скачать книгу бесплатно
– Туганнар, ырудашлар! – диде ул, кычкырып. – Мин сезгә әйтә килдем. Мин сиңа да әйттем, би! Колак салмадыгыз. Инде менә күреп торасыз: Тәңренең каргышы, авыр кылыч булып, баш өстебездә уйнап тора. Көн-төн эшләнә торган языкларыбыз өчен килгән талау бу! Мондый чакта, куркыныч килгәндә… бөтен ыруның язмышы кыл өстендә торганда… безгә йолык бирергә кирәк! Башкача котылу юк!
Кешеләр сагая калдылар. Утташ камның бөтенләй кирәкмәгән юлдан китүен аңласалар да, аның сүзен бүлдерергә беркемнең дә йөрәге җитмәде. Ырудашларының куркынган, таштай катып калган йөзләрен күреп, Утташ кам кызганнан-кыза барды.
– Биргән йолыгыбыз ияләргә барып ирешмәде, – диде ул, аксакалларның әле берсенә, әле икенчесенә карап. – Әрлик хан ялчысы явыз Октуганның күңеле йомшармады. Кичәгенәк төш күрдем. Октуган якамнан алды. «Йолык! Йолык! Йолык!» диде өч тапкыр. Мин аны беләм, өч тапкыр әйттеме, ул кеше сорый. Явыз Октуган йолыкка кеше сорый! Үтендем, ялвардым – сүзеннән кайтмады. Шунсыз сезгә котылу юк, ди. Юкса бөтен җир-суыгыз, бөтен ыруыгыз юкка чыгачак, ди. Бер языклы кеше аркасында бөтен ыру юкка чыгарга тиешме-юкмы, әйтегез шуны, ырудашлар?
– Йолык! Йолык! – дип кычкырдылар Утташ кам янындагы кешеләр.
– …Октуган явыз… тфү, тфү! Телемә дә аласым килми… – диде Утташ кам, еламсырагандай итеп. – Канечкеч Октуган… явыз Октуган синең углың Тотышны сорады, Күрән би! Кая качырдың углыңны – кичекмичә тотып бир безгә!
Кешеләр, көчле җил искән чактагы урман кебек, кинәт чайкалып куйдылар. Куллар, ярлыкау сорап, үзеннән-үзе күккә күтәрелде, меңләгән йөзләрдә курку, кот алыну билгесе катып калды.
Майчан аксакал, ачуланып, таягын шакылдатып, койма өстенә менде.
– Ыхым, ыхым, – диде, тамагын кыргалап. – Оланнар… ырудашлар, мине тыңлагыз. Сезнең арада мин иң карт кеше. Яшем инде сиксәннән артып бара. Туганнан бирле мин бер генә күрдем йолыкка кеше биргәнне. Бик күптән… унбиш-уналты яшемдә. Ыруыбызның атаклы камчысы Айбаба әйтерие, ни… әшәке… аты коргыры… Октуган явыз… кешене йөз җылга бер генә сурай, диерие. Әле йөз җыл үтмәгән, ырудашлар.
Кешеләр, җиңеләеп, гөрелдәп алдылар. Майчан аксакалны яклап кычкырган тавышлар ишетелде. Утташ кам яклылар да авыз йомып тормадылар – кычкырдылар, кулларын, коралларын бутадылар. Майчан аксакал җиргә төшкәч, кызып-кайнарланып, өлкән кам яңадан сөйләргә кереште.
– Туганнар, ырудашлар! – диде. – Олуг аксакалыбызның сүзләре сезне буташтыра күрмәсен. Айбаба камчыны мин дә беләм. Белмәскә, минем үз атам, өйрәтүчем лә ул! Илгә яу-кыран килгәндә, йөз җыл тулганны көтеп торып булмый, диерие Айбаба камчы. Яу-кыранның кайчан килерен беркем алдан белми. Тагын шуны да онытмагыз, ырудашлар, канечкеч Октуганның йөз җылда эше юк. Ул үзенә тиешлесен генә сорый. Шунсыз без аның күңелен күрә алмабыз. Белегез: ыруның язмышы бу!
Тагын авыр тынлык урнашты. Тимер кораллар кулларны, иңбашларны асып төште, тимер киемнәр башларны, күкрәкләрне кысты. Күрән би изүен чишеп җибәрде, авыр кашлары астына яшеренгән авыр күз карашын кешеләргә йөртеп чыкты.
– Ырудашларым! – диде ул. – Капка төбенә яу килде. Безнең борын төбебездә генә, безнең изге җиребездә ул әнә урда корды. Җирем-суым өчен, ыруым өчен мин туган углымны гына түгел, үз-үземне дә кызганмыйм. Теләсәгез нишләтегез – углым да, үзем дә сезнең карамакта. Телисез икән – углымны, телисез икән – үземне… хатыннарымны, башка угылларымны изге эш өчен йолык кылыгыз!
– Кылырбыз да шул! – дип чәрелдәде Утташ кам, янап, куанып.
– Ашыкма, кам баба, – диде аңа каршы Күрән би. – Минем сиңа бер генә соравым бар. Син әйт безгә: йолыкка кеше биреп кенә Алмыш ханнан котыла алабызмы без?
– Йо-ок! – диделәр акбүреләр беравыздан.
– …Без йолыкка кеше биргән өчен генә Алмыш хан үзенә тиешле каланнан баш тартырмы? – диде тагын да би.
– Йо-ок! – диделәр акбүреләр, язгы Чулман сыман шаулап.
– Шулай булгач, – диде Күрән би күтәренкелек белән, – йолык бирү-бирмәү турында сөйләшкәнче, калан түләү-түләмәү турында сөйләшсәк, яхшырак булмасмы?
– Шула-ай! – диделәр кораллы ирләр, катауны яңгыратып.
– Алайса әйтегез: утыз мең кеш түлибезме, ягы белән орышабызмы? – диде ыру башы.
Кешеләр тагын тынып калдылар.
– Ыхым, ыхым, – диде Майчан аксакал, яңадан таягын шакылдатып. – Оланнар, ырудашлар! Утыз мең кеш безне аяктан җыкмас, ни… аты коргыры… кем… Алмыш ханның кылычы – җыгар. Эт күңеле – бер сөяк. Алсын да китсен!
– Ах, бер генә сөяк булсачы! – диде Күрән би, ачынып.
Майчан аксакал сүзләрен башкалар да яклады.
– Түләргә кирәк!
– Алсын да китсен! – диештеләр кешеләр, шау-гөр килеп.
– Юк, түләмибез! – диде шул чакны кемдер, шау-шуны күмеп.
Кешеләр тавыш килгән якка – койма өстенә күтәрелеп карадылар. Сакчылардан, кораллы ирләрдән бер читтәрәк анда баштанаяк коралланган яшь бер углан басып тора иде.
– Тотыш!
– Югалган Тотыш! – диделәр акбүреләр.
Кайберәүләр моны куркып әйтте, кайберәүләр аптырап, кайберәүләр куанып әйтте. Утташ кам, үз-үзен белешмәстән, тыгыз төркем арасыннан Тотыш ягына ташланды.
– Тотыгыз, тот! Аяк-кулларын бәйләгез! – дип кычкырды ул явыз бер сөенеч белән.
Кешеләр, камга юл биреп, як-якка тайпылдылар, кайберләре, киресенчә, аның юлына аркылы төшәргә тырыштылар. Койма өстендәге кырыс сакчылар урыннарыннан кымшанмыйча басып тик тордылар.
Утташ кам килгән юнәлешкә капма-каршы яктан Тотышка таба икенче бер кеше ашыкты.
– Углым! – дип кычкырды Койтым бикә, коймага таба омтылып.
– Углым! – диде Күрән би дә, кузгалмыйча, эчке бер сагыш белән.
– Оланнар, туктагыз! – диде Майчан аксакал, тавыш, ыгы-зыгыны басмакчы булып.
Күрән би быргычыга ым какты. Күкне ярып шул чакны ачы быргы тавышы яңгырап китте.
– Сөйлә, углым! – диде Майчан аксакал, Тотыш ягына таягын изәп, тынлык урнашкач.
– Сөйлә, сөйлә! – диештеләр башкалар да.
– Атам, анам! Олуг аксакал Майчан баба! Ырудашлар, ил агалары! Тыңлагыз, сезгә сүзем бар! – дип кычкырды Тотыш көр, яңгыравык тавыш белән. – Ыруыма куркыныч килүен ишетеп, мин, белексез углан, сезнең янга ашыгып кайттым. Элекке ярамаган эшләремнең барысы өчен кичерегез мине, ырудашлар!
– Кичерәбез, олан, – диде Майчан аксакал.
– Кичерәбез, кичерәбез, сөйлә! – диделәр кораллы ирләр.
– Менә шул… – диде Тотыш, яңадан сүз башламакчы булып. Тик куанычтан, дулкынланудан күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, беравык тотлыгып торгандай итте. – Күрәсезме, ырудашлар, безнең көчебез җитәрлек түгел, – дип кычкырды ул бераздан, үзенең аяк астында тынып калган меңләгән кешеләргә карап. – Котан белән Акбога кайтып җитсә дә, күршеләрдән булышка алайлар килсә дә, безнең барыбер көчебез артмаячак. Безнең күбебезнең кулында уктан-җәядән башка берни юк. Киемнәр шулай ук таза, нык түгел. Карагыз болгарларга – күбәсез ирне күрерсезме, тимер калкансыз, тимер алпаксыз ирне күрерсезме? Алар нинди яхшы өйрәтелгән… шау-шу юк, ыгы-зыгы юк – мең кешесе бер кешедәй! Көч алар ягында, ырудашлар. Тик шулай да мин утыз мең кеш түгел, ягыга бер тиен дә бирмәскә димен!
Аның бу сүзләре дөрләп янган учакка бер чиләк су сипкәндәй булды. Аста, кешеләр арасында, шаркылдап көлгән тавышлар ишетелде.
– Атам, анам! Ырудашлар, туганнарым! – диде Тотыш углан, көлгән тавышларга колак салмыйча. – Моңарчы сез минем бер генә теләгемне дә үтәмәдегез. Яшьлегем, белексезлегем аркасында мин сезгә, ыруга күп кайгы салдым. Инде сезгә бер сүзем бар… бер теләгем бар, тыңлагыз! Мин Алмыш ханның иң көчле алыбы белән очрашырга телим. Мин берүзем ыру өчен ягыдан үч алырга телим! Җиңсәм, болгарлар буш кул белән китәр, җиңеләм икән – калан түләрсез!
IV
Акбүреләр башта аңламыйчарак тордылар. Аңлап алдылар да, кисәк кенә кузгалышып куйдылар, җиңелчә шауларга, гөрелдәргә тотындылар. Тирә-яктан:
– Яшә, Тотыш! Бай бул, Тотыш!
– Коткар ыруны, коткар катауны! – дигән сүзләр ишетелде.
Икеләнгән, каушап калган акбүреләр күңелендә Тотышның сүзләре ышаныч чаткылары кабызып җибәрде. Башлар югары күтәрелде, коралларга куллар ныграк тотынды. Әнә ул Тотыш углан, нинди таза, нинди көчле! Кем белә, җиңеп куйса, калан да түләнмәс, кешеләр дә исән калыр. Җиңелә икән инде, алай үзе атлыгып торгач, әйдә, урыны оҗмахта булыр.
Күпчелек шулай дип уйлады. Тик ата кеше генә икенче төрлерәк уйлады. Үзенең углын ул беренче тапкыр күргәндәй булды. Ул аның көче-батырлыгы белән дә, уйлары белән дә үзеннән – үз атасыннан гына түгел, мондагы барлык кешеләрдән, барлык ырудашларыннан өстен икәнлеген аңлады. Ул аны – кичәге башсыз углын – үзенең төп яклаучысы итеп тойды. Димәк, ата кешенең күңеле тое[53 - Тое – алдан сизү, алдан тою.] булган! Димәк, аңа ышаныч баглап ул ялгышмаган! Бинең күзләренә яшь килде.
– Углым! – диде ул, Тотышны кочагына алып. – Бүгеннән башлап син – сугышчы ир! Әй, ырудашлар, ишетәсезме, Тотыш углым минем ир булды! Мин аның теләгенә каршы килмим, мин аңа ак юл телим, җиңү телим. Орыш, углым, ягы белән, күрсәт ирлегеңне!
– Орыш ягы белән!
– Ак юл сиңа, Тотыш углан! – диделәр аксакаллар.
Күрән би, углының теләген белдереп, болгарларга ук атарга кушты.
Болгарлар укны алдылар, битекне укыдылар да ат кешнәгән кебек шаркылдап көләргә тотындылар.
– Ничек көләләр бездән! – диде Тотыш, иреннәрен чәйнәп.
Күп тә үтмәде, болгарлардан икенче ук килеп төште. Каен тузына ике генә сүз язылган иде. Бу «бергә өч» дигән сүзләр иде. Акбүреләрнең йөзе каралай янып чыкты. Бергә өч! Димәк, Тотыш, бер-бер артлы өч алыпны җиңәргә тиеш, бары шул чагында гына ул җиңүче булып саналачак!
Яшь җегетнең нык кысылган иреннәре калтыранып китте. Шулай да ул куркуын тиз арада җиңә алды. Су астында озак чумып торганнан соң өскә калкып чыккан кеше сыман, ул озын итеп, күп итеп бер тын алды да:
– Мин орышам! – диде. – Мин сүземнән кайтмыйм.
– Юк! – диде Күрән би, болгарларның битеген урталай ертып. – Бу – тигезлек түгел. Бу бернинди йолага да, түрәгә дә туры килми. Алар бездән юри көләләр.
– Мин барыбер орышам, атай, – диде Тотыш, кабатлап. – Мин баш тартсам, алар бездән тагын да ныграк көләчәкләр.
Аның шулай дип әйтүе булды, болгарлар, күрәсең, акбүреләрнең икеләнүен күреп, тагын да ныграк шаркылдап көләргә тотындылар.
Акбүреләр аптырабрак калган бер мәлдә койма өстенә Койтым бикә килеп менде. Ул аста – кешеләр арасында тоткарланып калган иде. Инде ул түзмәде, кешеләрне ырып-җырып, туры коймага якын килде, каяндыр ирләр алып килгән күчерелмәле баскыч буенча югары менде.
– Углым! – диде ул йөрәк түреннән чыккан бер өн белән. – Мин барысын да күреп, ишетеп тордым. Углым, күземнең яругы… бавыр итем, йөрәк маем! Бар, орыш! Мин сиңа изге теләктә булырмын. Бөтен ырудашларың изге теләктә булыр. Күп көттем мин шушы көн килүен. Үч ал ерак бабаң өчен, анаң өчен, ыруларың өчен, углым! Әнә явыз ягы безнең изге җирдә!
Койтым бикә алтын-көмешләр, тимерләр-җизләр елкылдаган, ят байраклар җилфердәгән якка төртеп күрсәтте. Аның сүзләреннән Тотыш кайбер нәрсәләрне аңлап та җитмәде. Ул бары бер генә нәрсәне аңлады: әйе, ул орышырга тиеш! Анасының ялкынлы сүзләре аның күкрәген бетмәс-төкәнмәс көч белән, куаныч белән тутырды, болгарларның икенче угыннан соң, атасының каршы килүеннән соң күңелендә баш күтәрә язган икеләнү, каушау тойгысы кул белән алгандай юкка чыкты.
– Бергә өч булуына исең китмәсен, углым, – диде Койтым бикә, аның уйларын сизенгәндәй. – Өчкә түгел, өч унга, өч йөзгә каршы чыгудан да курыкмый торган батыр бул, углым! Синең ерак бабаң Кайду алып шундый батыр булды, синең бик еракта калган ерак туганнарың барысы да шундый булдылар. Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!
– Мин курыкмыйм, анам! – диде Тотыш, елмаеп.
– Куркуын курыкмыйсыңдыр да, – диде Күрән би, үртәлеп. – Бу – тигезлек түгел. Бу – бездән көлү!
– Син ни телисең, би? – диде Койтым бикә, иренә эндәшеп. – Ягыдан син кызгану, тигезлек, изгелек көтәсеңмени?! Ул сине таларга, үтерергә, яндырырга килгән, түбәнсенеп, шуңа үпкәләргә уйлыйсыңмы?! Күтәр башыңны, күзеңне ач, Күрән би!
– Баш та каткан инде, – диде би, мыгырданып. – Әле өч көн бар, ашыкмыйк, уйлашыйк…
– Уйлашыр чак түгел, илне ягы баскан! – диде Койтым бикә кискен генә. – Углыңны җибәрмәсәң, үзем чыгам Алмыш ханга каршы. Тик берне үтерсәм, өчкә саналырга тиеш. Җибәр укны Алмыш ягына!
Күрән би авыр башын күтәрде, көрсенеп: «Язмыш… каргыш», – дип мыгырданды да битекчегә карап алды, «Мин орышам. Тотыш» дип язарга кушты.
Койма тышына тагын ук очты.
V
Тотышка киенергә атасы булышты. Ул аңа үзенең авыр күбәсен, нык, авыр калканын бирергә теләде. Тотыш атасының бернәрсәсен дә алмады. Ул җиңелчә генә киенергә булды. Өстенә ул иң элек юка, җиңел күлмәк, аның өстеннән кыска тунын киде. Муенына нечкә каешка тагылган кечкенә бүре башы – ыру бөтиен такты. Кыска тунның күкрәк турысына юка тимер кисәкләре тегелгән иде. Аның өс киемендәге тимер бары шул гына иде. Аннары баш киеме – алпагы тимердән иде. Алпак башыннан төшеп китмәсен өчен, ул ияк астыннан сакалдырыгын бәйләп куйды да, кысып билен буды да, кылычын такты. Шуннан соң ул бер кулына калкан, икенче кулына сөңгесен алды.
Атка атланыр алдыннан ул йөгереп койма өстенә менде, беренче тапкыр күргәндәй, як-ягына каранды; еракта көмештәй җемелдәп яткан Чулманга, татлы исләр аңкытып, ап-ак чәчәккә күмелеп утырган шомыртларга, чокырлар артындагы зәңгәрсу калкулыкларга, урманнарга күз йөртеп чыкты. Күңеленнән ул үзенең туган җире белән, үзенең барлык ыруы белән – атасы-анасы, туганнары белән саубуллашты. Ул үзенең үткән балачагы белән, көн дә күреп өйрәнгән агач өйләр, тар урамнар, җилдә-яңгырда караеп беткән коймалар, капкалар белән, кырыс ирләр белән, зәңгәр төтеннәр белән саубуллашты.
Көн кояшлы иде, җылы иде. Кайдадыр якында гына чыр-чыр килеп кошлар очып йөри, баш өстендә, көмеш шөлдер булып, тургай чыңлый иде. Тиздән менә орыш буласына, кемнәрнеңдер озакламый шушы җылыдан, киңлек, иркенлектән аерылачагына әз генә дә ышанасы килми иде. Әле кичә генә бала-чага уйнап йөргән болында, яшел бодай уҗымы җәелеп яткан киң яланда күңелләрне тетрәндереп шаулашкан ят, чит, ягы кешеләр барлыгына бөтенләй ышанасы килми иде.
Тотыш юри ул якка карамаска тырышты. Туган җирен күздән кичергәч, ул койма өстенә тезләнде дә ак болытлар күпереп йөзгән биек, зәңгәр күккә карады.
– Тәңрем! Мин, Акбүренең Тотыш атлы угланы, алыплар орышына чыгам. Миңа көч бир, кыюлык, җиңеллек бир, Тәңрем! – диде ул, ялварып.
Шуннан соң ул атасын, анасын кочты, туганнарын кочты. Алыплар орышына бар нәрсә җитеш икәнлекне белдереп, катау ягында быргы уйнадылар. Болгарлар да шуны ук аңлатып җавап бирделәр. Шуннан соң ике якта да, йөрәкләрне җилкендереп, берьюлы унлап-унбишләп дөңгер кагарга тотындылар.
Менә ашыкмыйча гына ур өстенә күпер төшә башлады, капкалар ачылды, тешкә тиеп чыгырлар шыгырдады, тимер күгәннәр ыңгырашты. Тотыш Ташбәкәлнең тезгенен бушайтып җибәрде, күләгәле капка авызына чабып керде дә кояшлы ачык җиргә – яланга ыргылды.
Ул туп-туры хан чатырына таба карап чапты. Иң элек ул үзе белән орышачак алыпны күрмәкче булды, тик каршыда урмандай калкып торган ир-атлардан башка, аллы-зәңгәрле-сарылы ефәк чатырдан башка бүтән берни күрмәде. Бер җиргә тупланган шултикле күп кешеләрнең тере, усал, кызыксынучан күз карашларын тою аны чак-чак кына каушаткандай булды.
Шул чакта ул сөңгеләр, алпаклар, калканнар урманыннан аерылып, үзенә таба якынлашып килгән болгар алыбын күреп алды. Болгарларның бу иң атаклы батырлары Чәкән алпагыт[54 - Алпагыт – батыр, алып, көрәшче.] иде.
Чәкән алпагыт богадай таза, арысландай көчле иде. Баштанаяк ул тимергә төренгән, шуңа күрә аның сөңге, кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юктыр кебек иде. Үзенең таза, көр кола атында ул таштан уеп ясалган баганадай нык утыра иде. Ул киң битле, зур башлы иде. Күп орышларда бите-башы яраланып, ямьсезләнеп беткән бу усал, кансыз, коточкыч алпагыт турында, кылыч белән бер сукса, тимер киемле кешене урталай ярып төшерә, дип сөйлиләр иде. Аның белән орышкан бер генә батырның да әле исән калганы юк, дигән сүзләр дә йөри иде.
Чәкән алпагыт янында Тотыш углан бала-чага кебек кенә күренә иде. Буйга да ул аннан кайтышрак, киеме дә, кораллары да батырларныкына охшамаган кебек иде. Болгарлар аның йөзендәге кырыслыгын да, күзләрендәге очкынлы ярсуын да, киеме аша бүртеп торган беләк тычканнарын да күрә алмадылар. Алар бары аның яшь, җиңел… өтәләнгән булуын гына күрделәр. Алар аннан эчләрен тотып көләргә тотындылар. Чәкән алпагыт гыжылдавык бер ямьсез тавыш белән:
– Әй син, Камыр батыр! Бар, кайтып кит. Синнән өлкәнрәге килсен! – дип кычкырды.
Тотыш эндәшмәде. Аның бары иреннәре генә ныграк кысылды да куллары гына чытырдатып коралларын тотты. Күк күкрәгәндәй булып яңгыраган көлү тавышларын, йөзенә бәреп әйтелгән мыскыл сүзләрен ул әйтерсең ишетмәде дә. Чиксез ачу, үч тойгысы аңа көч бирде, корычтай ныклык бирде.
«Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!» – диде Койтым бикә аның колак төбендә, пышылдап, изге орышка өндәп.
VI
Алар шулай икесе дә бер-берсенә капма-каршы чабып килделәр. Атлар, арт аякларына басып, усал итеп кешнәп җибәрделәр. Чәкән алпагыт, сары тешләрен ыржайтып, җиңел генә, шаярткан кебек кенә сөңгесе белән төртеп алды. Сөңге башы шыгырдатып Тотышның тимер калканын тишеп чыкты. Егет агарынып китте. Тиз генә ул калканын тартып алды. Ташбәкәлнең корсагына төртте дә читкә ташланды. Чәкән алпагытның артына чыгып, ул аны узып китте. Шуннан соң кырт кына кире борылды, сөңге ыргытмакчы булды, тик каршыда гына болгар алыбының ямьсез, коточкыч йөзен күреп, каушап калды.
Ике батыр тагын да беравык бер-берсенә карашып торгандай иттеләр. Чәкән алпагыт, «сәләмә» батырны бер селтәнүдә сөңге очына элә алмавына ачуы килеп, күрәсең, монысында чынлабрак орды. Ул бик тиз, бик туры төбәде. Ул бик каты бәрде. Яшь җегет шулай да аның сөңгесеннән өлгеррәк булып чыкты. Күкрәгенә очлы тимер килеп керде дигәндә генә ул, ияреннән шуышып, уңга ташланды. Башы белән аяк астына егылып төшмәс өчен, кулындагы сөңге сабын җиргә төртеп алды да, җилдәй выжлап, тагын алпагытны узып китте. Бераз җир чабып баргач, ул җиңел генә ияренә утырды, өзәңгеләргә ныгытып басты, борылды да аткан уктай Чәкән алпагытка таба томырылды.
Аның бу күз иярмәс җитезлеген ике якта да күреп алдылар. Акбүреләр куанып гүелдәргә тотынды.
Икенче тапкыр оятка калу Чәкән алпагытны чын-чынлап котыртып җибәрде. Ияреннән калка төшеп, атының башы өстеннән үрелеп, ул, кыя таудан ычкынып киткән иләмсез зур таш кисәге сыман, Тотыш өстенә килә башлады. Күзен кан баскан усал үгез кебек дулап, үкереп килде. Монысында ул Тотышның үзен генә түгел, әйтерсең аты-ние белән бергә күтәреп ормакчы булды.
Шулай да ора алмады… Тотыш углан үзенә төбәлгән сөңгене калканы белән читкә тайпылдырып җибәрде. Карап торучылар таң калып, тагын гөрләп алдылар. Болгарлар ягында инде җиңелчә генә киенгән яшь җегеттән көләргә беркем батырчылык итмәде. Киресенчә, аның менә шулай җиңелчә киемле булуы, яшьлеге, өлгерлеге аларның күңелендә чын-чынлап соклану тойгысы тудырды.
Өченче кат буш сөңге тотып калган Чәкән алпагыт, ачуына булашып, күрәсең, онытылыбрак китте. Кирәк чакта ул атын борып өлгермәде – аты аны ераккарак алып чапты. Ике яктагы кешеләр әле генә булган очрашу күренешеннән айный алмыйча торганда, Тотыш углан беркемнең башына килмәгән, көтелмәгән бер җегетлек эшләде. Үзенә төбәлгән сөңге башын читкә тайпылдырып, Чәкән алпагытны узып киткәч, ул атын борып тормады: сикереп кинәт ияргә басты, артына борылды… борылды да, күз ачып йомган арада, сөңгесен ераклаша барган җайдакка тондырды. Туры ыргытылган саллы сөңге, тимер киемне, тимер-сөякләрне җимереп, киң арканы үтә-сүтә тишеп керде.
Үз көченә, үзенең үлемсезлегенә нык ышанган Чәкән алпагыт сөрлегеп китте, тезгенен тартып, атын кире борды. Күкрәген тишеп чыккан очлы тимерне кысып тоткан килеш, ул көчәнеп беравык ияр өстендә утыргандай итте дә, барлык авыр киемнәре, кораллары белән гөрселдәп, ишелеп җиргә төште. Аты туктады, куркынган зур күзләрен уйнатып, кызганыч тавыш белән кешнәп җибәрде. Җайдакның калканы доңгырдап читкә тәгәрәде, алпагы яртылаш туфракка буялды.
Акбүреләр ду килеп шауларга тотындылар.
Ул арада Тотыш углан, сөенеченнән очынып, катау ягына чабып килде. Тузан туздырып, баш очында сөңгесен уйнатып, яңадан хан чатырына якынлашты.