Читать книгу Скандинавия мифологиясе ( Финн Олафссон) онлайн бесплатно на Bookz (7-ая страница книги)
bannerbanner
Скандинавия мифологиясе
Скандинавия мифологиясеПолная версия
Оценить:
Скандинавия мифологиясе

4

Полная версия:

Скандинавия мифологиясе

Шуннан соң залга Тор килеп керә һәм Локиның соңгы сүзләрен ишетеп, ачуы килә башлый.

– Кит, Локи! Кит моннан, юкса минем Мйольнир сине һәлак китәчәк! – дип кычкыра ул, чүкечен күтәреп.

– Ярый, мин китәрмен, – бераз тынычланып әйтә Локи. – Минем әле сезгә әйтергә теләгән сүзем бар. Белегезче, минем аркада Бальдр һәлак булды һәм минем аркада ул Хельдан кайтмады, чөнки мин Ход кулына чыпчык җилеменнән ук тоттырдым һәм Токк кыяфәтендә аның турында еламадым. Хуш булыгыз!

Бу сүзләр белән ул йөгереп китә, һәм шаккаткан Аслар аның артыннан киткәнче, Локи инде күздән югала.

Беренче елгага барып җитү белән, Локи сөләйман балыгына әйләнә һәм суга чума. Монда, башын чыгарырга куркып, берничә көн йөзеп йөри, аннары алга таба нишләргә микән, дип уйлый башлый.

“Әлбәттә, Аслар мине монда тапмыячак, – ди ул үзенә, – ләкин гомергә балык булып кала алмыйм бит инде, – ди. Әллә миңа Йотунхеймга албастыларга күчеп китәргә микән? Алар миңа берәр мәгарәдә качарга булышачак, ә мин моның өчен аларны Торны җиңәргә һәм Асгардны яулап алырга өйрәтәчәкмен”.

Моннан да яхшырак нәрсә уйлап тапмамын, дип, Локи ярга чыга һәм үзенә элекке кыяфәтен кайтарып, юлга чыгарга әзерләнә, әмма Один турында оныта. Асгардта тәхетендә утырып, дөнья хакиме шунда ук Локины күреп ала һәм Асларга хәбәр итә. Хәйләкәр аллага тагын балыкка әйләнергә туры килә, ләкин бу юлы Аслар аны кайда эзләргә икәнлекне беләләр.

Алар алиһә Раннан ятьмә алып һәм аның белән Локи йөзгән елга тамагын каплап, аны өскә таба, агымга каршы алып баралар. Шулай итеп Аслар елгага киртә булып торган зур шарлавыкка килеп җитәләр. Ләкин алар ятьмәне ярга чыгаргач, анда гади балыктан башка бернәрсә булмый.

– Локи су төбендә ташлар арасында ята, һәм ятьмә аның баш өстеннән үтә, – дип башына килә Хеймдалльның. – Безгә ятьмәнең аскы кырыена йөк бәйләп куярга кирәк, һәм ул бездән качалмас.

Аллалар аның киңәшен кабул итәләр һәм тагын, ятьмәне суга төшереп, аны сөйрәп китәләр, бу юлы агым буйлап аска таба.

Су астында качып калырга мөмкинлек калмаганын күреп, Локи диңгезгә таба йөзеп китә, әмма анда булган һәм аны кабып йота алырлык ерткыч балыклар турында исенә төшерә.

“Юк, елгада калсам, яхшырак булыр” – дип уйлый ул һәм, аллалар аның янына якынлашканын көтеп, ятьмәнең өске кырыеннан сикереп үтә.

– Мине күпме тотсагыз да була, әмма барып чыкмас! – дип көлеп җибәрә ул, су төбенә төшеп.

– Туктагыз, – ди өметсезләнә башлаган Асларга Тор. – Сез ятьмәне сөйрәгез, ә мин елга уртасыннан барам. Карарбыз, ничек алдый алыр микән ул безне.

Килеп җиткән куркынычлыкны сизмичә һәм хәлдән тайган аллаларның өченче тапкыр елга буйлап авыр ятьмәне сөйрәгәннәреннән күңел ачып, Локи түземсезлек белән үзенең сикерүен кабатлау өчен алар килеп җиткәнен көтеп тора. Әмма бу сикерү аның өчен соңгы була. Яшен алласының куәтле кулы аны һавада тотып ала, һәм Локи инде ычкынып китә алмый.

Хәйләкәр алла үз гомерендә күп начарлыклар эшли, ә җәзасы аның бик сәер була. Аслар аны Мидгардның иң зур кыясына алып килеп, аны кулларыннан һәм аякларыннан чылбырлап богаулап куялар. Ә Скади, атасы өчен үч алып, аның баш өстенә агулы елан куя, ә еланның авызыннан бертуктаусыз агу тамып тора. Шулай да, Локиның тугры хатыны Сигин, көн һәм төн ире янында утырып, аның өстендә зур касә тотып тора. Ләкин бу касә агу белән тулгач, Сигин аны түгәр өчен читкә китеп тора, һәм бу вакытта агу тамчылары Локиның йөзенә төшә. Шул вакытта хәйләкәр алла җәфадан өзгәләнә. Моннан бөтен Мидгард дерелди, һәм шул вакытта, кешеләр әйткәнчә, җир тетри.


Валаның күрәзәлеге


Җирдә күрәзәче Вала барлыкка килгәндә, Локиның инде кыяга богаулап куелганына инде берничә ел була, Бальдр буенча сагыш Аслар йөрәгендә инде кими башлый, албасты хатын Ярнсакса Торга Моди исемле көч буенча абыйсы Магнидан калышмаган икенче малай тудырган була, албастылар инде Асгардка юлны оныткан була, ә кешеләр Мидгардның ерак җирләренә урнашып беткән булалар.

Валаның даны бөтен дөньяга тарала, хәтта Асгардка да барып җитә, һәм бөек Один, аңа һәм балаларына язмышлары турында сөйләп бирсен өчен, аны үзенә чакыра.

– Күпне беләм мин һәм күрәм,

Аллаларның язмышын күрәзә итәм, – дип башлый Вала сөйләвен. – Күрәм, Аслар гасырлар буе һаман да дөнья белән идарә итә; күрәм, еллар үткән саен, аларның байлыгы һәм даны арта бара; аларга кешеләр табынуын һәм алардан албастылар курыкканын күрәм; шулай ук алар өстендә кара болыт якынайганын һәм эңгер-меңгер чагының якынайганын күрәм.

Менә бер-бер артлы моңарчы булмаган суык һәм җилле өч кыш килә. Кояш күренми диярлек: ул томан белән капланган. Ләкин кешеләр аны сизми: алар алтын өчен сугышалар.

Күрәм, өченче кыш ахырына Локи богаулары төшә, һәм ул явызлык белән үч алырга дип күтәрелә. Җир астыннан куәтле Фенрир килеп чыга, ә диңгез тирәнлекләреннән ярасыннан дәваланган Мидгард еланы күтәрелә.

Локи Нифльхейм һәм Йотунхейм албастыларын бергә җыюын һәм алар “Нагльфар” корабында Мидгардка баруларын күрәм. Алар арасында Муспельхеймның куәтле хакиме дә, кулына утлы кылыч тоткан албасты Сурт та. “Нагльфар” корабы зур. Ул бөтен үлгәннәрнең тырнакларыннан ясалган – һәм дөнья диңгезе буйлап ул исапсыз-хисапсыз гаскәр алып бара.

Менә Хеймдалль инде алтын быргысын кычкырта, менә Вальгалланың бөтен биш йөз кырык капкалары ачыла, һәм һәрбер капкадан сигез йөз сугышчы чыга. Алар алдында Слейпнирга атланып, кулына Гунгнир сөңгесе тоткан һәм канатлы алтын башлык кигән Один чаба. Калган Аслар да, кораллар алып, салават күпереннән дошманнарга каршы төшәләр.

Күрәм, алар Вигрид үзәнендә албастылар белән очраша. Ә хәзер – сезнең барыгыз өчен бәла-каза! – күрәм, Фенрир аллалар атасын ботарлап ташлый һәм данлыклы яшен алласы Тор Мидгард еланын үтерә. Ләкин елан да аны агуларга өлгерә. Тор тугыз адымга чигенеп, һәлак булып егыла. Күрәм, Локи Хеймдалль белән сугыша һәм алар бер-берсен үтерәләр. Хель үлеләр ите белән ашаткан эт Гарм Тюрга ташлана, һәм алар бергә һәлак булалар.

Суртның утлы кылычы белән чәнчелгән сылу Фрейр һәлак була. Муспельхейм хакиме Фриггны һәм башка алиһәләрне үтерә.

Менә алга Видар чыга. Аның аякларында дөньяда иң калын табын асты белән башмаклар. Кешеләр борын-борыннан аяк киемнәренә куйган ямаулыклардан ясалган ул башмаклар. Ас Фенрирның аскы теш казнасына басып, аның аңкавына кылыч кадап, чәнчеп үтерә.

Менә Магни белән Моди, атасының чүкечен күтәреп, сугышка керәләр. Менә Ульр хатасыз уктан ата. Күрәм, Сурт Мйольнирдан һәлак була, күрәм албастыларның җиңелгәнен, ләкин Муспельхейм хөкемдарының утлы кылычы Игдрасиль агачына төшә, һәм куәтле агач кабынып китә. Аның Нидгег аждаһасы белән юкартып бетерелгән тамырлары агач кәүсәсен тотып тора алмый, һәм ул ава. Аның белән бергә күк гөмбәзе ишелеп төшә, ә җир дөнья диңгезенә бата. Менә Скель һәм Гети бүреләре ай белән кояшны йота, һәм мин берни дә күрмим.

Вала тынып кала. Караңгы чырай белән башларын иеп, Аслар да дәшмиләр. Тыелгысыз Тор да бер сүз әйтми. Берничә минуттан соң күрәзәче тагын сүзен башлый:

– Шатланыгыз, аллалар! Күрәм: төтен тарала, ә күктә яңа кояш балкый башлый, элеккесеннән дә яктырак һәм матуррак. Асгард, Мидгард, Йотунхейм һәм Муспельхейм инде юк, гномнар һәм эльфлар иле дә юк – бер дөнья диңгезе генә, шаулап, дулкыннарын төньяктан көньякка һәм көнчыгыштан көнбатышка чаптыра.

Әмма мин диңгез белән кояшны гына түгел, мин бик биектә, күктә, элек Асгард булган җирдән тагын да өстәрәк аз сүзле Видарны, батыр Валины, куәтле Магни белән Модины һәм төз атучы Ульрны күрәм – алар исән калган. Алар белән бергә, Хель патшалыгыннан качып китә алган Бальдр һәм Ход. Магни билбавында аның атаклы әтисенең чүкече. Яшь аллалар, узган елллар батырлыкларын искә төшереп, алар турында бер-берсе белән сөйләшәләр һәм үзләренә яңа ил төзиләр, ә дөнья диңгезеннән яңадан җир күтәрелә. Ул ямь-яшел. Ул искиткеч урманнар, бакчалар, басулар белән капланган. Менә кешеләр. Алар байлык турында уйламый инде. Алтын ялтыравы аларның күзләрен чагылдырмый. Алар бер-берсе белән сугышмый һәм бәхетле яши.

– Кайчан була соң бу, Вала? – дип сорый аннан Один, күрәзәчәнең туктап калганын күреп.

– Мин сиңа моның булачак икәнлеген генә әйтә алам, – дип җавап бирә ул.

Һәм барлык Аслар аның артыннан кабатлый:

– Бу булачак!


Элекке заманнарда, аллалар җиргә еш кына төшкән вакытларда, кешеләр арасында шагыйрьләр алласы Браги да йөри иде. Гади скальд кыяфәтендә ул авылдан авылга йөри, анда озын кышкы төннәр вакытында, учак янында кешеләргә үзенең хикәяләрен сөйли иде. Аларның күпчелеге бу хикәяләрне тыңлаган кешеләрнең хәтерендә кала. Башкалары, кешеләр әйтмешли, аллалар уйлап тапкан руналар белән язылып кала.

1...567
bannerbanner