banner banner banner
Итил суы ака торур / Итиль река течет
Итил суы ака торур / Итиль река течет
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Итил суы ака торур / Итиль река течет

скачать книгу бесплатно

Акбүреләр тыелып кына көлешеп алдылар. Үзенең ипсезлегеннән Ямгырчы би үзе дә көлеп куйган булды. Кинәт аның теле тотлыккандай булды. «Гарәпләр бездән белеклерәк – хатын-кызның урыны ирләр белән бергә түгел, аның урыны чыбылдык артында!» – дип уйлады ул үзалдына.

Сүзне ул бик ерактан башлады: ике ыруның борынгыда бер-берсенә кардәш булуларын, элекке иркен тормышны, Ак хан, Кара хан турындагы бабайлар сүзен – барысын да искә төшерде дә әкрен-әкренләп бүгенге көнгә күчте. Акбүреләр аны тыныч кына тыңлап утырдылар.

– Син, Күрән би, базарганнарны көтәсең булыр? – диде ул кинәт болай гына, сүз арасында гына сөйләнгән сыман. – Көтмә. Быел алар килмәячәк.

Акбүреләрнең колаклары үрә торды.

– Ник килмәсләр икән? – диде Күрән би.

Олы кунак беравык көттерергә кирәк тапты. Аннары әкрен генә, үз-үзенә ышанып:

– Алмыш хан сезне… безне буып үтермәкче була, – диде.

Өй эчендә, сүнәр-сүнмәс янган учак янында, тагын да ныграк тынлык урнашты.

– Ничегрәк бумакчы була инде ул… аты коргыры… ни… Алмыш хан? – диде Майчан аксакал, бераздан исен җыеп. Ямгырчы би, күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, тынып утыргандай итте дә, тагын да ерактан урамакчы булып:

– Моңарчы сез иректә яшәдегез… – диде.

– Без әле дә иректә, – диде Котан углан, аның сүзен бүлеп.

Аның шулай кирәкмәгәндә өлкәннәр сүзенә кысыла торган бер тыйнаксызлыгы бар иде.

– Иректәсен иректә дә… – диде Ямгырчы би, Котан угланга каршы килеп. – Сату-алусыз, сартларсыз ирекнең кемгә кирәге бар?

Акбүреләр җиңелчә генә гөрләшеп алдылар.

– Сартларга да, Алмышка да безнең кендек бәйләнмәгән, – диде Күрән би, кисәк кенә авырта башлаган эчен тотып. – Кендек безнең үз җиребездә. Сартлар килмәсә, без үзебез барырбыз аларга!

– Коры җирдәнме? – диде Ямгырчы би, күрәләтә шикләнү белдереп. – Тау-ташлар, сазлык-баткаклар ашамы? Үз җирегездән чыгу белән, сезне башкыртлар кырып ташлаячак.

– Ташламаячак! – диде Күрән би, үртәлеп. – Элек тә булган мондый эшләр. Безнең бабайлар коры җирдән барганнар көньякка. Күп көч белән. Ник безгә бармаска?! Ул тиреләрне су төбенә салмам ла мин!

Быел астан базарганнар килмәгәнгә аның эчтән януын, тик тыштан гына мыс бирмәскә тырышуын Ямгырчы би сизми калмады.

– Көньякка булмаса, төньякка барырга була! – диде тиктормас Котан углан, атасын яклап. – Йура[25 - Йура – Печора елгасы белән төньяк Урал арасында яшәгән халык. Хантларның (остякларның) һәм мансиларның борынгы бабалары. Шул халык яшәгән җир дә Йура дип аталган.], Уйсу[26 - Уйсу (Вису) – Ладога күле белән Ак күл (Белое озеро) арасында яшәгән борынгы халык һәм шул халык яшәгән җир; хәзерге вакытта кечкенә вепс халкын шул вису (уйсу) халкының калдыгы дип уйлыйлар.] аша Урыска[27 - Урыс – борынгы Русь һәм гомумән Рус иле.], Франкка[28 - Франк – гомумән, көнбатыш Европа илләре.].

Үтә белексез сүз сөйләгән кешегә караган кебек, барысы да аңа аптырап, исләре китеп карадылар.

– Өлкәннәр сөйләгәнне тыңлап кына утырсагыз яхшы булмасмы? – диде Койтым бикә үги углына кырыс кына.

– Ышанам сүзеңә, Күрән би, – диде Ямгырчы би, өзелгән сүзен ялгап, – ата-баба йөргән юл булгач анысы… Шулай да ата-баба юлы белән генә йөреп булмый. Безгә инде, өнендә яткан аю кебек, урман арасында качып-посып ятарга ярамый. Болгарлардан куркып, инде туганлыкны да онытып бетердек: бер-беребезгә барышмыйбыз, килешмибез… Йортың-илең белән кырылып ятсаң да, сиңа булышка кул сузучы беркем юк.

Акбүреләр, башларын иеп, тыңлап утыруларында булдылар. Кая бора соң бу сүзне? Ни әйтмәкче була бу шулай да?

– Нәрсә булган Болгарга, Алмыш хан нишләмәкче була дисезме? – диде Ямгырчы би, тәмләп кенә яңадан сүзгә башлап. – Монда эш Алмышта гына түгел – Хазарда. Итил торада[29 - Тора – шәһәр, торак.] эшләр елдан-ел чуала бара. Җөфүтләр бөек Хазар йортны җыкка терәделәр. Тәңренең каргышы төште изге Хазар каганына. Ел саен корылык. Көтүлекләрен ком баса. Карасы ачтан интегә, аксөякләр үзара талаша. Быел яз да биш меңләп кешесе Итил буйлап югары менделәр. Алмыш ханнан торыр җир сорадылар. Бер яктан Рум кыса, икенче яктан Хәрәзем кыса, угызлар, бәҗәнәкләр тынгы бирми, Куябыда урыслар бычкы[30 - Бычкы – туры кылыч.] кайрыйлар. Инде килеп, монда Алмыш хан көчәеп бара. Эшләр болай барса, бөек Хазар йорт көяләгән тире кебек таркалып юкка чыгачак.

– Бирсен Тәңрем! – диде Котан углан, кулларын югары күтәреп.

– Ашыкма! – диде Ямгырчы би коры гына. – Хазар йорт таркалганнан безгә ассу[31 - Ассу – файда.] юк.

– Нишләп булмасын? – диде тыйнаксыз углан.

– Шундый бөек йорт таркалса, ата – улны, ана кызны белмәс, – диде Ямгырчы би. – Үзара ызгыш-талаш башланачак, яу артыннан яу китәр. Әйе, безнең ишеләргә ассу юк. Алмыш ханга бар!

Ямгырчы би авыр сулап куйды. Күрән би аңа чүлмәктән ачы бал агызып бирде.

– Муенындагы муенчагы бушый башлаганга сикерә дә Алмыш хан, – диде Ямгырчы би, эчеп җибәргәч, нечкә, матур мыегын сыпырып. – Үзенең муенындагы муенчагын алып ташладымы, шундук ул аны безгә кидерәчәк: сезгә, миңа… Биләр, Суарга… Булдыралса – Биарга…

– Син, Ямгырчы би, тыңлап-тыңлап торам да, кыек сөйлисең! – диде кинәт Койтым бикә, кунакның сүзен бүлеп. – Алмыш хан инде күптән сиңа муенчак кидергән. Акбүрегә әле кидерәсе бар!

Күрән би, күңеле булып, хатынына ягымлы күз карашы ташлап алды. Кунак, сүзеннән бүленеп, тотлыгып калды, аннары мыскыллы гына көлемсерәде дә, Койтым бикәгә карап:

– Син дә бик үк турысын сөйләмисең, бикә, – диде. – Сезнең муенга да муенчак күптән салынган. Муенчак кына да түгел – богау!

– Болгарлар муенчагын өзеп ташлаганга быел дүртенче ел китте, би! – диде аңа каршы Койтым бикә.

– Сартларны үз теләкләре белән килмәгәннәрдер дисезме? – диде Ямгырчы би, башлап та очланмаган сүзенә яңадан тотынып. – Юк, бикә, аларны монда Алмыш хан җибәрмәде. Алмыш! Юл бикле, Чулман ябык! Менә шул була инде ул муенчак, Койтым бикә!

– Сартлар сиңа да килмәдеме? – диде Күрән би.

– Миңа да, – диде Ямгырчы би. – Ага-базар миңа якын. Мин аларны көтеп ятмадым. Сезнең эшләр башкачарак. Чулман баш бирми, Чулман калан түләми. Шуңа ачу итеп, быел Алмыш хан барлык сатучыларны Итил буйлап югары җибәрде… үзенә буйсынган ыруларга.

– Ярар, шулай да булсын, – диде Майчан аксакал. – Монда ятып без берни белмибез. Читтән килгән сатучылар ни диләр соң? Сату-алу безгә генә түгел, аларга да кирәк ич! Быел сартлар безгә килмәс, җәрингә Болгарга килмәс. Базар эшләмәсә… ни… аты коргыры… кем… Алмыш ханга акча каян килер?

– Шула-ай! – диештеләр акбүреләр, аксакалны яклап.

– Күреп торам: син миңа яңалыклар алып килгәнсең, – диде Күрән би кунакка. – Шулай да турысын гына әйт, уең ни?

Ямгырчы би җентекләп акбүреләргә карап чыкты, тирән итеп тын алды да:

– Уем шул, – диде, – Алмыш хан көчәйгәнче, безгә берләшергә кирәк, Күрән би! Без – Ак хан токымнары! Бөтен Чулман бер булып, безгә болгарларга каршы чыгарга кирәк. Бүре безне берәм-берәм тотып ашаганчы, тупланып, безгә аның үзен ашарга кирәк! Менә шуңа килдем дә мин сезгә, туганнар, акбүреләр. Сез көчле, бай. Бөтен Чулман буенда сезнең кебек көчле ыру юк. Сез кузгалсагыз, башкалары да кузгалачак.

– Алай микән? – диде Күрән би, эчен уып.

– Алай! – диде Ямгырчы би. – Күтәр байрагыңны, күтәр кылычыңны, Күрән би! Бөтен Чулман синең кул астыңа җыелачак. Синең тамырларда, минем тамырларда изге бабайлар каны ага. Борынгы ханлык тамыры турыдан-туры безгә тоташа. Мин сине үземнән өстен итеп, өлкән итеп таныйм, Күрән би!

– Таныйбыз, таныйбыз! – диделәр Ямгырчы бинең юлдашлары.

– Болгарларның муенын сындырсак, Иске йортның… Чулман йортның ханы ясыйбыз сине, Күрән би! – диде Ямгырчы би.

– Ясыйбыз, ясыйбыз! – диделәр аның юлдашлары.

XIII

Күзләре уттай янган акбүреләр, тынычсызланып, утырган урыннарында кыймылдашып алдылар. Берсе елмайды, икенчесе кашларын җыерды, өченчесе җилкәсен кашыды. Күрән би әлегә берни эндәшмәде. Ул яңадан чүлмәгенә тотынды, онытылып, ачы бал тулы аякны эчеп җибәрде, аннары кунакларны, ырудашларын сыйлады.

Төн урталарында кунаклар кайту ягына кузгала башладылар. Ишек артында, ярым караңгы бүлмәдә, йокымсырап, аларны кырнаклар көтеп утыра иде. Кол кызлар Ямгырчы бигә, аның юлдашларына киенергә булыштылар. Кызларны күрү белән, кызмача Ямгырчы би чын-чынлап исереп китте: як-якка чайкалган булды, бәйләнешсез сүзләр сөйләде.

– Бер теләгең үтәлер, Ямгырчы би, – диде Күрән би, көлемсерәп. – Кызларның берсен үз яныңа алырсың. Икенче теләгең үтәлерме-юкмы – анысын үзара уйлашкач әйтербез.

Күрән би кунакларга, үз кешеләренә тыныч йокы теләде дә кунарга Койтым бикә белән аның аерым өенә китте.

Башкаларга тыныч йокы теләсә дә, ул үзе бик озак тынычлана алмый ятты.

Хан булырга! Чулман-Итил йортның башы булырга! Мондый уйның килеп караганы булды микән берәр тапкыр аның күңеленә? Әйе, яшь чагында ул да уйламады түгел. Ул да болгарларны Чулман, Итил буйларыннан себереп түгү, бабайлар сөйләгән ниндидер Ак хан йортын аякка бастыру турында татлы уйлар уйламады түгел. Ул алай уйланып кына да калмады, ныклап торып сугышка да җыена башлап, күршеләренә итәк астыннан ут җибәрде. Тач Ямгырчы би кебек коткы таратып йөрде! Чулман биләре каршы килмәделәр, тик шулай да сикереп тә төшмәделәр. Аннан-моннан ике-өч мең кеше җыеп, ул каекларда Чулман тамагына төште. Анда алар, коры җиргә чыгып, ат менделәр, болгарларга каршы яу чаптылар. Ямгырчы бинең атасы Кылыч би ул чакта беркемгә катнашмыйча читтә калды. Әйе, орыштылар… җиңелделәр… Биш йөздән артык кеше җирдә ятып калды.

Шула-ай… Кайчандыр ул да тилереп йөрде. Болгарлар кирәген биреп кайтаргач, шуннан соң беркайчан да үзенең катавыннан ул якка борын тыгып карамады. Кая ул! Кайчагында тик урман арасындагы арларга яу чапты да бер-ике тапкыр биарларны талап кайтты. Соңгы елларда анысы да онытылды. Ни әйтсәң дә, картаелды. Менә ничә ел инде ул күршеләре белән тату гына, тыныч кына яшәп ята.

Ник кычытынып йөри соң әле бу Ямгырчы би? Казаяк ыруының башы аны – Күрән бине – хан ясарга килгән. Нинди җиңел икән ул хан булуы! Юк, булмый ул алай! Тора салып беркемнең дә икенче берәүгә буйсынып яшисе килми. Әле ул Алмыш ханга буйсынып яши, инде аның никтер Күрән ханга буйсынасы килә. Юк, булмыйрак торсын әле! Ямгырчы бинең астына су йөгергән – менә нигә килгән ул монда! Аңа никтер булыш кирәк, Акбүренең көче, байлыгы кирәк. Туп-туры әйтергә аның кыюлыгы җитми. Күрәсең, болгарлар аның үзенә яныйлардыр, аның үзенең Алмыш хан белән алыш-биреш ясыйсы бардыр. Менә шунда инде үзенең ерак туганын исенә төшергән дә ул. Юк-юк, алдыннан арты яхшы. Үгезе үлгән, уртагыннан аерылган. Казаяклар өчен кан коярга монда… акбүреләрнең башына тай типмәгән. Кирәк икән, сугышсын үзе. Монда беркем үтеп керә алмаячак. Монда килеп җиткәнче әле Алмыш ханнарга иксез-чиксез киртәләрне җимерергә туры киләчәк. Алмыш хан Шилке түгел. Су юлы белән монда тикле җитәргә аның каеклары юк. Коры җирдән килергә ул беркайчан да батырчылык итмәячәк.

Икенче көнне иртән ыру башы иң якын агай-энене, аксакалларны үзенең ак өенә киңәшкә чакырды. Киңәштә бары ирләр генә катнашты – яу эше тулысынча алар кулында иде. Киңәш озакка сузылды. Беркайчан да зур сугыш-орыш күрмәгән яшьләр бүгеннән үк болгарларга каршы тупланырга, яу чабарга кирәк, диделәр. Өлкәннәр каршы килде. Майчан аксакал әйтте, үзеңә килеп ябышмыйча торып, болгарларга каршы кылыч күтәрү ул башсызлык булачак, диде; Чулман иле таркау, аны инде Ямгырчы би дә, Күрән би дә туплый алмаячак, диде; угызлар безгә булышка килмәячәк – Алмыш хан аларның кияве, башкыртлар ышанычсыз – беркөнне алар синең яклы, икенче көнне болгар яклы, диде; Суар, Биләр бездән ерак, Биарның үз кайгысы кайгы, диде.

Күрән би дә Майчан аксакалны яклады. Сугышка атлыгып торган яшьләр – шулар арасында Акбога белән Котан да инде бирелә башлаганнар иде, шул чакны Утташ камның тавышы ишетелде.

Утташ кам яшьләрне яклады. Ул әйтте, Ямгырчы би шултикле ерак җирдән тикмәгә генә килеп йөрмәс, диде; Күрән би баш булырга теләми икән, Ямгырчы бине хан дип танырга да барысын аңа ышанып тапшырырга кирәк, диде; ул яшьрәк, көчлерәк, диде; болгарлар аны-моны сизенгәнче, тупланып, көч җыеп алсак, олуг Тәңре белән, изге ияләр белән без аларның үзләрен туздырырбыз, диде; менә шулай кулны кушырып утырсак, көннәрдән бер көнне Алмыш хан, атасы Шилке кебек, монда да килеп җитәр, безнең бугаздан алыр, диде; ата-баба йоласы аяк астына салып таптаган Алмыш ханга каршы изге яуга кузгалыгыз, акбүреләр! диде.

Башка чакта мондый эшләргә бик үк катышмый торган камның шулай кайнарланып яуга өндәве өлкәннәрне шактый аптырашта калдырды. Яшьләр исә башларын югарырак күтәрделәр. Ыру башының эче пошып куйды. Утташ камның бары тик үзенә – ыру башына каршы коткы тарату, яшьләр алдында аның абруен төшерү өчен генә шулай ут белән уйнавын Күрән би яхшы төшенде. Кара нинди явыз, кара нинди мәкерле!

Күрән бинең чырае бозылды.

– Уртак сүз табылмады, – диде ул үзенең ырудашларына. – Җыен җыярбыз.

Шул ук көнне Күрән би Акбүренең өлкәннәрен – аксакалларны, авыл башларын чакырып тартыклар[32 - Тартык – ханга, бигә буйсынган кешеләрне ашыгыч рәвештә ханга, бигә чакыртып алу өчен җибәрелгән махсус кеше.] җибәрде. Җыенга шулай ук игенчеләр, балыкчылар, аучылар, юллардагы, чик буйларындагы, яр буйларындагы каравыл башлары да чакырылды. Икенче көн туды дигәндә, чакырылган кешеләрнең барысы да катауга җыелып бетте. Җыенны урданың тышкы ягында, калку үр өстенә корылган йөз кеше сыйдырышлы киез өй эчендә ясадылар. Җыен киңәшкә караганда да шау-шулырак булды. Яшьләр, Утташ кам яклылар яуга чакырдылар. Картраклар, куркаграклар, шулай ук белеклерәкләр бер дә юктан ут белән шаярмаска өндәделәр. Безне әлегә кысучы юк, безгә җир-су җитә. Чулманда – балыкның, урманда киекнең беткәне юк, тыныч кына яшәп ятыйк, диделәр.

Күпчелек картларны, куркагракларны, шулай ук белеклерәкләрне тыңлады. Акбүре ыруы болгарларга каршы яу чыгудан баш тартты.

«Җыясы азыгым, эчәсе суым бетмәгән икән әле! Инде тынычлап йокларга да була», – дип уйлады Күрән би, җиңел сулап.

XIV

Казаяклар акбүреләрнең соңгы сүзен аяк өсте тыңлап тордылар. Җыенның нинди карарга килүен ишеткәч тә, кунакларның йөзләре бозылды. Арысландай алып Күрән би дә яудан баш тарткач, бүтәннәргә ни сан?! Бозылды дөнья. Ак хан токымының күкрәгендә ялкын сүнде, арыслан дигәннәре сычкан булып чыкты. Барысы да үзенчә генә яшәргә, качып-посып яшәргә тырыша. Ил турында, бөек ата-бабаларның даны турында кайгыртырдай беркем калмады.

Күңеле кырылган Ямгырчы би Күрән бигә шундыйрак үпкә сүзләрен әйтте. Шул ук көнне ул юлга чыкмакчы булды. Акбүре ыруының башы аны болай үпкәләгән килеш кайтарып җибәрергә теләмәде. Ул аны тагын бераз кунак булырга үгетләде.

Чынында Ямгырчы би болай гына үпкәләгән булып кыланды. Аның әле бер дә буш кул белән кайтып китәсе килмәде. Аның уйлары, Күрән би сизенгәнчә, бик тирәнгә яшеренгән иде. Күрән бине хан ясау турында ул, билгеле, башына да китереп карамады. Аның үзенең хан буласы килә иде. Тик шулай да бар тотка Акбүредә иде! Аларны кузгатып булса, башкаларны кузгату чыннан да җиңелрәк булачак иде.

Юк, ул әле әз генә дә чигенергә теләмәде.

Ямгырчы би Койтым бикәнең үзе генә өйдә чагын белешеп, сагалап торды да, яхшырак киенеп, чәченә, сакал-мыегына исле майлар сөртенеп, ялгыз өйгә юнәлде.

Ул барып кергәндә, бикә өйдә иде. Әлерәк кенә төшке аш ашаганга, ул, күрәсең, бераз тын алмакчы булып, алсу ефәк тышлы мендәрләр өелгән йомшак урын-җирдә кырын-ярын ятып тора иде. Ике ягындагы ике кыз, аның чәчендәге энҗеле каптырмаларын, тезмәләрен салып-чишеп торалар иде. Шунда ук өченче берсе аның аягындагы каюлы читекләрен тартып ята иде.

Кунак килеп кергәч, бикә чишенүеннән туктап калды, артка ташланган башын күтәргәндәй итте дә, күз карашы белән генә ымлап, кызларга чыгып китәргә кушты.

– Түрдән уз, би, – диде Койтым бикә, керүчегә йөзен борып.

Ямгырчы би, елмаеп, түргә узды, күрсәтелгән урынга – бикә каршына килеп утырды. Бикә аңа никтер борчулы, күңелсез күренде. Аннары ул бераз гына таркау да, бераз гына салкын да, ачулы да шикелле тоелды. Кунакның Койтым бикәне мондый йөз белән күргәне юк иде әле.

Җыенда Койтым бикә дә катнашты. Баштарак ул шаулашучыларның берсенә дә кушылмады. Башкалар түгел, аның ире дә бикәнең ни уйлаганын анык кына белә алмады. Баштарак бикә Күрән бигә, син ничек уйласаң, мин дә шулай уйлыйм, дигән иде. Бу көннәрдә башы каткан Күрән би артык төпченеп тормады, ул чыннан да бикәнең үз сүзеннән чыкмаячагын яхшы белде. Аксакаллар аңа сорауны терәп куйдылар, син ил яклымы, яу яклымы? диделәр. Менә шунда инде Койтым бикә үзенең күңелендәгесен әйтте дә бирде. Иренә каршы чыгасы килмәсә дә, явыз Утташ камны яклыйсы килмәсә дә, барлык ырудашлары алдында ул турысын әйтте:

– Мин Алмыш ханга каршы яу чыгарга өндим! – диде.

Нәрсә уйласа, ул шуны әйтте. Күрән бинең йөзе караңгыланып киткәнен бикә, билгеле, күрми калмады.

Менә шуның өчен дә – иренең күңелен кырган өчен, ахрысы, аның әле булса эче поша иде. Әллә тагын бүтән төрле кайгылары, борчулары бар иде микән соң аның?

XV

Койтым бикәнең балачагы Чулман буйларыннан еракта, Җаек далаларында үтте. Ул Җаекның урта агымында күченеп йөргән бәҗәнәкләрнең Карабай ыруында туды. Ул Карабай ыруының башы Кайду бикнең[33 - Бик – би, эре җир-су, мал-туар хуҗасы.] икенче ишеннән[34 - Иш – монда: хатын.] туган икенче бала иде. Кайду бикнең илле мең баш куе, дүрт мең баш җылкысы бар иде. Җаек буенда тоткарланып калган бәҗәнәк ырулары арасында ул иң бае, иң көчлесе иде. Шуның өстәвенә Кайду бик алып ир иде. Ук атышта, сөңге ыргытышта, кылыч белән чабуда беркем аннан уздыралмый иде. Бөтен тирә-як – бәҗәнәкләр генә түгел, угызлар, башкыртлар да – аннан куркып, котлары алынып торалар иде.

Кайду бикнең балалары аталарына охшап үстеләр. Алар бар яктан да уңган булдылар, көчле, усал булдылар. Койтым бикә дә үзенең ир туганнарыннан калышмады. Алар кебек җилдәй җилеп атта да чапты, ук та атышты, сөңге дә ыргытты. Чаялыгы, батырлыгы өчен аңа яшьтән үк Алыпша дигән кушамат тактылар.

Үзенең туган даласында, туган ыруында – яшьтәшләре, туганнары арасында, терлек-туар арасында ул шулай уйнап, күңел ачып, кайгы-сагыш күрмәенчә, унбиш яшькә тикле яши алды. Унбишне тутырып, уналты белән барганда, көннәрдән бер көнне, җәйге челләнең уртасында Җаек буе бәҗәнәкләренә олы талау килде. Төн ягыннан, көтмәгәндә, кара болыт булып, кара яу килеп басты. Кояш сүнде, җир сыкранды, киң даланы ялкын чорнап алды. Ягы[35 - Ягы – дошман.] көчле иде, санаусыз күп иде. Бәҗәнәкләр соңгы тамчы каннарына тикле сугыштылар. Кайду алып, арысландай ярсып, кылычы белән уңга-сулга чапты – берсен урталай кисте, икенчесенең башын кыеп төшерде, өченчесен кулсыз калдырды. Аның янында таудай булып туралган ягылар өелде.

Бәҗәнәкләр каты сугыштылар, бәҗәнәкләр тын да алмый орыштылар. Тик шулай да ягы көчле иде, санаусыз күп иде. Кайду алып янындагы ирләр әкренләп-әкренләп кими барды.

Ирләр кебек тимер күбә киеп, кылыч тотып, Койтым-Алыпша да атасы янында торып сугышты. Ук яңгыры яудырып, карабайларны ягы кысрыклый башлагач та, ул атасы яныннан, алып туганнары яныннан бер адым да чигенмәде, ярсып, кара яуга уклар атты.

Барысын да ул үз күзләре белән күрде, барысын да үзе тойды. Көтмәгәндә Кайду биккә агулы ук тиде. Ыру башы ияреннән җиргә ауды. Шул чагында кинәт кояш сүнде, шул чагында кинәт җирнең асты өскә килде! Бәҗәнәкләр каушап калды, бәҗәнәкләр кача башлады. Шул чагында кинәт кояш сүнде…

Алар җиңелделәр. Ыру юкка чыкты. Сарыкларны, җылкыларны, сыерларны ягы куып үз иленә алып китте. Исән калган кешеләрне сарык, сыер кебек көтү-көтү төн ягына кауладылар.

Карабайны килеп баскан явыз ягы… кара ягы болгар ханы Шилке иде.

Үз кулына төшкән сарыкларны, сыерларны, җылкыларны Шилке болгарларга бүлеп бирде. Кулга төшкән кешеләрне коллар итеп сатып җибәрде. Койтым-Алыпшаның дүрт абыйсы, биш энесе, богауланган килеш, чит җирләргә озатылды. Яшь, чибәр кызларны, хатыннарны Шилке үзендә калдырды. Шулар арасында өч сеңлесе, өч апасы белән, ике үги анасы белән бергә Койтым-Алыпша да бар иде. Кызалактай[36 - Кызалак – тюльпан.] cылу, күз яшедәй керсез Койтым да бар иде.

Гүзәллеге, тазалыгы аның күзгә бәрелеп тора иде. Аның ялкынланып торган күз карашы, яшь, сылу йөзе, тубыгына җиткән кара толымнары, тулы, төгәл буй-сыны бер карауда ирләр токымының аңын җуяр иде. Илле ике яшьлек Шилке аны күреп алды… Күрде, телсез-өнсез калды. Ул аны башкалардан аерырга кушты. Ул аның үзен генә аерым өйгә ябарга кушты.

Илен-көнен таркатучы, атасының, анасының канын агызучы… туганнарын кол ясаучы җирәнгеч карт, исерек карт шул ук төнне аңа кияү булып керде. Ут-ялкыннан исән калган алсу чәчәк, гүзәл чәчәк-кызалакны кансыз Шилке таптап китте.

Берничә көн үткәч, качып-посып төнлә аның янына икенче ир килә башлады. Монысы яшь иде, чибәр иде. Монысы Шилке ханның өлкән углы Алмыш углан иде.

Көн дә шулай кабатланды: караңгы төшү белән, аны ярым үлек килеш Шилке ханның өенә алып киттеләр дә төн уртасында үз өенә китереп куйдылар. Ул аңына килергә дә өлгермәде, өрәк булып, явыз ия булып, мыштым гына Алмыш углан килеп керде. Шулай итеп, бер-ике ай ата белән угыл качыш-качыш уйнадылар.

Ата кеше шулай да сизенә башлады, төпченә башлады. Сулган алсу чәчәк берни эндәшмәде, бары озын керфек очларыннан иртәнге чык сыман эре, кайнар күз яшьләрен генә түкте. Көндәгечә төнге өрәк үз янына килгәч, шулай да ул аңа картның сизенүен әйтте. Йа Тәңрем, ул, ахрысы, аны ярата иде!

Шуннан соң икенче төнне качып-посып аның янына икенче бер яшь ир керде – Алмыш угланның яшь энесе керде. Керүен керде… чибәрлеге белән болгарларны таң калдырган яшь кырнакның кайнар кочагын татырга шулай да аңа язмаган булып чыкты. Көтмәгәндә ишек ачылып китте, ярсып, котырынып Шилке-ата килеп керде. Бер кулына чыртлап янган чырак тотып, бер кулына уттай ялтыраган кылыч тотып, көнчел ата килеп керде. Күзенә ак-кара күренмәгән ата кеше бер селтәүдә углын кыеп төшерде, икенче селтәүдә яшь кырнакны чабып ташламакчы булды, тик… Койтым кырнактан инде җилләр искән иде.

Аны бары таң алдыннан гына таптылар. Ул урда коймасы буенда, чүп-чар арасында, песи баласыдай бөгәрләнеп ята иде. Аны хан каршына китерделәр. Шилке инде тынычланган иде. Ул аннан берни сораштырып тормады, аның күз яше белән чыланган яшь, сылу йөзенә бер генә карап алды да, теш арасыннан сыгып:

– Сатарга, – диде.

Ага-базарда аны Биарга юл тотучы җөфүт сатып алды. Биарга Кызыл Яр аша узганда, Күрән би аны кулбау[37 - Кулбау – бербөтеннең күпмедер өлеше, процент.] итеп үзенә алып калды. Би баштарак аны кырнак итеп тотты, Тотыш углан тугач, үзенең хатыны итте. Күрән би аны яңадан тергезде. Изгелеген аның беркайчан да онытмас ул!

Ямгырчы би килеп бөтен эшне бозды… иске яраларны кузгатты да күкрәктәге кара кандай каткан үч, ачу тойгыларын актарып чыгарды. Ничек аңлатырга шуны Күрән бигә?!

XVI