banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное
Сайланма әсәрләр / Избранное
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр / Избранное

скачать книгу бесплатно


Иртән торгач, намазга барып кайтканнан соң чәй эчкәч, һәммә шәкерт үзләренең укый торган китапларын алып, сабак хәзерләргә һәм хәлфәләрдән дәрес ала торганнары, кичә калган сабакларын тыңлатып, яңадан сабак алырга керештеләр. Мин дә үзем белән алып килгән «Төхфә», «Гайнелгыйлем» не алып, авылда чакта укып килгән урыннарын карарга керештем. Минем кайсы хәлфәдән һәм нинди китаплар укуымны хәзрәт үзе тәгаен итәргә[37 - Тәгаен итәргә – билгеләргә.] тиеш булганга күрә, мин аның килгәнен көтә идем.

«Хәзрәт килә, хәзрәт!» дигән тавыш чыгу белән, бөтен шәкертләр аягүрә бастылар һәм, кул кушырып, хәзрәтнең югары узганын көтәргә керештеләр.

Хәзрәт мәдрәсәгә керү белән, бер шәкерт аның кулындагы озын таягын алып куйды. Икенче шәкерт пимасын салдырып алды. Өченчесе өстендәге толыбын салдырып, чөйгә элеп куйды. Хәзрәт, бик мәһабәт рәвештә, үзенә әзерләнгән мендәрләр өстенә барып утырганнан соң, күзләрен әйләндереп, тирә-ягына күз төшереп чыкты. Шуннан соң гына чалмасын рәтләп, хәлфәләргә сүз кушты. Шуннан соң ике зур шәкерт аның каршысына ике-өч аршын ераклыкта тезләнеп утырдылар да, китапларын идәнгә ачып салып, бисмилла әйткәннән соң, берничә җөмлә укып, хәзрәткә карадылар. Хәзрәт аларның укыган гарәпчә җөмләләренә мәгънә бирә башлады. Хәзрәт дәрес биргәндә, мәдрәсәнең бу ярты өлешендә бөтен шау-шу бетеп, тын булды. Бу бүлмәдә тик зуррак шәкертләр генә калып, башкалары теге якка чыгып, тавыш-тынсыз гына укырга керештеләр. Хәзрәтнең дәресе озакка сузылды. Ул алдындагы китапка сирәк кенә күз төшереп ала да башка сүзләрне болай сөйли иде. Ул дәрес биреп утырганда, хәлфәләр дә сүзгә катнашып, бәхәсләшеп китәләр иде.

Ниһаять, дәрес бетте. Хәзрәт мине чакырып алды. Мин, авыл мәктәбендә укыган китапларымны алып, калтырана төшеп, аның каршысына барып утырдым. Ул минем бу көнгә чаклы нәрсәләр укыганымны сорашканнан соң, иң соңында укып йөргән «Төхфә» белән «Гайнелгыйлем» нең элек укыган урыннарының кайбер җирләрен укытып карарга кереште. Башта мин бик нык каушадым. Күз алдым чуарланды. Телем тотлыккан кебек булды. Аның сораган сөальләренең беразына җавап бирә алсам да, бик күбесенә җавап бирә алмадым. Хәзрәт кенә түгел, хәлфәләрнең дә миңа туп-туры карап утырулары мине бигрәк тә авыр хәлгә калдырды. Шулай бер ярты сәгать азапланганнан соң, хәзрәт:

– Бик яхшы. Бу китапларыңны Фазлетдин хәлфәдән укырсың. Укырга кабилиятең[38 - Кабилиятең – сәләтең.] бар төсле күренә. Сиңа сарыф, нәхү (әлбәттә, гарәпчә телнең сарыф-нәхүен әйтә) укырга кирәк. Аның өчен иң элек фарсыча «Як хикаять» укырсың, – диде.

Аның бу сүзләреннән соң мин үземне иркен хис иттем.

Бу урында шуны әйтеп китми булмый. Хәзерге көндә минем сүзләремне укучылар: «Гарәпчәнең сарыф белән нәхүен укыр өчен, нигә соң фарсыча укырга?» – дигән сөальне бирерләр. Аның сәбәбе менә болай: ул вакытта, гарәп сарыфын укытыр өчен, татар телендә китап юк. Мәгәр фарсы телендә (Бохарада язылган) «Шәрхе Габдулла» исемендә бер китап бар икән. Менә шул китап гарәп сүзләрен фарсы теле белән аңлата. Фарсы-таҗик балалары өчен язылган шушы китапны Бохарада укыган татар, башкорт галимнәре үзләре белән безнең бу илгә алып кайтып, үзләренең шәкертләренә шуны укыта башлаганнар. Башта ул кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр. Шулай итеп, «Шәрхе Габдулла» исемендәге сарыф китабы безнең татар, башкортлар арасында таралып киткән. Ул үзе бик авыр. Гарәпчә бер фигыльне (глагол), аның тармакларын укыр өчен, фарсы теле белән язылган 25–30 битләр чамасында нәрсә ятлап алырга кирәк. Моның өчен күпме көч сарыф итәргә, ничаклы зиһен кирәк икәнен әйтеп торасы юк. Шуның өчен мәдрәсәдә йөзләгән шәкерт арасыннан сарыф-нәхү укучылар, аны укырга кабилияте булучылар аз чыга. «Гыйльме сарыф» белән «Нәхү гыйльме» н бик истигъдадлы[39 - Истигъдадлы – булдыклы.] шәкертләргә генә укыталар икән…

Хәзрәт миңа бүген «Төхфә»дән үзе сабак биреп, «мулла», «гыйлем» кеше булып чыгуымны теләп фатиха бирде. Шушы көннәрдә «Як хикаять» укыта башлаячагын белдерде.

Мин, чиксез зур авырлыкны үткәргән, икенче яктан, бик зур бәхеткә ирешкән бер малай кебек булып, урынымнан торып киттем. Хәзерге сәгатьтән башлап үземне бу мәдрәсәнең шәкертләре җөмләсеннән булган кебек хис итә башладым.

Мәдрәсәдәге тормышның рәвеше түбәндәгечә иде: таң алдыннан, иртә намазыннан элек, шәкертләрнең һичберсе калмыйча урыннарыннан торырга мәҗбүрләр. Салкын су белән тышта, боз өстендә юынып, тәһарәт алып керәсең дә сабак яки кычкырып Коръән укырга керешәсең. Таң яктырып, намаз вакыты җитү белән, иртәнге намазга китәргә кушалар. Казандашларның берсе, гадәттә юашрагы, мәдрәсәгә яңарак килгәне, самавыр кайнатырга кала.

Намаздан чыгып, иртәнге чәйне эчү белән, тагын шул сабакны укырга, белгән булсаң, тыңлатып, яңа дәрес алырга керешәсең. Хәзрәт кергәч, аңламасаң да, аның сабак биргәнен тыңлыйсың. Үз нәүбәтең булса, ашханәгә чыгып, бидрә яки казаннарны өрлеккә тагылган җепләргә асып, аш яки ботка пешерергә керешәсең. Өйлә намазыннан чыгуга, аш ашап, аштан соң теләгән эшеңне эшләргә ихтыярлы буласың. Ләкин тәрбиясез рәвештә уйнарга, шаярырга ярамый…

Икенде җитү белән, тагын да тәһарәт алып, икенде белән ахшам намазына барырга мәҗбүрсең. Ахшамнан чыккач, гозерсез намаздан калганнарны тикшерү, әгәр дә сәбәп күрсәтә алмасаң, йөзтүбән яткырып чыбык белән чаж-чож сугу башлана. Әрнеп-әрнеп кычкыру, елау тавышлары чыга. Бу эшләр бетеп, тикшерүләр тәмам булганнан соң, чәй эчәсең дә, тагын ясигъ намазына барырга мәҗбүр буласың. Кизү булсаң, намазга куып, намазга бармаучыларны «гөнаһ»лылар дәфтәренә язып, казый әфәндегә бирәсең. Ясигъдан соң укуның иң кызу вакыты башлана. Шаулап уку өч-дүрт сәгатьләргәчә дәвам иткәннән соң, күзләр йомыла башлый. Хаталык белән йокымсырап китсәң, яшел чыбыкның арка буйлап килеп төшкәнен яки чикәңә утлар күренгәнче чапканнарын сизми дә каласың да, йокың ачылып китеп, үзең аңламаган нәрсәне тагын да мыгыр-мыгыр укырга керешкән буласың. Хәлдән тайган вакытта гына: «Нәвем базарына – ятарга!» – дип кычкырып, фәрман чыга. Бу тавыш ишетелү белән, йөздән артык шәкерт бердән кузгалып китә. Мәдрәсә эчендә шау-шу куба. Әйберләрен эзләүчеләрнең тавышы белән һичбер нәрсә ишетергә мөмкинлек булмый. Ярты сәгать чамасыннан соң тавышлар басылып, тик кием-фәлән тапмаган яки ятарга урын таба алмаган шәкертләрнең зарлану яки елау тавышлары гына кала. Казый чыгып тәфтиш ясап[40 - Тәфтиш ясап – тикшереп.], боларның тавышларын да басканнан соң, утлар сүндерелә. Ут сүндерелгәч, кычкырып бер генә сүз әйтү дә ярамый. Аннан соң эш харап!..

Мәдрәсәдәге хәят һәр көн шулай дәвам итә. Ул һичбер үзгәрми торган бер низам булып әверелгән.

Монда уку-укыту эшләре дә шул тормышка муафикъ[41 - Муафикъ – яраклы.] куелган. Бер үк яшьтәге балалар төрлесе төрле китап укыйлар. Ике-өч ел укып та язу танымаганнары бик күп. Бер китапны берничә еллар буенча күтәреп йөрүчеләр дә бик күп. Уку «Иман шартлары» ннан башлана, Һәфтияк, Коръән, «Ахры заман»… Шулай китә. Сарыф-нәхү укыганнар сирәк. «Шәрхе мулла» һәм «Мохтасар» укыганнар хәлфә санала башлый. Хисап, җәгърафия кебек фәннәрнең исемнәрен белгән кеше дә юк.

Монда көн саен бер генә китаптан сабак аласың, артык юк. Шул алган сабакны үзең белеп, икенче сабак алганда, хәлфә тыңлата. Белмәсәң, әлбәттә, ачулана. Сабак белмәгән шәкертләрне укыткан хәлфәләр күздән утлар күренгәнче яңаклап та куялар. Аларга каршы, әлбәттә, бер генә сүз дә әйтергә ярамый. Синең елавың аларның ачуларын гына китерергә сәбәп була. Шуның өчен, ничаклы авыр булса да, чыдарга мәҗбүр буласың.

Минем хәзер сабакка төшүем дә, мондагы шәкертләр һәм тәртипләр белән танышып алуым да минем авылга булган мәхәббәтемне сүндерә алмадылар. Мин үзебезнең авылга таба карауны (Үтәш авылыннан безнең авыл күренеп тора), ул якка чыгып китүче кешеләргә кызыгуымны ташлый алмадым.

Бер атнадан соң мине килеп алдылар. Беренче мәртәбә авылга кайту мине читлектән чыккан кош кебек шатландырды. Бу кайтуда мин әнигә һәм башкаларга балалык иркәләнүе белән иркәләндем. Ләкин бер кич кунганнан соң кире мәдрәсәгә китү минем бу шатлыкларымны тагын да бетерде.

Авылга кайтып килгәннең икенче көнендә хәзрәт, тагын мине чакырып, үзенең каршысына утыртты һәм әз генә сүздән соң кулыма бер китап биреп, «Менә бүген фарсы теленә төшәсең» дип, шул китаптан сабак бирде. Бу инде югарыда әйткән «Як хикаять» китабы иде. Бу үзе бер генә табак чамасы булып, көйләп язылган иде. Хәзрәт шул китаптан ярты бит чамасы сабак бирде. Аның һәрбер сүзгә бер мәгънә биреп чыгуыннан мин рәтләп бернәрсә дә төшенә алмадым. Мондагы сүзләрнең уннан берсенең дә мәгънәсе истә калмады. Шуның өстенә бирелгән чаклы сабакны ятларга кушты. «Белмәгән сүзләреңне хәлфәдән сорап алырсың, ул өйрәтер!..» – диде.

Мин, хәзрәт алдыннан киткәч тә, хәзер генә алган сабагымны укырга һәм ятларга керештем. Ләкин 20–30 юл шигырьдән минем хәтеремдә бары 30–40 кына сүзнең мәгъ-нәсе истә калган. Сүзләрнең ничек әйтелүләрен белмим. Бик озак азапланганнан соң, кайбер шигырьләрне ятлап алдым. Хәлфәнең буш вакытын күзәтеп, аның өйрәтүен сорадым. Ул ихлассыз рәвештә бер мәртәбә өйрәтеп чыкты. Бу көнге көнем шуны укып үтте. Төшенүдән, аңлаудан гаҗиз калып, берничә рәт яшерен генә елап алдым. Мәгънәләрен рәтләп белмәсәм дә, шигырьләрне ятлап беттем. Ике көннән соң хәзрәт тагын чакырып, сабакны тыңлатырга кереште. Калтырана-калтырана ятка укып чыксам да, мәгънәләренә килгәндә, көймә комга терәлде. Ләкин хәзрәт ачуланмады. «Яхшылап укырга кирәк, хәлфәң өйрәтсен», – дип, тагын да сабак бирде. Мин «Як хикаять» не бик зур авырлыклар белән бер ай эчендә укып чыктым. Шуннан соң хәзрәт мине сарыфка – «Шәрхе Габдулла» га төшерде.

Минем сарыфка төшүем әтинең башын күккә күтәрде. Минем хәлфә булуым өмиден тагын да якынайта төште. Ләкин әтинең бу шатлыгы озакка бармады: ул, мескен, мин мәдрәсәгә барган көзне авырый башлап, декабрь числоларында түшәккә егылды. Мин аның үләрен уйлый алмый идем. Тик болай гына авырыйдыр кебек булып күренә иде.

Беркөн иртәнге намаз вакытында абзам килеп керде. Абзамның вакытсыз килүен күреп сискәндем, аның хәрәкәтен күреп шикләндем. Ул, мине күргәч тә, әтинең бик авырайганын, үзенең мине алырга килгәнен сөйләде. Мин бер дә көтмәгән вакытта өйгә кайтуымны ишетеп шатлансам да, әтинең бик авыр хәлдә икәнен, ясин чыгып калуларын ишетеп кайгырдым.

Без кайтып кергәндә, өйнең эчен кайгы-хәсрәт каплап өлгергән иде. Мин өйгә керү белән, әни кочаклап алды да елап та җибәрде.

Әти түр сәкедә хәрәкәтсез ята, өстенә ак нәрсә ябылган иде. Нишләргә белми аптырап киттем. Әтинең үлгәнен белеп, күземнән яшьләр тамчылап төшә башлаганын сизми дә калдым.

Әни:

– Әтиең, мәрхүм, сине бик көткән иде, кайтып җитә алмадың! – диде дә тагын еларга кереште.

Миңа әтинең йөзен ачып күрсәттеләр дә, күп үтми, күршегә алып киттеләр. Күршеләр мине иркәләп, төрле сүзләр белән юатып, чәй эчерделәр.

Әтинең җеназасын укырга Хатыйп хәзрәт үзе килде. Төштән соң безнең өйгә бик күп халык җыелды. Өйгә сыймаганнары тышка чыктылар. Әтинең гәүдәсен сәкенең читенәрәк куеп, түргә муллалар менеп утырдылар.

Бу вакытта безнең бер колынлы бия белән бер атыбыз бар иде. Агай-эне һәм картлар атны фидиягә (үлекнең гөнаһларын ярлыкату өчен бирелә торган сәдака) бирергә киңәш иткәннәр икән. Шуның өчен мескен туры атны өйнең ишеге алдына китереп, йөгәненең тезгененә дилбегә бәйләп, ул дилбегәнең очын түрдә утырган мулланың кулына китереп тоттырдылар. Әтинең бер ягына икенче мулла чыгып утырды да:

– Нургани Габделгаффар угылының бер еллык гөнаһлары бәрабәренә шушы фидияне кабул итеп алдыңмы? – дип, дилбегәнең очын әтинең гәүдәсе аша каршыда утырган муллага бирде.

Ул мулла, дилбегәне алып:

– Кабул итеп алдым, һибә кылдым, – дип, кире бу муллага бирде.

Бу мулла тагын югарыдагы сүзне кабатлады.

Шулай итеп, әтинең унбиш яшеннән алып илле яшенә чаклы булган утыз биш[42 - Чыганакта ялгыш утыз сигез дип басылган. – Төз. искәр.] еллык гөнаһсы өчен, утыз биш мәртәбә югарыда әйтелгән сүзләрне тәкрарладылар. Өйдәге кешеләр һәммәсе дә туксан тугызар мәртәбә тәсбих әйткәннән соң, Хатыйп хәзрәт:

– Әйткән тәсбихләрегезнең савапларын Нургани Габделгаффар угылының рухына багышладыгызмы? – дип сорады, һәммә халык беравыздан: «Багышладык, хәзрәт, багышладык…» – диделәр. Бу вакытта теге бүлмәдә утырган әни һәм башка хатыннарның елау тавышы ишетелде. Тагын бер мәртәбә дога кылганнан соң, әтинең гәүдәсен күтәреп, өйдән алып чыгып, мәчет янында җеназа намазы укыдылар. Шуннан зиратка алып барып, казылып куелган кабер янына куйдылар.

Бу чакта мин үзем еламыйм, тик шунда абзыйларның калтыраган иреннәренә, кайбер картларның мыш-мыш елауларына, иске каберләрне каплап киткән, сырланып-сырланып торган кар өемнәренә, кар өстеннән башларын чыгарып торган кырлы курайларның җил белән селкенеп ниндидер моңлы тавыш чыгаруларына карап утыра идем. Каберлек өсте чынлап та моңсу иде. Андагы һәрбер нәрсәдә фанилык галәмәте сизелгән, һәрбер әйбер үлем белән сугарылган кебек булып күренә иде.

Әтинең гәүдәсен, күтәреп, тирән кабергә салдылар. Шул вакытта ул миңа хушбуллашкан, саубуллашкан кебек, башын югары күтәргән сымак булып күренде. Озак та үтмәде, төрле яктан ашыгычлык белән туң балчыкларны тупырдатып төшерә башладылар. Унбиш-егерме минут эчендә кабер өстенә кызыл балчык түбә кебек булып өелде. Бу балчыклар миңа якын, җылы, мәхәббәтле булып күренделәр. Боларның һәрбер кисәге кирәкле, һәрбер бөртеге тиешле урынына салынган нәрсә булып күз алдына килделәр.

Күмү эше тәмам булды. Хәзрәт бик моңлы иттереп «Тәбарәк» сүрәсен укыды. Кабернең дүрт почмагына дүрт кеше утырып, тавышсыз гына ясин укыдылар. Аларга берәр тастымал бирелде. Җыелган халыкка акча өләштеләр. Эш тәмам булды. Җыелган халык китәргә җыенды, ләкин мин шунда калырга кирәкле төсле иттереп шаккатып калдым. Әтинең чынлап та күмелеп калуы, аның инде мәңге югалуы искә килеп төште. Ул кызганыч иде. Аның өстендәге балчыклар нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булалар иде. Мин шундый уйларны уйлап та бетмәдем, мине күтәреп алып чыгып, чанага утыртып алып кайтып киттеләр.

Без кайтуга өйләр җыештырылган, идәннәр юылган булса да, өй эчендә ямьсезлек, ниндидер моңсулык, гамьле бер тынлык бар иде. Әни безне елап каршы алды. Мине кочагына алып сөйде. Бу вакытта кайда гына карасаң да, безнең тормышның иң зур терәге җимерелгәнлеге күренеп торган кебек сизелә иде.

Әти үлү мөнәсәбәте белән безнең кардәш-ырулар безнең кайгыбызга иштиракъ иттеләр[43 - Иштиракъ иттеләр – катнаштылар.]. «Үлек чыккан йортта ашау-эчү ярамый» дигән сүзләрне әйтеп, күршеләр безне кунакка чакырдылар. Ләкин бу көнне кунакка йөрүләрдә шатлык юк, аның урынына кайда барсаң да ниндидер бер рәвешле юксыну бар иде. Шушы кайгы-моң эчендә ике-өч көн торганнан соң, мине тагын да мәдрәсәгә илтеп куйдылар. Анда барып укырга керешсәм дә, минем күңелемнән әтинең үлү кайгысы, ятим булып калуның ямьсез тәэсире тиз генә китмәде. Күңелнең тирән бер җирендә өзелми торган бер төен тора, йөрәкне зәһәрле бернәрсә һаман тырнап торган кебек була иде.

Шуның өстенә минем йөрәкнең йомшарганын сизеп алган кайбер шәкертләр, бигрәк тә хәзрәтнең иркә мәхзүме Мансур дигән малай (соңыннан бу кеше укып мулла булганнан соң, башкорт мөфтие булып торган Мансур Халиков була), минем әтинең үлүен әйтеп: «Әй мескен, әтиең үлгән бит синең!..» – дип, мине үртиләр, күңел ярасы өстенә тоз сибәләр иде. Аларның шул үртәүләре аркасында елап җибәргән чакларым да булды.

Мәдрәсә тормышы, андагы шәкертләрнең буталчык хәятләре һаман беркөе дәвам итеп, мин дә шулар арасында эленеп йөри идем. Атна саен авылга кайтып, бер-ике арыш икмәге, дүрт-биш кадак чамасы тары ярмасы, кул кисәге чаклы туң май, бер-ике кадак ит, алты мыскал чәй алып килеп, шулар белән атна буенча ризыкланып тора идем.

Кышның ахыры якынлашты. Кояш күтәрелә башлады. Матур язның якынлашуы җир өстенә шатлык нурларын сибәргә кереште. Ләкин бу шатлык көннәрен миңа тагын да кайгы белән каршы алырга туры килде: мин бу атна кайтуымда, әнинең авырый башлаганын күреп килдем. Икенче атна кайтуымда ул түшәктә ята иде инде. Әнинең авыруы миңа тагын да күңелсезлек китерде. Мин тагын куркуга төштем. Әтинең үлүе күз алдыннан китеп җитмәс борын, аның хәсрәте белән яраланган күңелнең яралары төзәлмәс борын, әнинең авыруы, аның хәлдән таеп түшәккә егылуы мине бик нык борчый башлады. Үксез-ятим булып калудан куркырга керештем.

Дүртенче атна кайтуымда, әни бөтенләй хәлсезләнгән, сөйләшкәндә дә бик көч-хәл белән сөйләшә һәм бик еш ютәлли иде.

Март башы җитте. Шул вакытның гадәте буенча, мәдрәсәдәге укучылар берәм-берәм тарала, өйләренә кайта башладылар. Бер яктан, аларның таралуы, икенче яктан, әнинең бөтенләй өмидсез бер хәлгә төшүе мине дә өйгә кайтырга мәҗбүр итте.

Мин кайтып, берәр атна да тормадым, әни бөтенләй торып утыра алмаслык бер хәлгә килде. Ул хәзер сирәк-сирәк кенә сөйләшә, кайвакытта моңлы күзләрен тутырып безгә карап ята да, кулы белән ишарә кылып, безне чакырып ала, күкрәгенә кысып сөя иде. Мин аның алдында күземнең яшен тыеп тота алсам да, яныннан китү белән, аулак урында елап җибәрә идем.

Көннәрнең матурлануы барган саен артты. Кояшның нуры барган саен көчәя барды. Өйнең түбәсеннән тамчылар тамып, карлар җепши башлады. Ишегалдында уйнаулар кызыклы күренеп, өй эчендә күңелсезлек хис ителә башлады. Көн матур, язгы кояш күтәрелеп, аның нурлары ап-ак карларга төшеп, күзләрне камаштырып тора иде.

Без, берничә малай, ук атышып уйныйбыз. Иң элек еракта бер карачкы куеп, һәрберебез шул карачкыга төзәп атабыз. Кемнең угы кардан өелеп ясалган бу карачкыга тими үтсә, ул кеше отылган исәпләнә. Шуннан барыбыз берьюлы укларыбызны һавага атабыз. Алар, бөтерелеп-бөтерелеп, һавага менеп китәләр дә, күздән яшеренер вакытка капыл гына әйләнеп, җиргә төшеп, карга кадалалар. Укларын теге карачкыга тигезгән яки якын төшергән малайлар теге карачкыдан угы ерак төшкән малайның угына башаклы (ук башына куелган очлы, үткер тимер) ук белән аталар. Оста ата торган малайлар теге укны өзеп тә чыгаралар. Туры ата белмичә, угыңны икенче малайлардан аттыру һәм сындырып чыгарту бик зур гарьлек исәпләнә. Менә без шулай бик күңелле итеп ук атышып уйнаганда, абзый, чыгып: «Мәҗит, өйгә кер әле!» – диде. Аның бу сүзләрне әйтүендә – мәгънә, күзләрендә төшенкелек бар иде. Аның сүзен ишетү белән, мин җәя һәм укларымны алдым да, бик ашыгып, шунда ук өйгә йөгердем. Зур абзый ишарә белән генә әниемнең янына килергә кушты. Мин аяк очы белән генә аның янына бардым. Әни, башы белән ишарә кылып, янына чакырып алды. Кулын чак-чак кузгатып, кулымны тотып, күземә туп-туры карады да нәрсәдер әйтте (нәрсә әйткәне хәтеремдә ачык калмаган). Шуннан соң моңлы күзе белән бераз карап торды. Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән сыман булып авызын ачса да, сүзләр тәртипсезләнделәр, өзек-өзек булып, аңлашылмый башладылар.

Мин аның яныннан китеп, бер як читкә барып утырдым. Күп тә үтми, әни, күзләрен бездән алып, тынын бик еш ала башлады. Өйдә безнең үзебездән башка берничә күрше хатыннары бар иде. Әнинең бу хәлен күргәч, аларның төсләре үзгәрде. Абзый көйләп ясин укырга кереште.

Әни тагын безгә карарга теләгән кебек булса да, карый алмады. Аның күзләрендә үзгәреш, хәрәкәтсезлек сизелә башлады. Кемдер шунда: «Кулларын турылап салырга кирәк», – диде. Кемдер шунда әкрен генә иман кәлимәләрен укырга кереште. Абзый ясин укуын шәбәйтә төште. Кемдер шунда: «Бәхил бул», – ди башлады. Шул вакытта әни, тагын да карарга тырышкан кебек, күзләрен безгә борырга теләсә дә булдыра алмады, йөзен бик нык чыткан кебек булды. Шуның артыннан ук елмайган кебек булды. Тагын борынгы хәленә кайтып, күзләрен тәмам бер ноктага терәде. Күп тә үтмәде, ияген бер-ике рәт какты да бөтенләй хәрәкәтсез калды.

«Әни үлде!» – диделәр. Пыш-пыш елау тавышлары чыкты. Абзый Һәфтиякне читкә алып куйды. «Күзләрен йомдырырга кирәк», – диделәр. Кулларын рәтләп салып, күзләрен йомдырдылар да, өстенә ап-ак тастымал ябып, күкрәге өстенә тимер кисәге салып куйдылар. Әни үлгәч тә, бите саргылт булып китте. Аның йөзенә хәсрәт сызыклары сызылган кебек булды. Шул вакытта мин артка борылдым да икенче бүлмәгә чыгып елый да башладым…

Бүген кич безнең өйгә кулларына тәсбихләр тоткан берничә карчык белән берничә күрше хатыннары килгәннәр иде. Болар, төрле сүзләр сөйләп, абзыйның китап укыганын тыңлап утырдылар. Өйдә кеше күп булганга һәм китап сүзләре сөйләнгәнгә күрә, артык күңелсезлек хис ителмәгән кебек булды. Аларның кыямәт хәлләрен, андагы куркыныч эшләрне, иман белән үлгән кешеләрнең оҗмах нигъмәтләре эчендә рәхәт яшәүләрен үзләре күреп кайткан кебек сөйләүләре әнинең шулай үләргә тиеш икәнен күз алдына китерде. Гүяки хәзерге сәгатьтә әни аларның сүзләрен тыңлап яткан кебек сизелде. Мин, аларның сүзләрен тыңлап утыра торгач, бер почмакта йоклап киткәнмен.

Бүген иртән бик иртә уяттылар. Йокыдан уянуга, әнинең сәке буенча сузылып яткан гәүдәсенә күз төшеп, күңел әллә нишләп китте. Бүген өйдә самавыр да кайнатылмаган иде. Әни үзе эшли алмаган көннән бирле безнең өй эшләрен эшләп йөрүче Гыйльмекәй исемле тол хатын шунда эшләп йөри иде.

Мин йокыдан тору белән, энем Әхсән белән икәвебезне күршеләр чакырып алдылар. Анда безне нык хөрмәтләп, майлы коймак белән чәй эчерделәр.

Без кайтуга, тармакларын төрле якка җәеп торган җеназа агачы хәзерләнеп, өй тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөриләр иде.

Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: «Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз?» – дип, бирмәскә димлиләр иде.

Өйләдән соң муллалар килделәр. Халык күп җыелды. Фидия бирелмәгәч, озак көтү булмады. Өйгә кереп, тәһлил әйтеп дога кылдылар да, әнинең гәүдәсен күтәреп, җеназа агачына чыгарып салдылар. Авыл читенә чыккач, язгы кояш нурлары белән ачылган чирәм җиргә туктатып җеназа намазы укыганнан соң, зиратлыкка карап юнәлделәр. Энем Әхсән белән мине, ләхет өстенә каплый торган кабык һәм агачлар салган чанага утыртып, әнинең артыннан алып баралар иде. Әнинең өстенә япкан кызыл чаршауның салынып төшкән читләре җил белән селкенәләр, минем күзгә җан кергән нәрсә кебек күренәләр иде. Чаршауның өсте дә селкенеп-селкенеп куйганга күрә, мин: «Әллә әни терелдеме икән?» – дип уйлап куйдым. Шулай бара торгач, әнине зират капкасыннан эчкә алып кереп киттеләр.

Март уртасы җитүгә карамастан, зиратлык өстендә кар күп иде әле. Кояшка каршы яклары эрегән каберлекләрнең кызыл балчыклары, кабер казыган вакытта чыгарылган зур-зур кар кисәкләре әле дә булса күз алдымда торалар. Чөнки боларның һәрберсе үлем җырларын җырлаган кебек булып исемдә калган. Моннан өч ай ярым элек әтине ничек дәфен итсәләр[44 - Дәфен итсәләр – җирләсәләр.], әни дә шулай дәфен ителде. Ләкин бу югалту минем өчен бигрәк тә зур югалту булды. Мин үземнең соңгы таянычымнан да аерылган кебек хис иттем. Шул минутта әнинең мәхәббәтле карашыннан, аның җылы күкрәгендә сакланган теләкләреннән бөтенләйгә аерылуымны искә төшердем. Без өйгә кайтуга әти дә, әни дә юк иде инде. Мин дә, энем дә бөтенләй ятим идек. Анда безне аларның хәят сөреп киткән җылы урыннары салкынайган кебек каршы алдылар. Мин, өйдә бер генә дә ямь таба алмыйча, кире борылып чыктым да азбар башындагы печән янына утырып елап җибәрдем. Күршеләр безне чакырып, тагын да кунак итсәләр дә, болай кунак булуыбыз хәсрәтнең башлангычы кебек күңелсез бернәрсә булып күренде…

Әни вафат булып дүрт-биш көн үтү белән, безнең тормышта үзгәреш сизелә дә башлады. Безнең өйдә хатын-кыз затыннан бер кеше дә булмаганга күрә, әйберләр тырым-тырагай ята башладылар. Идән карайды. Мич тирәсе чүп-чар белән тулды. Шушы хәлдән чыгар өчендер инде, кешеләр Нурислам абзыйга теге безгә килеп эшләп йөри торган Гыйльмекәй дигән хатынны алырга димләделәр, һәм шул дүрт көн эчендә туй булып, ул безнең өйгә килен булып та төште. Ул безгә килү белән, бездә борынгы тормыш икенче төрлегә әйләнде. Энем белән мин чәйгә чакырылмый башладык. Чакырылсак та, ашъяулыктан читтәрәк утырырга, чәйнең калдыгын эчәргә, әпәйне чамалап кына ашарга мәҗбүр ителдек. Чәй янында озаграк утырып, күбрәк ашый башласак, җиңгәй безгә ачу белән карый башлый иде. Шуның өчен өйдә ямь беткән кебек сизелде. Кайтып керәсе килми башлады. Берәр атна чамасыннан соң бик күптән озатылган Фатыйма исемле апам килеп, бер көн кунак булу белән, аз-маз гына мирас малын бүлү хакында сүз чыгарды. Ул ике-өч көн торып, кайбер нәрсәләрне – әти төсе, кайбер әйберне әни төсе дип алып кайтып китте. Ике абзый арасында да сүзгә килүләр була башлады. «Бу өй – синең, бу өй – минем, келәт – фәләннең, ат – миңа…» дигән сүзләр чыкты. Ниһаять, авылның мулласы белән бер-ике карт килеп, вак-төяк нәрсәләрне бүлеп, һәрберебезгә исемләп киттеләр.

Абзыйлар, кыш буенча авыру карап, ике хәсрәтне бердән күреп вакыт үткәрү сәбәпле рәтле кәсеп итә алмаганга, ике атның берсе әтинең фидиясенә бирелгәнгә, шуның өстенә электән саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да күзгә күренерлек рәвештә түбән китте.

Кар эреп, җир ачылып, бозлар китү белән, бәләкәй абзый каядыр эшкә чыгып китте. Мин, энем белән икәү зур абзый белән җиңги кулында калдык.

Без борынгы җәйләрне шатланып каршы ала идек. Мин язның матур көннәрен, үзебезнең күрше малайлары белән бергә, авыл янындагы чирәмнәр уртасында җыелып калган кар сулары тирәсендә уйнап, аннан ары китеп, «Әче асты» дигән әрәмәлек буенда язның беренче чәчәкләреннән булган кәҗә сакалы, кәккүк башы кебек чәчәкләрне җыеп, кузгалак, юа кебек үләннәрне эзләп, кош оялары карап, аларның берсен – беребезгә, берсен беребезгә билгеләп үткәрә торган идек. Авылның үзебезнең яктагы кырлары, андагы агачларның һәрберсе безгә таныш иде. Без чирәм өсләрендә көн саен уйный, ул агачларның күләгәләрендә һәр көн утыра идек. Ул агачларда кычкыра торган кәккүкләр, ул таллар арасында сайрый торган сандугачлар безне шатландыралар иде. Алар безгә үзләшеп беткән кебек якын һәм дус тоелалар иде.

Җәй якынлаша төшкәч, кыр һәм болыннар яшел хәтфә кебек үләннәр белән түшәлеп беткәч, без тагын да еракка – Җилем буйларына, андагы «Иштуган тамагы» дигән җиргә балык тотарга, кармак салырга бара идек. Анда шомырт чәчәкләренең астында уйнап йөри, шундагы балыкчы куышында хәл җыеп ята, балыкчының улы белән балыкларны пешерә, шулай итеп, көн узганын белми дә кала идек. Көн буе югалып йөргән өчен әти дә, әни дә орыша торган булсалар да, аларның бу орышлары зәһәрле, йөрәк әрнетә торган әсәр калдырмый торган иде.

Сабан вакытында ат башында йөреп тырма тырматулар башта күңелсез кебек тоелса да, бара торгач, аның үзендә аерым бер ләззәт, рәхәтлек сизелә башлый иде.

Мин печән вакытында, чүмәлә тарттырып кибән куйганда, атның камыт бавына тагылган озын арканны сөйрәтеп чабарга бик ярата идем. Малайлар белән чабышып, сөйрәлгән арканнарга атларны бастырып арканны өздерүләр булса да, моның өчен зурлар тарафыннан сүзләр ишетсәк тә, бу кызыкны ташлый алмый торган идек.

Әз генә форсат чыгу белән җиләк җыярга китүләр, агач арасына кереп, карлыган, шомырт җыюлар бигрәк күңелле иде.

Урак вакыты, урак уруларда безнең өчен матурлык юк иде. Ул инде яз һәм җәй башы уеннарына чик биргәнгә күрә, безгә күңелсезрәк күренә иде. Шулай да санап, тарап куйган кебек йомшак ашлыкларны жит-жит иттереп, мул-мул тавышлар чыгарып уруда күңеллелек сизелә торган иде.

Умарта кортлары бала аера башлагач, авылдан бер-ике чакрым җирдә булган умарта бакчасына барып көн үткәрү, күчләрне җыюда, агач башларына сарган күчләрне тубалга тутырышуда әтигә ярдәм итүләр тагын да күңелле иде. Андагы кабыктан ясалган куыш, аның тирәсендәге коры умарталар, читлек, күзлек, тубал кебек нәрсәләргә без ияләшеп беткән идек. Без анда көннең ничаклы тиз үткәнен сизми дә кала идек.

Көзнең үзенә башка матурлыгы бар иде. Бакча җимешләре өлгереп, безне үзенә тарта, без булган акчаны базар көненә саклап, ул нәрсәләрне алып кайтуны зур бәхеттән саный идек. Көз көннәренең иң кызыклы уеннарыннан булган чәкән-шар сугу бик күңелле була иде. Очып килгән шарның башка килеп тиюе, тәгәрәп килгән шарның аякка тиеп яңгыратуы да безне куркытмый иде.

Су өсте боз белән капланган көннәрдә, битләрне кытыклап торган җиңелчә салкыннарда көзге кебек ялтырап торган боз өстендә уйнаулар бигрәк тә күңелле була торган иде.

Бу яз мине шатлык белән каршы алмады. Мин дә, энем дә каты куллы җиңги кулында идек. Абзый күп вакытта өйдә тормаганга күрә, өйдә торса да, һәрбер эштә җиңги сүзен дөресләгәнгә, без җиңгинең зәһәрле күз карашы астында изелергә, аның ишарәсеннән башка һичбер нәрсә эшләмәскә мәҗбүр идек. Без, элекке кебек, теләгән чакта уйный алмый, иптәшләрнең уйнауларын читтән генә карап тора башладык. Форсат тапканда уенга катышып китсәк тә, шунда ук «Кайтыгыз, башбаштакланып йөрмәгез!» дигән тавышны ишетә һәм шунда ук кайта идек.

Бара торгач, мин карышу юлын тота башладым. Моның җәзасы буларак кайвакытта икмәксез, ашсыз калсам да, абзыйдан – каты сүзләр, җиңгидән «Ятим бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, ятим бала асрасаң, авызың-борының… булыр» дигән сүзне ишетсәм дә, мин инде алай бала гына түгел, мин үсеп килгән, яхшы укып йөргән бер шәкерт… аның сүзләренә әһәмият бирмәскә тели башладым.

Энемнең хәле миннән дә начаррак булса да, мин аны бик кызгансам да, бернәрсә дә эшләп булмый иде.

Язгы сабан кергәч, абзый, барыбер тик йөрисең, дип, мине үзебезнең авылның Кәлимулла дигән бер крәстиянгә сабанга бирде. Ул заманда хәзерге кебек җыйнак тимер сабаннарның исеме дә юк, һәркем, зур һәм авыр булганга, агач сабанга дүрт ат җигеп, җирне шуның белән сөрәләр иде. Мин ат башында йөрергә һәм шул атларны карарга тиеш идем.

Сабанны арбага салып, бер атны җигеп, калганнарын җитәкләп, Кәлимулла агай белән кырга киттек. Анда баргач, дүрт атны җигеп, мин төпкә җигелгән бер атка менеп, алдагы атларның дилбегәләрен тотып, сабан сөрергә керештек. Бердән, сабанның көйсез булуы, икенчедән, дүрт атның икәвесенең яшь булып, сабанга өйрәнмәгән булулары безнең эшне чиксез авырлатты. Атлар төрлесе төрле якка тарталар. Сабан җиргә керми, читкә тайпылып чыга. Шуның ачуыннан Кәлимулла агай карлау белән атларның кирәкләрен бирә, миңа карлау белән җибәрә. Авызга алмаслык сүзләр белән сүгенә. Тик икенче көнне генә эшләр рәтләнеп китте. Мин бер чирек дисәтинә тары өчен унбиш көн эшләп, сабан беткәч, тагын үзебезгә кайттым.

Бердән, өйдә икмәк ягы бик такыр булганга, икенчедән, әз генә тик торсаң да «эшләп ашагыз» дигән сүзне ишетергә туры килгәнгә, энемне ияртеп, тал кабыгы суярга йөри башладым. Иртә үк китеп, көн буе тал суеп, кояш түбәнәйгәч кенә, суйган кабыкларыбызны алып кайта, тал җыючы рус баена потын сигезәр тиенгә бирә идек. Унбиш-егерме тиен акча алып, шуның биш-алты тиененә күмәч алып, калган акчаны абзыйга, ул булмаса, җиңгигә тапшыра идек. Бу эш бер ай чамасы дәвам итте. Чытыр арасында йөри торгач, безнең ыштан-күлмәкләр дә тузып бетте.

Чит җиргә эшкә киткән абзый кайткач кына, бераз иркен тын алдык. Ул миңа да, энемә дә яңа түбәтәй һәм күлмәклек алып кайткан иде. Шушы ике яңа кием шатлыгыннан безнең бәйрәм дә күңелле үтте. Ул өйдә булгач, безнең өстәге гадәттән тыш авыр булган нәзарәт[45 - Нәзарәт – күзәтү.] тә бераз йомшый төште. Ул өйдә булганда, уйнарга да вакыт табылды. Ләкин бу шатлык тагын да озакка сузылмады, бу абзый бу ел көзгә солдатка каралачак булганга күрә, солдатка китеп калсам-нитсәм, акча кирәк булыр, дип, шуның өчен акча җыюны лязим[46 - Лязим – тиешле.] күреп, ун-унбиш көннән соң тагын да эшкә китте. Без тагын борынгыча ага-җиңгәй кулында калдык.

Мин хәзер тизрәк көз җитүен тели, көз җиткәч тә, уку сылтавы белән мәдрәсәгә таюны өмид итә идем. Анда миңа ирек, якты тормыш ялтырап күренгән кебек була, анда миңа әллә нинди бәхет кочагын җәеп каршы алырга торган кебек күренә иде. Ирексез тормышлы җәйдән салкын кыш артык сизелә иде.

Ләкин әле көз түгел, печән өсте яңа керде. Эш кызды. Энемне ат башында йөрергә, мине печән җыярга чакыручылар күбәйде. Шулай итеп, без кадерләнеп киттек. Ул һәр көн ике-өч тиен акча белән бер-ике йомырка алып кайта. Мин һәр көн унбиш тиен акчаны сугып кына торам. Агай һәм җиңгәй белән үзебезгә печән эшләүдән тыш, печән беткәнче, биш сум акча эшләдем. Әлбәттә, аның яртысын абзый алды. Калганын җыеп куйдым. Акча өстенә печән өстендә энемнең дә, үземнең дә тамак бик тук булды. Ашау турысында җиңгәйгә ялыныч калмады. Әлбәттә, эш бик җиңел түгел. «Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә кулың кулга тимәсен, алкый-салкый йөрергә ярамый!..» – бик ныклап эшләтәләр. Эш авыр булса да, матур тугайда эшләү күңелле…

Урак вакыты җитте. Абзый Җилем русы дигән авылның бер баеннан кыш көне, җәйгә урак урырмын дип, берничә пот он алдан алып куйган икән. Урак җитү белән, теге юан рус килеп җитте. Минем абзыйда алдашу юк иде. Шуның өчен бер дә сүзсез өйне бикләдек тә, арбага әйберләрне төяп, уракка киттек. Анда безгә кунып-ятып урырга, караңгыдан башлап караңгы төшкәнче эшләргә туры килде. Тик атнасына бер көн – базар көнне генә авылга кайта идек. Шулай рус ашлыгын урып, урак өстен үткәреп җибәрдек. Үзебезнең ярты дисәтинә тарыны иң соңыннан урып-сугып алдык. Хәзер кырда эш бетте. Авылда – ындырда ашлык сугу гына калды…

Чит авылда икенче кыш

Көз җитте. Кошлар җәнүб ягына – җылы якка китә башладылар. Кыр казларының кыйгак-кыйгак кычкырып үтүләре, торналарның ике чатлы булып кычкыра-кычкыра китүләре миңа ничаклы тәэсир иткәнен әле дә оныта алмыйм. Әле дә мин, аларның шулай очуларын күргән вакытта, шул заманнан калган тәэссор аркасында, күземә яшь килгәнен сизми дә калам.

Мин аларның ирекле рәвештә, үзләре теләгән якка очуларын күреп кызыга идем. Аларның бәхетләрен көнли, шулар кебек булуны, шулай чит илләргә китүне тели идем.

Көзнең соңгы көннәре дә җитә башлады. Күк йөзендә салкын болытлар йөзәргә кереште. Ләкин мин һаман китә алмый идем. Былтыргы бишмәт тузган, былтыргы пима тишелгән, оекларның табаны кырылган иде. Алай-болай йөри торгач, бу искеләр ямалды. Абзый, ике тәңкәгә төшереп, җилән тектереп бирде. «Урак урган хакымны бирмәделәр дип рәнҗемә» дип, ул җиләнне эш хакына куйды. Үземнең ике тәңкә акчаның беразына күлмәк алдым. Калганына аяк киеме рәтләдем. Мине үткән елгы кебек хәзерләп озатучы булмаса да, алай-болай хәзерләнеп, авылдан ычкындым.

Бердән, үткән ел бу мәдрәсәдә торып өйрәнгәнгә, икенчедән, өйдә энемнән башка мине сагынып яки мин аларны сагынып торырлык кеше булмаганга, быел мәдрәсә ямьсез күренмәде. Ул, мине кочаклап алган кебек, җылы тоелды. Аның һәрнәрсәсе миңа якын күренде. Мин барганда, кар яумаган, мәдрәсәдә шәкертләр әз иде.

Мин өйдә калган уеннарның казасын монда үти башладым. Шәкертләр рәтләп җыелып бетмәгәнгә, хәзрәт көзге кунакка йөрүдән бушанып өлгермәгәнгә күрә, сабакка төшү дә ике-өч атнага кичекте. Баштарак азыкның әзлеге, акчаның юклыгы күзгә күренмәде.

Алып килгән азык бер атнадан соң бетте. Азык алырга кайтуның мәгънәсе булмаганга, аның артыннан йөрү бушка гомер уздыру булганга күрә, анда да кайтмадым. Шулай да бу атнада бер арыш икмәге белән дүрт-биш кадак тары ярмасы килде. Икенче атнада үзем кайтып, шул микъдарда азык алып килдем. Өченче-дүртенче атналарда, «инде үлдем» дигәндә, берәр икмәк килеп, эчкә җылы кертте.

Барган саен, көннәр салкынайды. Карлар яуды. Коры бишмәт белән генә авылга кайтып килүгә мөмкинлек бетте. Аннан да мине искә төшерүче, азык җибәрүче булмады. Тик онытылганда бер берәр икмәк белән бераз тары ярмасы килә башлады.

Бүген ач кунылды. Икенче көнне шәкертләрнең – танышларның калган ашларын ашап, шуның белән көн үтте.

Мәдрәсәдә торырга бер дә рәт калмагач, азык алып килү теләге белән өйгә кайттым һәм азык алырга кайтуымны сөйләдем. Абзый: «Бер дә рәт юк бит әле. Әллә быел укуыңны ташлап торасыңмы?» – дип, ипле җавап бирсә дә, җиңгәй: «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың. Шул уку җитәр инде. Синең кебек малайлар, байга кереп эш эшләп, акча табалар!» – дип, мәсьәләне ачык куйды. Ләкин абзый: «Хәзергә барсын, укысын әле», – дип әйткәннән соң, миңа ике арыш икмәге, бераз ярма, әз генә чәй белән шикәр биреп озаттылар.

Моннан соң мин дә өйдән тәмам туенып торырлык азык көтеп торуның файдасызлыгын белдем.

Быел без сарыфны Әхмәтгәрәй исемле шәкерт белән (Таеш исемле авылның бер байның баласы иде) бергә шәрик[47 - Шәрик – сабакташ.] булып укый башласак та, ул миңа иярә алмаганга күрә, хәзрәт аны сарыф укудан туктатты. Мин тагын үзем генә укый башладым. Сарыфны миңа Фазлеттин хәлфә укытса да, атнасына бер-ике рәт хәзрәт үзе дә чакырып алып тыңлата, бигрәк тә бай шәкертләрнең аталары килгәндә, «Мәҗит килеп, сабагын тыңлатсын әле» дип, миннән фарсыча игълалны[48 - Игълалны – русча әйткәндә, склонение була. – М. Гафури искәр.] ятка укыта иде. Мин, хәзрәт каршысына утырып, күзләремне йомып, «зарәбә-язрибә»нең игълалын укырга керешеп китәм. Ятка игълал уку иң азында ярты сәгатьләргә сузылып, мин укыганда, хәзрәт рәхәтләнеп елмаеп утыра, кунаклар хәйран калып торалар. Укып беткәч, хәзрәт:

– Тырышасың икән, рәхмәт! – дип рәхмәт укый.

Кунаклар:

– Ходай бу балага тел ачкычы биргән икән… Бу кем баласы? – диләр.

– Җилем-Каранның Нури мулла угылы, бик тырыш бала. Хәзер ятим… – ди.

Мин, зур Сабан туенда алдан килгән йөгерек кебек шатланып, урыныма китәм. Теге кунакларның кайберәүләре миңа биш-ун тиен сәдака биреп куялар.

Шулай минем уку ягы яхшы, азык мәсьәләсе барган саен авырлашты. Әкренләп эш эзләргә, үзләре буй булып та, тик йөрергә ярата торган шәкертләрнең самавырларын куярга, ашларын пешерергә туры килә башлады. Шулай итеп, аларның калган чәйләрен, калдык ашларын ашап көн күрергә керешелде. Башта бу эшләрне уңае килгәндә генә эшләп килсәм дә, бара-тора рәттән эшләргә, шул хезмәтләрне көнлек хезмәтләр җөмләсеннән лязим бер эш итеп алырга туры килде.

Моның өстенә төрле бәхәсләр дәфтәре «Әмали»[49 - «Әмали» – китап исеме.], «Кафия»[50 - «Кафия» – китап исеме.] кебек нәрсәләр язып бирергә дә заказ кабул итә башладым. Уналты битлек берәр нәрсәне ун тиенгә яки ярты икмәккә, булмаса, өч чынаяк өсте ярма яки берәр чирек чамасындагы май бәрабәренә язып бирә идем. Бу кәсеп шәп булса да, бердән, вакыт табуы кыен булганга, икенчедән, мин хәзер мөстәкыйль урын ишгаль итүдән[51 - Мөстәкыйль урын ишгаль итүдән – аерым, берүзенә бер урын биләүдән.] мәхрүм ителеп (чөнки төрле кешегә хезмәт иткән ярлы шәкертләргә урын бирелми иде), җәмәгать сәкесендә торганлыктан, утырып язарга урын таба алмаганга күрә, бик күп уңайсызлыклар күрергә туры килә иде. Күп вакытта, берәрсенең лампа яктысыннан файдалану уе белән аларның өстәлләренә якынрак барып утырсаң, куып җибәрәләр иде. Бу эшкә намусланырга, кемгәдер ачуланырга теләсәм дә, кулдан килер чара булмагач, тәкрар мич буена – үзебезнең самавыр куеп йөрүче ярлы малайлар янына килеп, шулар белән бергә, түшәмдәге җәмәгать лампасыннан төшкән яктылыктан файдаланырга туры килә иде.

Быел утыз тиен җәмәгать акчасын түләү мәсьәләсе бик авыр булды. Аны түләү өчен, әллә ничаклы нәрсә язарга туры килде.

Тырышып укуның, күп язу өстенә башкаларда эшләп көн күрүнең авырлыгы, бара торгач, файдалы булып чыкты. Беркемнән дә яшерен булмаган минем авыр хәлне һәм тырышып укуымны дикъкать итеп барган Сафа хәлфә мине үз янына алды. Аның урыны иркен булганлыктан, минем өчен бик яхшы булды. Аның өстенә монда эш тә әз иде. Ул, шушы Үтәш авылыннан булганга, ашны өйгә кайтып ашый. Мин аңа көненә ике-өч рәт самавыр гына куя идем. Ул мине чәй эчәргә дә үзе белән бергә утырта иде. Бу кешенең миңа булган яхшылыгын мин әле дә тәкъдир итәм, һич оныта алмыйм.