banner banner banner
Юл. Романнар, хикәяләр
Юл. Романнар, хикәяләр
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Юл. Романнар, хикәяләр

скачать книгу бесплатно


Ялган көр тавыш белән Солтан кыланып җавап бирде:

– Ребята, давайте жить дружно…

Степан кургаш капкачны ачып җибәрде. Икесе дә телсез-өнсез карап каттылар. Кызыл җәймәдә хәрби кием кидертелгән мәет ята иде. Кичә генә табутка салынган һәм күмелгән диярсең! Гүя хатынымы, адъютантымы кофе хәстәрләгән арада, бер генә минутка диванга ятып торган җиреннән, үзе дә сизмичә, тирән йокыга чумган, ләкин телефон зуммеры чыңлауга ук сикереп торырдай уяу калган!

Аны ялгыш уятудан курыккан шикелле, Солтан артка чигенде. Әйтерсең лә ул аның янына искәрмәстән килеп кергән дә, йоклаганын күреп, өстәвенә керфекләренең чак кына кагуын шәйләп, вакытсыз борчуына уңайсызланган. Степан кургаш капкач белән мәшгуль иде әле. Ул иелгән җиреннән башын янтайтып Солтанга, аның агарып калган йөзенә, аннары табутка карады, шаккатып, ямьсез сүгенеп куйды.

Икесе дә тораташтай аңсыз, җансыз кебек иде.

Мәет тере шикелле иде! Ниндидер кодрәт белән торып утырыр сыман. Аның борын очына ак күбәләк килеп кунды. Мәет кытыклауга түзмәс, тирән сулыш алып һәм борын яфракларын киереп төчкерер дә уңайсызланып елмаер, авыз-борынын угалап, «Прошу прощения, господа!» дияр.

Аптыраудан, сәерсенүдән айнып җитмәгән Степан әлеге күбәләкне куды:

– Көш, көш! – диде ул коры тавыш белән. Тегенең тыныч йокысын сакларга куелганмыни.

Суга төшкән тимер акчаның төпкә тонуы кебек, күбәләк кыек-мыек очып китте.

Мәет, рухның үлем алдындагы өстенлеген тәкәббер һәм мыскыллы рәвештә раслаган сыман, үзенең үлгәннән соң да тере калганлыгын белеп ята иде шикелле. Балавыздай саргылт чыраена коңгырт таплар чыккан, чәче кап-кара, маңгае киң, нык ияге аның кайчандыр көчле ихтыярлы булганын белгертә. Тузан бөртеге дә кунмаган яшькелт кителе, көмеш погоннары, аеруча күкрәгендәге дүрт Георгий тәресе мәеткә карата хөрмәт, олылау, аяу таләп итә иде кебек. Бу таләп аннан кычкырып тормаса да, полковник белән егетләр арасында ниндидер дәрәҗәгә буйсыну кирәклеге сорала сыман. Буйсынасыңмы-юкмы, бу мәетнең ымына, ишарәсенә, сүзенә бәйле кебек иде!

Чынлык хисеннән мәхрүм калып һәм үз куркуларыннан оялып, дуслар ачык табут алдында тәмам югалып басып тордылар. Алар үзләренең җиңеп булмастай курку тамашачылары һәм үзләре үк китереп чыгарган тамашаның катнашучылары икәнлекләрен тойдылар. Фикер йөртүләренә караганда, җитезрәк булган хәтер тойгысы белән алар үлем һәм теге дөньядан әйләнеп кайту ихтималына ышана калдылар. Күрәсең, кешене әйләнеп торган су чоңгылы шикелле суырып алучы ниндидер бер үзәк бар, һәм анда үткәннәрдә ни булганның, киләчәктә ни буласының һәммәсе аермачык күренеп торадыр.

Шул ук вакытта үлеләр дөньясының мәңгелек икәнлеген Солтан белән Степан гына тойдымы соң? Нәкъ шушы мизгелдә полковник тереләр дөньясының фанилыгын тоеп кына түгел, бәлки белеп үк ятадыр? Кояш җылысы белән эретелгән һаваны, сүнеп яткан учак, кошлар сайравы, аяк астындагы ком-ташлар, елганың болганчык суы, чәчәкләр исен бер үк дәрәҗәдә тереләр генә түгел, бәлки үлеләр дә тоядыр? Гәрчә полковник Кулунчаковның гәүдәсе чынбарлыкны тормыш мәгънәсен аңлатучы төшенчәләр ярдәмендә кабул итә алмаса да, Солтан белән Степан аның хакында үзләренә хас булган бөтен хис-кичерешләре ярдәмендә уйладылар бит. Шулай булгач, аның рухы моны сизеп тормыймы һәм яшәвен дәвам иткән кебек түгелме икән?

Әлбәттә, һәркайсы үзалдына тойган бу кичерешләр аларның аңында төгәл бер фикер рәвешен алып өлгермәде. Алар кичергән нәрсә бер мизгеллек кенә иде. Тоташ фикергә төйнәлгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенер өчен, аларга мең ел да җитмәс иде шикелле. Чөнки егетләр белән полковник Кулунчаков гәүдәсе арасын-да – җитмеш еллык вакыт белән чикләнгән яшәү белән үлем. Суык – җылыта, кара – агарта, караңгылык яктырта алмаган кебек, яшәү белән үлем арасын теләк яисә фикер ярдәмендә генә үтү мөмкин түгел. Вакыт черүе тимәгән, һәм караңгылыктан куптарып чыгарылган мәет үткән белән киләчәк, яшәү белән үлем арасын челпәрәмә китереп ватты. Әгәр дә полковник, ниндидер могҗиза кодрәте белән җанланып, табутыннан җиргә чыгып басса һәм, күкрәгендәге тәреләрне чыңлата-чыңлата, үзалдына уйланып яисә ниндидер көй сызгыра-сызгыра елга яры буенча китеп барса, Солтан да, Степан да ул җимергән дөньяны төзәтерлек, ул бутаган вакытны тигез агышына кайтарырлык сүз таба алмаслар, киресенчә, телдән дә язарлар шикелле.

Степан, кылган гамәленә һич тә үкенмәгәнен белгертәсе, куркыныч күренештән арынасы килгәнне сиздереп, телгә килде:

– Үлгән кебек йоклый, – диде ул.

Солтан аны:

– Юк, тере кебек уяу, – дип төзәтте.

– Тереләр белән үлеләр белгече шушы инде – полковник! Күпме кешене теге дөньяга озаткан да, исән калдылармы икән дип, алар артыннан инспекция ясарга киткән. Әбинең сөйләгәне искә төште: нәкъ Февраль революциясе көнне ул сигез большевикны аттырган. Шуларның берсе беләсеңме кем булган? Моның утарында управляющий булып торган бер татарның малае!

– Соң ул татар минем дәү бабайның атасы ич инде! Чаныш бабайның атасы! Бу полковник минем бабайны аттырган булып чыга түгелме соң?! Моны миңа әти дә сөйләгән иде…

Степан кычкырып көлеп җибәрде. Башта тыелып, ялгыш кытыкланган шикелле генә, аннары бөтен яр буен яңгыратып. Чырае салкында кабарынган кызылтүштәй кызарынып бүртенде. Үзе көлә, ә йөзе хәрәкәтсез, җансыз, тиресе киерелеп тартылган, ә зәп-зәңгәр күзе ачу чәчә. Көлүе күбрәк мыскыллауга тартым. Гүя ул полковникның тере кебек ятуына шулай мыскылланган, хурланган.

– Ну, яшьти! – диде ул. – Бәхетле кеше син!

– Бәхетле? Нәрсәне әйтәсең?

– Соң хәзер Чаныш картны чакырабыз. Кадрәк бабайны да. Күрсеннәр! Безнең БМПга гранатомёттан аткан дошманны каршыма куйсыннар иде әле! Хет тере, хет үле килеш…

– Нигә син минем бабайларны үлмәс борын кабергә кертмәкче буласың әле?

– Полковниктан куркып, йөрәкләре ярылыр дисеңмени?

– Полковниктан түгел, синең белән миннән куркып, туган.

– Бездән?

– Бездән. Тик торганда кабер актарган кешеләр мәетләргә караганда да куркынычрак түгелмени, Степан?

Степан дәшмәде. Йөзе сагайды. Инде ул көлми, очкылык тоткандагы сыман сулкылдап кына ала. Шуны басарга теләгәндәй, ташка утырды, калтыранган кулы белән аракы салып эчте, тагын салып, Солтанга сузды:

– Эч.

Солтан кире какты. Саруы кайный иде. Эчсә укшытыр сыман.

– Соңыннан, – диде ул.

Степан, ярсып, урыныннан купты.

– Кайчан ул «соңыннан», кайчан?! Шушының кебек, мәңгелеккә командировкага киткәчме? Ярый, үзеңә кара. Миңа бу полковник та җиткән. Шулаймы, полковник? – дигәч, ул, стаканны мәеткә тоттырырга теләп, кителенең җиңеннән тарткан иде, материя ертылып китте. Аның кулы тәненә ябышкандай каткан иде, кымшанмады да. Степанның бирешәсе килмәде. Нидер чамалап торды. Ул үлгәннәргә мәрхәмәттән, вөҗдан газабыннан ваз кичкән кебек иде. Бөтен кыяфәте киеренке, бөкре кешенеке шикелле. Һичнинди өн-тавыш ишетми диярсең. Фәкать эчке тавышына гына колак салган, шуңа гына буйсына.

Менә ул агач тәрене сөйрәп китерде, ярга сөяп куйды. Көтелмәгән кунак килеп төшкәч югалып калган, ләкин моны сиздерергә теләмәгән хуҗа сыман, нишләргә кирәген онытты, кабаланды, ашыкты.

– Булыш әле, – диде ул Солтанга.

– Нишлибез? – дип сорады Солтан ризасыз рәвештә.

– Каретасыннан чыгарып бастырыйк әле. Аннары күз күрер.

Алар башлаган эшләрен дәвам иттеләр. Чигенә алмыйлар иде инде. Әйтерсең лә кемдер аларга яманлык эшләргә боерган да шуны киләчәктә яхшылык дип язарга вәгъдә биргән.

Мәетне табутыннан торгызып, тәрегә сөяделәр. Полковник Кулунчаковның күзе йомык, кулын күкрәгенә кушырган. Ул нидер ялварган яисә ни өчендер кичерү сораган кебек. Бер адым алга атлар да тезенә чүгәр сыман. Аны Степан шундый итеп күрде.

Ә Солтанга ул башкача тәэсир итте. Полковникның кыяфәте авыр яраланган, ләкин бирешмәгән, аягында баскан килеш үләр өчен соңгы тапкыр алга омтылган солдатны хәтерләтте. Күтәреп аягына бастырганда, кайбер урыннарда ертылган кителе бу охшашлыкны тагын да көчәйтә иде. Уң чигәсендә чак күренерлек яра эзе…

– О! О! Калай әтәч! – диде Степан, туры аңа карап.

– Нигә алай дисең?

– Хәзер менә шулай үзе аттырган большевиклар алдында торса иде ул. Курыккан. Чигәсенә бер пуля –һәм мәңгелек тынычлык алган. Тик осечка, парин!

– Осечка? Үлгән ләбаса?

– Осечка шул. Теге чакта большевиклар хөкеменнән котылып калган, тик дөньяга без киләсен исәпкә алмаган.

Аракы шешәсе алып килеп, Степан мәетнең кушырылган кулына кыстырды. Ул гына түгел, бармакларын каерып, учына стакан тыкты да аңа аракы салды, үзе дә стаканын күтәрде.

– Честь имею, полковник! – диде ул. – Синең исәнлегең шәрәфенә! – Һәм аның стаканы белән чәкештереп эчеп җибәрмәкче иде дә, тыелып калды, эчемлекне, селтәнеп, мәетнең йөзенә сипте.

Солтанның каны боз булып туңды диярсең. Аңа кинәт үзләренә кемдер карап тора кебек тоелды. Ул артка, ян-якка борылып каранды. Яр буенда алар икесе генә. Үр дә буш. Шулай да ул үзенә бораулап төбәлгән караштан арына алмады. Алда чиркәү, зират, артта елга. Ә җаны чит караш белән тулган, борчулы. Каядыр йөгереп китәсе, качасы килде. Сулуы капканчы. Үргә, иң биек төшкә, кояшка якынрак җиргә. Тик аякларын җирдән аера алмас шикелле. Алда шулай ук Галәмдәге «кара тишек» сыман каралып торган төрбә. Артта елга, әмма аргы яры йөзеп чыгалмастай ерак. Каршысында полковник Кулунчаков. Тозакка капканмыни!

Кинәт ул:

– Степан! – дип кычкырды. – Карале!

Җитмеш елның теге ягыннан аларга полковник Кулунчаков төбәп карап тора иде!

IX

…Шәһәрчек ике тапкыр немецлар кулында калды. Кан коюлы алыштан соң менә тагын икенче тапкыр русларга күчте.

Төштән соң шәһәр өстеннән немец аэропланы очып үтә. Рус позицияләре аша узганда, аңа барлык кораллардан – башлыча винтовкалардан һәм туплардан – шрапнель белән тәртипсез рәвештә дә, залп белән дә ут ачалар, ә шәһәр турысында ул, үз биләмәсендәге бөркет шикелле, иркенлектә, биектә оча. Кайчагында гына урамнардан, мәйданнан ачулары килгән офицерлар да, солдатлар да шәхси коралларыннан түзмичә атканда, ул читкә янтая, ә бераздан түбәнәеп әйләнеп кайта. Очучысы, үлем белән шаяргандай, башын чыгарып аска карый-карый, кешеләр күбрәк укмашкан урынга бер-ике бомба ташлап китә, туп сөйрәп барган атларга, биналарга зыян сала. Ә кешеләр, бомба төшеп җиткәнче, кайсы кая чәчелергә, посарга өлгерә. Фәкать шәһәрчеккә рус гаскәрләре кергән көнне генә, немец очучысы, бомба ташлап, яралылар белән тулы бөркәүле, ике тәгәрмәчле санитар арбасын туздырып ыргытты. Армиядә аңа каршы чыгарлык самолёт юк иде, ә җирдән яңгыр булып очкан пулялар, шрапнель ярчыклары немец очучысына тими. Әйтерсең лә ул үзе дә, аэропланы да имләнгән. Икенче көн инде шәһәр өстендәге аяз, кояшлы күккә шул немец хуҗа. Аңа алдагы көннәрдәгечә җан ачуы белән карамыйча, игътибар да итми башладылар бугай инде.

Полковник Кулунчаковның эш бүлмәсе калкулыкка урнашкан төрмәнең өченче катында – комендатура бинасының шәһәрчеккә караган почмак ягында. Ул аэропланны бүлмә уртасына басып, аяк очыннан үкчәсенә чайкала-чайкала карап торды. Паркетка кушылып, хром итеге дә шыгырдады, авыр уйлары аңа моны ишетергә ирек бирмәде.

Ул күптән түгел генә армиянең хәрби кыр суды утырышыннан кайтып керде. Адъютанты аңа кайнар кофе ясап керткән иде, әмма ул аңа орынмады. Почмактагы карел каеныннан эшләнгән бюрода коньяк та бар барын. Ул, капитан чыгып киткәч, кофе чынаягын читкәрәк этәреп, шунда юнәлгән иде дә, тәрәзәдән аэропланны абайлап, шулай бүлмә уртасында басып калды һәм ирексездән суд утырышы турында уйланды.

Суд озак бармады – ярты сәгать чамасы. Сигез большевикны хөкем иттеләр. Катгый карар чыгарылды – һәркайсына үлем җәзасы. Ул дезертирлык, талау, шпионлык, үз-үзләренә атып зыян салган өчен чыгарылган күпсанлы хөкемнәрдән бер ягы белән дә аерылмады. Россиянең бөтенлеге һәм бүленмәслеге хакына калкан белән кылыч хөкеме карарларын, намусына көч китермичә, полковникның байтак раслаганы бар. Бүген дә ышанычы какшамады. Нихәл итәсең: сугыш вакытының законнары кырыс. Хаклык монополиясе аның кулында. Кулында гына түгел, йөрәгендә дә. Дәүләт һичкай-чан булмаганча ныклы тәртипкә мохтаҗ. Ул тәртип аның, полковникның, көчле, каты йодрыгына да бәйле. Идея бөтенлеге таркалган заманда бигрәк тә. Дилбегәне бушатырга ярамый, һәрнәрсәгә курку авызлыгы кидерелергә тиеш. Өстә камчы уйнасын. Тиешсезне уйладыңмы – мә; кылганың яманмы – ал; кыйблаң янтайдымы – законга үпкәләмә. Кешенең табигате бер генә: аңа һаман нидер җитми, ләкин ул куркак та. Ул газап кичерүчеләрне яклыйм дип газапка бара, кайчагында аңа тәүбә итү дә хас, тик бу тышкы яктан гына, ә аның җаны исә үзгәрешсез кала. Хәер, бүген хөкем ителгәннәр башка токымнан. Алар шәхсән үзләренә һични теләмиләр, әмма дөньяга нәрсә җитмәгәнен һәм ни кирәген аермачык беләбез дип саныйлар. Полковник алар хакыйкатенең асылын төптән күрә. Моңарчы да аерым кешеләр патшаларга каршы гына түгел, аллаларга да каршы чыккан. Ә болары андыйларны да уздырмакчы. Алар аңлаганнар һәм җиңәселәренә ышаналар. Полковник бүген ул ышанычның монархия өчен генә түгел, ә үзе өчен дә яшәү яки үлемгә тиң икәнлеген белеп эш итә. Шуңа күрә хөкемнең бердәнбер карарын чыгару авыр һәм озак булмады. Ул сигезнең өчесе күкрәкләренә Георгий тәреләре таккан. Да чёрт с ними! Хөкем белән алардан да мәхрүм ителделәр. Алар ихтыярында булса һәм алар теләгәнчә килеп чыкса, – Ходай сакласын! – полковник та үз тәреләреннән колак кагачак! Ә алар аның күкрәгендә дүртәү. Аңа, полковник Кулунчаковка, вакытыннан алда соңгы агач тәре астына кереп ятарга туры килмәгәе. Калганы аңардан тормас. Ходай аны иң зур тәресен йөртүдән – Государь-императорга һәм Ватанга хезмәт итүдән мәхрүм итмәсен. Бусы Алладан ваз кичүгә тиң. Әйткән бит: «Кто не возьмёт креста своего… тот недостоин Меня»[14 - «Үз тәресен алмаган кеше… Миңа лаек түгел» (Библиядән).]. Бу тәре авыр, ләкин татлы да.

Ә боларның аллалары да, муллалары да юк. Бактың исә, үзләрен хаклык корбаннары дип уйлыйлардыр, үлемсезлеккә ышаналардыр әле. Юк инде! Аларны шәһәр читендәге таш карьерына алып чыгып атачаклар. Каберләрен дә табарлык булмас. Христос түгелләр: куллары җәелгән киңлек тә, җирдән күтәрелгән һәм гәүдәләре кадакланачак озынлык та, аяк куйгыч аркылы борыстан өстәге биеклек тә, ягъни тәреләре дә булмас. Голгофа кабатланмас, большевик әфәнделәр. Үз хакыйкатегезгә үлемсезлек дәгъвалыйсызмы? Билгесез калырсыз.

Шулай да полковникны үз фикерләренең бөтенлеген ниндидер икеләнү, шикләнү хисе кимерә башлавы тынгысызлый иде. Бу нәрсә аны кофе белән коньяк арасында гына туктатып калмады. Ул нәрсә үзенең эш бүлмәсе уртасында болганып, адашып йөрергә дучар итте. Кайчандыр берәү, Голгофага менеп, үзен хакыйкать корбаны иткән һәм яңадан туачакмын да хөкем итәчәкмен дигән. Ул – ялгыз, ә хөкемен ярты дөнья көтә. Болар исә бүген дә сигез, тик хөкемгә каршы хөкем белән янамыйлар. Шулай да алар үзләрен бөтен дөнья пролетариаты ишетәчәгенә һәм үзләренә иярәчәгенә ышаналар. Нинди тәкәбберлек!

Голгофага менгәне катгый кисәткән: «Мне отмщение, и Аз воздам»[15 - «Миңа үч, вә мин дә алырмын» (Библиядән).].

Болары янамый, ә тегесе кисәткән…

Үз җанын икеләндергән сәбәпнең нәкъ шушы икәнен ачык сизсә дә, аңы белән шуны кире кага алмавын тою полковникны тинтерәтә, борчый, җавап эзләп, бүлмә буенча арлы-бирле йөренергә мәҗбүр итә. Аның бу борчуга төкерәсе дә килә: эш күп. Вак-төяге дә, зурысы да.

Тукта!

Полковник үз күңелендә аермачык тавыш ишеткәндәй булды һәм кадаклангандай туктап калды. Эш! Бөтен хикмәт эштә. Болар да, Христос та үзләрен эш һәм хакыйкать аша яратырга өнди, ә сүз яисә тел белән түгел. Аерма фәкать шунда һәм зур аерма: Голгофага менгәне үзен яратырга куша, ә болары – үзләренең ышанычларын. Беренчесе үзеңнең якыныңны ярат дигән, ә болары үз-үзеңне, үзеңнең кешелегеңне ярат, хөрмәт ит диләр. Беренчесе сине үзенең колы итәргә теләгән, ә болары кешегә азатлык дәгъвалый.

Полковникны коточкыч моңсулык биләп алды. Аның кемнедер чакырып кертәсе, сөйләшәсе килеп китте.

«Әллә барысын да шайтаныма олактырып, Мария янына китеп барыргамы соң?» – дип уйлады ул. Мария – аның никахсыз хатыны, сердәшчесе, киңәшчесе. Ләкин Мария үзенә караганда да аны – үз ирен ярата бит: шул яратуы хакына ул аңардан башка беркемне күрмәскә, беркемне тыңламаска әзер һәм нәкъ шуңа күрә иренең башкалар турындагы теләсә нинди сүзе, хөкеме белән килешеп, баш кына кагачак. Ни туры да ни кәкре икәнен ул иренең күзенә карагач кына әйтә. Башкача икән, яши алмый, башкача икән, үләргә әзер. Һәрхәлдә, полковникка шулай тоела.

Капитанны чакырып сөйләшсенме соң әллә? Мәгънәсе юк. Эт тугрылыгы белән хезмәт иткән солдафоннан «Чего изволите?» яки «Так точно!»дан гайре ни көтмәк кирәк?

Армия офицерлары арасында полковникның дуслары байтак. Аны хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар да, ахрысы. Ләкин күбрәк шикләнәләр, хәтта куркалар да бугай. Курку булган җирдә эчкерсезлекне көтмә инде.

Полковник хөкем ителгәннәрнең берәрсен чакыртырга карар кылды. Кемнәр алар? Эчләрендә нинди Иблис ята? Чыннан да, алар, хөкем карарында әйтелгәнчә, немецлар тарафдары, шпионнары түгел ич инде!

Кулунчаков аларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрде. Алласызлар булсалар да, алар, мәҗүсиләр шикелле, күп сүзле түгелләр. Үзләрен тыңлата һәм башкаларны ияртә алу сыйфатлары шуңа бәйле, күрәсең.

Әйе, ялгызлыкта коточкыч моңсу. Кем беләндер сөйләшәсе килә.

Большевикларны трибуналга армиянең төрле дивизияләреннән җыеп китерделәр. Алар, дөрестән дә, бер-берсенә охшамаганнар. Төс-битләре, холыклары белән генә аерылып тормыйлар, милләтләре дә төрле: хохол… поляк, яһүд… татар һәм, әлбәттә, руслар. Так, кайсысын чакыртырга? Төрле булсалар да, полковник аларга рух какшамаслыгы хас икәнен күрде. Исем-фамилияләре дә авырлык белән генә искә төшә, ә менә Наймушин… Әйе, Наймушин атлысы полковникның тел очына шундук килде. Яхшы, калганнарын тугачтын христианнарча чукындырганнардыр, ә бу «Казан кенәзе» ничек аларга ияргән соң? Полковник татар халкын яхшы белә: алар җирендә дөньяга килгән, алар белән аралашып үсте, төнге ат саклауларга чыкты. Асылда, хөрмәт итәрдәй акыллы, эшчән, тыйнак, чиста халык – гаделлек хакына моны танырга туры килә. Шул ук вакытта аңа мөселманнарның үз диннәренә фанатикларча бирелгәнлеге дә мәгълүм. Бу аларның үз-үзләрен юкка чыгудан саклау, киләчәкләре турында кайгырту рәвеше булса кирәк. Башка диндәгеләрне кяферләр дисәләр дә, алар белән таныш-белеш булудан, эш йөртүдән тайчанмыйлар; киресенчә, башкаларга түзем белән багу – аларның көнкүрешендәге гадәти күренеш. Бәлки, моңа аларны гасырлар буена басынкыланып, куркып яшәргә мәҗбүр булу этәрәдер. Полковник ул халыкның тарихын да әйбәт белә: дөрестән дә, байтак суелганнар, кырылганнар; әйтергә кирәк, язмышлары фаҗигале. Ә бу, кем әле… ә, әйе, Чаныш Наймушин үзен тыныч, гади һәм батыр тотты. Тик менә аны нәрсә йөртә? Иманы нинди? Җанында ни? Басынкы халыкның бу әһеленә фетнә рухы һәм горурлык каян килгән? Кызык бит.

Кулунчаков адъютантын чакыра торган ак кыңгырауны шалтыратты.

Капитан керде. Аның үкчәсен үкчәсенә бәрүен һәм «Тыңлыйм!» диюен көтмәстән, полковник:

– Чаныш Наймушинны чакыртыгыз, – диде.

– Тыңлыйм, вашесокородие!

– Аннан чәй кертерсез. Икене.

– Яхшы.

Капитан чыгып киткәч, полковник, ниһаять, коньяк уртлап куйды һәм куе кызыл пәрдәле тәрәзә каршысына килеп басты.

Шәһәр йортларының түбәләрен калын кар баскан иде. Бөтен тормыш сугыш хәленә буйсындырылган. Алгы сызык юнәлешенә үзәк урамнан пехота чыгып бара. Тыл ягыннан урап килгән немец аэропланы, һичнинди тоткарлыкка очрамыйча, үз позицияләре тарафына оча.

«Чыпчык урынына бәреп төшерәсе дә бит… Кул кыска!.. – дип гарьләнеп уйлады полковник. – Мисезләр! Көпә-көндез – марш-бросок! Бәлки, генерал Шредерга гаскәрләрнең урнашу тәртибен дә хәбәр итәсегез калгандыр? – дип, ул, түзмичә, йодрыкларын кысты. – Трибуналга менә кемнәрне бирергә кирәк! Шәһәрдән тагын тибеп куып чыгарырлар инде. К чертям собачьим… Эх, чабаталы Россия, чабаталы Россия!.. Сиңа кайчан акыл керер икән?!»

Кораллы сакчы сагы астында арестантны керттеләр.

– Безне калдырыгыз, – диде полковник адъютантына.

Капитан белән сакчы артыннан ишек ябылып, тынлыкта калгач, ул, стена буендагы биек артлы, бөгелгән аяклы өч урындык тарафына ишарәләп:

– Утырыгыз, – диде.

Наймушин кузгалмады, эндәшмәде.

Полковник, тәрәзә каршында басып торган җиреннән башын гына борып, аны баштанаяк күзеннән кичерде. Арестант яланбаш, погонсыз, хлястигын чишеп алганга бушап калган шинеленең барлык төймәләрен каптырган, аягында тузган, чистартылмаган калын табанлы немец ботинкасы (үтерелгән солдаттан мирас иткән, күрәсең), чолгавы керле, әмма пөхтәләп чорналган. Аннары ул карашын аның йөзенә күчерде. Аның янәшәсендә басып торса, астан өскә карарга туры килер иде: Наймушин озын буйлы, нараттай төз сынлы. Артка таралган куе көрән чәчле, озын керфекле, калынчарак иренле, озынча иякле бу кешенең йөзе тыныч, һичнәрсә белгертми иде. Ул үз иңендә тау күтәреп йөртә аладыр, мөгаен.