скачать книгу бесплатно
Кам Аштабар. Барыгызга да иминлек, байлык келим, тәңреләр рәхмәтеннән аермасын!
Барысы да сәламне кабул итәләр.
Сылукай ханбичәнең хәле ничек, аруландымы?
Акбикә. Сылукайның хәле үзгәрешсез шул әле. Аштабар, Сылукай төш күргән, шуны юрасаңие! Сылукай төшендә Тукбай морзаның гарәп илләреннән алып кайткан укалы кырпы бүрекне, бүләк итеп, башына кидергәнне күргән.
Кам уйлана, әрле-бирле йөренә.
Кам Аштабар. Хатын-кызга ирләр бүреге кию килешеп үк бетми. Шуңа күрә бу төшне җилгә сөйләргә кирәк, начар булса, җил алып китсен!
Алмыш. Начар төшне җил алып китсен, дисеңме? Кам Аштабар, менә бер ай вакыт узды. Сылукайны изге ата Айбаба белән бергәләп имләдегез, шифасы булмады. Хытай иленнән дарулаучы чакыртырга булыр. Тәңреләр кабат йола туен кабул кылмадылар. Йөзләгән корбан чалынган иде. Бәлкем, йолабыз, динебез тугры түгелдер?
Барысы да гаҗәпләнеп, ханга карап тыналар. Утташ керә.
Утташ. Бөек әлтабар галиҗәнаплары, Тукбай морза белән ят кабилә кунаклары килделәр.
Алмыш. Бик вакытлы килделәр, керсеннәр.
Тукбай морза белән бергә Габдрахман, Габдулла керәләр. Исәнләшеп, башларын иеп, кулларын күкрәкләренә куялар.
Тукбай морза. Барыгызга да иминлек, байлык, озак яшәвегезне келим!
Гарәпләр (бертавыштан). Әссәламегаләйкем, Бөек Болгар ханы Алмыш галиҗәнаплары, ханбикә Акбикә анабыз.
Сезнең тарафларга пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган изге яклардан сәламнәребезне алып килдек. Болгар-йортка иминлек келибез, Алмыш хан белән Акбикә анага чуктин-чук яшь, ханбичә Сылукайның тиздән арыклануын бердәнбер Аллаһыдан ялварып үтенәбез, һәр намазымызда шуны искә алып дога кылабыз.
Алмыш әлтабар кунаклар белән ике куллап исәнләшә.
Алмыш. Рәхмәт, изге келәүләрегезгә. Тукбай морза сөйләгәние.
Тукбай морза. Алмыш әлтабар галиҗәнаплары! Менә, алтын шәһри Болгарны күреп, үзең белән танышырга, сөйләшергә дип, Мөхәммәд өммәтеннән Габдрахман белән аның шәкерте Габдулла килде.
Аларның күп кенә мөлкәтен Каф таулары халыклары талаган. Ә иң зур бүләкләрен изге үзәндә кам Аштабар тартып алган. Ул алтын таҗ-калфак була.
Әлтабар уңайсызланып кала.
Алмыш. Кам Аштабар, әйтерең ни?
Кам Аштабар. Бөек әлтабар, кам сүзе тугры булыр. Мин ул сихерле калфакны изгеләр үзәнлегендәге корбан чала торган нарат төбенә, тирән чокырга күмдем. Иртәгесен барып карасам, угры зат, чокырны казып алып, таҗ-калфакны угрылап киткән. Юлчабар Батил Болгар-йортның астын өскә китереп эзләп тә таба алмады.
Габдрахман. Алмыш галиҗәнаплары, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре белән Сылукай тиздән аруланыр. Менә без үзара киңәшләштек тә Габдулла шәкерттән Сылукай янында изге Коръән хәдисләрен укытырга булдык. Ул әзер.
Габдулла кулын йөрәгенә куеп баш ия, ризалыгын белдерә.
Тукбай морза. Габдулла шәкерт төзек күңелле, оланның догалары изге, келәве тугры, Сылукай озакламый аруланыр.
Кам Аштабар. Син нәрсә, Тукбай морза, безнең йолабыз, синеңчә, кыекмыни? Күңелебез төзек түгелмени? Тәңреләр каршында син язык кыласың, ягы йоланы өстен күреп мактыйсың.
Габдрахман. Болгар-йортның баш камы Аштабар, ислам дине, иң тугры дин булса да, ул башка йолаларны хурламый. Мөхәммәд галәйһиссәлам ислам динен кабул итү ирекле дигән. Син дә безнең йолаларыбызны хурлама.
Тукбай морза. Күп кенә төрки кабиләләр күптән инде, ислам йоласын кабул кылып, мөселман булып биш намаз укыйлар. Безнең Болгар кабиләсенә дә ул турыда уйларга кирәк. Агач, таш сыннарга гайбадәт кылу ул үзе бер язык түгелме икән?
Кам Аштабар. Тукбай, синең сүзең тәңреләрне җәберли, күчеңә кыран килер, телең корыр.
Тукбай морза. Мин, кам Аштабар, беркемне дә җәберләмим. Дөньяны күп гиздем, хаҗда булып, ислам динен кабул иттем, биш намазны калдырмыйм. Алладан башка тәңреләр булмавына ныклап инандым. Алла каршында изгелекле гамәлләрем җитәрлек күп.
Айбаба. Алмыш әлтабар, Коръән чумакларның[13 - Чумаклар – мөселманнар.] изге белеге булса да, Болгар-йортка кыран килергә торганда, ягы кабиләләрнең йоласын тоту язык булмасмы?
Алмыш. Ырудашлар, ханбичә Сылукайны нинди йола аруландыра, мин шул йоланы хөрмәт итәрмен. Хан сүзе бер булыр. Шул йола минем йолам булачак. Габдулла шәкерт, ризалыгың булгач, без каршы түгел. Сылукайга изге Коръән хәдисләрен укы!
Кам Аштабар. Алмыш әлтабар, ян кабилә, ян йола кешеләрен куеныңа аласың. Әби-бабаларымызның йоласына, тәңреләрнең рухына балта чабасың. Күчеңә, Итил-йортка кыран чакырасың. (Гарәпләргә мөрәҗәгать итә.) Ян кабилә кешеләре, чумаклар! Әгәр сезнең Тәңрегез безнең Тәңредән көчле булса, сезгә дә миңа биргән сихри кодрәтне бирсен.
Кам күзе тәхет залының почмагында торган өч аяклы матур өстәл өстендәге хуш ис чыгарып, пыскып яна торган артышка төшә, һәм ул, шуңа якын килеп, бар көче белән сихри хәрәкәтләр ясый башлый.
Төтен көчәя, артыш күз алдында акрын гына түшәмгә таба күтәрелә һәм яңадан үз урынына кайта. Кам гарәпләргә күзенең «сихри» нурларын юнәлтә, алар, куеннарыннан кечкенә догалык алып, күзләрен күтәрмичә, тавышсыз гына укыйлар.
Аларга камның сихри көчләре тәэсир итми. Барлык кешеләр дә гаҗәпләнеп торалар. (Бу – кечкенә иллюзион трюк.)
Алмыш. Кам Аштабар, киләсе кыран инде килгән, язмыштан узмыш юктыр. Изге ата Айбаба белән сиңа ышанып, кызым Сылукайны дәваларга бирдем – ярдәмегез тимәде. Тәңреләргә багышлап бик күп корбан чалдык. Йола туе узгардык, барыбер ассу юктыр. Ә хәзер комачауламагыз, бәлкем, ян кабилә кешеләренең йоласы, тәңреләргә барып җитеп, Сылукай аруланыр. Кайсы Тәңренең рәхмәте белән Сылукай арыкланып аякка баса, шул Тәңре минем күңелемә якын булыр. Ә сез, кам Аштабар, изге ата Айбаба, телләрегезне йөгәнләгез, йөгәнсез атка тышау салалар. Бүтән сүзем юктыр…
Утташ йөгереп керә.
Утташ. Бөек әлтабар, юлчабар Батил белән мәхлук кам Күзәмеш килгәннәр, әлтабарны күрергә кирәк, бик зур кү бар, диләр.
Алмыш. Көн туса яңа кү. Керсеннәр, тыңлыйк үзләрен.
Утташ, чыгып, Батил белән Күзәмешне хан залына узгара. Күзәмеш сарайдагы кешеләрне күреп каушап кала. Үзен кулга алып, артышын селки-селки, келәү әйтә башлый.
Күзәмеш. Алас! Алас! Изге ияләр монда, изге ияләр белән бергә мин дә монда-а-а! Явыз ияләр, хан сараеннан качыгыз!..
Батил Күзәмешне туктата.
Батил. Бөек әлтабар, Мәгърип иле кунакларының таҗ-калфагы табылды. Күзәмеш, таҗ-калфакны биштәреңнән чыгар!
Барысы да гаҗәпләнеп, кызыксынып карыйлар. Күзәмеш үзен бик җаваплы кеше итеп хис итә. Тирә-ягына дикъкать белән карап чыккач кына, биштәрен ачып, алтын таҗ-калфакны чыгара. Батил, Күзәмеш кулыннан таҗны алып, Габдрахманга бирә. Гарәпләр шатланып кабул итәләр.
Алмыш. Батил! Тугры сөйлә, кем угры?
Батил. Бөек әлтабар галиҗәнаплары, кам Аштабар таҗ-калфакны күмеп киткәч, Каз тәпие ыруы угры Күрән токымы кешесе чокырдан таҗ-калфакны казып ала да карурманга илтеп күмә. Менә Күзәмеш кам булмаса, мәңге табылмас иде.
Күзәмеш. Мин ул угрыны беләм, ул узган ел Койтымбикә әбинең өч казын угрылады. Мин аны ай яктысында күреп алдым да артыннан иярдем. Шул угры таҗ-калфакны урманда күмеп киткәч, мин аны, казып алып, икенче җиргә күмдем. Ул бит – Сылукайга дигән таҗ-калфак. Сылукай арулангач китерермен дигән ием. Менә Батил белеп алган да, изге ияләр шулай кушты, әйдә хуҗаларына илтеп бирик, диде.
Әлтабар кычкырып көлеп җибәрә, аңа калганнар да кушыла. Кам Аштабар хурлыгыннан ачуланып, ашыгып чыгып китә.
Габдрахман. Бөек хан галиҗәнаплары, ханбичәгә атап алып килгән бүләгемезне кабул итегез!
Габдрахман белән Габдулла, алгарак чыгып, бүләк таҗ-калфакны дүрт куллап ханга сузалар.
Алмыш. Хөрмәтле кунаклар, бүләгегез өчен бик зур рәхмәтлебез. Тик сез аны Сылукайга үзегез тапшырыгыз. Анасы, Сылукайны чакырт!
Акбикә чыгып китә.
Айбаба дикъкать белән калфакны карый, матурлыгына соклана. Акбикәгә ияреп, Сылукай, Мәликә, Җәмилә, Әдиә керә. Исәнләшеп, баш ияләр. Ирләр дә хөрмәт күрсәтеп исәнләшәләр.
Тукбай морза. Сылукай, чибәркәй җарияләр, сезгә чуктин-чук арыклык келибез!
Габдрахман, Габдулла } (бергә). Әссәламегаләйкем, ханбичә, хан сараеның бизәкләре, чибәр кызлар!
Габдрахман. Ханбичә Сылукай, без, бик ерак юллар узып, Болгар-йортка килдек. Беренче булып безгә ярдәм кулын сузучы син булгансың икән. Безнең битләремезгә изге чишмә суын бөркүче, сагым йокысыннан уятучы Болгар-йортның фәрештәсе син Сылукай булгансың. Сылукайга атап китергән бүләгемез, менә шушы таҗ-калфак иде. Шушы калфак Болгар-йортка оҗмах нурлары китерсен! Габдулла шәкерт, хан Сылукайга бүләгемезне тапшыр.
Габдулла калфакны Сылукайның башына кидерә. Сылукайның кәефе күтәрелә, ул үзенә илаһи көч кергән кебек хис итә. Яшьләрнең күз карашлары очрашып, ике арада мәхәббәт уты кабына.
Лирик музыка яңгырый, сарай караңгылана, супер пәрдә кыска вакытка ябыла.
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Хан сарае. Ефәк чаршау артында Сылукай белән кәнизәк кызлар Габдулланың Коръән хәдисләре укыганын тыңлап утыралар. Шәкерт укуын тәмамлый, чаршау артыннан кызлар чыга, янына тирәләп утырышалар, сораулар бирәләр.
Сылукай. Габдулла шәкерт, сезнең ул Мәгърип якларында гел дә кыш булмыймы?
Шәкерт кышның нәрсә икәнен аңлап бетерми.
Җәмилә. Кыш, кыш кар ява, у-у-у, салкын була. (Салкыннан тәнен дерелдәтеп күрсәтә.)
Габдулла. Ә-ә-ә, кыш… юк-юк, гел җылы, гел кояшлы көннәр генә.
Әдиә (Габдулланың җөббәсенә күрсәтеп). Бездә, Болгар-йортта, кыш көне мондый кием белән ярты көндә өшеп үләсең.
Җәмилә. Габдулла, бу кием ничек дип атала.
Киеменә күрсәтә, тегесе башта аңламый, Җәмилә шәкертнең итәгеннән үк тарткалый.
Габдулла. Ә-ә-ә, кием, бу – җөббә.
Әдиә. Җөббә-ә – мәзәк сүз. Ни, Габдулла, гарәп кызлары чибәрләрме?
Габдулла (уйланып). Әйе, ә Болгар кызлары сылурак.
Җәмилә. Кызлар, безне Мәликә бикә чакырган иде, гел онытканбыз бит. Сылукай, рөхсәтең булса, без китәр идек.
Сылукай. Кызлар, сез үз ирегегездә.
Кызлар баш иеп, чыгып китәләр.
Габдулла. Ханбичә Сылукай, остазым Габдрахман, тагын бер кат рәхмәтләр әйтеп, сиңа арыклык келәп дога укыды, Аллаһы Тәгаләдән шифалык сорады. Алтын калфакның ассуы булып, тиз араларда арыклануыңны Ходайдан сорап үтенде.
Сылукай. Рәхмәт, рәхмәт, шәкерт Габдулла. Син укыган Коръән хәдисләрен тыңлый башлагач, күңелем тынычланды, башым арыкланды, сулышларым киңәйде. Габдулла, мине дә гарәпчә укый-язарга өйрәт әле.
Габдулла. Сылукай, бу теләгеңне мин зур бүләк кебек кабул итәм. Бүгенге көннән үк өйрәнә башлыйбыз.
Сылукай. Габдулла, синең әти-әниең бармы?
Габдулла. Юк, мин сабый чакта аларны кяферләр үтергәннәр. Мине остазым Габдрахман бәк үстерде, укытты, менә сәяхәткә, Алланың рәхмәте белән, Болгар-йортка алып килде, сезнең нурлы йөзләрне күрергә насыйп булды.
Сылукай (шаяртып). Ә яраткан кызың бар идеме?
Габдулла. Сылукай, үз гомеремдә беренче сине хур әл-җәннәт, мәләк әр-разны күрдем, шуңа башымны идем. Минем бүтән хатын-кызларны күргәнем булмады. Бездә хатын-кызлар ни-и-и… э-э-э, битләренә пәрәнҗә каплап йөриләр. Ят ирләргә хатын-кызлар битләрен күрсәтмәскә тиешләр, шәригать кушмый, йола кушмый.
Сылукай. Ничек инде йола кушмый?
Габдулла. Йола хатын-кызларны ят ирләрдән саклый. Ул йоланы бозган ир кеше яргулау ителә, үлем җәзасы да булырга мөмкин.
Сылукай. Ислам йоласы хатын-кызларны ят күзләрдән бик саклый икән.
Габдулла. Әйе, дөрес. Нык саклый.
Сылукай. Габдулла шәкерт, син бөтенләйгә Болгар-йортта яшәргә калыр идеңме?
Габдулла (уйланып). О-о-о, Сылукай, бу сорауга җавап бирүе авыр. Сезнең Итил-йорт, Болгар-йорт гүзәл җиргә урнашкан. Минем күңелемә бик хуш килде… Туган җир дә сагындыра.
Акбикә керә. Габдулла каушап кала. Башын иеп, кулын күкрәгенә куеп, сүзсез сәлам бирә, китәргә җыена.
Акбикә. Иминме, Габдулла шәкерт!
Габдулла. Вәгаләйкемәссәлам, Акбикә галиҗәнаплары.
Акбикә. Кызым, хәлең ничек?
Сылукай. Әнием, менә шушы алтын калфакны кия башлаганнан бирле, башым арыкланып калды. Габдулла шәкерткә рәхмәт, ул укыган Коръән хәдисләрен тыңлагач, күңелем тынычланды, күп яшисе килә башлады.
Габдулла. Акбикә галиҗәнаплары, остазым Габдрахман бәк, Сылукай, тиздән арыкланып, сахраларга чыга башлар, ди. Изгеләр чишмәсенә барып, бер Аллаһы Тәгаләгә дога кылыр, ди.
Акбикә. Рәхмәт, рәхмәт, шәкерт Габдулла. Габдрахман бәккә дә рәхмәтләребезне җиткер.
Габдулла. Акбикә галиҗәнаплары, рәхмәтләрегезне иясенә җиткерермен. (Башын ия.) Миңа китәргә рөхсәт итегез!
Акбикә. Бар, бар, шәкерт, иртәгә дә шушы вакытта көтәбез.
Габдулла. Имин булыгыз!
Чыгып китә, Сылукай белән Акбикә икәүдән генә калып серләшәләр.
Акбикә. Кызым, кәефең ничек?
Сылукай. Аллага шөкер, әнием.
Акбикә. Кызым, син нәрсә, әллә ислам йоласын кабул кылдыңмы?