banner banner banner
Юл. Романнар, хикәяләр
Юл. Романнар, хикәяләр
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Юл. Романнар, хикәяләр

скачать книгу бесплатно

– Ишеттем. Тик тагын бер сөйләрсең әле.

– Ишеткәнең җитеп торыр, – диде Степан. – Калганын яңа зираттагы минем каберем янына барып кара.

– Исемеңне кыргансың бит инде.

– Мин аны мәңгегә калдырыр идем дә бит, хәрби комиссариаттан килеп кырып ташладылар аны.

– Кайгырма, дус. Үз кабереңә кереп яткач, яңадан язарлар әле!

– Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын ла! – дип көлде Степан.

Степан ботакларны тураклады, Солтан ул тураклаганны учак итеп өйде. Ләкин нарат ботаклары чи булып чыкты, тиз генә кабынып китәрлек түгел икән. Степан тәкъдиме белән зиратка күтәрелеп, ауган ике агач тәре сөйрәп төштеләр. Аларның берсен Солтан авыш наратка сөялеп торган җиреннән кубарып алды. Кадерсез яткырганчы, ягуы хәерлерәк дип уйлады. Берзаман дәү бабасы Чанышның авылдагы татар зиратына яңа койма корышканы, иске рәшәткәләрне җыеп якканы исенә төште. Билгеле, кемнеңдер кабере өстендәге тәре яраксыз койма түгел инде түгелен, әмма ни аермасы бар? Бу зират ташландык, һәммә нәрсә авып чери, юкка чыга. Ахыр чиктә ягуы һич тә кешелексезлек түгел. Чистарак булыр. Болай эшләүнең үзенә күрә савабы да бардыр әле. Ул үзен пошынырлык нәрсә юк дип тынычландырды. Дөнья шулай инде ул: исәннәр оялмаса, үлгәннәр кулдан тотмый. Бу аның уе түгел, бабасы Кадрәк сүзләре. Солтан оялу хисе кичермәде. Димәк, ярый.

Әнә Степан үзе сөйрәп төшергән тәрене балта белән тураклап та ташлады. Солтан ул нык, коры имән утыннарны яңа урынга учак итеп тергезде, аларга нарат ботакларын өстәде, чыра телеп, ут элде. Һавага сыек төтен күтәрелде, чәер исе таралды.

– Балык апкил, – диде Степан.

Ул нечкә биш нарат ботагы чабып алды, аларны учак тирәли кадап чыкты. Солтан китергән ике бәртәсне һәм өч судакны тозлады да саңакларыннан шул ботак очларына элеп куйды. Тере балыклар, ялкын кайнарлыгыннан читкә очып китәргә җыенган сыман, канатларын җәеп җибәрделәр, саңакларын һәм авызларын ачып, утка таба көмеш дуга сурәтендә каерылып бөгелделәр, аннары калтырана-калтырана турайдылар, шиңделәр, асылынып калдылар.

– Үлгәннәрен көтәсе калган, – диде Солтан, аларны кызганып.

– Аларның үлгәннәрен көтеп утырсаң, үзең яшәми калырсың. Сине ач тотып булмый бит инде, яшьти, – диде Степан. – Ылыс ташла. Төтен кирәк, ыслансыннар.

Солтан учакка ылыслы ботаклар ташлады. Балыкларны аның сары төтене сарды. Шуннан соң һавага очкыннар чәчрәде, көл күтәрелде, ялкын бөркелде. Балыкларның күзләре борчак шикелле агарып, бүртеп чыкты.

Степан ипи кисте дә телемнәргә эре тоз сипте, аннары, бер шешәне ачып, стаканнарга аракы салды.

– Әйдә, бер барып кайтыйк әле, – диде ул, стаканын күтәреп. Алга иелебрәк эчкәч, суган кыягы төреп капты. – Чылат мыегыңны, чылат. Томан күшектерә.

– Томан шул, – диде Солтан сүз булсынга.

Читкәрәк борылып һәм йөзен җыерып, стакандагы эчемлекне, мыегы аша сөзгәндәй, озаклап эчә башлады.

– Нигә йөзеңне җыерып эчәсең аны? Елмаеп кирәк, елмаеп! – диде Степан, балыкларны әйләндергәләп.

– Беләсең ич, моның белән дуслыгым юк.

– Аның белән микән? Юк, бәла белән дус түгел син. Үлем белән. Югыйсә аракының кадерен белер идең. Әнә теге кабер ташлары артыннан синең маңгаеңны прицелга алсалар… Хәер, син бәхетле кеше, төшләреңә өрәкләрнең прицел аша төбәлгән кара күзләре керми. Күз дә түгел, ә кара кабер…

– Әйе, төшкә керми андый нәрсәләр. Бездә бер җыр бар: «Дуска түгел, дошманга да без кара коелмыйбыз…» Әйт әле, туган, әфган дошманнарының синең алда шәхсән гаепләре бар идеме?

Степан җавап бирмәде. Балта түтәсе белән төгәл кизәнеп туракланган тәренең уемыннан астагы борысны сугып чыгарды да учакка салды.

– Минем алдамы? – дип телгә килде ул. – Син тинтерәтмә инде, парин. Кунак булсаң, тыйнак бул… – Ул учак каршысына тезләнде. Танымаслык булган би- тенә ялкын яктысы төште. Бите кызарса да, уйлары кара иде, ахрысы, ул ашыгып папирос капты, күмердән ут элде дә тирән итеп төтен суырды. – Без Россияне сак-ламадык саклавын. Без үз җаннарыбызны, иптәшләребезнең гомерләрен саклап сугыштык… «Духлар» безнең иптәшләрне дүрткә ботарлап үтергәннәр икән – гаепсезләрмени?! Ә без, ул иптәшләребездән ата-аналарына җибәрерлек бернәрсә дә калмаган очракта, бер-ике мәртәбә табутларына туфрак тутырганбыз икән – моңа кем гаепле?

Солтан дустын бөтен күңеле белән кызганып куйды. Степан аңардан фәкать яраланган йөзе белән генә аерылып тора, бүтән бер ягы белән дә түгел. Ләкин хәзер, очрашканнан бирле, беренче тапкыр ул аның күзенә төбәлеп, җанына тикле үтеп керергә тырышып бакты. Шунда аның үзе кебек түгел икәнен тойды һәм күрде. Ул, – ни әйтсәң дә, кеше үтереп кайткан кеше. Үз теләге белән түгел, әлбәттә. Ул аңардан иң әүвәл шуның белән аерылып тора һәм моны, шиксез, бик авыр кичерәдер, оныта алмыйдыр, төннәрен саташып ук чыгадыр. Шулай гынамы соң әле – ул кешеләрнең һәм менә бу мизгелдә Солтанның үзе хакында нәкъ шулай уйлаганын сизәдер. Шуңа күрә Солтан дусты хакында шушылай уйлавын яшерүне кирәк санамады. Киресенчә, аны үзе белән тигезләргә теләп, кырыс сорау бирде:

– Син үзең үтердеңме соң?

Юлдашы кинәт башын күтәрде, тураеп басты, кулындагы балтасын ташлады да аңа төбәлде. Аннары карашын учакка, учакның иң кайнар ноктасына – үзәгенә күчерде. Дустының карашында Солтан дәү бабасы Чаныш белән бабасы Кадрәкнең моңсу күзләрен күргәндәй булды. Солтан әллә кайчан – бала вакытында алардан: «Син кылычың белән күпме акларны кырдың, бабай?», «Син күпме фрицны үтердең, бабай?» – дип сораганын исенә төшерде. Алар беркайчан да аңа төгәл җавап бирмәделәр. Җавап урынына «санамадым, улым» дип кенә әйтәләр иде. Бу сорауларны ул аларның һәркайсына бары тик бер генә тапкыр биргән иде. Сүз куешкан шикелле, җаваплары да бер генә төрле. Күз карашлары да аерылгысыз: әллә син алар каршысында түгел, әллә алар синең каршыңда түгел. Ул карашта әйтеп булмастай бер бушлык бар иде. Нәкъ Степанныкы кебек. Шуңа күрә ул аңардан «Ничәне үтердең?» дип сорамады, ә кырыс төстә: «Син үзең үтердеңме соң?» – диде.

– Булды инде, – дип җавап бирде Степан, аңа карамыйча. – Берне. Ә калганнарын кирәк чагында һәм булдыра алганда юкка чыгардым.

– Барыбер түгелмени?

– Юк, барыбер түгел.

– Ни өчен?

– Чөнки мин бер генә тапкыр үтердем, һәм үзем дә бер генә тапкыр үтерелдем… Шушында вәссәлам – бетерик… Инде берне күтәреп искә алыйк.

– Кемне?

– Мине. Миңа өстәп, бөтенләй кайтмый калганнарны, кайтканнарның үз туфракларына кереп ятканнарын, чит табутларны кысан итмәгәннәрне.

Бу юлы чәкештермичә генә эчтеләр. Солтан дустының дәвам итүен көтте. Әмма ул дәшмәде.

– Степан, ә, Стёпа… Теге беренчесен… син ничегрәк?..

– Җанны кырма инде, ул җитәрлек сөялләнгән. Ымлыкларны җенем сөйми. Турыдан яр – ничек үтердең диген.

– Ничек соң?

– Үз косыгыма батканчы. Махмыры гомергә төзәлмәслек булганчы.

– Шулай да?

– Без аларны бер кышлакка китереп кыстык. Эзләре суынганын белгән идек. Аларда кириз дигән нәрсәләр бар. Безнеңчә, җир асты юллары инде. Кайчандыр кырларын сугарыр өчен казыганнар. Унар чакрымга сузыла. Шуннан килеп чыгалар да терәп аталар. Иң әшәке киризлар кышлаклар астындагысы. Акылдан шаштырырлык… Менә шул: кышлакларын урап алдык. Яңа гына шуннан безгә ут яудырганнар иде. Җир йоткан шикелле юкка да чыктылар. Без дә тындык. Аннары алга киттек. Ә бер дошман посып калган, безне кургаш яңгыр белән коендыра башлады. Гранатаның балдагын тартып алдым да тәрәзәгә томырдым. Өйгә бәреп кердем – тузан, төтен. Күзгә төртсәң дә күренми. Автоматны чытырдатып тоттым да көтәм. Шунда күрәм: минем дошман стенага сөялеп утырган, өзелеп чыккан аягын кочаклаган. Калтырана, усак яфрагымыни… Чалмасына автомат көпшәсен терәп куйдым да көтәм инде. Күз бәбәге белән минем җанны бораулый бу. Мин дәшмим. Шунда взвод командиры бәреп керде. Мине беткән дип уйлаган, ахрысы. Хәлне күрде дә: «Добей!» – дип боерды. Ә мин кызганам. Яралы бит. Миңа төбәлгән дә каткан. Командир атасы-анасы белән сүгенә: «Эшен бетер!» – дип кычкыра. «Пушка»сын болгый. Мин, читкә карап, чакмага бастым да бар патронны чыгарып бетердем. Шундук косып та җибәрдем. Ашказаным тискәре ягы белән әйләнеп чыга дип торам…

Солтан кинәт үзләрен тере учында тоткан дөньяга Степанның күзе, аның җаны һәм вөҗданы белән караганын тойды.

Иртәнге суык әкренләп чигенде. Томан тарала башлады. Аның калдыклары елга борылышындагы кыя артыннан бәреп чыккан кояш нурларында эри иде инде. Су киңлеге яктырып китте. Җиргә төрле күләгәләр сузылып ятты. Вак балыклар уйнашырга кереште. Акчарлаклар үзләренең иртәнге ауларын тизләтебрәк җибәрде. Якты көн күзен тәмам ачты.

Күмерле агач алып, Солтан сигарет кабызды.

– Балыклар… яхшы, – диде ул, сөйләшүне үзгәртергә теләп. Степанга да ял кирәк бит.

Чыннан да, балыклар алтынланып пешеп килә, көйгән канатлары тәмле ис тарата.

– Шәпләре суда калды аның, парин. Бүгенге шикелле кармакка тоту минем саруымны кайната. Синең хакка гына инде. Башка чакта мин җәтмә белән бер урыйм да, атна буена тамак тук.

– Ә миңа шушылай тансык. Тансык кынамы соң!.. Кармакка балык каптырып утыручылардан көнләшәм мин, Степан. Яратып көнләшәм. Ленин күперенең[1 - Ленин күпере – Казандагы күпер.] ике ягында – ике диңгез. Өсте тыныч, якты, күз камаша. Каршыда – Кремль, Сөембикә манарасы кояшка таба авышкан, чиркәүләрнең алтын гөмбәзләре ялтырый. Ә балыкчыларның һичнидә гамьнәре юк. Резин көймәләренә сеңгәннәр. Карашлары калкавычта, күңелләре су төбендәге балыкларда, уйларын су агызып киткән… Хикмәт тамак туклыгындамыни, туган! Хикмәт – җанда ул.

– Сөйләнмә! Тамак турында сүз чыкканда, җан турында лыкылдаучыларны өнәмим.

– Булды, дәшмим.

– Син дәш, дәш! Балык кына дәшми. Без дә күп дәшмәдек. Дәшмәгәннәрне ашыйлар аны.

Степан бер судакның саңак төбендәге канатын умырып алды да чәйнәп карады. Канәгать төстә телен шартлаткач, аны яссы ташка алып куйды, япьле пәкесе белән буйдан-буйга ярып, эчәкләрен, куыгын кырып чистартты, тоз сипте.

Ысланган балык исе борынны кытыклый иде, Солтан ике ташны өсте-өстенә куеп утырды, ләкин өске таш селкенә, утырырга җайсыз: ике аяклы урындыкка утыргандай булды.

– Циркач мәллә син? – диде Степан. – Әйдә, ярдан бер-ике таш кубарып апкиләбез. Табын икән табын булсын. Кунагың да киләсе бар. Камәриягә өстәл әзерли торыйк.

Әйе, Солтан бүген бирегә Камәрияне чакырган иде. Килермен, диде.

Ярдан чыгып торган ташлар авыш нарат турысында күбрәк иде. Шуларны кубардылар, һәркайсы икешәр яссы ташны үзенә утыргыч итеп җайлады. Өстәл урынына зуррагын сайладылар. Көчәнә-көчәнә арлы-бирле кузгата торгач, ул җимерелеп төште, вак ташлар, ком коелды, ярда бушлык хасил булды, куыш ачылып калды. Солтан шунда үрелеп карады.

– Ни бар? – дип сорады Степан.

– Еланнар оясы, ахрысы.

– Еланнар? Еланнарга мин белгеч. Анда елан ите ашар чиккә җиткән чаклар булды, парин. Шулай бервакыт Гардез белән Кабул арасындагы юлны сакларга туры килде. Берничә көн сусыз яттык. Сугыш… Ярты взвод кырылды. Шулай бер ташбака тотып алдык. Нишлисең – ашадык. Җирәнгеч анысы…

– Әллә миңа елан ите ашатырга уйладыңмы?

– Ашый торган еланнар башка ул. Ә болар – тузбашлар.

Еланнарның башлары кайда да, койрыклары кайда –буталышып беткәннәр. Яктылыкны бар дип тә белмиләр. Күзләре йомык, тәмам онытылганнар. Ниндидер ләззәткә бирелгәндәй, бер-берсенең тәннәре буенча алга да артка шуышалар. Кайсылары бау шикелле урала, кайсылары чишелә. Кайсысы авызын шыплап япкан, кайсысы киереп ачкан. Авызлары ачылганнарының ике аермалы уклары йә хәлсез асылынып төшкән, йә киерелеп тора, йә калтырана. Башларындагы сары таплары светофор утлары шикелле әле кызара, әле яшелләнә кебек.

Ботак алып килеп, Степан аларны тузгытырга тотынды.

– Тимә, ятсыннар, – диде Солтан.

– Ә юк инде, яшьти. Мин артта елан торганга күнекмәгән. Тыл чиста булырга тиеш.

Еланнарның ни белән мәшгуль икәненә Солтан төшенеп өлгергән иде инде. Яз бит. Табигатьтә яратышу мәхшәре хөкем сөргән вакыт. Күз алдында бала чагының онытылып беткән, ә хәзер кинәт искә төшкән бер күренеше җанланды. Майның кайсыдыр көннәрендә яр буендагы җылы ташларның дымсу асларыннан бер-берсен алгы һәм арткы аяклары белән кысып кочаклап, ак йомшак корсаклары белән сыланышып беткән гөберле бакаларны актарып чыгарганнарын, аларның серләренә төшенергә теләгәндәй, ике таяк очы белән бер-берсеннән аерырга тырышуларын хәтерләде. Ләкин бакалар тиз генә бирешмиләр иде. Солтанның һәм башка малайларның кызыксынудан, көчәнүдән борын очлары, маңгайлары тирләп бетә, ә бакаларның салкын, кытыршы тәннәрендәге шадра төртекләрдән тамчы-тамчы сөт саркып чыга. Малай-шалай бөтен дөньяларын оныта, аның саен үҗәтләнә. Түземнәре беткәч, ахырда һичнинди тартынусыз, җирәнүсез төстә алар бакаларны сыртларыннан куллары белән тартып, аякларын бармаклары белән каерып аералар иде. Бакаларның аяклары, көзән җыергандагы шикелле, киерелгән көйгә бөкрәешеп, тырпаешып кала, күзләрен ачмыйлар, тавыш-тын чыгармыйлар, җиргә ташлагач, үпкәләгән сыман, кыймылдамый яталар. Әгәр шулвакыт берәр кыз бала килеп чыкса, малайлар шул бакаларның берәрсен сиздермәстән аның аркасына салырга да күп сорамыйлар иде. Солтан үзе бака салырга ни өчендер Камәрияне сайлый, аны көтеп ала, посып сагалый иде. Камәрия, аркасында йә күкрәгендә салкын, ят нәрсәне тоеп алу белән, тәне буенча боз кисәге шугандай, башта киерелеп катып кала, аннары бөрешеп килә, куырылып китә, шуннан соң тыпырчына башлый, ачыргаланып кычкырырга, еларга тотына, күлмәген күтәрә дә, зәңгәр трусигын күрсәтә-күрсәтә, баканы кагып төшерә. Ә үзе урынына Камәрияне башка малай куркытса, Солтан аның белән сугышмый калмый иде.

Сары көнбагыш чәчәге кебек ачылып киткән бу истәлек Солтанның күңелендә яңа уй кузгатты. Кайчандыр ул Камәриягә үз мөнәсәбәтен белдерер һәм аның игътибарын үзенә юнәлтер өчен, аның аркасына ямьсез, чиркангыч гөберле бака салган иде. Ә бүген нәкъ шуның өчен нишләргә кирәк икән соң? Менә бу еланнарны яктыга сөйрәп чыгара, бакаларны бер-берсеннән куптарган шикелле аерып ташлый һәм берәрсен аның куенына сала алмый бит инде! Киресенчә, Камәрия белән мөнәсәбәтен куышта уралышкан еланнарга охшатып, һичкем тарката алмаслык рәвештә ныгытып үрер иде…

Аяк астына кубарып төшергән ташка басып, Степан кулын куышка тыкты да еланнарны төргәге белән тышка сөйрәп чыгарды. Аларның чуалчык бәйләме шапылдап комга тәгәрәп төште. Тузбашлар бермәл тын тордылар, аннары, аерылыр алдыннан кочаклашкан кешеләр сыман, тагын да тыгызрак булып укмаштылар. Солтан ул төргәкне янган, корымланган, күмерләнгән агач төбенә охшатты.

Һәм шунда хәшәрәтләр кинәт йомшадылар, аралары бушады, алар бер-берсеннән читкә тартылдылар. Күмерле агач төбе күз алдында тамыр җибәрә, ул тамырлар җир дымын эчәр өчен таш араларына төртелеп, тишек эзлиләр сыман иде. Минут арасында еланнар төргәге чишелеп бетте. Алар арыган, талчыккан төсле төрле тарафка таралыштылар.

Степан берсенең койрыгыннан эләктереп, баш очында айкады да болганчык суга селтәп ыргытты. Елан һавада очканда турайды, суга сузылып төшкәч, вак дулкыннарга каршы елга киңлегенә йөзеп кереп китте. Ялтырап торган суны тармаксыз кара яшен урталай ярган шикелле булды.

Солтан еланны күздән тәмам югалганчы карап торды.

– Бусы елан түгел моның, – диде ул.

– Нәрсә соң?

– Хурланган мәхәббәт. Ул да кайчак кеше җанын ташлап чыга да үләргә китә.

– Уйлап та чыгарасың инде, ә? Миңа башкача тоелды.

– Ничек?

– «Өрәкләр»[2 - «Өрәкләр» – Әфган мөһаҗирләренең совет солдатлары телендәге кушаматы (авт. искәр.).] шундый иде. Безнең «вертушкалар»[3 - «Вертушкалар» – совет вертолётлары аталышы (авт. искәр.).] килеп чыкканда, алар да, еланнар шикелле, тау ярыкларына кереп кача иде.

– Кызганам мин аларны.

– Өрәкләрнеме? Бар, кочагыңа җыеп кил дә ояларына тутыр.

– Һәркемнең үз каланчасы инде.

– Әллә мине гаепләвеңме бу?

– Юк, үземне, – диде Солтан.

Ул учак янына барып басты да аракы салып эчте, яссы бер ташны елан йөзеп киткән якка чәпчетеп җибәрде. Таш суны үпкән урыннардан коймак-коймак нурлар сирпелде. Алар алтын күбәләк канатлары сыман җилпенделәр дә сүнделәр. Ә сүнгәч, әллә төпкә тондылар, әллә агып киттеләр. Бәлки, ул нурлар, күбәләк канатыннан бармак битләренә сыланып кала торган алтын бөртекләр кебек, вак дулкыннар кагышы белән яңадан яр буена кайтып егылалардыр.

Еланнар, муенга урап йөрерлек, зарар кылмас тузбаш еланнар. Солтан үз-үзеннән: «Нигә тик торганда рәнҗеттек без аларны?» – дип сорады. Күңеленә килгән җавап аның кәефен кырды. Еланнар булып еланнар арасында муенга урасаң да җирәндерми, тәнне чиркандырмый торганнары бар. Ә кайбер кешеләрнең кылган эшләре арасында муенга күтәралмаслык таш булып асылганнары һәм сине төпкә тартканнары күпме!

Шуышырга гына дучар булган баягы бичара тузбашларны туздырып ташлаган кебек, Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә бер-берсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде. Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды. Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле. Хәтер җиле искән саен пыскый гына. Менә тагын шул исенә төште. Башыннан кичергән бер вакыйганы һич онытасы юк. Вакыт-вакыт аның җанына шуышып керә, өтә, куыра иде.

III

Өч ел элек, егерме яшен тутырган көнне, Солтан шушы зиратта Камәрияне яратуының авыр тойгыларын кичерде. Шуннан аралары суынды. Упкын. Хәзер басма салып йөргән көннәре. Чайкалып торган асылмалы басма. Чын, нык күпер салынырмы – билгесез. Ышаныч бар барын. Алга килми белеп булмый әле. Әйе, өч ел элек. Шушы зиратта. Нәкъ шушы көнне… Ай күзе белән тыныч дөньяга караган зәңгәрсу май төне иде. Ул, Казаннан кайтып, авылда бергә уйнап үскән иптәшләре, аларның йөргән кызлары белән үзенең туган көнен үткәрде. Камәрия килмәде. Кунаклар таралышып, бабалары өендә ялгызы гына калгач, Солтан урамга чык-ты. Ул көнне Камәриянең элек йөргән егете Иштуган армиядән кайтып төште. Тау-ташлы, канлы, меңнәрчә аналарның, аталарның, сөйгән ярларның, балаларның котын алып торган, кешеләр шәһәр кухняларында, авыл өйләрендә сүккән, каһәрләгән, матбугат, телевидение, радио башта ләм-мим искә алмаган, аннары уздыра-уздыра мактарга, данларга керешкән Әфганстан сугышыннан әйләнеп кайтуның ул елларда да, соңрак та әллә ни абруе, даны юк иде. Ил дәшмәде, халык сагайды. Конституциядә кешенең яшәргә хокукы гарантияләнсә дә, моннан тайпылуны аклар өчен, «интернациональ бурыч» дигән гыйбарә барлыкка килде. Кешеләрне сәер, зиһен кабул итәргә тартынган, хәвеф-хәтәр салкынлыгы бәреп торган каршылык тетрәндерде: шәһәр каберлекләрендә, авыл зиратларында кызыл яисә кара граниттан, төрле төстәге мәрмәрдән коелган кабер ташлары калкып чыкты һәм аларга «интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булды» дигән рәхимсез, аңлаешсыз сүзләр уеп куелды. Рәхимсез, чөнки илгә беркем, шулай ук ил дә һичкемгә сугыш игълан итмәгән. Аңлаешсыз, чөнки нинди бурыч ди ул? Кайсы ата-ана үз улын белмәгән-күрмәгән чит ил халкы һәм чит партия мәнфәгате өчен еллар буена сөеп үстергән? Аларны ата-аналары күкләр ишелеп төшәрдәй авыр газаптан тапкан, күз карасыдай саклаган, картлык көннәрендә терәк булыр дип ышанган! Бурыч икән – үлгән балаларны кем кайтарып бирер соң? Газиз балаңның фоторәсемен тотып, исемен, фамилиясен язып, кем каршына барып басарга? Җелек кебек тере, исән-сау ир-егетләрне, үз хакимиятен үз халкыннан саклар өчен, бурычка сораган партия икенче бер партия белән еллар буена сөешеп, дөньяга яңа кеше ярата алмый; аның аналар бала тапканда кичергән газапны үлчәрлек үлчәве юк; күз карасыдай кадерләү урынына, ул егетләрне һәр куак артыннан үлем сагалады. Чит солдатлар чит илнең киләчәгенә терәк була алмый. Ярдәм кирәк икән, кеше каны сорама – нефть ал; халкыңны туендырырга хәлеңнән килми икән, җан кыйма – ашлык әзерлә; халкың белән идарә итәрлек иманың юк икән, чит солдатларның сукырайтылган күзләре, өздерелгән кул-аяклары, Степан Масленниковныкы кебек танымаслык булып яндырылган йөзләр бәрабәренә ихтирам казану мөмкин түгел. Ярдәмгә чакырган дустыңны әйләнеп кайтырына анасы шатлыгы, атасы горурлыгы, сөйгән яры назы, баласы кочагы каршыламыйча, өч аршын[4 - Тагын өч елдан соң Солтан Әфганстанда һәлак булган совет солдатларына Туган илдә кырык биш мең аршын җир казылганын белде – газеталар Әфган сугышында унбиш мең солдат шәһит киткәнне хәбәр итте (авт. искәр.).] җир көтеп ята икән, сине үз халкың хәтта кабердән дә мәхрүм итүе ихтимал.

Иштуган Щукарь сыманрак табигатьле Шәмгун картның Мортаза атлы улының бердәнбер улы иде. Солтан аның белән бергә уйнап, атларда чабышып, сулар коенып, колхозның алма һәм яшелчә бакчаларын басып үсте. Үтә дә горур холыклы егет. Чаялыгы, тәвәккәллеге, әллә нинди бәлаләргә юлыгып та исән-имин кала белгәнлеге өчен, аны «Биш туган» дип атый торганнар иде. Сөйли башласа, авызына каратып тота. Нинди генә төркемдә дә – беренче. Үзен һичкайчан арзанга куймас. Теле зәһәр. Кемгә дә булса бәя бирсә – үтерә дә куя инде. Чыда гына. Тик гөнаһсызга үпкәләтми. Гадел. Егет икәнсең – килешәсең. Инде үпкәлисең икән, үзеңә кара – Иштуганның сүзе катгый, әйткәненнән кире кайтмый. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә иде. Сүзен раслыйсы булса, кирәкме-кирәкмиме, Платон, Монтен, Коръән, Ленин сүзләрен китерә. Гәүдәсе чандыр, башы кечкенә, борыны почык кына булса да, вакыт-вакыт һаваланырга да маһир. Әмма башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә уен-көлке белән карый, кирәк тапса, шәфкатьсез төстә камчылый да белә. Ә бу, үзенә кешедән артыгын таләп итмичә, акыл белән яши белү билгесе инде.

Иштуган менә шундый – күпмедер дәрәҗәдә беркатлы, шул ук вакытта катлаулы холык-табигатьле егет иде.

Солтан аның армиягә кадәр йөреп киткән кызы Камәрияне үзенә каратты. Иштуган белән Камәрия бер-берсен ярата идеме икән, Солтан бу хакта әллә ни баш ватмады. Шулай килеп чыкты инде. Үзе исә Камәрияне ошатты. Кыз да аны якын күрде. Мәсьәлә хәл ителгән, бәхәсләшергә, бигрәк тә бүлешергә урын калмаган иде бугай инде.

Ә Иштуганның Камәрия белән ачыклыйсы, хәл итеп бетерәсе соравы булган икән. Һәрхәлдә, кайтыр алдыннан салган соңгы хатында шуны искәрткән. Шушы нәрсә туган көн мәҗлесенең буеннан-буена Солтанның утырган урындыгындагы энә белән бер булды. Дөрес, Солтан белән Иштуганның уртаклыгы шактый ерак иде. Солтан – шәһәрдә, студент. Әнкәсе белән ару гына җитеш тормышта яшиләр, дус-ишләре күп, дошманнары җитди хәвеф-хәтәр китерерлек түгел.

Бу вакытта медицина техникумында укучы Камәрия белән алар көтмәгәндәрәк якынаеп, матур гына йөрешеп, бер-берсенә ияләшеп киттеләр. Берзаманны Чаныш бабасы Солтанга Камәрия артыннан бал җибәргән. Камәрияләр тулай торагына шул күчтәнәчне алырга барган иде дә, ипле генә сөйләшеп киттеләр. Кызыл почмакта танцы көне икән, шунда төштеләр, биеделәр. Шәһәрдә яхшы кино күрсәтәләр иде, барырга килештеләр. Атна-ун көннән соң комсомол активы җыелышында очраштылар, эш беткәч, яшьләр үзәгендәге диско-барга киттеләр. Сүзләре байтак ара авыл хәбәрләреннән, тулай торак вакыйгаларыннан, таныш-белешләрне искә алудан узмады. Сәлам дә хәл-әхвәл, сәлам дә хәл-әхвәл…

Берчакны Солтан аны бүлмәләрендә ялгызын гына туры китерде. Камәрия яңа мунчадан кайтып кергән, авыл әбиләре сыман, чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә, лимонлы чәй эчеп утыра иде. Аны да кыстады. Баш тартмады, утырды. Сүзгә сүз ялганды, уен-көлке китте. Күчтәнәчсез кергәне өчен, Солтанга бераз уңайсыз булды булуын. Ә базардан бер тәңкәгә сатып алынган лимонлы чәй тәмле иде. «Рәхмәт, – диде Солтан, – сый-хөрмәтең өчен икенче юлы әлү кагы алып килермен». Камәрия: «Апкил, апкил, мунчадан соң бик тансык ул, – диде. – Тик кара аны, онытасы түгел, яме?»

Камәрия зәңгәр җирлеккә кызыл чәчәкләр сурәте төшкән гади генә тегелешле бумази халаттан иде. Чумып диярлек, челтәр аслы тимер караватка утырган. Шуңа күрә тезләре ачык, йомрыланып калкып торалар. Халатының аскы ике төймәсе әллә каптырылмаган, әллә ычкынган, шәрә ботлары үзеннән-үзе күз карашын тарта. Карасана, кыз төскә-биткә хәйран тамаша икән. Йөзе әле генә эшләп кергәндәй алсуланган. Матурлыгы бүген генә кирәк булыр өчен кычкырып тормый. Бар шундыйлар. Сөйләшүе тыйнак, сабыр. Акыллы булып күренергә теләүнең эзе дә юк. Солтан бер пыяласы чатнаган кара күзлектән, Камәрия аның тутырып-тутырып каравын сизмәде дә бугай. Әмма кай арада итәген тартып, халат төймәләрен яшертен генә сәдәпләп тә өлгерде. Урынында кузгалгалап, итәген тартканда, аның гәүдә сылулыгын Солтан беренче тапкыр күрде шикелле. Ә шул көнгә кадәр ул боларның һәркайсына игътибар итмәгән икән. Бактың исә, чәчен татарча шома итеп, уртада нечкә генә туры ак эз калдырып тараган һәм ике толымлап үргән Камәрия чибәр икән ләбаса!

Гореф-гадәт кушканча, Камәрия аны озата чыкты. Егетләр белән кызлар ягы уртасындагы урам якка караган тәрәзә каршысында өйләргә ут алынганчы аны-моны сөйләшеп тордылар, нигәдер саубуллашырга ашыкмадылар. Солтан үзенең кичке күнегүгә соңлаганын да искәрмәде. Ул, назлы гына итеп, кызның бит алмасына иренен тидерде. Татар кызларына хас карышу-фәлән сизмәгәч, кыюланып, ирененнән дә үбеп алды…

Шуннан соң май ае кичләрендә урам буенча йолдызлар астында яисә ышыкланмый-нитмичә яңгырда йөрүләр дә булды. Камәрияләрнең тулай торагы янындагы чокыр төбеннән, Кызыл позиция урамына янәшә, поезд юлы үтә иде. Шул чокырның яшел үлән баскан уйсу бер төшендә чынлап торып дигәндәй беренче үбешү назы кичерделәр. Башка юлы сәгатьне билгеләп, кем күпмегә түзә дип үбештеләр. Сәгать сылтау гына булган, күрәсең. Вакыт агышын узып киткән поезд утларыннан, аларның җирне калтыратуыннан гына тойдылар. Егет белән кыз үбешүендә ярыш була димени: мәхәббәт җиңде. Наз дөньясыннан кичке шәһәр дөньясына әйләнеп кайткач, сәгатькә карасалар – кырык өч минут тоташлый. Бәлки, бу бала-чагалыктыр инде. Әгәр дә шулай икән, алар ул кичтән соңгы гомерләренең барысында мәңгегә бала-чага булып калырга ризалар иде кебек…

Солтан вәгъдә иткән әлү кагын алып килергә онытты, әлбәттә. Камәрия дә исенә төшермәде. Егет, көлеп: «Йөзләремне сары лимоның белән генә саргайттың», – ди иде. Камәриянең «Ватык пыялалы күзлегеңне бел, яме?» дигән җавабыннан Солтан кызның үзен тәмам үз иткәнлеген аңлады.

Шулай итеп, аларның кичләре генә түгел, хисләре дә уртакка әйләнде. Тора-бара Камәриянең Солтаннар фатирына килеп күренгәләве дә гадәтигә әверелде. Авылга да, алдан килешеп, бергә кайткалый башладылар. Шәһәрдә култыклашып йөрсәләр дә, авылда алай күренергә кыймадылар кыюын. Ләкин авыл кешеләренең сизгерлегеннән ничек яшеренмәк, качмак кирәк? Хәбәр солдат егет Иштуганга да көне-сәгате белән дигәндәй барып ирешкән. Камәрия моны сер итеп тотмады, ул җавап бирмәсә дә, ара-тирә язгалый иде әле.

Ә берзаманны Солтанның әнкәсен ашыгыч төстә эшенә – больницага чакыртып алгач һәм ул аннан улына: «Бүген кайта алмыйм, борчылып торма», – дип шалтыраткач, Камәрия беренче тапкыр куна калды…

Шуннан соң, гәрчә авыз ачып сүз катмасалар да, уртак киләчәк хакындагы җитди ният күңелләренә оя корган иде инде. Ләкин Камәриягә берзаманны бик кирәге чыгуы ихтимал булган әлү кагы салынган кайнар чәйне кара-каршы утырып һәм тыннары белән өреп суыта-суыта эчүләр хыялда гына калды…

Әйе, туган көн мәҗлесеннән соң Солтан төнге урамга чыгып китте. Бабалары Кадрәк белән Чанышның төн ката йөрмә дигәненә колак салмады. Аны тышка Камәрияне юксынуы чакырды. Алар ул көнне Казаннан авылга бергә кайтканнар, килешенгән булмаса да, очрашырга тиеш иделәр. Клубка барды – аннан таралышканнар, Камәрия өйләрендә дә юк икән. Һич таба алмады.