скачать книгу бесплатно
– Кемнәр, имеш! – дип чәрелдәде Утташ кам, күз яшьләренә буылып, бизгәк тоткандагы сыман калтыранып. – Килмешәк Койтым кырнакның игелексез Тотышыннан башка кемнең шуңа кулы барсын?!
Би ап-ак булды. Шуннан соң ул бурлаттай кызарынды, еш-еш тын алып, йокысы качып бетмәгән усал күзләреннән куркыныч очкыннар чәчрәтеп, урыныннан торды да җөнтәс шәрә кулын ашыкмыйча гына алга сузды, бабасының сакалыннан учлап тотты.
– Аңлатыбрак сөйлә! – диде ул.
Өлкән камның тары бөртегедәй елтыр күзләре чәчрәп чыгардай булып акаеп калды. Кайнарлыгы, ачуы-ярсуы шундук юкка чыкты, бөтен явызлыгы, бергә җыелып, кинәт каядыр эчкә төшеп китте. Теле тотлыгып, беравык эндәшә алмый торгач, ул, этенә-төртенә:
– Б-б-бүген иртән б-б-барсам… – диде.
– Шуннан? – диде би, аның сакалын ычкындыргандай итеп.
– Ш-шуннан… – диде Утташ кам. – Из-зге нарат төбендә… ч-ч-чүмәлә дисәң, ч-чүмәлә түгел… у-утын дисәң, утын түгел… Йа Тәңрем! Үле бүреләр өелеп ята! Кайсын ук белән, кайсын кылыч, сөңге белән… Унлап-унбишләп! Бүре каны койганнар! Изге җиргә, изге нараткаебызга… бүре каны койганнар!
Утташ кам, сакалы ычкынгангамы, изге наратны кызганыпмы, кычкырып җылап җибәрде.
Күрән би, яшен суккан кебек, телсез-өнсез калды: бу чыннан да коточкыч иде, бу чыннан да беркайчан да булмаган, була алмастай яман бер эш иде.
– Арлар түгел микән? – диде ул, аптырап, бабасының җирәнгеч йөзенә карамаска тырышып.
– Язык! Язык! – дип такмаклады Утташ кам, тынычлана алмыйча. – Башы аягы астына гына килсен! Кулы корысын! Күзе чыксын! Йөргән җирендә җир йотсын!
– Кемне каргавыңны әйтеп карга, – диде би, кашларын җыерып.
– Тотыштан башка… – диде кире беткән кам, үксеп.
Күрән би ике куллап бабасының иңбашларыннан кысып тотты да, күзләренә карап:
– Күрдеңме? – диде әкрен генә.
«Юк» дигәнне аңлатып, Утташ кам башын чайкады.
– Күрүчеләр булганмы? – диде би.
– Юк, – диде кам, мыгырданып.
Күрән би җиңел сулап куйды, маңгаена бәреп чыккан тир бөрчекләрен кулы белән сыпырды да Утташ камнан читкәрәк китте, кинәт авырта башлаган эчен тотып, йөзен чытып, кояш яктысы төшкән төннек аша беравык тышка карап торгандай итте. Шуннан соң ул яңадан Утташ кам янына килде.
– Бу турыда беркемгә лыгырдыйсы булма! – диде ул, боерып, янап.
Монда килгәндә, Утташ кам бине чын-чынлап өркетә алырмын дип уйлаган иде. Бинең бу кыланышы аның уйларын үзгәртеп җибәрде. Ул инде изге нарат турында да, үтерелгән бүреләр турында да уйламады, ул бары үзенең мыскыллануы турында гына уйлады. Бинең яңадан үзенә якынлашуын күреп, ул:
– Кычкырам! Сөрән салам! – диде, ишеккә ташланып.
Күрән би аның артыннан ыргылды, ишек бавын кулыннан йолкып алды да үзен идән уртасына төртеп җибәрде.
– Син… белексез! – диде ул, төкерекләрен чәчеп. – Син минем Йолдыз-кашкамны алдың – каршы килмәдем. Инде минем углыма теш кайрыйсыңмы?! Мин сиңа углымны чалырга юл куймам! Әллә син үзең кыргансыңдыр ул бүреләрне… юрамалый… каян белим мин аны!
– А Тәңрем! А кояш! – диде Утташ кам, кулларын югары күтәреп.
– Бар, кычкыр! – диде би. – Синең миңа аяк чалырга маташуыңны ырудашлар белмиме әллә? Мин әйтермен, миннән, Койтым бикәдән үч алмакчы булып, үзе үтерткән, диярмен. Бар, ник кычкырмыйсың?! Шунда ук, муеныңа элмәк салып, агач башына асып куярга боерырмын. Бар-бар, кам баба, бар, сөрән сал!
– Юк, болай булгач салмыйм, кияү! – диде Утташ кам, өзелеп чыкмады микән дигән сыман, сакалын сыйпап. – Шулай да куркыттым дип уйлама.
– Изгелек, турылык эзләп йөри, имеш! – диде би, кызганнан-кыза барып. – Ыру кайгысын кайгыртып йөри, имеш, үле бүреләр күргән дә, дөньяның астын өскә әйләндерергә дә күп сорамас! Ыруда кем коткы тарата – син! Кем башбаштакланып йөри – син!
– Язык, язык! Тел тидермә, язык! – диде кам, мыгырданып.
Башка чакта Күрән бине юашландыра торган, куркыта-өркетә торган сүзләр аңа бөтенләй көчсез тоелды. Камның мыгырдануын ул колагына да элмәде.
– Мин инде языктан арындым, – диде ул, әз генә дә исе китмичә. – Кирәк булса, тагын арынырмын.
– Тотышның бүреләрне үтергәнен мин күрмәдем, башкалар да күрмәгән, – диде Утташ кам да, би эзенә төшеп, тышкы бер тынычлык белән. – Шулай да мин шикләнмим, би, ул үтергән! Анда аның уклары ята. Мин барысын да беләм, кияү! Төштән соң аның келәүлектән китүен дә беләм, кичә кич өендә булмавын да беләм. Синең углың башкисәр булып үсә. Йолаларга төкереп карый. Йола бозып язык ясыйсың да, языгымны йолып, тынычландым дип уйлыйсың. Ялгышасың, би! Ыруның иминлеге, тынычлыгы синең көчеңә генә таянмый, ыруны ата-баба йоласы тота. Кешеләр арасында мин түгел, син коткы таратасың, син башбаштаклык эшлисең. Агач башында мин түгел, синең углың асылынып торыр, кияү! Углыңны алып калырга тырышсаң, Тәңре синең үзеңне чакыртып алудан да тартынмас.
– Җитәр! – диде би.
– Җитмәс! – диде кам, кире чигенеп. – Ата-баба йоласы, ата-баба түрәсе барлык кеше өчен бер… бигә дә, чурага да…
Күрән би йомарланган йодрыгын Утташ камның борын төбенә китерде.
– Менә күрәсеңме… берме бармаклар? – диде. – Шуларны тигезлә, аннары бер булыр.
Кияү белән бабай, ыру башы белән кам шулай әйтештеләр, әйтештеләр дә кинәт тынып калдылар. Утташ камның күз алдында әйтерсең яктылык чаткысы кабынып китте. Болай ачыктан-ачык талашып, бозылышып берни кыра алмаячагын ул бер тапкыр аңларга тиеш булды. Утны ничек тә астанрак йөртергә кирәк иде.
– Синеке көч! – диде ул, уфтанган булып. – Тәңре каргышыннан курыкмаган булсам, мин монда килеп тә йөрмәгән булырыем.
– Кеше-кара күргәнче аларны юк итәргә кирәк, бабай, – диде би дә, юашланып.
– Шулай итәрбез, кияү, – диде Утташ кам.
Кешеләр торып йөренә башлаганчы дип, ашыгып, Күрән би белән Утташ кам ике колны алдылар да келәүлеккә киттеләр. Изге нарат төбендә чыннан да, таудай булып, бүре үләксәләре өелеп ята иде. Шунда ук, наратның икенче ягында, берни булмагандай, Йолдыз-кашка басып тора иде. Аландагы үгез, тәкә карачкыларының барысы да ботарланып, теткәләнеп беткән иде. Бу, билгеле, изге бүреләрнең генә эше түгел, монда тагын изге булмаган ике аяклы бүренең дә бик каты эшләгәне күренеп тора иде. Ул ике аяклы бүренең кем булуы турында күңеленнән әз генә дә шикләнмәсә дә, Күрән би, үләксәләрне күргәч, ах-вах килде.
– Кемнең йөрәге җиткән моңа?! – диде ул, шаккатып. – Ничек җир күтәрә ул кешене?! Тәңрем, кичер аны бу языгы өчен!
Коллар бүре үләксәләрен, шулай ук барлык карачкыларның сөяк-санакларын урман арасындагы тирән чокырга илтеп ташладылар. Берәрсе ялгыш күрә-нитә күрмәсен дип, Күрән би үләксәләргә ут төртергә кушты.
Өенә ул бик күңелсезләнеп кайтты. Кайткач та ул Койтым бикә белән Тотыш угланны үз янына чакыртты.
– Кем эше булыр икән бу? – диде ул авыр гына, изге аланда күргәннәрен сөйләгәч.
– Мин! – диде Тотыш, өй эчен яңгыратып.
Ул алай кычкырып та әйтмәде бугай әйтүен, шулай да ата белән анага аның бу «мин» дигәне күк күкрәве сыман булып ишетелде. Койтым бикә чак-чак кына артына аумады. Күрән би тораташтай катты да калды.
– Син… Син… – диде ул, тотлыгып. – Беләсеңме шуны: бөтен ыруга… атаңа-анаңа каргышы төшәр!..
Кинәт ишек ачылып китте, күзе-башы акайган яшь сакчы, тамак ярып:
– Сөенче! – дип кычкырып җибәрде. – Киләләр! Каеклар килә!
Х
Үргә таба әкрен генә кыймылдап, унлап-унбишләп каек килә иде. Аларның кем каеклары икәнлеген әле бик үк аерырлык та түгел иде. Шулай да ни генә булмасын, алар киләләр иде! Астан – Болгар ягыннан, Хазар ягыннан, кояшлы Хәрәземнән, йә булмаса, ерак Румнан, Багдад якларыннан киләләр иде!
Каекларның килүе турындагы хәбәр тиз арада бөтен катауга таралды. Кешеләр, ашыгып, Яр-капкага агылдылар, ябырылып, койма өстенә менделәр, манара башларына үрмәләделәр, текмә араларына кысылдылар. Койма сакчылары кешеләрне әле бер җирдән, әле икенче җирдән кудылар, шулай да артык усаллык та күрсәтмәделәр – катауга ерактан каеклар килүе Күрән би өчен генә түгел, башкалар өчен дә зур куаныч иде.
Би дә, бикә дә шундук терелеп киткәндәй булдылар. Бүреләр кайгысы, Тотыш кайгысы онытылды, бөтен катауны, бөтен өй эчен көндезге кояштай якты куаныч биләп алды. Әйе, киләләр, соңлап булса да киләләр. Соң булса да уң булсын… Төкле аяклары белән!
Күрән би үзенең өлкән углы, каравыл башы Акбогага төтен үрләтергә, икенче углы – субашы[19 - Субашы – гаскәр башлыгы.] Котанга ун каек, йөз ир белән кунакларга каршы китәргә боерды. Текә яр өстенә, коймага кушып салынган манаралардан тиз арада зәңгәр төтен күтәрелде. Яр-капканы ачып җибәрделәр. Яр битенең куен сыман уйдыкланып торган җирендәге баганалар өстенә авыр күпер сузылып ятты. Юан баганалар яныннан башланып, аска таба озын, текә баскыч сузыла иде. Котанның юлдашлары, иңбашларына ишкәкләр күтәреп, йөгергәләп, бер-бер артлы тар баскычтан төшә башладылар. Аста, Чулман яры буенда, киң генә коры җир кисәге бар иде. Монда катауның тамгасы – каеклар, көймәләр, улаклар туктый торган корылмасы урнашкан иде. Тамга янында, Чулман дулкыннарында чайкалып, Күрән бинең йөзләп каегы, көймәләре-улаклары тора иде. Шунда ук балыкчылар, бала-чагалар ыгы-зыгы киләләр иде.
Күрән би ишкәкчеләрнең яр астына төшеп җитүләрен, каекларга төялеп, кузгалып китүләрен өстән карап торды да өенә таба кузгалды – кунакларны тиешенчә каршылау өчен җыена башларга кирәк иде.
Кояш төшлеккә күтәрелеп җиткәндә, ерактан килүче җилкәнле каеклар да, аларны каршыларга китүчеләр дә катауга килеп җитә яздылар. Кунаклар, бер җепкә тагылгандай, бер-бер артлы тезелеп киләләр иде. Акбүреләрнең каеклары, кунакларның артына да, алдына да төшеп, шулай ук тезелеп, тигез ара саклап киләләр иде.
Менә озын ишкәкләрнең салмак кына күтәрелеп төшүе, җилкәннәр, байраклар, байраклардагы билгеләр аермачык күренә башлады. Күрән би, күзләрен кыскалап, аларның кемнәр икәнлеген чамаларга тырышып карады. Тик, күпме генә караса да, әлегә ул берни аермады. Бу кунаклар сартлар да, румнар да, гарәпләр дә түгел иде, ахрысы. Кемнәр булыр бу шулай да?
– Базарганнар түгел, атай! – дип кычкырды шул чакны Тотыш углан.
– Телеңә тилчә! – диде ата кеше.
– Ямгырчы би килә! – диде Тотыш. – Әнә байракларында өч чатлы каз тәпие.
– Туктыйсыңмы син?! – диде би, үртәлеп.
Тотыш углан тынып калды. Ул тыну белән генә бинең күңеле барыбер тынычлана алмады. Ул инде үзе дә күреп тора – болар чыннан да сатучылар түгел, болар чыннан да казаяклар бугай. Күрән би авызлыгын чәйнәп, баскан урынында биеп торган Акколакның – Йолдыз-кашка анасының корсагына ачу белән төртеп алды. Акколак куркып читкә ыргылды. Үртәлгән би бар көченә тезгенне тартып җибәрде. Иясенең нишләргә теләвен аңламыйча, Акколак, авыр мышнап, ал аякларын күтәрде.
– Ныграк кара, кунаклар килә! – диде би, мыскыл белән атына эндәшеп.
Тамга күперенә иң элек Котан каегы килеп төртелде. Каектагы борынчы ыргакчыга аркан ташлады.
– Кая тыкшынасың, ары кит! – дип кычкырды би үзенең углына.
Борынчы ярга ташланган арканны бер сүз әйтмичә кире тартып алды. Атасы кебек үк чытык йөзле Котан ярга сикерде. Котан артыннан бераз ара калдырып, яр буена икенче каек килеп җитте. Монысы инде кунаклар каегы иде.
Борыннан, койрыктан казаяклар аркан ыргыттылар, уртадан басма суздылар. Каек, күпер читенә терәлеп, чайкалудан туктап калгач та, унлап кеше аягүрә басты. Кыска итеп киселгән сакал-мыеклы, озынча битле, очкынланып торган шаян, тере күз карашлы чандыр бер кеше, елмаеп, Акбүре ыруының башы алдында бүреген салды, башын иде. Күрән би белән чагыштырганда, ул бик яшь күренә иде. Күп булса, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр иде.
– Казаяк ыруының башы Ямгырчы би синең җиреңә килде, – диде ул, Күрән бигә эндәшеп.
– Илме, яумы? – диде Күрән би.
– Ил! – диде Ямгырчы би.
– Төкле аягың белән, туганым Ямгырчы би! – диде Күрән би, бозылган йөзенә елмаю билгесе чыгарып.
Ашыкмыйча гына ул атыннан төште. Койтым бикә дә, бинең башка хатыннары белән балалары да, аксакаллар да – барысы да атларыннан төштеләр, бер тирәгәрәк җыелдылар.
Ямгырчы би басмага атлады, үзенә сузылган кулларга тотынып, елмаеп җиргә төште. Аның юлдашлары да шулай ук җиргә төштеләр. Үзләрен каршылаучы кешеләргә бер-ике адым килеп җитмичә, алар туктап калдылар, Күрән бине, аның якыннарын олылап, билләрен бөктеләр, башларын иделәр. Ямгырчы би, яхшы, бай тунының каптырмаларын чишеп җибәрде, бил каешына бәйләнгән янчыгын – көтүдән кайткан сыер җиленедәй бүлтәйгән зур янчыгын чиште. Янчыктан, учлап-учлап, ул көмеш акчалар алды. Күрән бинең, Койтым бикәнең, би балаларының, ырудашларының аяк астына акча сипте.
Көмеш табакка салып кыздырылган ит, пешкән балык, бодай көлчәсе тоткан Койтым бикә алгарак чыкты, кунакларга шулай ук баш иде. Кулындагы табакны ул Ямгырчы бигә тоттырды. Кунак би, бармак очлары белән генә чеметеп, табактан бераз ит, балык, көлчә алды, авыз итеп карады. Шуннан соң казаяклар табакны кулдан-кулга җибәрделәр.
Кунаклар үз каекларыннан өч сандык төшерделәр Сандыкларны ачып, Ямгырчы би Акбүренең өлкәннәренә бүләкләр өләшә башлады: Күрән бигә кышкы төлке тун белән бүрек бирде, Койтым бикәгә шулай ук тун бирде, көмеш беләзек бирде. Башкаларга да шактый өлеш чыкты. Кайберсенә күлмәк, кыекча, кайберсенә итек-читек, беләзек, йөзек, муенса ише нәрсәләр тиде. Кунакларны каршыларга төшкән кешеләрнең берсе дә бүләксез, күчтәнәчсез калмады. Акбүреләрнең күңелләре куаныч белән тулды. Салкын, кырыс чырайлар яктырып китте – Ямгырчы би үзе белән бүләкләр генә түгел, әйтерсең көньяк җылысы да алып килгән иде. Кызыл Яр катауга килгән бер генә кунакның да әле беркайчан да бу чаклы күп бүләк өләшкәне юк иде бугай. Менә ичмасам юмарт икән, менә ичмасам бай икән бу Ямгырчы би!
Казаяк ыруының башы Ямгырчы би белән Кызыл Яр катауга йөзләп кораллы ир килгән иде. Йөзләгән ир арасында бер хатын-кыз да бар иде. Ул да булса Ямгырчы бинең кызы Тәңкә иде.
ХI
Казаяк ыруы белән Акбүре ыруы арасында борын-борыннан туганлык яшәп килгән. Алар икесе дә бер тамырдан – Ак хан илендәге Ак җылан ыруыннан аерылып чыккан булганнар. Казаяк белән Акбүре ырулары кайчандыр Чулманның түбән агымында – Итил белән Чулман бергә кушылып, өчпочмак ясаган иркен җирләрне биләгәннәр. Бер-берсе белән алар җир-су өчен дә, терлек-туар өчен дә ызгышып-талашып яшәмәгәннәр. Киресенчә, бер-берсенә кыенлык килсә, үләт, кыран килсә, шундук бер-берсенә булышка ашыкканнар. Шуның өстенә алар ил башы Ак ханның иң көчле, ышанычлы ыруларыннан саналганнар.
Шулай итеп, ике ыру кешеләре, кайгы, талау күрмәенчә, тыныч кына, тату гына тормыш кичергәннәр. Тик шулай да мондый тыныч, тату тормыш мәңгелек булмаган. Көннәрдән бер көнне – моннан бик күп еллар элек – язгы сулар китеп җирләр кипкәч, көн ягыннан Итил буйлап кара яу басып килгән. Кара яуның башында явыз Кара хан торган. Аның кешеләре бик күп булган. Алар көчле булганнар. Аларның укларына, сөңге, кылычына беркем, берни каршы тора алмаган. Язгы ташкын суны берничек тә тотып торып булмаган кебек, Кара ханның чирүен дә беркем, берни тоткарлый алмаган.
Каяндыр Азак диңгезе буйларыннан кубып, алар шулай ташкын кебек, кара болыт кебек килгәннәр дә, урман-кырларны таптап, сулар кичеп, төн ягына таба юл тотканнар. Бөек Итил буенда, ике тау арасында Кара ханның кара явы белән иң беренче орыш булган. Ак ханның уң кулы Буртас би үтерелгән, чирүе кырылып түгелгән. Шулай итеп, кара яу ике елга кушылган төшкә – Акбүре, Казаяк җирләренә якынлашкан.
Чирмешән суы буенда, киң болында икенче орыш булган. Сугыш көне буе барган. Ике як та бер-берсенә каршы нык торганнар. Кычкырган, ыңгырашкан тавышлар, тимергә тимер бәрелгән, атлар кешнәгән тавышлардан җир-күк тетрәп торган. Сугыша-сугыша кешеләр арып беткәннәр. Сөңгеләр, кылычлар сынып беткән, киемнәр ерткаланган, битләрне-күзләрне кара кан баскан.
Менә кич булган. Караңгы төшкән. Ике як та арып-алҗып җиргә ауган. Батыр алыпларның җеп өзәрлек хәлләре дә калмаган.
Шул чагында көтмәгәндә Кара ханга арттан өстәү килгән.
Ак хан кешеләре тагын җиңелгәннәр. Килмешәкләр тагын өстен чыккан. Бөек Итил, канлы дулкыннарын чайпалдырып, үксеп-үксеп яшен түккән. Итил буе бөркетләре, тилгәннәре туган җирнең алыплары баш өстеннән кайгырышып, сыкранышып очып йөргән. Ач бүреләр, таныш кешеләргә тимәенчә, Кара ханның үлекләрен ашаганнар. Үлгән-үтерелгән кеше белән бөтен болын чуарланган булган.
Соңгы орышта олуг йортның башы Ак хан кергеннәргә тоткын булган. Ханның, балаларының, туганнарының башын чабып өзгәннәр. Шулай итеп, тамырга балта чабылган, йорт-ил юкка чыккан. Исән калган ирләр, куркып-каушап, кайсы кая качып беткән. Кайберәүләр, башын саклап, Кара ханга бил бөккәннәр.
Әйе, Ак хан йорты юкка чыккан. Ирләр үлгән, ирләр качкан, Кара ханга бил бөккәннәр. Тик шулай да үтә батыр ирләр килмешәккә баш бирергә теләмәгән. Туган җирен-суын ташлап тәлим[20 - Тәлим – күп.] кеше, төмән[21 - Төмән – бик күп.] кеше югарыга – төн ягына күчеп киткән. Шуларның беренчесе акбүреләр булган. Казаяклар, Кара ханга калан[22 - Калан – сугышта җиңелүче җиңүчегә түли торган еллык салым, ясак.] түләп, Чулман-суның түбәнендә, уң як ярда торып калган.
Бөтен Чулман буе – бозлы диңгезгәчә – бик борыннан Ак хан җире булган. Акбүреләр Чулман буйлап, үз җирләре буйлап югарыга, бик еракка үрләгәннәр. Бернинди яу килә алмаслык, бернинди чит кеше күзе төшә алмаслык кыргый урманнар арасына, сазлар, күлләр арасына кереп яшеренгәннәр. Берничә ел шулай качып-посып яшәгәннәр дә, яулар тынгач, ачык җиргә – яр буена, болыннарга таралганнар. Катау корганнар, авыллар салганнар. Җир ачканнар – иген иккәннәр, ауга, балыкка йөргәннәр, сату иткәннәр. Беркемгә буйсынмыйча, беркемгә калан түләмичә, үз көннәрен үзләре күргәннәр.
Тик шулай да авыр язмыш Акбүрене тулысынча тыныч калдырмаган. Бөек су юлларын биләп алган Кара хан токымнары елдан-ел көч җыйганнар, байлык җыйганнар. Аларга инде Итил буе гына түгел, Чулман да кирәк булган. Үзен хан дип атаган кансыз Шилке моннан күп еллар элек бу якка да үтеп керә алды. Бөтен Чулман буен Биаргача канга батырып, талап, яндырып, күп җирләрне Шилке үз кулына алды. Моңа инде җегерме ел узды. Акбүреләр болгарларга унҗиде ел калан түләделәр. Шуннан соң, узган өч елда, болгарларның үз өйләрендә үзара талашуларын күреп, алар белән алыш-бирешне бөтенләй өзделәр. Өч ел буе инде Акбүре, үзенә бер йорт-ил сыман булып, болгарларны санламыйча яши иде.
Бер-берсеннән бик еракта булсалар да, акбүреләр, казаяклар элегрәк бер-берсе белән аралашып торалар иде. Болгарлар белән ара өзелгәч, алар белән дә өзелде. Өченче ел инде Күрән бинең бер генә Казаяк кешесен дә күргәне юк иде. Болгарларның борын төбендә генә борынгы ата-баба җирен биләп яткан бай, атаклы Ямгырчы би әнә үзе килгән.
Ник килгән ул монда? Нинди җилләр, нинди уй-теләкләр куалаган аны монда – киң Чулманның салкын агымына каршы!
ХII
Казаяклар өчен Күрән би үз урдасында киез өйләр кордырды, казан асарга дип, бер көтү сарык бирде. Шул ук көнне ул олы кунакның үзен, кызы Тәңкәне, тагын берничә якын кешесен үзенә ашка чакырды. Авыр, озын юлдан соң кунаклар бераз тын алдылар, ашадылар-эчтеләр дә, җыйнаулашып, мунча керергә киттеләр.
Икенче көнне Күрән бинең ак өендә зур сөйләшү булды.
Сөйләшүдә акбүреләр ягыннан Койтым бикә, Утташ кам белән Майчан аксакал, Күрән бинең өлкән угыллары Акбога белән Котан катнашты. Ямгырчы би үзе белән бары ике генә юлдашын алып килде.
Казаяклар, тезелеп, өйнең бер ягына утырдылар, акбүреләр икенче ягына – алар каршысына утырдылар. Аякчы[23 - Аякчы – эчемлек таратучы.] зур чүлмәк белән ачы бал – сычук кертте. Күрән би, көмеш аякка[24 - Аяк – эчемлек савыты (җамаяк, чынаяк, күбәтә һ. б.).] сычук агызып башта үзе эчте, аннары кунакларны сыйлады. Зур сөйләшү алдыннан ачы бал белән тамак чылатып алу изге эш санала иде, ачы бал телләрне яза, күңелләрне йомшарта иде.
Күрән би киез җәелгән җир идән уртасындагы учакның утлы кузларын бер тирәгәрәк өеп куйды да, үзенең кунагына эндәшеп:
– Башлап карыйк алайса, би, – диде.
– Ә? – диде Ямгырчы би, сискәнеп.
Ул, онытылып, каршыдагы яшь, сылу бикәгә карап утыра иде.