banner banner banner
Юл. Романнар, хикәяләр
Юл. Романнар, хикәяләр
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Юл. Романнар, хикәяләр

скачать книгу бесплатно


– Кая ашыгам? – дип сорады.

Кадрәк, аяк астына карап:

– Шунда инде… Ашыкма әле, әти, – диде.

Һаман шул – ялгыз калудан курка, дип уйлады Чаныш.

– Яхшы, улым, – диде ул, нык итеп. – Чәчәкләрне бүтән соң мәртәбә иснәгән шикелле иснәмәм.

– Шулай булгач, мине әллә ниткән могҗизалар белән котыртма. Без аларны күп күргән инде. Шаккатыра алмассың.

– Күреп бетермәгәнбез икән шул әле.

Чаныш улының үзенә төбәп караганын сизде.

– Өйгә керик, әти. Ятып тор. Самавыр куеп җибәрермен. Чәй эчәрбез.

– Аннары эчәрбез. Башта могҗизаны күрсәтим әле. Әйдә әле, әйдә.

Агачлыктан чыккач, ул түбәнгә, су читенә ишарәләде:

– Күрәсеңме? – дип сорады.

Кадрәк, кулын каш өстенә куеп, аска, су яктылыгына карады.

– Ни бар суң анда, әти? – диде ул, сузып кына.

Чаныш чиләкне, үзенә алып, өйалды баскычына куйды да подвалга таба төшеп китте. Артка әйләнеп карамаса да, улының үз артыннан ияргәнен сизде.

– Менә, – диде ул, Кадрәкне алга уздырып. – Балык булыр бу.

– Әстәгъфирулла! Балык түгел бу. Чыннан да, могҗиза лабаса!

Чанышның бая ләмдә калган эзләренә баса-баса, Кадрәк балыкның койрыгы янына үтте. Аны сөякчел бармак очлары белән генә капшагач, Чаныш кузгаткан тәңкәне җайлап куйды.

– Әйе, балык икән шул, – диде ул тын гына. – Тикмәгә генә килмәгәндер ул монда. Синең чәчәкләрне тиешенчә иснәмәвең хак икән.

Улын юатыр һәм тынычландырыр өчен, Чаныш ачуланырга булды.

– Ничек исним суң мин аларны? Ничек? Ә? Яхшы исним мин аларны, яхшы! – дип, ул Кадрәк янына килеп басты.

– Җук, бер дә яхшы түгел шул менәтерә! – дип үҗәтләнде Кадрәк. – Син аларны өзмичә, җиргә иелеп иснисең. Ә җир кешене үзенә алыр өчен иелгәнне генә көтеп тора да инде ул.

– Көтеп торган җиргә берзаманны барыбер барасы инде, Кадрәк. Тик соңарырга да була бит әле! – дип көлде Чаныш.

– Ә балык килеп җиткән. Күпме су, ә барыбер үзенә урын тапмаган.

– Әйе, – дип килеште Чаныш. – Зур юл шулай тар сукмак белән очлана инде. Зур өйдә озак торганнан соң, җан бәләкәй бүлмәне тансык итә. Ахыр килеп, озак бара торгач, аяк табаннары җир салкынын сагына. Әх-әх-әй!.. Кеше генәме соң, олы юллар да тузанга әйләнә. Бернишләр хәлең юк.

– Шулай уйлаган идем аны.

– Ничек?

– Бу балык бик карт, ахрысы. Ул безнең янга килгән. Яхшыга түгел бу. Ихтимал, ул синең чәчәкләрне җиргә иелеп иснәгәнеңне күргәндер… Балык үзенең могҗиза икәнен белгән. Шуңа үзен күрсәтергә килгән дә. Ул безнең соңгы могҗизабыз булмагае. Белдеңме?

– Булса суң! Алайса, яхшылап карап калыйк… Каяле, Кадрәк, син аңа атлан әле.

Кадрәк:

– Нигә? – дип сорады. – Ат түгел ич ул!

– Ат булмаганга күрә атлан да. Мин сине гомергә бер мәртәбә балыкка атландырып йөртергә тиештер бит инде?

Кадрәк тагын:

– Нигә? – дип сорады.

– Кешеләргә сөйләрсең.

– Ышанмаслар ич!

– Ышанырлык итеп сөйләргә кирәк. Әгәр кешеләргә синең белән янәшә яшәгәннәре өчен оят түгел икән, алар сиңа ышанырлар.

Чаныш сирәк чал сакаллы, ябык, җиңел гәүдәле, кыюсыз гына карышкан улын култык астыннан тотып күтәрде дә балык сыртына атландырды. Кадрәкнең күн итекле аякларын салындырып, учлары белән балыкка тотынып утырудан гайре чарасы калмады. Чыннан да, хәзер җилгә каршы җилдереп китәргә әзерләнгән сыман, ул соры киез эшләпәсен маңгаена батырып киде. Һәм менә ул Чанышның күз алдында үзенең алтмыш еллык гомерен чигереп, артка ташлап калдырды да, сигез яшьлек малай булып, үзенең шул ук алтмыш еллык гомеренә каршы җилдереп китте кебек. Алтмыш ел әүвәлгечә көчле, шук җанлы, ләкин карап торышка кырыс күренгән, егылган шәттә Кадрәкне тотып калырга, күтәреп аягына бастырырга, көлә-көлә, юата-юата, атта нык утырырга өйрәтә-өйрәтә, бәрелгән җирен угаларга әзер ир сурәтендә Чаныш улының артында басып торды.

Кадрәк, бик күп еллар элек булганча ук:

– Бәреп төшермәс микән суң? – дип сорады.

– Нык тотынсаң төшерә алмас, – дип җавап бирде аңа атасы. – Иң мөһиме – егылмау.

Кадрәк үз-үзен читтән күргән кебек булды, оялды. Хәл көнләшерлек түгел, дип уйлады ул. Бер караганда ахмаклык инде, ул ак сакаллы карт башы белән балыкка атланган! Ике тере кәҗә мөгезенә куеп, пычкы белән бүрәнә киссәң дә, мондый ук ахмаклык булып тоелмастыр. Андый хәлгә калмас анысы, ә менә тере балыкка атланып утыра лабаса! Дөрес, әллә ниткән биек-леккә ашкан да шикелле. Юк шул инде, юк. Тормыш дулкыннары ярга кагып чыгарган йомычка шикеллерәк. Әйе, Кадрәк үз-үзеннән оялды. Ләкин атасының аның балыкка атланганын бик күрәсе килгән икән, моны ничек кире какмак кирәк? Юансын инде. Ул бала сымак. Кызгандыра. Утыр, төчкермә. Сакалыңны да селкетмә, ичмаса. Әзрәк шулай утырды да:

– Җитәр инде. Яхшы җилдердем бугай, – диде.

– Утыр әле, улым, утыр. Ашыкма. Җиргә төшәргә өлгерерсең, – дип үтенде Чаныш. Аның тегендә, үткәннәрдә, хәзер шундый якын, фәкать күз яшьләре генә томанлатып күрсәткән үткәнендә озаграк тукталып торасы килә иде. Ул үзенең «Ашыкма әле» дигән үтенечен тагын кабатлады.

– Иярсез җайсызрак шул, – дигән булды Кадрәк. – Катырак.

– Мендәр кирәкмиме суң?

– Мендәргә күнегәсе түгел анысы. Тик минем мендәрләргә ис китмәгәнне беләсең ич инде. Миңа күбрәк нарларда аунарга туры килде. Беләсең ич инде, әти.

– Беләм, улым, беләм. Яхшы беләм. Андый нәрсәне ничек онытмак кирәк?

VI

Белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкнең күргәннәре адәм балалары башына төшә язмасын. Ул сәламәтлеген сугыш алдындагы мәхшәрдә, сугышның үз кырларында байтак какшатса да, госпитальләрдә аунап ятмады. Кадрәкнең нарларда аунарга туры килде дигәне бүтән аның. Ул саулыгын Кола дигән ярымутрауда урманнар кисеп какшатты, Себер карлары астындагы шахталарда күмер чабып югалтты. Югыйсә сугыш булып сугыштан тәненә ядрә тию түгел, шырпы да кертмәгән килеш кайтты. Аның улы Кадрәк җәфаны алданрак күрде. Госпитальнең йомшак мендәрләре, чиста җәймәләре бәхетлерәкләргә эләккәндер ул. Аның улы Кадрәк өлешенә төрмә сәндерәләре, лагерь нарлары, ачлык тиде. Кеше өчен нахакка рәнҗетелүдән дә катырак җәзалар да бардыр барын. Нәсел-ыру намусы бар бит әле. Әнә шул нахак гаепнең бөтен нәсел-нәсәпкә ягылуын күтәрү сират күперенең кыл уртасында чайкалып торудан да яманрак булды. Алай да нахак гаеп таш түгел. Аны муенга асып суга сикерәсеңмени? Үлүе җиңел ул, яшәве авыр. Исән чагында өнәмәгәннең үлгәч сөякләрен яратырлар. Менә ничек бит ул, агайне!

Әйе, белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкне сугыш чыгарга дүрт ел ярым калганда алып киттеләр. Ник икәнлегенә хәзер, гомер узып барганда, хәтсез вакыт юшкыны кунган инде. Хәер, истә. Ничек алып киткәннәре аерата. Ут сүндереп йокларга яткач, ишекне төеп уяттылар, килеп керделәр. Авыл советы рәисе Зәйнәпбикә, ике милиционер, тагын каратут йөзле, әйбәт киенгән бер кеше. Җыенысы дүртәү болар. Шуңа кадәр МТС[6 - МТС – Машина-трактор станциясе.]та плугарь, аннары комбайнчы булып эшләгән, ә язын, Кызыл Байрак ордены алгач, авыл советы рәисе итеп сайланган Зәйнәпбикәнең бу вазифасына яңа гына керешкән вакыты. Сары каш-керфекле, бөдрә җирән чәчле, эре сипкел баскан йөзле булса да, сөйкемле, күңелгә хуш килердәй зифа буйлы хатын. Кияүгә чыкмыйча, ир бала тапты. Авыл халкы арасында орденын шул малай өчен алды дигән сүз йөрде йөрүен. Анысы караңгы инде. Тырнак астыннан кер эзләргә маһирлар кызыксынсын.

Милиционерларның берсе – ач яңаклысы, куе кара кашлы, югары бөтерелгән очлы мыеклысы, – каккан казык булып, ишек катына басты. Бүтәне – кызыл түгәрәк битле, почык борынлысы – өстәл башына утырды да алдына кара савыты чыгарып куйды, дәфтәр ачып салды, каләм алды, эш башланганны көтеп, иягендәге бетчәләрне капшап сыткалады.

Ул чагында Кадрәк, өйләнеп, әлегә башка чыкмаган иде. Көзен өмә белән мүкләп өясе шәп юкә бурасы хәстәрләнгән, капка төбендә.

Чанышның бер улы – Кадрәктән яшь ярымга гына өлкәне Тәлгать – район үзәгендә балыкчылар артелендә эшли. Өченчесе – Сибгат – Казанда танк училищесында укый. Ә төпчекләре Сәйдәш инде кызлар исен тоя башлады, ахрысы, кичке уеннан кайтмаган иде әле. Ике гаиләгә дүртпочмаклы өй кысанлыкка кысан иде анысы. Бигрәк тә язгы айлы төннәрдә кыенга килде. Чанышның үзенең дә хәтәр генә гайрәтле чагы. Эшкә яраксыз тәртә ише куйган җирдә сөялеп торуга гына риза түгел. Асылъяры да үзенә иш: терекөмеш сымак, учта тәгәрәтерлек әле. Шу-ла-ай… Зарланмый-нитми, тиешле итагать саклап дигәндәй, әйбәт тордылар. Аның каравы мунча шәп иде, мунча. Кышкы озын кичләр, язгы ташулар, бигрәк тә шомырт чәчәк аткан вакытларда, шул мунчаны бик еш яккаладылар. Хәзер дә өй борынча мунча бар анысы. Мәгәр хәзер инде фәкать юынырга, кунак-төшем кадерен күрергә, тагын кияү белән кәләш, кода белән кодагыйлар хөрмәтенәрәк ягыла. Теге чакларда мунчаның хикмәте бүтәндәрәк иде шул… Өйләнгәненә ел ярым дигәндә, Кадрәкнең хатыны Рәхиләнең икенче балага йөкле икәнен яшеребрәк йөргәнен Чаныш сизенә иде инде. Тик ул балага яшәү генә насыйп булмады. Имчәк баласы вакытында ук дөнья куйды, бичара. Монысы – соңыннанрак булган хәл.

Менә шул: ут сүндереп йокларга яткач, тегеләр – чакырылмаган кунаклар килеп керде. Тышта пычрак, яңгыр, күн итекләрен ышкып-нитеп тормадылар, эчкә, түргә уздылар. Ут элергә өлгергәннәр иде инде. Бөтенесе уянды. Сәерсенделәр, шикләнделәр. Хатыннар, әдәп саклап, башта чаршау артына кереп киттеләр. Каенанасы белән чышын-пышын килеп, Рәхилә самавыр капкачын шылтыратты. Аның, бу якка чыгып, мич калагына үрелүен теге каратут йөзле кеше мыек очын ирен почмагы белән чәйнәп карап торды да почмактагы китап шкафы каршына барып басты, урысчалатып, үзе өчен генә әйткәндәй: «Ну-ка, поглядим», – диде. Китапларның иң калынын – күн кырыйлысын кулына алды: «Что за книга?» – дип сорады. Үзе үк вата-җимерә укып та бирде: «Әл-мәсхәфү эш-шәрифу»[7 - «Әл-мәсхәфү эш-шәрифу» – «Изге кәгазьләр».].

Каратут йөзлене күреп белмәсә дә, кем икәнен Чаныш чамалады – Абалак фамилияле кеше. Тирә-күрше авылларда аның «Шапалак» дигән кушаматы таралган иде инде. Чебен үтергеч була инде. Өстәвенә бу сүзнең «яңакка сугу» дигән мәгънәсе дә бар. Ай-яй да соң бу ирләр: уйлап чыгарырга һәм чәпәргә кирәк бит, йә! Кешесенә, шөгыленә шулхәтле дә туры килер икән. Шәп тә соң, ә, Шапалак!

Әйе, кешеләр язмышы өстендә чебен үтерә торган шапалак шикелле селтәнде ул. Шап! – бер авылдан мәктәп директорын. Шап! – күрше авылдан агрономны. Шап! – чираттагы авылдан комсомоллар башлыгын… Кемне генә алмады. Тик кешеләр чебен түгел иде бит, чебен түгел иде. Кешеләр кемнеңдер атасы, ире, анасы, хатыны, баласы, туганы иде!

Шапалак ияген күтәрде дә эчке күлмәкчән һәм яланаяк басып торган Кадрәккә төбәлде. Чанышның өненә үтә хәтәр мәлләрдә генә кузгалучан курку йөгерде. Ул, полк комиссары сыйфатында йөргән чагында, полкларын батька Махно армиясе тар-мар иткән, шуның өчен партиядән чыгарылган, ревтрибунал хөкеменнән могҗиза белән генә исән калган, үз-үзенә кул салудан көчкә генә тыелып, шуннан соң гади кызылармияче булып байтак сугышлар кичкәч, туган авылына кайтып төпләнгән һәм колхозда тегермәнче хезмәтендәге кеше иде. Ыгы-зыгыланмады, кабаланмады, юк-барга кысылмады. Калган гомеренә башыннан кичкәннәре бик җиткән дигән карарга килде. Шуңа күрә башта тегеләрне үзен алмага килмәделәрме икән дип уйлаган иде. Кем белә, кайдадыр, кемнәрдер үткәннәрне актарып чыгаргандыр да моңа да вакыт дигәндер.

Теге чакны Чаныш ревтрибуналга да әйтте, хәзер дә кабатларга әзер: полк тар-мар ителмәде. Аның өчтән икесе крестьяннар иде – менә шулар Махно ягына күчте. Һәм моның өчен полк комиссары Чаныш Украинадагы совет власте органнарын гаепләде. Уен эшмени: көрәшнең иң кызган мәлендә сугышчылар арасында «Украина Җир халык комиссариаты әүвәлге алпавыт җирләренең өчтән ике өлешен совхозларга бүлеп бирә икән» дигән сүз таралды. Нинди «коммуния» ди әле ул?! Ә совет властеның «Җир турындагы декрет»ы нишли? Буш куык булып каламы? Крестьяннарны алдаумы? Ниемә дип революция ясадык соң әле, җир даулап түгелмени? Бирделәр дә шундук тартып та алалармы? Тапканнар шыр тиле мужик! Мә, җанны ал, ә җиребезгә тимә! Бирмисез икән – «Долой НКЗ[8 - НКЗ – Народный комиссариат земли.] Украины!» Киттек, туганнар, батька Махнога. Большевиклар безне алдады.

Менә хикмәт кайда иде. Полкның революцион аң ягыннан таркалуына комиссар Чаныш Наймушинның юл куюында түгел.

Киштәдә ничектер Чаныш кулына килеп эләккән бер китап та бар: «Махно» дип атала. Артык та түгел, ким дә түгел. Менә хәзер Шапалак шуны актарып чыгарыр да шап! – бетте-китте.

Әмма Шапалакны китапларның калыннары кызыксындырды. Китаплар микән әле? Әйе, юк икән, аңа Кадрәк җаны кирәк икән.

Шапалак: «Коран, значит», – диде дә һәр буынын диярлек төк баскан озын бармаклары белән китап битләрен җилфердәтеп актарды, әйтерсең лә аннан нидер эзли иде. «А ты комсомолец, если я не ошибаюсь?» – диде ул, бу юлы Кадрәккә карамыйча гына. «Камсамул», – дип җавап бирде Кадрәк. Шапалак, үз-үзенә әйткәндәй: «Едва ли, – диде. – Тогда как понимать в твоём доме наличие Корана? А?» Кадрәк эндәшмәде, җавап эзләгәндер инде. «Я спрашиваю: как понимать Коран?» Күрәсең, каратут йөзленең Шапалак икәнен Кадрәк тә искәреп өлгергән иде. Ул татарча: «Коръәнне язылганча аңларга кирәктер. Кабул итүе кешенең иманына карап инде», – диде. Шапалакның татарча яхшы аңлаганы, ипи-тозлык сөйләшә алганы мәгълүм иде. «Что такое иман?» – дип сорады ул Зәйнәпбикәдән. Зәйнәпбикә аңлатып бирергә авырыксынды. Ул телен әйләндерә башлаганчы, Чаныш: «Рух», – диде. Шапалак, бусын тагын да аңлавы авыр икәнен белгертеп, Зәйнәпбикәгә янтайткан муенын сузарак төште. Зәйнәпбикәнең җавабында нәкъ шул иман булмаслыгын белгән Чаныш тагын үзе телгә килде: «Рух – это человек». «Но Коран не иман, а каждый человек не комсомолец», – диде Шапалак, игътибарын Кадрәккә юнәлтеп. Ул Коръәнне милиционерларның нидер язып барганы алдына куйды да тагын шүрлеккә үрелде, бу юлы китапларның куе көрән төстәге лидерин тышлысын алып, тышлыгына күз салды: «Изрядно потрёпана. Читаете, стало быть?» – диде. «Читаем», – диде Чаныш, нигәдер ашыкканын һәм ни өчендер русча җавап кайтарганын аңышмастан. Шунда Шапалакның йөзе кара коелып килде. «Литература-то запрещённая! – дип, ул китапны Зәйнәпбикәгә якынайтты. – Книга Галимджана Ибрагимова. Как Ленин терпел его возле себя – уму непостижимо! Догадался бы, что окажется врагом народа… – Ул, хәзерге хәлләрне күз алдына китергән булса, Ленинның нишләү ихтималын әйтеп бетермәде. – Теперь не допросишь… – диде ул һәм, күзен кысып, Зәйнәпбикәгә кырын карады. Авыл советы председателе кулын киң ерылган тезләренә куеп, ак керфекле күзен челт тә мелт йомгалый иде, йөзе бурлаттай кызарган, сипкелләренә хәтле юкка чыккан. – Вы же отчитывались о том, что полностью ликвидировали в вашей деревне произведения этого врага народа!» Зәйнәпбикә орденын таккан бүз пиджактан иде, шуның җиңе белән маңгай тирен сөртте. «Гөнаһ шомлыгына каршы, күреп җиткермәгәнбез шул, пәрәми, – диде ул елак тавыш белән. Иренен бүлтәйтеп, әле Чанышка, әле Кадрәккә карап, әле чәчәкле чаршау артыннан ишетелгән чыш-пышка колак салып: – Бу күптән бәдрәфкә чыгарып куясы китапны үз башыгызга дип тоттыгызмыни соң инде, амавызлар?» – дип сорады. Кызганды Чаныш Зәйнәпбикәне, ярдәмгә килеп: «Мы этой книгой намеревались яйца заворачивать, – диде, инде бала итәкле күлмәген киеп, почмакка барып баскан һәм өйгә килгән хәвефне сизүен, тик ничек тә ярдәм итә алмаганын, шулай да үзенең кыяфәте белән тегеләрне кызгандырырга тырышканын белдереп, чакырылмаган кунакларны күзәткән Рәхиләгә ишарәләп: – Вот она яйца заворачивает, когда на продажу несёт в Казань».

Ул арада Асылъяр, капкачындагы көлләрен пуф-пуф итеп өрә-өрә, өстәлгә шаулап торган җиз самавыр чыгарып утыртты. Чакырылмаган кунаклар санынча чынаяк-тәлинкәләр тезде, әле утырырга өлгермәгән юкә балы белән кәсә, телемләп киселгән ипиле тәлинкә куйды. Ул ап-ак йон оекбаштан, төнге күлмәген алыштырган, башында – юка батист яулык. Почмактагы агач кисмәктән җиз чүмечтә салкын су алып килде. Ул аяк атлаулары, идәндәге суккан чуар паластан тын гына, тик ышанычлы йөрешләре килешле иде. Лампалары җиделе генә, ә кайнар самавырның бите белән морҗасы арасында җайлы гына кырын яткан бер дистә йомырканың, чүмечтәге суда коенып чыккач, өстәлдә тәгәрәшеп ятулары ачык күренә. Әйтерсең лә өйдәгеләр җыенысы хәерле сәфәрдән бик отышлы йомыш үтәп кайтканнар, хәзер Асылъяр шуларны сыйларга әзерләнә. «Ешьте, дорогие гости. Видать, приутомились с дороги», – диде ул. Шапалак аның чиста сөйләшүенә гаҗәпсенеп, кашларын күтәрде. «Не удивляйтесь, – диде Асылъяр, – я – баба русская». Бу сый-хөрмәтнең үзләренә икәнен аңлагач, Шапалак кырыс кына: «Спасибо. Но уберите это!» – диде. Асылъяр, ничарадан бичара калып, тын гына, ләкин инде ачык йөзендәге борчылуны, бармаклары калтыравын, кулы тотмавын яшерә алмыйча, шул ук вакытта үзенең буйсынмас калганын да белгертеп, өстәлне җыештырырга мәҗбүр булды. «Пиши, – диде Шапалак аның сүзен җөпләп язарга әзер торган милиционерга, – распространение запрещённой литературы идёт путём заворачивания отдельными листками куриных яиц, якобы для продажи на… – Ул, бүленеп, инде папирос кыстырылган ике бармагы белән Кадрәккә төртеп: – На каком базаре?» – дип сорады. «Гадәттә, Суконныйга төшәбез», – диде Кадрәк. Шапалак: «…НаСуконном базаре города Казани, – дип, милиционерга әйтеп яздыруын дәвам итте, – где, по всей видимости, действуют настроенные против власти лица. – Папиросын кабызып суыргач, китапны ачып карады. – Шрифт латинский, готического образца. «Готического» подчеркните. Нет ли в том скрытный умысел? Возникает вопрос: не в угоду ли немцам? – Бусы арттырып җибәрү түгелме дигән сыман, каләме төртелеп калган милиционерга: – Пишите, пишите! – дип боергач, ул бу китапны да Коръән янына куйды, янә шкаф ягына борылды. – Ленин, – дип укыды ул күзе төшкән кызыл тышлы китап сыртыннан. – Это хорошо. Однако, где же товарищ Сталин? Ясное дело: товарища Сталина в этом доме не держат. Почему?» Кадрәк Сталин китабын партиягә керергә җыенып йөргән колхоз хисапчысы Вакыйф Фәйзуллинга биреп торганын әйтте. «Вакиф Файзуллин? – дип сорады Шапалак. – Хорошо, мы поинтересуемся, как он изучает труды товарища Сталина. Не вперемежку ли с книгами Галимджана Ибрагимова? Ясно!» Чаныш: «Што ясно?» – дип сорады. «Ясно, как день». «Тышта төн», – диде Кадрәк. «Ночь в вашем сознании, комсомолец Наймушин. На улице уже заря наступает. Но это – наша заря, а не ваша. Идти же навстречу нашей заре вам пока рановато, кажись. Если не сказать, что вообще нельзя… Итак, собирайтесь!»

Рәхилә җил ургымы китереп бәргән каен кебек калтыранып куйды, бар күкрәге белән югарыга талпынды, бер адым алга атлады да шул килеш катып, куырылып калды, бите агарып килде. Кадрәк аңа сабыр, әмма тынгысыз караш ташлады, тирән итеп сулыш алды да шундук йомшарды, кулы көчсез асылынып төште. Чаныш зәңгәр һәм тирән төннәрдә ялгызы калачак киленен күз алдына китерде; ә Асылъяр аркасы белән салкын мичкә терәлде дә, үз каршында ачылып киткән төпсез бушлык-та кинәт яклаучысыз калган Кадрәккә мәңгегә югалыр алдыннан соңгы тапкыр күреп калырга теләгән шикелле, күз керфекләренең һәр бөртеген талдырып, әллә кая – мондагыдан чынрак тоелган ераклыкка төбәлде.

Зәйнәпбикә, кулын тезләреннән алмыйча, юеш күлмәк итәге ябышкан ботларын кушырды, пычрак галош кигән аягын утырган урындыгы астына яшерде.

Шуннан соң Кадрәк, кабаланмаска, каушамаска тырышып, аягына күн итек, костюм өстеннән арттан башлыгы асылынып торган брезент кожанын киде. Рәхилә яшь ярымлык Ревоны күтәреп чыкты. Кадрәк, улын үчтекиләп сөйгәч, барысына да: «Хушлашмыйк. Көтегез», – диде. «Напрасно», – диде Шапалак, үткер күзләре белән Рәхиләне тагын баштанаяк чишендергәндәй карап.

Чанышның эче жу итеп китте. Напрасно икән, нигә Кадрәк белән Рәхиләне, таңга чаклы гына булса да, икәүдән-икәү калдырмыйлар икән соң? Чаныш «соңгы тапкыр» дигән уен читкә куарга тырышса да, соңгы тапкыр шул, дип уйламыйча булдыра алмады. Әйе, соңгы тапкыр. Алайса, нигә кешечә хушлаштырмыйлар? «Хәер, явызлыкның кешечә булуы язмасын», – дип уйлады Чаныш. Ләкин ул бүтәнчә була да алмый шул, чөнки явызлыкка фәкать кешеләр генә ия.

Шапалак чыгышлый Чанышка әйләнеп карады: «Вас, как отца врага народа, тоже вызовем. Ждите!» Сул күзе кысык, кара сөлек диярсең; уңы шар ачык – бер көпшәле мылтык тишегемени. Алай итеп Чанышка бер генә карадылар: теге чакны, таш карьерында… Тик Шапалакның карашы хәтәррәк: теге чакны Чанышка винтовка гына төбәделәр, тәненә пуля гына аттылар, ә Шапалак кешеләрне яратмый торган карашы белән җанга кадалды.

Кадрәкне менә шулай алып киттеләр. Яккан гаепләре коточкыч гаделсез иде. Бу хәлгә кадәр ике көн элек августның соңгы хәтәр яңгыры тегермән буасын ерып атты. Түбән тугайны су басты, киптерергә дип, әвен базы янына куелган арыш эскертен агызып китте. Имеш, кырчылык бригадасы бригадиры Кадрәк Наймушин эскертне су ташу юлына махсус өйдергән. Аның бу эшен «теракт» дип атадылар. Соң, җәмәгать, Кадрәк адәм баласы гына, нинди террорчы булсын ди, хәтәр ташу төшәсен алдан каян белсен? Әвен базы Чаныш үзен үзе белә-белгәннән бирле шул тугайда. Юк, Кадрәк моны раслый алмаган.

Чаныш башта үзе, аннан Рәхилә, тагын үзе Асылъяр белән кутузкага передача илтте. Алмадылар. Күрештермәделәр дә. Кая ул! Аның үзен исә, Шапалак янап чыгып киткәнчә, сорау алырга чакыртмадылар. Аның каравы, җыен ясап, тегермәненнән чыгарып ташладылар. Төрле эшкә йөри башлады. Нихәл итмәк кирәк. Буйсынды. Халык юатыр, юатмаса аңлар дип көткән иде. Юк! Чумадан качкан шикелле читләштеләр, ят иттеләр. Дүртенчесендә тагын үзе генә барган иде. «Ублюдкаң монда түгел инде!» – дип кычкырдылар. Чаныш: «Кайда соң ул?» – дип ялварды. «Эзлә!» – диделәр. Эзлә, имеш! Шапалак белән суккан урында чебен эзе кала, ә бу Шапалак суккан кешеләр эзсез-хәбәрсез югалды. Чаныш Казанга ике барып эзләде – табалмады. Зур урында эшләүче сугышчан иптәшеннән эзләттермәкче иде, вәгъдәсен алса да, аның эзләргә кыймаслыгын аңлады. Эзләү үзең дә югалу белән бер иде шул. Улы шулай югалды.

Кадрәк сугыш башланыр алдыннан гына хәбәр салды. Аннары фронттан язгалап торды. Хатларында әйтмәсә дә, хәтәр җирләрдә йөргәнен аңлыйлар иде. Иң мөһиме, хәбәрсез-нисез югалу урыннарыннан котыл- ган – шунысы яхшы. Ул арада танк батальоны командиры Сибгатләре һәлак булды. Төпчекләре хәбәрсез югалды. Сугыш беткәндә, матрос уллары Тәлгатькә дә кара кәгазь килде.

Кадрәк, җәй уртасы узгач, солдат киемендә кайтып төште.

– Бабай, әти кайтты!

Ревоның кояшлы җәй көнендә яңгыраган шатлыклы авазы Чанышның күкрәгендәге яра җөенә яңа ядрә булып кадалгандай тоелды.

– Әби, әти кайтты!

Асылъяр, оныгының халык урак урган җиргә килеп җиткәнче кычкырудан карлыккан тавышын ишеткәч, бәпкә төбенә сыгылып төште.

– Әни, әти кайтты!

Рәхилә шул ук басуда, агач кисмәктән чумырып алып, чүмечтән су эчә иде. Улының үзе янына якынаеп пышылдавын ишеткәч, кулы калтыранды, салкын чишмә суы күкрәгенә, аннан авыр эш ныгыткан корсагына акты. Әгәр шул вакытта, караңгы төннәрдә кеше күзеннән качып, иренең язмышын юрап койдырган кургашларның һәммәсен яңадан эретеп агызсалар да, ул моны сизмәс иде шикелле.

– Әти кайтты, абыйлар-апалар! Минем әти кайтты!

Халык эштән туктады. Кояш чагылдырган күзләрен кысып, Кадрәкнең улына, анасына, хатынына карадылар. Кайсы шатланып, кайсы битараф, күбесе көнләшеп, йөрәкләрендәге җөйләнмәс яраларының сызлануын тоеп карадылар. Алар эшләп калды. Ә солдат улы, анасы, хатыны, сулышларына буылып, авыл тарафына йөгерделәр.

– Мине каян таныдың, улым? – дип сорады ата улыннан.

– Бу күрешүне артык күп көткәнгә күрә, – дип җавап бирде улы.

Алла биргән ризык куелган табын янында гәпләшеп утыруның рәхәтен Чанышның һич онытасы юк. Утыруы рәхәткә рәхәт, ә менә сөйләшкән сүзләре хәтәр иде.

– Мин бит, әти, сугышның ахырына таба бер генералны машинада йөрттем, – дип сөйләде Кадрәк.

– Борчак сипмәле! – дигән булды Чаныш, улының һәр сүзен йотлыгып тыңласа да. – Синнән ниткән шофёр? Анда апкиткәнгә хәтле Гришка янында буталудан узмадың ич син. Мытыес шофёрын әйтәм.

– Менә шул шөгыль үтә чыккан ярап куйды да инде, әти. Анда яшисең килә икән тырнашасың. Лагерьда, дим. Җанны шул һөнәргә өйрәнү мәшәкате саклады да. Анда һөнәрсез кеше сагыштан харап була. Һөнәрсез булу шөшле белән аш ашау шикелле. Өйрәнгәндә, алда гомер бармы-юкмы дип тормыйсың, бер кирәге чыгар дип уйлыйсың. Тормыштан туйганнар гына ни өйрәнмәде, ни башкаларны өйрәтмәде. Казна эшен, дөресен әйтим, беркем сөймәде. Костырырлык шакшы иде. Ә менә үз шөгылең – анысы җан азыгы. Караңгы төшкәнче апкайтып ябалар иде, ә ябып куйганнан соң нишләмәк кирәк? Аерата кышын. Бүре булып уласаң да таман. Менә шунда сәндерә күршем Дорофей Саныч әкертенләп машина серләрен ачты… Берчакны, стройга тезеп: «Кемнәр автомашина йөртә ала?» – дип сорагач, чыктым да бастым. Оторви да брось, мәйтәм, үлем ике килми. Шуннан алда гына шофёрларның күбесен Себергә озатып бетергәннәр иде. Тимер юл салырга. Агач ташырга гына курслар бетермәсәң дә ярар дидем дә тәвәккәлләдем.

– Әтәчлек синдә барые инде!

– Ничава, анда да кикрикне төз тоттык. Кикригең шиңдеме – беттең. Бөтенесенә күнегәсең: юл читендә егылып калдың икән – конвой урманга сөйрәп кертә дә ташлап китә. Җаны кыл өстендә торганнарны илтеп ыргыта торган урынга хәтле бар иде, әти җаным! Үзең сорыйсың икән, анысы да пажалысты гына! Ачуым килмәгәе, анда әтәчтән йомырка салдырсалар да ис китми. Андыйлар да булды. Шпанага анда ир дә хатын. Кхм, кхм… Ә без татарлардан куркалар иде. Җиңелгәч, төрек кулын күтәрер, урыс качар, татар бугазга ябышыр, диләр. Безнең бабай – синең атаң Наймуш шулай әйтә торган идеме? Әйтә торган иде. Шулай булгач, безгә ышанасы гына кала.

– Шуннан? – дип сорады Чаныш, мондый сүзләрнең тизрәк бетүен дәгъва иткәндәй. Аны вак-төяк нәрсәләр кызыксындырмый иде. Хәер, тормыш итү – шул вак-төякләрнең чылбырдай тезелешеп килүе инде ул. Ул үзе дә – бер үлеп караган кеше. Шуннан соң тауларның түбәләренә генә басып йөрисең икән аны. Үзәннәрсез дә булмый, әлбәттә.

Моңа Кадрәк тә өйрәнгән. Шуңа күрә табын артындагы сүзен кыска тотарга тырышты.

– Шуннан шул. Подъёмнан отбойга тиклем баш күтәрми урман кисәбез. Фин кампаниясе башлангач, безне ул тирәләрдә тотудан шикләнделәр булса кирәк. Ник икәнен, кая икәнен әйтеп торалармы суң – алып киттеләр. Безнең этап Онежский күлгә килеп чыкты. Баржага төяделәр. Сыйган кадәребез – төп-төгәл бер мең кеше сыйды. Сыймаганнар ярда яңа баржа көтеп калды. Кичкә каршы кузгалдык. Ятыйм дисәң, аяк сузарлык түгел. Йокы атларныкы сыман инде – аягүрә. Валлаһи менә. Ашау дигән нәрсә юк инде. Тәгам ризык заты калмаган. Ни булганы этап кичкәндә бетте. Аның каравы кашеварлар рәхәт чигә: күбенгәнче эчәләр. Шул безгә тиешле паёк хисабына инде. Авыл саен, безнең өлештән урлап, аракыга алмаштыралар. Сакчылар бе- лән бер сүздән баралар. Ә безгә – суган суы… Тегеләрне, тора-бара аякларыннан тотып, чәчләрен чылаткан сымак кына иттеләр – суга батырдылар. Монысы соңрак булды – баржа комга терәлеп калгач. Әйе, икенче көнне сайлыкка утырып калдык. Кругом су да су. Толкач алай иткән булды, болай иткән булды да ташлап китте. Бер көн көтәбез, ике көн көтәбез – юк та юк бу. Эзе суынды. Шулай итеп, атна узды. Унөченче көн киткәндә, буксир тартып чыгарды…

Чаныш Кадрәкне әле утырып, әле ишекле-түрле йөренеп тыңлады. Асылъяр белән Рәхилә самавыр арты самавыр яңартты, кагылучы булмаса да, өстәлгә йомыркалар тәгәрәтте. Хатын-кызның шул инде аның – аһ та ваһ итештеләр, тик куанычлары да май кояшы белән бер.

– Тилмергәнсең икән, – диде Чаныш.

– Тилмерү ише генәме суң, әти җаным! Кырылдык без, чебен урынына кырылдык. Байтагыбыз сары чәчле дә зәңгәр күзле – латышлар йә эстоннар. Безнең ише кара халык та бихисап – бессараблар. Күбебез урыс та татар. Ну тагын хохол да грузиндыр. Баржа түгел, туганнар каберлеге инде менәтерә! Кырылдык, кырылган берен баржа борынына өя бардык. Адәм баласын күрәләтә ничек суга атмак кирәк? Җавапка тартулары да бар бит әле. Әй, өйдек тә соң! Аннары нишләткәннәрдер – Алла белсен. Шулай, тәгамнең ни икәнен оныттык. Аерата дизентерия кырды. Әйе, әти. Кырылып күрсәттек тә соң! Көзге чебен урынына кырылдык, әти. Чалгы да алай кыймый, чалгы да!.. Ярга чыгарганда санадылар – мең кешедән ике йөз дә җидәү калганбыз. Ә без, әти, яхшы кешеләр идек бит! Теге дүрт-биш кашеварны искә алмаганда инде. Ахыр килеп, хәтта ки безнең сакчылар да алай адәм балалары каргарлык ук булмагандыр. Бу сугыш мәхшәреннән алар да исән чыкмаганнардыр… Әйе, әти, без яхшы кешеләр идек. Бездән дә гаепсезрәк кешеләр – сез дә халык кына. Без халыкка үпкәләмәдек. Бу дөньяда нинди генә әшәкелек, явызлык кылынса да, халык гаепле түгел… Без, әти, яхшы кешеләр генә түгел, яхшы хыяллы, ышанычлы кешеләр идек. А-а, кемнәр кырылды! Халыкның каймагы, көче. Нахакка кырылдык, ямьсез кырылдык, законсыз кырылдык, кайтмаска кырылдык. Безнең кемлегебез хакында халык дәшми калса, җир оран салыр әле, җир!

– Күрәчәгең булган инде, – диде Рәхилә. – Сине ни саклап калгандыр?

Асылъяр, күзен яулык почмагы белән сөрткәләп:

– Кешене кеше саклый аны, – диде.

Чаныш, улын әрнүләрдән арындырасы килепме, аның шуннан соң тормышында якты көннәр булгандыр дип, шуларны исенә төшертергә ашыгып:

– Шуннан? – дип сорады.