banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное
Сайланма әсәрләр / Избранное
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр / Избранное

скачать книгу бесплатно


Быел көз минем бәләкәй абзый солдат хезмәтенә алынды. Аны озатып калу өчен, мине махсус килеп алдылар. Быел безнең авылдан бер дистәдән артык егет солдатка алынган иде. Алар, бер ай буенча авылда йөреп, китәр көннәрне бигрәк тә кызыклы вакыт үткәрделәр. Берсеннән-берсе таза булган бу егетләр билләренә кызыл билбаулар буып, бүрекләрен кырын салып, урам буйлап җырлап һәм гармун уйнап йөргәндә, картлардан башка кешеләрнең исләре китә, аларның йөрүләренә хәйран кала торганнар иде. Китә торган көнне пар-пар атлар җигеп, һәрбер чанага өчәр-дүртәр кеше утырып, туган һәм танышларына барып күрешеп йөрүләре, бер җирдән икенче җиргә барганда җырлап гармун уйнаулары бигрәк тә күңелле, шуның белән бергә бик моңлы булып күренде. Алар авылдан чыгып киткән сәгатьләрдә бөтен авылда җанлылык кайнап торды. Аларның якыннары, аларның сөйгән кызлары – һәммәсе-һәммәсе башка вакытларда булмаган рәвештә озату хәзерлеге күрделәр. Бүген әллә ничаклы аналарның күз яше түгелде. Әллә нинди сүзләр, вәгъдәләр бирелде. Аларның шул рәвешле тантана белән китүләрен күрү алар кебек булырга кызыктыра, күңел шулар белән китүне тели иде. Болар, авылдан киткәндә, берничә пар белән берьюлы чыгып киттеләр. Аларның җыр һәм гармун тавышлары беразга чаклы ишетелеп торды. Алар авылдан чыгып киткәч, авылда ямь һәм матурлык бөтенләй беткән кебек булып күренде. Һәркемнең, бигрәк тә аларның якын туган һәм сөйгәннәренең йөзләрендә кайгы әсәре чыкты. Авылда тынлык һәм борынгы моңлы хәят башланды. Шушы хәлне күргәч, мин дә тизрәк Үтәшкә барып, борынгыча торуны уйлап, мәдрәсәгә киттем.

Ул абзый да киткәч, миңа өйдән азык-фәлән килү тагын да сирәкләнде. Онытылганда бер әз-мәз нәрсә килсә дә, алар да рәтле булмыйлар иде.

Укуым борынгыча, шул заманга караганда шәп барды. Быел язга чаклы сарыфны укып чыктым. Яз якынлашып, кар эри башлау белән, мәдрәсәдәге шәкертләр таралып беттеләр. Мин, өйгә кайтуны уйламый, һаман шул Сафа хәлфәгә самавыр куеп тордым. Мәдрәсәдә шәкертләр таралып беткәннән соң, берәр ай торгач, Сафа хәлфә дә үз эше белән өенә кайтты. Мәдрәсәдә ялгыз яту мөмкин булмаганга күрә, мин авылыма кайтып киттем.

1895 елның җәй көннәре авылда эшләү белән үтте. Тик кайбер көннәрдә генә Идел[52 - Идел – Агыйдел.] яки Җилем суы буена кармак салырга барып, андагы матурлык эчендә үткәрә идек.

Көз булгач, тагын да шул Үтәш мәдрәсәсенә барырга, тагын да шул ук бертөрле тормыш белән торырга, шул ук рәвештә тамак туйдыру ягын карарга туры килде. Быел нәхүдән «Кавагыйдел-игъраб» ны укып чыктым, 96 нчы елның башындарак «Тәркиб» кә[53 - «Кавагыйдел-игъраб», «Тәркиб» – китап исемнәре.] төшеп, май башларында авылга кайттым.

Хәзер мин бераз үсә дә төшкәнгә, икенче яктан караганда, шул караңгы вакытның үзенә күрә ару гына укып йөри торган шәкертләре җөмләсенә кергәнгә күрә, борынгы артык кысынкылыктан бераз ычкынып, үзем мөстәкыйль йөри башлау дәверенә кердем. Шуның белән бергә безнең өй эчендә миңа урын, җылы почмак юк кебек тоела иде. Үзебезнең көнкүреш эшләре бик түбән булып, аны эшләү бик тиз беткәнгә күрә, быел да башка кешеләргә ялланып урак урырга керештек. Шундый эшләр белән йөри торгач, җәйнең үткәне сизелми дә калды.

Мин, буш вакытта булсын, эш белән булсын, кырда, урманнарда йөрүне ярата торган идем. Форсат булганда, Җилем буена, Кызыл Яр асты дигән урыннарга кармак салырга китә идем. Андагы матур яр башларында йөрүләр, агач асларында утырып хәл җыюлар, андагы төрле кошларның сайрауларын тыңлаулар җанга – шатлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган иде.

Безнең тирәдә урман шәп булганга күрә, урманда йөрергә өйрәнгән идем. Быел җәй авыл хуҗалыгы эшләрен эшләү өстенә абзый һәм башка берничә кеше белән Инҗәр буена, ниндидер бер рус баеның җиренә салабаш төшерергә[54 - Салабаш төшерергә – юкә кабыгын суга салып тотып, мунчала чыгару.] бардык.

Озыннар исемендәге авылдан 15–20 чакрым җирдә булган, чиге күренмәгән, шәм кебек булып үскән матур юкә урманы сокланып карап торырлык иде. Абзыйлар шул озын һәм юан юкә агачларын бер дә кызганмый кисеп аударалар һәм, тагын да уртага кисеп, кабыкларын төшерәләр иде.

Мин алар төшергән зур юкә кабыкларын, ике тәртәдән гыйбарәт агач өстенә салып, су буена китерә идем.

Абзыйның агач кисә торган иптәше кыска гына гәүдәле Миһран исемендәге кеше булып, бу минем өчен бик начар булып чыкты, һәрвакыт мине «булдыксызлык» һәм эштә йомшаклык белән гаепләп, абзыйны котырта, алар икәүләп миңа ачуланалар иде. Һәрбер юлсыз куе агачлык арасыннан шундый авыр кабыкларны китерү бик авыр була, төрле борылмада агачларга эләгеп, кабыклар тәртәдән ычкыналар, мин, боларны күтәреп сала алмаганга күрә, аларны чакырырга мәҗбүр булам. Бер яктан, кигәвен һәм черкиләр чиксез күп булганга, атны тыеп булмый, йөзәрләгән кигәвеннең берьюлы талауларына чыдый алмый, ат тыпырчына, качарга уйлый. Менә шул авырлыклар мине тиргәтергә сәбәп булалар.

Без, бу газаплы эшне өч атна чамасы эшләп, авылга кайттык. Күпме акча алганнардыр, ул як миңа караңгы калды.

96 нчы елның көзе җитте. Мәдрәсәгә барыр вакытлар якынлашты. Миндә бу җәйнең башыннан ук читкә китеп уку, Үтәштә ятып гомер әрәм итәргә ярамау фикере башта йөри иде. Мин инде Кыешкы дигән авылда бик мәшһүр мәдрәсә барлыгын, Уфада икенче төрле – яңа укытулар белән укыта башлаганлыкларын ишетеп белгән идем. Шул фикерләр буенча ничек кенә булса да шул мәдрәсәләрнең берсенә барырга карар бирдем. Ләкин минем алдымда ике эш бик зур манигъ[55 - Манигъ – киртә, каршылык.] булып күренәләр иде: берсе – кулда бер тиен дә акча һәм өстемдә рәтле кием булмау; икенчесе – хәзергә чаклы үзеңне укыткан хәзрәтнең рөхсәтен алу. Ул вакытта үзеңне укыткан остазның рөхсәтеннән, аның фатихасыннан башка икенче мәдрәсәгә китү хәрам иде, ярамый иде. Бигрәк тә мин әтинең укырга җибәргән вакытта әйткән сүзләреннән, аның «Хатыйп хәзрәттә укып кеше булып чык, аның рөхсәтеннән башка бер карыш та читкә чыкма!» дигән васыятеннән чыгарга курка идем. Хәзрәттән рөхсәт сорап мәшәкатьләнүнең бушка китүен мин бик яхшы белә идем. Ул гаять кызу кеше булып, безнең тирәдә үз сүзен закон итеп йөрткәнгә күрә, аның алдында рөхсәт сорарга җәсарәт[56 - Җәсарәт – батырчылык.] итү дә мөхальнең[57 - Мөхальнең – мөмкин булмаган эшнең.] берсе иде. Ләкин минем күңелемдә урынлашкан читкә китү уе бу манигъларның һәммәсен дә җиңәргә тиеш булып күренә, шуңа карап, мин мотлак китәргә тиеш дип уйлый идем.

Бу хакта күп уйладым. Бүрегем белән күп киңәш иттем. Ниһаять, ни булса да булыр дип, хәзрәтнең рөхсәтеннән башка китәргә, кием һәм акча юклыкка карап тормаска карар бирдем. Читкә китүемне абзыйга да әйтмәскә уйладым. Чөнки аның да бу эшкә каршы төшүе, минем чит җиргә китүемә манигъ булуы мәгълүм иде. Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә, үз иркем белән йөрергә тиеш идем. Шул карарны биргәннән соң, китәргә күңел беркетеп, форсат көтә башладым.

1896 елның сентябрь башлары иде. Мин, югарыдагы карарым буенча, аяз һәм матур беркөнне кулъязма «Тәркип» белән дәфтәрләремне, тагын бер-ике китабымны яшереп кенә капчыкка тутырдым. Кулда булган унбиш тиен акчаның биш тиененә бик шәп, өр-яңа чабата алып кидем. Иске җиләнемне киеп, кызыл башлы тастымал белән билне бәйләдем. Чабатадан калган «ун тиен көмеш» акчаны капчык төбенә җибәрдем. Юлда эчеп барырга чәй-шикәр, ашарга икмәк эләктереп булмады. Ул нәрсәләрнең минем өчен артык кирәге дә юк иде. Чөнки мин бүген 12 чакрым җирдә булган авылдагы апа тиешле кешегә барып кунарга, аннан соң, икенче көнне, 25 чакрым жирдәге Олы Күл авылындагы бертуган апама барып кунарга туры килгәнлектән, миңа икмәк һәм чәйнең тиз генә кирәге юк иде. Аннан ары тагын юнен күрермен, дидем.

Хәзерлек тәмам булганнан соң, капчыкны култык астына кыстырып, беркемгә дә белдерми, ындыр артына чыктым. Аннан урап, авылның икенче башында тора торган, әти белән бертуган Кәримә исемле апама кердем. Мин аны никтер якын күрә идем. Ул миңа һәрвакытта җылы йөз күрсәтә, күңелендә булган апалык мәхәббәтен изһар итә[58 - Изһар итә – белдерә.], минем янган күңелемне үзенә җәлеп кыла торган иде.

Ул мине капчык тоткан, билләр буып юлга хәзерләнгән бер хәлдә икәнемне күрү белән аптырап китте булса кирәк:

– Балам, кая китәргә хәзерләндең? – диде.

Мин үземнең, качып, читкә, Уфага яки Кыешкыга мәдрәсәгә баруымны сөйләдем. Ул, әлбәттә, каршы төшмәде. Тиз генә урыныннан торып, ярты икмәк белән бераз гына чәй-шикәр китереп, минем капчыкка салды.

Мин, анда озак утырмый, апам белән исәнләшеп чыгып китү юлын карадым. Ул мине кочаклап үпте дә, күзләрендә яшь булганы хәлдә:

– Хәерле булсын, балам, – дип күрешеп, озатып калды.

Апалар янындагы тыкрыктан тагын да ындырлар артына чыгып, Уфа ягына китә торган олы юлга барып төштем. Үзебезнең авылның кырларын, әрәмәлекләрен үтеп китү, алардан аерылу бик кыен төсле булды. Мин бит бу кыр, бу басуда сабан сөргән, тырма тырмалаган, утаулар утап, ураклар урган идем. Мондагы җир өсләре, алар арасыннан үткән вак-вак юллар, тар сукмакларның һәрберсе миңа таныш иде. Бу әрәмәлекләрнең һәрбер өемендә дип әйтерлек йөргән, аларның җимешләрен җыйган, алар арасында хәл җыеп утырган идем. Ат белән куна барган вакытларымда, бу тирәләрдә кунып, малайлар белән җырлашкан яки үзем генә калып, ялгыз җырлаган чакларым күп булды. Бу агачлыкларның һәммәсе дә миңа якыннар, кечкенә вакытымда ук миңа танышлар иде. Әнә теге зур ялбыр каенның астында бервакытта җырлап утырган идем, әнә теге әрәмәнең уртасында утырган зур юкә агачына без үткән ел умарта күтәргән идек. Әнә теге имәннең астында мин күңелсезләнеп утыра-утыра елаган идем. Анда әти белән әни үлгән елның җәй көнендә күп вакытлар була торган идем. Әнә теге бик ерактан күренеп утыра торган зур тирәкне без бөтен тирә-якның иң зур агачы дип мактый идек. Мин аның шулчаклы юан, шулчаклы озын, мәһабәт булуына кызыга идем. Менә бу кечкенә күлне без төпсез дип атый, аның янына барудан саклана идек. Әнә теге «Акчарлак буе» дигән озын сазлыкларның озын камышлары арасында аждаһа еланнары бар дип йөргәнгә, ялгыз-ярым түгел, бер өер булсак та, аның янына барудан саклана идек. Шуларның яннарыннан үткәндә, күңелем нечкәрә бара, мин аларга моңланып караган саен, алар миңа каршы әллә ниләр сөйләгән кебек була иде. Мин боларга бер генә түгел, кат-кат карыйм, караган саен, башка төрле бернәрсә укыйм, мин аларны кызгансам, алар мине кызганган кебек булып күренәләр иде.

Үз авылыбыз җиренең чиге булган «Күк ял» дигән җиргә җиттем. Монда безнең үзем белгәннән бирле чабып килгән чабынлыгыбыз бар иде. Монда быел гына бик зур итеп кибән куйган идек. Монда җиткәч, шушы кибән янында хәл җыярга утырдым. Бу җирдән безнең авылның мәчет манаралары гына күренә иде. Без бу җирдә, әти бар вакытта да, печән җыеп, кибәннәр куя торган идек. Шуларның барысы да күз алдына килде. Үткән вакытлар, андагы хәрәкәтләр, эшләгән эшләр – һәммәсе гәүдәләнде. Күңел нечкәрде. Япа-ялгыз китеп баруымны уйладым. Мине озатып калучыларның юклыгы, алга алган юлымда ялгыз баруым күз алдыма килде. Бу юл авыр да, җиңел дә кебек булып тоелды. Мин, бу җирдән торып китә алмый, соңгы мәртәбә исәнләшү сүзләрен әйтергә батырчылык итә алмый, байтак утырдым. Кояш та яхшы үк түбән төшкәнен, алда бик зур кара урманны чыгарга кирәк икәнен, бүген барып куна торган авылга сигез чакрымнар чамасы җир барлыгын, Идел аркылы чыгып китәргә тиешлеген уйлап, урынымнан тордым да, артыма бик сокланып бер карап алганнан соң, алга таба атлап киттем.

Алдымда «Мәндем урманы» дигән урман тора иде. Бу урманда караклар тора, имеш, алар ялгыз-ярым йөргән кешеләрне, үзләре янына алып, караклыкка өйрәтәләр, имеш, дигән сүзләр бик күптән башка сеңдерелгәнгә күрә, мин бу урманны исән-сау үтүдән өмет өзеп киттем. Өч-дүрт чакрымга сузылган бу урманны чыккан вакытта, бөтен көч белән алга киттем, һәр минут саен артка, уң һәм сулга карый идем. Куе агачлар арасында кемнәрдер күренеп калган кебек була, алда кеше көтеп торган кебек булып тоела иде. Күпер тирәләре бигрәк тә хәвефле булып, аннан үтү бигрәк тә куркыныч иде.

Төрле уйлар белән янып-пешеп йөгерә-атлый торгач, Идел буена якын зур, бик зур болынга барып чыктым. Үлемнән котылган кеше кебек, иркен тын алып, хәл җыярга утырдым.

Их, матур соң бу болыннар, киң тугайлар!.. Монда нинди тынлык, нинди матурлык!..

Мин, бу киң тугайда тирә-яклардагы төрле агачларга, алар өстенә төшкән көзге кояшның яктысына карап утыра торгач, үземнең иркенлеккә чыгуымны, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары, торналар кебек читкә китүемне уйлап шатланып киттем.

Шул уйлар белән гайрәткә килеп, урынымнан тордым да тагын алга атладым. Әз генә баргач та, артымнан арба тавышы ишетелде. Гади арбага пар ат җиккән бер кеше бик шәп итеп артымнан килеп тә җитте. Аңа юл биреп калыр өчен, юлдан читкә чыктым. Ул, минем турыга килеп җитү белән, атларын туктатып:

– Әй, егет кеше, кая барасың? – дигән сөальне бирде.

Мин үземнең укыр өчен Уфага баруымны сөйләп бирдем. Ул, бер дә икеләнеп тормый:

– Әйдә, утыр менә монда, мин дә Уфага барам. Булмаса, үзеңне пар ат белән алып барып ташлыйм, – диде.

Мин, бер сүз дә әйтми, шунда ук сикереп, арбага менеп утырдым. Калага баргач атларга ашатырга дип алган печән өстенә утыргач селкенеп куйдым. Ул мине сораша башлады. Минем әтине белә икән, бер яктан безгә кода булып чыкты. Бу безгә 12 чакрым җирдәге Бурлы авылының байларга йөк ташый торган бер кешесе икән. Үзе бик егет сымак күренә. Мине утырткач, атларына чыбыркысын селтәү белән, атлар шәбәеп киттеләр. Ике туры ат җилдерәләр генә!..

Шунда ук Иделгә җиттек. Иделне паром белән чыктык та тагын киттек. Юлда үземнең бертуган апам торган Олы Күл авылына да туктамый үтеп киттек. Кайсыдыр бер авылда кунып, иртәнгесен төш уртасында Уфага да барып кердек…

«Уфа каласы» дип, авыз сулары корып сөйләгән Уфалары шушы икән!.. Чынлап та, искитәрлек зур. Мин монда кереп, урам буйлап бара башлагач, өйләрнең зурлыкларына, матурлыкларына, урамнарда йөргән кешеләрнең күп һәм һәммәсе дә яхшы киемнәр киенгән булуларына аптырап киттем. Юлда килгән чакта, бу агайның атлары да лачын кебек киләләр иде. Монда килгәч, безнең атлар кеп-кечкенә төсле күренделәр, хәлсезләнгән сымак булып калдылар. Шәп атлар безне уңнан да, сулдан да узалар да китәләр. Без әкренләп кенә бер урам белән һаман югары менүдә дәвам итәбез. Ничаклы барсак та, урамның башына чыгып булмый. Мин матур йортларга, урамның ике ягыннан сузылган исәпсез күп тимерчыбыкларга карап барам, йортларның тәрәзәләрен, чыбыкларның ничә рәт икәнлекләрен саныйм.

Бик күп барганнан соң, сул якка борылып, бер катлы йортның ишегалдына барып кердек, теге кеше атларны тугарып бәйләде дә, мине чәй эчәргә алып кереп, ак калач белән бик шәпләп сыйлады. Чәй эчеп бетү белән, бу кеше үзенең эшләре артыннан базарга чыгып китте. Мин, аның белән күрешеп, рәхмәт әйткәннән соң, «Госмания» мәдрәсәсен эзләп чыгып киттем.

Әй барам, әй барам, кая барганымны, кайсы урам белән барырга тиеш икәнен үзем дә белмим. Урамдагы кешеләр руслар да рус хатыннары кебек булганга күрә, сорар кеше дә тапмыйм. Бара торгач, шәһәрнең бер ачык мәйданына (хәзерге көнне 2 нче кызлар гимназиясе булып, соңгы вакытларда рабфак булган урын; ул вакытта бу бина бөтенләй юк иде әле) барып чыктым. Шушы җирдә бер мөселман агайны очратып, мәдрәсәи «Госмания» не сораштым. Мин бөтенләй кире якка киткәнмен икән. «Госмания» артта калган икән. Бу кеше миңа юл өйрәтте. Аның күрсәткән урамы белән тагын да түбән таба карап төшеп киттем.

Әй барам, әй барам!.. Бара торгач, бик зур бер бакчага барып чыктым. Бу бакчага, рәттән тезелеп, эре каеннар һәм юкә агачлары утыртылган иде. Бакчага керергә курыктым да бакча буйлап тагын түбән төшеп киттем. Бераз баргач, уртасына агачлар тезелеп, бакча утыртылган урамга барып кердем. Бакчаның уң ягына төшеп, таш җәйгән канау буеннан бара идем.

Эш харап!..

Нәкъ миңа каршы яктан Хатыйп хәзрәт килә!.. Ул мине күрә калса, ай-ваема куймый алып кайтуында һичбер шик вә шөбһә юк. Калтырап төштем, артка йөгерергә уйладым, күреп калуыннан курыктым. Каршы барып булмый. Инде нишләргә кирәк?.. Ара бик якынлашып килә. Алай-болай карандым да, алдымда торган канау аркылы салынган күпернең астына кердем дә киттем. Минем бәхеткә каршы, бу канау тирән, күпер асты киң һәм коры иде. Күргән кешеләр нәрсә уйлаганнардыр, анысы миңа мәгълүм түгел; әмма үземнең башка мондый зур гакыл килеп төшүенә һәм теге хәзрәтнең каты кулыннан котылуыма бик шатландым.

Хәзрәтнең үтеп китүенә канәгать хасил итәрлек вакыт күпер астында ятканнан соң гына, канаудан баш калкытып карадым. Ул инде, мине узып, байтак җир киткән иде. (Бу күпер Духовное собраниедин, дине Мөхәммәдия тәдбирендә булган казыйханәнең капка күпере була.) Мин, шатлыгымнан нишләргә белми, тиз генә торып, мәчет капкасы турысына килеп җиттем. Анда ахшам намазыннан чыгучылардан мәдрәсәне сорап, шул ук минутта мәдрәсәгә барып кердем.

Сентябрь числосы булып, гадәттә, татар шәкертләре җыелырга иртә булуга карамастан, мәдрәсәдә шәкертләр байтак күренә иде. Мин, әллә ничә мәдрәсәнең кайсысына керергә белми, бераз аптырап тордым да, арурак күренгән биналарга керергә кыймый, бер читтәрәк торган һәм бинасы искерәк булган бер мәдрәсәгә кердем[59 - Ул вакытта хәзерге көндәге таш мәдрәсә юк иде. Бәлки, аның турында һәм ишегалдында аерым-аерым биш-алты кечкенә агач мәдрәсәләр иде. – М. Гафури искәр.]. Монда ахшам намазыннан кайткан шәкертләр тәбәнәк өстәлләр тирәсенә җыелып, төркем-төркем чәй эчеп утыралар иде. Мин, ярты көн буенча күтәреп йөргән капчыгымны ишек төбенә куеп, шул җиргә хәл җыярга утырдым. Башта миңа илтифат итүче булмады. Тик бераз торганнан соң гына, шунда чәй эчеп утыручы шәкертләр, минем кем һәм кайдан килгәнемне сораша башлап, мине үзләре янына чәй эчәргә утырттылар. Алай-болай сорашканнан соң, сүз нәрсә укыганыма күчте. Сарыф бәхәсләре белән сүз көрәштерә башладык. Болар бик тирән бара алмадылар. Боларның чамаларын сизеп алгач та, иркенләп киттем. Эчемнән генә боларның уку дәрәҗәләрен, Уфада торсалар да, «нечкә» бәхәсләргә көчләре җитмәүләрен уйлап алдым. Шуңа карамастан кайберәүләре бик эре кыланалар иде. Боларның киемнәре яхшы булып та, уку эшенә килгәндә әҗвәф[60 - Әҗвәф – куыш эчле (ягъни надан).] булуларын күреп, боларга каршы күңелемдә «Эш кием белән генә булмый шул…» дигән уй туды.

Әйберләремне шушы чәй эчкән якташлар янында калдырып, башка мәдрәсәләрне карап йөрдем. Минем кебек, авылдан яңа килгән бер малай өчен, әлбәттә, шәһәрнең мәдрәсәләре, хәлфәләре һәм шәкертләре дә бик мәһабәт, бик югары булып күренә иде.

Ястү җиткәч, мәчеткә намазга бардым. Мәчетләре, чынлап та, бик шәп икән! Кешеләр дә бик мәһабәт булып күренделәр.

Ястүдән соң дәресханәләренә кереп, хәзрәтнең дәрес биргәнен карап утырдым. Хәйрулла хәзрәт Госманов гакаид[61 - Гакаид – иман дәреслеге.] дәресен бирә иде. Дәрес бик мәһабәт һәм шәп күренде.

Аның дәрес биргәнен көтеп утырып, дәресен тәмам иткәннән соң күрешергә теләсәм дә, ул артык илтифат күрсәтмәде. Тик кулын биреп, күзе белән карамый, әллә кем белән сөйләшкәне хәлдә үтеп китте. Аның бу эрелеге, үзенең мәдрәсәсенә укырга килеп тә, сүз дә кушмый үтеп китүе күңелемдә рәнҗү катыш ачу тудырды. Ләкин андый зур һәм галим кешегә каршы ачулану һичбер яраган эш булмаганга күрә, мин аңа каршы туган үземдәге ачуга үзем дә аптырап киттем. Шулай да ул кеше минем күңелемдә каты бәгырьле, тәкәббер бер кеше булып гәүдәләнеп калды.

Ул чыгып киткәннән соң, кемдер, шунда диварга эленгән зәңгәрле-яшелле, төрле буяуларга буялган, аркылы-торкылы сызыклар сызылган ашъяулык зурлыгындагы кәгазьгә карап, бик матур киенгән дүрт-биш балага әллә нәрсәләр өйрәтергә кереште. Мин, бу шәкертләрдән бигрәк тә, үз гомеремдә күрмәгән һәм ишетмәгән бернәрсәгә карап «сабак» укуларына һәм диварга эленгән кәгазьгә кызыктым, бик сокланып читтән карап тордым. Ләкин бераз торганнан соң, укытучы кеше мине күрде дә: «Монда нишләп торасың? Бар, чыгып кит!» – дип чыгарып җибәрде.

«Бу нәрсәне, күрәсең, күп акча бирә ала торган бай балалары гына укый торганнардыр», – дип уйладым да ишегалдына чыктым. Ләкин чабатамның үзем куйган урында булмавы мине аптырашта калдырды. Әллә берәрсе минем чабатамны алып киткән, әллә мондагы ару урында чабатаның ятуына ачуланып, чыгарып ыргытканнар. Мәгълүм түгел. Ишегалларын, киштәләрне, болдырларны карап беткәннән соң, йорт алдына чыктым. Берәрсе алып ыргыткандыр уе белән шул тирәне карарга керештем. Ишегалды уртасында янып торган фонарьның аз-маз гына төшкән яктысы чабатаны эзләргә ярдәм итә иде. Минем бәхеткә каршы, чабаталар табылды. Бер-берсеннән берәр сажень чамасында аерылып, киндерәләрен сузып, берсе – йөзтүбән, берсе чалкан ята иде.

Күрәсең, ямьсезләп торган чабатаны берәрсе чыгарып ташлагандыр дип уйладым да тиз генә утырып киенеп алдым.

Теге үземнең капчыгым калган мәдрәсәгә кереп, ишек төбенә утырып, чабаталарны чишендем дә аларны бик нык урынга, кеше күрмәслек җиргә яшереп куйдым. Үзем ишек төбенәрәк утырып, мәдрәсә гражданнарының йөреш-торышларын карый башладым. Шәкертләрнең кайберсе чәй эчә, кайберәүләре сөйләшеп утыралар, кайберәүләре үзләренең сабакларын укыйлар иде. Монда минем күңелемне җәлеп итәрлек бернәрсә дә күренмәде. (Бу вакытта Хәйрулла хәзрәт Госмановның ысулы җәдитнең ибтидаи дәрәҗәсен гамәлгә куеп маташуы, бу ысулны ибтидаи шәкертләрдә тәдбикъ итеп[62 - Тәдбикъ итеп – яраклаштырып.], зур шәкертләрне һаман иске юл белән гакаиде мантыйк[63 - Мантыйк – логика.], хикмәт[64 - Хикмәт – философия.], «Фикъһе» укыткан вакытлары булган икән.)

Мин бу шәкертләр белән бераз сөйләштем, һәр сүздә, һәрбер эштә акчасыз яки азыксыз торуның мөмкин түгеллеге күренә иде.

Шулай ишек төбендәрәк утырганда, бик мәһабәт бер хәлфә кереп, шәкертләр белән бераз сөйләшкәннән соң, миңа күзен салды. Ул үземнән түгел, бәлки башкалардан: «Бу нинди малай, нишләп йөри?» – дип сорады. Аларның җавапларын көтеп тормый, үзем сүз башлап, кайдан һәм ни өчен килгәнемне сөйләдем.

Кәкре зур борынлы, үткер күзле, зур тупас гәүдәле бу кеше, бераз тыңлап торганнан соң, минем акчам юклыкны һәм азык җибәрә торган кешеләрем булмауны белгәч: «Алай булгач, сиңа монда тору авыр булыр», – диде. Килгәннән бирле җилнең һаман каршы яктан исүе минем күңелемдә бу мәдрәсәдә торуның мөмкин түгеллеген тудыра башлады.

Иң яхшысы – Кыешкы авылына барып, авыл мәдрәсәсендә эшләп тамак туйдыру, шул рәвешле укуны дәвам иттерү икән дигән бер фикергә килә башладым.

Шәкертләр ята башладылар. Мин дә, утырган урынымда чишенеп, баш астына бүрегемне салып, өстемә җиләнемне ябынып, как идәнгә ятып, тирән уйга баттым… Бик озак ятканнан соң гына йокыга киткәнмен…

Иртә белән башка шәкертләрдән иртәрәк уяндым да, тиз генә киенеп, чабаталарны карарга чыктым. Алар үзем куйган урында тыныч кына торалар иде әле. Күп уйлап тормый, капчыкны чишеп, туйганчы икмәк ашадым да үзем утырып килгән теге күрше авыл кешесен эзләп чыгып киттем. Уфага килүем муаффәккыятьле[65 - Муаффәккыятьле – уңышлы.] чыкмады, бу җир мин үсә торган җир булып күренмәде.

Минем бәхеткә каршы, теге кеше китмәгән икән әле. Мин аңа үземне кире Кыешкыга (Уфадан егерме чакрымда) кайтырга теләвемне, монда акчасыз торуның мөмкин түгеллеген сөйләп, үземне Кыешкыга чаклы бергә алып кайтуын үтендем. Яхшы кеше икән, берсүзсез утыртып алып кайтырга вәгъдә бирде һәм, атларны карап торырга кушып, үзе базарга чыгып китте.

Кесәмдәге ун тиен акча төгәл көенчә тора иде әле. Шәһәргә килгәч, берәр тәмле нәрсә алып ашамый китүне күңел күтәрә алмады. Урам кибетенә барып кердем. Төрле ашамлыклар күзне кызыктырып, тамак төбен кытыклап торалар иде. Күп уйлап тормый, ике тиенлек чия, өч тиенлек калач алып кердем дә арба өстенә кырын ятып ашап алдым. Күңел ачылып китте.

Озак тормый, теге кеше дә кайтты. Ул тагын чәй һәм ак калач белән сыйлап җибәрде.

Чәйдән соң, атларны җигеп, Уфадан чыгып киттек. Өч-дүрт сәгать эчендә Кыешкы авылына барып та кердек. Кыешкы авылы Уфа һәм безнең тирәдә үзенең данлыклы мәдрәсәләре, Кышкар мәдрәсәсенең Уфа вилаятендәге бер шәгъбәсе[66 - Шәгъбәсе – бүлеге.] кебек, мантыйк һәм гыйльмекәлам[67 - Гыйльмекәлам – дин фәлсәфәсе.] фәннәрен шәп укытуы белән мәшһүр. Монда укып чыгып мулла булган кешеләрне йөзәрләп саныйлар. Шулар җөмләсеннән минем борынгы укытучым Хатыйп хәзрәт тә шушы Кыешкы мәдрәсәсендә укып, зур «галим» булып чыккан. Әлхасыйль, минем монда килүем бик үк урынсыз эш түгел.

Зур гына мәйдан тирәсенә дүрт-биш агач мәдрәсә салынган. Кыш көннәрендә боларның һәрберсендә шәкертләр шыгрым тулы булалар. Мәчет турысына җиткәч, мин теге кешенең арбасыннан төшеп калдым. Мәдрәсәнең мөдәррисе булган Мирсәяф хәзрәт ахшам намазында икәнен белеп, аның намаздан чыкканын көтәр өчен, мәчет алдындагы бүрәнәләр өстенә утырдым.

Иң элек – шәкертләр, аннан соң хәлфәләр чыгып, мәдрәсәгә юнәлделәр. Алар чыгып, берәр ун минут торгач, Мирсәяф хәзрәт чыкты. Мин аны үзебезнең авылга кунакка барган вакытында күргән идем. Шуның белән бергә, аның әтиемне белгәнен дә белә идем. Мин дә бик тиктәс кешенең баласы түгел, үзем дә бераз укыган шәкерт дигән уй белән, хәзрәткә каршы барып, тәгъзим кылып[68 - Тәгъзим кылып – олылап.] сәлам бирдем.

Ул, тукталып, кайдан килгәнемне, кем улы икәнемне сорашканнан соң, мәдрәсәгә барырга кушты. Шуннан үтеп баручы бер шәкертне чакырып, үзебезнең авылдашлар янына алып барырга әмер итте. Мәдрәсә һәм андагы шәкертләрнең бик күбесе миңа бик мәһабәт булып күренделәр.

Авылдашлар, якты чырай белән каршы алып, шунда ук чәй янында чәйгә утырттылар. Бу авылдашлар элек үзебезнең авыл мәктәбендә минем белән бергә укыганнар иде. Шуның өстенә без яшькә дә бер чама булып, байлык ягыннан аерма булмаса, башка яктан аерма юк, бәлки минем укуым боларга караганда алдарак икәнен белә идем. Шуның өчен мин боларны күреп, бергә чәй эчәргә утыргач, үземне үзебезнең авылдагы мәктәптә кебек хис иттем. Соңра монда, безнең Үтәш мәдрәсәсендәге кебек, простойлык бар иде. Минем өчен бу ягы бигрәк шәп булып төште.

Монда тормыш бик кызык күренде. Зур сакаллы, картаеп беткән шәкертләр белән яшь кенә шәкертләр бер үк урында торалар, шунда мыж киләләр иде.

Мондагы укуның тәртибе дә миңа бик мәгълүм булганга күрә, ул якларын уйлап баш ватасы юк иде.

Ястүдән соң Мирсәяф хәзрәт шушы мин кергән мәдрәсәгә дәрескә керде. Ул кергән вакыттагы тынлык, аңа булган хөрмәт, аны тәгъзим белән каршы алу, ул утыра торган урынга өелгән мендәрләр искиткеч иде. Ул бик мәһабәт кереп, үзенә хәзерләнгән урынга аякларын бөкләп утырды. Соңра, һичкемгә карамастан, кесәсеннән күзлеген алып, ап-ак яулык белән сөртеп, ике кулы белән күзлекнең ике канатыннан тотып киеп алды. Ул шул эшләр белән мәшгуль булганда, төрле мәдрәсәләрдән зур-зур сакаллы шәкертләр, кулларына зур-зур китаплар тотып, хәзрәткә каршы ярты хыйлка – түгәрәк булып тубыкланып утырдылар да, китапларын ачып куйганнан соң, хәзрәтнең әйтәчәк сүзләренә монтазир булган[69 - Монтазир булган – көтеп торган.] кебек, аңа таба карадылар.

Хәзрәт, күзлеген киеп, тагын да бер рәт кузгалып, рәтләп утырганнан соң: «Мулла кем, гыйбарә[70 - Гыйбарә – дәреслектәге җөмләләр.] укы!» – дип, берәүгә карап ияк какты да башын түбән салды.

«Мулла кем», әгузе бисмилла укыганнан соң, ниндидер бер кечкенәрәк китаптан өч-дүрт кенә җөмлә укыды да, туктап, башын күтәреп, хәзрәткә карады. Хәзрәт, тагын да бераз тын торганнан соң, ниндидер мин белмәгән сүзләрне сөйләп китте. Аның гаҗәп оста сөйләвенә сокланып, искиткеч галим икән дип шаккатып утырам. Шул өч-дүрт җөмлә хакында әллә, шәт, ике сәгать сөйләгәндер.

Сирәк-сирәк кенә зур хәлфәләр дә сүзгә катышып куялар… Аңа каршы яктан бер зур мыеклы мәһабәт хәлфә: «Ля нөсәллим![71 - Ля нөсәллим – бирелмим, үз сүземдә торам.]..» – дип кычкырып, моңа каршы төшеп китә. Бу вакытта хәзрәт елмаеп карап утыра да, аларның сүзләре беткән кебек булгач, үзе сүз башлап, тәкърир[72 - Тәкърир – сөйләп аңлату.] һәм изахәт[73 - Изахәт – аңлату.] биреп алып китә. Мин аның «Галламәи Тәфтазани», «Мирсәет Шәриф», «Ибне Сина»[74 - Галламәи Тәфтазани, Мирсәет Шәриф, Ибне Сина – борынгы атаклы галимнәр.] дигән сүзләрен ишетеп, аңлаган кебек булып калам. Хәзрәтнең бу чаклы шәп сүзләрене һич туктап тормый сөйләвенә аптырыйм.

Ике-өч сәгатьтән соң дәрес бетте. Зур шәкертләрнең кайберәүләре китапларын култык асларына кыстырып чыгып китә башладылар.

Мин монда бигрәк тә бер арыграк, озынча буйлы, ачрак яңаклы, үзе яшьрәк кенә хәлфәгә исем китте. Ул бик күп катышуы өстенә хәзрәт тә бик күп сүзләрне аңа карап сөйли иде.

– Их, шуның кебек шәп булсаң иде… – дим эчтән генә.

Хәзрәт, шул ук мин сокланган хәлфәгә карап:

– Мулла Мотаһһар, син бу шәкертне дә укыт инде, ул, безнең мулла Хатыйпта сарыф укып, нәхүгә төшкән икән, – дип, мине күрсәтте һәм, сүзендә дәвам итеп, миңа таба карап: – Синең исемең ничек, «тәркип» не күп укыдыңмы? – дип сорашты.

Мин башта калтырап киттем. Бөтен шәкертләр миңа таба карадылар.

– Исемем – Мәҗит. «Әлхәмде» нең тәркибен укып беттем, – дидем.

– Алай булса, менә шушы хәлфәдән укырсың. Бик нык тырыш. Без дәресенә тырышкан, иҗтиһадлы[75 - Иҗтиһадлы – тырыш.] шәкертләрне яратабыз, – диде. Мин аның сүзләрен, башымны кагып, тасдыйк итеп[76 - Тасдыйк итеп – раслап.] кенә утырам, эчемнән шатланам, «эш пеште, юлым уңды» дип уйлыйм. Тик аның «Сине тәрбия итүче, азык җибәреп торучы бармы соң?» дип соравы миңа җавап бирүе авыр булган бер сөаль булып төште.

Мин, әлбәттә, дөресен әйттем:

– Тәрбия итүчем юк. Шулай да өйдәге агам әз-мәз булса да азык җибәреп торса кирәк, – дидем.

– Алай икән… Тәрбия итүчең булмагач, кыенрак булыр бит.

– Ярый, торып кара. Сабагыңны яхшы укы! Алла ризык бирер…

Мин, кая барсаң да эшнең азыкка килеп терәлгәнен уйлап, уңайсызланып калдым.

Шуннан соң хәзрәт сүзне башка мәсьәләгә борды. Көлке сүзләр сөйләп куйды. Ниһаять, бер хәлфә, кереп:

– Хәзрәт, безнең бүлмәгә чәйгә рәхим итсәгез иде, – дип үтенгәч, күзлеген салып, урыныннан торды. Аның торуына бөтен шәкертләр урыннарыннан торып, тезелешеп, юл биреп тордылар.

Ул чыгып киткәч, мәдрәсәдә тавыш купты. Анда чәй урыны әзерләп җибәрделәр, монда икмәк ашарга, тегендә укырга керештеләр.

Бер-икесе, безнең янга килеп, минем укуымны сораша башладылар. Шулай итеп, ятар вакыт җитте. Мин, авылдашлар янында ятып, бик тирән, тыныч йокыга киттем…

Иртән чак «Хәзрәт килә, торыгыз!» дигән тавышка уянып киттем… Бу тавыш бөтен мәдрәсә шәкертләренә яшен кебек тәэсир итте; бер-ике минут эчендә һәммә шәкертләр урыннарыннан торып, лампаларын яндырып, киенеп өлгерделәр. Хәзрәткә урын әзерләп, биш-алты минут эчендә кайдадыр барып, юынып та керделәр.

Хәзрәт иртә намазыннан элек килеп, җиңел генә дәрес биреп китә икән. Бүген дә, кичәге кебек тезелеп утырып, дәрес алдылар.

Башкалар рәтеннән мин дә намазга бардым. Мин дә шулар кебек, кайткач, чәй эчеп, капчыкны чишеп, китапларны алып, былтыр укыган сабакларны күздән үткәрә, күңел байлыгын барлый башладым. Күп тә тормый, берәү, килеп:

– Сине Мотаһһар хәлфә чакыра, – диде.

Шул шәкерткә ияреп, икенче мәдрәсәгә, хәлфә торган җиргә бардым. Утырырга кушты, утырдым. Укуларымны сорашты, сөйләп бирдем. Бер-ике сөаль бирде, аңа җавап кайтардым.

«Әлхәмде» нең тәркибен өр-яңадан башлап тагын да өйрәтте. Шул сүзгә кушып, «Лилләһи раббилгаләмин» нең тәркибен бирде һәм шуларны белеп, ятлап килергә кушты.

Хәлфә күңелгә ошады. Биргән сабагы һәм өйрәткән нәрсәләре бик мөһим булып күренде. Күңелемнән тырышырга, тизрәк «шәп» кеше булырга тиеш икәнен уйлап куйдым. Теге биш тиен көмешне хәлфәнең алдына куеп, кире урыныма утырдым. Хәлфә дога кылды, тәкрар тәүфыйк һәм гыйльме нафегъ теләде. Шуннан мин дә чыгып, үземнең теге урынга кайттым.

Өч-дүрт көндә мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп алдым. Бирелгән сабакларны ятлап өлгерә бардым. Ул яклар яхшы барды.

Әмма дүрт-биш көннән соң азык мәсьәләсендә көймә тагын комга терәлде. Теге икмәк күптән бетте. Авылдашлар ике-өч көн кунак итсәләр дә, хәзер алар да чәй янына чакырмый, аш ашаган вакытта эндәшми башладылар. Кешеләр шаулашып, тәмләп ашаган вакытта карап утыру бик авыр күренгәнгә күрә, мин мәдрәсәдән чыгып, алар ашап-эчеп беткәнче, ишегалдында йөреп гомер үткәрә башладым.

Азык ягының начар, эшнең һәрьягы күңелсез булуының каруын сабактан ала идем. Бик тырыша, хәлфә биргән дәресләрне су кебек эчкәнче ятлый, шулай итеп күңелне юата идем.

Бара торгач, шундагы иркен тормышлы шәкертләргә самавыр куярга, аш пешереп торырга кердем. Мин, аларның эшләрен эшләү өстенә сабакларымны да укып өлгертә, алар укыган «Төхфә» кебек нәрсәләрне дә өйрәтә идем. Шулай итеп, азык мәсьәләсе тагын бераз юлга куелды, эш эшләп ашауга юл ачылды һәм бу эшләргә күнегелде.

Монда укучыларның саны күп булса да, күбесенең укулары түбән иде. Аларның күбесе «Тәгълим әс-салат», «Төхфәтел-мөлүк» кебек мин әллә кайчан укып үткән китапларны укыйлар һәм шулар белән баш ваталар иде. Берничә ел укып та, рәтләп татарча укый һәм бер сүз дә яза белмәгәннәре бик күп иде.

Мәдрәсәнең эчке «тәртибе» һәм андагы тормыш бик түбән булып, моның да иң авыр ягы, безнең кебек, самавыр куеп, башкаларга аш пешереп йөрүче ярлы шәкертләр өстенә төшә иде.

Менә сиңа бик зур ашханә. Аның түшәме астына бик юан ике өрлек куелып, рәттән җепкә тагылган ыргаклар тезелгән. Шунда казаныңны асып, һәркем үз казаны астына ут ягып җибәрә. Кайвакытта бу ыргаклар, утын һәм күмер өчен сугыш та чыгып китә. Эш бик зурга китсә, казыйга хөкемгә барырга туры килә. Гаеп сиңа ауса, җәзаңны күрәсең: син ул көнне һәммә кеше ашын пешереп беткәнне көтәргә, шуңарчы аш пешерми торырга мәҗбүрсең. Адәм күренмәслек төтен эчендә тончыгып, мең бәла белән пешергән ашның, җеп өзелеп, җиргә авып киткән вакытлары да була… Бу эш бигрәк авыр, бу вакытта аш көтеп утырган хуҗаларга җавап бирергә кирәк.