде – рас сүз икән…

– Улым, – диде Васфикамал, күзләрен яшьләндереп, – улым, килен суга киткән иде. Менә әйтер сүзем шул: уз урыныңда тора бел – хатыныңны узындырма. Мунчала булма. Баланы яшьтән, хатынны баштан, дигәннәр борынгылар. Катырак тор. Бозау булма.

Ләкин… Ах, бу баланы! Нәриман мунчада Зөлфиягә моның бөтенесен сөйләп ташлаган…

– Шулай, шулай дигән, әни каты торырга куша, дигән…

Яшь килен дә мунча чыгуга, җае белән кайнанасына шырпыланып алды.

– Нәрсәгә дип безнең араны бозасың? – диде.

Аннан… Бер атна узуга, килен аерылып китте. Нәриман аны барып алды. Ике атнадан тагын китеп барды.

– Барып йөрмә, – диде Васфикамал улына. – Алай узындырма. Үзе килсен. Икенче китмәс. Алай ияләндермә.

Ләкин ялгыз калгач малай бозылды. Әнисе белән сөйләшмәс булды. Юк кына җирдән тавыш чыгарып, әнисенә каты сүз әйтте.

– Безнең әти, – диде ул, – бик начар кеше булгандыр. – Васфикамалның йөрәге селкенеп алды.

– Ник алай дисең, улым?

– Шәп кеше булса, ул сине алмаган булыр иде… – Ана телсез калды.

Икенче бервакыт салган баштан Ташлытауга барырга дип мотоциклын кабызды. Васфикамал ишек бусагасында юлына аркылы төште:

– Улым, йөрмә, егылып харап булырсың, тыңла сүземне, – дип ялынды. Ләкин хатыны киткән кешенең холкыннан Алла үзе сакласын.

– Әни, мине төрмәгә кертәсең килмәсә, юл өстеннән кит, – диде малай. Ничек сөйләшә бит!

Яшь килен машина белән үзе килде. Әнисен дә ияртеп килгән иде. Хисмәт Миңнисасы дигән үткен хатын шул икән… Бер мәлгә ике кодагый дәшмичә бер-берсенә карап тордылар. Әйтәсе сүзләр күп иде – һәр икесенең бугазына төер утырды. Ташлытау кодагые кулындагы җәймәсен идәнгә салды да ду күчереп шкафтан савыт-сабаны төйи башлады. Килен карават өстендәге урын-җирне бик әкренлек белән генә сүтәргә кереште. Шулвакыт комбинезон кигән Нәриман өйгә кайтып керде. Керде дә майлы киеме белән түргә узды һәм Зөлфияне кочаклап алды. Зөлфиянең өстендә җиңсез ак күлмәк иде. Кодагыйлар телсез калдылар.

– Минем җибәрергә дип алган хатыным юк! – диде Нәриман, Зөлфияне кочаклаган килеш. Ташлытау кодагые аптырап калды: Зөлфия дә, Нәриманның күкрәгенә сыенып, аны кочаклап тора иде.

– Мин дурак! Мин тиле! Синең сүзең белән йөргән мин җүләр! Канчак марҗа! – дип, Хисмәт Миңнисасы кызын тиргәде.

Килен торып калды. Ә Нәриман, имеш, кибетче хатынга елый-елый сөйләгән.

– Хатынсыз тору күңеллеме? – дип сораган тегесе Нәриманнан.

– Юк, – дигән Нәриман, – сиңа гына әйтәм, апай җаным, әти үлеп әтине дә болай юксынмаган идем…

Килен торып калгач, кибетче хатын Нәриманны туры китереп тагын сораган, имеш:

– Хатыныңны яратасыңмы? – дигән.

Нәриман ике дә уйламыйча җавап биргән.

– Көннән-көн катырак яратам, апай җаным. Көннән- көн катырак яратам…

Килен шулай торып калды. Кайнана белән ике арада артык сүз чыкмады, тик бер генә тапкыр килен үзе сүз башлады.

– Мине килеп алмаска малаеңны котырткан булгансың икән, – диде.

Васфикамал авыр сулады, бер сүз дә дәшмәде. Менә шулардан соң кодагый туйга килмәде. Ләкин, Зөлфия утырып калгач, Нәриман әнисе өчен өзелеп тора башлады.

Ә мәҗлестәге яшьләр җырлыйлар да җырлыйлар. Инде тышта яктырып килә, инде килен чоланга чыгып ике тапкыр елап керде. Нигәдер күңеле китек. Кайнана белән берсе берсен яратыша алмасалар, нихәл итәрсең? Эш урыны табылмаса, нихәл итәрсең? Болар нигә бик каты җырлыйлар соң? Ә, әйе… Болар моның яшьлеген җырлый-җырлый озаталар. Аларның бер кайгысы да юк. Сау бул, яшьлек! Хушыгыз, гөнаһсыз, борчусыз вакытлар.

Гармунчы инде тиргә баткан.

Яшь килен почмак яктан ризык ташый. Ризыкны үз вакытында, тәртибе белән генә бирергә кирәк. Башта кем алдына куясы, аннары кем алдына… Монысын олылар әйтеп тора. Кунак сыйлау уен эш түгел. Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады. Унбиш көн салкын түшәктә йокысыз аунады. Хәер, түшәкнең суынганына тиздән утыз ел була… Ә яшьләр бу турыда белмиләр. Аларга җыр булсын.

Ах, шул назны мин дә сөеп кочар идем,Кочмас идем, канатланып очар идем.Әгәр яшьлек ике тапкыр килсә икән,Икесен дә сөя-сөя кичәр идем…

Васфикамал баскычка чыгып басты. Ишегалдында – коляскалы мотоцикллар, капка төбендә – йөк машиналары, лапас астында – печәнле арба.

Кызарып таң ата. Әнә Ташлытау юлы. Ташлытау юлы өстендә быел да арыш басуы. Шул юлдан чатыр чабып, таң атканда, Васфикамалны алып кайтканнар иде. Ул кара-туры атны Васфикамал хәтерләп калды. Ул ат очраган саен, Васфикамал, яшь вакытындагы шул бәхетле таңын хәтерләп, авыр сулап сагыш эченә чума иде. Кара-туры сугыш вакытында ачлыктан егылып күтәрәмгә калды. Аннан соң аны суеп фермадагы төлкеләргә бирделәр… Бу юлдан кырык беренче елда Хәкимулла чыгып китте. Аның киң җилкәсе арыш басуында шактый озак күренеп барды. Аннан аны үгез арбасына утыртып кайтарып куйдылар. Бу юлдан Васфикамалны «урлашкан» кайнесе Миңлегали чыгып китте. Миңлегалине дә теге кара-туры белән озатканнар иде… Инде бу юлда арба тәгәрмәченең эзен дә күрмәссең. Аннан инде машиналар гына чаба. Бу юлдан атлар беркайчан да атламас инде…

Яшьләр түр башына Шәяхмәт картны да чыгарып утыртканнар. Нәриман исә һаман басып сыйлый. Инде бераз исерә дә төшкән. Җае чыккан саен Зөлфиянең әле аркасыннан, әле беләгеннән сөеп ала. Шатлыгы эченә сыймый. Зөлфиянең ялангач беләкләре кара янган, үзе ак күлмәктән. Мәҗлестә аннан да чибәр берәү дә юк.

– Дәү әти, тәбриклә мине, – дип, Нәриман бабасына кулын бирә. – Әни, тәбрик ит мине, – дип, Васфикамалга кулын бирә.

Васфикамалның сагышлы йөзенә елмаю чыга.

– Зөлфия! Тәбрик ит мине! Минем бүген иң шатлыклы көнем. Бу – беләсезме? Бу – гомергә бер килә. Зөлфия, син дошман сүзенә карама. Дошманнар бервакытта да мактамаслар. Әйбәт яшәрбез. Минем узган елдан калган уналты капчык бодаем гына бар. Дошман сүзенә карама. Безнең әнинең теле үткен булса да, гадел кеше ул. Син аны белмисең. Ул сугыш вакытында районда беренче уракчы булды. Әни! Кил монда, тәбрик ит мине…

Яшьләр Шәяхмәтнең сөйләвен үтенделәр. Стаканнар хәрәкәткә килде. Шаулаштылар.

– Шәяхмәт кода сөйләсен!

– Бабай нәрсә әйтер икән…

– Сорыйбыз, үтенәбез. Тост әйтсен!

Шәяхмәтнең күптән инде сөйләгәне юк иде. Стаканына шыпырт кына ижевский су салып кулына алды. Шул мизгелдә бөтен гомере күз алдыннан узгандай булды. Аның бөтен гомере шушы «Кара Чыршы» колхозына багышланды. Колхозга иң беренче радиоалгычны ул алып кайтты. Халык ышанмады, ящик эчендә кеше бар дип хыялландылар. Бераздан аны шәһәр радиокомитетына чакыртып сөйләттеләр. Ул көнне Кара Чыршы халкы, идарә янына җыелып, Шәяхмәтне тыңлады. Тамагын кыра-кыра, Шәяхмәт радио аркылы авылдашларына эндәште.

– Фәхерниса, Гыйльметдин, мине ишетәсезме? Мин Шәяхмәт, шәһәрдән сөйлим. Әйе, мин радио комититендә утырам. Мине ишетәсезме?

Анда да ышанмаучылар булды. Борһан, идарәгә кереп, шкаф эченнән Шәяхмәтне эзләп йөрде.

– Шушында гына ул, шәһәрдә түгел, – дип теш ыржайтты.

Ә туйдагы яшьләрнең ничәсендә генә транзистор бар. Чөй саен элеп куйганнар.

Сугыштан соң колхозда беренче электр станциясен салдырганда да Шәяхмәт карт зур эш эшләде. Идарә, станцияне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Мәскәүгә кеше җибәрергә булды. Бер центнер бодай сатып, шуның акчасына Шәяхмәтне Мәскәүгә җибәрделәр. Колхоздан алган бер кәгазь белән йөри-йөри, ул Верховный Советка килеп җитте. Шверник янына керде. Шверник белән алар кордаш булып чыктылар. Шуңа күрәдерме, Шәяхмәт каушамады. Иркенләп сөйләште. Ул, Мәскәүдән кайтып, ун көн уздымы-юкмы, Ташлытау станциясенә йөк килеп туктады. «Кара Чыршы авылы, Кәлимуллинга» дип язылган иде. Шверникның өстәлендәге календарьга Шәяхмәтнең исеме, авылы язылды ул вакытта. «Кара Чыршы» колхозын Шверник белә иде ул чакта. Ә хәзер… Кара Чыршы дигән сүз инде бетеп бара. Хәзер инде ул «Дружба» совхозының өченче отделениесе дип кенә йөртелә. Хәзер инде директорның исемен белүче дә аз. Кечкенә «әтдилиниедә» ул бөтенләй булмый. Утызынчы елларда салынган яхшы амбарларны сүттереп, үзәк усадьбага ташытты. Тегермәнне сүттереп алып китте. Хәзер совхоз үзәгендә электр тегермәне. Бу бик уңай, ләкин шуларны сүтеп алып киткән саен, Шәяхмәтнең йөрәге әрни. Ә яшьләр моны аңламыйлар. Нәрсә, әллә шул турыда бер-ике сүз әйтергәме? Юк, аңламаслар…

Шәяхмәтнең фикерен стенадагы репродуктор бүлдерде. Анда «өченче отделение»нең бригадиры сөйли иде.

– Иптәшләр, Сабантуйга киткәнче сыерларны туйдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр. Әгәр шуны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр. Галимулла, син арба тагып, аръяк басуга клеверга чыгарсың. Нәриман, сиңа да, тракторыңа арба тагып, фермага вика илтеп кайтырга кирәк булыр. Мөмкинлек бирмәдек түгел, бирдек, инде өч көн кунак җыясың, туй итү ул, кәнишне, яхшы эш, но үзеңнең төп эшеңне онытырга ярамас. Иптәшләр, һава хәлләре бу арада әйбәт тора, шуннан файдаланып, безнең өченче отделениедә эшлисе эшләрне төгәлләргә кирәк… Шуларны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр.

Шәяхмәт карт торып басты.

– Оланнар, – диде ул, тамагын кырып, – балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин олы кеше буларак үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып бер нәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була – теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә шуларның икесен дә күрә, кичерә. Әмма ләкин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шуларны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шуларның барысын да үттем. Арысландай ике малай үстердем – беттеләр. Нәриманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде – сугышның соңгысына – Япон сугышына барганда бетте. Алар гомере миңа калды.

Әмма ләкин безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем – менә балаларым Нәриман белән Зөлфия. Әле мин Васфикамал килен белән бергә аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм…

Барысы да кул чаптылар.

Шәяхмәт карт, рәвешен китереп, стакан белән суны күтәреп эчте дә мыекларын сыпыргалап ишегалдына чыкты. Өйдә, аягүрә баскан килеш, Нәриман җырлый иде. Ул Зөлфия ягыннан килгән егетләрнең берсенә кулын биргән, сузып-сузып җырлый:

Биек тауның башларыннанАтлар атламас инде;Сине – миңа, мине сиңаЯтлар мактамас инде.

Авыл тып-тын. Карт урамга чыкты. Көн инде яктырып килүгә карамастан, багана башындагы электр лампочкалары җемелдәп утыралар. Хәзер электр ерактан килә шул, кызганып тотмыйлар!

Дөнья тын.

Авыл башында клевер калгып ята. Ул басу зиратка барып терәлгән. Зиратта әле яктырмаган. Анда Хәкимулла ята. Анда Шәяхмәтнең хатыны Зәйнәб, туганнары Шәйхи карт, Фәхерниса яталар. Анда Нәриманның бабасы Заһри ята. Анысы ничек түзеп ята диярсең. Яшь чагында мәҗлестә җырлап утыру өчен аннан да шәп кеше булмагандыр. Арыш басуы артыннан поезд тавышы ишетелде – Ташлытаудан иртәнге дачный киләдер… Анда Нургали ята. Ә Нәриман инде Зөлфияне бер дә кулыннан ычкындырмас. Шуңадыр инде, ул теге җырны кабат башлаган.

Атлар атламас инде лә,Атлар атламас инде…1958–1968

Каз канатлары

(Роман)

Камәргә ат бирегез…

Шәйдулланы кырык алтынчы елда ФЗӨгә җибәрмәкче булдылар. Авыл советына наряд килгән иде. Шәйдулланы җибәрмичә, анда кемне җибәрәсең? Барыбер мәктәптә укымады. Биш класстан ташлап чыкты. Җиденчене бетерергә йөргәннәрне мәктәптән алып булмый бит инде. Шәйдулла исә тимер-томыр түгел, чүкеч-кискеч түгел, ә җирне, ат-арбаны, тырманы, сәнәкне ярата иде. Ул туганнан бирле ат абзарларында үсте. Әтисе ат караучы иде. Шәйдуллага укы димә, мәктәп димә, эш кенә бир. Колхоз эшендә ике смена эшли ала ул. Атларга мичкә белән су ташый, клевер чабып, төяп алып кайта, утлыкларга сала, тирес чыгара. Мондый эшне ул бигрәк тә сентябрь аенда яратып эшли, чөнки иптәшләре дәрестә утырганда атта йөрүне зур бәхет дип саный. Ничәмә-ничә тапкыр пионер отрядыннан барабаннар, быргылар белән килеп Шәйдулланы ат абзарыннан туп-туры мәктәпкә алып китеп карадылар. Ләкин класста ул давылда корабы ватылып коры җиргә ташланган диңгез юлбасары кебек утыра. Караңгы йөзенә нәфрәт чыгарып, мәктәп тәрәзәсеннән камыллы басуга, яшел уҗым түшәлгән киңлекләргә карый. Кайвакытта аның күзләрендә искиткеч сагыш, кемгәдер рәнҗү, үпкәләү чагылып ала. Хәтта нинди кырыс математика укытучысы да, акбурга буялып бетеп формула аңлатып яткан җиреннән Шәйдуллага күз төшереп алса, тынып кала. Бер дәрес, иң күбе ике дәрес утыра Шәйдулла. Мәктәп ишегалдына, басу капкасына учком активистларыннан күпме генә каравыл куелмасын – Шәйдулла кача. Шундый итеп кача – исең китәр. Тәнәфес вакытында качмый ул. Активистлар исә үзләренең беркатлылыгы белән шул вакытта күзәтәләр. Тәнәфес вакытында Шәйдулла мәктәпнең утын лапасы, складлар арасында посып кына кала. Дәрес башлана. Аны эзләүчеләр инде кайтып класска керәләр. Юк, күренмәде. Юк, тапмадык. Ләкин дәреснең урта бер җирендә тәрәзәдән күз салсалар, ни күрсеннәр: басуны уртадан ярып, бер «бүре баласы» тәгәри. Юыртып-юыртып. Хәтта кыеклап-кыеклап. Бу – Шәйдулла. Иптәшләре мәктәптән кайтканда, Шәйдулла инде клевер йөге өстендә килә, йөк өстендә ул хуҗаларча дилбегә тотып утыра. Колхозның ат абзарлары – аның туган йорты. Ат карау аңа газиз. Математика кирәк түгел аңа. Ләкин мәктәпкә үзен бурычлы итеп калдырмас өчендер инде, ат араннарының өстенә ул яшел буяу белән исемнәр язып чыккан: анда «Алгебра», «Зоология», «Физика» исемнәре бар. Председатель җигә торган кара-туры хәтта «Грамматика» исемле. Бу исемнәрне Шәйдулла үзе бик яратып куллана һәм мәктәпнең аңа дәгъвасы шуның белән беткән дип исәпли. Дөрес, эчтән генә сызып-сызып, бер уй борчый аны: укыр иде ул, бик зур белемле кеше булыр иде. Бөтен фәнне ярата ул болай. Әмма мәктәпнең бер яман гадәте бар: анда һәр көнне сөйләтәләр, үзеңнән чыгарып яздырталар. Сөйләү, үзеннән чыгарып язу дигәндә, Шәйдулладан юк инде. Булмагач булмый, табигать аңа андый сәләт бирмәгән. Дүртенче класста яңа укытучы иде, беренче сентябрь көнне үк инша язарга кушты. «Мин җәйне ничек үткәрдем». Шәйдулла җәйне бик шәп үткәргән иде, җәй буе урманда ат саклады ул. Учак янында кунган ул төннәр, бүре килгәч әсәренгән атлар! Умарталыкта каравыл торучы Галләмгали агай, чыгып, урман аланында ат саклаучылар белән төн үткәрә иде. Анда сүз тәмле була. Атлар пошкырына-пошкырына утлап төрле якка таралалар. Иртәгесен, аларны чыклы үлән ерып, агач арасыннан эзләп йөрисе була. Галләмгали агай әгәр иртәнгә кадәр малайлар янында утырса, эш җиңел: ул җиргә колагын куеп ята да бераз гына тын тора. Башын күтәрә дә әйтә:

– Атларыгыз әнә теге якта, юкәлек аланында, – ди. Һәм ул беркайчан да ялгышмый иде.

Аның бер колагы сугыштан чукракланып кайткан иде. Кайсы колагы белән тыңлаган ул җирне – белмәссең.

Әнә шуларны язар иде берәү булса…

Шәйдулладан исә иҗади язу, сөйләү эше булмый. Тирләп-пешеп шактый утыргач, ул, укытучыдан котылу, чиратны уздыру өчен генә, ике җөмлә язып куйды: «Җәй көне мин әти белән урманга барганыем. Анда мин аю күрдем». Укытучы да вак кеше булып чыкты. Бастырып куйды да бәйләнде:

– Йә инде, Һидиятов, ник ялганлыйсың? – диде.

Шәйдулла дәшмәде. Тегесе тагын кадалды.

– Йә инде, Һидиятов, ник ялганлыйсың, аю күрмәдең бит син, бу урманда аю юк бит, – диде.

Шәйдулланың гарьлеге ташып тышка чыкты, үкереп елап җибәрде дә китап-дәфтәрләрен җыештыра башлады.

– Берәү дә мөгезле итеп язмый, – диде ул, җиңе белән күзләрен сөртә-сөртә. – Син миңа каныгасың гына. Берәү дә мөгезле итеп язмый…

Шулай дип чыгып китте дә ике көн мәктәпкә килмәде. Укытучы да алай гел явыздан түгел иде, ул да ахырдан үкенде. Аның колак төбендә ике көн буе Шәйдулланың чын йөрәктән әйткән сүзләре яңгырап торды, аның бәгырен телгәләде.

– Берәү дә мөгезле итеп язмый…

Чыннан да, башкаларның да язганнары әллә кем түгел иде…

Кырык алтынчы елның сентябрендә аны әнисе белән бергә кәнсәләргә чакырдылар һәм ФЗӨ турында әйттеләр. Әнисе икеләнеп калды. Чөнки Шәйдулла йортта эшкә яраклы бердәнбер ир заты иде. Ана кеше күнде. ФЗӨгә җибәрү – сугышка, үлемгә җибәрү түгел, малай дөнья күрсен, кеше арасына керсен дип күнде.

Иртәгесен, юлга чыгасы көнне, Шәйдулла ат абзарына барып атлар белән саубуллашып йөрде. Ул, күз йомып, караңгы абзарда кайсы аранда кайсы ат торганын әйтә ала, кайсы почмактан нинди ис килгәнен, кайсы атның ни формада басып торганын әйтә ала. Чөнки шунда үсте, әтисе кырык икенче елга кадәр шунда эшләде, әтисе үлгәч, аның эше әнисенә калды. Ә Шәйдулла беркайчан да авыр эшне әнисеннән эшләтмәде. Салам, клевер, вика күтәртмәде… Ат абзарларыннан чыккач, Шәйдулла еракта клевер эскертләре күренгән басу сыртына карап торды. Эскертләрнең теге ягында, горизонтта, таш юл сузылган, ул юлдан анда-санда йөк машиналары уза, ул юл шыксыз таш-тимер шәһәрне, ФЗӨне күз алдына китерде. Шәйдулланың йөрәге өшеп китте. Ул эскертләргә таба атлады. Һәм шул китүеннән кайтмады…

Аларның өенә авыл советыннан берөзлексез кеше килде. Малай юк иде. Аннан пүнәтәйләр белән оперуполномоченный килде. Өй астын, печәнлекләрне тикшерделәр. Малай табылмады. Кырдагы эскертләр яныннан әйләнеп кайттылар. Бары тик төннәр суыткач кына, таш юл астыннан аркылы узган бетон торба эченнән ябыккан, йончыган Шәйдулланы табып алдылар. Төннәрен ут ягып җылына икән. Күрше колхозның тракторчылары җир астыннан күренгән бу утка, ике чакрым басу ярып, төн уртасында киләләр һәм чәч-тырнаклары җиткән, керләнгән Шәйдулланы тотып авылга китереп куялар.

Авыл советында да, колхозда да Шәйдуллага бер сүз әйтүче булмады…

Еллар узды. Шәйдулла күзгә күренеп ныгыды. Ул хәзер әнисен тулысынча авыр эштән азат итеп егерме баш атка берүзе хуҗа иде.

Армиягә каралган елны ул иртән ашарга бит юып утыра башлады. Бераздан кесәсендә кулъяулык күренде. Бераздан ак күлмәгенең җиңен сызганып кич чыга башлады. Көзен исә, һич тә сыкранмыйча, ниндидер эчке дәрт, горурлык белән армиягә китәсен көтте. Соңгы көнне әнисе, сеңлесе белән ирләрчә саубуллашты да капка төбенә килеп җиткән, клевер түшәлгән тимер ходлы арбага утырды һәм китүче егетләрнең җырына кушылды. Ул караган таза атлар военкомат юлын беләләр иде… Бу юл язмышлар, кайгы-хәсрәт, шатлыклар юлы иде.

Шуның белән авыл тарихында Шәйдулла солдат дигән яңа кеше барлыкка килде.

Әнисе Камәр түти яңадан ат карауга керде.

Бер елмы, ике елмы узды. Шәйдулладан тәртип белән генә хат килеп торды. Хатында ул күп сүзле түгел иде. Тик бер хатында гына сиздереп алды: аның хезмәтеннән командирлары чиксез канәгать икән. Әмма күпме генә канәгать булмасыннар, ялга җибәрмиләр. Шәйдулланың исә өзелеп-өзелеп туган авылына кайтасы килә. Тик өч кенә көнгә! Бераздан мондый хатлар ешайдылар. Шәйдулла әнисенә ялына башлады: «Әни! Нүжәли синең бер төшең дә авыртмый? Син карт бит инде. Ничә ел кәнүшнидә эшлисең. Берәр спрафкы табып, Мәскәүгә Шверниккә нүжәли җибәрә алмыйсың? Миңа бит өч кенә көн кирәк. Бик сагындым бит! Төз лапас өстен көрәдегезме? «Зоология» быел да колынладымы? Шверникнең адресы бик асат: Мәскәү, президиум. С приветом писатель Шәйдулла».

Шәйдулланың үзенә килгән хатлар исә аның сагынуын көчәйтә генә барды. Ул хатларда язылган хәбәрләр Җир шарындагы башка бөтен хәлләрдән дә мөһимрәк, кадерлерәк иде аңа. Шәйдулла хезмәт иткән заставага бервакыт мәшһүр кинорежиссёр килде. Ул күптән түгел генә Һиндстанда булып кайткан икән – үзенең күргәннәрен сөйләде. Агра шәһәрендәге ак мәчетнең тарихын, аның бакчасындагы кыргый маймылларны, бер маймылның баласына конфет җитми калгач, ачудан безнең киноактрисаның оегын тырнап ертуы турында сөйләде. Солдатлар шаккатып, авызларын ачып тыңладылар. Әмма болар Шәйдулланың бер колагына керде, икенчесеннән чыкты. Чөнки моннан ярты сәгать кенә элек өеннән хат килгән иде. «Нәфисә апаңнарның да сыеры бозаулый башлады инде…»

Шәйдулла сыерлар бозаулый, яз исе бәреп сулышны иркенәйтә торган салкынча кызгылт март иртәләрен хәтерләде…

Шундый хатлар яза-укый, өч ел үтеп тә китте. Февральнең җәяүле буран себерә торган салкын көне иде. Көннәр инде ун сәгатькә җиткән, сыерлар бозаулый, төштән соң кояш, җәяүле бураннан талчыгып, маяклы юл артына – җир белән күк тоташкан кар дәрьясына кереп югала, кар өстен кызыллык каплый, тәрәзә пыялалары бакыр төскә керә… Шундый салкын, кырыс көннәрнең берсе кичкә авышканда, район юлыннан авылга таба берәү атлый иде. Шыгыр-шыгыр иткән аяк тавышы бөтен авылга ишетелгән сыман. Батып барган кояш кызыллыгында аны танып та булмый. Ләкин зур гәүдәле һәм кыска киемле мәһабәт бер ир икәнлеге бәхәссез иде.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Дөнья йорты, әгәр аның ахыры үлем булмаса, бик әйбәт; ахирәт тә, әгәр анда куәтле ут булмаса, әйбәт…

2

Благовещение – христианнарның 25 мартка туры килгән дини бәйрәмнәре. Татарлар тоткан ислам динендә бәйрәмнәр күчеп йөри. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләренең вакытын татарлар христиан бәйрәме буенча исәпләп йөрүне гадәт итеп алганнар.

3

Егерменче елларда Казан химкомбинаты чыгарган исле сабын. Аның кәгазендә бик матур татар кызы рәсеме булып, «Гөлҗиһан» дип исеме дә бирелгән иде.

4

Мөселманнар кавеме яши торган йортка сәлам.

Вы ознакомились с фрагментом книги.

Для бесплатного чтения открыта только часть текста.

Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:


Полная версия книги

Всего 10 форматов

bannerbanner