banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное
Сайланма әсәрләр / Избранное
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр / Избранное

скачать книгу бесплатно

Мосафирханә зур-зур бүлмәләрдән гыйбарәт булган бер йорт булып, һәрбер бүлмәсендә лык тулган мосафирлар. Монда татар, башкорт, кыргыз, казах һәм башкалардан һәртөрле халыклар бар. Кайбер бүлмәләрдә хатыннар белән ирләр аралаш. Бу мосафирларның бик күбесе мөрит булып сабак алырга килгән. Арада авырулар да бик күп. Болары ишан хәзрәттән, өшкертеп, дару алырга килгәннәр.

Мондагы тормышны беренче мәртәбә күргәндә хәйран каласың. Шул ук бүлмәнең бер почмагында берәү косык даруы эчеп косып ята. Икенче берәүләр шуның янында ук рәхәтләнеп чәй эчеп, ашап утыралар. Кайбер кеше кыйблага каршы утырып зекер әйтә, ягъни тәсбих тарта, капыл гына «Һу, шәйхем, мәдәт…», «Һу, һу, һу, Алла!» дип кычкырып җибәрә. Икенче бер бүлмәдә көйләп мөнәҗәт укыйлар, кайберәүләре ишан хәзрәтнең яхшы сыйфатларын сөйлиләр. Кайберәүләр Коръән укыйлар. Мулла кебек күренгәннәре нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр.

Без барып чәй-мәй эчкәнче, икенде намазы җитте. Монда мәчеткә бармый калу һичбер ярамый. Без дә намазга киттек. Монда эшләр тагын да кызык, һәркем, алдына гына карап, кулындагы тәсбихен тартып утыра. Шым гына торганда, тегендә дә, монда да «Алла…», «шәйхем…» дип кычкырып җибәрәләр. Арадан берәү, «Һу, һу, һу, Алла!..» дип, туктаусыз «һу» лый башлый. Урынында гына торып чыдый алмый, дуларга, тыпырчынырга керешә. Авызыннан күбек ага башлый. Ниһаять, хәлдән таеп егыла. Үзе җан тиргә бата… Ләкин мондагы кешеләрнең бу эшкә карап исләре китми. Бернәрсә дә булмаган кебек утыралар. Минем кебек беренче күрүчегә бу эшләр куркыныч…

Менә ишан хәзрәт килде. Аның тирә-ягын төрле яшьтәге, һәммәсе дә чалмалы булган мөритләр чолгап алганнар. Ул бик әкрен һәм бик вәкарьле рәвештә, һичкемгә карамый, ике якка тезелгән кешеләр уртасыннан үтеп, михрабка каршы барып утырды. Ул үзе гәүдәгә мәһабәт булмаса да, карап торуга тәэсир итә. Ул килеп утыргач, кычкырып җибәрүчеләрнең саннары тагын да күбәйде. Хәтта намаз укый башлагач та, капыл гына «Алла» дип кычкырып җибәрүчеләр булды.

Бүген миңа мондагы ахирәт тормышы кебек тормыш бик кызык тәэсир итте. Мондагы эшләргә, серләргә төшенү авыр кебек булып тоелды. Мин шундый уйлар белән баш ватып йокыга киткәнмен.

Иртәнчәк төрле шау-шуга уянып киттем. Иртән торып намазга барып кайтканнан соң, чәй эчеп, тәһарәт алып, бик нык әзерләнгәннән соң, ишанның өенә, аның мәҗлесенә баралар икән. Минһаҗ мулла белән иптәше дә, тәһарәт алып, тәмам хәзерләнеп, мине үзләренә ияртеп, ишан йортына алып киттеләр.

Ишанның капка төбеннән башлап кеше тулган. Ярлы һәм хәерчеләр тышта нәрсәдер көтеп торалар, хәзрәткә килгән мосафирлардан сәдака сорап калалар. Эчкә кергән саен, тыгызлык арта. Муллалар, яхшы киемле кешеләрне каршы алып, залның түренә таба озатып торучы махсус кешеләр бар. Болар үзләре дә чапан-чалма киеп, күзләренә сөрмә тартып, кулларына тәсбих тотып алганнар.

Минһаҗ мулла белән суфи алга үтеп киттеләр. Мин ишек төбендә карап калдым. Ләкин тартыша-тартыша торгач, ишанның кабул итү бүлмәсенең ишеге төбенә җитәргә мөвәффәкъ булдым. Менә сиңа зур зал, идәнгә әйбәт паласлар түшәлгән. Бик яхшылап чәй мәҗлесе хәзерләнгән. Тирә-ягына чапан-чалма һәм яхшы киемнәр киенгән кешеләр аяк бөкләп утырганнар. Ишек төбендәрәк гади һәм ишан өчен файдасызрак сыйныф – авырулар тезелгәннәр. Боларның кайберсе утырган, кайберсе аяк өстендә тора. Ишан үзе бик шәп тышлы, кыска җиңле, мех эчле камзул сымак нәрсә, аягына яшел читек, башына чалма кигән хәлдә, иң түрдә китап тотып, борынгы әүлияларның һәм сәләфе салихиннарның[81 - Сәләфе салихиннарның – элекке изгеләрнең.] кәрамәтләрен сөйләп утыра. Сәхабәләргә дә барып җитә. Сүзен аңлавы бик читен. Бер мәүзугъдан[82 - Мәүзугъдан – темадан.] икенче мәүзугъка бик тиз күчә. Күзләре соң дәрәҗәдә үткер, туры караган вакытта зәгыйфьрәк кешеләрнең башлары иелми калмый. Тирә-ягында ярдәмче хәлфәләре, суфилары бик күп. Боларның кайберсе кунакларга чәй ясый, кайберәүләре, шундагы халыкны утыртып, тәртип саклап йөри.

Беренче күргәндә, мәҗлес артык мәһабәт. Соң дәрәҗәдә изгеләр мәҗлесе булып күренә. Мондагы күренешкә хәйран калмаслык түгел. Миңа мондагы хәлфәләр бик галимнәр, гыйлем диңгезендә йөзә торган кешеләр төсле булып күренделәр.

Чәй янына кайнар пирожки килеп тора. Самавырлар берсе артыннан берсе китерелә. Өстәл өстендә, токмачка дип басып куйган камыр кебек, кызыл бер нәрсә тора.

Моны «мәгъҗүн» диләр. (Әфьюн һәм башка дарулар катнаштырып ясалган, борчак кадәресен генә капсаң да, җанга рух биреп, кәефләндереп җибәрә торган бер нәрсә. Моның артыннан сөтсез чәй эчәләр. Чәй эчкән саен, кеше кәефләнә бара.) Шушы «мәгъҗүн» нән һәркемгә берәр борчак кадәре генә биреп торалар. Чәй һәм хәзрәтнең шунда килгән муллалар белән сөйләве озакка сузылды. Мин, басып тора-тора арып беткәч, ишек төбендә кысылып утырдым. Ишан белән күрешүне көтәм. Тәртип буенча шулай кирәк дигәннәр иде.

Бервакыт ишан хәзрәт, урыныннан торып, ишек төбенә килә башлады, һәрьяктан шалтыр-шолтыр алтын, көмеш яварга кереште, һәркем аның кулын үбеп күрешә дә соңра алып килгән сәдакасын бирә. Бик илтифатсыз гына бер кулын биреп, икенче кулы белән акчаны ала. Әллә ничә кеше биргән сәдакага бер генә мәртәбә битен сыйпап куя. Ул әкренләп ишек төбенә – безнең тирәгә дә килеп җитте. Өшкертергә килгән авырулар – казах хатын-кызлары – алдагы бүлмәдә утыралар иде, алар янына да килеп, өс-башларына карап, бер-ике өреп, ниндидер сүзләр әйтеп үтте. Тик бер бик матур җиткән казах кызы янында озаграк тукталып, аның маңгаен һәм күкрәген тотып карады. Теге авыру чынлап та бик матур иде!..

Шулай итеп, бөтен зал һәм алдагы бүлмәне урап чыкканнан соң, өстәл янына утырды. Төрле яктан вак капчыклар белән тозлар суза башладылар. Өстәл өсте тоз белән тулды. Ишан боларның өстенә бер генә мәртәбә өрде дә, шуның белән эшләре бетте, һәркем үзенең тозын яңадан алды. Аннан соң авыруларга төрле дарулар өләшергә кереште. Мин әле аларның нинди дарулар икәнен бер дә белмим. Тик ишан хәзрәт биргән дару булгач, ул даруларның шифалы булуларына да шөбһә итмим.

Кешеләр күрешкән рәттән мин дә күрештем. Башта бер сүз дә әйтми: «Нигә килдең?» – дип сорамый үтеп китте. Соңра Минһаҗ мулла сүз башлап, минем укырга килгәнемне сөйләде. Шуннан соң ишан, миңа карап, «Кайда укыдың, нәрсә укыдың, паспортың бармы?» дигән сөальләрне бирде.

Мин, югарыдагы ике сөальгә тиешле җавап биргәннән соң, паспортның юклыгын, тәәссефкә каршы[83 - Тәәссефкә каршы – кызганычка каршы.], өйдә онытылып калганын сөйләдем.

– Юк, балам, юк. Паспортсыз мәдрәсәгә керергә рөхсәт юк. Ярамый! – дип, сүзне бик кыска бетерде.

Мин нәрсәдер әйтергә теләгән идем, ишан, тыңлап та тормый, икенче кешеләр белән мәшгуль булып китте. Димәк, минем монда эш бетте. Йә кайтып паспортны алып килергә кирәк, яки башка бер чара эзләргә тиеш булам.

Мәҗлестәге кешеләрнең элек килгәннәре чыга башладылар. Минһаҗ мулла белән суфи да чыкты. Мин алар белән бергә мосафирханәгә кайттым. Минһаҗ мулла: «Паспорт булмагач ярамас шул, ишан белми әйтмәс. Әллә нинди бәлагә очрарсың. Иң яхшысы, син безнең белән кире кайт. Көзгә каршы кабат килерсең», – диде. Ишанның сүзе алар өчен катгый икән… Ул «ярамый» дигән эшләрнең һәрберсен эшләргә ярамый. Эшләргә кушкан эшләрен, нинди генә булса да, эшләргә кирәк. Әгәр дә каршы килсәң, берәр уңайсызлыкка очравыңда һичбер шөбһә юк. Мин боларның киңәшләренә риза булдым. Болар белән кире кайтып, паспорт алып килергә карар бирдем. Болар өч көннән соң кире кайтачаклар иде. Шуларны көтеп, өч көн буенча мәдрәсә тирәсендә йөрдем.

Мәдрәсә шәкертләре кыргыз арасына таралып беткәннәр, монда тик бер-ике дистә чамасы гына кеше калган иде. Боларның һәммәсе дип әйтерлек тәсбихле шәкертләр булып, үзләренчә бүгеннән җәннәт ачкычын кулларына тоткан, ишан фатихасы аркасында гыйлем дәрьясына кергән кебек йөриләр иде. Минем кебек чабаталы кешегә илтифат итүче булмады. Шулай да, боларның бик күбесе «Шәрхе мулла» тирәсендә генә йөзгәнгә күрә, боларның коры кабык икәнлекләрен төшенеп була иде.

Шуның өстенә монда кая карасаң, анда мөрит, суфилар тулган булып, бөтен эшләре намазга барып, тәсбих тартып кайтудан гыйбарәт иде. Монда тагын бик мәһабәт йөргән пишкадәм хәлфәләр дә күп. Боларга якын барып сүз кушу, мөнәсәбәт ясау вак шәкертләргә мөмкин түгел кебек күренә. Шуның өчен, мин боларга хөсне зан[84 - Хөсне зан – яхшы дип уйлап.] белән карап, «болар бик галим кешеләрдер инде…» дигән фикерне башка утыртып куйдым, һәм моңарчы үзем укып йөргән мәктәп, мәдрәсәләргә караганда ишан хәзрәт мәдрәсәсенең артык һәм күп нәрсәләр укыла торган булуына бер дә шигем калмады. Шуның өчен көз көнендә тәкрар килү уе белән кире кайтып китәргә уйладым.

Өч көннән соң Минһаҗ мулла белән теге суфи эшләрен бетерделәр. Мин дә, ничек килдем, шулай аларның кучерларына утырып, кире юлга чыктым.

Эшнең болай булып чыгуы, укырга дип китеп тә кире кайту күңелгә начар тәэсир итсә дә, җәй көнендә берәр урында эшләп, бераз акча әзерләп килүне уйлап, күңелемне юата идем.

Биш көн эчендә Ак Көчек авылына кайтып та җиттек. Мин тагын да мәгълүм ил мулласының өенә төштем. Ләкин болар минем Троицкида тора алмавымны белгәч, күңелсезрәк каршы алдылар. Ничек тә шунда бер кич кунганнан соң, тагын юлга ялгызым чыгып киттем. Борынгы өйрәнгән юл буенча сәфәрне дәвам иттердем.

Берничә чакрымнар барганнан соң, хәл җыярга утырган идем, артымнан җәяүле ике кеше килеп җиттеләр. Боларның өс-башларына караганда, эш эзләп йөрүчеләр яки берәр заводта эшләп тә инде шуннан кайтып баручылар икәнлекләре күренеп тора иде. Шуның белән бергә боларның бик үткер күзле һәм сүзләрне киная беләнрәк сөйләүләрендә күңелгә курку төшмәслек тә түгел иде. Болар, бер дә әйтми-нитми, минем янга утырып, тәмәке ясап тартырга, шуннан соң гына минем белән сөйләшергә керештеләр.

Сүзне, әлбәттә, «Йә, егет, кайдан киләсең?»нән башладылар. Мин кая барып, каян кайтып килгәнемне сөйләдем. Сүз байтакка тартылды. Боларның, берничә заводта эш таба алмый, хәзер «Лапашты» заводына барулары мәгълүм булды һәм, юл бер якка карап киткәнгә күрә, бергә бармакчы булдык. Болар бик таза булып, шәп йөргәнгә күрә, боларга ияреп бару бик кыен булса да, ялгыз курка-курка баруга караганда, бердән, күңелле, икенчедән, куркынычсыз булганга күрә, болардан калышмаска тырыштым. Болар да, минем аруымны сизгән булсалар кирәк, бераз барган саен хәлемне сорыйлар һәм туктап тәмәке тарталар иде. Бара-бара болар белән килешеп киттек. Кичкә таба Кәртәле авылына барып җиттек. Ләкин авылда фатир табу бик мөшкел булды. Чөнки бу ике егетнең тышкы күренешләре һәркемне шикләндерерлек булганга күрәме, нәрсәгәдер фатир бирергә шөбһәләнәләр иде. Ниһаять, боларның берсе бик шәп һәм урынлы итеп сүгенде: «Безгә кайда да бер кояш, әйдә шунда агач арасында кунабыз, безнең бәхет үзебез белән», – дип, безне ияртеп, авылның чигендәге агачлар янына китерде.

«Монда чынлап та бик матур бит, иптәш!» – дип, шунда ук чәйнекләрен кайнатырга керештеләр. Матур суның яр башында үскән ямьле агачның төбендә шәпләп, тәмләп чәй эчеп алдык, бик шәпләп хәл җыйдык.

– Ну, нишлибез, иптәшләр, әле кояш баерга ике сәгать вакыт бар, «Лапашты» моннан унике чакрым. Без анда караңгы төшүгә иркен җитәбез, кузгалабызмы? – диде берсе.

Икенчесе дә, аңа кушылып:

– Давай китәбез, безгә бу башкорт авылын каравыллап ятудан файда булмас, – дип, иптәшенең фикеренә кушылды.

Бу эш минем өчен яхшы ук авыр булса да, мин болардан калуны мәслихәт күрмәдем. Шунда ук капчыкларны аркага асып, тау буйлап, урман арасына кереп тә киттек.

Башта бару бик артык күңелсез булмады. Ләкин бик күп баргач кына, юлны адашып, урман юлы белән китүебезне сизә башладык. Барган саен, юл начарлана, бетәргә якынлаша иде. Ул арада, кояш баеганлыгы мәгълүм булып, эре агачлар арасы караңгыланды. Безнең бара торган юлыбыз да төрле якка таралып, эш бөтенләй чуалды. Мин генә түгел, егетләр дә шөбһәләнделәр, аю-фәләнгә очрау ихтималын сөйли башладылар. Әле һаман сукмак кебек тар гына бер эздән барсак та, бу эзгә аркылы-торкылы агачлар авып, йөрергә соң дәрәҗәдә уңайсыз итәләр иде. Тик болар, бу сукмакның берәр күмер яндыра торган җиргә барып чыгуын ихтимал тотып, күңелне юаталар һәм еш-еш кына кычкыралар иде.

Караңгы төште. Без бөтенләй үлән каплаган эздә, урман уртасында торып калдык.

– Чү, тукта!.. Кыңгырау шалтырый түгелме? – диде берсе.

Аның сүзе буенча өчәвебез дә туктап, дикъкать белән кыңгырау тавышын тыңлый башладык. Чынлап та, колакка кыңгырау тавышы ишетелә иде.

Бу инде якын-тирәдә күмер яндыра торган урын барлыгын, бу тавыш шуларның атлары муенына тагылган кыңгырау тавышы икәнен белдерә иде. Тагын да бераз тыңлагач, тавыш ишетелгән якка киттек. Барган саен, кыңгырау тавышы якынлаша бара иде. Менә бервакыт урман арасыннан эт тавышы да ишетелә башлады. Хәзер монда торган кешеләрнең барлыгы ачык мәгълүм булды. Без зур өмид белән эт тавышы ишетелгән якка киттек. Ут күренде. Менә ут тирәсендә йөргән кешеләрнең шәүләләре, бара торгач, аларның безгә таба караган ялтыравыклы күзләре күренде.

Без алар янына барып җиттек. Табигый, башта алар безне бик нык шикләнеп, саклык белән каршы алдылар. Хәтта берсе үзенең җиргә ташлаган тимер көрәген кулына тотты. Ләкин без адашуыбызны сөйләгәч басылдылар һәм «Лапашты» ның өч чакрым сулда калганын, болар яныннан «Лапашты» га туп-туры юл киткәнен сөйләделәр. Болар, һәрхәлдә, монда кунуыбызга авырсыналар кебек күренәләр иде. Ләкин без китмәскә карар бирдек, шунда кунып калдык. Иртән тору белән китеп, «Лапашты» га барып кердек.

Мин мондагы авылдашлар янына төштем. Теге иптәшләр, казармага төшеп, шул көндә үк эшкә ялландылар.

Монда бераз эш эзләп карасам да, үземә муафыйк булган эш табылыр төсле күренмәде, һәм нигәдер минем монда торасым килми, икенче җиргә китәсем килә иде. Мин монда бер-ике көн тордым. Үзем кебек эш эзләүче бик таза бер егеткә очрадым. Бу егет миңа моннан кырык чакрымнарда «Калма-елга – Инҗәр» дигән заводта эш барлыгын сөйләп, мине үзе белән шунда алып китәргә кызыктырды. Кайсы юл белән кайтсам да, мәсафә бер микъдарда булганга күрә, мин сүзсез риза булып чыгып киттек. «Калма-елга» заводы моннан кырык чакрым ераклыкта булганга күрә, бер көн эчендә барып җитә алуыбыз мөмкин түгел иде. Шуның өчен юлда күмер яндыручылар янында кунып, икенче көнне төштән соң барып кердек. Ләкин безнең эштән бәхет булмады. Бер-ике көн эш эзләп казармада ятсак та, эш таба алмадык.

Безгә монда тагын шушы җирдән кырык биш чакрым чамасында яңа завод салына башлаганын, анда эшчеләргә ихтыяҗ зур икәнен сөйләделәр. Без икәү анда китәргә риза булып юлын өйрәндек тә төштән соң чыгып та киттек.

Көннәр матур, таулар арасында нур уйнап тора иде. Шуңа күрә сәфәрнең муаффәкыятьсезлеге, юл йөрүнең кыенлыгы бөтенләй онытылды.

Без шулай икәүләп бик күңелле барган вакытта, таштан ташка бәрелеп, шаулап агып яткан елгага очрадык. Бу суның Бәләкәй Инҗәр дигән су икәнен башта ук белгән идек. Ун сажиннар чамасы киңлектә булган бу суның тирәнлеге артык мәгълүм булмаса да, аны аркылы үтеп киткән ат аягы эзләре һәм арба тәгәрмәче юллары беленеп ятканлыктан, моннан аркылы кичеп чыгуның мөмкин икәнлеге күренә иде. Без, алай-болай уйлап тормый, аякларыбызны чишенеп, бил тиңенте төрендек тә суга кереп киттек. Су, ниһаять каты акканга күрә, аякны үзе белән алып китәргә көчләп тора иде. Иптәш егет, таза һәм миннән зур да булганга күрә, алдан китте. Ниһаять, ул аръякка барып чыгарга якынлашты, ләкин мин, инде суның уртасына җиттем дигән чакта, су уңаена ага һәм авып китә башладым. Тотынырга һәм ярдәм өмид итәргә һичбер юл калмаганга күрә кычкыра башладым. Суның агымы мине бер минуттан соң үзе белән алып китте, зур ташларга бәрәчәк вакыт җитте. Ләкин шул минутта иптәшем килеп миңа таяк тоттырды, һәм шул ук минутта арттан бер атлы башкорт килеп җитте, миңа үзе менгән атның койрыгына ябышырга кушты. Шулай итеп, алар икәүләп мине үлемнән коткарып, икенче якка алып чыктылар.

Без сәфәрне тагын дәвам иттердек. Икенде җитәр алдында баягы судан да зур булган Олы Инҗәр дигән су безнең юлга аркылы төште. Без моны үтәргә тиеш. Мин яр башында тып туктап уйга калдым һәм, суга агып китүемнән куркып, бер адым да алга бармаска, бәлки шуннан бер чакрым җирдә генә күренеп торган тау буендагы авылга борылып барырга карар бирүемне иптәшемә сөйләдем. Ул мине димләп караса да булдыра алмады, ниһаять, миннән аерылып, су аркылы үзе генә чыгып китте. Мин аның чыгып киткәнен карап тордым да, теге күренеп торган авылга таба киткән юлга төшеп, алга киттем.

Авылга барып кердем. Ләкин авылда һичбер җан әсәре юк. Урамнар алабута, кычыткан һәм башка үләннәр белән тулы, тәрәзәләр ябык, капкалар бикле, әлхасыйль, авыл тәмам ташландык бер хәрабә хәлендә иде.

Бер яктан, авылда кеше булмавы, икенче яктан, кояш батарга якынлашу мине бик зур күңелсезлеккә, төрле шөбһәләргә төшерде. «Калма-елга» моннан җиде-сигез чакрымнар чамасы булганга, аның өстенә моннан ике-өч сәгать кенә элек, мине агызып, үзе белән бергә алып китә язган судан чыгарга тиешле булганга күрә, бүген үзем генә булган хәлдә, ул якка аяк атлавым һичбер вәҗһедән[85 - Һичбер вәҗһедән – һич тә, бер дә.] ярамый иде. Ничек тә шушы ташландык авылда берәр җан иясе табу өмиде белән, урам буйлап, югары очка таба карап, алга киттем. Шулай җан иясе эзләп бара торгач, авылның иң яхшы йортларыннан берсенең капка төбендә иярләгән ат торганын күреп, шунда карап юнәлдем. Капка төбенә бару белән, этләр миңа каршы өреп чыктылар. Боларның һөҗүменнән кычкыра башлаган идем, капкадан берәү килеп чыкты һәм миннән нәрсә кирәклеген сорады. Мин кунарга урын эзләгәнемне әйткәч, бу кеше: «Мин хуҗа түгел – хезмәтче, әйдә, үзләреннән кереп сора», – дигәч, шуңа ияреп, ишегалдына кердем. Монда хуҗа булып йөргән кеше Үтәш авылында укып йөргәндә күргән Гомәр исемле егет булып чыкты. Бу кеше, мин Үтәштә укып ятканда, зур шәкертләрдән санала иде. Мин аны күреп шатландым, монда куна алуыма һичбер шөбһә итми, аның «әйдә» дип әйткәнен көттем. Ләкин эш мин уйлаганның киресенчә булып чыкты: бу егет башта мине танымаска салышты, соңра таныса да, ул вакыттагы танышлыкның һичбер әһәмияте юк икәнен күрсәткән рәвештә рәтле сүз дә кушмый, хезмәтчеләренә төрле эш хакында әмерләр бирә башлады. Шулай итеп, үз йомышы белән икенче якка китте.

Мондагы халыкның бик нык хәзерләнеп йөрүеннән, хатын-кызларның бик кызу эшләп йөрүләреннән кунак көтү галәмәтләре күренә иде.

Мин шунда якынрак келәт алдына хәл җыярга утырдым һәм боларның рөхсәтләрен көтә башладым. Кояш байый башлады. Ярты сәгать кадәр утырсам да, һичбер сүз кушучы булмады. Шулай торганда, бик шәп атка атланган өч кеше килеп төштеләр. Бу кешеләрне йорт хуҗаларының соң дәрәҗәдә хөрмәт белән каршы алуларыннан үзләренә бик кадерле кешеләр икәнлеге күренеп тора иде.

Минутлар тагын үтте. Кунаклар өйгә кереп киттеләр. Байтак торгач, бер хатын, минем янга килеп: «Безгә бүген старшиналар килде, кунак бар, сезгә монда кунарга урын юк. Өй хуҗасы чыгып китәргә куша», – диде.

Бу хатынның сүзләре һәм шушы чаклы киң ишегалдында миңа кунарга урын булмавы бик кызык тоелды. Боларның бу мөгамәләләренә нәрсә дип мәгънә бирергә дә белмәдем.

– Миңа өй кирәкми, шушы келәт алдында иртәгә чаклы ятарга рөхсәт бирсеннәр әле, – дидем.

– Юк, ярамый. Әнә теге урамда тагын бер йортта кешеләр тора, шунда бар. Безнең нәрсәләр җәйләүгә китеп беткән, сезгә салып йокларга бер әйбер дә юк, – диде.

Бу хатынның сүзләрен ишеткәч, Хуҗа Насретдиннең «Арканга он тутырып куйган» дигән сүзе искә төшеп, көләргә дә, еларга да белмәдем.

Ул арада хезмәтче егет килеп җитте. Ул да, теге хатынның сүзләрен тәкрар итеп, мәсьәләне бик тиз кисте, хәзер үк чыгып китәргә кушты.

Мин капчыкны аркама асып чыгып киттем. Теге хатын әйткән йортны эзләп, икенче урамга төштем. Чынлап та, монда бик шәп кенә кара-каршы салынган, такта түбә белән ябылган, гадәттә, башкорт авылларында бик сирәк очрый торган бер йортта кешеләр бар икән. Урам як башындагы өйнең тәрәзәләрен ачып, чәй эчеп утыралар. Мин тәрәзә төбенә барып, кунарга рөхсәт сорадым. Озын таза башкорт, миңа бераз шөбһә белән караганнан соң, өй эчендәге икенче берәүгә әйләнеп, «Керсенме?» дип сорады. Аның «Керсен!» дигән тавышын ишеттем. Капкага килеп, аның ачылганын көттем. Хуҗа чыгып ачты да тагын бикләп куйды. Өй эчендә бер ир, бер хатын һәм унике-унөч яшьлек кыздан башка берәү дә юк иде. Чәй эчәргә утырырга куштылар, утырдым. Сораша башладылар. Кыскача гына әхвальне сөйләдем. «Паспорт юк» дигән хәл боларны шөбһәгә төшергән кебек булды, шулай да белдермәделәр.

Теге байларның ни өчен кундырмауларын сорадылар. Мин аларга кунак килгәнен, мине ни өчендер кундырмавын сөйләдем.

Караңгы төште. Чәй урыны җыелды. Үзләре бу өйдән кунак өйләренә ятарга чыкмакчы булдылар һәм аска – киез, баш астына мендәр биреп, сәке өстендә ятарга кушып чыгып киттеләр.

Яттым. Өй эче тәмам караңгыланды. Тыштан күк йөзен каплаган болытлардан вак яңгыр сибәләп ява башлады. Миңа, өй эче бөркү булу өстенә таракан, кандалалар төрле яктан һөҗүм итә башладылар. Өй эчендә ниндидер шомлы ямьсезлек бар. Мин бик нык арыган булсам да, ач кандалаларның йокларга ирек бирү ихтималлары юк. Шуның өчен төнне яисә бөтенләй йокламый үткәрергә яки, моннан чыгып, ике өй арасындагы чоланга ятарга кирәк. Мин, артык күп уйланып тормый, теге биргән киез белән катып беткән мендәрне күтәрдем дә шунда чыктым. Монда һава бөркү түгел. Кандалалар да юк. Мин бик әйбәтләп йокыга киттем дип торганда гына, өй түбәсендә нәрсәдер дөбердәп йөри башлады. Песи-мазардыр дисәң, аның йомшак тәпиләре ничек такта түбәне болай дөбердәтә алсыннар? Өй кыекларына оялаган күгәрченнәрдер дисәң, аңа бик охшамый. Мин, шикләнә төшеп, бу тавыш чыгаручының чолан түбәсендәме, әллә бөтенләй өй башында – тышкы яктамы икәнен аера алмый аптырап, һаман тыңлап ята идем, менә бервакыт хуҗалар яткан өйнең ишеге ачылды. Бер кулына – лампа, бер кулына балта тоткан өй хуҗасы чыкты да, соң дәрәҗәдә ачу белән миңа карап:

– Син, карак малай, төн белән нишләп дөбер-дөбер йөрисең?! Синең ни дә булса усал уең бар икән, мин күптән бирле тыңлап ятам. Син һаман йөрисең, синең иптәшләрең дә булырга кирәк! Ник монда чыгып яттың?! – дип кычкыра башлады.

Мин өйдән чыгуымның сәбәбен һәм өй түбәсендә миннән башка нәрсәнең йөрүен сөйләсәм дә, аны ышандыра алмадым. Ул, һичбер минут та тормый, өйдән бөтенләй чыгып китәргә кушты. Мин бераз ялынып карасам да, ул аның саен шикләнде, аның саен кыза башлады. Балтасын югары күтәрә төште. Ниһаять, мин торып китәргә, капчыкны алып чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Башкорт агай мине ишектән чыгару белән бикләп алды.

Тышта төн караңгы булып, вак кына яңгыр сибәләп тора иде. Миңа эт абалап өрә башлады. Келәт алдына ятарга уйласам да, бу этнең ирек бирү ихтималы юк иде. Аптырагач, капка астыннан урамга чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Эт минем итәгемә ябыша язып, чын ихлас белән өреп калды.

Урам тын иде. «Кая барырга?» дигән уйга төштем. Авылда буш өйләр булса да, бердән, аларның ишек һәм капкалары ябык, икенчедән, аларга керү куркыныч иде. Теге эт минем капка төбендә торганымны сизеп өрүендә дәвам итә иде. Болай эт өрдереп торсам, өй хуҗасы чыгып, башка берне кундырудан куркып кузгалып киттем. Шунда ерак түгел бер өйнең артына барып, яңгыр төшми торган урынына (барып) утырдым. Монда берничә кәҗә яңгырдан ышыкланып, күшәп яталар иде. Мин баргач, төрлесе төрле якка китсәләр дә, мин әз генә утыргач та, читләтеп кире минем янга килделәр.

Монда яту башта куркыныч кебек тоелды. Ләкин бара торгач, күңел курыкмый башлады, күз караңгылыкка өйрәнеп китте. Шуннан соң капчыкны баш астына салып, коры һәм җылы туфрак өстенә яттым. Кәҗәләр дә миңа бик тиз ияләшеп киттеләр, минем белән беррәттән яттылар. Болар миңа бик якын иптәш кебек күренделәр. Мин башта эш бик күңелсез һәм урамда калу бик куркыныч булыр дип уйлаган идем. Ләкин эш моның киресенчә булып чыкты. Монда яту белән, мин үземнең күңелемдә әйтеп бетерә алмаслык рәхәт бер йомшаклык хис иттем. Куркуның әсәре дә калмады. Мин гомер буена кешеләргә яхшылык итәргә, бу кешеләрнең мөгамәләсенә карап һич рәнҗемәскә, рухны төшермәскә кирәк дигән уйга төштем. Күздәге яшь бөртекләре куылып чыгуның хәсрәтеннән түгел, бәлки изге бер уй, шул караңгылык эчендә килгән матур, йомшак бер хис аркасында чыгалар иде. Чынлап та, монда бик матур тынлык дәвам итә, теге кеше белән эт булмагач, бернәрсә тарафыннан да куркыныч юк иде.

Әллә кайда, бик еракта, мин тавышын ярата торган сак-сок сирәк кычкыра, шуның белән бергә һәммә бөртекләре энҗе зурлыгында гына булган вак яңгыр сибәләп, өй түбәсендә бертигез генә тавыш чыгара иде. Мин шул ике матур тавыш астында, кәҗәләр янында рәхәтләнеп йоклап киткәнемне сизми калганмын. Бервакыт иртәнге кояшның кызуына уянып киттем. Хәзер болытлар китеп, күк йөзе ачылган, кояш минем өстемә нурларын чәчеп, көлеп караган иде. Ул аның тауларга һәм урманнарга биргән матурлыгы һичбер сөйләп бетерерлек түгел иде. Мин шушы матурлыкның нәкъ уртасында уянып, торып утырдым. Бераз утыргач та, китүне уйлап, урыннан торган вакытта, теге башкорт агай капкасыннан чыгып мине чакырды һәм өенә алып керде.

Ул бүген бик йомшак иде. Хатыны бигрәк йомшак мөгамәлә белән югары утырырга кушты. Чәй кайнап тора, аның янына сары майга гына пешергән коймак таба белән алда утыра.

Мин боларның кичә төн уртасында куып чыгарып та, бүген болай хөрмәт итүләренең мәгънәсенә һич тә төшенмәдем. Ләкин алар бу мәсьәләне үзләре чишеп бирделәр.

Теге мине кундырмаган байлар белән болар авылның иң бай кешеләреннән булып, бер-берсенә соң дәрәҗәдә дошманлыклары бар икән. Мин гүяки шул байларның кушуы буенча боларга килеп, боларга берәр төрле зарар уйлап, явыз ният белән кунмакчы булганмын икән дә төнлә үземнең иптәшләремне кертергә, шул иптәшләрем белән боларны үтерергә яки боларның әйберләрен алып китәргә йөргәнмен икән. Болар шуңар күрә миннән бик зур шөбһәгә төшеп, куып чыгарырга мәҗбүр булганнар икән…

Чәй эчеп утырганда, алар, минем турыдагы шөбһәләрен тәмам бетерергә теләгән рәвештә, Троицк һәм Зәйнулла хәзрәт хакында байтак сораулар бирделәр. Мин, әлбәттә, күргән-белгән кадәре нәрсәләр сөйләдем. Үземнең Минһаҗ муллага кучер булып кайтуымны әйттем. Шуннан соң гына боларның күңелләрендә минем хакта һичбер начар уй калмаганлыгы беленде. Минем укып йөрүче шәкерт, гарип бер мосафир[86 - Гарип бер мосафир – ярлы бер юлчы.] икәнемә тәмам ышандылар. Чәйдән соң миңа теге агай ун тиен көмеш сәдака бирде. Гафу үтенгән рәвештә «Рәнҗеп китмә. Кичә без синең шәкерт икәнеңә төшенеп җитмәдек…» дигән сүзләрне кушты. Минем өчен бик күңелсез булган кичәнең иртәсе бик күңелле булды. Мин әйберләремне күтәреп, болар белән күрешеп, «Калма-елга» заводына карап юлга чыгып киттем. Алар мине озатып калдылар.

Кичә үзем агып китә язган Бәләкәй Инҗәргә җиткәч, үзем генә суга төшәргә куркып, берәр яктан атлы кешеләрнең килгәнен көтә башладым. Берәр сәгать көткәннән соң, өч сыбай кеше килеп, мин аларга хәлне аңлаткач, аларның берсе мине, үзенең атына меңгәштереп, теге якка алып чыкты. Мин, бик зур авырлыктан котылган кебек, шатлык белән Инҗәр заводына барып, казармага кердем. Казарма иркен, берничә, мин кемнәр икәнен белмәгән кешедән башка кеше юк. Монда миңа муафикъ эш юклыгын белгәнгә күрә, авылга кайтуны уйлап, берәр юлдаш эзләргә, сорашырга керештем. Монда иптәш эзләп, өч-дүрт көн торырга туры килде. Ниһаять, бер эшче рус егете очратып, шуның белән икәү юлга чыгып киттек. Тау һәм урманлы җирләрне ике көн йөргәннән соң, өченче көндә яланлы җирләргә килеп чыктык. Юлда борынгы кебек кычкырып килергә, аю очраудан сакланырга туры килде.

Мин, авылдан чыгып китүгә бер ай булды дигәндә, авылга кайтып кердем. Бик күп кеше минем «Троицкига барып кайттым» дигән сүземә ышанмадылар. Ул чаклы ерак җирдән бер ай эчендә җәяү йөреп, урап кайтуыма мөхаль[87 - Мөхаль – мөмкин булмаган.] бер эш итеп карадылар. Никтер хәзер миңа авылда торуы авыр һәм күңелсез иде. Шуның өчен бу кайтуда мин авылда дүрт-биш көннән артык тора алмадым. Инҗәр суы буенда быел гына салына башлаган «Француз-Лямязинский» дигән заводка барып, үзебезнең авылның Гани исемле бер итчегә язу-сызу һәм вак-төяк эшләрне эшләргә ялландым.

Монда минем күңелгә иң якын булган нәрсә – бу җирнең матурлыгы булды. Зур таулар арасыннан килеп чыккан зур гына Инҗәр суы, аның тирәсенең матурлыгы әйтеп бетерерлек түгел иде. Шуның өстенә монда эшче халыкның күплеге, аларның күңелле эшләүләре – һәммәсе дә минем рухка якын булып, барган саен бу тормышка үзләшә бара идем.

Монда минем эшем Ганинең атасы Кәрим исемле карт белән ит сату, көтәргә биргәннәрен язып кую, үзебезгә аш пешерү, чәй кайнату кебек эшләрдән гыйбарәт иде. Әлхасыйль, мин сатучы да, конторщик та, аш пешерүче дә бер кеше идем. Кәрим бабай үзе бик күп вакытта исерек булганга күрә, ит сату эшләре дә минем өскә йөкләнгән иде.

Без икәү көн саен дип әйтерлек бер сыер суеп, шуның итләрен сатабыз. Безнең тирәдә хатын-кызлар булмаганга күрә, сыерның эч-карыннары ташланып әрәм була иде. Хәлбуки шул ук җирдә эшкә килеп, эш тапмый яки башка берәр сәбәп белән ач йөргән, ит йөзе күрмәгән әллә ничаклы эшчеләр булып, мин шуны игътибарга алып, ташланып әрәм була торган эч-карыннарны су буенда тазартып алып кайтып, зур казан белән аш пешерергә һәм зур-зур тустак ашны ике-өч тиен көмешкә сатарга керештем. Минем бу эшем ач һәм эш таба алмый торган иптәшләр өчен бик яхшы булды. Алар миңа ияләшеп киттеләр. Акчалары булмаганнарына көтәргә биреп ашата идем. Бөтенләй акча бирми китсәләр дә, монда миңа бер кыенлык та юк иде. Чөнки аш сатудан килгән акчалардан мин хуҗаларга вагы-төягенә чаклы хисап бирергә мәҗбүр түгел идем. Шулай да элек әрәмгә югала торган, һәр көн саен аларга берәр сум чамасы акча җыеп бирүем аларны шатландыра торган булса кирәк, алар минем бу эшемне һәркемгә мактап сөйлиләр иде. Бу эш, бердән, шулай мондагы эшчеләргә файдалы булса, аның өстенә төштән соңгы вакытымны эш белән үткәреп җибәрергә сәбәп була иде.

Шушы эшләр белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдым. Тагын көз җитте. Мин, үземә тигән әз-мәз акчаны алып, авылга кайтып киттем.

Бу акчаның беразын абзыйга биреп, калганына өс-баш киеме алдым. Хәзер мин Троицкига китәргә уйласам да, бердән, көзге пычрак булып, юл өзелеп барганга, икенчедән, мондый вакытта җәяү йөрү соң дәрәҗәдә авыр булыр кебек булып күренгәнгә, анда китүне чана юлы төшүгә кичектереп, әлеге үзебезнең авыл мәдрәсәсенә кереп торырга карар биреп, шунда кердем.

Җамалетдин мулла мине ничек тә шунда тотарга тырыша иде. Ләкин ул кешедә минем җанга бер тиенлек тә азык бирерлек куәт булмаганын мин бик яхшы төшенә башлаганга күрә, ничек кенә булса да моннан китү җаен карый идем.

Бу кешенең нәхүнең бик гади урыннарында да хата мәгънә бирүләре, кувәи гыйльмиясенең[88 - Кувәи гыйльмиясенең – белеме көченең.] соң дәрәҗәдә түбәнлеге, шушы мөнәсәбәт белән минем аңа бәйләнүләрем ике араны боза башлады. Барган саен, ара салкынайды. Ара салкынаю минем өчен матлуб[89 - Матлуб – теләп көтелгән.] булганга күрә, моңа карап шатлана гына идем.

Кар яуды, чана юлы төште. Ниндидер бер эш сәбәпле мулла абзый белән бик каты ачуланышырга туры килде. Мин шушы форсатны ганимәт[90 - Ганимәт – файдалану.] белеп, мәдрәсәне ташлап чыгып, үзебезнең өйгә кайттым.

Шушы вакыйгадан өч-дүрт көн үтү белән, «Лапашты» заводына йөк төяп баручыларга утырып, кулыма паспорт алып, юлга чыгып киттем. Өстә бик юка булу сәбәпле, юлда бик нык өшергә, күп вакытта җәяүләп йөгереп барырга туры килде, йөк төягән олаучылар бик ашыкмыйлар. Бигрәк тә кар тирән төшкән, әле юл такырланып җитмәгән урыннарда алар туктар-туктамас бер хәлдә баралар. Шуның өчен юл авыр булды. Тик өч-дүрт көннән соң гына «Лапашты» га барып кердек. Инде «Лапашты» заводыннан Троицкига карап ничек һәм кем белән китү мәсьәләсе килеп басты. Табигый, кыш көнендә ялгыз баш китү һичбер мөмкин түгел. Чөнки, бердән, бу тирәләрдә авыл араларының бик ерак булуы, икенчедән, көннәрнең салкынлыгы ялгыз китүгә юл куймый иде. Минем бәхеткә каршы, Верхний Урал өязе Ачулы волосте Исламгул авылының иген сатарга килгән кешеләре очрадылар. Ун-унбиш чанадан гыйбарәт булган бу юлаучылар игеннәрен сатып, буш кайтачак булганга, алар өчен мине утыртып алып кайту бернәрсә дә түгел иде. Шуның өчен бу кешеләр бер әйтү белән мине үзләренә (йөз илле чакрым чамасында) чаклы алып кайтмакчы булдылар. Килгән көнне оннарын сатып, иртәгесен иртүк юлга чыктылар. Мине бодай салып килгән торыпшаларга урап, өстемнән тагын да торыпша ябып бәйләделәр. Мин хәзер алар эчендә рәхәтләнеп ятам. Үзем теләгәндә, торыпшаның бер як читен ачып карыйм. Мин утырган атны да уртадан буш җибәрделәр. Үзләре бераз төшереп алып, атларын куа башладылар.

Мин җылы урында юлның күбесен йоклап үткәрдем. Тик атларны ашатырга туктап, чәй эчәргә кергәндә генә, алар мине чишеп алып керәләр, соңыннан тагын әүвәлге кебек иттереп бәйлиләр иде. Уртада бер кунып, икенче көнне кич белән үзләренең авылларына кайтып керделәр. Йөз илле чакрым җирне ике көндә барып җитү минем өчен бик зур шатлык булды. Хәзер мин Троицкига якынлаша төштем.

Бу авылда бер көн торганнан соң, Ахун авылына баручылар белән киттем. Ахун авылында фәкыйрь генә бер кешегә кереп торырга туры килде. Болар фәкыйрь булсалар да, күңелләре бик бай булганга күрә, үзләрендә озак торуыма уңайсызланганымны сизү белән, мине юата һәм уңайсызланмый, үз йортымда торган кебек торырга кушалар иде. Мин һәр көнне Троицкига баручы юлдаш эзләсәм дә, монда әле рәтләп чана юлы төшеп бетмәгәнлектән, һичбер баручы очрата алмый идем. Мин Ахун авылында берәр атна ятканнан соң гына кар яуды.

Троицкига укырга баручы Мөхәммәтҗан дигән бер шәкертнең агасы, мине үзләре янына утыртып, Троицкига алып китте (1898 ел, ноябрь).

Без Троицкида Зәйнулла ишан мәдрәсәсе янындагы мәгълүм мосафирханәгә төштек. Иптәшем электән монда берничә еллар укып йөргәнгә күрә, үзенең махсус урынына, борынгы иптәшләре янына күчте. Мин мосафирханәдә калдым. Хәзер мәдрәсәләр шәкертләр белән шыгрым тулганнар иде. Беренче күрүдә мондагы шәкертләр һәм аларның тормышлары, байлыклары мине гаҗәпкә калдырды.

Боларның бик күбесе – бай балалары, калганнары казах арасына муллалыкка чыгып, акча җыеп кайткан акчалы шәкертләр булып, һәрберсе бик эре киенеп, төзәнеп йөриләр иде. Биш-алты йөз шәкерт эчендә минем кебек чабаталы шәкертләр биш-алты гына булганга күрә, безнең чабаталар ямьсез дә, мескен дә, кызганыч та күренәләр иде.

Мин бераз вакыт мәдрәсәгә керми, мосафирханәдә ятып, шунда кунып йөрдем. Башта берничә көнгә чаклы көндезләрен төрле мәдрәсәләргә кереп, ишекнең төбеннән генә карап йөри идем. Югары үтәргә мөмкинлек булмаганга күрә, мич буена, шәкертләрнең киез һәм паласлары җәелмәгән җиргә утырып, аларның укулары, дәрес алулары вә башка хәрәкәтләре белән танышып утыра идем.

Троицкида ишан мәдрәсәсеннән башка тагын берничә мәхәлләдә мәдрәсәләр бар. Боларның кайберәүләрен барып карадым. Ләкин боларның һәммәсе дә бертөсле, бер тәртиптә күренәләр иде. Шулай йөри торгач, «Яушевлар җәмгыяте хәйрия мәктәбе ачканнар, имеш… анда бөтенләй яңача укыталар икән…» дигән хәбәр ишеттем һәм икенче көнне шул мәктәпне эзләп таптым.

Мәктәпкә барып керү белән, мине бертөрле гаҗәпсенү алды. Мин, бу мәктәпкә керү белән, аның моңарчы үзем күргән мәктәп-мәдрәсәләргә караганда башка икәнен күрдем.

Ишектән керү белән, берәү мине туктатып, ни өчен килгәнемне сорады. Мин мәктәпне күрер өчен килүемне әйткәч, чабатамны чишенергә кушты. Мин ул кушканча эшләдем. Ул миңа: «Шәкертләр теге бүлмәдә сабак алалар», – дигәч, коридор буйлап шунда киттем. Уңга карасам, андагы бүлмә карават белән тулган, һәммәсенең өстендә ап-ак нәрсә белән ябылган. Бүлмә бик таза һәм матур. Сул яктагы бүлмәдә – озын өстәл, аның тирәсенә урындыклар тезелгән. Өстенә тәлинкә, кашыклар куелган. Хәлфә дәрес биргән бүлмәне акрын гына ачып кердем дә арттагы буш партаның бер як читенә утырдым. Укытучы хәлфә башына бик шәп фәс, өстенә өр-яңа җөббә кигән. Үзе бик мәһабәт, 30–35 яшь чамасындагы бер кеше. Шәкертләр һәммәсе дә бертөсле киенгәннәр. Хәлфә дә, шәкертләр дә миңа күз төшереп алдылар, кайберәүләре елмаеп куйдылар. Стенага ашъяулык зурлыгындагы, теге мин Уфада күргән төсле буяулы кәгазь эленгән. Мин парталарны рус мәктәпләренең тәрәзәләре аркылы гына күргәнем бар иде. Хәлфәнең артында елтырап торган кара буяуга буялган зур кара такта басып тора. Кыскасы, мәктәптә моңарчы мин күрмәгән яңалык һәм башка төрле тәртип күренеп тора. Мин монда укучы шәкертләрнең бәхетләренә кызыктым. Боларның һәммәсе дә шәп, һәммәсе дә мин белмәгән белемнәрне беләләр кебек булып күренделәр. Минем үземнең өстемә кигән җиләнемне, башымдагы мескен бүрекне, билемә бәйләгән кызыл башлы тастымалны боларның киемнәренә чагыштырып, уңайсызланып калдым.

Дәрес гарәпчә нәхүдән бара иде. Ниндидер җөмләдә мин хәлфәгә бәхәс итәргә уйладым һәм, аны-моны карап тормый, бәхәс итеп ташладым. Хәлфә минем сүзне илтифатсыз калдырмады, җавап биреп китте. Минем сүземнән кайбер шәкертләр елмаеп көлделәр. Дәрес ахырында, нинди мөнәсәбәт беләндер, елның кайсы числолары утыздан, кайсылары утыз бердән килү турында сүз чыкты. Хәлфә ике кулының бармакларын йомып, шулар аркылы числоларның ничәдән килүләрен күрсәтергә кереште. Аның өйрәтүе бик-бик авыр һәм чуалчык күренде. Мин чыдый алмадым:

– Хәлфә әфәнде, числоларның ничә көннән килүләрен белер өчен, моннан да җиңел юл бар бит, – дидем.

Бөтен шәкертләр миңа карадылар. Хәлфә, мине бертөрле мыскыл иткән сымаграк елмая төшеп:

– Йә, әйтеп кара әле. Ул нинди юл икән? – диде.

Мин каядыр (Каюм Насыйриның календаренда булса кирәк) числоларның көн саннарын белер өчен, Пётр Великийның «ап, юнь, се, но» дигән сүзләрен укыган идем. Хәлфәнең соравына бер дә аптырап тормый:

– Числоларның көн саннарын белер өчен, «ап, юнь, се, но» сүзләрен генә ятка алырга кирәк. Ап – апрель, юнь – июнь, се – сентябрь, но – ноябрь… дигән сүз була. Шулардан башка айлар утыз бердән киләләр. Тик февраль генә өч ел – егерме сигездән, дүртенче ел егерме тугыздан килә, – дидем.

Хәлфә минем сүзне тәкрарлатты һәм шунда ук:

– Бу юл белән җиңел икән, – дип, «апьюньсено» сүзләрен тәкрарлады.

Шунда ук башка шәкертләр дә авыз эчләреннән шул сүзләрне тәкрарлыйлар иде…

Дәрес беткәч, мин хәлфә белән күрештем. Ул минем каян килүемне, кайда торуымны сорашты да:

– Әгәр телисең икән, безнең җәмгыяте хәйрия мәктәбенә кер. Гәрчә монда алынырга тиеш булган шәкертләрнең саннары тулган булса да, мин сине бүгеннән алам, – диде. Аның бу сүзләреннән соң мин бик шатландым. Үземнең теге бәхетле шәкертләр рәтенә керүемне уйлап, шунда ук:

– Рәхмәт, хәлфә әфәнде. Мин ишан хәзрәттән рөхсәт алыйм да монда килермен, – дидем.

Хәлфә шунда ук мине ияртеп, икенче берәү янына алып барды, һәм, үзара нәрсәдер сөйләшеп, алар икәүләп бүген үк монда килергә мөмкин икәнен әйттеләр.

Мин бу мәктәптән шатлык белән чыгып, иртәгә иртүк ишан хәзрәткә кереп рөхсәт алырмын да монда килермен дип, мосафирханәгә кайттым. Иртәгесен ишан хәзрәткә барып бик озак көткәннән соң, вакытын табып, хәйрия мәктәбенә китәргә рөхсәт сорадым. Хәзрәтнең рөхсәт һәм фатиха бирүенә ышана идем. Ләкин эш алай булып чыкмады.