скачать книгу бесплатно
– Тәңре сиңа күп яшь бирсен, саулык-байлык бирсен, бикә! – диде Ямгырчы би, бикәнең чибәрлегенә соклануын яшермичә, аның йөзенә туры карап. – Изге ияләр йортыгыз-илегезне, ыруыгызны, терлек-туарларыгызны уттан-күздән, яудан-кыраннан сакласын. Төн карасыдай ул чәчләрегезне, тулган айдай сылу йөзләрегезне, дүрт саны да төгәл, күркәм буегызны Тәңрем яман күзләрдән сакласын!
Бикә Ямгырчы бинең теләкләрен, мактауларын исе китмичә генә тыңлады. Аннары, чак-чак кына тешен агартып:
– Акбүре ыруында яман күзләр юк, булса, шул чит ырудан гына булыр, – дип куйды.
– Чит ыру кешеләре сезгә бары яхшылык кына телиләр, бикә! – диде Ямгырчы би, елмаеп. Аның тынычсыз икәнлеге сизелеп тора иде.
– Үз ыруымда да миңа шуны ук телиләр, би, – диде Койтым бикә. – Аяк өсте тору сиңа килешми, би. Утыр.
– Сезнекедәй күркәмлек каршында… күктән төшкән якты йолдыз каршында миңа тезләнеп торсам да килешә, бикә! – диде Ямгырчы би.
– Синең миңа йомышың бар бугай, би? – диде бикә, туры сүзгә күчеп.
– Бар, бикә, бар! – диде Ямгырчы би, яңадан артсыз урындыкка утырып. – Төп йомышым үтәлмәде. Бик күңелем кырылды, бикә. Акбүрене мин Казаякның өлкән агасы дип беләм. Үзеңнең туган агаң белән уртак сүзгә килә алмау бик күңелсез булды, бикә. Авыр чакта үз туганың да булышмагач, кем булышыр безгә?
– Нинди авырлык килде соң әле сиңа, би? – диде бикә.
– Килде дип… килеп җитмәгән дә соң әле, – диде би, тотлыккандай итеп. – Алмыш хан кузгалса, иң элек кемгә ташланыр дисең – миңа!
– Шулай шул, – дип куйды бикә, килешеп. – Икенче йомышың ни?
– Икенче йомыш? – диде би. – Икенче йомыш… Мин бернәрсә уйлаганыем, бикә. Килгәч килгәч, коры кул белән кайтып китәсем килми. Туганлашып булмас микән безгә, дим, бикә.
– Без болай да туганнар түгелмени?
– Җырак туганнар икән шул, бикә. Ныграк якынаергае безгә.
– Ничек итеп?
– Минем кызым Тәңкә ошадымы сезгә? – диде Ямгырчы би, сакал-мыегын сыйпаштырып.
Аның бу кыланышы бикәгә никтер: «Мин ошыйммы сиңа?» – дигән сымаграк тоелды.
– Ошады… – диде Койтым бикә, көттереп. – Шулай да син исеңнән чыгарасың, би: сез дә, без дә буртаслар түгел, ата-баба йоласы буенча бездә җегетне кызлар сайламый, кызны җегетләр сайлый.
– Гарәп йоласын тотсам да, мин ата-баба йоласына каршы түгел, – диде Ямгырчы би. – Ата-ананың килешүе язык түгел лә, бикә! Гарәп йоласы буенча…
– Мин ата-баба йоласын[38 - Йола – монда «дин» мәгънәсендә килә.] артыграк күрәм, – диде Койтым бикә, бине бүлдереп.
– Тәңкә – минем бердәнбер кызым, – диде Ямгырчы би. – Ул иректә үсте. Анасыннан иртә ятим калганга, мин аны бернидән тыймадым, кысмадым. Ул да ата-баба йоласын артыграк күрә. Инде менә үзенә кияү сорый. Чын. Үзара гына әйткәндә, шуның өчен алып килдем дә мин аны. Алмыш ханның күзе төшкәнче дип… Сезнең белән килешеп булса…
– Син кемне күз алдында тотасың, би? – диде Койтым бикә, кызыксына төшеп.
– Синнән туган Тотыш угланны күз алдында тотам мин, бикә! – диде Казаяк ыруының башы.
Койтым бикә, телен тешләгәндәй, сүзсез калды.
Әле кайчан гына Койтым кырнак аны – Тотышны карынында йөрткән иде! Нинди авыр булды аңа ул баланы табу! Уналты-унҗиде яшьлек кырнак ул чагында нәрсә генә белә иде соң йөкле булу, тулгак тоту, бала табу турында? Аңа әйткәннәр иде, яшь чагында бала табу җиңелрәк була ул, дигәннәр иде. Белеп әйттеләр микән, белми әйттеләр микән ул сүзне, тик шулай да аңа җиңел булмады ул бала табу. Аныкы үлем белән бер булды. Кендек әби белән Язай имче баланы ярып алдылар, юкса ул аны табалмаган булыр иде. Шулай итеп, аның углы дөньяга Тәңре яраткан капугтан түгел, кеше кулы белән уелган капугтан чыкты. Шуңа да ул бүре булып түгел, арыслан булып үсте![39 - Борынгы заманда кыпчакларда ир бала туса – бүре туды, кыз бала туса – төлке туды, дигәннәр.]
Әйе, арыслан булып үсте… беркем сүзен тыңламыйча, беркемгә баш бирмәенчә… йолаларны, түрәләрне санламыйча… кыргый булып, усал булып үсте. Тугач, аның зурлыгына, көрлегенә таң калдылар. Үсә төшкәч, аның көченә, кыюлыгына… башсызлыгына шаккаттылар. Шушы көнгә тикле ул күпме баланың кулын-аягын имгәтте, күпме ырудашын кан-яшь түктерде! Ыру башының углы булмаган булса, күптән инде аның итен карга, козгын чукыган булыр иде. Ник? Ник шулай ул? Нигә шундый кире, үҗәт, башсыз? Анда, күрәсең, ике төрле кан шулай талашадыр. Әллә Тәңре аны болгарлардан ата-баба каны өчен үч алырга шулай көчле итеп, кыю итеп яратканмы? Әллә… Утташ кам әйткәнчә, туган чакта аның йөзенә явыз Октуган үзенең сасы тынын өргәнме? Тфү! Тфү! Үз каргышы үзенә!
Ни генә булмасын, менә шул Тотышны өйләндерер чак та җиткән! Бу турыда инде быел кыш та сүз булып алган иде. Алар аңа кызын да сайлап куйганнар иде. Күрән бинең Биар ханы белән туганлашасы килә. Биар ханының җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, җитен сүседәй аксыл чәчле сылу Ай-ярукны сорамакчы иде алар. Биар ханына әле кода җибәрелмәгән, тик шулай да төн яктагы бай күршеләр Күрән бинең теләген беләләр булырга тиеш.
– Мин каршы түгел, – диде бикә, беравык тынып утырганнан соң, уйчан гына. – Шулай да өздереп кенә мин берни дә әйтә алмыйм. Анасыннан башка аның әле атасы да бар. Болгарларга каршы яу чыгаргамы-юкмы дигән кебек, бу да бик катлаулы эш.
– Шуның өчен җыен җыеп тормабыз ич? – диде би, көлемсерәп.
– Җыймыйча да булмас, – диде бикә дә, елмаеп, йомшарып. – Кайгырма, ул җыенда миннән башка бары Күрән би генә булыр. Үзем мин ничек тә синең теләгеңне аяк астына салмаска тырышырмын. Монысында инде минемчә булыр!
– Тәңре сезгә чуктин-чук яшь бирсен, байлык, саулык бирсен, гүзәл бикә! Мин иртәгә тагын белешермен, – диде елгыр би, бикә алдында бишкә бөгелеп.
XVII
Өлкәннәр Тотышны шулай башсыз дип, явыз дип уйласалар да, үзен ул бер дә алай дип белми иде. Ул яшь иде, көчле, кыю иде. Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә; нидер эшлисе, кырасы-ватасы килә иде. Аның йөрәге беркайчан да тынгы белми шикелле иде. Шуңа күрә дә ул үзенең көчен, ярсу тойгыларын кая куярга белмичә интегеп бетә иде. Шуңа күрә дә ул, ачуы килеп, йә үзенең яшьтәшләрен тукмап ташлый, йә булмаса, ат атланып чаба, уктан ата, сөңге чөя иде. Инде ул да булмаса, Чулман ярындагы текә кыяларга, биек агач башларына менеп, кош ояларын туздыра, төрле куркыныч уеннар эзләп таба иде.
Яшь угланны гел котыртып торган тыелгысыз көчтән башка тагын икенче бер нәрсә дә бар иде.
Ата-баба йоласы буенча өйләнгәндә, кызның байлыгына, ярлылыгына карамыйлар иде. Чибәрлек, тазалык кызның иң зур байлыгы санала иде. Күрән би үзенең кырнагын хатын иткәч, беркемнең дә моңа исе китмәде. Киресенчә, яшь бикәнең күркәмлеге, матурлыгы бик күпләрнең күңеленә юш килде. Аны өйдә чын күңелдән ярата башладылар, олылый башладылар.
Арада көнчелләр дә табылды. Өлкән хатын Әди Койтым бикәне аеруча яратмады. Баштарак ул кече хатынны күз кырыена да чыгармады: аңа төрле яман сүзләр белән эндәште, әледән-әле кырнаклыгы белән йөзен ертты, аннары ничек тә аннан авыр, пычрак эшләрне генә эшләтергә тырышты. Шук, таза Тотышка исә бигрәк тә нык эләкте. Кеше күрмәгәндә, ул аны сугып та җибәрде, тибеп тә җибәрде. Өлкәннәр арасында, баланың яшьтәшләре арасында ул аңа карата күрәләтә саксызлык, салкынлык күрсәтте.
Куркытылган, исен җыеп өлгермәгән яшь бикә үзен дә, баласын да чын-чынлап яклый алмады. Яңа җирдә, яңа ыруда, яңа өйдә ул Әдидән генә түгел, аның башка кардәшләреннән дә, шулай ук үз иреннән дә өркеп яшәде. Тумыштан булган кыюлык, иркенлек тойгысы аңа бик әкрен кире кайтты, шактый соңлап кайтты.
Куркып-өркеп, кыерсытылып яшәгән ананың углы да баштарак куркып-өркеп үсте. Аннан да бигрәк, ул үзенең «кырнак баласы», «кимчелекле бала» икәнлеген аңлап үсте. Аның моңа ачуы килде, күңеле кырылды. Аның үч аласы килде, үги анасы Әдидән, әледән-әле үзен кыерсыткан туганнарыннан, яшьтәшләреннән бик каты итеп үч аласы килде. Күкрәгендә, беләгендә көч барлыгын тоя башлагач, ул, бер дә юктан кабынып китәргә генә торган ярсуына, кимсенү тойгысына ирек биреп, үзен кыерсытучыларны еш кына тәпәләп тә ташлады. Кыйналган яшьтәшләренең шулай ук ачулары килде. Алар, аның юкка-барга үртәлүен күреп, тагын да ныграк үчекләделәр. Соңга таба, Тотыш углан үсә төшкәч, аның туганнарының телендә «юлбасар», «башкисәр» кебек сүзләр ешрак кабатлана башлады. Андый сүзләрне өлкәннәр дә бик теләп кабатладылар.
Шулай үсә-үсә, бала күңеленә кара кан укмашты. Әле ул төшенкелеккә бирелде, әле аранын җимереп качкан яшь айгырдай тилереп йөрде. Үз яшьтәшләре арасында аның якын беркеме дә булмады. Унбишләп туганы янында ул үзен ялгыз сизде. Аны бары үз анасы гына яратты. Турыдан-туры читкә какмаса да, Күрән би дә, күрәсең, башкаларның йогынтысына бирелеп, үзенең «юлбасар» углына карата шактый кырыс булды.
Өлкән хатын Әди кинәт чирләп киткәч, Әдинең кулыннан эш китә башлагач, Койтым бикә башын күтәрде. Бинең үзен башкаларга караганда ныграк яратканлыгын ул инде күптән белеп, тоеп килә иде. Бу аңа икеләтә көч бирде. Ул инде үзен дә, углын да юкка-барга кыерсыттырмый башлады. Киресенчә, элеккеләрнең үчен кайтарырга теләп, көндәшләрен әкренләп-әкренләп үз кулына ала барды. Әди үлмәс борын ук инде ул өй эчендә баш булып өлгергән иде.
Әйе, искәрмәстән Койтым бикә бөтенесен үз кулына алды. Тик Тотышны гына ул тулысынча буйсындыра алмады. Үсмер Тотыш, җегет Тотыш, беркемгә дә баш имичә, койрык тоттырмыйча, үз көенчә яши бирде. Элеккеге ачы тойгыларга, үпкә-әрнүләргә яшьлек тилелеге, яшьлек кайнарлыгы өстәлде. Яшьтәшләр дә, өлкәннәр дә әле булса аңа чит кеше, ят кеше итебрәк карауларында булдылар. Әле булса ул моны сизеп-тоеп яшәде, әле булса үзен никтер, ни өчендер кыерсытылган итеп белде.
Атасы аңа быел беренче тапкыр ышанып эш йөкләде: кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле йөк мал белән төн кешеләренә сату-алуга барды. Атасы аны юри җибәрде, сынап карау өчен… Аннары ул аның көченә, кыюлыгына да ышанды. Шулай ук аның бу углында баш та юк түгел иде.
Кыш көнендә бер дә кояш чыкмый торган дөм караңгы төн иленнән, боз иленнән Тотыш углан биш ай дигәндә кире кайтып төште. Чаналарга таудай тире төяп, бер тиенен, бер кешесен, бер этен дә югалтмыйча, баеп, кырысланып, олыгаеп кайтып төште. Моңа тикле «шар тибүдән» башканы белмәгән «башкисәр», «юлбасар» угланның исән-аман кайтып керүен күреп, бөтен катауның исе китте. Ата белән ананың исә куанычы эченә сыймады. «Булдырдың, углым! – диде аңа атасы. – Синең кебек чакта атай мине дә шулай мал белән җибәргәние. Каты буранга юлыгып, этләрне, йөкләрне югалтып, кешеләрне туздырып, ярты юлдан кире кайттым. Болай булгач, атаңны уздырдың, углым».
Атасыннан мондый мактау сүзләре ишетеп, Тотыш угланның күзләренә яшь килде. Туганнан бирле бу аның атасыннан гына түгел, анасыннан кала барлык өлкәннәрдән ишеткән беренче мактау сүзе булгандыр. Ата белән угыл арасындагы салкынлык, кырыслык шул көннән соң әйтерсең мәңге юкка чыкты. Шул көннән соң Тотыш углан атасына Тәңрегә табынган кебек табына башлады.
Ул әйтерсең кинәт үсеп китте. Күңеле белән, уй-теләкләре белән үсеп китте. Ул үзен өлкәннәргә тиң итеп, алар эшли алган барлык эшләрне эшләрдәй чын ир итеп тоя башлады. Атасы белән анасының киләсе көзгә Биар ханының кызына өйләндерергә җыенуларын белгәч, аның чын-чынлап түбәсе күккә тиде. Тиздән, тиздән ул өйле, хатынлы ир кеше булачак! Тиздән, тиздән ул да кеше арасына кереп, үзенең сүзен әйтә алачак – аның белән санлаша башлаячаклар! Барлык ирләр кебек, ул да киңәшләрдә, җыенда катнаша алачак, кулына корал тотып, сакта-каравылда торачак. Кем итәр икән аны атасы – каравыл башымы, агычымы[40 - Агычы – хәзинәче.], амбарчымы, битекчеме[41 - Битекче – язу-сызу эшләрен алып баручы.]? Субашы булырга ул әле яшь. Түрә[42 - Түрә – билгеле бер кагыйдәләр җыелмасы, закон.] буенча яшьләрне андый зур эшкә куймыйлар. Моның өчен яуда катнашырга, үз-үзеңне батыр итеп, башлы, белекле итеп күрсәтергә кирәк. Әлегә кечкенә алай[43 - Алай – гаскәри төркем, отряд.] башы булып торсаң да ярый. Әллә соң сатучы итәр микән аны атасы? Анысы да яхшы булачак. Товар белән тагын төн кешеләренәме, Хазаргамы җибәрер. Җибәрсен! Чит илләрдә, чит телләр, чит кешеләр арасында күңелле. Анда бик кызык. Ят нәрсәләр күрәсең, ят азыклар ашыйсың.
Әллә көчле чирү[44 - Чирү – гаскәр.] туплап, болгарларга каршы яу җибәрер микән соң аны атасы? Ике сүзнең берендә тиккә генә болгарларны, Алмыш ханны яман итеп телгә алмыйлардыр ич! Атасы ирек бирсә, болгарларның тетмәсен тетәр иде ул, урдаларын, авылларын көлгә әйләндерер, барлык ирләрен Итилгә тутырыр иде. Ул бары тик чибәр кызларны гына кызганыр иде. Аларны ул, коллар итеп, Кызыл Ярга алып кайтыр иде.
Яшь җегет еш кына шулай уйланды. Кулга төшерелгән чибәр кызларны, хатыннарны, алтын-көмешне каекларга төяп, күңеленнән катауга кайтып кергәч, аның күз аллары томаланды. Уйлары буталды. Шуннан соң нишләячәген ул ачык кына күз алдына китерә дә алмады. Барлык теләкләр, татлы уйлар иң ахырда бары бер нәрсәгә – ир буласы, зур кеше буласы килүгә кайтып калды. Шул бер теләгенә иреште исә, никтер бөтен нәрсә үзгәрер, бөтен нәрсә бары ул теләгәнчә генә булыр шикелле тоелды.
Көтмәгәндә Ямгырчы бинең килеп төшүе, акбүреләрне болгарларга каршы яуга өндәве Тотыш угланны канатландырып җибәрде. Ул инде үзен чын-чынлап яуда итеп күрә башлады. Ыру аксакалларының киңәше төкәнгәнне ул киеренке бер түземсезлек белән көтте. Аларның яу яклы булачагына ул әз генә дә шикләнмәде. Тик аксакаллар киңәше ул көткәнчә төкәнмәде. Шуннан соң ул бар ышанычын җыенга баглады. Инде җыен да баш тартса, ул чагында… ул чагында… Юк, булмас! Акбүреләр болгарлардан үч алырга тиешләр, акбүреләр борынгы атакларын кайтарырга тиешләр! Җыен каршы килсә, ул берүзе китәчәк, Ямгырчы би белән! Бөтен ыруга каршы ул берүзе сугышачак!
Түрә буенча, йола буенча, ыруга кагылышлы эшләрне тикшергәндә, балалар катнаша алмыйлар иде. Тотыш моны бик яхшы белә иде. Шулай да ул, кайгылы башын иеп, атасы янына керде, аның үзен җыенда катнаштыруын үтенде.
Бу көннәрдә бинең чырае аеруча караңгы иде. Ул әле изге нарат янындагы күренешне дә онытмаган иде. Ук-җәя барлап, кылыч кайрап йөргән белексез углын ул пыр туздырып чыгарды.
– Мин синнән дә, туганнарыңнан да, аналарыңнан да, ырудагы барлык кешеләрдән дә олырак, – диде ул углына. – Мин бары ырудан, түрәдән, ата-баба йоласыннан гына олырак түгел. Син ырудан да, түрәдән дә, йоладан да… атаңнан да олырак булмакчы буласыңмы?
– Мин синнән олы булырга тырышмыйм, атам! – диде Тотыш углан, тезләнеп.
– Бар, күземә күренмә! – диде Күрән би. – Бер генә каршы сүз әйтсәң дә… Игелексез!
XVIII
Тотыш угланның җыены шуның белән төкәнде. Атасының тупаслыгы яшь җегетнең кытыгына килеп тиде. Йомыла башлаган күңел ярасы яңадан ачылды. Яңадан ул үзен читкә тибәрелгән, кимсетелгән итеп тойды. Аның тагын бар нәрсәгә ачуы килде, аның тагын кемнәрдәндер үч аласы килде. Йолдыз-кашканың йолыкка биреләсен белгән көнне дә аның бу тикле күңеле кырылмаган иде бугай.
Атасы яныннан ул туры атлар абзарына ашыкты. Күзенә күренгән беренче атка атланды да, кояшта кызынып утырган карт-корыга, судан кайтучы хатын-кызга пычрак су, ләпек чәчрәтеп, чыбыркысы белән атын яра-яра, Басу-капка ягына чапты.
Капка сакчылары ерактан ук аны күреп алдылар, туктатмакчы булып, аның юлына аркылы төштеләр. Капка ачык, күперләр төшерелгән иде, шулай да тикшерми-сорамый беркемне дә кертмиләр дә, чыгармыйлар да иде.
– Кит юлдан! – дип кычкырды Тотыш углан сакчыларга.
Атның йөгәненә тотынырга чамалаган Талутка ул, бар көченә кизәнеп, чыбыркы белән салды. Талут чинап җибәрде, тезгенгә сузылган кулын тиз генә тартып алды да чыбыркы очы тигән күзен учы белән каплады. Тавышка йөгереп башка сакчылар килеп җитте. Би углының холкын белгәнгә, алар аңа ныклап торып каршы килергә батырчылык итмәделәр.
– Китегез, кит! Берегезне калдырмый турап бетерәм! – дип кычкырды ярсыган яшь җегет, кылычын кыныдан суырып.
Сакчылар шундук як-якка сибелделәр, сүгенү, мыгырдану тавышлары ишетелде. Тотыш углан, җилдәй очып, капкадан, күпердән чыкты да басу ягына элдерде. Аның артыннан тик күпер яркакларының дөпелдәгән тавышлары гына гүләп калды да, ат тоягыннан каты балчыклар гына чәчрәде.
– Йа Тәңрем! Эт урынына да күрмиләр без караларны! – диде Талут, ачынып.
– Азынды! Түрәне санламый, атасын тыңламый, – диде сакчыларның берсе, сукранып.
– Би углына ничек телең бара? – диде икенчесе.
– Бара шул! – диде беренче сакчы. – Мин әле аны җыенда әйтәм… бөтен ыру алдында. Теңкәне корытты инде, эттән туган! Китсен әнә Тәңре катына! Муенына элмәк салып, асып куйсыннар агач башына.
– Юк, әйтмәссең, – диде икенче сакчы тыныч кына. – Әйтсәң, үзең дә Тәңре катына юлларсың. Синең дә языкларың җитәрлек.
Кичкә таба, караңгы төшә башлаганда, арып-алҗып, Җирәнкәйне эштән чыгарып, Тотыш углан катауга әйләнеп кайтты.
– Атайга әйтмәдегезме? – диде ул көчсез, кызганыч бер өн белән.
– Юк, Тотыш, әйтмәдек, – диделәр сакчылар. – Юкка кыздың баягынак. Талут күзсез калды.
– Кичерсен мине, – диде Тотыш, үкенү белдереп.
Куеныннан берничә акча алып, ул сакчыларга ыргытты.
– Талутка әйтегез: анай янына барсын – теләгәнен алыр.
– Әйтербез, Тотыш, әйтербез, – диештеләр сакчылар.
– Җыен беттеме? – диде Тотыш.
– Беткән. Яу булмаячак, – диделәр сакчылар, куанып.
Яшь җегетнең болай да бозылган йөзе тагын да ныграк бозылды. Сакчыларга ул бүтән эндәшмәде.
Ул өйгә кайтып кергәндә, аның энеләре, сеңелләре, пыр тузып, шаулашып, күз бәйләш уйнап яталар иде. Учакта төтәп кисәү башы яна, – шуңа күрәдер, ахрысы, өй эченә бераз гына әчкелтем ис чыккан иде. Балаларны караучы карчык өйдә юк иде. Күрәсең, ул чыгып киткән, йә булмаса, күрше бүлмәдә йокы симертә иде.
Балалар, уеннарын онытып, Тотышны сарып алдылар.
– Тотыш кайтты, Тотыш!
– Ашка өлгермәдең!
– Кайда йөрдең? – диештеләр аның туганнары, төрлесе төрле яктан кычкырып, шаулашып.
Шушы ыбыр-чыбыр арасына кайтып керү белән, кайчан гына булмасын, Тотыш үзенең балалыгыннан оялу, тартыну кебек бернәрсә тоя иде. «Балалар өе» дип йөртелгән бу өйдә иң зурысы ул иде. Аның белән бергә тукмашып үскән туганнары инде барысы да аерым яшиләр – өйләнгәннәр, йә булмаса, кияүгә чыкканнар иде.
Үзенең аягына-кулына уралган, өстенә менгән, башына атланган, чыр-чу килгән энеләренә, сеңелләренә бүген аның аеруча ачуы килде. Ул аларның кайсын кая төртеп, этеп җибәрде дә, билендәге кылычын салып, бала-чага буе җитмәслек биек чөйгә элеп куйды. Төн кешеләренә җибәрер алдыннан кылычны аңа атасы бүләк итеп биргән иде.
Балалар, кайсы шүрләп, кайсы үпкәләп, кинәт кенә тынып калдылар; күзләрен уттай елтыратып, борыннарын тарткалап, зур, усал абыйларының чишенгәнен күзәтеп тора башладылар.
– Абый, без бүген кыздырылган балык белән ботка ашадык, бал эчтек! – диде берсе, абыйсының күңелен тапмакчы булып.
– Абый, инәкәй сиңа да алып кайтты. Учак янында, чүлмәктә, – диде икенчесе.
– Кая, китерегез монда, – диде абый кеше.
Балалар, бер-берсен уздырырга тырышып, шундук учак янына ташландылар, кулларын пешереп, бер чүлмәкне биш-алтысы берьюлы тотып, абыйлары алдына китереп тә утырттылар. Күп тә үтмәде, балаларның күңеле яңадан күтәрелеп китте. Кырыс абыйларын онытып, алар тагын уйнарга керешеп киттеләр. Тотыш, киез өстенә, тәбәнәк табын янына утырып, үзенә дип куелган азыкларны ашады.
Ашагач-эчкәч, ул тынычланып калды. Учак янында беравык тынып утырды да, кызыксынып, кечкенә туганнарының уенына карап тора башлады. Шул чакны ул балалар арасында, ярым караңгыда ниндидер ят кыз күреп алды. Баягынак ишектән килеп кергәч тә аңа өй эчендә нишләптер кеше күбәеп киткән шикеллерәк тоелган иде, аннары таныш чыр-чу арасында ят тавыш та ишетелгәндәй булган иде. Теге Ямгырчы би кызы ич бу. Менә кем кергән икән аларга! Моңарчы ул аны читтән генә күреп калган иде. Озынча ак битле, кара кашлы бу чандыр кызның күз карашы учак җылысы кебек җылы да, ягымлы да иде.
– Абый, бу – Тәңкә! Кунак кызы! – диештеләр энеләр-сеңелләр, абыйларының ят кызга карап торуын күреп.
– Исәнме, Тотыш, – диде кыз, йомшак кына, оялчан гына елмаеп.
– Исәнме, Тәңкә, – диде Тотыш.
XIX
Кунак кызы Тәңкәгә аерым киез өй корылган иде. Ул анда өлкән яшьтәге бер асрау белән тора иде. Төн уртасы якынлашып, балаларның кайсы йокыга киткәч, кайсы уеннан арып-талып йокыга җыена башлагач, Тәңкә дә үз өенә кайтып китмәкче булды.
– Кал бездә генә! – диде Тотышның Айсылу атлы зур сеңлесе.
– Кал, кал, бергә йокларбыз!
– Әкият сөйләшербез! – диештеләр башкалар да.
Ярым караңгыда Тотыш кунак кызның беләгеннән тотып алды да, колагына пышылдап:
– Калма! Үзем озатып куям, – диде.
Пышылдаган чакта аның маңгае кызның кайнар чигәсенә тиеп китте. Кыз берни әйтмәде. Тотышка ул озак, бик озак эндәшми торды шикелле тоелды.