banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное
Сайланма әсәрләр / Избранное
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр / Избранное

скачать книгу бесплатно

Мин, аның керүен күргәч тә, Галимә апа икәнен белдем. Ул, үзенең сары чәчкәләр төшкән шәлен ябынып, көн дә кия торган вак кына кызыл бөрчекле аклы күлмәген, аның өстеннән бу ел гына тектергән бишмәтен кигән иде. Ул, монда кергәч, сыгылып төшкән талчыбыгы кебек, тагын да бөгелә төште. Гаять тә уңайсыз бер хәлдә бер почмаккарак сыенды. Берничә ерткыч песи уртасына читлектән егылып төшкән кечкенә сандугач нинди авыр бер хәлдә булса, ничек калтыранса, Галимә апа да шулай калтырана, нечкә йөрәгенең тибүләре бөтен гәүдәсен калтырата иде. Аның шул хәлдә торуы миңа кызганыч та, моңлы да, матур да булып күренде. Шушы минутта аның күзенә карыйсым, матур күзләрен күрәсем килде. Аны чолгап алган бу ерткычларны шунда ук куып чыгарып, Галимә апаны алар кулыннан коткарып аласы, аны үз иркенә җибәрү арзусы туды.

Күзләре ут кебек янган Сәйфулла малае, билен яшел билбау белән буып, бияләйләрен шунда кыстырган Гәрәй, аның янында бик зур эш күрсәткән кеше кебек тыпырчынып торган Гайфулла, бүреген кырын киеп, озын шарфын муеныннан уратып, очларын билбавына китереп кыстырган Сәлим һәм башкалар минем күзгә бик ямьсез һәм ерткыч җанварлар кебек булып күренделәр.

Мин элек Габдерахман бабайны бик ярата идем. Аның кайчакта безгә килеп сөйләшеп утырулары күңелгә килешле күренә, ак чалма киеп намазга йөрүләре бик матур булып күңелгә якын сизелә, аның турында мин: «Бу бик яхшы кешедер инде, җәннәткә керә торган кешеләрнең берсе инде бу…» – дип уйлый идем. Бүген мин аны да яратмадым, ул минем күземә юк артыннан йөргән, башкаларны юк өчен рәнҗетә торган усал, ямьсез бер карт булып күренде.

Озын Ибрайны мин электән дә яратмый торган идем, бүген ул бигрәк ерткыч, бигрәк ямьсез булып күренә иде.

Шул ук минутта Галимә апаның атасы Фәхри бабай белән әнкәсе Хәмидә әби күз алдыма килделәр. «Алар бу эшкә ничек түзәрләр, ничек чыдап тора алырлар икән?..» – дип уйлап алдым.

Фәхри бабай бик кызу кеше: ул үзенең улларын юк кына нәрсә өчен дә таяк белән кыйный, кырык ел бергә торган карчыгы аның ачуыннан курка, Хәмидә әби комганга җылы су салып куймаган өчен дә аның авыр сүзләрен ишетә… Шулай булгач, бу эш өчен Галимә апаны ни эшләтәчәк? Ялгыз Галимә апаны түгел, аның өчен Хәмидә әбине дә нинди авыр сүзләр белән тиргәячәк бит, дидем.

Хәзрәт, бу гөнаһлыларга бик ачу белән күз йөртеп алганнан соң, сүз башлап:

– Җә, кемнәр күргән? Кемнәр шаһит булып, үзләренең гуаһлыкларын[104 - Гуаһлыкларын – таныклык бирүче шаһитлыкларын.] бирәләр? Шулар алгарак чыксыннар әле! – диде.

Хәзрәтнең бу сүзләрен ишетү белән, Гайнулла белән Сәлим, алгарак чыгып, кулларын намаздагыча алларына кушырып:

– Башлап без күрдек, хәзрәт, аннан соң Сәйфулла белән Гәрәй күрделәр… Шуннан соң башкалар да килделәр инде, – дип җавап бирделәр.

Боларның бу сүзләреннән соң Сәйфулла белән Гәрәй дә алга чыктылар һәм, үзләреннән сораганны көткән кебек, кулларын кушырып, хәзрәткә каршы бастылар.

– Сез дә күрдегезме? Кайда күрдегез? – диде хәзрәт.

Сәйфулла белән Гәрәй берьюлы:

– Күрдек, күрдек, хәзрәт! Бер-берсенә якын ук утыралар иде, – диделәр.

Шунда Гайфулла, урыныннан кузгала төшеп:

– Кочаклашып торалар иде, диң, – дип өстәп куйды.

Хәзрәт боларга каршы:

– Юк, алай якын утыру гына җитми, шәригать каршында зани белән заниянең[105 - Зани белән заниянең – бозык ир белән бозык хатынның.]… эшләрен дүрт кеше бердән күргән булырга тиеш, бу бик авыр мәсьәлә, – диде.

Сәлим чыдап тора алмады:

– Хәзрәт, күрдек инде, алар сез әйткәнчә торалар иде, тик болар килгәндә утыралар иде, – дип, сүзен саташтырып, йомгакның очын югалткан кебек сөйләп куйды.

Калганнары да, сүзләрен борып:

– Анысы шулай инде, хәзрәт, без аларны күрдек, – диделәр.

Шул вакытта Закир абый курыккан рәвештә, әкрен генә бер тавыш белән:

– Юк, хәзрәт, нахак әйтәләр, без сөйләшеп кенә утыра идек. Болар шул вакытта үчлек белән… – дип сүз башлаган иде, теге кешеләр бердән:

– Тик тор син, кара йөз! Монда килеп оялмый сүз сөйләгән буласың тагын! – дип шаулаша, котырыша башладылар.

Әгәр дә хәзрәт, урыныннан торып, «Сабыр итегез, шаулашмагыз! Шәригать хөкемен көтегез» дип тынычландырмаса, Закир абыйны шунда ук бәргәләп, кыйнап ташлаячаклар иде. Шул вакытта Галимә апа бик әрнеткеч, үзәк өзгеч тавыш белән:

– И Ходаем, нахак бәла ябалар!.. Безнең һичбер гөнаһыбыз юк… – дип җылап җибәрде.

Тик аның сүзләрен һәм әрнеп җылавын:

– Юк икән!.. Башка нәрсә кирәк иде!

– Шәригатьтә шулай утырырга ярый икән!..

– Күрәсең, кызларга шулай кирәктер!..

– Менә шәригать нәрсә әйтер бит!.. – дигән тавышлар каплады.

Галимә апа белән Закир абыйның үзләрен аклар өчен әйткән сүзләре халыкның ачуларын гына кабартты. Хәзрәт, тагын урыныннан торып, халыкны тынычлыкка өндәде һәм үзе нәрсәдер сөйләргә генә керешкән иде, мәдрәсә ишеге ачылып:

– Кайда ул кара йөзләр?! – дип акырган тавышка аның сүзе бүленеп калды.

Бөтен халык, сискәнеп, ишектән кергән кешегә карадылар. «Кайда ул кара йөзләр?!» дип акырып керүче кеше Галимә апаның атасы Фәхри бабай иде. Мин аның коточкыч куркыныч күзләрен, агарган йөзен, соң дәрәҗәдә ачуланып әйткән сүзләрен күреп, утырган урыныма сеңеп, әллә кайда батып киткән кебек булып калдым.

Галимә апа, Фәхри бабайның (атасының) сүзләрен ишетү белән, мичкә таба сырыкты, калтырана башлады.

Фәхри бабай, шулай ачуланып керү белән, бөтен халыкны ашардай булып, тирә-ягына карап алды, күзләрен Галимә апага терәп берәр минут чамасы карап торды да, соңра, капыл гына Галимә апага таба омтылып:

– Син, кара йөз, карт көнемдә ак сакалыма оят китердең, бөтен галәм алдында рисвай иттең! – дип, кулындагы таягы белән Галимә апаның аркасына бирә башлады.

Мондагы халык аның бу эшен сизми дә калган кебек булдылар. Гүя болар һәммәсе дә: «Ата булгач, шулай итәргә хаклы инде, Фәхри карт шәригать буенча шулай кыйнарга тиеш шул», – дип, бераз кыйнаганчы карап тордылар.

Шул чакта, искиткеч ачы тавыш белән үксеп җылаган Галимә апаны күреп, мин дә җылый башладым. Хәзрәт, урыныннан кузгалып:

– Тотыгыз, кыйнатмагыз, әле хөкем бетмәгән… – дип кычкырды.

Аның бу сүзеннән соң Габдерахман бабай Фәхри бабайның кулындагы таягын тотты. Гали хәлфә, урыныннан сикереп торып, тиз генә Фәхри бабайның биленнән кочаклап алып, бер як читкә тарта башлады.

Закир абзый, Галимә апаның шулчаклы җәзалануын күргәч, чыдый алмый кызып китеп, шулай таба бара башлаган иде, аны берничә җегет тотып алдылар һәм үзен чак-чак бәргәләп ташламадылар.

Фәхри бабай, берничә кеше арага төшүгә карамастан, һаман Галимә апага таба тартыла, аны кыйнамакчы була иде, ләкин аны җибәрмәделәр.

Бу вакытта Галимә апаның ярсып җылавы, аның үзәкләргә үтә торган тавышы берничә минутка бөтен халыкны тын калдырды. Тик эчтәге зур вакыйганы күрергә теләп, тышкы яктан мәдрәсәнең тәрәзәләренә тыгылган чиксез башларның тәрәзәгә бәрелүләре генә ишетелеп тора иде. Чөнки шул аз гына вакыт эчендә бу хәбәр авылның бик күп халкы арасына таралып өлгергән, алар, төн йокыларын калдырып, авылда бик сирәк яки беренче мәртәбә булган бу мөһим һәм куркыныч эшнең асылын үз күзләре белән күреп [кайтырга килгәннәр], уйнашчылар хакында шәригатьнең хөкем һәм җәзасын белеп китәргә җыелган йөзләрчә күзләр эшнең соңы ничек булып бетәчәген көтәләр иде…

Фәхри бабайны бер як читкәрәк алып киттеләр. Ул, берничә кешенең каравылы астында торуына карамастан, үзен тоткан кешеләрнең кулларыннан ычкынып, сарык өстенә атылган бүре кебек, Галимә апага һөҗүм итеп, аны өзгәләп ташларга торган кебек тора иде.

Мәсьәләнең барган саен тирәнгә әйләнүе, барган саен куркыныч төс алуы йөрәкләрне тагын да ныклырак кактыра башлады. Бу авыр фаҗиганең, бу авыр күренешнең очына чыгу мәгәр хәзрәтнең генә кулыннан килә торган бер эш кебек булып, һәркем аның йөзенә карады.

Фәхри бабай һаман тыпырчына, һаман калтырана, үзе, соң дәрәҗәдә ачу белән ярсып, бер халыкка, бер Галимә апага карый иде.

Ниһаять, хәзрәт тагын сүзгә башлады һәм бик җитди рәвештә:

– Фәхри, син сабыр ит. Бу зур эш булса да, дөньяда булмый торган бер эш түгел, шуның өчен бу хакта шәригать хөкеме бар. Мондый эшне бик нык тикшерергә кирәк. Китапта «сабырлык – Алладан, ашыгу – шайтаннан», – дигәннән соң, шаһитларга карап: – Сез дөрес әйтегез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кязиб[106 - Кязиб – ялган.] өчен үзегезгә хәд лязим булып килә[107 - Хәд лязим булып килә – җәзалау тиешле.]. Сез дошманлык белән сөйләмисезме?.. Шәригать бик нечкә ул, мондый зур эшләрдә, ягъни гөнаһе кәбаирләрдә[108 - Гөнаһе кәбаирләрдә – зур гөнаһларда.] бик тикшереп хөкем итәргә куша… – дип, бик озын сөйләп алып китте.

Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң теге гуаһларның берничәсе шиккә калган сымак булдылар. Калган берничәсе бу юлы:

– Хәзрәт, без күргәнне әйтәбез, без аларны өйләреннән алып чыгып, монда килмәдек инде. Бая әйткәнчә, келәт белән койма арасында бергә торалар иде… Шуны үз күзебез белән күрдек… – диделәр.

Шул вакытта хәлфәләр арасыннан берәү чыгып:

– Хәзрәт, без дарелхәребтә[109 - Дарелхәребтә – сугыш мәйданында, монда «изге урын» мәгънәсендә.] торабыз, монда хәд фарыз түгел[110 - Хәд фарыз түгел – җәзалау тиеш түгел.], – дип сөйләп алып китте. Аның сүзенә икенче хәлфәләр кушылып киттеләр. Күгәрчен Сәлим дә катнашып китте, ул башкалар сүзе өстенә гуаһларның бертөрле генә сөйләмәүләрен, бинаән галәйһи[111 - Бинаән галәйһи – шуның өчен.] кыз белән җегетнең зина кылулары исбат кылынмавын да әйтеп китте.

Мин мәсьәлә болайга киткәч сөенеп киттем. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим матур һәм яхшы булып күренде. Кечкенә гәүдәсе белән аның бу чаклы батырчылык итүенә, курыкмавына хәйран калдым. Галимә апаны аклап, гөнаһсыз итеп чыгарырлар дигән уйга төштем.

Сүз байтакка тартылды, бәхәс киткән саен кызды. Зина итүчеләр яшь булсалар – аларны йөзәр камчы сугу, карт булсалар – таш белән атып үтерүләр берсе дә калмады.

Шәригатьнең нечкә хөкемнәре, китап сүзләре сөйләнә башлагач, теге халыклар да бераз басыла төшкән кебек булдылар. Хәзер Фәхри бабай да бераз тынычланган кебек булып, алга таба тартылмый, калтыранмый башлады.

Шул вакытта теге кешеләр арасыннан бер җегет чыгып:

– Юк, хәзрәт, алар сөйләшеп кенә утыралар иде. Эш болар әйткәнчә түгел, – диде.

Ләкин аның бу сүзләре җыелган халыкның йөрәкләренә без белән чәнечкән кебек булды. Шунда ук теге Сәйфулла, Гайфулла, Сәлим һәм Гәрәйләр, аларга кушылып башкалар да:

– Сезнеңчә, шулай нәмәхрәм[112 - Нәмәхрәм – шәригать буенча тыелган нәрсә.] белән аулакта, төнлә утырырга ярый?! Бу ни дигән сүз? – дип, зык куптарып, кызышып, теге җегетнең өстенә һөҗүм итә башладылар. Теге җегет шәкертләр арасына кереп тыгылды. Хәлфәләр, уртага төшеп, теге ут кебек кызган халыкны чак бастылар…

Хәзрәт тә, урыныннан кузгалып:

– Сез кызасыз да китәсез, эшнең асылын сорашып бетәргә ирек бирмисез! – дип ачуланып, хәлфәләргә карап: – Мин дарелхәребтә хәд сугуның[113 - Хәд сугуның – чыбык белән суктыру җәзасының.] дөрес түгел икәнен беләм. Безнең бу җирдә шәригать хөкемнәрен йөртеп тә булмый. Ләкин бозыклыкка каршы тору өчен, мондый эшләрне җәзасыз калдырып та булмый, шәригать хөкемен йөртү безнең бурычыбыз, моның өчен фәтва китапларында сарих[114 - Сарих – ачык.] дәлилләр бар. Мәсәлән, сезнең берегез халык арасында начарлыкны күрсә, шуны кулы белән үзгәртсен, әгәр кулы белән үзгәртергә көче җитмәсә, ул эшнең ярамаганлыгын теле белән сөйләсен, әгәр аңар да көче җитмәсә, күңеле белән ул эшкә каршы торып, риза түгел икәнен белдерсен, ләкин бу дәрәҗәдә калган кешенең иманы зәгыйфь дигән хәдис[115 - Хәдис – пәйгамбәр сүзе.] бар, – дип сөйләде.

Хәзрәтнең бу сүзләренә каршы теге кешеләр бердән:

– Шулай, хәзрәт, шулай! – дип кычкырып җибәрделәр.

Мәдрәсә эчендә тагын шау-шу купты. Закир абзыйның башы тагын түбән төште. Галимә апа мичкә тагын да ныграк терәлде.

Мәсьәлә тиз генә чишелмәслек бер төскә керде. Хәлфәләр дә бәхәсне сузганнан-суздылар. Аларның күбесе Галимә апа белән Закирны аклау ягын тоткан кебек күренделәр. Күгәрчен Сәлим дә берничә рәт катнашты. Ул ачыктан-ачык дип әйтерлек Галимә апа белән Закирны аклау ягын тота иде.

Җыелган халыкларның күбесе дип әйтерлек боларга каршы булып, бу зур эшне болай гына калдырырга ярамаганлыгын аңлатып, үзләренең тоткан юлларында каты тордылар.

Хәзрәт, мәсьәләнең болай зурга киткәнен күргәч, бераз уйлап торды һәм:

– Җәмәгать, бу эш бүген генә тәмам булмас. Иртәгә шаһитлардан берәм-берәм җавап алырбыз, шәригать хөкемен иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз[116 - Иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз – җиренә җиткерү юлында тырышырбыз.]. Бүген боларның икәүсен ике урынга куеп, каравыл куегыз, һичберегез кул белән хөкем итүче булмасын! – диде.

Хәзрәтнең сүзләре һәм мәслихәте[117 - Мәслихәте – уңай фикере.] кабул күренде. Теге җегетләр Закир абзыйны каравыл өенә, Галимә апаны Габдерахман бабайларга алып китәргә, шунда каравылларга булдылар. Кешеләр арасыннан «Икәүсен ике кара мунчага ябып, шунда каравыл куярга кирәк» дип әйтүчеләр булса да, аларның сүзләре кабул ителмәде.

Күптән бирле калтыранып, эшнең нәрсә белән бетәчәген көтеп, чак-чак сабыр итеп утырган Фәхри бабай тагын кызып китте һәм, урыныннан торып, Галимә апага карап:

– Минем йортыма кайтып керәсе булма! Безнең нәселдә булмаган эшне эшләгән, карт көнемдә хурлыкка калдырган кешегә минем өйдә урын булмас! – дип ачуланып чыгып китте. Ул үзенең шулчаклы халык арасында хурлыкка калуына чыдый алмый, бер яктан, калтырый, икенче яктан, җылау дәрәҗәсенә килеп йомшаган иде.

Аның артыннан ук Галимә апа белән Закирны да алып чыгып киттеләр. Хәзрәт тә, озак тормый, кәефсез бер хәлдә чыгып китте. Бу эш мәдрәсәдә авыр бер тәэсир калдырды. Хәзер һичкемнең кулы китапка бармый, һичкем баягы вакыйгадан башка эш хакында сөйләми иде.

Хәзрәт чыгып киткәч, кичке чәйне эчкәндә дә сүз һаман шул хакта булды. Шәкертләрнең күбесе Галимә апаны кызганып, аны яклап сөйләделәр, теге җегетләрнең бу эшне үчлек белән эшләүләренә хөкем иттеләр. Арада: «Ну, үзе матур да соң ул!.. Мин аны күргәнем бар иде. Кызганыч, мескен… Шундый мужик җегете белән йөреп хур булган!..» – дип әйтүчеләр дә булды.

Ләкин мин боларның сүзләрен тыңлаган саен уңайсызлана идем. Мондагы үз авылыбызның малайлары да һәм чит авыллардан килеп укучы шәкертләрнең кайберәүләре дә Галимә апаның бертуган апам түгел икәнен беләләр иде. Шулай да бу эш өчен минем уңайсызланганлыгымны, хәтта яшерен генә җылаганлыгымны сизеп алдылар.

Берсе килеп «Менә Галимә апаң нишләгән!» дисә, икенче берсе «Нинди зур гарьлек, адәм көлкесе!..» дип, минем ачуымны китерергә әйтәләр иде. Мин, бераз сабыр итеп тора алсам да, күпкә чыдый алмадым, җылап җибәрдем. Алар, минем җылаганны гына көтеп торган кебек, тагын да үрти башладылар. Байтак шәкертләр җыелды. Мин тагын уңайсызландым. Тагын җылый башладым. Ләкин минем җылавым шәкертләр өчен көлке генә булды:

– Ник җылый ул?

– Апасы өчен җылый, ул бит аның апасы…

– Апаң җегет белән тотылса, син дә шулай җыларсың…

– Гарьлек шул! – дигән сүзләрне минем янымда гына сөйлиләр иде. Шәкертләр, йокларга яткач та, һаман да бу эш хакында сөйләүне яңарта баралар иде.

Мин шундый авыр хәсрәт эчендә йокларга яттым. Ләкин минем күзләремә йокы кермәде. Мин һаман Галимә апамны уйлап, шуны кайгыртып, тик шуның хакында гына уйлап ята идем.

Минем уяулыгым йокы аркылы төшкә барып тоташты. Мин, йоклап киткәч тә, төшемдә һаман Галимә апа белән саташтым… Менә Галимә апа безгә кергән, имеш… Үзе шат, үзе көлә, имеш… Менә ул капыл гына җиргә җыгылып китте… Ул җылый, аны әллә нинди ямьсез кешеләр килеп, җылата-җылата алып киттеләр, аның күлмәкләре җыртылып беткән, имеш… Аны кыйныйлар, ул качарга тырыша, ул һәммәсеннән дә котылып качты… Тагын тирән чокырга җыгылып төште… Кара әле, Галимә апаны Фәхри бабай куып йөри… Ул Фәхри бабай булмады, әллә кем булып чыкты… Менә Галимә апа куркып кача, аны куалар… Ул җылый, ярдәм сорый. Ләкин ярдәм бирүче юк. Мин аның артыннан барырга әйткән идем дә, аякларым йөрмиләр, мин абынып җыгылдым. Галимә апа тирән бер караңгылык эченә кереп югалды… имеш, дим.

Шундый куркыныч төшләрне күреп, куркуымнан уянып киттем, үзем тирләгәнмен, үзем калтырыйм, йөрәк дөп-дөп суга, шул уянудан соң күземне йомсам да, кире йоклый алмадым. Кичә кичке вакыйгаларның авыр тәэсире белән куркыныч төшнең калдырган ямьсезлеген уйлап, таңга кердем һәм, шәкертләрне намазга уяткан казыйның тавышын ишетү белән, урынымнан торып, тиз генә киенеп, мендәремне сәндерәгә ыргыттым да үзебезнең өйгә кайтып киттем…

III

Мин өйгә кайтып барганда, көн аз гына яктыра башлаган, авыл кешеләре торып, хатын-кызлары суга, ирләре ат эчерергә барырга чыкканнар иде инде. Болар, икешәр-өчәр кеше бергә җыелып, кичәге эш хакында сөйлиләр:

– Авылдан бәрәкәт качырып!..

– Үзләре хәзер ни йөзләре белән торалар икән?..

– Әй оятсызлар!.. Кара йөзләр!..

– Аның Закирына шунда ныграк бирергә кирәк иде, аз булган!.. – дигән рәвештә сүзләр сөйләп, зык кубалар иде.

Мин боларның сүзләреннән эшнең барган саен зурга киткәнен, бер төн эчендә бу хәбәр бөтен авылга таралып, бөтен халыкны мәшгуль итеп өлгергәнен белеп, өйгә кайттым.

Башка вакытта безнең өй эче күңелле була, мин кайтып керү белән, әни каршы алып, хәлне сораша торган иде. Бүген алай булмады, әни күңелсез генә чәй урыны хәзерли, әти бик тирән уйда утыра иде.

Мин өйгә кереп чишенгәнче, миңа бер сүз дә әйтмәделәр. Тик чәйгә утыргач кына, әни: «Нигә иртә кайттың?» – дип сорады.

Минем әти Фәхри бабайның киресе, бик йомшак күңелле, юаш кеше булып, үз эшеннән башканы белми, авылдагы төрле талашлы эшләргә катнашмый, бернәрсәгә дә артык ачуланмый торган басынкы кеше иде.

Әмма минем әни әтигә караганда үткер, җитез, күбрәк сөйләүчән кеше, ләкин усал табигатьле түгел, шуның өчен алар бүген күңелсез булсалар да, артык кызулык күрсәтмиләр, бәлки үзләренең хәсрәтләрен тик торулары һәм йөзләренә чыккан күңелсезлекләре белән генә белдерәләр иде.

Бик озак сүзсез-нисез торгач, әни:

– Кичә мәдрәсәдә ниләр булды? Галимә апаңны күрдеңме? – дип сорады.

Мин ничек җавап бирергә дә белми тордым, тик:

– Гәүдәсен күрдем дә йөзен күрмәдем, ул һаман җылап торды, үзләренә нахак бәла такканнарын сөйләде… – дидем.

Әти белән әни минем сүзләрне артык күңелсезлек белән тыңладылар.