скачать книгу бесплатно
– Шылтыратып әйтмәдең ич.
– Бүген онытканмын, – дигән була Кәүсәрия. Әмма онытмаган, ә көн саен әйтеп торудан туйган инде. Ипине кем алып кайтырга тиешлеген алар өйләнешкәннең икенче көнендә үк бүлешеп куйганнар иде. Кәүсәриягә ул чагында моны әнкәсе өйрәтте. «Өйгә кайтмый торган сарыкны авылда ипигә күнектерәләр», – диде ул, башы күккә тиеп йөргән Кәүсәрияне бер аулакта туры китереп. «Ул сарык түгел ич – Гыйззәт!» – «Кайгырма, сарык чагы да булыр». – «Аннары соң бу авыл да түгел, ә шәһәр». – «Сарыкларны вакытында кайтартмый торган тозлар шәһәрдә инде ул, кызым!» Юк, Кәүсәрия иренең соңга калулары сәбәбен чит ипиләргә кызыгуда түгеллеген бик яхшы белә. Тик әнкәсе әйткән сүзләр ул чакны аның күңеленә ярыйсы ук нык оя корып куйган иде. Шуннан бирле ипи алып кайту Гыйззәтнең көндәлек вазифасы булып китте. Ипи гаилә табынына көн дә кирәк. Кәүсәрияне ач калдырасың килмәсә, ипи алып кайт, Гыйззәт. Әмма онытма – кичке табын сәгать җидедә!.. Инде менә сигезләргә кадәр кайтмый башлады. Моннан соңарганрак көннәре дә байтак.
– Сөткә кергәнсең. Шуннан бер адымдагы кибеткә дә керә кайтсаң, аягыңа сөял чыгар идемени? – ди Гыйззәт канәгатьсез генә.
– Букчага сыймый.
– Буш кулыңны селтәп кайттыңмы?
– Ә портфель?
– Култык астыңа кыстыр идең.
– Портфельнеме?
– Ипине! – Гыйззәтнең тавышы шактый күтәренке чыга. – Гомумән, ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомер һаман бер проблема! – Кызса, Гыйззәтнең шулай гаилә бәхәсен фәнни нигездә хәл итәргә омтыла торган гадәте бар. Сүзне ул тарих белән бәйләп тәмамлый: – Хан кызы булып беттегез…
– Көн дә вакытында кайтсаң, ярты бөтен ипи ала кайтырга елап торыр идемме соң мин, йа Хода! – Әйткәненә фаҗигалерәк төс бирер өчен, Кәүсәрия кулларын ялварган кыяфәт белән югарыга җәеп җибәрә. – Шәп принцип, көнләшеп үләрлек! Подъезд төбендәге ипи кибетенә төшеп менәр өчен, ярты сәгать тарткалаша. Фельетон язарга менә дигән чимал, игътибар ит, иптәш корреспондент.
– Хәзер фельетоннарны шул хакта язсаң гына инде, – дип килешә газета корреспонденты Гыйззәт һәм плащын да киеп тормастан чыгып китә. Ул тиз арада әйләнеп керә дә өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куя. – Ә нигә ул ипине ике көнгә бер бөтен итеп алмаска? Врач миңа искергәнрәк ипи ашарга куша.
Бер-берсенә карашмый гына ашый башлыйлар.
– Андамыни эш?!
– Күптән шулай диләр аны. Белмиләр ди хәйләңне.
– Хәйлә?
– Хәзерге заман ирләрен ипи белән кендегеннән бәйләп куя алам дисеңмени? Синең баш булып синең баш шуңа җитмәгәч.
– Бәлки, мин… синең тавышыңны ишетәсем килептер… – ди Кәүсәрия, өчәр күрәгә салып, чәй ясый. – Кирәкми миңа синең ипи алып кайтуың. Миңа синең вакытында өйгә кайтуың кирәк.
Ире, ни әйтергә белмичә, тамагын кырып ала.
– Кухняга яңа урындыклар аласы бар икән, – ди ул, бик зур ачыш ясагандай. – Аяклары какшаган, селкенәләр. Алганыбызга дүрт ел ич инде.
– Боларына бер ел. Тегеләрен әниләргә бирдем.
Үзенең кем икәнлеген белгертергә сәбәп чыгуына эчтән куанып, инде ире һөҗүмгә күчә:
– Һаман әнкәләреңә! Нинди эш ул? Сатып алырга өлгермисең, икенче көнне үк аларга күчә.
– Алар модадан чыккан иске әйберләр ярата… Улыбыз Шамил туганга бер ел үттеме-юкмы – анысын да аларга биреп җибәрдек ич. Инде алты ел тора! Моңа каршы килмәдең шикелле?
Гыйззәткә дә чигенергә туры килә. Алай да нинди җиңелүдә дә ир ир булып кала белергә тиеш:
– Барыбер аяклары какшаган, – ди ул, карышып.
– Юк. Шөрепләре какшаган. Софа аяклары – алар менә какшаган, шыгырдый. Күршеләрдән оят…
– Әйтәм җирле тәбә генә пешергәнсең, Кәүсәрия, – туймасаң, минем колак итен ашар өчен икән. Ә мин ни ашыйм?
– Көндәге рационыңны: тугызга кадәр газета я журнал, аннары – «Вакыт» программасы, бер чынаяк кофе һәм – пьеса. Ә иң соңыннан, үт куыгың юлы ачылсын өчен, ярты стакан бөтнек төнәтмәсе.
Алар өстәл яныннан купканда, сәгать тугыз тулып килә иде инде. Хатын кухняда савыт-саба юа кала, ир, бүлмәгә чыгып, кәнәфигә утыра да бер өем газета актара башлый. Күкеле сәгать тугызны суккач, телевизор кабыза. Бераздан телевизордан һава торышын әйтерләр. Ир телевизорны өзеп, өстәл лампасын кабызыр да бүлмә утын сүндерер һәм машинкада яза башлар. Ә ваннада юына башлаган хатыны нәкъ шул вакытны:
– Әй, арканы уып чык әле! – дип аваз салыр.
Ир берара югалып торыр һәм, яңадан машинкасы янына утыргач, ашыга-ашыга сигарет кабызыр…
…Халатының путасын бәйли-бәйли, Кәүсәрия ваннадан чыга. Бүтән көннәрне, өйдә тәмәке тарткан өчен, иренә тел тидерми ул. Ә бүген монысына да сәбәп бар: ваннада ник, ичмаса, колакны кытыкларлык бер сүз әйтергә омтылып карасын Гыйззәт!
– Өйдә тартма, – ди Кәүсәрия. – Бүлмәгә исе сеңә. Гомумән, йә ташларга вакыт, йә әнә – тыш.
Гыйззәт урамга чыгып китә, ә Кәүсәрия чәченә бигудилар чорнап кала. Гыйззәт өйләреннән ерак түгел генә торган кызыл эчле телефон будкасы тирәли йөренә, ә Кәүсәриянең монда һич кенә дә эше юк, чорный да чорный чәчен бигудига. Ул университетта психология укыта.
«Ярый, софа шыгырдый, анысы минем гаеп. Тик бит ялкаулыктан түгел, кул җитмәүдән! Каян җитсен эштән соң язып? Үзем өчен генә мәллә?.. Ипи алып кайтмый, имеш! Тун алып кайтам дигәч җибәрмәде, үзе китте. Һәм алып кайтты… дүрт йөз тәңкәлеген аласы урынга сигез йөзлекне!.. Театрларда биш пьесам уйналып ятамыни? Ипи!.. Күрсәтәм мин хәзер сиңа ипи!» – дип уйлана Гыйззәт. Кесәсеннән вак акча алып, телефон будкасына кереп китә дә номер җыя. Ул тәмәке дә тарттырмыйча квартирыннан урамга куып чыгарган хатынына шылтырата. Башка көннәрне тартканны, бүген ник ярамаган?.. Тик мөнәсәбәтләрне чуалтып җибәрү өчен артык кечкенә сәбәп түгелме соң әле бу? Гыйззәт трубканы элеп куярга уйлаганда гына, Кәүсәриянең чит кешеләр белән сөйләшкәндә генә куллана торган мөлаем тавышын ишетеп туктап кала. Әнә ич:
– Тыңлыйм сезне, – ди хатыны, бактың исә елмаядыр да әле. Шушы тавышы һәм шул елмаюы белән ирен каршыласын ул!
– Гафу итегез, ханым… – дип, Гыйззәт сүзне ничек башлап китәргә белмичә тотлыгып кала. Тәмәке тарттырмыйча өйдән куып чыгарганы өчен генә, йокы алдыннан шундый матур, йомшак тавыш иясенең кәефен кырырга ул бит әле катып беткән хиссез ир түгел! Ул, шаяртырга, өйгә кергәч, рәхәтләнеп бер күңел бушатырга исәпләп: – Ханым… бу… Айзек Азимовлар фатирымы? – дип сораганын сизми дә кала.
– Юк, номерны ялгыш җыйгансыз, – ди Кәүсәрия коры гына.
– Җиде – кырык – кырык тугызмы?
– Җиде – кырык – кырык тугыз. Тик Айзек Азимовлар монда тормый.
– Гафу итегез, ханым… Ә кайда тора?
– Мин аның секретаре түгел. Әлегә сөяркәсе дә түгел! Белмим.
Гыйззәтнең рәхәтләнеп көләсе, үзен танытасы килә, ләкин ул, үзен тыеп:
– Аның телефон номерын әйтә алмыйсызмы? – дип кенә кала.
Ә Кәүсәрия:
– Америка илчелегенә шылтыратып белешкәч хәбәр итәрмен, – ди дә трубканы куя. «Тинтәк!.. Эше юктыр бичараның, телефон белән уйнамаса… Биноклен ташлап, телефонга керешкән икән, бичара. Тапкан юмор!..»
Хатынының шушындый уйлар белән софага барып ятканын Гыйззәт белми. «Ник танымаган булып кыланды әле соң бу? Җиде ел бергә торган иренең тавышын танымау ни дигән сүз ул? Ул ничек танытырга белер!.. Тукта, кызык түгелме соң бу? Шаярсын әле Гыйззәт!» Ул тагын номер җыя.
Кәүсәрия алмаска уйлый, әмма авызын каплыйм әле шуның дип, юрганын селтәп ата да йөгереп килеп трубкага үрелә. Тик, иренең, йә үзенең берәр таныш-белеше була калмасын дип, беренче сүзен тагын:
– Тыңлыйм сезне, – дип башлый.
– Гафу итегез, ханым, сез мине берәр исерек дип уйлагансыздыр инде, әйеме? – ди Гыйззәт.
– Юк, – ди Кәүсәрия, ярсуын бары тик кан басымы күтәрелмәсен өчен генә тыеп.
– Рәхмәт.
– Исерек дип түгел, тинтәк дип уйладым.
«Таныган бу, – дигән шик төшә Гыйззәтнең күңеленә. – Менә көләдер!»
– Рәхмәт… Мин моның киресен исбатлармын, ханым.
– Псих! – ди Кәүсәрия, трубканы ташлагач.
Аны ишеткәндәй, Гыйззәт тә кабатлый:
– Псих…
– Телефонны коридорга күчер дип күпме әйттем! Ниндидер тип шылтырата, – дип каршылый аны Кәүсәрия.
Гыйззәт аның күзенә карарга тели, ләкин кыймый. Кәүсәрия ачулы, иренә күтәрелеп тә карамый… «Таныган, тик яшерәме? Иң кирәк чагында гына козырь итеп салмакчыдыр, козырь итеп… Саграк, Гыйззәт!»
– Котлыйм! Ниһаять, сиңа да күз төшергәннәр икән. – «Ул ир-атның үз ирең икәнен беләсеңме икән син?»
Кәүсәрия бинокльле ир яшәгән квартир тәрәзәсенә күз төшереп ала. Утлары юк.
– Ярый, мин ятам инде, – ди Кәүсәрия, иренә елышып. Ә иренең күңелен: «Ә нәрсә сөйләшкәнебезне әйтмәде, яшерә», – дигән шик тырный башлый. – Әгәр берәрсе чынлап торып шылтыратса, бу нишләр иде икән? Ихтимал, миңа нәкъ шушылай ук елышыр иде. Артыграк та кыланыр әле, мут».
– Режиссёр финалны башкачарак күрергә тели. Языйм әле мин, – ди Гыйззәт, Кәүсәрияне үзеннән сак кына читкәрәк этәреп.
Ә Кәүсәрия кисәк кенә аңа аркан борыла да, юри кырыс итеп:
– Алайса, сәгать герләрен күтәреп куй! – дип кычкыра. Ул иренә елышканы өчен оялып китә. Чишенгәнен теге бинокль иясе карап торгандагы кебек.
– Мине вак-төяк белән ваклама әле, – ди Гыйззәт.
«Инде мин дә вак-төяк микәнни? Миңа телефоннан җыен тинтәккә җавап биреп утыру гына калды микәнни?..» – дип уйлый Кәүсәрия һәм, уфтанып, сәгать герләрен күтәреп куя да софага менеп ята.
Гыйззәт җавап бирми. Машинкасын алып, өстәл лампасын сүндерә дә кухняга чыгып китә.
II
Икенче көнне Кәүсәриянең чәе кайнап, боткасы пешеп чыкмас борын, Гыйззәт кайтып керде. Чишенмичә генә кухняга үтте дә горур кыяфәт белән өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куйды.
– Ник дәшмисең? – диде ул.
– Ә син?
– Эш эшләргә кирәк. Сүз белән тамак туймый ул.
– Кыргансың инде: айга бер мәртәбә ипи алып кайткан, янәсе.
– Аның каруы пьесаны тәмамладым, ә ул режиссёрга ошады.
Кәүсәрия ашарга бүлеп куйды.
– Тагын карабодай боткасы! – диде Гыйззәт.
– Бишенче номерлы диета, үскәнем. Бераздан кефир эчәрсең. Кичен ашарга дигәнеңне дошманыңа бир, дигән халык.
– Үзенә дигән итне миңа китерсә, мин теләсә кемнең дошманы булырга риза.
– Хәзер син генә түгел, бөтен кеше диетик.
Кичәге бәхәсләрне искә алмыйча гына ашап-эчтеләр. Кәүсәрия савыт-саба юа башлады, ә Гыйззәт, рәхмәт әйтмичә генә торып, урындыкларны берәм-берәм өстәлгә каплады да шөрепләрен кыса башлады. Мондый хәлнең өйдә күптән булганы юк иде инде.
– Ни булды? – дип кычкырып җибәрде Кәүсәрия. – Пьесаңны кире кактылар мәллә?
– Урындыкның пьесага ни катнашы бар?
Гыйззәт, эшен төгәлләп, бүлмәгә чыкты да, ачкыч белән борып, софа аякларын ныгыта башлады. Кәүсәрия дә аңа ияреп чыкты:
– Әйтәм ич, пьесаңны кабул итмәгәннәр.
Ачкычын ташлап, Гыйззәт Кәүсәрияне софага күтәреп салды, үзе янәшә ятты.
– Шул, драмаңны кире борганнар икән. Югыйсә урындык белән софа төзәтәсеңме соң син!
– Пьеса ахырына яңа вариант таптым. Бүген бетерәм. Режиссёр да хуплады.
– Героиняң ирен ташлыймыни?
– Ташлый. Шул көнче ир белән торсынмыни?.. Тагын нишлим, Кәүсәрия Җәүдәтовна?
– Аргансыңдыр, бүтән өшәнмә инде.
– Әле сәгать герен күтәрәсем бар.
– Үзем, үзем! – Кәүсәрия иренең култык астыннан җи- тез генә шуып чыкты да ашыгып телевизорны кабызып җибәрде.
– Бүген – хоккей! Хәзер кофе кайнатам.
Ул кухняга кереп киткәч, Гыйззәт телевизорны сүндерде дә ак мәрмәр аяклы, яшел эшләпәле өстәл лампасының кара төймәсенә басты. Тонык ут бүлмәне сыек яшел якты белән тутырды һәм суүсемле аквариумга охшатып калдырды. Гыйззәтнең бүген шул аквариумда ничә айлар буе эзләгән алтын балыгын тотып, иртәгә режиссёрына сәхнәдә пешерә башлар өчен илтеп бирәсе килә. Ваннада коенган Кәүсәрия атлы су кызы аның зиһененнән читтә иде. Тик ул үзен бик тиз искә төшерде. Аның:
– Әй, арканы уып чык әле! – дигән тавышы яңгыра- ды…
…Ул бүген дә өйдә кабызган сигаретын урамда тартып бетерде. Шул очтан Кәүсәрия аңа чүп чиләген дә биреп чыгарды. Үзе, калын журнал алып, софага менеп ятты. Ә Гыйззәт, бушаткан чиләген тотып, тагын телефон будкасы янына килде. Махсус әзерләп куйган ике тиенлеген кесәсеннән чыгарып, телефон ярыгына салды да трубканы алды: «Бүген ничек сайрарсың икән?»
Телефон шылтырады. Кәүсәрия трубканы күтәреп кенә куярга уйлаган иде дә, кире уйлап, колагына якынайтты.
– Хәерле кич, ханым.