Читать книгу Скандинавия мифологиясе ( Финн Олафссон) онлайн бесплатно на Bookz (4-ая страница книги)
bannerbanner
Скандинавия мифологиясе
Скандинавия мифологиясеПолная версия
Оценить:
Скандинавия мифологиясе

4

Полная версия:

Скандинавия мифологиясе

Хәйләкәр алланың сүзләре Тримны сөендерә, һәм шундук кәләшен үбәргә тели, ләкин фата аркылы Торның күмер кебек янып торган күзләрен күреп, куркып артка чигенә.

– Мондый куркыныч күзләрне бер хатын-кызда да күргәнем юк иде әле! – дип әйтеп куя ул тотлыгып.

– Тынычлан, Трим, – Локи тагын колагына пышылдый. – Җиде көн һәм җиде төн елады Фрейя, сине ямансулап. Шуңа аның күзләре кызарган.

Фрейя аны шулай яратуын ишеткәч, албасты дулкынлана. Ул, залдан чыгып, кунакларга кәләшенең алдына чүкеч куярга дип үзенең апасын җибәрә. Ә кәләш, үз чиратында, алмашка шулай ук бүләк бирергә тиеш була.

Кызый шундук абыйсының әмерен үти. Тор сөенә: аның алдына китереп куйган чүкеч – нәкъ үзенең Мйольниры! Күз ачып йомганчы үзенең хатын-кыз киемен читкә ыргытып ташлый, һәм куркудан катып калган Тримның кунаклары алдында явыз күк күкрәү алласы пәйда була. Аңына килгән албастылар качып китәргә тотына, ләкин соң иде инде: Мйольнир аларны һәркайда куып җитә, һәм алар бер-бер артлы җиргә җансыз егылалар. Тавышка йөгереп килгән Трим да шундый бәхетсезлеккә очрый.

Шулай итеп Тор үзенә искиткеч чүкечен кайтара, һәм дөнья зур куркынычтан коткарыла.

Шул вакыттан бирле күп еллар үтә, ләкин Тор ничек каты йоклаганын һәм шуңа хатын-кыз киемендә йөргәнен оныта алмый. Һәм моны исенә төшергәнен бик тә яратмый.


Торның Утгардка сәяхәте


Көнчыгышта, албастылар илендә Утгард дигән гаҗәп патшалык бар һәм анда куәтле тылсымчылар яши, һәм аларны әле беркем дә җиңә алмаган, дигән сүзләрне Торга еш кына ишетергә туры килә иде. Әлбәттә, үзенең көчен сынар өчен, аның анда барып кайтасы килә. Тримнан кайтканнан соң, ул шунда ук юлга әзерләнә башлый, Локига да аның белән барырга тәкъдим итә. Хәйләкәр алла андый ише маҗараларны Тор кебек ярата иде, шуңа күрә бик теләп ризалаша. Шуннан соң Аслар, арбага утырып, кузгалып китәләр.

Аллалар көне буе баралар. Ниһаять, кояш тау артына кереп качкач, алар басуда кечкенә өй күрәләр һәм шунда тукталырга булалар. Өйдә хатыны, улы Тиальфи һәм кызы Ресква белән ярлы крестьян Эгил торалар иде. Ул Асларны кунакчыл каршы ала, ләкин аларны сыйларга әйбер булмаганына кызгана.

– Менә ике көн инде без берни дә ашамадык, һәм сез безнең өйдә бер валчык ипи дә таба алмассыз, – ди ул.

– Азык турында борчылма, – дип җавап бирә Тор, – ул барыбызга да җитәр.

Ул арбасыннан ике кәҗәне дә туара, аларны суя һәм өйгә алып керә. Шуннан соң түшкәләрне казанга пешерергә сала. Ит әзер булгач, Тор крестьяннарны ашарга чакыра. Ач кешеләр сөенеп ризалашалар һәм азыкка ташланалар. Аллалар ашап туйгач, йокларга яталар, әмма китәр алдыннан Тор идәнгә кәҗә тиреләрен җәя дә крестьяннарга болай ди:

– Мин сезгә туйганчы ит ашарга рөхсәт итәм, ләкин сөякләргә тимәгез. Бөтен сөякләрне җыеп, тирегә куегыз, юкса мин сезгә җәза бирәм.

– Сөякләр бит иң тәмлесе, – дип пышылдый Локи Тиальфи колагына.

Мәкерле алланың сүзләре бушка китми. Эгил, аның хатыны һәм кызы Торның әмерен төгәл үтиләр, ләкин җелекне татып карарга теләгән Тиальфи бер сөякне пычагы белән яра. Иртә белән Тор, кәҗә тиреләре янына килә һәм аларга чүкече белән кагыла. Ике кәҗә дә, бернәрсә булмагандай, аякларына торып басалар. Ләкин берсе арткы аягына бераз аксый иде.

Моны күреп Тор, крестьяннарның берсе аның әмерен бозган икәнлеген аңлый, һәм аның кашлары астыннан яшен ялтырап китә. Ул инде тыңламаучыны үтерергә дип Мйольнирны ала, әмма Эгилның гаиләсе ялварып, Тиальфины гафу итүен сорыйлар. Тор, крестьяннарның күз яшьләрен күреп һәм ялваруларын ишеткәч, аның ачуы бетә. Ул аларга җәза бирмәскә була, ләкин Эгилдан үзенә хезмәткә балаларын сорый. Эгил сөенеп ризалаша.

Кәҗәнең аягы төзәлеп бетмичә, арбада йөрүне дәвам итеп булмый иде, шуңа күрә Тор Тангиост белән Тангризнирны Эгилда калдыра. Ә үзе Локи һәм яңа хезмәтчеләре белән җәяү китә.

Җирне албастылар иленнән аерып тора торган зур диңгезнең яр буена җитеп, юлчылар, көймә ясап, көнчыгышка таба йөзеп китәләр. Берничә көннән соң таң атканда алар уңышлы гына Йотунхеймның яр буена килеп туктыйлар. Монда алар тагын җәяү китәләр һәм озакламый куе урманга барып җитәләр. Бер көн буе йөриләр анда, әмма урманның очы-кырые күренми. Кич җитә, Тор ялан җирдә йокларга туры килер, дип уйлый, әмма бер өйгә очрый. Бу өйнең өч стенасы һәм түшәме генә бар иде. Әмма юлчылар бик арган булалар, шуңа күрә моңа игътибар итмиләр. Тиз генә ашап алалар да йокыга яталар.

Төнлә кинәт күк күкрәгән тавышлар ишетелә, һәм өй селкенеп куя. Тор чүкечен ала, ә аның юлдашлары качар урын эзли башлыйлар. Ниһаять өйнең бер стенасында алар бер төзелмә табалар һәм шунда куркудан качып посалар. Ә Тор чүкече белән сакта төне буе тора. Иртә белән ул урамга чыга һәм ерак түгел бер йоклап ятучы албастыны күрә. Аның гырлавыннан җир селкенә. Тор көч арттыра торган тылсымлы билбавын кия һәм албастыга чүкечен атмакчы була, ләкин теге уяна һәм торып баса. Ул шундый зур һәм куркыныч була, Тор хәтта үзенең коралын кулланмаска була, ә бары тик баһадирның исемен генә сорый.

– Минем исемем Скримир, – дип җавап бирә теге. – Ә синең исемеңне сорыйсы да түгел инде: син, әлбәттә, Тор. Тукта әле, минем бияләем кая китте соң әле?

Тор күреп ала: алар кунган өй зур бияләй икән, ә юлчылар качкан төзелмә бияләйнең баш бармагы булып чыга.

– Кая барасын, Тор? – дип сорый Скримир.

– Минем Утгард патшалыгына барып кайтасым килә, – дип җавап бирә күк күкрәү алласы.

– Болай булгач, әйдәгез ашап алыйк, – ди албасты, – аннары, каршы килмәсәң, бергә барырбыз. Мин шул якка барам.

Тор ризалаша. Скримир җиргә утыра, сумкасын чишә һәм тыныч кына ашарга керешә. Моны күреп, сәяхәтчеләр дә шулай эшли. Ашаудан соң баһадир болай ди:

– Бирегез монда сумкагызны, үземнеке белән тотып алып барам.

Тор каршы килми. Скримир аның сумкасын үзенекенә сала, каешлар белән бәйли, аркасына сала да юлга кузгала. Ул шундый зур адымнар ясый, Тор һәм аның юлдашлары көчкә аның артыннан җитешәләр. Скримир кич җиткәч кенә туктый. Сумкасын салып ташлап, ул ашыкмыйча гына зур имән астына ята.

– Мин шундый ардым, – ди албасты, – ашыйсым да килми. Теләсәгез, сумканы чишеп, аннан нәрсә кирәк, шуны алыгыз.

Бу сүзләр белән Скримир шунда ук йокыга китә һәм бик каты гырлый башлый. Тор баһадирның сумкасын ачмакчы була. Ләкин бар көченә карамастан, ул каешларны чишә алмый. Бер сәгать буе ач Тор азаплана, тиргә бата, әмма тырышуы файдасыз була. Шуннан соң ул ярсулана һәм Скримир янына килеп, башына чүкеч белән суга. Скримир күзләрен аз гына ача да һәм тыныч кына әйтә:

– Әллә миңа агачтан яфрак төште инде… Тор, ашадыгызмы инде? Алай булса, йокларга ятыгыз. Иртәгә безне озын юл көтә, – ди.

Һәм ул тагын гырларга тотына. Тор, Локи, Тиальфи һәм Ресква янәшәдәге агач астына яталар, әмма йоклый алмыйлар. Күк күкрәү алласы ярсып котырынган иде. Төн уртасында ул тора да, тагын Скримир янына килә һәм селтәнеп, чүкече белән Скримирның баш түбәсенә китереп суга. Ул чүкечнең албасты башына тирән үтеп кергәнен сизә, ләкин теге киерелә, авызын ачып ала һәм йокылы тавыш белән болай ди:

– Миңа нәрсәдер төште, имән чикләвегедер. Син йокламыйсыңмы, Тор? Торыр вакыт җиттемени инде? Караңгы бит әле, – ди.

– Иртәнгә хәтле озак әле, – ди Тор. – Тыныч кына йокла. Мин дә хәзер ятам.

Скримир тагын күзләрен йома, ә Тор, уңайсызланып, үзенең агачына китә. Гомерендә беренче тапкыр ул Мйольнирга каршы тора алган баһадирны күрә. Озакламый яктыра башлый, һәм Тор тагын бер тапкыр тырышып карарга була. Ул Скримирга әкрен генә килә дә һәм бар көченә чүкече белән чигәсенә суга. Бу юлы чүкеч сабына хәтле баһадирның башына кереп китә. Албасты уяна, чигәсен сыпырып ала да кычкырып җибәрә:

– Начар йоклый торган урын сайлаганмын мин! Агач ботакларында кошлар утырадыр, мөгаен. Бер агач ботагы яңа гына башыма килеп төште. Әй, Тор! Уянырга вакыт! Таң аткан бит инде.

Скримир тора, сумкасын чишә, аннан Торның сумкасын чыгара һәм аны шаккаткан Аска бирә.

– Әйдәгез ашарга, – ди ул, – аннары юлга кузгалабыз.

Сәяхәтчеләр, аптырап, бер-берсенә каранып алалар һәм, ике көн ашамагандай, ризыкка ташланалар. Аннары Скримир тагын алга китә, ә Тор һәм калганнар – аның артыннан. Ике сәгатьтән соң алар урман кырына җитәләр.

Скримир болай дип сүз башлый:

– Әгәр сез әле һаман Утгард иленә безнең патшабызга барырга телисез икән, сезгә моннан көнчыгышка таба барырга кирәк. Ә мин төньякка китәм. Сезгә бер яхшы киңәшем бар. Мин сезнең үзара сөйләшкәнегезне ишеттем: сез мине бик кечкенәгә санамыйсыз. Белеп торыгыз: безнең патша замогында миннән дә зуррак албастылар бар. Шуңа күрә үз көчегезгә бик өмет итмәгез. Сау булыгыз.

Бу сүзләрне әйтүгә, Скримир тиз генә төньякка таба юнәлә, ә дүрт юлчы озак кына аның киткәнен карап тора, аны башка беркайчан да очратмаска, дип өметләнеп.

Скримирның кисәтүләренә карамастан, Аслар сәяхәтен дәвам итә һәм көн уртасына биек тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган зур замок күрәләр. Бәхеткә каршы, рәшәткәнең чыбыклары бер-берсеннән ерак урнашкан була, һәм юлчылар алар арасыннан җиңел генә кереп китә. Тор Тиальфи һәм Ресква белән замокның ишекләрен кыю итеп ачып керә. Локи арттарак тора. Алар зур бер залга килеп керәләр. Аның уртасында Утгард иленең патшасы Утгардалоки утыра. Аның янында күп албастылар басып тора. Алар барысы да килмешәкләргә гаҗәпләнеп карап куя.

– Исәнме, Тор, – акрын гына әйтә Утгардалоки. Мин сине һәм синең юлдашларыңы күрүемә шат. Әмма безнең канун буенча, монда үзен нинди дә булса шөгыльдә яисә осталыкта күрсәткән һәм анда беренче урын алган затлар гына булырга хаклы. Сез үзегезне нәрсәдә күрсәтә аласыз?

– Аслар илендә, – ди Торның артында басып торган Локи, миннән дә тизрәк ашаучы юк.

– Бу бик зур осталык, – дип җавап бирә Утгардалоки, – әгәр дөресен әйтсәң, сине бездә хөрмәт көтә. Хәзер без сиңа Логи исемле зат белән ярыш оештырачакбыз.

Утгардалоки кулларын чабып ала да, һәм аның хезмәтчеләре шунда ук күп итеп ит алып чыгалар. Ярышчылар кара-каршы утыралар, һәм Утгардалоки үйтүе буенча ашарга тотыналар. Локи итне генә ашый, ә Логи итне дә, сөякләрне дә ашап бетерә, хәтта ит алып чыккан савытны да ашый башлаган була. Шуңа ул җиңүче дип игълан ителә.

– Аллалар бик тиз ашамый икән, – ди Утгардалоки көлемсерәп. – Ә бу егет, Тиальфи исемле ахрысы, нәрсәгә оста?

– Мидгардта миннән дә тизрәк йөгерүче юк, диләр, – дип җавап бирә Тиальфи, албасты аның исемен белүенә гаҗәпләнеп.

– Ярый, – ди Утгардалоки. – Сынап карарбыз.

Барысы да замоктан чыга. Алар алдында яхшы тапталган юл белән киң басу ята иде. Монда ярыш узарга тиеш була. Утгардалоки якын кешеләре арасыннан Гуги исемле бер егетне чакырып ала һәм аңа Тиальфи белән узышырга куша. Шуннан соң, Утгардалоки кул селтәве буенча, ярышучылар йөгерергә тотына. Тиальфи бик тиз йөгерә, әмма Гуги аны бер адымга уза.

– Тагын бер тапкыр сынап карыйк, – ди Утгардалоки.

Тиальфи белән Гуги тагын йөгерә. Ләкин бу юлы Тиальфи ярышташыннан ук очу ераклыгына артта кала. Өченче чабу Тиальфи өчен тагын да уңышсызлырак булып чыга. Ул ярты юлны да чапмый, ә Гуги инде килеп җиткән була.

– Ахрысы сездә ничек ашыйлар, шулай йөгерәләр, – дип көлеп куя Утгардалоки. – Ә син, Тор? Син нәрсә эшли аласың?

– Аслар арасында минем кебек яхшы эчүче юк, дип сөйләнәләр, – дип җавап бирә Тор.

– Менә бу осталык! – ди Утгардалоки. – Киттек кире замокка. Шунда син Асгардта ничек эчкәнне күрсәтерсең.

Барысы залга керә. Утгардалоки әмере буенча Торга су тутырылган озын һәм нечкә савыт алып киләләр.

– Кайберәүләр бу савытны бер йотымда эчеп бетерәләр, ә күбесе – ике йотымда. Утгардның иң көчсезләренә генә өч йотым кирәк. Син, әлбәттә, бер йотымда эчеп бетерерсең.

Савыт бик озын булса да, ул Торга бик зур тоелмый. Ас бар көченә суны эчәргә керешә. Ниһаять, ул ял итәргә туктый һәм шакката: савыттагы су кимемәгән диярлек.

– Икенче эчүгә бик күп калдыргансың, – ди Утгардалоки. – Бу юлы яхшырак тырыш.

Тор тагын эчәргә тотына һәм тыны беткәнче дәвам итә. Әмма бу юлы су беренче тапкырга караганда да азрак кими.

– Начар эчәсең син, – ди Утгардалоки.

– Хәзер безнең арада дан казану өчен, сиңа осталыгыңны башка нәрсәдә күрсәтергә кирәк булыр.

Ярсыган Тор өченче тапкыр эчәргә тотына. Ул шулай озак эчә, хәтта аның күз алдында әллә нәрсәләр күренә башлый. Әмма суны эчеп бетерә алмаса да, савытта су бик күп калмаган була.

– Җитәр, – ди Утгардалоки. – Син үзең дә күрәсең, бездә Асгардта кебек эчмиләр. Әйт әле, тагын нәрсәләр эшли беләсең?

– Мин сезгә үземнең көчемне күрсәтә алам, – ди Тор.

– Рәхим ит, – ди Утгардалоки. – Монда көчен сынап карарга теләүче яшьләр минем песине күтәреп карыйлар. Әлбәттә бу күңел ачу өлкәннәр өчен түгел. Ләкин синең ничек эчкәнеңе күргәч, син моны башкара алмассың, дип уйлыйм.

Шул минутта залга зур соры песи керә. Тор аны ике куллап күтәрмәкче була, ләкин ничек кенә тырышса да, песи урыныннан да кузгалмый, бары тик бер аягы гына күтәрелә.

– Мин шулай уйлаган идем аны, – дип көлеп җибәрә Утгардалоки. – Аңлашыла ки: песи зур, ә Тор кечкенә. Ничек күтәрсен ул шундый җәнлекне!

– Бәлки мин кечкенәдер дә, – дип кычкыра Тор ярсып, – ләкин мин сезнең буегызга карамастан, теләсә кем белән көрәшергә әзер.

– Безнең белән көрәшер алдыннан, – ди Утгардалоки, – мин сиңа башта көчеңне Элли исемле минем карт дая белән сынарга киңәш итәм. Әгәр син аны җиңсәң, мин сине андый ук көчсез түгел икәнлегеңне таныйм. Әгәр ул сине җиңсә, сиңа ир-атлар белән көрәшү турында уйларга да түгел.

Шуннан соң ул каты тавыш белән:

– Элли! Элли! – дип кычкыра.

Аның чакыруына залга какшаган һәм җыерчыкланып беткән карчык керә һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.

– Минем кунагым белән көрәшүеңне телим, – дип җавап бирә Утгардалоки. – Ул көче белән мактана, сине җиңәр микән, шуны беләсе килә.

Тор Эллины тотып ала да аны екмакчы була. Ләкин теге егылмый, ә Торны шундый каты кыса, хәтта Асның тыны кысыла. Тор ныграк тырышкан саен, карчыкның көче арта. Кинәт ул Торга аяк чала, һәм моны көтмәгән Ас бер тезенә егыла.

Утгардалоки гаҗәпләнгән шикелле була, ләкин ул моны сиздерми һәм Торга болай ди:

– Үзең дә күрәсең, сиңа безнең белән көч сынарга мәгънәсе юк. Син минем замокта кала алмыйсың. Ләкин мин кунакчыл хуҗа һәм сезне ач килеш җибәрә алмыйм. Шуңа күрә сезне табынга чакырам.

Утгардалоки кунакларын бик яхшы сыйлый, ә аштан соң үзе аларны озата бара. Алар замоктан чыккач, болай дип сорый:

– Сәяхәтең белән канәгатьме, бездә ошадымы, Тор?

– Миңа сездә ошады, – ди Тор, – әмма сезнең илдә булу миңа канәгатьлек китерде, дип әйтә алмыйм. Минем бер сәяхәтемнең дә болай данлыксыз тәмамланганы юк иде әле.

– Ә мин синең мондый куәтле икәнеңне белмәгән идем, – ди Утгардалоки елмаеп. – Белгән булсам, замогыма кертмәс идем! Хәзер инде, сез аннан чыккач, мин сиңа серемне ача алам. Сезне алдадылар. Сезгә урманда очраган албасты Скримир – ул мин идем. Син минем сумкамны ача алмадың, чөнки аның биштәрләре тимер белән беркетелгән иде. Ә син миңа чүкеч белән сукканда, мин кыя таш кисәге белән капландым. Бәлки син синем замогымда өч чокырлы зур таш искәрткәнсеңдер. Ул синең сугудан калган эзләр. Локи бик тиз ашады, әмма аның ярышташы Логи – ут иде. Үзең беләсең, утны туйдырып булмый. Тиальфи – бик яхшы йөгерүче, ләкин ул Гугины узалмады, чөнки ул – уй. Уйдан да тизрәк йөгерүче юк. Син су эчкән савытның икенче ягы дөнья диңгезе белән тоташкан иде. Әлбәттә аны эчеп бетереп булмый. Ләкин син шундый күп суын эчтең, хәтта ул су чигенеше булган кебек саегып калды. Син песине түгел, ә Мидгард еланын күтәрдең. Ул бөтен дөньяны әйләндереп алган. Син аны шундый өскә күтәрдең, ул борыны һәм койрык очы белән генә җиргә кагыла иде. Иң авыр сынауны син карчык Элли белән көрәшкәндә үтәдең. Элли ул – картлык. Үзең беләсең, ул теләсә кайсы кешене ега, син бары бер тезгә генә егылдың. Хәзер, Тор, мин үзем синең көчеңдә инандым һәм сине бар күңелемнәм башка беркайчан да күрмәскә, дип өметләнәм. Сау бул!

Тор ярсуыннан чүкечен ала, әмма Утгардалоки кинәт юкка чыга. Аның белән замогы да юкка чыга. Аның урынында тигез, яшел чирәм белән капланган басу гына кала.

Шулай итеп Торның Утгард илендә маҗаралары тәмам була.


Торның Грунгнир белән көрәше


Тылсымлы Утгард патшалыгыннан кайткач, яшен алласы шунда ук көнчыгышка үзенең мәңгелек дошманнары – албастылар белән сугышырга китеп бара.

Тор юк чакта, Один, дөньяда нинди яңалыклар барлыгын белергә дип, Слейпнирга атланып, сәяхәткә барып кайтырга тели. Башта аллалар атасы җирне йөреп чыга һәм анда барысы да тыныч кына барганын күреп, үзенең сигез аяклы атын көнчыгышка юнәлтә. Болыттан болытка сикереп, Слейпнир Йотунхеймга тиз барып җитә һәм Ташлы Таулардан, рәхимсез һәм куәтле албасты Грунгнир биләмәләреннән чабып китә. Бу вакытта Грунгнир замогыннан чыккан була һәм югарыда канатлы алтын башлык кигән җайдакны күреп, шаккатудан күзләрен шар ача.

– Атың яхшы синең! – дип кычкыра ул. – Аны уза алган чабышкы атлар күп түгелдер, булса кирәк.

Один атның тезгеннәрен тарта, һәм Слейпнир, барлык сигез аяклары белән бер болытта тукталып кала.

– Минем Слейпнирны уза ала торган ат дөньяда юк, – дип горур җавап бирә карт Ас, – Асгардта да, Мидгардта да, Йотунхеймда да.

– Син мактанасың! – каршы килә албасты ачулы итеп. – Минем атым Гульфакси, сигез аяклы булмаса да, синең атыңны узачак!

– Алай булса, ярышырбыз, – ди Один. – Миңа өйгә исән-сау кайтмаска, әгәр синең атың минекен куып җитсә дә.

– Хәзер кирәгеңне бирәм, мактанчык карт! – дип кычкырып җибәрә Грунгнир, тагын да ачуланып.

Ул ат абзарына йөгерә, аннан кара куәтле атын алып чыга һәм, ияргә менеп атланып, Одинга юнәлә. Один аны якынрак китертә, аннары Слейпнирны борып, кире көнбатышка чаптырып китә. Ул албастыны артта калдырам дип уйлый, ләкин Грунгнир атын юкка гына мактамаган икән. Гульфакси, Слейпнир кебек, һавада җиңел сикереп йөри. Үзенең сигез аяклы ярышташын куып җитә алмаса да, тизлек буенча аннан калышмый иде. Җайдаклар озакламый Йотунхеймнан ерак китәләр, өермәдәй диңгез өстеннән, аннары Мидгардтан чаптырып үтәләр һәм сизелмәслек кенә Асгардка килеп җитәләр. Чабыш белән мавыгып, һәм ачудан күзләре томаланган баһадир, юлны белештермичә чаба. Один сараена килеп җиткәч кенә һәм аны уратып алган Асларны күргәч кенә һушына килә. Грунгнир көчле һәм батыр иде, әмма ул каушап кала, чөнки белә иде: Аслар Торны чакырырга мөмкин. Аның каушаганын сизеп, Один көлеп җибәрә.

– Курыкма, Грунгнир, – ди ул. – Уз әйдә, кунак бул. Ачыккансыңдыр мондый чабыштан соң. Синең атыңа да ял итәргә комачауламас.

Грунгнир атыннан төшә, масаеп залга керә – ул бит аллаларның сый мәҗлесенә чакырган бердәнбер албасты була. Аслар аны Торның урынына өстәл артына утырталар һәм алдына ике зур савытлы исерткеч бал куялар. Бу савытлар яшен алласыныкы иде. Тор шикелле эчүче булмаганга, Грунгнирның аларга көче җитми. Үзенең зурлыгына һәм тазалыгына карамастан, баһадир озакламый исерә һәм мактана башлый.

– Дөньяда миннән дә көчле зат юк! – ди ул. – Сезнең атаклы Торыгыз минем янда кәрлә генә. Мин сезне ансат кына кырып бетерә алам.

– Тынычлан, Грунгнир, – рәхимле генә әйтә Один. – Син безнең кунак, һәм без синең белән сугышырга җыенмыйбыз.

– Дәшмә! – дип кычкыра аяусыз албасты. – Шактый хакимлек иттегез дөньяда – хәзер минем чират, ә сез үлемгә әзерләнегез!

Ул ачуда шундый куркыныч иде, Аслар, аның янында утырудан куркып, бер-бер артлы залның икенче ягына күчәләр. Бер Фрейя гына батырлык белән баһадир янына килеп, аның савытларына тагын бал сала. Грунгнир аларны эчеп бетерә дә тагын да ныграк исерә.

– Мин Вальгалланы Йотунхеймга күчерәм, – ди ул теле бәйләнеп. – Фрейя һәм Сиф минем белән барачак һәм минем колларым булачак. Ә калган Асларны Асгард белән мин дөнья диңгезендә батырам, ләкин башта мин сезнең бөтен балыгызны эчеп бетерәм.

Һәм ул Фрейяга тагын бал тутырырга савытларын суза.

Аның мактануына башка чыдый алмыйча, Аслар барысы бергә Торның исемен әйтәләр. Шунда ук тимер арбаның гөрелдәве ишетелә башлый, һәм залда кулына чүкеч тоткан яшен алласы күренә. Грунгнирны өстәл артында күреп, Тор катып кала. Ул, бер сүз дә әйтмичә, бүлмәне күздән кичерә, аннары Грунгнирга күз сала һәм ачудан тешләрен шыгырдата башлый.

– Ничек! – дип кычкыра ул. – Мин аллаларның һәм кешеләрнең явыз һәм рәхимсез дошманнары – албастылар белән сугышып йөргәндә, сез шуларның берсен минем урынга утыртасыз һәм бергә эчәсез?! Кем кертте аны Асгардка? Кем аңа Вальгаллага керергә рөхсәт итте? Фрейя, ничек сиңа оят түгел, аллалар бәйрәмендә безне сыйлаган кебек мәкерле Гримтурсенны сыйларга?!

– Аслар уңайсызланып берни дә дәшмиләр, ә Грунгнир, яшен алласын күргәч айнып, болай дип җавап бирә:

– Мине монда Один үзе чакырды. Ул мине сыйлый һәм мин аның сагы астында.

– Сине кем генә чакырса да, бу сый өчен син моннан чыкканчы түлиячәксең! – дип каршы килә Тор, чүкечен югары күтәреп.

– Хәзер күрәм, нинди юләр булганмын монда коралсыз килеп, – кырыс итеп әйтеп куя Грунгнир. – Әйт әле, Тор өчен гаҗиз затны үтерү намуслы буламы? Минем белән ватанымда, Ташлы Тауларда көрәшергә риза булсаң, күбрәк батырлык күрсәтер идең.

Гримтурсеннардан әле беркемнең дә Торны көрәшкә чакырганы юк иде. Ас көрәштән баш тарта алмый. Дан аның өчен иң кыйммәтле нәрсә иде. Тор акрын гына чүкечен төшерә.

– Ярый, Грунгнир, мин синең чакыруыңы кабул итәм, – ди ул. Өч көннән соң төгәл төш вакытында мин сиңа, Ташлы Тауларыңа киләм. Ә хәзер өеңә кайт. Болай җиңел генә котылмас идең, әмма бүген миңа сөенеч: Ярнсакса миңа малай тудырды. Мин аңа Магни дип исем куштым.

Башка бер сүз дә әйтмичә, Грунгнир чыгып китә, һәм, атына утырып, кире кайтып китә.

Торны ярышка чакыру хәбәре Йотунхеймда тиз тарала һәм албастылар арасында зур борчылу тудыра. Грунгнир көчле баһадир иде, аның башы –граниттан, ә күкрәгендә (юкка гына Ташлы Тауларда яшәми) таш йөрәк тибә иде. Ләкин Гримтурсеннар барыбер куркалар иде, ул Торга һәм аның чүкеченә каршы тора алмас, дип. Шунда алар Гримтурсенга Мйольнирның сугуларына да каршы тора алган калкан ясарга булалар. Өч йөз албасты эшкә тотыналар, һәм өченче көннең иртәсенә калкан әзер була. Ул иң калын имән кәүсәләреннән ясалган, ә өстән шомартылган ике зур крестьян йорты хәтле гранит кисәкләре белән капланган иде. Шул вакытта калган албастылар кызыл балчыктан Моккуркальфи баһадирын ясыйлар. Ул Грунгнирга Тор белән көрәштә булышырга тиеш була. Гримтурсеннар аңа да таш йөрәк ясамакчы булалар, әмма моңа аларның вакытлары җитми һәм алар Моккуркальфи күкрәгенә бия йөрәге салып куялар.

Менә килешенгән вакыт килеп җитә. Грунгнир кыяларны вата торган чакматашлы күсәк һәм аңа ясалган калкан белән коралланып, үзенең кызыл балчыктан эшләнгән ярдәмчесе белән көрәш урынына китә.

Шул вакытта куркуны белми торган һәм җиңүендә шикләнмәгән Тор, Тиальфины үзе белән алып, арбасында Ташлы Тауларга җилдерә иде. Алар инде диңгезне узган була, шул вакытта Тиальфи Тордан бер минутка гына туктап торырга сорый.

– Без бик иртә барып җитәчәкбез, хуҗа, – ди ул. Монда көтеп тор әле, ә мин анда йөгереп килим, хәйләкәр Гримтурсеннар безгә берәр тозак кормый микән.

– Ярый, бар, – дип ризалаша Тор. – Мин синең артыңнан барам.

Тиальфи бар көче белән Ташлы Тауларга йөгерә. Анда килеп җиткәч, калкан тоткан Грунгнирны күрә. Ул игътибар белән күккә карап дошманын көтә иде.

“Калканы яхшы, – дип уйлап куя егет. – Ул Мйольнирның беренче сугуына чыдар, булса кирәк. Кем белә, Тор икенче тапкыр сугарга өлгерерме. Ярый, хәзер мин аны хәйләлим”.

– Әй, Грунгнир! – дип кычкыра ул. – Сак бул, юкса бәладән котылмассың: син Торны өстән көтәсең, ә ул ерактан ук синең калканыңы күреп алды һәм сиңа астан һөҗүм итәр өчен, җир астына төште.

Моны ишетү белән, Грунгнир, ашыгып, калканын җиргә ташлый, аның өстенә баса, һәм, чакматашлы күсәген алып, аны өскә күтәрә. Шул вакытта яшен яшьни, бик каты күк күкри, һәм күктә Торның арбасы күренә. Дошманын күреп, куәтле Ас аңа ерактан ук чүкечен ыргыта. Әмма албасты дә аңа Торга куркыныч коралын ыргытырга өлгерә. Грунгнирның чакматашлы күсәге һавада Мйольнир белән бәрелешә һәм челпәрәмә ватыла. Аның ярчыклары төрле якка еракка таралалар, һәм аның берсе Торның маңгаена килеп кадала. Аңын югалтып Ас арбасыннан нәкъ баһадирның аяклары алдына егыла. Ләкин Грунгнир җиңүенә сөенергә өлгерми: албастының күсәген ватып, Мйольнир Ташлы Таулар хөкемдарының гранит башына шундый каты китереп бәрә, аны урталайга ярып ташлый. Һәм Гримтурсен дошманының гүдәсенә килеп төшә, муенын тезе белән кысып.

Шул вакытта Торның тугрылыклы хезмәтчесе, кулына кылыч тотып, Моккуркальфига ташлана. Аларның көрәше озак дәвам итми. Бия йөрәкле кызыл балчыктан ясалган баһадир, Торны күрү белән, усак яфрагыдай калтырап, Тиальфиның ике-өч сугуыннан кисәкләргә чәчелә. Аның егылуыннан чыккан тавыш бөтен дөньяга ишетелә һәм Йотунхеймның халыгын шундый куркыта, хәтта алар өйләренә кереп качалар һәм көне буе аннан чыкмыйлар.

– Дошманы белән төгәлләгәч, Тиальфи хуҗасына ярдәмгә ашыга һәм Грунгнирның аягын Торның муеныннан алмакчы була, ләкин ул бик нык авыр булганга, урыныннан кузгата алмый. Батыр егет югалып калмый. Ул Торның арбасына сикереп менеп, Асгардка китә һәм аннан Одинны һәм башка аллаларны алып килә. Аслар бергәләп албастының аягын күтәрмәкче булалар, әмма алар да булдыра алмый.

bannerbanner