banner banner banner
Юл. Романнар, хикәяләр
Юл. Романнар, хикәяләр
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Юл. Романнар, хикәяләр

скачать книгу бесплатно


Степан, авыр атлап, алпан-тилпән чайкала-чайкала, яланаяк көенчә ярга таба китте. Ул тарафта тагын лом белән кирпеч төйгән тавыш ишетелде: тук-тук-тук… Әйтерсең лә офыктан офыккача түгәрәкләнеп торган бу җирнең йөрәге шулай тибә иде.

Солтан аның артыннан моңсу гына карап калды, беравык уйсыз утырды.

Башта өзек-өзек, аннары тоташлый чикерткәләр зыңларга кереште. Елга буенча үзйөрешле баржа узып бара, аның артыннан киң дулкыннар таралды. Дулкын каккан саен, савыттагы балыклар шыбырдашты.

Ә Степан дөмбәсли дә дөмбәсли. Читтән ул ярдан бүлтәеп чыккан зур ташмы күтәреп торучы атлант булып күренә иде.

– Монда кил әле! – дип кычкырды ул. Солтанны ломына таянган килеш көтеп алды. – Күпме дөмбәслим, йодрык кадәр тишек уелды. Хет егылып үл – бармый.

– Армиядә кем идең син?

– Сапёр.

– Сапёр! – диде Солтан, үчекләп. – Ә фортификацияне шайтаным да белмисең! Син төрбәнең гөмбәзен чукыйсың бит, ә монда кирпечләр яны белән салынган. Астанрак – стенасыннан тиш.

Степан комны ишеп төшерде. Ком шулай ук убылып төшәргә торган зур таш астыннан да купты. Таш урыныннан кузгалды, өске ягы кара туфрактан аерылды, үсемлекләрнең – ак, наратның көрән тамырлары күренде.

– Саклан! – дип кычкырды Степан һәм Солтанны таш астыннан читкә этеп җибәрде.

Нарат төбендәге куе зелпе куагы арасыннан ике сандугач пырхылдап чыкты. Таш убылмый калды. Аны агачның ниндидер тамыры бәйләгәндәй тота иде, күрәсең.

Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртеп, Солтан:

– Башта ташны ишәргә кирәк, – диде.

Баскан урыныннан бер карыш та тайпылмыйча, Степан алдан ташка, аннары авыш наратка сынап карады.

– Ярамый. Стенаны каплый ич. Нарат та аумагае.

– Маташма, дим!

– Юк инде, парин. Минем, бәлки, полковник яткан җәннәтне күрәсем киләдер.

Шуннан, юри генә дигәндәй, ломга Солтан ябышты. Сулышы иркен иде, көч-куәте үзе белән. Лом тавышы кайтаваз булып яңгырамый иде инде: һава кызган, һәр тавышны йота гына бара. Кирпеч нык, коры. Шикәр шакмагы хәтле генә кителә, ком тузан булып коела. Бер кирпечне ваклап бетергәч, күршедәгеләре тоташлый кубар дип уйлаган иде. Кая ул! Измәсе тагын да катырак сыман. Кирпечләр чатнап ябышкан. Алай да икенчесе яртылаш диярлек кителеп чыкты. Шул рәвешчә, ул ян-яктагы кирпечләрне дә кыеп чыкты. Алар артында тагын бер рәт тезелгән икән әле. Тышкы катны җитәрлек сүтмичә торып, анысына керешү файдасыз.

– Дәвам ит, – диде ул, ломны иптәшенә биреп.

Аннан күрмәкче, Степан да тәртип белән генә чокыды, хасил булган тишекне шактый киңәйтте. Эчке катны җимерсәләр, кеше башы сыярлык тишек ачылачак иде.

Ломга тагын Солтан тотынды. Ялыктыргыч эштән туеп, ломны гайрәт белән орган иде, кирпечләрнең берьюлы икесе кубып, эчкә җимерелде. Ломы, эчкә кереп, кулыннан ычкына язды. Селтәнгән шәпкә ул күкрәге белән тишеккә капланды, йөзенә коры, салкынча саф һава өртелде, һавадан җир дымы, бигрәк тә кабер исе килмәде. Хәтта, гадәттә, зиратта гына булучан ис тә тоелмады. Ул, ломны тартып алып, караңгылыкка карады. Кабер эче шулкадәр дә караңгы булып күренде ки, Солтан үз битенә аның салкын күләгәсе төшүен дә сизде шикелле.

Эчтәге караңгылыкка күзе ияләшкәч, Солтан тегеннән үзенә текәлгән караш белән очрашты. Анда икона сөялеп тора иде. Аңа йөзе сагышлы, карашы моңсу һәм кырыс хатын сурәте төшерелгән. Ул сурәт нидер бирергә дә тели сыман, нидер таләп тә итә иде шикелле. Кирпеч тузаны аша Солтанга соры баш сөягенең буш күзе дә текәлгән иде.

Солтан читкә янтайды.

– Ни бар анда? – дип сорады Степан.

– Үзең кара. Син ашкындың ич.

Зелпе куагы арасына бая очып киткән кош әйләнеп кайтты. Йомыркаларын суытасы килмәгән инде. Пырылдап, икенчесе дә килеп җитте.

Кабер һавасын күкрәгеннән кысып чыгарырга теләгәндәй, Солтан тирән итеп сулыш алды.

– Йә? – диде ул. – Күңелең булдымы инде?

– Казанская Богоматерь! – дип пышылдады Степан.

– Ә! Укына ук башладыңмы? Чукынып та ал.

– Иконаны әйтәм мин. Икона Казанской Божьей матери анда.

– Атаң башы да юкмы соң? Каян килгән спец!.. Ә полковнигың кайда соң, полковнигың?!

– Полковник… Әнә ич баш сөяге ята. Аныкыдыр.

Кызыксыну алдырды. Яктылыкны капламас өчен, муенын җайсыз сузып, Солтан эчкә карады. Бая күргәненең көтелмәгән тәэсиреннән арынган иде инде. Бу юлы әсәрләнмичә, салкын акыл белән күзәтте. Баягыча ук, игътибарын иң әүвәл икона сурәте җәлеп итте. Рәсем күңелгә иңеп керә кебек иде. Инде гаҗәпләндерми, куркытмый, шаккатырмый, бәлки гади, саран исәп белән аңны били.

Сурәт тактага төшерелгән. Буявы җете, ачык. Ходай анасының сурәте бил тиңентен төшерелгән. Сул кулында – күкрәк баласы. Уң кулын хәер-фатиха биреп сузган. Рәсем кызгылт кирпеч тузаны аша чәчелеп чагыла.

Эчтә икона белән баш сөягеннән гайре бүтән нәрсә күренми – караңгы. Ә, юк, әнә таш идәнгә елышкан кием калдыклары. Тагын шул кием өстенә сузып салынган чәч толымы. Калын, сары чәч толымы.

– Полковник өйдә юк, иптәш Масленников, – диде Солтан. – Өйдә – полковникша гына. Дөрес, әле торып җитмәгән. Синең кайнар кофе ясап керткәнеңне көтеп ята. – Бармакларын бөгеп, Солтан кирпечкә каккалады: – Рөхсәтме, ханым?

Степан, йөзе белән тагын тишеккә капланып, кабер эчен күзләде.

– Полковник өйдә, – диде ул бераздан.

Кабер эчендә тонык кайтаваз:

– Өйдә, – дип кабатлады.

Степан кулын артка сузды. Солтан аңа ломны тоттырды.

Шуннан соң тишек зурайганнан-зурайды. Кирпеч вагы тышка да, эчкә дә коелды. Лом белән бәргән саен, кабер буш мичкә шикелле гүләп җавап бирде.

IV

Елга еракларга сузылган Урсал үзәнен чикләүче Зур суга таба җиде көн, җиде төн буена ага да ага, ага да ага. Зур суга барып кушылгач та җиңелми әле ул: үз тәмен, үз олылыгын тагын бер көн, бер төн буена саклый, әмма шуннан соң үз ярларын хәтерләми башлый инде. Су эзе ярда калса да, яр эзе суда калмый бит ул.

Елга белән бер үк юнәлештә, ярты чакрым чамасы читтәрәк, кояш батышы ягыннан кояш чыгышы тарафына торган саен биегәя барып, сирәк имәннәр, юкә белән каеннар һәм төрле куаклыклар белән капланган яисә бөтенләй шәрә, итәкләренә зур-зур ташлар ишелгән таулар сузылып китә. Тауларның текә урыннарындагы туфрак коры һәм ком-ташлы, ә ялпылыкларында – кара, уңдырышлы. Шуңа күрә бу җирләрдә бик борынгы заманнардан бирле күп итеп мал-туар асраган, иген иккән, сунарчылык кылган, балык тоткан көчле, зирәк, бай болгар ырулары, аларның токымнары, алар идарәсендәге башка кабиләләр яшәгән. Елга Зур су кочагында таралып, үз-үзен тәмам онытканга кадәр үзеннән күтәрелгән иртәнге яки кичке томаннарда, кышкы кар-бураннарда шул халыкларның өзелмәс тере сулышын, һәр тамчысында аларның сүнмәс рухларын, агымында сүрелмәс гайрәтен тоеп ага әле.

Ә тау итәкләреннән бәреп чыккан салкын чишмәләр, яшел үзәннәрдән килеп кушылган инешләр, елганың суын гына тулыландырып калмыйча, хәтерен дә уяу тота. Шуңа күрә ул үз ярларының текә борылышларын ураганда да, тирән чоңгылларында хәл ала-ала черем иткәндә дә, Кояш һәм Ай тартымы, Айның фасыллары тәэсиренә карамастан, төп юнәлешен югалтмый иде. Алай гына да түгел, әнә шул чишмәләр, инешләр аңа язмышының үз ярларында яшәгән кешеләр тормышы белән бәйле икәнен искәртәләр. Ул кешеләрнең чит баскыннарга каршы яшен яшьнәве кебек кыска бәрелешләре вакытында булсын, су өстенә боз катуыдай дәвамлы салкын сугышлар чорында булсын, елгада балык мул үрчи торган иде. Бигрәк тә җәен, чуртан, кырпы, осётр кебекләре. Алар елгаларны ташытырдай итеп аккан мәетләр белән туеналар, симерәләр, ләкин кешеләр ул балыкларны барыбер тоталар, ашыйлар иде. Мондый чакларда вак балыклар тынсыз кала һәм, ак корсакларын ялтыратып, вак дулкыннарда чайкала. Киек кошлар, балаларын ташлап, ерак күлләргә очып китә. Җәнлекләр су эчәргә төшми. Елганың суы таңнарда калка, шәфәкъләрдә бата торган Кояш белән бер төстә була. Төптәге йомшак ләмнәре дә кызыл канга манчыла, ә Зур судагы юлы күпкә озыная иде. Соңгы дәверләрдә кешеләрнең кан коешуы бетте, елганың күптәннән инде кан белән тозланганы, мәетләр белән бозылганы юк. Аның каравы язмышына башка хәвеф яный башлады. Елгага шул ук тау итәкләреннән – кан, үзәннәрдән – кара май чишмәләре, кырлардан әче һәм сасы сыекчалар агып төшә башлады. Кайбер вакытларда елганың соры, тирән күзле чишмәләре генә капланмыйча, Кояш яки Ай яктырткан зиһене дә карала торган булды.

Берзаманны, елганың нык ярларын дер селкетеп, корыч атларга утырган кешеләр килде. Алар Олы борылыш турысында җирне актарып, яңа яр уйдылар, елганы бүтән юлдан агызып тордылар да, иске ярны киңәйтеп, тоташ таштан буа будылар. Аннары елганы кире үз ярына кайтардылар. Шул урында аның су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүп-чар тулды. Ниһаять, ул урында зур гына сусаклагыч барлыкка килде. Елга күтәрелде һәм, тар гына ярыкларга бәреп кергәннән соң, таш буадан түбән томырылды. Ярсыды, шаулады, тирләгән ат сыман күбекләнде. Күбекләре сәламәт ак төстә түгел, ә тимер күгәреге төсендә иде. Ул күбекләргә елга үз суында эрегән чит, шакшы матдәләрне ягарга тырышты. Һәм елга ярына кагып чыгарырга теләде. Әмма буа артындагы ярлары текә иде. Шуннан теге күбек бүрекләре комлыкларга утырып калды. Ул урыннардан кошлар да, җәнлекләр дә читләшеп бетте.

Елганың агымы көчәйде. Камышлыкларны, комлыкларны, ташлыкларны су туктаусыз юды, айкады, урыннан урынга таратты. Вак балыклар да, эреләре дә, уылдык чәчәр урын тапмыйча, таш буа астына тыгылышты. Юлларын югарыга таба ары дәвам итә алмагач, алар шул болганышта чәчәргә мәҗбүр булган уылдык, сөт боткасына тончыгып үләләр иде.

Ул да түгел, елга шул борылыштан читтәрәк ниндидер һава дулкыннары кайнарлыгын сизде. Ул моңарчы көтүчеләр яккан бер генә учакка да охшамаган иде. Кешеләр аның суын әнә шул кайнарлыкны йөгәндә тотар өчен куллана башладылар. Елга хәзер Олы борылышны тутырган бөтен суы белән кайнар көчәнешле электр тогы ясый башлады. Елганың буеннан-буена җиде көн, җиде төн, ә Зур суга кушылганнан соң, тагын бер көн, бер төн аккан агымы озынайды, сузылды. Ул уза торган юл җыенысы унике көн һәм унике төнгә тигезләнде. Суының табигате үзгәрде. Елга Чулпан йолдызының да, хәтта Сатурн кыршауларының да йогынтысын тоя башлады. Аның үз суын таш буадагы шарламадан аска түгел, бәлки Кояшка коясы килә иде шикелле.

Антициклон уртасында кайнар көннәр һәм бөркү төннәр башланып, Кояшка таба омтылган койрыклы йолдыз Җиргә иң якын ноктага якынлашкан бермәлне елга үзенең калтырана башлавын тойды. Бер генә мизгелгә аның агымы хәрәкәтсез калды, аннары туктады ук. Балыклар чәбәләнеп ярларга томырылды, аулак урыннарга качты. Елганың горурлыгы, куанычы, сердәше булган Зур балык Олы борылышка җитәрәк яссы итәкле яр буена урнашкан умарталыкның бу араларда өч көн тоташлый яуган яңгыр аркасында суга күмелеп калган ташландык базына кереп посты. Комлы, текә ярларга оялаган керәшәләр үзләренең җылы ояларыннан алдан ук очып чыккан, хәзер, һичнинди өн-тавыш салмыйча, тәртипсез төстә югарыда тузына иде. Камышлар тирбәлеп кыштырдадылар, агач яфраклары җилсез калтырап җилфердәштеләр. Тере үлән һәм чәчәк тамырларын шытырдатып өзә-өзә, суга текә ярлардан кантар-кантар җир кисәкләре убылып төште, туфрак, ком, таш коелды.

Таң атып килә иде. Елга су астындагы тирән катламнарының хәрәкәткә килүен һәм сыгылуын, аннан соң тураюын, тартылуын сизде. Туфрак, таш токымнары йә кысылды, йә бушады.

Һәм кинәт җир тетрәп куйды. Еракларга һәм тирәнлекләргә дулкын-дулкын гүләү таралды. Елга суы буеннан-буена чайкалып торды, ышыкланыр урын эзләгәндәй, ярларга, бөгелеп төшкән тал ботаклары астына ташланды.

Ниһаять, Җир тынычланды. Елганың ярсуы басылды, агымы үз юнәлешен тапты. Балыклар тынычландылар, җим эзләргә чыктылар.

Шулвакыт елга иркен Олы борылышы артындагы иң киң урынында үзенең болганчык җылымса суына астан салкын чишмә килеп кушылуын тойды. Яңа чишмәнең күзе бик бәләкәй, ә ургымы хәнҗәр кебек үткен, тыелгысыз иде. Елганың үзен чиксез кысып, энә күзеннән үткәрсәләр, ургымы ул тиклем гайрәткә ия булыр идеме икән? Тирән, эңгер-меңгер баскан чоңгыл төбеннән бәреп чыккан чишмә ургымы су өстеннән хәтта камыш биеклеге чамасында күтәрелде. Ә юк, чишмә мондый булмый: чишмә суы, җир астыннан чыгу белән, рәхәтләнеп җәелеп китә дә шундук елга иркенә бирелә. Бусы андый түгел. Монысында әллә нинди буйсынмас куәт бар. Ул елганың әнә нинди тирән чоңгылын тишеп үтте һәм, ниндидер көчнең хәбәрчеседәй, югарыга ыргылды. Әйтерсең лә максаты – күкләргә ашу, йолдызларга җитү.

Яңа чишмә пәйда булган турыда елганың суы сафлана, тона башлады. Озакламый чоңгыл суы чистарды, тынычланды, әмма барыбер әүвәлге рәвештә түгел иде инде. Гәрчә чишмәнең су өстеннән көмеш камышка охшап күтәрелгән ургымы тиздән басылса, юкка чыкса һәм елга агымы юнәлешенә авышып ятса да, салкынлыгы, дәрте үзгәрмәде. Ул елгага чит, ләкин янәшәлеге хуш иде инде. Аны тоюы, кабул кылуы һәм ярлар буенча, борылышлар, чоңгыллар аша ияртеп китүе рәхәт иде.

Елга Олы борылышта чишмәнең әнә шундый саф сулышын, тансык тәмен татыды һәм, шунда сабыр гына бөтерелеп әйләнеш ясаганда, ул яңа чишмәнең үзе кебек үк, әмма шактый тирәндә ятып аккан билгесез бер елганың үзенә эндәшү сүзе икәнен аңлады.

Койрыклы йолдыз, боларның һәммәсенә битараф төстә карап, чиксез һәм мәңгелек сәфәрен дәвам итте. Тауларның түбәләрен, калкулык битләрен, агач очларын алтын нурларына коендырып, Кояш чыкты. Ояларындагы йомыркалары, әле төксез яисә канатларын сынар чак җиткән балалары янына кире кунган кошлар, үзәндәге сирәк киекләр, таш араларында шуышкан кәлтәләр, еланнар, әлегә ояларына керергә кыймаган йомраннар, тычканнар үлән кыяклары, чәчәк таҗлары һәм агач яфракларының бу таңда чыксыз икәнен күрде – чык бөртекләре җир кузгалып алган мизгелдә коелышкан, туфракка, комга сеңгән иде. Караш җитәрдәй җирне томан сарды.

Ә кешеләр җирнең иртәнге салкынча һавадан чирканчык алгандай чак кына тетрәп куюын сизмичә дә калдылар.

Боларның һәммәсенең сәбәбе гади, әмма гадәти булмаган эш белән бәйле иде. Хәрбиләр, мелиораторлар белән бергәләшеп, эш системаларының ышанычлы булуын сынар өчен, җир асты шартлавы үткәрделәр. Ул системалар ярдәмендә җир астындагы елганы буарга, икенче урында катламнарны тишәргә һәм ул елганы югарыга бәреп чыгарырга уйладылар. Бу су станциясендәге яңа өстәмә турбиналарны эшләтер, берочтан сугарыр өчен, мөмкин кадәр күбрәк су җыйнар өчен кирәк иде.

Төп бурыч – җир астында тыныч, халык хуҗалыгы максатларында дип аталган гаять куәтле система шартлавы үткәрү – алда тора иде әле. Монысын тормышка ашыру көннең уртасына билгеләнде.

V

Май ахырында Кушкаен авылында өч көн тоташ яңгыр яуды. Ерганакларга су төште. Инеш ярыннан ташып чыкты. Ул барып кушылган елга суы да хәйран күтәрелде. Чәчүдән туктап тордылар. Мал-туар абзарлардан чыкмады. Кошлар тынды.

Халыкның кәефе тәмам кырылды, тәкате бетте дигәндә генә, кургаш болытларга җан керде. Җил чыкты. Күк йөзе ярты көн эчендә аязды. Инеш белән елга үз ярларына кайтты. Кояш чамасыз кыздыра башлады. Ике көн дигәндә, җир кибеп бетте. Кошлар тернәкләнде. Үләннәр, агач яфраклары үрләп китте, чәчәкләр ачылды.

Колхозның елга буена урнашкан умарталыгындагы ташландык озынча таш подвалга бер балык кереп калган булып чыкты. Иң алдан аны умартачы Чаныш күрде. Балык болганчык суда ята иде. Койрыгы өстә, ә башы белән подвалның авыш юлыннан эчкә кереп киткән. Чаныш аны шундук таныды: кырпы балыгы икән.

Чанышның умарталыкка килмәгәненә дүрт көн узган иде инде. Шул арада, көтелмәгән кунакны тозакта калдырып, су чигенгән. Чаныш, гадәттә, килгән һәрбер кунакка шат. Бу юлы да куанды. Ул кешеләрнең хикмәтлеләре, җүнлеләре белән сөйләшеп утыруны ярата. Хәзер дә ул үз янында, телсез балык ятуга караганда, сүзчән кешеләр булуны хәерлерәк санар иде.

Ул, яңгыр чистарткан сукмактан төшкәндә үк, балык койрыгын абайлаган һәм аны ярга килеп төртелгән көймә җилкәненә охшаткан иде. Бервакытны елгада җилкәнле ике көймә йөзеп барганы хәтерендә. Көймәләр ярга килеп туктадылар. Кешеләре мондагы табигатьнең матурлыгына кызыккандыр, күрәсең. Умарталык урнашкан тау итәген камыр агачы, кыргый алмагачлар, күләгәле имәннәр һәм төрле куаклар уратып алган. Теге көймәләр өченче елны, Питрау көнендә, бал аерткан вакытта килеп чыктылар. Әлеге көймәләрдән кызлар белән егетләр төште. Җыенысы дүртәү. Тәннәре кояшта каралган, көчлеләр, шуклар, шатлар. Чаныш аларны яңа бал белән сыйлады. Ә алар аңа алтынсу төстәге чех сырасы эчерделәр. «Алтын фазан» дигән сыра, ул моны яхшы хәтерли әле. Тегеләр сыра артыннан киптерелгән балык чәйнәмәделәр, ә кылыч шикелле кәкре кабыргасы белән какланган ат ите ашадылар. Казылык та алтынсу төстә, хуш исле һәм бик тәмле иде. Чаныш ике чокыр чамасы сыра эчте, бер стакан тутырып, улы Кадрәккә дә бирде. Аңа шуннан артыгы ярамый. Сыра кәефне ярыйсы гына күтәреп җибәрде. Аннары ул егетләргә кызыл чөгендер салып әчетелгән бал авыз иттерде. Күп түгел, берәр чокыр чамасы гына. Тегеләр төрле ымнар белән өстәтергә тырыштылар. Тик ул аларны узындырмады. Әчегән умарта балы эч нигъмәте генә түгел. Ул аны тән даруы, җан азыгы урынына гына тота. Эч тутыру килешми. Арттырып җибәрсәң, кешеләр холкының яман касмагы өскә калкып чыгучан бит ул.

Әйе, балыкның койрыгы шул җилкәннәрне исенә төшерде. Төсләре белән генә аерылалар. Җилкәннәр ак, аларга кызыл хәрефләр, зәңгәр саннар төшерелгән иде. Ә балыкның койрыгы көл төсендәрәк. Зәңгәрсу-көрән элпә сызыклары, сөякләре беленеп тора. Чанышның кулындагы кан тамырлары да туфрактан калкып чыккан имән тамырлары шикеллерәк. Хикмәт андамыни? Балык койрыгы да матурлыгы белән теге җилкәннәрдән һич кайтыш түгел. Өске сөяге җилкәннең мачтасына тартымрак.

Арырак подвалның авыш авызына зур балыкның гәүдәсе кереп киткән. Аның тәңкәләре чәй тәлинкәсе хәтле бардыр, әй! Шуннан ким булмас. Араларына көрән кабырчыклар ябышкан. Алар урыны-урыны белән бәйләм-бәйләм асылынып торалар. Баз ишегенең өске яңагына терәлгән сырт канаты төбендә кабырчыклар аерата ишле.

Быелгы җылы көннәр башлануга, Кадрәк белән бергәләшеп умарталарны аланга чыгарып утырткач, Чаныш подвал ишеген ачык калдырган иде. Җилләтер өчен инде. Кортлар хәзер яңа сарайда кышлый, ә бу базда түгел. Сарай нарат бүрәнәләрдән буралган, түбәсе – шифер. Түбәне мүк сарып өлгерде инде. Шифер кабыргалары арасына күгәрек яфраклар ябышкан. Шуңа күрә сарай түбәсе ала-кола күренә. Ябагасын койган ат тиресе диярсең. Ә базда тузган, тик әлегә исәптән төшерелмәгән умарталар, кайбер кирәк-ярак, көя ашаган балавыз сакланып килде. Бомба базы сыман нык булса да, подвал эшкә ярарлык түгел инде. Искерде. Стеналары яссы ташлардан өелгән, түшәменә урталай ярылган имән бүрәнәләр түшәлгән. Ишеге тимер, әүвәлге осталар аны ахырзаман җиткәнче чыдарлык итеп койган.

Балыкның кайбер җиреннән болганчык суга кадәр җиткән озын су үсемлекләре асылынып тора. Тамырларын тәңкә араларына җибәреп, алар шундук үскәндер дә әле, дип уйлады Чаныш. Су чак кына дулкынлана. Мөгаен, балыкның тын алуы шулай итәдер. Дулкыннар ишек авызы ягыннан тарала. Аларны балыкның саңаклары куадыр инде. Чаныш аның сулышын да тойган шикелле булды. Әллә монысы искән җилме икән, дип уйлады ул. Әмма көн җилсез. Сыерчык авазы, аланда утлап йөргән атның авызлыгы чыңлавы да, бал кортларының тоелыр-тоелмас гүләве генә ишетелде.

Баз кырыена баскан урыннан Чаныш балыкның зурлыгына хәйран калып торды. Тирләп чыкты. Кадрәккә дәшәргә ашыкмады. Улы Кадрәк күптән пенсиядә инде. Алтмыш сигез яшендә генә булса да, тәне сырхаудан арынмый. Тик ул Чанышка кулыннан килгәнчә булышкалый әле. Чанышка калса, ул яшьтә кеше картлыкның бусагасында гына. Нихәл итмәк кирәк, Кадрәкнең бер дә бирешергә исәбе юк. Һәр эштә аңа беренче таяныч, беренче киңәшче, фикердәш. Калган өч улын Чаныш сугышта югалтты. Икесенең вафат булганы, берсенең хәбәрсез югалганы хакында кара кәгазь алдылар. Кадрәкне ул бу гаҗәп зур балык белән искәрмәстән куркытмас өчен чакырмый торды. Гомерендә моның ише могҗизаларны байтак күргән Чаныш үзе дә балыкның зурлыгына хәйран калды. Аеруча ул аның тәңкәләре арасыннан төртеп чыккан яисә асылынып торган, күгәрек белән капланган тимерчыбык шикелле, пычрак куныклы чал төкләренә шаккатты. Балык аңа яшьтәш, ахрысы. Ихтимал, картрактыр да. Бу колак ишетмәгән, күз күрмәгән төкләренә караганда, бәлки, аңа йөз яшь үктер инде. Тәгаен, аның сакалы да бардыр әле дип фараз кылды Чаныш. Кешеләрнең бөтен тереклеккә салган җәбереннән, һәр адымда сагалаган куркынычлардан, бәлаләрдән исән-имин чыккан бу балыкның акылы ниндидер, ә? Үзе йөзеп килгән һәм үз-үзенә подвалда кабер эзләп тапкан икән, ул яшәүдән туйган булса кирәк инде. Үз-үзенә кабер эзләп табарлык хәлгә җиткәч, ялгызлыкның, гаҗизлекнең чигенә килеп терәлгәндер. Киереп тартылган, аннары кинәт атып җибәрелгән ук шикелле зыңлаган бу уй һәм бу күренеш Чанышны әллә нишләтеп куйды. Хәтта үзенең үлеменнән соң да үз-үзенә кабер казырлык ялгызлыкка дучар булган кешене күрдемени! Бу хакта уйлау гына да әллә нишләтерлек шул. Әнә шундый ялгызлыкта калдырудан курыкканга күрә, үзе дә Кадрәкне бөтен белгән ысуллары белән саклап килде түгелме соң? Чаныш үзе дә ялгыз калуны һич тә теләми. Аны, Чанышны, кимендә бер генә улы булса да җайлы һәм коры ләхеткә салып күмәргә тиештер бит инде? Шул ук вакытта ул моңа җаны-тәне белән каршы да. Ул үзе үк Кадрәкнең соңгы туганы диярлек ләбаса. Кадрәкнең бердәнбер улы Рево – хәрби очучы – авиация һәлакәтендә харап булды. Аны шунда вафат булганнар белән уртак кабергә җирләделәр. Күмәргә Кадрәкне дөнья читенә – Сахалинга чакыртып алганнар иде. Зурлап каршылаганнар, олылап озатканнар. Кадрәк килене Мөрсәлинәне, оныклары Солтан белән Сөембикәне дә үзе белән алып кайтты. Алары яхшы гына фатирлары белән Казанда торалар. Чанышның хәтта үз-үзеннән яшереп ияртәсе килгән теләге бар: аның улын югалткан Кадрәкне үзе җирлисе, каберенә бер уч туфракны үзе саласы килә. Ә инде соңыннан, үзе дөнья куяр алдыннан, иң соңгы уч туфракны учына үзе кысып калса, бик таман.

Дөрес, Кадрәк Чаныш уйлаганча ук ялгыз түгел анысы. Аның әнә егет булып җиткән оныгы бар – Солтан. Бу яктан хәл яхшы, нәсел чылбыры өзелмәгән, өмет бар. Әлбәттә, төрле хәвеф-хәтәр Чанышларның нәсел агачына шәфкатьсез зыяннар салды. Шөкер, токымының тамыры корымаган. Шулай да хәзер вакыт башка, кешеләр бүтән. Аеруча яшьләр. Дөнья анысы аларны да җаена салыр. Сабакка утырырлар, игә килерләр. Кая китсеннәр. Утырган арбалары алга тәгәрәр. Ахыр килеп, Чанышлар җырын җырларлар. Күпмедер баргач, үткән юлга әйләнеп карыйсың ич аны. Болар да шулай карарлар әле – каерылып-каерылып карарлар. Менә шунда тартып барган атлары нинди дә утырган арбалары кемнеке икәнен күрерләр. Яшереп-нитеп торасы юк: соңгы вакытта олы юл маякларыннан читләште алар. Солтанны гына ал. Чаныш аның, әйтик, милләт җырларын көйләгәнен ишеткәне юк бугай. Җырлап азапланмый, тыңлый гына. Йөгән күзелдерегенә[5 - Йөгән күзелдереге – ат күзен ян-яктан томалар өчен, йөгәнгә тегелгән каеш каплавыч.] тартым бер нәрсә кия дә кесәсендәге тартма сихеренә бирелә. Тыңламаган да шикелле ул аны, хәерсез. Эндәшсәң, саңгырау кеше сымак, кулын колагына куя да теге нәрсәне сала, кайтарып сорый. Миңгерәүләнгән ише, билләһи. Әллә ниткән чит, моңсыз җырлар шунда. Дөрес, үзләре дәртле, дәрманлы, бирелеп китсәң, биетерлек көйләр. Тик инде, җәмәгать, ул көйләргә көрәк белән җир казырлык, балта тотып, утын ярырлык, себерке белән ишегалды себерерлек, чалгы айкап, печән чабарлык түгел.

Берзаманны Солтан шул җырларны умарталыкка алып килгән магнитофоныннан кычкыртты. Бал кортлары тузгып та күрсәтте соң, әй! Солтанга ябырылдылар. Кая качар тишек тапмады, бичара. Суга чумып кына котылды… Солтан гынамы соң – кич җитте исә, клуб ягында да гел шул музыканы акырталар. Әйе, ул җырлар җир казытмас инде. Дошманга каршы күтәрүе дә шикле. Җырын алыштырган кеше иманын да үзгәртә ул. Чаныш алданрак дөньядан китәрме, Кадрәк аңарчы ук мәңгегә күзен йомармы, Солтанга саф мөселманча күмү йоласын ышанып тапшыру файдасыз. Җирләүчеләргә ияреп йөрсә, хәтеренә салып куйса да, бик әйбәт булыр әле.

Әйе, соңгы мыскал туфрак Кадрәк йә Чаныш учында булыр.

Чит кеше өенә кергәндәге сыман, Чаныш резин итегенең олтанын үләнгә ышкып сөртте дә, балыкның кытыршы койрыгына тотынып, югары үрмәләде. Бер тәңкәнең кипши башлаган үткер чите чалбар балагының, эчке ыштанының тез турысын ертты, аягы шуып китте. Ул тезенең әрнүен тойды һәм, балыкка менгәч, тез капкачы тиресенең суелганын күрде. Ул урынга бөрчек-бөрчек кан тамчылары саркып чыккан иде. Чаныш аягына басты. Балыкның тәне йомшак икән. Итек табаннары аңа батып тора, сазлык түмгәгендәге шикелле, тигезлек саклавы читен. Ул сак кына тирбәлеп алды, әйтерсең лә аяк астының ныклыгын чамалады. Җавап итеп, балык койрыгын селкетте. Койрыгы белән бөгәлчәннәр куган атмыни! Бүрәнә буенча барган кебек, Чаныш балык сыртыннан алга атлады. Гүя ул, яшьлегендәге кебек, атка аягүрә менеп баскан. Балыкның сырт канатына кадәр барып җитте. Канат шиңгән әрекмән яфрагын хәтерләтеп янтайган иде. Юка булганга күрә, читтән йомшактыр кебек тоелса да, бактың исә, юкә кабыгыдай каты икән. Кытыршы зәңгәрсу элпә белән капланган канат сөягенә уң кулы белән тотынып, ул ишек өслеге астыннан подвал эченә карады. Анда эңгер-меңгер. Салкынча һава бәреп тора. Юеш таш һәм черек исе аңкый. Ул ят тавыш ишетеп сагайды: балык, тозакка эләккән җанвардай, тын гына сулкылдый сыман иде. Күзе караңгылыкка ияләшкәч, Чаныш балык саңакларының киң капкачларын шәйләде. Тимерчелек күрегенә охшап, алар беркөйгә ачылып ябылалар, суны эчкә суырып алалар да кысып чыгаралар, дулкын итеп тараталар. Шунда Чанышны ниндидер үтә гаҗәпсенү хисе биләп алды. Мондый хисне аның күптәннән кичергәне юк инде. Беренче мәртәбә бала чагында, печән өстендә айлы бер төнне куна калгач һәм аулакта иреннәре белән бер-берсенә сарылган егет белән кызга тап булгач, шулай исе-акылы киткән иде аның. Бер-берсен ашамагайлары дип шикләнгән иде ул. Үлеме алдыннан монда килгән шушы балык сыртына менеп басканчы, аның шуннан да артыграк төстә хәйран калганы булмады бугай. Чөнки балык, аны күрергә теләгәндәй, башын судан чыгарып алды. Шунда Чаныш аның сул күзен күрде. Шул рәвешчә, кайчакны атлар яшенгә караучан. Балык көтмәгәндә очраган дустына карагандай тоелды. Шулай итеп, байтак гомер үлгән дип санаган кешегә генә карыйлардыр, билләһи! Чанышка үзенең инде озак яшәгәнлеге хакындагы уй килде. Алай гына да түгел, алар икесе дә охшаш уй уйлыйлардыр, бер-берсенә әйтер сүзләре калмаганга, бер-берсен инде сүзсез дә аңлаганга күрә генә сөйләшмиләрдер кебек. Бар нәрсә инде сөйләшенеп кенә бетмәгән, яшәлеп үк беткән диярсең. Бу тойгы Чанышның кәефен һич тә бозмады, авырыксындырмады, үз-үзен кызганырга сәбәп бирмәде. Ә, ки-ресенчә, шундый яхшы, шундый иркен булып китте ки, әйтерсең лә алар, балык белән Чаныш, бер-берсенең тормышы хакына үзләренең җаннарын фида кылганнар һәм соңгы мәлдә берсе икенчесенең тәгаен исән калганнарын уйлап өлгергәннәр кебек.

Кеше дөньяга килгәннән соң һәм үлгәнгә кадәр эшли алган иң яхшы гамәл шул – бер-берең өчен җан ату була инде. Шуннан да зуррагы юк. Кешегә башкалар гомере хакына хәтта ул башкалар үзләре теләмәгән очракта да көрәшергә кирәк. Моны Чаныш бик яхшы белә иде.

Саграк атларга, балык тәнен авырттырмаска тырышып, Чаныш кире китте. Балыктан, әле тәпи йөри алмаган бала сыман, арты белән шуып төште. Карашы белән Кадрәкне эзләде. Ул исә аланда күренмәде. Тынлыкта елга дулкыннары кагуы, атның умарталар арасында керт-керт яшь үлән утлавы ишетелә иде. Чаныш елга суы белән баз арасына күз ташлады. Балык бирегә төнлә кереп калган, ахрысы. Шул арада су ярты метр чамасы кимеп өлгергән. Тәгаен, ташудан шикләнә калганнардыр һәм сусаклагычның, шлюзын ачып, суын киметкәннәрдер. Өч көн тоташ яуган яңгыр инеш суын да, елга суын да шактый арттырган иде шул. Аннары, суында шундый зур балык йөзгән елга ничек артмасын да ничек җәелмәсен инде ул, дип уйлады Чаныш.

Кадрәкне ул чокырдан эзләп тапты. Шешәдәге сөтне, әчемәсен дип, чокырдагы чишмәгә куяр өчен төшкән. Андагы чишмә катлам-катлам ташлар арасыннан бик көчле бәреп чыга, ике күзле. Күзләре шундый тирән, бервакыт кызык өчен Чаныш тыккан куак чыбыгы аңа бөтенләй кереп бетте. Чишмә күзеннән дә тирәнрәге Чанышның күптән вафат булган Асылъяры күзләре генә булгандыр кебек. Асылъярның зәңгәр күзләре, чыннан да, шундый тирән иде. Чаныш шушыңа кадәр, хәтта иксез-чиксез хәтерендә һәм сагышында да аларның төбенәчә төшеп җиткәне юк әле.

Көчәнә-көчәнә һәм тешләрен кыса-кыса, тезенә таяна-таяна, чокырның ташлы ярына уелган баскычтан сулы чиләк күтәреп менгән Кадрәккә ул әкрен генә:

– Әйдә әле, – дип эндәште.

– Менеп киләм ич инде. Кая ашыктырасың? – диде Кадрәк. – Син мине тиккә сагалап йөрисең.

– Сагаламыйм инде, сагаламыйм. Бер нәрсә күрсәтәсем килә, – дип, Чаныш чиләк тоткычына үрелде.

Чиләкне икесе ике яктан тотып, алар түбәнгә, умарталык йортына таба юнәлделәр.

– Нәрсә бар? – дип сорады Кадрәк.

– Могҗиза.

– Һе, могҗиза! Тапкан куандырыр нәрсә.

– Җәһәтрәк атла инде. Бигрәк сөйрәләсең.

– Кая ашыгасың?

– Минме?

– Син.

– Ашыга дип… Качмый анысы.

– Җук. Син гел ашыгасың. Чәчәкләрне ничек иснәгәнеңне күрми дип беләсеңме әллә?

– Иснәсәм суң. Шуннан ни булган?

– Иснә, миңа жәл түгел.

– Ә ник сукранасың?

– Сукранмыйм. Тик алай иснәмә.

– Алай дигәнең ничек була инде ул?

– Шулай инде… соңгы тапкыр иснәгән шикелле. Ашыгуың шуннан күренә.

Улының тел төбен аңласа да, Чаныш: