banner banner banner
Юл. Романнар, хикәяләр
Юл. Романнар, хикәяләр
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Юл. Романнар, хикәяләр

скачать книгу бесплатно

Бабаларының өйләре авылның түбән очында. Эч пошуын басарга теләп, Солтан инеш ярына барып басты. Аннары, үз уйларына чумып, төнге тавышларны тыңлый-тыңлый, язгы исләрне исни-исни, зур елгада төзелеп бетеп яткан су электр станциясе тарафындагы яктылыкка каршы китте. Ул якта кинәт балкыш уйнаклап алды, ниндидер тонык шартлау авазы ишетелде. «Яшенме соң?» – дип уйлады ул. Юк, күк йөзе чис-та, йолдызлар ачык, төзелештә берәр нишләгәннәрдер, күрәсең. Чакрым ярымнар тирәсе атлый торгач, ташландык рус зиратына күтәрелә башлады. Ә мондагы рус авылы, су күтәрелү сәбәпле, алты ел элек алар авылына күчкән иде.

Шулвакыт ул бер моң сызылуын ишетте. Үткер пәке кискән яңа яра шулай сулык-сулык килеп сызлана. Әлеге моң ай нурының үләннәрне, чәчәкләрне, агач яфрак-ларын, каен тузын коендыруы идеме, әллә зиратны тутырып торган төнге шом булдымы – ул моның белән кызыксынмады. Шул моңнан, шул шомнан котылырга теләгәндәй, яр буенда тиз генә чишенде дә тын суга сузылып яткан ай юлы астына чумды. Балан чәчәк атса да һәм күке кычкырса да, су шактый салкын иде әле. Әмма зыянлы түгел, ул – чыныккан кеше. Боз ватып һәм бәке ясап, кышкы суда да коенганы бар. Өскә калкып, башта агымга каршы, аннары агым уңаена йөзеп килде. Хәер, елганың агымы сизелми дә инде, хәзер монда – киң сусаклагыч. Шуннан соң ярга чыкты, киенде. Ә теге моң сызлануы тирә-юньгә җыр булып тарала иде. Чәчен тарагач, ул, сәерсенеп, җыр ишетелгән якка –үр башындагы чиркәүнең кара шәүләсенә таба китте.

Сандугачның баласы
Алты бөртек барысы.
Юынсам, суларга чыга
Йөзләремнең сарысы.

Атлаган саен, җыр ачыграк, инде аяныч төсмере белән эретелеп ишетелде.

Сандугачның балалары
Тезелә каеннарга.
Сөялсәм, каеннар авар
Миндәге кайгыларга.

Ул җыр иясен күрмәсә дә таныды. Таныды да шаккатты: аның туган көненә килергә тиеш булып та килми калган Камәрия җырлый иде!

Арыш дулкыннары бер ачып, бер каплап торган такыр юл борылмалары шикелле, җыр әле көчәеп, әле тоныгаеп ишетелде. Сагаеп тыңлады: Камәрия чиркәүнең аргы – үрнең киң суга караган зур борылыш ягында икән. Чиркәү үр кашында ук түгел, түбәндәрәк, үрнең түшендәрәк. Кыз шунда моңаеп утыра иде, күрәсең. Кинәт арттан килеп чыгып, аны өркетмәс өчен, Солтан караңгыда болай да шомарак атларга тырышкан адымнарын тагын да сагайтты, зираттагы күләгәләргә сыенып кына барды. Чиркәү яныннан узганда, җыр аңа ишетелмәс булды һәм, күләгәдән чыгуга, җырның:

Төштем кайгы дәрьясына,
Чыга алмам йөзеп тә, –

дигән сүзләре йөзенә кара яулык булып ябылды.

Шуннан соң Камәрия тынды, бераздан:

– Нишләдем мин, нишләдем?! – дип, әллә ничек – Солтан беркайчан да ишетмәгән сыктау белән еларга кереште. Ә юк, аның болай сыкрап елаганның шаһиты булганы бар. Шулай итеп, Солтанның очучы әтисе Рево Наймушин авиация һәлакәтендә вафат булгач, әнисе өзгәләнде бит, әнисе. Күптән булган хәл.

Мәҗлесендә тиеш кадәр генә хәмер заты эчкән булса да, ул тамчы да исерек түгел, су коенгач, тәмам айнып калган иде инде. Ләкин шулчакны күз алдында пәйда булган күренештән аңы чуалды, зиһене томаланды, аяк астындагы җир тотрыклыгын югалтты. Күзенә туп-туры көчле яктылык нуры юнәлттеләр диярсең: уң кулы белән йөзен каплады. Ике кабер ташы арасында аңа аркан килеш Камәрия утыра иде. Талгын гына чайкала, бөрешкән, сулкылдап калтырана. Солтан дәшкәч, ул аңын югалтып ауды.

…Камәрия ике көннән соң гына, кара төн уртасында больницада ятканда, ямьсез тавыш белән көлеп уянды. Көндез үз янына килгән Солтан белән ул теләр-теләмәс кенә, танымыйчарак сөйләште. «Йөрмә инде, бетте, челпәрәмә килде…» – диде ул һәм, читкә борылып, башка ләм-мим сүз катмады. Терелеп чыккач, көндезге укуын ташлады, читтән торып укуга күчте. Авыл шифаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә керде, ә техникумын тәмамлагач, балалар табибы булып эшли башлады. Шул төннән аның башы вакыт-вакыт чыдамастай авырта торган булып калды…

Бөтенесен Иштуган китереп чыгарган. Шул төнне ул Камәрияне аңлашырга дип чакырып алган. Сөйләшә-сөйләшә, инеш буенча шушы зиратка ук килеп җиткәннәр. Ул кызның күңеленә алай да, болай да басма салырга тырышып караган. Шаян төстә юмалап та, кырыс сүз белән дә, ялварып та Камәриянең күңелен яңадан үзенә карата алмаганына ышангач, аны кабер ташы артына төртеп еккан да, җиргә ятып, күкрәге астында кул гранатасы шартлаткан…

Горур егет иде шул. Бөтенесенә ул гаепле. Ә бәлки Камәрия дәдер. Әфганстан шаукымнары аша узу да егетнең җанында һәм зиһенендә төзәлмәс яра калдырган булса кирәк. Хәтәр сугыш, яман үлемнәрдән исән-имин калган егет, җан атып йөргән кызы баш тарткач, яшәү яме калмады дип санаган, күрәсең. Юк, бу ахмаклык түгелдер, бу – тормышның бетмәс-төкәнмәс сәерлеге дәдер.

Солтан бу хакта күп уйланды. Ә бәлки бу фаҗигадә иң гаепле кеше ул үзедер? Камәрия белән Иштуган арасына ул кермәдемени? Ул. Әлбәттә, ул. Кем әйткәндәй, йөрәккә әмер бирә алмыйсың. Шулай да баштанаяк, бөтен гомергә җитәрлек гаепле. Кеше алдында акланырга да ярыйдыр, ә вөҗданың алдында?

Дөрес, ахыр килеп, Камәрия белән Иштуган арасы суынган иде ич инде. Укып бетергәчме, кайчан, бәлки, Камәрия бөтенләй башка берәүне сайламас идеме? Әнә ич Солтан белән йөреп китте. Матур итеп, ихластан. Инсафлы төстә, өметле, якты ният белән. Ә Солтан урынына аның бүтән берәүне очратуы мөмкин түгел идемени?

Юк шул. Сары лимонлы чәйне Камәрия эчертте, әлү кагын Солтан вәгъдә итте.

Тормышны дәвам итү белән мәшгуль булган тузбаш еланнарны да ул – Солтан аерып, туздырып ташлады. Әйтерсең лә алар моңарчы Камәрия белән аның арасында ятканнар.

Яшәр өчен, аңа Камәрия кирәк иде. Башка – һичкем. Ә хәзер, җылы учак янында тәмле балык ашап утырыр өчен, аңа җайлы таш кирәк булды. Таш кубарды – еланнарга юлыкты. Ә бу кайтуында ул Камәрия белән килеште инде. Күрештеләр, озаклап сөйләштеләр. Аңлаштылар бугай. Камәрия аның күкрәгенә башын салып, иркенләп елады, сарылып-сарылып үпте һәм, сискәндереп атылган йолдыз шикелле, Солтанның кочагыннан кинәт читләшеп, капкаларыннан кереп китте…

Степанга таш алып килергә булышырга кирәк иде. Солтан әле генә еланнар бөгәрләнеп яткан яр куышына карады. Анда кояш нурлары бәреп кергән иде инде.

«Мне отмщение, и Аз воздам…»

Солтан бу сүзләрнең күңеленә каян, нигә килгәнен ачыклап өлгермәде. Игътибарын бая гына еланнар яткан куышның эче җәлеп итте.

– Стёпа, кара әле! – дип кычкырды ул. – Монда кирпеч өелгән. Әллә стена калдыгы инде? Әллә берәр төрле нигез микән?

Ишеп төшергән ташны, бер күтәреп, бер аударып, Степан, мышный-мышный, учакка таба авыштыра иде, тураеп куышка карады. Аннан тигез, пөхтә итеп салынган кирпечләр күренеп тора иде.

– Нигез түгел бу, парин, – диде Степан.

– Җир астында түбә булмас инде тагын!

– Нигә булмасын ди? Нәкъ үзе – түбә. Гөмбәз. Күрмисеңмени – түгәрәкләнеп килгән.

– Бәлки, баздыр?

– Зираттамы? Кабер бу… Ә бәлки хәзинә базыдыр, ә?!

– Ә еланнар шуны саклап ятканмы?

Степан кулын куышка тыгып, кирпечләргә чирткәләп алды, бармак битен аксыл-соры измә буенча йөртеп карады.

– Кабер бу, – диде ул. – Ахирәт йортына караганда, андый-мондый гына мәет күмелмәгән монда.

– Да, күмгәннәр дә соң! Иренмәгәннәр.

– Чи усак тактадан ясалган стандарт табут түгел инде, – дип, Степан ярның комын, ташларын ишәргә кереште.

– Әллә кулың кычытамы? – дип сорады Солтан. – Кабер ачу аракы шешәсе ачу түгел ул сиңа. Моңа статья бар.

– Статьядан минем әни дә курыкмаган. Минем каберне ачып караган.

– Минем йөрәк җитмәс иде, Стёп.

– Ул бит синеке! Ана йөрәгендә баласына кабер була димени? Биш ярты биреп, ир-атлар яллаган да ачтырган. Төнлә инде бу. Качып. Таныдым, минем улым, дигән. Мин түгел икәнне әтигә дә әйтмәгән. Ә мин ул чакта Киевта аңсыз ятам. Кайтып төштем – танымадылар. Чырайны үзең күрәсең бит. Кайвакытны мин дип күмелгән шул кабергә төшеп ятасыларым килгән чаклар була, яшьти… Тик анда күмелгән егетне бу минем кабер дип куып чыгарып булмый бит инде… Ә аның урынына кем күмелгән? Анасы кем каберенә яшь коя? Алла белсен!..

– Син ул ананы эзләмисеңме соң?

– Хайван мәллә мин?! Минем өчен җирдә яткан ул егетне ничек тагын бер тапкыр үтерәсең ди? Анасы да бар бит әле. Аның бәхетенә кем кул салыр икән?

Солтан юлдашының соңгы сүзенә сәерсенеп, тетрәп китте.

– Бәхетенә?! – дип сорады ул.

– Баласының, һич югы, кабере булган ана бәхетле ул, яшьти… Син бар, балыкларны кара. Ә мин бу кирпечне тишәм әле.

– Үзеңә кара, алайса, – дип килеште Солтан. – Мине теге дөнья кызыксындырмый әле. Бусында да эш муеннан.

Кулын югач, инде тәмам пешкән, тәмле ис бөркеп торган балыкларны казыклардан алып, ташка куйганда, Солтан: «Татар зиратында булсак, мин аңа юл куймас идем, – дип уйлады. Шундук үз-үзеннән: – Ә ни өчен? – дип сорады һәм җавап та бирде: – Татар зираты ул – минем үткәнем. Анда – минем кандашларым, хурлауга юл куймас идем. Шул ук вакытта татар зираты – минем киләчәгем дә. Миңа шунда барасы, шунда күмеләсе…» Тагын бер нәрсә бар: шикләндерә. Зираттан курку, түмгәк кенә булып калган билгесез каберләргә басудан тайчыну аның канына сеңгән. Куркыта. Кеше исәннәр хөкеменә дучар булудан кача, ә үлгәннәр хөкеме аны куркыта ук. Исәннәр фәкать җәза гына бирә, үлгәннәр үч ала…

Степан ашыкмады. Кулын юып, табынга килеп утыр-ды. Стакан төбендә калган аракыга чак кына өстәп эчеп куйды, тәмләп балык ашады.

– Бер нәрсә искә төште әле, – диде ул.

– Соң?

– А! – диде Степан, кулын читкә селтәп. Аннары, йөзен җыерырга теләп, кашларын кушырды. Әмма ул үз кичерешләрен йөз сызыклары белән белгертүдән мәхрүм. Бит тиресе киергегә тарттырылган тукыма сы- ман. Ул кул сырты белән иренен сөртте дә аягына басты. – Аннары сөйләрмен әле, – диде ул. Әвеш-түеш килеп, көймәгә керде һәм лом алып чыкты.

– Кара аны, сак кылан. Нарат басмасын. Таш та хәтәр, – диде Солтан.

– Син утырып тор, алайса.

– Яхшы.

– Ярый, мин тиз.

Степан, өстенә аварлык нарат һәм ишелергә торган зур таш астына кереп, тукылдатырга да кереште. Чиркәү гөмбәзеннән кара каргалар күтәрелеп, читкә очып киттеләр. Кайдадыр тукран тукылдатырга тотынды. Ул аваз, Степанның лом белән кирпечкә бәрүенә кушылып, икәүнең тимерчелектә тимер чүкүен хәтерләтте. Тук-тук-тук… Бусы – тукран. Тук-тук… бусы – Степан. Алар, шул рәвешчә, тирә-юньне баскан тынлыкны ваталар кебек иде. Берсе корыган агач аша тере кортка таба чокый, икенчесе кызыл кирпечләр аша – черек (мөгаен, шулайдыр) табутка таба. Моны ап-ачык рәвештә күз алдына китергән Солтан баш тиресенең, чәч төпләренең кымырҗып куйганын тойды.

Учак ялкыннары басылды инде. Көйрәп торган күмер араларыннан тымызык кына итеп зәңгәр ут канатлары җилферди. Алар карашны җәлеп итәләр, изрәтәләр. Учакка карап утыруы рәхәт иде. Ләкин тукран белән Степанның өзлексез тукылдавы уйларны тарата. Хәзер Солтанның, барыннан да бигрәк, Камәрия турында уйлыйсы килде. Ә ул нигәдер юк, кире уйлады микәнни? Солтан, ялгызлыгыннан котылыр һәм эч пошуын басар өчен, көймәдәге магнитофонын алып чыкты, әйләндереп җибәрде. Музыканы исәпләмәгәндә, елга буе тын иде. Ни теплоход, ни баржа узмый. Әллә ничә кат тыңлаганга күрә, төссезләнгән көй бу тынлыкка, бу киңлеккә туры килми, ятышсыз. Ул магнитофонны сүндерде, свитерын, күлмәген салып, аркасын кояшка куеп утырды. Кояш җылысы тәнен изрәтте, эчелгән аракы зиһенен таратты. Вакыт агышы туктаган кебек булды. Ниндидер серле сәгатьнең секунд тавышы урынына тукран тукылдатты, минутларны Степанның салмак селтәнүләре саный сыман. Сәгатьнең теле-маятнигы чиркәүнең кыңгырау манарасы кебек катып, туктап калган яисә кабер өстендәге авыш нарат кыяфәтендә җансыз. Янәшәдә су ага, ләкин аның агымы вакытның күгәрек тәгәрмәче рәвешендә тынып калган зиратка ниндидер хәрәкәт сурәте бирми. Мондый җансызлык, тынлык алар тапкан кирпеч төрбәдән чыккандыр шикелле. Ә ул салкын кабер эченә эләксәң, Степанның лом белән һәр селтәнеп бәрүе, сиңа таба якынаюы нинди тансык булыр, һава кебек кадерле, кирәкле тоелыр иде…

Солтан битен учлары белән каплады да үзен нигәдер әнә шул кирпеч төрбә эчендә дип күз алдына китерде. Караңгы. Баш өстендә күкнең төпсез чиксезлеге юк. Салкын. Аяк астында җылы ташлар ятмый. Кысан. Күз карашы елганың якты тигезлегеннән яшел үлән каплаган үргә күтәрелми. Тын. Дулкын какканы, савыттагы балыкларның шыбырдашуы, кошлар сайравы ишетелми. Юеш. Һавадан бал кортларының, кырмыскаларның әчкелтем-татлы исе килми.

Тук-тук-тук – тукран. Тук-тук – Степан… Степанның күңелгә тигән шөгыле менә кайчан татлы булыр иде: әгәр аның лом белән кизәнеп, кирпеч төрбәне дөмбәсләве син яткан караңгылыкка, салкынга, кысанлыкка, тынлыкка, юешлеккә күк йөзен ачарлык, ташлар җылысын тоярлык, бал кортлары, кырмыскалар исен кертерлек ишек уйса! Солтан туралган тәре утыннарын учакка салды. Каралы-сарылы утыннар башта көйде, аннары алар арасындагы бушлыкны ялкын телләре биләде. Бу тәрене кемдер ясаган, ә ул яга…

Тук-тук-тук…

Бу аваз кинәт Солтанга кайчандыр дәү бабасы Чаныш сөйләп биргән бер вакыйганы исенә төшерде. Үзенең Наймушин дигән фамилиясенең каян чыкканы, кемнән башланганы белән кызыксынып, бабасыннан сораштырган иде. Чаныш карт аңа гыйбрәтле тарих сөйләде. Хәзер гүя Солтан каршында тәре калдыкларыннан тергезелгән учак янмый, әнә шул тарихның хәтергә иңеп калган сары сәхифәләре ялкынлана иде.

…Бер очы бүкәнгә куеп күтәртелгән коры имән агачы дүртенче ягыннан да борыслап уелып, агарып килә иде инде. Агач нык. Тамырлары бүртеп чыккан кул мөһерле үткер балтаны җайлы гына итеп ару-талчыгусыз селти дә селти. Кабергә бастырып куяр өчен, үз гомерендә беренче тапкыр тәре юнучы кеше – татар агае Наймуш. (Солтан да үз гомерендә беренче тапкыр агач тәре ягып утыра.) Наймуш имән агачының аскы өлешен биш сөям кадәрле юнмый калдырды – җиргә күмәсе төше. Агачны дүрт яклап юнганнан соң, ул борысның кырларын алып чыкты һәм, ян кесәсеннән чиккән янчык чыгарып, эре итеп чабылган тәмәкене гарәп хәрефләре чуарлаган гәзит кисәгенә төреп кабызды. Тәре ясау гөнаһмы, савапмы, дип уйлады. Әлегә кадәр аның, мөселман өммәтеннән булган мәет рухына багышлатып, Коръән чыгарткан урыс кешесе хакында ишеткәне юк. Ә менә ул тәре ясый. Шәригать җәһәтеннән караганда, тәгаен гөнаһ гамәл инде. Мулла белән киңәш-табыш корырга вакыты калмады. Аның каравы ул үз-үзе белән киңәште. Мәетне кичә төнгә каршы, затлы кара табутка салып, сугыштан алып кайттылар. Аның каберенә бастырып куяр өчен, тәре ясауның савап саналырга хаклы ягы да бардыр…

Чаныш бабасы Наймуш картның кемгә атап тәре ясаганын да әйткән иде. Хәзер онытылган. Ниндидер ни татар, ни рус фамилиясе, ахрысы. Бу җирләрнең алпавыты булган. Каты куллы, коры сүзле дигәне истә. Наймуш әнә шуларның утарында управляющий сыманрак бер эштә торган. Моның өчен аңа утызынчы елларда бераз эләккән. Колхозга кермәгән. Сөрә язганнар. Тик монысы бүтән вакыйга…

Тук-тук-тук, тук-тук…

Утар сугыш аркасында шактый бөлгән, таркалган, калдык-постык җирләр сатылып беткән, арендага таратылган, мал-мөлкәт җилгә очкан тузан ише генә калган. Керем-төшем юк диярлек. Хәзер ул җирләрнең күбесендә ачы әрем, алабута котырып үсә. Кешеләрнең җир эшкәртергә, иген игәргә көч-егәре, чарасы калмады. Гуҗ сугыш кешеләрне дә, атларны да аждаһа сыман йотып кына тора. Татарда да, урыста да, чуваш һәм удмуртта да – бердәй хәлсез карт-коры да хатын-кыз гына. Сугыш кешеләрнең кайсысын кул-аяксыз, кайсысын дөм сукыр итте, кайсысының үпкәсен газ белән көйдереп кайтарды. Гарип тә гораба. Алынып бетмәгән атларның кабыргалары гына калкып, тырпаеп калды. Адәмнәр арасында хәл алып, көчәеп, байтак җиргә хуҗа булып киткәннәре дә бар. Тик синең кайгың, тамагың ачлыгы аларны борчымый. Үлем-китем күп. Мулла бер чыккан Коръәнен дистәләп мәрхүм рухына берочтан гына укый.

Инде менә байларга да чират җиткән. Хатыны Мария хәрәкәттәге армиядән ире Кулунчаковны алып кайтты. Полковникның мәетенә ияреп кайткан акча күмү чыгымнарына чак җитә язды, поминканы анасы Марфа Петровнаның чыбык очы туганы кибетче Савелий үз өстенә алды.

Наймушның тәре ясавын бу мәхшәр эчендә Аллаһы Тәгалә ничек тә кичерер. Заманы шундый: кешеләр чиста, чын күңелдән кылган гамәлләргә мохтаҗ чак. Шулай икән, урысның Христосы да, мөселманнарның Мөхәммәд пәйгамбәре дә бичара адәм балаларының бер-берсе хакына кылган яхшылыкларын үзара килешеп кабул кылырга тиешләр, йөз чөерәләр икән, күмәк бәла-каза алдында адәм балалары ул хәтле дә горур түгелләр: аллалар кешеләрнең гөнаһысын ярлыкамаса да, кешеләр аллаларның горурлыгын кичерергә разый-бәхилләр.

Тәмәке төпчеген баш бармагы бите белән үзе утырган бүкәнгә басып сүндергәч, Наймуш карт тагын балтасына тотынды.

Аның моңарчы тәре ясаганы юк. Шулай да ничек тиеш икәнлеге аңа мәгълүм. Иртән иртүк урыс зиратына барып, буй баганасын да, аркылы зур һәм бәләкәй агачларын да һәр өлешенең арасын сөямләп үлчәде. Шуның өстенә төнлә китап шкафыннан алып, тышлыгына алтын белән басылган сүзлекләрдән тиешлесен тапты да тәренең мәгънәсен укып чыкты. Болай язылган иде: «Была широта, в которую простёрты были руки, длина, поднимающаяся от земли, на которой пригвождено было тело, высота, выдающаяся вверх над поперечною перекладиною». Иисус Христос әйткән: «Кто не возьмёт креста своего, тот недостоин Меня».

Бу сүзләрне укыгач, Наймуш карт: «Лә илаһә иләллаһ Мүхәммәдер рәсүлуллаһ», – дип, күңеленнән өч мәртәбә укынып алды. «Тегесе дә каты әйткән, чукынган», – дип уйлады ул Христос хакында.

Наймуш имән борысны җиренә җиткереп ышкылады, шулай ук сөямләп үлчәгәч, пычкы белән өлешләп кисте: озыны – баганага, икесе – аркылы кагарга. Шуннан соң аларны тоташтырасы урыннарны билгеләп, пычкы һәм өтерге белән тигез, пөхтә итеп ырмаулады, балта түтәсе белән борысларны бер-берсенә кагып кертте. Аның агач эшенә кулы яхшы ята иде. Өч борыс та нык беректе, хәзер аларны кирегә бәреп чыгаруы каккандагыдан күбрәк көч алыр иде.

Ул тәрене бастырып карады. Биеклеккә сажиннан артыграк. Ә җиргә төшкән күләгәсе күпкә озынрак. Тәре кайсы ягы беләндер кеше сынын хәтерләтте. Чыннан да, кичә төнлә укыган китапта язылганча. Кулларны сузып бәйләрлек киң, озынлыгы кеше буеннан калкурак. Кыскасы, җитәрлек.

Наймуш тәрене җиргә сузып салды, ул үз күләгәсен каплап ятты, һәр сигез очы үз күләгәсенең сигез очы белән кушылды.

Тук-тук-тук, тук-тук…

Солтан учак янындагы тәрегә карады. «Тәренең сигез очы алты континентка, шуларга өстәп, җиргә һәм күккә омтылышны белгертми микән? – дип уйлады ул. – Тәре бөтен дөньяга хуҗа булуны дәгъва итмиме?» Аның мондый фараз хакында һичкайдан укыганы юк. Бу фаразын кем беләндер уртаклашырга теләде. Ләкин Степанны шөгыленнән бүлдермәде. Гомумән, Степан үз ниятенә ирешә алмастыр. Бар, хикмәтле измәгә катырылган кирпечләрне кәкре лом һәм балта белән генә алдырып кара! Динамит кирәк. Әнә чиркәү. Шундый ук куе кызыл төстәге кирпечтән, измәсе дә бер үк – аксыл-соры. Ә стенасында ник бер ярык заты булсын! Степан туяр да туктар…

Наймуш карт, Солтан күз алдына китергәнчә, тәрене ясаганда ялгызы гына булмагандыр. Аның янында йә берәр урыс агае, йә фронттан сыңар кул белән кайткан яшь солдат утыргандыр. Яшь солдат аңа пычкы белән имән агачын кискәндә ярдәм итешкәндер. Алай гына да түгел, утарның ишегалдында полковник Кулунчаковны җирләшергә дип килгән башка мужикларның да йә утырган, йә баскан килеш тәмәке тартып торулары ихтимал. Бәлки, поп та булып, өйгә керешли Наймушның тәре ясавын хуплап сүз каткандыр яки, бу эшне татар мужигына тапшыруны өнәмичә, тамак кырып узгандыр.

Ә бу хәл елның кайсы фасылында булган соң? Әлбәттә, җәен түгел. Тәгаен кышын. Полковникның табутын бик ерактан алып кайтканнар. Җәен мәет бозылып бетә бит инде. Шуңа күрә аны вафат булган урынында җирләрләр иде.

Тук-тук-тук – тукран…

Степан тынган икән инде. Солтан карашын учактан ярга күчерде. Дусты эшен ташлаган, аңа таба килә. Бил тиңентен шәрә. Итләч күкрәге, корсагы лычма тир. Бер сүз да катмыйча, елга ярына килеп басты да йөзенә, күкрәгенә, корсагына учлап-учлап су сипте, кулбашын, беләкләрен юды.

– Окопка кереп посканмыни! – диде ул, учак янына килеп утыргач. Итекләрен салды, аяк чолгавын җәеп, таратып куйды.

– Ул төрбәне күмелгән кеше салмаган бит, нигә аны сүгәсең? – диде Солтан.

– Барыбер инде. Таш кабырчыкка кереп бикләнгән бит, ташбака!

Тукран тынды. Гүя аларның сөйләшүенә сагайган иде.

– Бәйләндең син бу кабергә, туган!

– Беләсеңме, анда бер хайван ятмый микән дигән уй килде әле. Патша полковнигы. Ялгышмасам, Кулунчаков булса кирәк. Шушы җирләрнең алпавытлары токымыннан. Егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтәм мин аңа хәзер! – дип, Степан коры һәм хиссез төстә көлеп куйды. – Череп таркалган сөякләрен көл итеп җилгә очырмасаммы?!

Солтан әллә нишләп китте. Сискәнеп. Юк, куркып ук бугай. Куркып кына да түгелдер. Степанның сүзләреннән соң нинди хис кичергәнен ул аңлап өлгермичә калды. Ниндидер салкын җил кагылып уздымыни! Әле генә учакка карап, күз алдына китергән күренеш кайчандыр, чыннан да, булган микәнни? Степан да ишеткәч һәм хәтерләп калгач, Чаныш бабасы сөйләгән хәл заманында күпләргә билгеле булган инде, алайса.

– Син ул полковник турында каян беләсең, Стё- па? – дип сорады ул.

– Әби мәрхүм сөйләгән иде. Әллә кайчан инде. Бабай үлгән елны. Минем әби шул полковник утарында йорт хезмәтчесе булган. Син аны белмисең. Безне сезнең авылыгызга күчергәнче үк үлде… Минем бу каберне бик табасым килгән иде.

– Хәтәр хәтерле син.

– Без бит авыл малае. Хәтер – чүп-чарсыз. Кыш үтә – яз килә, җәй җитә – көз башлана. Һәммә нәрсә аз-азлап кына тия. Әби сөйләгәннәрне башка нәрсә күммәгән. Шул гына, – дип, Степан күлмәген йомарлап битен сөртте, зират ягына борылып: – Нәкъ шуның кабере бу, парин, – диде. – Наратына кара, җитмеш еллар чамасында.

– Ярар, юк белән баш катырма.

– Син бәйләнмичәрәк кенә утыр әле, яшьти. Ул монда унҗиденче елдан бирле ята.

– Сиксән бишенче елда син килеп чыгасыны көтепме?

– Берзаманны аңа барыбер кубарылып чыгасы.

– Кайчан?

– Ахырзаман җиткәч.

Степан, кулы белән каты басып, битен сыпырды. Гүя йөзенә ябышкан чит битлекне кубарып ташларга теләве иде.

– Син мине кызганма, яшьти, – диде ул. – Миңа Настюшаның кызгануы да җиткән… Көткән. Курыкмады, баш тартмады. Торабыз. Торабыз да бит… Мин шул ук Настюша белән. Ә ул кем белән тора? Мин бит үземне үзем дә танымыйм, Солтан!..