Читать книгу Скандинавия мифологиясе ( Финн Олафссон) онлайн бесплатно на Bookz (3-ая страница книги)
bannerbanner
Скандинавия мифологиясе
Скандинавия мифологиясеПолная версия
Оценить:
Скандинавия мифологиясе

4

Полная версия:

Скандинавия мифологиясе

– Бал кайда? – дип сорый ул кызыннан.

Гунлед эндәшмичә генә аңа буш савытларга күрсәтә.

Албасты, эченнән генә сүгенеп, бөркет тиресен кия дә, Ас артыннан китә.

Один эчкән бал аңа очарга комачаулый, һәм ул Мидгардка җиткәндә, Гуттунг аны куып җитә башлый. Шунда, албасты аны куып тотмасын дип, Один балның бер өлешен җиргә төкерә, һәм, канатларын кызу-кызу талпындырып, Асгардка җитә. Монда ул балны зур алтын савытка тутыра һәм аны улына, шагыйрьләр алласы Брагига тапшыра.

Шул көннән башлап чын шигъри сәнгать Асгардта гына яшәп килә яисә аллалар шундый сәләт биргән затларда гына. Дөресен әйткәндә, Один җиргә төкереп калдырган бал кешеләр мөлкәтенә әйләнә, ләкин ул калдык-постык балдан сәләтле адәмнәр чыкмый. Шуңа күрә дөньяда начар шагыйрьләр шулай күп.


Асларның ныгытмасы ничек төзелгән


Тор әле Гримтурсеннар белән сугыштан кайтмаган иде. Бервакыт Хеймдалль, сакта торганда, Асгардка ниндидер албасты килгәнен күрә.

Аның тавышына килгән Аслар инде Торны чакырмакчы булалар, ләкин албастының коралсыз булуын күреп, башта аның кем икәнен һәм аңа нәрсә кирәклеген сорамакчы булалар.

– Мин ташчы, – дип җавап бирә теге. – Мин сезгә бер тәкъдим белән килдем: мин Асгард тирәли стена төзи алам, аның аша бернинди дошман да керә алмас.

– Моның өчен нәрсә телисең син? – дип сорый Один.

– Күп түгел, – дип җавап бирә батыр. – Ишеткән идем, сездә Асгардта Нйодрның гүзәл кызы мәхәббәт алиһәсе Фрейя тора дип. Бирегез аны миңа хатынга, ә бирнә итеп ай белән кояшны.

Албастының тәкъдиме аллаларга шундый дорфа тоела, хәтта ачулары килә.

– Югал моннан, Торны чакырганчы! – дип кычкыралар алар.

– Туктагыз, ашыкмагыз, – дип тыя тегеләрне Локи. Миңа аның белән килешергә рөхсәт бирегез, – һәм шыпырт кына, – аңа бер тиен дә түләргә кирәк булмас, – ди.

Аллалар, аның хәйләкәрлеген белеп, каршы килмиләр.

– Мондый стенаны төзү өчен күпме вакыт кирәк сиңа, һәм кем сиңа булышачак? – дип сорый Локи албастыдан.

– Мин аны нәкъ ел ярым төзиячәкмен, һәм миңа Свадильфари атымнан башка бернинди ярдәм кирәкми, – дип җавап бирә батыр ташчы.

– Без синең шартларыңы кабул итәбез, – ди Локи, – ләкин исеңдә тот: әгәр билгеләнгән вакытка стенаның бер генә өлеше төзелмичә калса да, әгәр бер генә таш куелмый калса да, берни дә алмыйсың.

– Ярый, – дип көлемсерәп куя албасты. – Сез дә миңа комачауламаска ант итегез, ә эшне бетергәч, мине бүләк белән, зыян китермичә, өйгә җибәрәсез.

– Барысына да риза булыгыз, – дип киңәш бирә Локи аллаларга. – Ул барыбер ел ярым эчендә бернинди ярдәмсез шундый озын һәм биек стена төзергә өлгермиячәк. Һәм без теләсә нәрсә белән ант итә алабыз.

– Син хаклы, – ди Один.

– Син хаклы, – дип кабатлыйлар аның артыннан калган Аслар һәм Гримтурсенга ул теләгәнчә ант итәләр.

Албасты китә, әмма берничә сәгатьтән соң үзенең аты Свадильфари белән кире әйләнеп кайта.

Свадильфари зурлыгы белән тау хәтле иде һәм шундый акыллы, хәтта үзе Асгардка кыялар ташый иде. Ул гына да түгел, үзенең хуҗасына ун кеше эшләгәндәй булыша иде.

Аслар күңеленә курку төшә. Һәм алар тирәсендә стеналар биегәя барган саен, аллаларның куркуы да арта бара. Албастыга һәм аның кодрәтле атына карап, Фрейя, алтын күз яшьләрен түгеп, көннәр буе елый иде. Ул елаган алтын күз яшьләренә хәтта бер патшалык сатып алырга була иде.

– Озакламый миңа Йотунхеймга китәргә туры киләчәк, – дип кайгыра Фрейя.

Аның белән бергә Суль һәм Мани да елыйлар иде, шуңа күрә көн саен ай белән кояш томан белән капланып чыгалар иде.

Аслар Гримтурсенның теләген үтәгән көнне сагыш белән искә алалар иде. Шулай ук алар аңа Торны ярдәмгә чакырмаска дип ант иттеләр, әмма аларның бигрәк тә Локига ачулары килә иде.

Ниһаять, ташчы албасты билгеләгән вакытка ике көн кала, ә эше – бер генә көнгә, аллалар киңәшмәгә җыелалар, һәм Один, алга чыгып, болай ди:

– Безнең алда куркыныч туды, һәм моңа бары тик син җаваплы, Локи. Син безне Гримтурсен белән килешү төзергә күндердең, ул стенаны вакытында төзеп бетерми, дип син ышандырдың. Син моның өчен җавап бирергә тиеш.

– Ә ник сез мине тыңладыгыз? – дип аклана Локи. Мин бит Мимир чишмәсеннән су эчмәдем һәм Один кебек акыллы түгел!

– Җитте, Локи! – ди Браги. – Без барыбыз да беләбез, синең төрле хәлләрдән ничек котыла алуыңны. Уйлап тап инде хәзер, безгә албастыдан ничек котылырга. Без Фрейяны Йотунхеймга бирә алмыйбыз, дөньяны да ай белән кояшсыз калдыра алмыйбыз. Әгәр шул көн килеп җитсә, без сине һәлак итәчәкбез.

– Әйе, дөресе шул, – дип раслыйлар калган аллалар, хәтта аз сүзле Видар да “әйе” ди.

Локи озак уйлый, аннан кинәт көлеп җибәрә.

– Тыныч булыгыз, Аслар: албасты стенаны төзеп бетерә алмыячак! – ди ул, һәм урыныннан торып, тиз генә чыгып китә.

Икенче көнне, кояш чыгу белән – ул көнне ул бигрәк тә томанлы иде – баһадир ташчы, Йотунхеймнан Асгардка ташлар төяп, соңгы йөкне алып китә. Әмма, ул зур булмаган урманга барып җиткәндә генә, аннан зур матур бия килеп чыга һәм айгыр тирәли сикереп йөри башлый. Аны күрү белән, Свадильфари читкә китә һәм мичәү бавын кинәт тарта, хәтта ул ярылып чыга.

– Тукта, тукта, кая киттең?! – дип кычкыра албасты.

Әмма аның аты инде урманга кереп югалган бия артыннан чабып киткән була.

Аллалар көне буе Асгард стеналары янында баһадирны көтәләр, ләкин ул килми. Фрейя тагын елый иде, әмма бу юлы инде шатлыктан, башка Асларның да күңеле күтәренке иде.

Икенче көн үткәндә генә, шат күңелле һәм канәгать Суль күк йөзе буйлап сәяхәтен тәмамлаганда гына, аллалар Гримтурсенны күрәләр.

Арып-алҗап беткән һәм атсыз калган баһадир, ләгънәтләрен укып, Асгардка ачулы бара иде.

– Сез мине алдадыгыз! – дип кычкыра ул ерактан ук.

– Сез антыгызны боздыгыз! Сез Йотунхеймга мине атсыз калдырырга, дип бия җибәрдегез.

Аслар, моны Локиның кыланышы икәнен сизеп, дәшмичә калалар.

– Бирегез миңа Фрейяны! – дип кычкыра албасты, үзе салган стеналарга суга-суга. – Миңа ай белән кояшны бирегез, яисә ялганыгыз өчен үкенәчәксез.

Бу сүзләр белән ул, бер таш ала да аллаларга ыргыта. Тегеләргә чак кына тими кала. Таш, алар өстеннән очып, Хеймдалль сарае түбәсенә тия һәм берничә чирәпне бәреп төшерә.

– Тор! – дип кычкыралар Аслар бертавыштан.

Озак һәм көчле итеп күк күкрәве аларга җавап иде, һәм кинәт күк йөзендә җирән сакаллы баһадир сыны пәйда була.

– Ни күрәм мин? Гримтурсен Асгардта?! – дип кычкырып җибәрә күк күкрәү алласы, һәм Аслардан нәрсә булганын да сорамыйча, тиз генә аңа чүкечен ыргыта.

Аллаларга икенче ташын атарга әзерләнеп торган албасты, һуштан язып егыла.

Асгардның стеналарын озакламый Аллалар үзләре төзеп бетерә, ләкин әле озак вакытлар аларның күңеле төшенке иде. Норналарның юраулары чынга аша иде. Аслар антын боздылар, һәм моның нинди нәтиҗәгә китерүен алар бик яхшы белә иде.

Свадильфариның аты эзсез югала, һәм беркем дә аның кайда икәнен белми. Локига килгәндә, ул, биягә әверелеп, Свадильфари атын үзе артыннан ияртә. Ашык-пошыктан үзен сихерләп, бер ел үз кыяфәтенә кайталмыйча йөри, хәтта колын да тудыра. Бу колын сигез аяклы булып туа һәм аңа Слейпнир дип исем бирәләр. Аны Один үзенә ала һәм аңа атланып йөри.


Идунны урлау


Озакламый, Локи үзенә элекке кыяфәтен кире кайтаргач; ул, Один һәм Нйодр дөнья буйлап сәяхәткә китәләр. Алар кыргый тауларга барып керәләр һәм берничә көн эчендә бернинди кеше яисә җәнлек очратмыйлар. Дөнья башлыгы азыкка мохтаҗ түгел иде һәм армый-талмый баруын дәвам итә бирә. Әмма аның юлдашлары ачлыктан һәм алҗудан аякларын көчкә сөйри иде. Бишенче көнгә генә аллаларга кыргый үгезләр көтүе очрый, һәм Один берсен сөңгесе белән чәнчеп суя. Аслар, сөенеп, учак ягарга ашыгалар һәм үгез итен утта пешерә башлыйлар. Бер сәгать үтә, ике, өч, дүрт; Локи белән Нйодр утка һаман да чыбык-чабыклар атып торалар, әмма үгез ите пешмәгән килеш кала бирә. Кинәт Аслар бер көлү тавышы яңгыравын ишетәләр. Алар өскә карыйлар һәм югарыда зур кара бөркетне күрәләр.

– Син нигә көләсең? – дип сорый аннан Один. – Әллә синме берәр тылсым белән безгә төшке аш хәзерләргә комачаулыйсың?

– Әйе, Один, – дип җавап бирә бөркет кеше тавышы белән. Әгәр сез бу үгез итен минем белән бүлешергә сүз бирсәгез, шунда аны пешерә алырсыз.

– Ярый, бу үгезнең чирек өлешен алырсын, – ди Один.

– Әйе, без сиңа чирек өлешен бирербез, – дип раслыйлар Локи белән Нйодр.

Алар бу сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгерми, ит шундук пешә башлый, һәм озакламый әзер була.

Аллалар, учакны сүндереп, аннан үгез түшкәсен алалар һәм, аны кисәкләргә бүлеп, бөркеткә үзенең өлешен алырга тәкъдим итәләр. Теге, озак көттермичә, аска очып төшеп, җитез генә ит кисәкләренең иң яхшысын һәм майлысын йота башлый.

Моны күреп, Локи, ачу белән калын таяк алып, әдәпсез кошка сукмакчы була, әмма бөркет читкә тайпыла һәм аны нык, үткен тырнаклары белән тотып ала. Шул мизгелдә таякның икенче ягы Локиның кулларына ябышкан кебек була, һәм ул аннан арынырга маташканда, бөркет, Локины үзе белән ияртеп, күккә оча.

– Тукта, тукта, кая киттең? – дип кычкыра куркуыннан Локи. – Төш хәзер үк, үтенәм!

Бөркет, тыңлаган кебек, җиргә чак кына тимичә, Локины куаклар һәм ташлардан сөйрәп, очып китә.

– Ай, нишлисең? – тагын да ныграк кычкырып җибәрә Локи. – Тукта, кулларым өзелә бит инде хәзер!

– Иң элек минем теләсә нинди теләгемне үтәргә ант ит, – дип җавап бирә бөркет, очуын дәвам итеп.

– Ярый, үтәрмен, ант итәм! – ди Локи! – Тукта гына!

– Яхшы, – дип көлеп куя бөркет.

Ул таякны җибәрә дә, Локи җиргә барып төшә.

– Хәзер тыңла, миңа синнән нәрсә кирәк, – ди бөркет, күрше агачка кунып. – Син, хәзер үк Асгардка барып, миңа алиһә Идунны аның алмалары белән алып килергә тиеш буласың. Кояш баеганчы өлгергән бул, – ди.

– Кем соң син? – дип сорый Локи, торып басып.

– Мин албасты Тиаци, кышкы бураннарның дәһшәтле хөкемдары, – ди бөркет горур итеп. – Син моның турында мин салкын сулышым белән суыткан үгез итен юкка пешерергә маташканда, яисә таяк синең кулларыңа ябышып катканда белергә тиеш идең инде. Минем иптәш Гримтурсеннар – ахмаклар: аллаларны ачык сугышта җиңмәкче булалар. Ә мин сезне мәңгелек яшьлектән мәхрүм итәчәкмен. Сез үзегез озакламый хәлсезләнәчәксез һәм көчегезне югалтачаксыз, һәм без дөнья белән идарә итәчәкбез. Бар, Локи, китер миңа Идунны.

Башын иеп, кайгылы Локи Асгардка таба атлап китә. Браги хатынын һәм мәңгелек яшьлек алмаларын урлау өчен Аслар аңа үч итүеннән Локи курка иде, әмма антын боза алмый иде.

Аңа озак барырга туры килми: Тиаци аны Бифрёстка кадәр диярлек алып килә. Бифрёсттан менеп, Локи шагыйрьләр алласы сараена ашыга, иң матур һәм зур залларның берсендә Идун яши иде.

– Син миңа алмалар артыннан килгәнсеңдер, Локи? – дип сорый ул, аңа каршы чыгып. – Менә, ошаганын ал.

– Юк, Идун, – дип җавап бирә хәйләкәр алла. – Җирдә бер урманда мин бер алмагач күрдем, аның алмалары синекеннән дә яхшырак. Мин сиңа шуны сөйләргә килдем.

– Син ялгышасың, Локи, – дип гаҗәпләнә алиһә. – Минеке шикелле алмалар башка бер җирдә дә юк.

– Әгәр ышанмыйсың икән, мин сине шунда алып барам. – Үзеңнең алмаларыңы да ал, кайсылары яхшырак икәнен чагыштырырсың.

Ялганны сизмичә, Идун хәзер үк мәңгелек яшьлек бирә торган алмаларын ала да Локи артыннан китә. Локи аны нәкъ Тиаци көткән урманга алып килә. Яшь алиһә урман читенә җиткәндә генә, дәһшәтле бөркет аңа ташлана да аны алмалары белән үзенең төньяктагы ерак замогына алып китә.

Локи урманда Асгардка кайтып баручы Один белән Нйодрны күргәнгә тикле була. Шунда ул, аларга каршы чыгып, бер хәл турында сөйли: янәсе бөркет аны ерак тауларга илткәнен, һәм ул аннан яңа гына кайтып барганын. Әмма Локи ничек кенә хәйлә кормасын, аның хәйләсе сер булып озак ятмый. Хеймдалль үзенең үткен күзләре белән Локиның Асгардтан Идун белән чыкканын күреп торды. Хәйләкәр аллага аның Тиацига Идунны урларга ярдәм итү турында әйтергә туры килә.

– Син яшәргә лаеклы түгел! – дип кычкырып җибәрә Браги. – Син икеләтә гаепле, чөнки албастыга минем хатынны бирүдән башка, безне аның алмаларыннан мәхрүм иттең, алардан башка без озакламый һәлак булачакбыз. Син үлемгә лаек, мин сине үтерәм, Локи!

– Тукта, – ди Один. – Локиның үлеме безгә ярдәм итмәс. Ул үзенең гаебен төзәтсә яхшырак булыр: Тиацидан кире Идунны алып кайтсын. Ул бит шундый хәйләкәр, андый эшне бездән яхшырак башкарыр.

– Мин үзем дә күптән шулай эшләмәкче идем инде, – дип каршы килә Локи, – әгәр Тиаци замогына ничек барырга икәнен белсәм. Минем бит Торныкы шикелле арбам юк.

– Кара әле, Локи, – дип сүз кузгата моңа кадәр тыныч утырган Фрейя, – син беләсең, минем тылсымлы лачын киеме бар. Аны кисәм мин җилдән дә тиз очам. Мин аны сиңа биреп тора алам. Тик безнең Идунны гына тизрәк кайтар.

Локи мәхәббәт алиһәсенең сүзләрен куаныч белән тыңлый һәм, икенче көнне иртә белән, аның ярдәмендә зур лачынга әйләнеп, төньякка очып китә.

Албастының боздан ясалган искиткеч замогы Нифльхеймның нәкъ яр буенда ике биек, мәңгегә кар белән капланган таулар арасында урнашкан иде. Аңа очып килгәндә, Локи диңгездә Тиаци һәм аның кызы Скадины күрә. Алар көймәдә утырып балык тоталар иде; Локиның аларның баш очларыннан җил кебек очканын сизми дә калалар. Баһадир өенә кайтканчы, Идунны алып китәргә тырышып, Локи замокның ачык тәрәзәсенә очып керә. Тәрәзә кырында, Асгардка таба карап, мәңгелек яшьлек алиһәсе, алмалы кәрзинен тотып, тыныч кына елап утыра иде.

– Тизрәк, Идун! – дип кычкыра Локи аны танымаган алиһәгә. – Безгә ашыгырга кирәк, Тиаци балык тоткан арада. – Юлга әзерлән.

– Аһ, Локи, бу син! – ди Идун сөенеп. – Әмма ничек син мине һәм минем кәрзинне күтәрә аласың?

– Син кәрзинне тот, ә мин сине күтәрәм, – дип тәкъдим итә Локи.

– Юк, Локи, – дип каршы килә Идун. – Сиңа очарга авыр булачак, һәм Тиаци безне куып тотачак. Тукта, мин уйлап таптым! – ди Идун шатланып.

– Син белмисең, әмма мин чикләвеккә әверелә алам.

Ул өч тапкыр кул чаба да, һәм шундук кечкенә генә урман чикләвегенә әверелә. Локи аны алмалар арасына салып, кәрзинне ала да тәрәзәдән очып чыга. Шунда ул Тиаци кызы белән көймәдә яр буена килгәнен күреп ала.

– Кара, әти, – ди Скади, Локига таба күрсәтеп. – Безнең тәрәзәдән лачын чыгып очты, ә тырнакларында – кәрзин.

– Ул Асларның берәрсе, – дип җавап бирә Тиаци. – Ул Идун алмаларын алып китә. Курыкма, ул миннән ерак китә алмас!

Һәм шундук, бөркеткә әйләнеп, Локи артыннан очып китә.

Асгард стенасында торып, Хеймдалль ерактан ук икесен күреп ала.

– Локи кире кайта, – дип кычкыра Хеймдалль тирә-яктагы Асларга. Ул алмалар тоткан, ә аның артыннан зур кара бөркет оча.

– Ул Тиаци, – ди Один. – Әйт әле, кайсысы тизрәк оча?

– Локи бик тиз оча, – дип җавап бирә Хеймдалль. – Ләкин албасты аны озакламый куып тотар.

– Тизрәк, – дип әмер бирә Один аллаларга, – Асгард стенасында учак ягыгыз, зурны.

Аслар Одинның нәрсә уйлап тапканын аңламыйлар, ләкин әмерен тиз үтиләр, һәм озак та үтми, Асгард стенасында зур учак яна башлый.

Хәзер инде Хеймдалль генә түгел, калган аллалар да тиз якынлашып килүче Локины һәм аны куа килүче Тиацины күреп алалар. Албасты Локины чак кына тотмый, ләкин хәйләкәр алла, алда зур учак янганын күреп, барлык көчен җыеп, аның аша ук кебек очып үтә.

Акыллы Один яхшы уйлап таба. Ут Локига зыян китерми. Әмма Тиаци Локи артыннан барганда, ут аны урап ала, һәм албасты салам шикелле янып бетә.

– Күрәм, син алмалар гына алып кайткансың. Кайда соң аларның иясе? – дип сорый Один Локидан.

Җавап урынына Локи кәрзиннән чикләвек алып, җиргә ата да, һәм Один алдында шундук Идун пәйда була.

– Локины гафу итегез, ди ул. – Дөрес, мине урлауда ул гаепле, әмма мине коткаручы да ул.

– Без аны болай да гафу иттек инде, – дип җавап бирә дөнья башлыгы. – Ул сине безгә кире китерүдән башка, аның аркасында безнең явыз дошман Тиаци да һәлак булды.

Идунның кайтуын тантаналы бәйрәм итеп, аллалар үзләренең сарайларына таралалар, әмма икенче көнгә үк аларны көчле быргы тавышы уята. Асгард стеналары каршында ак атка атланган җайдак барлыкка килә. Бу Скади иде. Атасы үлеме турында белеп, ул бирегә аллалардан үч алырга килә.

Аслар гүзәл һәм батыр кызга сокланып карап торалар һәм аны үтерергә теләмәнгә, аның белән татулык корырга булалар.

– Скади, – ди Один, – әтиең өчен йолым урынына бездән беребезне ирең итеп алырга телисеңме?

Каты көрәшкә әзерләнгән Скади уйланып кала.

– Минем әтием өчен кайгым шундый зур, хәтта кияүгә чыгу турында ишетергә дә теләмим, – дип җавап бирә ул ниһаять. – Әгәр мине көлдерсәгез, мин сезнең тәкъдимне кабул итәрмен.

– Ничек көлдерегә микән аны? – аптырап калалар Аслар.

– О, бу бик ансат! – ди Локи. Монда көтеп торыгыз, озакламый күрерсез.

Ул йөгереп китә, ә берничә минуттан соң Асгардтан Гейдрун кәҗәсенә атланып чыга.

Моны күреп, Скади елмая, ләкин тыелып кала, һәм аның йөзе тагын сагышлыга әйләнә. Локи аптырап калмый, кыз янына килә дә Гейдрун сакалыннан тарта. Ачулы кәҗә, аны үзеннән төшереп, башын ия дә Локины сөзмәкче була. Локи оста читкә тайпыла, ә Скади, аның кызык сикерүләрен карап, озакламый шундый күңелләнеп китә, хәтта үзенең кайгысы турында оныта. Ниһаять, Гейдрун хәйләкәр алланы бер мөгезе белән эләктереп ала, һәм Локи, һавада берничә тапкыр әйләнеп, Скади аяклары алдына мәтәлеп төшә. Шуннан соң кайгылы кыз көлеп җибәрә.

– Ярый, – ди ул, сөңгесен җиргә ташлап, – мин сезнең берәрегезгә кияүгә чыгам, әмма иремне үзем сайлыйм.

– Син аны сайларсың, – ди Один, – ләкин бер шарт белән: син безнең аякларыбызны гына күрәчәксең.

Плащларга яланаякларын чыгарып кына бөркәнеп, Аслар Асгард капкаларыннан чыгып, Тиаци кызы алдында бер рәткә тезелеп басалар.

Скади аларны акрын гына карап чыга.

– Кемнең аяклары матур, шуның бар җире дә гүзәл, – ди ул. – Менә, – Скади бер Аска таба күрсәтә. – Менә Бальдр, һәм мин аны сайлыйм.

– Мин Бальдр түгел, ә Нйодр, – ди ул, йөзен күрсәтеп. – Мин синең ирең булуыңны телисеңме?

– Мин үземнең сайлаганымнан каршы килмим, – дип көлеп җибәрә кызый. – Син чибәр, шуның өстенә игелекле дә һәм миңа яхшы ир булырсың.

Аслар элекке Ван һәм Скадиның туен берничә көн бәйрәм итәләр. Шуннан соң ир белән хатын, Скади соравы буенча, төньякка, әтисенең замогына китәләр. Әмма җылыга һәм аяз көнгә ияләнгән Нйодр анда озак яши алмый. Һәр көнне иртән аны моржлар һәм аюлар улавы уята, һәр кич бәрмә дулкын гөрелдәве йокларга бирми иде. Берничә айдан соң ул хатынын Асгардтагы үзенең сараена күченергә ризалаштыра, әмма Скади анда кар һәм диңгезне сагына. Шуннан соң ир белән хатын сүз куешалар: алты ай – Асгардта, алты ай Нифльхеймда торырга.

Менә ни өчен кыш көне диңгез дулый. Бу вакытта Нйодр көньякта һәм аны тынычландыра алмый. Әмма җәй көне ул төньякка кайткач, диңгезчеләр дулкыннарга ышана алалар: мәрхәмәтле алла зыян китермәс.


Мйольнирны урлау


Өч елдан артык Тор, Мидгардның көнчыгыш чикләрендә, албастыларның һөҗүмен кире кайтарып, сугышып йөри. Гримтурсеннар сугышчан һәм күп санлы булалар, әмма күк күкрәү алласы, болытлардан өстә әле монда, әле тегендә барлыкка килеп, үзенең куркыныч чүкече белән аларны бер-бер артлы тар-мар итә. Ниһаять, дәһшәтле Ас белән сугышта арып, баһадирлар чигенәләр һәм кире Йотунхеймга китәләр. Анда алар көч җыеп, кешеләр иленә тагын һөҗүм ясарга уйлыйлар.

Хәзер инде тыныч кына ял итәргә уйлаган Тор, кәҗәләрен арбасыннан туара да һәм аларны күрше урманга көтүгә җибәрә. Ә үзе җиргә сузылып ятып һәм Мйольнирны үз янына куеп, каты йокыга китә. Таң атканда уянып, күк күкрәү алласы шундук чүкечен алырга сузыла, ләкин аның кулы берничә таш һәм чирәмнән башка берни сизми. Тор тиз генә сикереп баса һәм күзләрен уа: бөтен тирә-юньне карый – Мйольнир эссез югалган.

Асның ачуы көчле иде. Ул үзендә сакалын йолкый һәм шундый нык тапылдый, хәтта җир селкенә. Аннары арбасына Тангиост һәм Тангризнир кәҗәләрен җигеп, җилдәй Асгардка аллаларга үзенең югалтуы турында хәбәр итәргә чаптыра.

Әмма юлда Торга коралын югалту оят кебек тоела һәм ул Локига гына әйтергә була.

Торны тыңлагач, Локи башын селкеп куя һәм болай ди:

– Синең чүкечеңне албастылар гына урлый алган, димәк аларда эзләргә кирәк. Киттек Фрейяга, аннан лачын киемен сорарбыз. Мин Йотунхеймга барам һәм анда Мйольнирның кайда икәнен белермен.

– Син хаклы, – дип ризалаша Тор. – Киттек Фрейяга.

Аслар Нйодрның гүзәл кызы сараена юнәләләр.

– Әгәр ул алтыннан һәм көмештән ясалган булса да, мин аны сезгә кызганмыйча бирер идем, – ди мәхәббәт алиһәсе, лачын киемен алып чыгып.

Локи аны үзенә бөркәнеп, диңгез аша албастылар иленә очып китә. Беренче булып ул Йотунхеймның күренекле һәм бай князьләренең берсе – Тримны очрата. Ул биек тау түбәсендә утыра иде һәм югарыда очкан лачынны күреп, моның Асларның берсе икәнен аңлый.

– Аллалар илендә эшләр ничек бара? – дип сорый ул.

– Бик әйбәт түгел, Трим, – дип җавап бирә Локи. – Торның чүкече югалды. Белмисеңме аны кем алганын һәм кайдалыгын?

– Ха-ха-ха! – дип кычкырп көлеп җибәрә Трим. – Миңамы белмәскә, мин бит аны урладым! Минем Торны ул йоклаганда үтерергә мөмкинлегем бар иде, Аслар белән талашасым килми. Мин аларга Мйольнирны кайтарырга әзер, әгәр алар миңа кияүгә гүзәл Фрейяны бирсәләр. Ә аллалар белән туганлашкач, мин алар тарафына күчәргә риза булырмын.

– Кая качырдың соң син чүкечне? – дип соравын дәвам итә Локи.

– Чүкеч, Локи? – дип тагын көлеп җибәрә Трим, тавышы буенча Локины танып. – Чүкеч бик тирәндә җир астында ята, һәм син аны хәйләкәр булсаң да, ала алмассың.

Үзенә бар кирәкле әйберләрне белеп, Локи ук кебек Асгардка очып китә.

– Чүкеч Тримда, һәм ул аны бирмиячәк, үзенә хатынга Фрейяны сорый, – ди ул аны көтеп торган Торга.

Моны ишетүгә күк күкрәү алласы мәхәббәт алиһәсенә китә.

– Фрейя, тизрәк җыен һәм Тримга бар! Син аңа кияүгә чыгарга тиеш, юкса ул миңа чүкечемне кайтармыячак, – ди Тор.

Торның бу сүзләрен ишетүгә мәрхәмәтле һәм сабыр Фрейяның беренче тапкыр ачуы килә һәм ярсуыннан затлы муенсасын – Бризингаменны өзеп ташлый.

– Дәшмә, Тор, һәм күземнән югал! – дип кычкыра ул. – Мин беркайчан да Йотунхеймга бармыйм һәм албастыга кияүгә чыкмыйм, бөтен аллалар ялварса да. Син үзең чүкечеңне йоклап югалттыргансың, үзең аны тап.

Башын түбән иеп, Тор Фрейядан чыгып, кире Локига китә.

– Киңәш бир, Локи, нишләргә! – дип ялвара ул.

– Безгә аллаларны җыеп, аларга нәрсә булганын сөйләргә кирәк, – ди Локи. – Бәлки бергә без берәр нәрсә уйлап табарбыз.

Тор теләмичә генә ризалаша һәм Асларны җыярга китә. Мйольнирның югалганы һәм Тримның таләпләре турында белеп, аллалар гаҗәпкә кала. Алар озак киңәшләшәләр, ләкин берни дә уйлап тапмыйлар. Ниһаять зирәк Хеймдалль, салават күперенең тугры сакчысы, үзенең урыныннан торып баса да болай ди:

– Әйдәгез Торга хатын-кыз күлмәге кидертеп, аны Фрейя дип Тримга җибәрәбез. Бәлки ул аннан үзенең чүкечен кире кайтара алыр.

– Ләкин Трим ялганны шундук беләчәк, – дип Вали аңа каршы килә.

– Юк, – ди Хеймдалль, – ул бернәрсә ди белмиячәк. Тримның беркайчан да Фрейяны күргәне юк һәм аның нинди икәнен белми. Торга, аякларын каплар өчен, озынрак күлмәк кидертербез, фата белән йөзен капларбыз, ә башына яулык бәйләрбез. Албастыләр һичбер вакытта алар алдында Тор икәнлеген сизенмәс.

– Мин беркайчан да хатын-кыз күлмәге кимим! – дип кычкыра Тор. – Мин болай эшләсәм, сез миннән көләчәксез.

– Безгә хәзер нинди куркыныч янаганын онытасың син, Тор, – дип каршы килә Браги. Албастылар безне синең чүкечең белән кырып бетереп, Асгард белән Мидгардны яулап алуларын телисеңме? Син берни белән исәпләшмичә Мйольнирны кире кайтарырга тиеш. Әгәр барып чыкса, беркем дә синнән көлмиячәк.

– Тыңла, Тор, – ди Локи, Асның икеләнүен күреп. – Телисеңме, мин дә хатын-кыз күлмәге киеп, синең хезмәтче кызың кебек бергә Тримга барабыз? Локиның тәкъдиме бөтен аллаларга да, бигрәк тә Торга, ошый. Моннан соң Тор башка бәхәсләшми һәм Хеймдалль әйткән белән килешә. Аллалар шундук Торны һәм Локины хатын-кыз күлмәгенә кидертә башлыйлар, ә Тримга, Фрейя озакламый килә дип, хәбәрче җибәрәләр.

Албасты шатлыгыннан һәм горурлыгыннан үзен кая куярга белми иде. Кәләшне көткән вакытта ул замогына күп итеп кунаклар чакырып, аларга бай мәҗлес үткәрә. Озакламый еракта фатада һәм озын күлмәктә Тор һәм хезмәтче кыз киемендә Локи күренәләр. Трим, ашыгып, алар каршысына йөгереп чыга. Ул, ялган кәләшне кулыннан алып, аны тантаналы рәвештә замогына алып керә һәм бай әзерләнгән өстәлгә үзе кырына утырта.

Тор яхшы ашарга ярата иде, моннан тыш ул юлда шундый ачыккан иде, хәтта саклык турында оныта. Ул шундук бер үгезне йота, аннары сигез сөләйман балыгы һәм шуның артыннан бер мичкә исерткеч бал эчеп куя.

– Гомеремдә хатын-кызның болай ашаганын күргәнем булмады! – ди Трим, ялган Фрейяга шаккатып карап.

– О, Трим, – ашыгыч рәвештә Локи Тримның колагына пышылдый, – сине ямансулап, Фрейя җиде көн буе берни ашамады, эчмәде. Менә ни өчен бүген ул шундый ач.

bannerbanner