скачать книгу бесплатно
– Тик ни өчен?..
Егет бер сүз дә әйтә алмады. Кызның йөзендә гаҗәпләнү һәм рәхмәт хисе иде. Һәм кызыксыну. Ләис сүз әйтә алмады, бары тик елмайды гына. Ихлас йөрәктән.
Ләйсән янына килеп баскач та авызын җыя алмады. Апасы аның кайдадыр югалып торуын да сизмәгән иде бугай. Ләис, елмаеп, аның егетенә күз атып алды да апасына эндәште:
– Китер телефоныңны.
Кыз аны ишетмәде. Ишетмәве яхшы булды да. Сары чәч аңа үзе карап тора иде. Елмаеп. Ләкин Ләйсәнне күрүгә, йөзеннән аз гына күләгә үткәндәй булды да шундук юкка чыкты. Аларның туганнар икәнен аеру өчен әллә ни кирәк түгел иде. Ләис тә елмаеп җавап бирде. Бераздан әтисе Сары чәчкә нәрсәдер әйтте. Кыз теләр-теләмәс кенә җавап бирде.
* * *
Айгөл бу сәяхәткә үз теләге белән чыкмаган иде. Картыйсы килеп, эшнең нидәлеген аңлатып биргәч, ризалашырга туры килде. Башкача чара юк, әнисе дә, үги әтисе дә (кем үгирәктер әле) эштә, ә Радик әтисен үзен генә җибәрү куркыныч иде.
– Йөз мең тәңкә акча, дип язганнар бит, – диде картыйсы. – Болай гына калдырсаң, булдыксызлык чиге. Бер егерме меңен Радик белән безгә бирсәгез, калганы үзегезгә булыр иде. Балалар хакы дигәндәй… Укырга да керәселәре бар, азрак ярдәм булыр иде.
Шулай дигәч, берсе дә каршы килеп тормады. Хәер, болай да карышмаслар иде. Ни генә әйтсәң дә, картыйсын барысы да хөрмәт итәләр.
Айгөл дә карышмады. Ул аны болай булыр дип уйламаган иде. Барырлар да, акча алырлар да кайтып китәрләр дип күз алдына китергән иде. Ләкин монда килү белән утрауга сәяхәт турында сөйли башладылар. Премияне шунда бирмәкчеләрдер инде. Кыз төпченеп сорарга уңайсызланды, ә әтисенә бернәрсә дә кирәкми иде. Ул үзенең ни өчен килгәнен дә бик аңлап бетерми шикелле. Баштарак, озак кына күрми дә торгач, әтисе белән очрашу ниндидер якты вакыйга булыр сыман тоелган иде. Ләкин алай булмады. Ир аны бар дип тә белмәде. Һәм кызның күңелендә ярала гына башлаган якты хис шундук юкка чыкты. Кечкенә чагында аның көн дә исереп кайтып тавыш куптарулары, әнисен кыйнап ташлаулары хәтеренә килде дә, әлеге адәм бөтенләй чит булып, дошман булып тоелды. Һәм Айгөл шуның белән тагын ничә көн бергә булырга мәҗбүр иде. Сәяхәткә җыенучылар арасында да танышып дуслашырлык адәм күренмәде. Хәер, кыз эзләмәде дә инде андыйларны, күңелең китек чагында кемгәдер башлап эндәшәсе килеп тормый. Ә үзләре килеп танышу өчен яныңдагы кешедән, һичьюгы, сасы аракы исе килмәскә тиеш. Гомернең үле көннәре башлану алдында иде. Юлга чыккач эчмәскә вәгъдә бирсә дә, әтисе сүзендә тора алмады. Поездга кереп утыру белән сырага ябышты. Кыз башта аны әйбәтләп әйтеп тә, әрләп тә карады, ләкин бер файдасы да тимәде. «Ярый, кызкаем, башкача борылып та карамыйм», – дип, авыз суын корыта да качып-посып үз эшенә керешә. Шул рәвешле юл гизә торгач, йөз мең акча әллә ни зур да булып тоелмый башлады. Үзеннән генә торса, ташлар да кайтып китәр һәм бу гамәле өчен тамчы да үкенмәс иде. Ләкин Айгөл картыйсын үпкәләтүдән курыкты. Әнисе аның сүзләре белән ризалашкандай тоелса да, бер тиенен дә калдырмыйча картыйсына тоттырачак инде аның. Ә картыйсы Айгөлгә бирәчәк, энесенә… Алмасалар үпкәләячәк, рәнҗиячәк. Бирмичә туктамаячак. Ул шуның белән үзен бәхетле итеп, оныклары алдындагы бурычын үтәгән итеп тоячак. Әгәр Айгөл кире борылып кайтса, иң әрнегән кеше картыйсы булачак. Юк, акча җитмәгәннән түгел, ә үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча калганнан. Менә бит ул кайларга барып җитә, уйлап карасаң.
Менә шундый күңелсез уйлар эчендә чәбәләнгәндә, кинәт могҗиза булды. Ниндидер таныш түгел егет аңа чәчәкләр тоттырып китте. Нинди генә гөлләмә әле! Мондыйларны танылган артистларга да иң якын дуслары гына бүләк итәдер. Ә бу бөтенләй таныш түгел кызга. Бер алкаш баласына. Айгөл елап җибәрерлек хәлдә иде. Шуңа да чәчәкләрне алгач, берара һуш җыялмыйча утырды ул. Тамагына төер тыгылды. Күз алдыннан теге егетнең ихлас елмаеп торган йөзе китмәде. Аны уйлаудан гына еламыйча калгандыр да инде. Аны уйлаудан җанына җиңел иде шул, бөтен газапларны онытып үзеңнең дә елмаясың килерлек иде.
Һәм ул тагын, бер генә булса да күрергә теләп, шул егет торган якка борылды. Егет аны күзәтә иде. Назлы күзләрен алалмыйча. Айгөл дә елмайды. Һәм юлга кузгалганнан алып беренче тапкыр аңа рәхәт иде. Моңарчы гел кимсенә, шушы исерек адәм янында йөрүенә, шушы исерек адәмнең кызы булуына кыенсына иде. Әле үзенә бүтәнчәрәк карады. Шул халәтендә кемнеңдер игътибарын яулый алырлык булгач, бик начар түгел инде.
– Кем инде бу егет? – дип сорады әтисе бераздан.
– Ә сиңа барыбер түгелмени?!
Һәм үзенең мондый тупаслыгы өчен үкенеп куйды. Хәзер аның тупас буласы килми иде.
* * *
Ниндидер сәер нәрсә бар, кешегә бер әйтәсең, ике, өч… Мең тапкыр әйтеп тә аңламаган кеше ниндидер бер сәер халәт тәэсирендә мең дә беренче кат әйткәнне аңлый. Радик белән дә шулай булды. Кызының әлеге тупаслыгы аңа ничектер әйтеп-аңлатып булмас дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Һәм ул үзенең нинди түбәнлеккә төшүен чамалады һәм шушы мизгелдә беркемгә дә, хәтта үз баласына да кирәкмәгән артык җанга әйләнүен тойды.
Тирә-ягына күз салды. Монда барысы да парлы иде. Кемдер хатыны, кемдер сөйгән яры, кемдер баласы белән – анысы мөһим түгел. Алар парлы иде. Бер-берсенә карата ярату хисе бар иде алар арасында. Әнә, кечкенә балаларын уртага алып, эскәмиядә утырган икәүгә кара син. Сыра чөмереп уйнаклашкан төркемгә кара. Һәр урында бер-береңә кирәк булу тойгысы ярылып ята. Әнә тегендәрәк аталы-уллы икәү. Юньләп сөйләшмиләр дә, икесе ике якка караган, икесе ике нәрсә турында уйлый. Ләкин араларында якынлык барлыгы һәр хәрәкәтләреннән сизелеп тора. Ә Радик… Ул да кызы белән янәшә утыра лабаса. Кызлар әтиләрен ныграк ярата, дигән сүз дә бар әле. Ләкин… Моны ул ничектер яңа гына сизде. Бәлки, бөтенләй таныш булмаган теге әрсез егетнең чәчәк тоттырып китүе сәбәп булгандыр. Ләкин моңа кадәр дөньядан ваз кичеп утырган Айгөл, күр, ничек балкып китте. Елмая башлады хәтта. Ләкин ул да, Радик та, Айгөлнең күңелен күтәрә алган булыр иде бит. Кызының иң яраткан кешеләреннән берәү булыр иде ул бүген. Шулай булырга тиеш иде. Әмма барысы да бүтәнчә килеп чыкты. Ярый, үткәне үткән инде. Аны мәңгегә дә кире кайтарып булмас. Ә булганын сакларга кирәк. Айгөлне алай читкә җибәрергә кирәкми. Бердәнбер карап торган баласы лабаса. Яратуларын яулый алмасаң да, ихтирам белән карарга мәҗбүр итеп буладыр әле. Соң түгелдер монысына. Соң түгелдер. Бары тик үз-үзеңә ихтирамың югалмасын.
– Кызым, мин юынып килим әле, – дип урыныннан кузгалды ул, – кеше кыяфәтенә керергә вакыт җитте.
Айгөл сәерсенеп кенә карап куйды да берни дә дәшмәде. Ул аны тагын эчәргә китте дип уйлый инде. Каршы килүнең файдасызлыгын аңлап, өнсез генә тора. Ярый.
* * *
Турагентство формасы кигән теге ханым утрауда көткән рәхәтлекләр турында сөйләп бетергән иде бугай инде. Ул хәзер сорауларга җавап бирә иде. Кинәт аның янына бер ир килде дә кәгазь сузды. Пышылдашып кына нәрсәдер сөйләштеләр һәм ханым, тавышын көррәк чыгарып, туристларга эндәште:
– Кадерле кунаклар! Көтелгән мизгелләр якынлаша. Ләкин сезгә бер яңалык бар. Без утрауга берничә төркемгә бүленеп барачакбыз. Мин хәзер путёвкалар номерын әйтеп чыгам. Сез игътибар белән тыңлагыз. Исемлектә булганнар хәзер үк юлга кузгалачак. Ә калганнарның теплоходы чак кына соңрак киләчәк. Шулай итеп, игътибар белән тыңлагыз!
Моңарчы шау-гөр килеп торган төркем мизгел эчендә тынып калды. Исемлектә булганнар, сумкаларын алып, кәгазь тотып килгән теге ир артыннан иярде. Калганнар канәгатьсезлек белдереп шаулашып алды. Кемнәрдер тәмәке кабызды, кемнәрдер сыра банкасын ачты.
– Аз гына сабыр булыгыз, дуслар! – дип тынычландырды аларны хатын. – Алар, әлбәттә, алдарак кузгала. Ләкин сезнең теплоход күпкә яхшырак. Сез рәхәтләнеп ял итә алачаксыз. Һәм ул тиздән килеп җитәчәк.
Халык бераз тынычлангандай булды. Кемгәдер синнән дә авыррак икәнен белү рәхәт нәрсә шул. Ул юата да, тынычландыра да, күңелне дә күтәрә. Бераздан туристлар янә шау-гөр килә башладылар.
* * *
Казан. Татарстан
Фатыйма карчык трамвайдан төште дә, кечкенә базар аша үтеп, тар тыкрыкка борылды. Берәрсе килеп бәйләнмәгәе дигәндәй, алдын-артын карап алды. Усал ниятле кешегә охшаган кем дә күренми иде. Ул тынычланып ары атлады. Шушы тыкрыкны чыккач, уңга борыласы да беренче йортның өченче подъездына кереп, җиденче катка күтәреләсе. Адымнарында ярсуы сизелгән кебек тоелмаса да, күңеле белән ул ашыга иде. Тизрәк беләсе килә. Ярый, әллә ни күп тә калмады инде. Хәдичә карчык өйдә булырга тиеш. Чират кына зур булмасын инде.
Йөз мең, әлбәттә, бәләкәй акча түгел иде. Фатыйма карчыкның андый акчаны тотып кына караганы да юк иде. Мондый мөлкәт өчен ниндидер куркыныч адымга да барырга мөмкиндер.
Ләкин Фатыйма карчык хәлләрнең болай килеп чыгуын көтмәгән иде. Радикны йә килене озата барыр, йә ире белән икәүләп иярерләр диебрәк өмет иткән иде ул. Хәер… Айгөлне җибәрергә булгач та артык карышмады анысы… Унҗиде яшьлек кызлар заманында сугышка да киткән. Ә бу үз атасы белән. Акча алырга. Башта шулай дип тынычланган иде. Ләкин тора-бара күңелен шик кимерергә тотынды. Беркемнең дә сүзен сүз итмәгән ачыган алкашка ияреп йөргәнче, сугышка китүең яхшырактыр сыман тоела башлады. Унҗиде яшьлек кыз бала бит ул! Ә Радик – алкаш. Исереп алса, урлашырга да, холыксызланырга да күп сорамый. Аңа ышаныч юк. Аракыдан күзе тонган мәлдә ни генә эшләп ташламас, чибәр булып үсеп җиткән Айгөлне үз кызым дип тә тормас ул юньсез. Анысы да бик мөмкин. Хәтта алай булмаган очракта да Айгөл аны эчүдән тыя алмаячак иде. Ә исерекнең беркайда да пачуты юк, акчасын бирмәскә дә, талап алырга да, алдарга да мөмкиннәр. Кайда акча, шунда куркыныч. Унҗиде яшьлек оныгын шул куркынычка ташлау дөрес түгел иде.
Һәм Фатыйма карчык тынычлыгын җуйды.
Айгөл баштагы мәлләрдә телефоннан шылтыратып торса да, китүенә икенче көн дигәндә эндәшми башлады. Кайчан гына шылтыратсаң да, телефон гел «Абонент находится вне зоны действия» дип тора. Кем белә, бәлки, трубкасын гына югалткандыр, ә бәлки…
Ләкин аның өчен генә борчылмады карчык. Ул инде яшисен яшәгән, дөньяны күп күргән кеше иде. Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкәч, уйлары үткенләнде һәм шултиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. Ун мең булса, ни әйтер идең әле. Йөз мең бит! Ун тапкыр ун мең дигән сүз! Ул бизнесменнарны төн йокламый чаба, бер тынгылык күрми яши, диләр. Баер өчен шулай кылана бит инде алар. Мөлкәт җыю өчен. Шулкадәрле малны бер алкашка тоттырып җибәрерлек булсалар, алай итмәсләр иде. Хәтта үзләрен күрсәтергә, башкаларны кызыктырырга шулай кылансалар да, Радикны түгел, ә берәр арурак бәндәне сайларлар иде. Үзләренә файда китерә торган кешене. Ә моның… Радикның аның телевизорга төшереп мактанырлык та кыяфәте юк бит. Өч көн эчми торса, мескенгә әйләнә, эчеп алса, өч сүзне дә ялгый алмый. Шуңа йөз мең тоттырып җибәрү өчен сантый булырга кирәк.
Бу уйлары дөрес иде аның. Көтмәгәндә килеп төшкән отыш бернинди канунга да туры килми иде. Ләкин ул отыш бар һәм аны барып алырга кирәк – монысы да хак иде. Менә шушы ике дөреслек, бер-берсенә каршы килә торган ике хакыйкать тынгы бирмәде карчыкка.
Әгәр акча отуы дөрес түгел икән, ни өчен чакырып хат язганнар соң?! Эшкуар затларның болай да вакыты тар була. Хәтта әниләренә дә хат җибәрә алмыйлар. Ә болар язган. Куллары кычытканга күрә генә түгелдер бит инде. Ни өчен соң?
Уйлап-уйлап та фикерләренең очы очка ялганмагач, карчыкның күңелен шом басты. Шунда ул Хәдичә карчыкны исенә төшерде. Аның белән былтыр базар почмагында танышканнар иде. Фатыйма карчык ул чакта менә бер атнага якын инде кызыл прәннек алып ашарга кызыгып йөри иде. Бәләкәй чакларында ахирәт кызлары белән алып рәхәтләнә торганнар иде. Хәзер дә тәм-том сата торган бүлектә шуны күргәч, авызыннан сулар килде, кыз вакытлары исенә төште. Тик аның акчасы җитми иде. Әлбәттә, бөтен кайгың бер прәннек кенә булса алыр да идең. Алай гына түгел шул, бүлмә бурычы да хәттин ашкан, башка нәрсәсе дә кирәк. Бер атна буе әлеге урыннан үтеп-сүтеп йөрде ул. Күреп кенә калса да күңеле тынычлангандай тоелды. Ул көнне аның хәер акчасы хәтсез җыелган иде. Шуңа да уйланып торды-торды да тәвәккәлләргә булды. Ярты гына кило, ике генә йөз грамм булса да алыр, тәмләп карар. Базар почмагында үзалдына елмаеп тәм-том кибетенә китеп бара иде. Көтмәгәндә кемнеңдер тавышы ишетелде:
– Акчаңны әрәм итмә. Ул прәннек безнең теш үтмәле түгел.
Фатыйма карчык куркып китте. Уйларын беркемгә дә белдермәгән иде ләбаса. Колагына гына ишетелгәндер. Үзен шулай тынычландырырга тырышса да, тирә-ягына борылып карамыйча булдыра алмады. Аның артыннан гына диярлек бер карчык атлый иде. Фатыйма карчыкның аптыраулы йөзен күргәч, ул гаепле елмаеп куйды.
– Бер дә куркытырга теләмәгән идем, малай. Ачуланма, – диде, аннан соң карлыккан тавышын ягымлырак итәргә тырышып, – акчаңны әрәм иттерәсем генә килмәгән иде…
– Ә син… Син каян белдең?
– Прәннек алырга теләгәнеңнеме? – Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды: – Белмим, малай. Үзем шундый мин. Кайчагында үземә кирәкмәгән нәрсәләрне беләм дә башыма бәла алам дигәндәй…
– Шулай диген, ә… – Фатыйма карчык ни әйтергә дә белмәде, – ярый, рәхмәт инде, нәрсә булса да.
– Үзеңә рәхмәт. Рәхмәтең өчен. Югыйсә миңа гел үпкәлиләр генә. Борыласың да мыни?! Теләсәң барып кара. Чәйдә йомшартып булса да ашарсың…
– Шушы якта яшисеңме әллә? – диде карчык, сүзне бөтенләй икенчегә борып. – Алай дисәң, моңарчы бер дә күргәнем булмады.
– Юк, мин бөтенләй икенче җирдә… – Шунда карчык адресын әйтте. – Монда берәүне дәваларга дип килгән идем дә… Хәле аруланмас, ахры.
– Син имчемени?!
– Шул чамарак инде… Хәдичә минем исемем. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр әле…
Фатыйма карчык иңнәрен генә җыерып куйды.
– Алай икән… Мин бик ерак тормыйм, чәйгә кереп чыкмыйсыңмы соң? – диде Фатыйма һәм үзенең ник болай диюенә үкенеп куйды. Прәннек алырга баруына кадәр сизеп торгач, Хәдичә карчык аның: «Кермәсә ярар иде», – дип кенә әйтүен дә аңлар да рәнҗер төсле тоелды. Ләкин менә болай, ордым-бәрдем генә дә китеп булмый иде. Ни әйтсәң дә, алар хәзер олы кешеләр, бармак белән генә санарлык калып баралар, бер-берсенә хөрмәт күрсәтмичә торырлыклары юк. Һәм фикерен шомартыбрак куйды: – Әллә ни сыем юк югын да… Сөйләшеп утырсак та күңелле булыр иде…
– Башка вакытта, Фатыйма малай, – диде Хәдичә, ягымлы карап. – Бүген үзеңнең дә тынгылыгың бик булмас төсле… Башка вакытта. Очрашмый тормабыз әле. Әдрисемне беләсең, килеп чык, сөйләшеп утырырбыз.
– Рәхмәт инде чакыруың өчен. Ходай насыйп итсә, бармый да булмас әле.
– Ярый, Фатыйма малай, хуш иттек.
Шул очрашудан соң башкача күрешкәннәре юк иде. Бер танышы Хәдичә карчыкка дәваланырга баруы турында сөйләп, бик мактаган иде бермәлне. Тик аның янына үтү кыен, кешедән бушап тормый, дигән иде.
Фатыйма карчык шуларны искә төшерде дә адымын тизләтте. Бер генә кешегә булса да алданрак керер. Бик озак та атлыйсы калмады инде. Бары тик өйдә генә булсын. Өйдәдер әле ул, өйдәдер. Күңеленә гел шулай сыман тоела.
Ишек төбенә җиткәндә сулышы капкан иде. Баскыч култыксасына тотынып беркадәр хәл алып торды. Бары тик тынычланып калгандай булгач кына кыңгырау төймәсенә үрелде.
Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде дә, ишек ачылып китте.
– Уз әйдә, Фатыйма малай…
Хәдичә карчык исәнләшеп тә тормады. Башмакларын сөйрәп кенә атлап түргә узды да җәелгән урынына барып ятты.
– Авырып киттем әле соңгы арада. Ятып кына торам. Бер дә юктан да хәлем бетә. Картлык шатлык түгел инде… – дип тезеп китте ул. – Син кыенсынып торма, әнә теге урындыкны якынрак шудырып утыр. Менә шулай. Китер әле монда уң кулыңны. Син бер дә бирешмәгәнсең әле. Былтыр ничек булсаң, әле дә шулай. Чир алып килмәде инде миңа сине. Балаларың турында борчылып килдең инде.
Фатыйма берни дип тә эндәшә алмады. Кулын Хәдичә карчыкның учына салу белән ниндидер сәер халәт кичерде ул. Бөтен гәүдәсе, бөтен күзәнәкләре таралып тибрәнгәндәй булды. Ниндидер җиңеллек биләп алды. Ул хәтта тирә-якта ниләр барлыгын да, хәтта Хәдичә карчыкның үзен дә күрмәде. Бары тик аның тавышын гына ишетте.
– Ә мин менә сиңа тиешенчә ярдәм итә алмамдыр. Бирешебрәк киттем соңгы арада. Элеккедәй барысын да күрә алмыйм, күңел күзләрем томаланды. Мин менә су күрәм. Чиксез-кырыйсыз су. Моның диңгезме-күлме икәнен дә әйтә алмыйм. Ә бәлки, ул бөтенләй су да түгелдер әле. Бәлки, ул галәм яки вакыт диңгезедер. Һәм шуның уртасында бер түгәрәк күрәм. Бу түгәрәкнең дә ни-нәрсә икәнен әйтә алмыйм. Ләкин балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә – синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау. Алар… – Кинәт Хәдичә карчык туктап калды. Тирән-тирән сулап куйды. Бераздан дәвам итте: – Менә шул, Фатыйма малай. Күргәннәремнең барысын да әйттем. Авыр нәрсәләр булса, мине гаепләмә. Алдамадым. Артыгын күрә алмыйм. Хәзер хәлем элеккечә түгел. Элек мин күпкә кодрәтлерәк идем. Ә син… Син, Фатыйма… Син бит элек минем сәләтемә ышанмагансың. Шикләнебрәк карагансың. Син шушы көннәрдә генә минем мөмкинлекләрем турында исеңә төшергәнсең икән. Ярый, рәхмәт ышанычың өчен. Рәхмәт. Элегрәк булса, мин сиңа күп нәрсәләр сөйли алган булыр идем. Хәзер хәлем яман. Фатыйма, бик кыен булмаса, кухняга чыгып берәр чәшке су бир әле, малай. Бакыр чәйгүндәгесен агызып бир, ярармы.
Фатыйма карчык күрәзәченең йомышларын үтәде дә чыгып китте. Хәдичәнең хәле авыр иде, ул Фатыйма белән үзе хушлашты:
– Гаепләп калма инде, малайкаем… Миңа азрак ятып торырга кирәк… Сөйләшеп утырып булмый инде бүген… Файдам тисә, мин бик шат булырмын, файдам тимәсә, рәнҗеп китмә… Хуш булыйк, малайкаем…
Урамга чыккач, Фатыйма карчык монда килүенә үкенеп куйды. Бернинди дә якты хәбәр ишетмәде ич. Авыр уйларын таратырлык бер генә нәрсә дә булмады. Карчыкның буталчык сүзләре күңелгә шом гына өстәде. Аларны ничек теләсәң, шулай боргалап була иде. Әмма Айгөл белән Радикның авыр юлга чыгулары һәм бәлагә юлыгачаклары бәхәссез иде. Хәдичә карчыкның сүзе аермачык булып колагында яңгырады: «…балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә – синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау».
* * *
Нева – Кояшлы күл. Россия
Алар бөтен уңайлыклары булган теплоход көткәннәр иде. Утрауга илтергә тиешле нәрсә кечкенә катер булып чыкты. Монда юынып, ашап, туйганчы йоклап бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бөтен уңайлык – как эскәмияләр һәм катерның борынындагы кечкенә мәйданчык иде.
– Без шушының белән төне буе барабызмы инде?! – диде яшь бала күтәргән марҗа, күңеле кайтып. – Ял итәрсез, йокы туйдырырсыз, имеш…
Пассажирларның барысы да шулай уйлый иде. Ләкин алар сүзгә кушылырга ашыкмады. Бары тик күзләрендә генә теләктәшлек нуры балкып китте.
– Берәр адәм аягы басмаган утрауга илтеп ташласалар да аптырамам хәзер… – Теге хатын иренә борылды: – Карале, Миша… Чынлап та безне шундый утрауга илтеп ташласалар, ә?!
Ире дәшмәде. Сизелер-сизелмәс елмаеп кына куйды.
– Ә анда кыргый татарлар урдасы безгә һөҗүм итсә!..
Бер мизгелгә генә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты.
Ире аны буш кулы белән муеныннан кочаклап үзенә тартты да маңгаеннан үбеп алды:
– Тынычлан, Анна. Барысы да тәртиптә булыр…
Чынлап та, Анна тынычланды. Башкача аның тавышы ишетелмәде.
Ләкин аның сүзе эзсез үтмәде. «Кыргый татар» сүзе ишетелү белән, Лена балаларына һәм иренә күз йөгертеп алды да пышылдауга күчте:
– Татарча сөйләшмәгез. Авылдан икәнебез болай да күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә «кыргый» дип тә көлүләрен теләмим.
– Ә нигә?..
Хәмит каршы килмәкче булган иде. Хатыны шундук авызын япты:
– Тискәреләнмә инде, бәгърем. Үзебез бер хәл, балалар бар бит.
Хәмит елмаеп куйды:
– Ярый, синеңчә булсын…
– Исемнәребезне дә русчалатып кына әйтербез.
– Синең болай да урысныкы бит инде. Елена. Ә менә без нишләргә тиеш? Урыс телендә «х»га башланган исем юк. Сүгенү сүзеннән башка.
– Әти, ә сине Митя диярбез. – Ләйсәннең күңеле күтәренке иде. – Туры килә бит – Ха Мит…
– Юк белән баш катырмагыз әле…
Аннаның сүзе Хәлилне дә уйга салды. Күптин-күп үзгәрешләр булса да, Рәсәй һаман шул икән әле. Татарга булган караш үзгәрмәгән. Шовинизм дигән нәрсә күсәк күтәреп тукмамаса да, менә шулай астыртын гына чеметеп тора. Ярый, болар арасында татар булып күкрәк сугып йөреп булмас. Роберт барыбер русча белми. Инглизчә генә сөйләшерләр. Нәрсә генә дисәң дә, американнар ич әле алар. Ә американнарга русиялеләрнең карашы бөтенләй башка. Һәм ул малаена борылды:
– Роберт, бирерәк кил әле. Сиңа әйтер сүзем бар…
Катер ярдан кузгалып китте.
Елга вокзалында каршы алып, озатып җибәрүче ханымның бер сүзе дә дөрескә чыкмады. Беренчедән, аларны бөтен уңайлыклары булган теплоход көтмәде, икенчедән, әлеге «иске тагарак» Нева ярларының матурлыгын карап барырга ирек бирмәде, ярдан кузгалып беркадәр ара үтү белән, җан-фәрманга алга омтылды һәм, зур суга кереп, офыкның дүрт читендә дә тик су гына күренгәч тә тизлеген киметмәде. Күл эченә кергәч кайда барганыңны аңларлык түгел иде. Пассажирларның кайберсе хәтта катер йөртүчеләр үзләре юлны белә микән, адашмаслар микән дигәнрәк шик белән дә баш ватты. Тик башкаларның көлүеннән куркып, әлеге сүзләрен кычкырып әйтергә курыктылар. Хәер, сәбәбе ул гына да түгел иде. Әле алар беркем белән дә ныклап аралашмыйча, бер-берсен читтән генә күзәтәләр иде. Юл озын, кирәк булса, танышырга өлгерерләр. Ә әлегә…
Бу өлкәннәргә кагыла иде.
Күңелләре мәхәббәткә бөреләнгән яшүсмерләр, әлбәттә, алай уйламады. Һәм өлешләренә шушы «иске сал» эләгүенә алар сөенделәр генә. Беренчедән, монда каюталар юк иде. Һәркайсы үз бүлмәсенә кереп бикләнмәгәч, бер-берсен күрү, күзләр белән генә булса да аралашу мөмкинлеге бар. Икенчедән, катер бик тиз бара һәм караңгы төшкәнче, бәлки, Җәннәт утравына килеп тә җитәр. Ә анда инде күзең төшкән кеше белән туйганчы аралашырлык аулаграк урыннар да табылыр. Утрауның матурлыгы күреп туймаслык, диделәр бит.
Елга буйлап барганда, катер бик кызу җилдергәндәй тоелса да, зур суга кергәч, тизлек сизелмәде. Моторның ялкыткыч бертөрлелек белән гүләве астында вакыт бик акрын үтте. Кайчагында алар бу халәттән мәңгегә дә чыга алмаслардыр, гомерлеккә шушы суда дулкын яруга хөкем ителгәннәрдер сыман тоелды. Юлга кузгалганда ниндидер күтәренкелек белән балкыган йөзләр акрынлап сүрәнләнде.
Хәлил телефонын алды. Нью-Йорк урамында очрап кунакка чакырган кешегә шылтыратырга иде исәбе. Ләкин антенналар шкаласында бер шакмак та күренмәде. Шулай да ул аның номерын җыеп карады. Файдасыз. Ахырда трубканы кесәсенә кире салып куйды да тәрәзәгә капланды.
Хәмит гаиләсенә күз салды. Хатыны, башын аның иңенә терәп, күзләрен йомган иде. Ләйсән белән Ләис икесе ике якка карап тынып калган. Бар да нидер көтә. Ул балаларына нәрсәдер әйтмәкче булды да, әйтмәде.
Кинәт ул үзләре ягына кемнеңдер карап торганын тойгандай булды. Шунда борылды. Эскәмиядәге кыз аларга бөтенләй карамый иде. Ә янындагы адәм башын күкрәгенә салындырып йокы симертә. Гомумән, салонда уяу пассажирлар калмаган иде бугай. Хәер, алай түгел. Әнә бит баягы хатын иренә нәрсәдер сөйләп бара. Аның кыяфәтендә арыганлык та, күңел кайту да сизелми. Алар янындагы ир белән хатын да пышылдашып кына нәрсәдер турында гәпләшә.
Бераздан Анна бөтенесен дә уятырлык көр тавыш белән:
– Әфәнделәр һәм ханымнар! – диде. Пассажирлар башын күтәреп шул якка карагач, елмаеп куйды: – Сез ялга барасызмы, әллә үлемгәме?! Бернинди дә күтәренкелек сизмим. Бәлки, юлны кыскартыр өчен берәрсе кызыклы нәрсә сөйләр?!