скачать книгу бесплатно
– Кайтам, – диде Тәңкә Айсылуга калтыранып чыккан бер пышылдау белән.
– Кайтсын, кайтсын! – диде абый кеше, кунак кызын яклап. – Курыкма, үзем озатып куярмын.
Тотыш, кинәт үзен искиткеч җиңел тоеп, кемнеңдер аягына басып, кемгәдер бәрелеп, түргә узды, чөйдән киемнәрен алды. Ул киенгән арада, Тәңкә, ишек бавына тотынып, дер-дер калтыранып, ярым караңгыда аны көтеп торды.
Язгы төн караңгы иде, салкынча иде. Каршыда гына, кап-кара булып, җир өстендә өйләр калкып утыра, өйләрдән, каралты-куралардан арырак, койма ягында, озын муеннарын күккә сузып, кара манаралар очлаеп күренә иде. Ул якта – койма өстендә, тычкан күзе төсле генә булып, төнге сакчыларның утлары җемелдәшә иде. Күктән исә, җирдәге караңгылыкка исләре китеп, берән-сәрән йолдызлар карап тора иде.
Өй эчендә юаш, тыйнак тоелган Тәңкә тышка чыккач бер дә юктан көлеп җибәрде: Тотышның янбашына төртте дә, җегет аны-моны абайлап өлгергәнче, караңгыда юк та булды. Тотыш аның киез өйләргә таба юнәлгән аяк тавышларын гына ишетеп калды. Үзенең җебегәнлегенә чак-чак кына үртәлеп, чак-чак кына үкенеп, ул качкан кызны куа китте. Бер-ике атлауда ул өйләр арасына барып керде. Туктап як-ягына каранды. Якын-тирәдә беркем юк иде. Кайдадыр шунда гына кунак кызының тыелып кына көлгән тавышы ишетелде. Тотыш тавыш килгән якка ташланды. Аның инде караңгыга күзе ияләнә башлаган иде – чак кына ул кызның җиңеннән эләктереп алмады. Үчекләшеп, кыз тагын көлеп җибәрде.
– Тоталмыйсың, тоталмыйсың! – диде ул, әкрен генә көлеп.
Кинәт сулуы капкан Тотыш, берни эндәшмичә, уттай янган күзләре белән якындагы карачкыны күзәтте. Болай качышлы уйнаганда үзенең чыннан да аны тота алмаячагын ул бик яхшы төшенде.
Алар шулай караңгыда бер-берсенә карашып торгандай иттеләр дә, икесе дә берьюлы диярлек урыннарыннан кузгалып куйдылар. Тотыш, үзенең тиле көченә ышанып, ярсып яңадан куа башлады. Кыз көлгән сыман бер өн чыгарды да, башын иеп, аның кул астыннан шуып китте.
– Тотмасаммы! – диде ул, янап.
– Тоталмыйсың! – диде кыз, үчекләп.
Шул чакны якында гына, урам якта тояк тавышлары ишетелеп китте – үзара әкрен генә сөйләшеп, урда коймасы буеннан төнге сакчылар узып бара иде. Яшьләр, караклыкта тотылган угрылар кебек, икесе дә сискәнеп киттеләр, тынып калдылар, сагаеп, урам якка колак салдылар.
Кызга караганда Тотыш элегрәк исенә килде. Сакчыларны онытып, ул кисәк кенә Тәңкәгә ташланды. Кунак кызы бары көчсез бер тавыш белән «ах!» дияргә генә өлгерде – куйны эләктереп алган бүре кебек, җегет аны ике куллап тотып алды. Тотып алды да, кочып, кысып, җирдән күтәрде.
– Җибәр! – диде кыз.
Кулыннан ычкындырмыйча гына Тотыш кызны җиргә бастырды. Бераз каушап-калтыранып торгандай итте, бар кыюлыгын бергә җыеп, аны яңадан кочып алды. Яратып, иркәләп, оялып кочты.
– Минеке буласыңмы? – диде ул, пышылдап, кайнар сулышын өреп.
Кыз эндәшмәде.
– Әйт, буласыңмы? – диде ул, кабатлап. – Мин бер нәрсә уйладым. Бүген генә… әле генә… Әйтсәң әйтәм. Мине монда беркем яратмый. Санламыйлар. Биарга китәм, аннан көч сорыйм. Алмыш ханга каршы яу чыгам. Ишетәсеңме, Алмыш ханга каршы яу чыгам! Синең атаңа булышка барам. Күрерсең менә, Алмыш ханны җиңсәм, бөтен Итил йортка үзем хан булам! Шуңа күрә иң элек миңа хатын кирәк… Хатыным булмаса, Биар ханы миңа көч бирмәячәк, мине Итил-Чулман йортның ханы да ясамаячаклар. Аңладыңмы инде? Чыгасыңмы миңа кияүгә?
Тонык кына йолдызлар яктысында кыз, үзенең яратуын белдереп, аның яңа мыек чыгып килгән сылу йөзенә карады, очкынланып торган тере күзләренә карады. Теле белән әйтергә аның көче җитмәде, дер-дер калтыранып ул кайнар куллары белән, кайнар бите белән аның күкрәгенә сыенды да авыз эченнән ниндидер изге келәүләр әйтте.
ХХ
Бу төнне яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә тынычсыз уздырдылар. Тик аларның тынычсызлыгы куанычлы тынычсызлык түгел, кайгылы, борчулы тынычсызлык булды. Койтым бикә үзенең болгарларга, Алмыш ханга булган каршылыклы уйларыннан, яшьлегенең куркыныч истәлекләреннән арына алмады. Ямгырчы би үз эшләре турында баш ватты. Күрән бинең кайгысы исә Койтым бикәнекеннән дә, Казаяк ыруы башыныкыннан да зуррак, тирәнрәк иде.
Киштәләрдәге елкылдавык тиреләр, өем-өем күннәр, тәпән-тәпән баллар әз генә дә аның күз алдыннан китеп тормады. Шунда ук борып-борып аның эче авыртты, Утташ камның каргышларын, үзенең, Тотыш угланның эшләгән языкларын искә төшереп, анда эчтә нидер туктаусыз агулап, сызлап торды. Ул чын-чынлап куркуга төште. Аңа инде ул Тәңренең каргышларын татый башлады шикелле тоелды. Үзенең авыруын, үзенең эше гел кирегә китүен шулай Тәңре каргышына юрагач, аның күңел төшенкелеге көчәйгәннән-көчәйде. Чит ил сатучыларының килмәве генә түгел, Ямгырчы бинең көтмәгәндә килеп төшүе дә, аның шулай күңелләргә коткы салып Алмыш ханга каршы яуга өндәве дә, җыен да, Койтым бикәнең үзенә каршы чыгуы да – барысы да, барысы да шул ук олы каргышның бер чагылышы булып тоелды. «Күрәсең, яшәр көннәрем күп калмагандыр инде», – дип уйлады ул, әледән-әле сызланып.
Бераз шулай уфтанып, сыкранып, ыңгырашып ятканнан соң, ул яңадан сатылмаган маллары турында, чит ил сатучыларында булырга тиешле ниндидер им үләннәре турында уйлана башлады. «Ярар, Алмыш хан быел безгә аяк чалды, – диде ул үз-үзенә. – Җәрингә дә, аннан соң да аяк чалса, ул чагында нишләргә?» Әйе, ул чагында нишләргә?! Ничек котылырга моннан? Алмыш ханны кемнәрдер килеп туздырып ташлаганны көтеп ятаргамы, әллә… Ямгырчы би әйткәнчә… Юк, булмый! Булмас! Алайса, түләнмәгән каланны түләп, шуның белән буаны ерып җибәрергәмени? Кайсын сайларга – ирекнеме, байлыкнымы? Ах, нинди кирәк алар икесе дә ир булган ир өчен!
Алайса, чыннан да коры җирдән аркыш[45 - Аркыш – кәрван.] җибәрү кулайрак булыр микәнни? Башкача юл юк. Күрәсең, шулай итәргә туры килер. Ике ай барасы, ике ай кайтасы. Башка юл юк…
Соңгы уе Күрән бигә ышанычлырак тоелды. Бу турыда ул иртән тыныч күңел белән дә уйлап карады. «Бүгеннән җыена башларга кирәк», – диде ул үз-үзенә. «Тик кемне җибәрергә соң?» – дип уйлады ул бераздан. Акбога булдыра алмас. Котан шулай ук. Булса-калса – Тотыш. Биш йөз, алты йөз кораллы сакчы, яхшы кылавызлар[46 - Кылавыз – юл күрсәтүче.] булса, әйләнеп кайтыр. Товарын эт ашасын, им утлары, им сулары алып кайтса, шул да җиткән. Көзгә тикле Әди кебек китеп кенә бармаса ярар иде. Әди дә гел «эчем» диде, менә ул кая таба бара эшләр! Китсен Тотыш, китсен тизрәк! Эшкә җигелсә, тилелеген онытыр, кеше булыр.
Үзенең нишләргә җыенуын ул бикәгә дә сөйләде. Койтым бикә бүлдермичә тыңлап торды да:
– Тотыш миңа да кирәгие. Минем дә сиңа сүзем бар, – диде.
– Нинди сүз? – диде би, сагаеп.
– Ямгырчы би безнең Тотыш углыбызга үзенең кызын бирмәкче була, – диде Койтым бикә. – Туганлашыйк, ди. Безне олылап, ышанып шулай ерактан килгән… болай гына китеп барса, яхшы булмас.
«Котыртышып та өлгергәннәр, – дип уйлады би кире бер тойгы белән. – Өйләнешми торсыннар әле! Җилкуар Ямгырчы би белән туганлашасы гына калганые!»
Хатынына аның шулай дип әйтәсе килде. Тел очына килгән сүзен ул әйтә алмады – өйалдында кемнеңдер ишектән кереп килгәне ишетелде. Бүлмәгә каравыл башы Акбога килеп керде. Акбога бинең Әдидән туган өлкән углы иде. Имән кискәседәй таза, кырыс, авыр холыклы бер кеше ул. Кулына ул ниндидер бау-шу тоткан иде.
– Менә, атай, бау баскыч, – диде ул, кулындагы бауны идәнгә ташлап. – Текмәдә эленеп калган. Чулман ягында… текә яр өстендә!
Акбога, ниндидер чиктән тыш куркыныч нәрсә булганлыгын аңлатырга теләп булса кирәк, дулкынланып, кулларын бутап сөйләде. Өй эчендә авыр тынлык урнашты.
– Тагын Тотышмыни? – диде ата кеше.
– Кем булсын башка – шул! – диде Акбога, авыр йодрыгын йомарлап.
– Каян белдең? – диде ата кеше.
– Каекчылар менеп әйтте, Ямгырчы бинең кызы Тәңкәне алып киткән, – диде Акбога.
– Тәңкәне?! – диде би, күзләрен шар итеп, урыныннан кузгалып. – Ямгырчы би кызын?! Урлап? Угры кебек алып качкан? Инде шул гына калды. Би углы – угры!
– Ах! – диде Койтым бикә йөрәк ачысы белән. – Нишләтергә ул баланы?!
– Нишләтергә кирәген уйлап торасы калмаган инде, анай, – диде Акбога эчке бер сөенү сиздергән усаллык белән. – Болай булгач, зурга китте бу.
Бер дә юктан би ярсып кычкырып җибәрде:
– Телләшмә! – диде Акбогага. – Анаңа каршы сөйләргә кем булдың? Ул качканда син кайда калдың? Уяу саклыйлар аны, каравыл башы! Куанычы эченә сыймый. Бер-берсен тотып ашарга гына торалар…
– Кичер, атам, кичер, анам, – диде Акбога, тезләнеп, мыгырданып.
– Бар, йөрмә буталып! – диде би утыз алты яшьлек углына, аяк тибеп.
Акбога мыштым гына чыгып китте. Ата кеше, базга төшкән бүре кебек, үртәлеп, үз сакалын йолыккалап, әрле-бирле йөренә башлады. Чынлап та, болай булгач, зурга китте эшләр. Чуалды эшләр, чуалды!
Шулай ул үзалдына ярсып йөренде-йөренде дә утырган урынында тынып калган хатыны каршында туктады; ачуын алыр кеше табылуына сөенгән сыман, каты гына, усал гына сорап куйды:
– Җә, нишләтәбез, анасы? – диде. – Синең дә балаң ич… нишләтәбез: асабызмы, кисәбезме, әллә төкерәбезме?
– Башкалар ни әйтер… – диде Койтым бикә, авыру кеше кебек, тыны бетеп, агарынып. – Ыру ни әйтер… Ямгырчы би… Шуннан куркам мин!
Күп тә үтмәде, өйалдында икенче бер кешенең кереп килгәне ишетелде. Ишек сакчысы, ишектән башын тыгып:
– Ямгырчы би килгән, керсенме? – диде.
Би белән бикә, телдән язган сыман, сакчыга карап тик тордылар. Сакчы соравын яңадан кабатлады.
– Керсен, – диде би төшенке генә.
Күзе-башы акаеп, тузынып, Ямгырчы би килеп керде. Керде дә, бигә дә, бикәгә дә туры карамыйча, ашыгып исәнлек-саулык сорады. Шуннан соң, сулуы кабып, үз-үзен тыя алмыйча, эчендәге бар нәрсәсен түгәргә кереште.
– Мин синең кунагың, Күрән би, – диде. – Кунактан болай көлмиләрие. Углың минем йөземне каралтты. Калым түләмичә, кызның атасына, туганнарына берни белдермичә… юлбасар кебек! Изге йоланы, изге түрәне бозып…
– Сиңа кем йоласы изгерәк соң, би? – диде Койтым бикә, мыскыл белән бинең сүзен бүлдереп. – Син гарәп йоласын тотасың түгелме соң?
– Миңа икесе дә изге! – диде Ямгырчы би, аптырап калмыйча. – Урынына карап мин гарәп йоласын тотам, урынына карап – ата-баба йоласын. Эш анда түгел. Моның өчен син миңа түләргә тиеш, Күрән би. Мин болай гына китмәячәкмен!
– Без сиңа түләрбез, би, – диде Койтым бикә, ире әйткәнне көтмичә. – Шулай да нигә тузынасың әле син? Кичәгенәк кенә үзең туганлашыйк дидең түгелме соң? Менә син теләгәнчә булган. Балалар бездән сорап тормаганнар. Моның өчен аларны салып суктыру кирәк. Шулай да…
– Юк! – диде Ямгырчы би. – Туганлашу болай булмый. Мондый туганлыкның, мондый кода-кодагыйлыкның миңа кирәге юк. Казаяк ыруының башы Ямгырчы би кызы төшеп калганнардан түгел. Юлбасар… угры белән туганлашу миңа килешми!
Күрән би, сөзешергә җыенган тәкәдәй, баскан урынында сикереп куйды, кылычын кыныдан суырып чыгарды да…
Ямгырчы би дә аптырап калмады – аның да кулында үткер тимер ялтырап китте. Күз ачып йомган арада баш очында, чәк-чәк килеп, кылычлар орыша башлады.
– Туктагыз! – дип кычкырды Койтым бикә, урыныннан сикереп торып.
Аны-моны уйламыйча, ул ирләр арасына ташланды – үз иренең кылычы чак-чак кына аның башын кыеп төшермәде. Күрән би, кылыч астына кергән хатынын күреп, беренче булып исенә килде, коралын атып бәрде дә, эчке бер омтылышка буйсынып, үзенең дуамаллыгы өчен кичерү үтенгән сыман, бикәне кочагына алды. Үпкәләшеп, бозылышып торган берничә көн эчендә ул инде аны сагынып та өлгергән иде.
Ямгырчы би дә кылычын идәнгә орды, аннары иелеп алды да кире кынына салып куйды.
– Әйдәгез ашарга, – диде Койтым бикә, тузган чәчләрен төзәткәләп.
– Башта эчик, – диде Күрән би, кипшергән иреннәрен ялмап, басынкы гына.
Аякчы чүлмәк кертте. Күрән би, чүлмәктән әчкелтем әйрән агызды да йотлыгып эчеп җибәрде, аннары кунагы белән хатынын сыйлады.
– Инде тынычланып сөйләшергә дә була, – диде ул, урынына утырып.
– Була, – диде Ямгырчы би дә.
– Сүзеңне кире ал, – диде Күрән би.
– Алам. Кире алам, кире алам, – диде кунак.
– Инде әйт: күпме сорыйсың? – диде Акбүре ыруының башы, җиңел сулап.
– Мең тиен. Булмаса – йөз төлке, булмаса – утыз кеш, – диде кунак.
– Күбрәк, – диде Күрән би.
– Күп түгел, – диде Койтым бикә, ирләрне тизрәк килештерергә теләп. – Тотыш угланның белексезлеге өчен ата-ана языклы булмаса да, Ямгырчы би чыннан да оятка калды.
– Белегез: бу – калым түгел, – диде Ямгырчы би, кисәтеп. – Кызымны мин үзем белән алып китәм.
– Калым да булмагач… күбрәк шул, – диде Күрән би, киреләнеп, шулай да килешкән сыман итенеп.
– Калым түгел. Кызымны алып китәм, – диде кунак, кабатлап.
– Ярар, – диде Күрән би, килешеп. – Талау күргән өчен сиңа миннән йөз төлке. Калым турында аерым сөйләшербез. Быел көз мин сиңа кодалар җибәрермен. Йола, түрә кушканча туганлашырбыз.
– Белмим әле, би, – диде кунак, ялындырасы килеп. – Күңелем бик кырылды. Иң элек кызны табарга кирәк, шуннан сөйләшербез.
– Тапкансың кайгырыр нәрсә, би! – диде Койтым бикә, елмаеп, сүзне уенга борып. – Тотыш угланның качып китүләренә, югалып торуларына без инде күнегеп беткән. Кызыңа берни булмас. Яшь киекләр кебек туйганчы качып йөрерләр-йөрерләр дә үзләре үк кайтып килерләр.
XXI
Ана кеше үзен шулай юатса да, качаклар икенче көнне дә, өченче көнне дә кайтмадылар. Ул арада Тотышның югалуы, кунак кызын алып качуы турында бөтен тирә-як белеп өлгерде. Төрле имеш-мимеш китте. Кайберәүләр ачыктан-ачык ачу белдерде: Тотышның мондый кыланышларына түзеп торырга ярамый, диделәр, бер-бер эш кылмыйча, без аннан котыла алмабыз, диделәр. Утташ кам инде сөенеп бетә алмады. Ул тагын да, бер дә курыкмыйча, ыру башына аның качак углына каршы яман сүзләр сөйли башлады.
Кеше арасындагы мондый имеш-мимешләр бинең үзенә дә, аның өендәге башкаларга да ишетелде. Яшьләр югалуга дүртенче көн булды дигәндә, караңгы төшкәч, борчылып, Күрән би үз янына Акбога белән Котанны чакыртып алды.
– Эзләргә кирәк булыр, – диде ул угылларына. – Бүген үк чыгып китегез. Берегез түбән төшәр, икенчегез югары менәр. Үзегез качыргансыз – үзегез табыгыз!
– Аның башбаштак булуында безнең эшебез юк, – диде Котан, йөзен чытып.
Төсе-бите белән дә, холкы белән дә Котан нишләптер Утташ кам ягына тарткан иде. Ул, туган атасының сүзен тыңлауга караганда, аңа каршы кешеләрнең сүзенә күбрәк колак сала иде, ахрысы. Тотышны исә ул барысыннан да ныграк яратмый иде.
Ата кеше кызмады, кырыс, усал йөзе белән Котанга бер генә күтәрелеп карады – углан шундук шып булды.
– Кем генә булмасын, ул сезнең туганыгыз, – диде би. – Табыгыз, кайтарыгыз. Тотыш – минем ышанычым, Тотыш – Акбүренең ышанычы. Күңелем шулай сизенә, балалар. Өйләнгәч, эшкә җигелгәч басылыр.
– Боерыгың үтәлер, атай, – диде тиз килешүчән Акбога, атасы алдында баш иеп. – Мин түбән китәрмен. Каекчылар аны, агым уңаена китте, диделәр. Балыкчылардан сорашырбыз, яр буендагы авылларда туктарбыз. Ике ишкәк белән әллә кая китә алмаслар.
– Энә түгелләр – табарбыз, атай, – диде Котан да, кирелеген җиңеп.
– Табыгыз, угылларым, – диде ата кеше, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып. – Тәңренең каргышы болар барысы да. Минем инде күп яшисем калмагандыр… күңелем шулай сизенә, балалар. Бер генә углымның да мин юлдан язуын теләмим. Үзем исән чакта мин аны ипкә кертергә тиешмен. Унар каекка унар кеше алыгыз да көн-төн юлда булыгыз. Кайтканда якты күздә кайтмагыз катауга, кеше шаулаша, ул-бу була күрмәсен.
Ыру башының сүзләре чынга чыкты. Икенче көнне үк урда капкасы алдына шаулашып кешеләр җыела башлады. Алар эчкә, би янына керергә теләделәр, янадылар, кычкырдылар. Сакчылар, билгеле, беркемне дә кертмәделәр – тимер күгәнле имән капкаларны шундук эчтән бикләп куйдылар.
Атлылар, җәяүлеләр капка алдына килә тордылар. Шау-шу көчәйгәннән-көчәя барды. Акколакка атланып, Күрән би капка янына килде. Шаулашкан кешеләр арасында ул ерактан ук Утташ камны күреп алды. «Үләксә козгыны! Кан исен әллә каян сизгән», – дип уйлады ул кам турында.
– Сөекле туганым, бабам, син тагын коткы таратасыңмыни? – дип кычкырды би капка аша Утташ камга. – Ни булды, сөйлә.
– Монда чык, монда, кияү! – дип кычкырды Утташ кам, чәрелдәп, кулын бутап.
– Анда чыксам, мин синең тиле башыңны чабып кулыңа тоттырырмын! – диде Күрән би. – Синең коткы таратып йөрүеңне бөтен ыру белә – тагын ни уйлап таптың?
– Угры углың кая? Күрсәт углыңны! – дип кычкырды Утташ кам капка аша.
– Таралыгыз тизрәк! Күземә күренмәгез! – дип кычкырды би, ярсып.
Ул шундый каты кычкырды, – шаулашкан кешеләр чыннан да тынып калдылар, шүрли төштеләр. Бары Утташ кам гына, үз иярченнәрен өстереп, туктаусыз чәрелдәвендә булды.
– Синең белексез Тотышың аркасында илдән тынычлык китте, җирдә чир-чор күбәйде, явыз ияләр азынды. Кичәгенәк балтачы Кылтимернең кызыл сыеры ярдан таеп аягын имгәткән; күнче Туктамышның хатыны икенче көн инде бала табалмый интегә; бүген таңда Котлыгыш аксакал үпкә чиреннән үлде; үзән төбендә эреп бетмәгән кар ята; әле булса яңгыр яумый… саный китсәң, тәлим яман эшләр тулып ята. Барысы да синең Тотышың аркасында!
– Барысы да синең коткың аркасында, Утташ кам! – дип кычкырды Күрән би, Утташ камның үзеннән дә яманрак итеп. – Килешәм: минем Тотыш углым усал, кыю… башсызлыгы да бар. Аның кебек чакта кем генә шулай булмаган! Күпме генә тинтәк, башсыз булмасын, шулай да балтачы Кылтимернең сыерын ярдан ул төртеп төшермәгәндер, күнче Туктамыш хатынының баласын да, тума дип, ул котыртмыйдыр…