banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное
Сайланма әсәрләр / Избранное
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр / Избранное

скачать книгу бесплатно


Шуның өчен бәләкәй вакыттагы хатирәләрнең вак-төякләренең бик күбесе онытылган булалар. Хәзер аларны тикшерә башласаң, бик калын томаннарга очрарга туры килә. Тик шул томаннар арасында ялтырап күренеп торган истәлекләрне генә чүпләп алырга мөмкинлек була. Минем күз алдымда биш яшь белән ун яшьләрем арасындагы булган төрле хатирәләр чобалып-чобарланып күренәләр. Шуңа карап та нинди эшнең кайсы вакытта эшләнгәнен, нинди тәэссорларның кайчан булганын көне, елы белән ачык әйтеп булмый. Мәсәлән, мин шул ук, йөрәгемдә бик нык эз калдырган Сафия апамның 1888 елның җәендәме, булмаса 1889 елның җәендәме озатылганын катгый ачык әйтә алмыйм. (Моның өчен күз алдына кара сәхифәләрне ачып салган борынгы «метрика дәфтәрләрен» тикшерергә туры килә.)

Бала вакытта балаларның тормышына бик нык үзгәреш бирә торган эшләрнең берсе – аларның башлап укырга керешүләре икәнендә шөбһә юк. Бу эш – балалык тарихы өчен бик мөһим һәм онытылмый торган нәрсә. Шулай була торып та, мин үземнең иң элек әтидәнме, әнидәнме укый башлавымны хәтерли алмыйм. «Әлеп-би» укуым, аны тануым исемдә калмаган. Бик якын ихтималга карап, мин әлифбаны, әти күрше балаларын укыткан вакытта карап утырып, шуннан белгән булсам кирәк дип уйлыймын.

Тик Һәфтияк иҗегенә төшеп, «мөкрәмүн», «вә ләямәссәннәкүм» сүзләрен укып утыруларым әле дә булса урыны белән хәтеремдә тора. Бу вакытта минем яшем биш-алты чамасында булса кирәк, мин әтидән укый идем. Ул, иртәнге намаздан чыгып, туры мәктәпкә барып, балалар укыта да, аннан кайтып, чәй-фәлән эчкәч, безгә сабак бирә торган иде. Сабак белмәвем өчен әтинең ачулануы исемдә юк. Ләкин мин бик күп көлә торган булганга күрә, әти шул көлүем өчен орыша, кайвакытта чигәгә дә чабып җибәрә иде. Шуның өстенә мин күп сөйли торган булганмындыр, күрәсең, әти һәрвакыт, мине үзебезнең авылның бик телчән һәм күп сөйләве белән шөһрәт тапкан «Пачакин Сибгать» кә охшатып, ачуланып: «Һай син, Пачакин Сибгать!..» – дип, бик каты тәнбиһләр[25 - Тәнбиһләр– кисәтүләр.] ясый, ата-ана алдында күп сөйләргә, көләргә ярамавын белдерә, шулай итеп мине әдәпкә өйрәтә иде.

Җиде-сигез яшьләр чамасында булсам кирәк, беренче рәт үзебезнең авыл мәктәбенә барып, шунда йөреп укый башладым. Бу вакытта Коръән укый, шуның белән бергә, татарча китапларга да төшенә башлаган идем.

Ул вакытта иҗек танып Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. Моның өчен ата-аналар бик шатланалар, һәм хәллерәк кешеләр, шуның шатлыгыннан аш хәзерләп, укытучыны (күбрәк мулланы) чакырып бәйрәм ясыйлар иде.

Ул вакытта башлап уку һәм иҗек танып китү чиксез авыр булып, бик күп балаларның башлары шул иҗек танудан чыга алмый аптырый иде. Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, Һәфтияк укудан үтә алмый мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70–80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм. Безнең авылларда мәктәп ишегеннән үтмәгән балалар бик сирәк булып та, ул вакытта бөтен авылда язу таный торган кешенең биш-алтыдан үтмәве шуннан килә.

Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмый, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны агалары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. Алар тагын качалар. Ниһаять, аталары да, балаларының укуларыннан өмид өзеп, китерми башлыйлар иде.

Бер бала, әтисенең сарыкны суяр өчен җитәкләп алып барганда, мескен сарыкның дүрт аягын терәп, бармас өчен тартышканын күреп: «Әй дурак сарык!.. Юкка тартышып торасың. Әйтерсең мәктәпкә сабак укытырга алып баралар!» – дип, сарыкның тартышуына аптыравы укуның авырлыгына карап әйтелгән сүз икәнендә шөбһә юк.

Мәктәпкә йөреп укый башлагач, минем эшләр тагын да шәбрәк китте. Әти шунда укытып йөрүче булганлыктан, балалар да артык кырын күз белән карый алмыйлар, шуның өстенә кайберәүләре белмәгән сабакларын миннән сорап алалар иде. Мәктәпкә йөреп укый башлавымның өченче елында төрки-татарча телне белгәнгә хисаплап, мине гарәпчә укытырга керештеләр. Шул вакытның гореф-гадәте буенча «Шорут әс-салат», ул беткәч, «Тәгълим әс-салат» китапларына төшерделәр. Эш гарәпчә китапларга төшү белән генә калмады, үземнең сабакны белгәч, кайбер яшь балаларга «әлеп-би» дән сабак бирергә яки сабакларын белмәгән балаларның сабакларын өйрәтергә дә куша башладылар.

Мин инде мәктәпкә йөреп укый башлавымның дүртенче елында «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» китапларыннан сабак ала башладым. Хәзер мине әти түгел, бәлки мулла абзый үзе укыта иде. Бу эш минем вак шәкертләр арасыннан чыгып, «зур укучы» шәкертләр рәтенә керә башлавымның беренче баскычы иде. Минем әле, 11–12 яшьләр чамасындагы бәләкәй малай булуыма карамастан, шундый башка кешеләр аңламый торган телдә «зур китаплар» укуым бик зур муаффәкыять[26 - Муаффәкыять – уңыш.] исәпләнә иде.

Минем болай күтәрелә баруым әтинең дә башын күккә күтәргән булса кирәк, ул кайвакытларда: «Менә бу балам хәлфә булыр, мулла кеше булып чыгар» дигән сүзләрне ычкындыра башлады. Минем балалар арасында «игътибар» артты. Мин сабак өйрәткән балаларның ата-аналары кече атна һәм җомга көннәрендә мине өйләренә чакырып кунак иткәли башладылар. Хәтта кайберәрсе «Мәҗит хәлфә була инде ул…» дигән сүзләрне үземнең алдымда ук әйтеп куя иде. Минем кебек яшь малайга аларның бу мөгамәләләре, миңа «дәрәҗә» бирүләре миңа тәэсирсез калмады. Бик үк мактанып сөйләнмәсәм дә, әзрәк «эреләнеп» киттем. Сүз арасында гарәпчә сүзләр ычкындыргалый башладым.

«Дәрәҗә» күтәрелгәннән-күтәрелде. Яшьләре минем белән тиң, хәтта кайберәүләр миннән яшькә зур булып та, укулары түбән булган малайлар минем белән якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. Мин үзем «хәлфә» була торып, Бикмөхәммәт, Закир дигән малайларның бәләкәй чанага очланып, мине урам буйлап йөртүләрен (кататсә иттерүләрен) әле дә булса уйлап көләм. Алар аталары Фәйзи бабай белән Гариф агай кунакка чакырганда да, мине шулай бәләкәй чана белән килеп алалар һәм соңра китереп ташлыйлар иде. Мин инде унике яшьләремдә генә булгач, ничек иттереп аларның түр башларында оялмый кунак булып утырганмындыр, кунак булу формаларын ничек килештергәнмендер… Шуларны уйласам, хәзер үзем дә кызарып китәм. Ләкин кунак булып беткәннән соң, аларның аталары миңа ике яки өч тиен сәдака биргәндә, мин бик оялып, башымны түбән басып утыруым хәтеремдә.

Ләкин минем авылда «хәлфә» булып «сый-хөрмәт» күреп торуым бик күпкә сузылмады: унөч яшемдә, үзебезнең авыл мәктәбен минем өчен бәләкәй күреп, мине күрше авылга, шул тирәдә данлыклы булган Үтәш авылы мәдрәсәсенә җибәрү турында киңәш итә башладылар. Бу киңәш, бара торгач, чынга әйләнде.

93 нче елның көзендә, чана юлы төшкәч, әти мин барачак мәдрәсәнең мөдәррисе, гади мулла гына түгел, Хатыйп хәзрәтне үзебезгә кунакка чакырды. Әти, хәзрәт белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, мине үзләре янына чакырды һәм хәзрәт белән күрештерде. Аның белән генә калмый, үзләре янына чәй эчәргә утырырга кушты. Мин бик куркынып һәм оялып самавыр артынарак барып утырдым.

Хатыйп хәзрәт иң зур гәүдәле кешеләрнең берсе һәм карап торуга мәһабәт иде. Мин, аны күргәч, башта калтырандым. Тик бераздан соң гына бу калтыравым басылды. Мин кереп утыргач, аз гына тору белән, әти минем хакта сүз башлады:

– Менә Мәҗит дигән углым шушы инде.

– Бик яхшы, бик яхшы, һәйбәт бала күренә. Алла гыйльме нафегъ[27 - Гыйльме нафегъ – файдалы белем.] бирсен, – диде хәзрәт.

– Хәзрәт, менә бу баламны сезнең тәрбиягезгә тапшырам. Үтәш авылында Хатыйп хәзрәт мәдрәсәсендә Мәҗит хәлфә дигән хәлфә бар дигәнче укысын иде. – Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, башымны түбән бастым.

Хәзрәт, үзенең мәһабәтлеген бер дә югалтмый дога кылганнан соң:

– Мулла Нури, безгә ышанып балаңны тапшыруыңа рәхмәт. Бездән – укыту, тәрбия бирү. Тәүфикъ, һидаять[28 - Тәүфикъ, һидаять – уңыш, изге юл күрсәтү.] бирү – Алладан. Баланың файдалы гыйлем алып чыгуына дога кылыйк, – дип, тагын бер мәртәбә дога кылды.

Мин үземне хәзер бу хәзрәткә бөтенләй буйсынган кебек хис иттем, күңелем йомшап, күземнән яшь килде.

Хәзрәтне шулай кунак иткәннән соң, мине шушы көннәрдә үк мәдрәсәгә җибәрергә вәгъдә биреп, әти хәзрәтне озатты.

Хәзрәт киткәннән соң, әти белән әни, мине үзләре янына чәй эчәргә утыртып, бик зур эш башкарылган төсле, мине вәгазьләп алдылар. «Укып кеше булырсың. Тырышып укы! Хәзрәтнең фатихасын алырга тырыш!..» – дип, миңа карата бик күп сүзләр сөйләделәр. Мин, әлбәттә, аларның һәрбер сүзенә җавап уларак, иягемне кагып, «ярар» дигән җавапны аңлатып утырдым.

Хатыйп хәзрәт шулай безгә килеп киткәннән соң, мине озату турында хәзерлекләр башланды. Тышы кызыл кергезиннән, эче кара бәздән, уртасына мамык куйдырып, бишмәт тектерделәр. Гәрчә бу бишмәтнең эче-тышы бергә сырылып, кул белән генә тегелгән булса да, миңа чиксез матур булып күренде. Әни бүрекне сипләп җибәрде. Яңа оек бәйләтеп бирделәр. Алмаш күлмәкнең ертыкларын ямадылар. Әни миңа махсус кечкенә мендәр ясап, кызыл шакмаклы киндер белән тышлап куйды. Чабата ясарга осталыгы белән шөһрәт алган Насыйр бабайдан өр-яңа башмак-чабата ясатып бирделәр. Шулай итеп, мин, чит авылга мәдрәсәгә җибәрелү аркасында, баштанаяк киенеп алдым. Бу яңалыклар бер яктан мине шатландырсалар да, чит авыл мәдрәсәсенә китү минем эчемне әрнетә иде.

Китү көне алдагы җомга көненә тәгаен ителгән иде. Ул көн бик тиз килеп җитте. Бүген безнең өй эчендә аерым рәвештә җанлылык бара, мине гадәттәгедән артык иркәлиләр, сыйлыйлар, мөмкин кадәре хөрмәт итәләр иде. Минем китүемә бигрәк тә әни әһәмият биреп, ул артык тәэссорлана иде. Мине озату мөнәсәбәте белән кардәш-ырулардан берничә карт белән карчыклар чакырылды. Алар алдында тагын да минем укуым, тырышырга тиешлегем, киләчәктә «хәлфә» булуым хакында бик күп сүзләр сөйләнде. Алар тагын да бик озын фатиха кылып, һәрберсе өчәр тиен, бишәр тиен акча да бирделәр. Мондый хәлләрне күргәч, минем йөрәгем тибәргә кереште. Тизрәк китәсе килә башлады.

Мин алып китәргә тиешле нәрсәләр бер җиргә җыелды. Бер кечкенә агач сандыкка, укый торган китапларым белән бергә, бер сөлге, бер пар чынаяк, әчмуха чәй, бер чирек чамасында шикәр салынды. Кечкенә бер капчыкка ун кадак чамасында ярма салынып, аның эченә түтәрәм каз белән бергә ярты кадак чамасы туң май куелды. Шул ук капчык эченә бүген генә пешкән зур гына ике арыш икмәге салдылар. Күрше әбиләрнең әнигә булышлык итүләре аркасында, бу әйберләр дәррәү хәзерләнеп беттеләр.

Нурислам абзый әллә кайчан атны җигеп, ишек төбенә шакарып[29 - Шакарып – боргычлап бәйләп.] куйган иде инде. Мин, кызыл бишмәтне киеп, кызыл башлы тастымал белән билемне буып алдым. «Юлда кулың өши күрмәсен!..» – дип, әни үзенең бияләен кулыма бирде.

Шулай бөтен хәзерлек тәмам булгач, әти мине үзенең янына утыртты. Башка кешеләр дә сәкегә рәттән утырганнан соң, минем бәхетле булуымны теләп, бик озак дога кылдылар… Шулай дога кылып утырган чакта ук әни пыш-пыш елый башлады. Аның елаганын күреп, минем дә күңелем тулды. Үземнең ихтыярымнан башка, күзләремнән яшь чыкты. Бирешмәскә тырышып, иреннәремне кыссам да, көчем җитмәде, иреннәрем калтыранды. Ниһаять, әти:

– Хуш бул, балам. Тырышып укы. Атна саен кунакка кайтырсың. Синең хәлфә булганыңны күреп үлсәм иде, – диде.

Әтинең шул сүзләреннән соң һәммәсе дә, урыннарыннан торып, минем белән күрештеләр. Кайберәүләре аркамнан сөйделәр. Шулай итеп, мине чанага чыгарып утырттылар.

Минем китүемне белгән күрше малайлары да мине озатырга килгәннәр иде. Мин ни өчендер алар белән исәнләшә алмадым. Үземнең елавымнан куркып, аларга туры караудан да сакландым.

Күптән бирле җигүле торган ат, без чанага утырып дилбегәсен кагу белән, капкадан чыгып та китте. Тик озатучыларның «Хуш бул!..» дигән сүзләре генә колагым төбендә яңгырап киткән кебек булды…

Безнең авыл белән Үтәш авылының арасы бик якын булуына һәм әтинең «Атна саен кунакка кайтырсың…» дип әйтүенә карамастан, никтер мин үземне моннан соң үзебезнең авылга, туган өйгә мәңге кайтмаска киткән кебек хис иттем. Күңелем йомшап, абзыйга белдермәскә тырышып кына елап алдым. Абзый, әлбәттә, минем елаганны сизгән булса кирәк, ул, мине юатыр өчен: «Бер атнадан үзем барып алырмын. Менә бит син нинди зур мәдрәсәгә укырга барасың. Анда уку бик күңелле. Мин шулай укый алмый калдым бит», – дип сөйләргә кереште. Аның сүзләре, әлбәттә, мине чынлап юата алмадылар. Тик мин, бара торгач кына, табигый бер хәлгә төшеп, алдагы тормышым турында уйлый башладым.

Иң элек минем күз алдыма, бик куркыныч булып, «кырык беренче» булмасам ярар иде дигән уй килеп басты.

Көз көнендә мәктәпкә, бигрәк тә зуррак мәдрәсәләргә килгән шәкертләрнең исемнәрен казый (мәдрәсәнең мөдире) яки мулла бер дәфтәргә аларның килү тәртипләре белән яза бара. Шәкертләр башлап килгәндә, бу эшнең һичбер куркынычы юк. Әмма инде кырыкка таба бара башласа, куркыныч була башлый. Мәсәлән, бүген килгән Гайнетдин дигән шәкерт дәфтәргә кырыгынчы булып керә. Шул сәгать белән шәкертләр, моннан соң киләчәк шәкертнең «кырык беренче» икәнен белеп, аны көтәргә керешәләр. Чөнки ул шәкерт бер дә шиксез «пәри-җен баласы» булачак. Әллә ничә дистәләгән, бәлки йөзләгән шәкертләр арасында бу исемне күтәрүнең авыр, хәтта чыдый алмаслык бер хәл икәнен һәркем белә иде.

Менә бервакыт капкадан янына бер малай утырткан берәү килеп керә. Шәкертләр, шуны күрү белән: «Кырык беренче килде!..» – дип, бер-берсенә хәбәр биреп өлгерәләр. Шунда ук тәрәзәгә ябырылалар. Бик күбесе, чыгып, чана тирәсен сырып алалар.

Мәсьәләнең төбен бер дә аңламаган теге кеше һәм аның баласы боларның үзләрен сырып алуларына аптырап китәләр. Хәтта шәкертләр арасыннан кайберәүләре: «Кырык беренче килде, кырык беренче!..» – дип кычкыралар.

Бала атасы һаман да бернәрсә дә аңламый. Яшь малай да (күбрәк 12 белән 15 яшь арасында) хәйран калып атасына карый.

Теге кеше, атын бәйләп, мәктәпкә алып килгән малаен ияртеп, аның әйберләрен күтәреп, мәктәпкә керә. Анда аларны тагын сырып алалар. Яңа килгән шәкерт нишләргә белми, башын түбән ия. Баланың атасы үткен кеше булса, шәкертләргә карап: «Нәрсә аптырап торасыз? Кеше күргәнегез юкмы әллә?» – дип, шәкертләрнең килешсез хәрәкәтләрен әйтеп бирә.

Әгәр дә яңа килгән шәкертнең мәктәпкә элек килгән авылдашы булса, аның мәгълүм кешенең баласы икәнен (ягъни пәри түгеллеген) әйтеп, авылдашын химая кыла[30 - Химая кыла – яклый.]. Әгәр аның кем икәнен белүче булмаса, казый килеп, шәкертләрне куып җибәрмичә торып таралмыйлар.

Әгәр дә яңа килгән шәкертнең йөзе килешсез рәвештә ямьсез, күзе-фәләне чалыш яки башы зуррак булса, аның «пәри» булуына шөбһәләнү тагын да арта төшә. Беренче көннәрдәрәк аңа якынлашудан тартыналар. Аның бөтен кыланышына шикләнеп карыйлар. Бу шикләнеп карау кичкә кергәч бигрәк тә арта. Аның белән бергә тышка чыгучы булмый. Теге мескен бу хәлне күреп уңайсызлана, боега. Үзенә төбәлгән бу ямьсез карашны күтәрә алмый, күзләре яшьләнә башлый. Шуннан соң гына кайбер батыррак шәкертләр аны, кызганып, үзләре янына алалар. Шулай да бу шикле караш байтакка чаклы дәвам итә.

Мин үзебезнең авыл мәктәбендә бер «кырык беренче» шәкертнең шундый хәлгә чыдый алмый кайтып киткәнен күргән идем.

«Кырык беренче» шәкертнең «пәри баласы» булуы турында Мифтах картның сөйләгән сүзләре минем күңелемдә бигрәк авыр эз калдырганнар.

Мифтах бабай – яше алтмышларга җиткән, сакалы ап-ак бер карт. Ул – үзенең гомерен җәй көнендә байларның умарталыкларында каравылчы булып, кыш булса, мәктәпкә кереп үткәргән бер кеше. Аның бу тирәдә йөрмәгән авылы, кереп ятмаган мәктәбе юк. Төн булып, йокларга яту белән, шәкертләр аның әкият сөйләвен сорыйлар. Ләкин ул әкиятне бушка гына әрәм итми. Аңа кайбер шәкерт ярма, кайберсе икмәк, кайберәүләр май яки ит китерергә вәгъдә итәләр. Аның сөйләгән әкиятләре чиксез куркыныч була. Һичбер әкиятенә пәри, җен катышмый калмый. Ул бу пәри яки җеннәрне үз күзе белән күргән итеп тә сөйли. Ул әкият сөйләгәндә, без куркуыбыздан бер-беребезгә сырлыгабыз. Аның сөйләгән әкиятләренең кайберләре бик озын булып, бер кичтә генә бетмиләр, алдагы кичкә дә калалар. Менә шушы Мифтах бабай «кырык беренче» турында да әллә нәрсәләр сөйләп бетә иде.

«Имеш, шулай, – ди, – бер елны… авылының мәдрәсәсендә яткан чагымда, «кырык беренче» булган бер шәкерт көннән-көн симерә, – ди. – Мин аны күзәтә башладым, – ди. – Бер төнне шулай, бөтен шәкертләр йоклап беткәннән соң, йоклаган кеше булып карап ятам. Менә бервакыт теге «кырык беренче» торып йөри башлады. Күзләре ут кебек яна. Иң элек базга төшеп китте. Анда нәрсәләрдер ашап чыкты да, йоклап яткан бер шәкертнең янына килеп, җилкәсеннән аның канын имәргә кереште. Үзе телен ярты аршын кадәре чыгарган да, мышнап-мышнап, теге шәкертнең канын имә… Каны имелгән шәкерт саташа, ыңгыраша.

Мин чыдый алмадым, яныма алып яткан таягымны алдым да шуның белән теге «кырык беренче» нең җилкә тамырына берне кундырдым. Малай, нишләргә белми, артына әйләнеп төште. Мин бу үлгәндер инде дип уйлап өлгермәдем, ул сикереп торды да миңа килеп ябышмакчы булды… Мин, төрле догалар укынып, тагын берне төшердем. Шуннан соң «кырык беренче» йөгереп чыкты да китте. Шул китүеннән безнең мәдрәсәгә кире кайтып кермәде. Менә шуннан соң гына тынычлап калдылар, ди.

Мин шулай, бердән, чит авыл мәдрәсәсенә баруымны, икенчедән, анда баргач, «кырык беренче» булудан куркуны уйлап бара торгач, Үтәш авылына барып та җиттек.

Чит авылда мәдрәсәдә

Без Үтәш мәдрәсәсенең ишегалдына кереп, атны туктатып та өлгермәдек, безне эреле-ваклы берничә дистә шәкертләр әйләндереп алдылар. Минем күз алдыма тагын да теге «кырык беренче» булу мәсьәләсе килеп басты. Мин үземнең «пәри баласы» түгел икәнемне бик ачык белсәм дә, шәкертләр шулай дип әйтер кебек булды.

Без инде кая керергә белми торганда, бер чалмалы кеше (хәлфә була), безне күреп, мәдрәсәгә кереп торырга кушты. Тиздән хәзрәтнең киләчәген һәм миңа кайсы тәрәзә янына урын билгеләүне хәзрәт күрсәтәчәген әйтте.

Озак та үтмәде, хәзрәт, икенде намазына барышлый мәдрәсәгә кереп, безнең ишек төбендә торуыбызны күргәч:

– Ә, син килдеңмени? Ярый, – дип, югары узды һәм, безне үзенең янына чакырып: – Менә бу шәкертләр белән бергә торырсың… – дип, яшькә үземнән зуррак булган берничә шәкертне күрсәтте һәм, аларга карап: – Бу яңа шәкертне үзегез белән бер җиргә урындаш алыгыз. Мәдрәсәнең низамнарына[31 - Низамнарына – тәртипләренә.] төшендерегез. Читкә какмагыз, – дип, аларга тәнбиһ[32 - Тәнбиһ – кисәтү.] ясады.

Абзый хәзрәткә махсус алып килгән сәдаканы биреп, дога кылганнан соң, хәзрәт:

– Иртәгә сабакка төшәрсең, – дип, мәдрәсәдән чыгып китте. Мин үзем белән алып килгән нәрсәләремне хәзрәт күрсәткән урынга куйдым. Миңа иптәш, ягъни бергә казандаш булачак шәкертләр миңа сәерсенеп, бераз читләштереп караулары сизелеп тора иде.

Абзый, мине шунда урынлаштыргач: «Ярый, мин кайтыйм. Син менә бу шәкертләр белән бергә торырсың, – дип, кайтырга булды һәм, теге миңа иптәш булачак шәкертләргә карап: – Сез инде, туганнар, бу яңа килгән шәкерт иптәшегезне читкә какмый, үзегез белән бергә йөртегез, бергә укыгыз», – дип, алар белән күреште дә чыга башлады. Мин дә абзыйны озатырга чыктым. Бу вакытта минем күңелем тулып, күз яше ике күземнән бәреп чыгарга гына тора иде. Шуның өчен абзыйга туры карамый, сүз кушмый гына, аның атка утырып чыгып киткәнен көттем. Ул китү белән, минем күзләремнән яшь бөртекләре үземнең ихтыярымнан башка килеп тә чыктылар. Мин үземне әти-әниемнән, авылдагы бергә уйнап үскән, бергә укып йөргән иптәшләремнән мәңге аерылган кебек хис иттем. Мәдрәсәгә кергәч, шәкертләрнең көлүләреннән куркып, күземдәге яшь эзләрен бетергәч кенә кердем.

Мәдрәсәгә кереп бераз торгач, казый[33 - Казый – мәдрәсәнең мөдире. Анда тәртип саклап, намаз калдыручы яки башка берәр килешмәгән эш эшләүче шәкертләргә хөкем итеп торучы башлык. – М. Гафури искәр.] мине чакырып алды. Ул инде мине дәфтәргә язарга чакырганын белеп куркынып киттем. Бик түбәнчелек белән генә аның каршына барып утырдым. Ул, минем исемемне һәм әтиемнең исемен сорап:

– Габделмәҗит Нургани углы. Җилем-Каран авылы… – дип язды да, шуның белән эш бетте. Мин үземнең «кырык беренче» түгел, бәлки йөз дә әллә ничәнче шәкерт икәнемне белеп шатландым.

Үземә билгеләнгән урынга барып утыргач, шундагы шәкертләр минем нинди китаплар укуымны сорашырга керештеләр. Мин, бераз эреләнә төшкән сымак, үземнең «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» укуымны әйткәч, алар аптыраша төштеләр. Чөнки аларның кайберәүләре, миннән ике-өч яшь зуррак булуларына карамастан, уку турында миннән түбән, бәлки төркичәне яңа танып, гарәпчәгә төшкәнгә күрә, мин укуда, «гыйлем» дә алардан өстен булып чыккан булам. Алар, минем сүземә ышанмаган кебек булып:

– Уку-уку да бит, сабакны белүең ничектер шул… – дигән сүзне ычкындырдылар.

Безнең сөйләшкәнне тыңлап торган зуррак бер шәкерт чыдый алмады, минем янга килеп:

– «Төхфә» нәрсә мәгънәсендә? – дип, миңа бәхәс кылды.

– «Бүләк» мәгънәсендә.

– Кемнән бүләк?

– Мөсаннифтан (ягъни шул китапны язучыдан) бүләк.

– Кемгә бүләк?

– Безгә бүләк…

Миңа бәхәс итүче шәкертнең сораган бер сүзенә җавап биргәч, ул гарьләнгән кебек булды. Инде мине тәмам комга утыртмакчы булып:

– Тәһарәтнең фарызлыгына дәлил нәрсә? – дигән сөальне бирде.

– «Иза комтем илассалате…» дигән аять[34 - Аять – берәр нәрсәне эшләргә яки эшләмәскә кушкан Коръән сүзе. Ул берничә сүз генә булган кебек, берничә юллар да була. – М. Гафури искәр.].

– Аның мәгънәсе ничек?

– «Һәркайчан намаз укырга торсагыз…» – дип, аятьнең мәгънәсен сөйләп бирдем.

Шуннан соң бәхәс итүче шәкерт тукталды. Хәзер миңа гайрәт кереп китте. Мин үзем дә, аңа бәхәс итмәкче булып:

– Су ничә кыйсем[35 - Кыйсем – өлеш, кисәк.]

? – дигән сөальне бирдем.

Ул аптырап тормады:

– Өч кыйсем, – дип җавап бирде.

– Нәрсәләр?

– Таһир, таһур, нәҗес…

– «Таһир» дип нинди суга әйтелә?

– «Таһир» дип үзе дә пакь, башка нәрсәләрне дә пакьләүче суга әйтелә.

– Ә «таһур» нинди су?

Рәтләп җавап бирә алмады:

– Тукта, мин аны хәзер китаптан карап алам… – ди.

– Син, шәп булсаң, китаптан карамый әйт!..

Шәкерт ачулана башлады:

– Син монда безнең бәхәс итүдән куркып, алдан ятлап килгәч тә…

Алар күмәк, мин әле яңа гына килгән берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым:

– Шулай инде, – дим.

Аларның кайберәүләре, мине җиңелгәнгә исәпләп:

– Шулай шул! Кәмәң комга терәлде шул… Карга! – дип, миннән көлделәр.

Шулай да кайберсе:

– Ул бит синнән бәләкәй әле, үзе яңа килгән, – дип, мине яклады…

Шулвакыт кизүнең[36 - Кизү – «дежурный» мәгънәсендә. Мәдрәсәдә һәр көн бер шәкерт кизү көтә. Ул мәдрәсәнең мичләренә яга, идәннәрен себерә. Намазга бармаган яки бер-берсен җәбер иткән шәкертләрне тотып, казый алдына хөкемгә китереп тапшыра. – М. Гафури искәр.]:

– Тәһарәткә!.. Икенде-ахшамга! – дигән тавышы чыкты.

Аның тавышын ишеткән бөтен шәкерт, кулларын сызганып, тәһарәт алырга хәзерләнә башладылар.

Хәзер минем алга тәһарәт алырга комган юклыгы килеп басты. Әле шәкертләрнең берсе белән дә рәтләп танышып өйрәнмәгәнгә күрә, алардан комган соравы да уңайсыз иде. Комганым булмаса да, беләкләремне сызганып, әле без бәхәсләшкәндә минем яклы кебек булып утырган бер шәкерткә: «Минем комганым юк бит. Син миңа тәһарәт алырга комганыңны биреп тора күр инде…» – дип үтендем. Ул шәкерт, бер дә сүзсез, комган бирмәкче булды һәм мине үзе белән бергә тәһарәт алырга алып чыкты, соңыннан һәрвакыт үзенең комганын файдалану мөмкин икәнен белдерде.

Без тәһарәт алып кергәндә, кизү шәкертләрне чыбыклап намазга куа иде. Мин дә, теге комган бирүче шәкерткә ияреп, бу авылның мәчетенә беренче мәртәбә намазга киттем.

Мәдрәсәдә, ахшамнан чыккач, бөтен шәкертләр чәй эчәләр. Минем урындашлар да, катып беткән ашъяулык җәеп, чәйгә утырдылар. Монда ашау нәрсәләре дә, башкалар да аерым, һәркем үзенең нәрсәсе булса – шуны ашый. Бер үк урында чәй эчкән шәкертнең берсе арыш икмәге ашаса, берсе бодай күмәче ашый. Берсе шикәрләп чәй эчсә, икенчесе шикәрсез генә чәй эчә. Башта мин болар янына утырырга кыймыйрак торсам да, араларыннан берсе мине үзләре белән чәй эчәргә чакырды. Мин дә, әпәй белән шикәремне алып, болар белән бергә чәйгә утырдым. Чәй эчеп беткәнче, без бер-беребез белән үзләшеп киттек. Боларның укулары миннән түбәнрәк булганга күрә, болар миңа бик үк читсенеп карамадылар.

Беренче кич минем өчен күңелсез булды. Үзебезнең өй кешеләре, бигрәк тә әни, күз алдыннан китми басып торган кебек сизелде. Мәдрәсәдә тормыш кайнап торса да, мин кызыксына алмадым. Хәзергә әле минем мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп бетмәвем, шәкертләрнең берсе дә якыннан таныш булмавы минем күңелсезләнүемә сәбәп булалар иде.

Алтыпочмаклы булган мәдрәсәдә йөздән артык шәкерт торуы, аларның ашау-эчү әйберләре, савыт-сабалары, ятак нәрсәләре – һәммәсе дә шунда булганлыктан, мәдрәсә гаять тыгыз булып, салкын кыш булуга карамастан, һәммә кеше тиргә батып, пышыгып утыра. Бүген мин рәтләп йоклый алмадым. Кичтән, берничә сәгатькә чаклы, үзебезнең өйне, авылны уйлап яттым. Соңыннан мондагы тыгызлыкка чыдар хәл булмады.