banner banner banner
Итил суы ака торур / Итиль река течет
Итил суы ака торур / Итиль река течет
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Итил суы ака торур / Итиль река течет

скачать книгу бесплатно

Итил суы ака торур / Итиль река течет
Нурихан Фаттах

Татар прозасы
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күрә торган өченче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романы урын алды.

Нурихан Фәттах

Итил суы ака торур

Итил суы ака торур,
Кыя төбе кака торур.
Балык тәлим бака торур,
Күлең тәкый күшәрер.

    Борынгы заман
    татар халык җыры

Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар Болгарга.
Кызганам моңлы баланы,
Үзем моңлы булганга.

    Хәзерге заман
    татар халык җыры

Сүз башы

Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин дүрт-биш елны аерып алдым. Дүрт-биш ел тарих өчен генә түгел, аерым кеше гомере өчен дә бик аз вакыт. Ләкин мин алган дүрт-биш елның әһәмияте татар тарихы өчен чиксез зур.

Кайсы чор соң ул шулай да?

Ул – Болгар чоры.

922 елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә. Болгар рәсми төстә ислам дине кабул итә һәм заманында иң зур, көчле дәүләтләрнең берсе белән дипломатик мөнәсәбәт урнаштыра. Шулай итеп, Идел-Чулман буендагы беренче дәүләт – Болгар дәүләтенең яңа тарихы башлана.

Багдад илчелегенең секретаре, борынгы тел белән әйткәндә, битекчесе Әхмәт ибн-Фадлан шул чордагы болгарлар һәм башка халыклар турында истәлекләр язып калдыра. Романда мин, нигездә, менә шул истәлекләргә таянып, Болгарга ерак илчеләр килер алдыннан һәм килгәч булган хәлләрне тасвирладым.

Алдан ук шуны искәртеп куясым килә: монда сурәтләнгән кайбер вакыйгалар, кайбер күренешләр бүгенге күзлектән караганда сәер тоелырга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: ул борынгы көннәр, вакыйгалар, кешеләр… бик еракта, бик тирәндә күмелеп калган. Аларга инде мең дә илле ел чамасы!

Шулай итеп, тугыз йөз дә унсигезенче елга аяк басабыз.

Түрдән уз, хөрмәтле укучым, изге Болгар җиренә!

    Апрель, 1969
    Казан

Беренче баб

I

Менә тагын яз җитте. Кышкы озын төннәрдән соң, каты салкыннардан, ачы бураннардан соң тагын яз килде. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы кояш күренде; тирә-якны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Калын кар астында басылып яткан тигезлекләр, калкулыклар, урманнар, чокыр-чакырлар… әкренләп-әкренләп авыр йөктән арына бардылар. Кыш буена тынып торган җирнең өсте озакламый өтәләнгән тунын салып ташлады. Сыртларда яшел үләннәр мыек төртте. Яр буйларында тал бөреләре күзләрен ачтылар. Басулардан, үзәннәрдән челтерәп беренче сулар акты.

Сулар акты… Дөнья яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр. Инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар… – барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар… кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар. Чулман исә ераклардан, якыннардан җыеп алган язгы суны, сыяларны[1 - Сыя – язгы ташу вакытында елгада ага торган каты кар.], бозны-карны тагын ары алып китте. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында, олуг Чулман үзенең бөек туганын очратырга тиеш. Алар шунда кавышалар, бергәләшеп, кочаклашып, көн ягына юл тоталар. Кайнар ком, кояш илендә, тау-ташлар, камышлар илендә Итил-Чулман суын ямансулап иксез-чиксез диңгез, төпсез диңгез көтеп ята. Хазар диңгезе көтеп ята. Анда изге Хазар җире, анда изге каган[2 - Каган – Хазарның дәүләт башлыгы.]…

Сулар ага… Җир йөзендә сулар бертуктаусыз агалар да агалар. Җәй агалар, яз агалар, көз агалар… Агым сулар кешеләрнең, киекләрнең чир-чорларын, кайгыларын, языкларын алалар да еракларда упкыннарга, чоңгылларга ыргыталар. Агым сулар, җир өстенең чүп-чарларын, үлекләрен юып алып, үзләрендә юк итәләр. Шулай ел да җир яңара, җир яшәрә.

Җир яңара, җир яшәрә… Өзелмичә, тукталмыйча, бөек Чулман кебек, Итил кебек, көн-төн җирдә тормыш ага…

Яз килде, яз!..

Киң Чулманга – кояш белән, ай-йолдызлар белән яшьтәш Чулманга – ашыгып төрле яктан сулар ага…

Утташ кам[3 - Кам – йола-дин башлыгы.], туры караган кояшка күзләрен кысыштырып, җиңел генә атына атланды да ишегалдыннан чыкты. Ялына, маңгай чәчләренә, койрыгына төрле төстәге тасмалар, тимер, бакыр кисәкләре тагылган акбүз ат, су исе, кырлар исе сизеп, куанып кешнәп җибәрде, куганны да көтмәстән, кызуларга тотынды. Аның кешнәвенә башка атлар тавыш бирде. Кайдадыр яңгыратып әтәчләр кычкырды, анасыннан аерылган бәтиләр чәрелдәде. Түбә өстендә генә, биек тирәк башында, талпынып-талпынып, сыерчык сайрады. Яз килде, яз!

Урамда очраган кешеләр Утташ камга олылап баш иделәр. Язгы суда йомычка агызып чыр-чу килгән бала-чагалар, Утташ камның бизәлгән, чылтыр-чылтыр килгән атын күреп, баштанаяк ап-ак киемен, каны качкан кырыс йөзен күреп, уеннарыннан туктап калдылар. Кечкенәләр, кинәт котлары алынып, җыларга тотындылар, өлкәнрәкләре, бу безне тотып ала күрмәсен дигән сыман, тизрәк читкә тайпылырга ашыктылар. Утташ кам узып киткәч, кешеләр артларына борылып карадылар. Куркып кына балалар яңадан уеннарына тотындылар, ярым пышылдап, ерактагы камны үртәргә тотындылар:

Камчы-кам,
Тамчы, там!
Кем башына? –
Кам башына!

«Утташ кам өеннән чыккан. Имингә генә булсын!» – дип уйладылар кешеләр, пошынып.

Утташ кам, үзен күргән кешеләрнең телсез-өнсез калуларына да, балаларның җылауларына да әз генә дә исе китмичә, киресенчә, үзеннән куркуларына күңеле булып, эре генә баруында булды. Кәкре-бөкре урамның тәбәнәк өйләре арасыннан чыгып, ул бераздан кар суы инде агып беткән, шәрәләнеп, караеп калган калкулык итәгенә килеп җитте. Тапталып чокырланган тар гына юл кыйгачлап үргә менде, уңга борылды. Калкулыкның урта бер төшендә, иң биек җирдә биек койма белән уратып алынган би өе күренде. Тышкы якта, капка төбендә, кояшта йокымсырап утырган сакчы, тояк тавышын ишетеп, кабаланып аягына басты, күкрәген киерде.

– Иминлекме, балам? – диде Утташ кам, теләр-теләмәс кенә.

– Иминлек, кам баба! – диде сакчы, ашыгып, күзләрен челт-мелт ачып.

Утташ кам, аны-моны сорашып тормыйча, ярым ачык капкадан кереп тә китте. Сакчы капканы ишегалдындагы пычрак сулар аксын дип ачып куйган иде. Ул Утташ камның шулай шома гына кереп китүенә аптырагандай итеп торды да, ачу белән төкереп куйды, капкасын япты, сөңгесен кочаклап, яңадан йокымсырый башлады.

Үзсүзле, кырыс, Утташ кам бинең өй ишегеннән дә шулай сорамыйча гына, җиңел генә үтеп китмәкче булды, тик мондагы сакчы аңа аркылы төште.

– Би өйдә юк. Яр-капкада, – диде сакчы.

II

Акбүре ыруының башы Күрән би үзенең ырудашлары белән яши торган Кызыл Яр катау[4 - Катау – коймалар, сулы, тирән канаулар белән ныгытылган, кораллы гаскәр тарафыннан саклана торган торак урын. Катауларда, гадәттә, биләр, ханнар яшәгән.] Чулманның уң ягына – биек, текә ярга җитеп, кырт кына киселгән ачык сырт өстенә урнашкан иде. Чулман ярыннан ераклашкан саен киңәя барган, тигезләнә, яссылана барган сыртның ике ягыннан да су ашаган тирән чокыр сузыла иде. Катаудан бер-ике чакрым арада, куе урман эчендә атлап чыгарлык киңлектә генә булган, катау янында исә чын-чынлап упкынга әйләнгән чокырлар төбеннән җәй көне челтерәп чишмәләр йөгерә, яз көнендә болганчык сулар ага иде. Шуңа күрә, күз күреме җиткән барлык җирне Чулман иңләп алган чакта, кыргый урманнар, таулар-калкулыклар арасында, иксез-чиксез су уртасында утрау гына булып күренгән Кызыл Яр катау бөтен дөньядан аерылган сыман тоела иде.

Тигезле-тигезсез өчпочмак шикелле калку җир кисәге текә ярлар буенча сузылган ике катлы койма белән уратып алынган иде. Катауның басуларга, урманнарга барып тоташа торган тигез ягы яу өчен иң уңай урын булганлыктан, сыртның батынкы билен аркылыга кисеп, бер як чокырдан икенче як чокыргача сузылган коймалар аеруча нык итеп корылган иде. Имән, нарат бүрәнәләрдән салынган ике кат бура арасына балчык, ком катыш чуерташ тутырылган, өстенә күпер җәелгән иде. Тышкы яктан койма буйлап өч кат тирән ур[5 - Ур – катау тирәсен әйләндереп алган тирән чокыр, канау.] казылган, ур кырыйларына очлы башлы юан казыклар утыртылган иде. Койма яныннан үтә торган иң тирән урга, казык башларын күмәр-күммәс итеп, су тутырылган иде.

Катауның ике капкасы бар иде. Капкаларның берсе – Чулман яры буендагысы «Яр-капка» дип, тигезлек ягындагысы «Басу-капка» дип атала иде. Койма өстендәге каравыл өйләрендә, манараларда, капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Чулманга су төшкәндә, аеруча сак, уяу булырга кирәк. Мондый чакта астан да, өстән дә каекларда юлбасарларның, йә булмаса, канга сусаган күршеләрнең килеп чыгуы бар.

Мондый чакта катау кешеләре, билгеле, яу килүен генә көтмиләр. Мондый чакта каекларга, көймәләргә тоткарлыксыз юллар ачылганда, катау кешеләре чит илләрдән, чит җирләрдән шулай ук яхшы кунакларны да көтәләр иде.

Акбүре ыруының башы Күрән би Яр-капка янындагы манарага менеп карарга ярата иде. Бөтен катауда бу иң биек җир иде. Чулман өсте дә, ерактагы урманнар, калкулыклар да моннан уч төбендәгедәй күренә. Менә бүген дә ыру башы, манараның тар төннегенә[6 - Төннек – монда «тәрәзә» мәгънәсендә кулланыла.] капланып, ерактагы күк читен шактый озак күзәтте. Бик бирелеп караганга, аның күзләре авыртты, су чите белән күк чите исә, бергә буталып, болганчык томанга әйләнде. Күрән би, яшь чакларындагы шикелле озак карый алмавына, башы әйләнүенә, йөрәге сугуына эче пошып, көрсенеп куйды. Күзләрен йомган килеш, бераз гына сөялеп торды да икенче як төннеккә килде. Чәнечкеле кара урманнар, калкулыклар белән чикләнгән су өстен ул бик үк теләмичә генә күзәтте – төн ягы аны артык кызыксындырмады.

Беравык онытылып торгач, би яңадан көньякка – Чулманның түбән ягына текәлде. Елга өстеннән салкынча җил исте; аста, яр буенда, балыкчыларның өзек-өзек тавышлары ишетелеп китте. Кешеләр тавышы тукталып торган арада, бөтен тирә-якны тигез бер шауга күмеп, берөзлексез дулкыннар шаулады.

Күпме генә караса да, су өстендә би бернәрсә дә күрә алмады. Ул тагын көрсенеп куйды, аптырап төннек каршында басып торды-торды да, авыр аякларын көчкә кузгатып, тар, текә баскычтан аска төшә башлады. Ул баскан саен, басма яркаклары, авырлыкка түзә алмыйча, шыңшып-ыңгырашып калдылар. Басмалар гына түгел, буралап салынган манара да, би әкрен генә атлап аска төшкәндә, як-якка чайкалып торгандай булды. Илле яшьләр чамасындагы Күрән би богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы иде. Тик бу тыштан караганда гына шулай. Таза «имән»нең эченә корт төшкән. Кыш урталарыннан бирле инде бине ниндидер яман чир тынгысызлый. Аның эче авырта. Элеккечә инде ул чиләкләп буза да эчә алмый, терсәгеннән майларын агызып симез итләр дә ашый алмый. Язга таба исә аның бу эчке авыруы тагын да көчәя башлагандай булды. Сул як касыгында ул бертуктаусыз авырту тойды, ниндидер көчсезлек тойды. Кайчакларда йөрәге авырта шикелле тоелды. «Үлемем якынлаша микәнни?» дип уйлады еш кына би, коты алынып. Әлегә ул үзенең чире турында имчеләргә дә, башкаларга да берни белдермәде. Әлегә ул эчтән генә пошынды. Шулай да аның көннән-көн сүлпәнләнә баруын, ыру эшләре, катау эшләре белән бик үк кызыксынмый башлавын якын кешеләре күрми калмадылар. Бу инде Күрән бинең кулыннан көч китә барганлыгын белдерә иде, бу инде аның кояшы баюга таба тәгәри дигән сүз иде. Ни генә булмасын, үзенең чирен би шуңа юрады. Бу аның туктаусыз күңелен тырнап торды. Эч пошу, күңел тырналу исә аның күзгә күренмәгән әлеге чирен генә көчәйтте.

Быелгы язны Күрән би менә шундый борчулар белән, аннан да бигрәк, яшерен теләкләр, ныклы ышанычлар белән каршылады. Чулманда боз кузгалу белән, ул көн дә шулай манара башына менде, киң болыннарга җәелгән су өстен күзәтте. Ул үзе генә түгел, башкалар да күзәттеләр.

Бөек елга боздан әрчелгәнгә инде бишенче көн булды. Башка елларда инде алар күптән килеп җитә торганнар иде. Кыр казлары сыман тезелешеп килерләр иде. Килеп җитәрләр дә, ач бүредәй комсызланып, ярга ташланырлар иде.

Быел менә юк… күренмиләр. Ни булган аларга? Җил-давыл чыгып, барысын да су иясе йотканмы? Хазар белән берәрсе үзара яу башлаганмы, әллә соң Итил буйлап юлбасар урыслар төшеп, барысын да кырып бетергәннәрме? Әйе, быел алар соңга калдылар. Биш көнгә… ун көнгә, бер җылга соңга калдылар!

Инде нишләргә? Көн дә менә шулай манарага менеп, күзләрең талганчы күк читен күзәтеп торыргамы, әллә соң аларның килеп җиткәнен көтеп тормастан, тизрәк үзеңә юлга җыена башларгамы? Килмәсәләр нишләтергә барлык товарыңны? Маңгай тирең түгеп тапкан җыллык байлыгыңны нишләтергә? Киштәләрне сыгып төшкән төлке, кеш, ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савыт-сабаны, агач-ташны нишләтергә? Аннан да бигрәк… аларныкы кебек имчеләрне каян табарга монда, аларныкы кебек дару үләннәре, им суларын каян алырга?! Бөтен ышаныч бары аларда, бары аларда!

Күрән би, күңелсез уйларга бирелеп, койма өстендәге күпергә килеп чыкты. Текмә читенә якын килеп, су өстенә тагын бер карыйсы килсә дә карамады – ары китте. Койма өстендә, ышыкта җилсез иде, җылы иде. Аның бер дә моннан кайтып китәсе килмәде. Шулай үз-үзен кая куярга белми басып торганда, ул Яр-капкага якынлашып килүче Утташ камны күреп алды. Аның болай да караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте, ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, касыктан өстәрәк эче сызлый башлады.

III

– Иминлекме, би? – диде Утташ кам, койма өстенә менә торган баскыч янында туктап.

– Иминлек, кам баба, – диде би, тыелып кына, урыныннан кузгалмыйча.

Ул, култыксаны кысып тоткан көе, Утташ камның аттан төшүен, үз янына менүен көтеп торды. Утташ кам, теләр-теләмәс кенә, өзәңгедән аягын алды, ашыкмыйча гына, үзенең кемлеген белеп кенә баскычтан менде дә, би алдында бүреген салып, башын иде.

– Илгә тынычлык, бигә байлык бирсен, Тәңрем, – диде кам.

– Шулай булсын, – диде би, камның йөзеннән күзен алмыйча.

– Су азрак икән шул быел, – диде Утташ кам, текмә янына килеп.

– Юк, алай ук аз түгел, кам баба, – диде би. – Манара башыннан яхшы күренә – менәбезме?

– Юк, юк! – диде Утташ кам, кулын селтәп. – Монда җил. Аска төшик, булмаса, сөйләшәсе сүзем барые синең белән, би.

– Ник аска төшеп торырга? – диде би. – Әйдә, каравыл өендә сөйләшәбез.

Ул, Утташ камның ни дә булса әйткәнен көтеп тормастан, кире борылды, койма өстенә салынган каравыл өенең ишек бавын тартып җибәрде. Каравыл өе тар гына, кысан гына иде. Аның Чулманга караган ягына – озынча төннек, түшәменә төтен юлы уелган; балчык идән уртасына эре ташлардан өеп учак ясалган, учакның ике ягына, капма-каршына утыргычлар куелган иде.

Би килеп кергәндә, ике яшь сакчы, уты сүнеп җитмәгән учак өстенә иелә төшеп, көлешеп нидер сөйләнеп утыралар иде. Бине күрү белән, алар икесе дә урыннарыннан сикереп тордылар, ниндидер яман эштә тотылган кешеләр сыман, кызарынып үрә каттылар. Телсез калдылар.

– Чыгып торыгыз, – диде би аларга.

Сакчылар ишеккә ташландылар, би артыннан килгән камны күрмичә, аңа килеп бәрелделәр – чак-чак кына аяктан екмадылар. Ярый әле, Утташ кам ишеккә тотынып калды.

– Күзегез чыкканмы әллә? – дип кычкырды кам ачу белән.

Сакчылар, агарынып, камның аяк астына егылдылар.

– Игелексезләр! – дип сукранды Утташ кам, сакчыларны чыбыркысы белән сыдырып.

Ыру башы белән икәүдән-икәү генә калгач та ул шактый тынычлана алмады. Күрән би, аның ыңгырашуына, сыкрануына эчтән генә көлемсерәп, тар утыргычка җәелеп утырды да кыска тунының көмеш каптырмаларын ычкындырып җибәрде – елгадан төннек аша салкын җил исеп торса да, учак янында эссе иде.

– Ни йомыш, кам баба? – диде би, сүзгә башлап.

– Йомышыңны да онытырсың монда, – диде кам, сөякчел куллары белән озын, нечкә сакалын сыйпаштырып.

– Шулай тиз онытырлык йомышмыни, кам баба? – диде Күрән би, көлемсерәп. – Кызың исән-сау… илдә тынычлык… Күреп торасың, Тәңренең боерыгына буйсынып, Чулман боздан әрчелде… Ишек артында беркемнең күзе юк.

– Тын алырга ирек бир, кияү, – диде Утташ кам, бинең шулай килделе-киттеле сөйләнеп утыруын ошатмыйча. – Мин синең белән эш турында сөйләшергә килдем.

– Сөйләшик, бабай.

– Яшел чирәм җирдән борын төрткән, кияү! – диде кам ясалма бер күтәренкелек белән.

– Күргәнем булмады, – диде би сүлпән генә. – Бу арада башлар катып тора.

– Каткандыр, кияү, каткандыр, – диде кам баба, тынычланып.

Тынычлангач, ул үзен бидән өстен сизә башлады. Үзен өстен сизгәч исә, аның күз алдында Күрән би, башка барлык ырудашлары кебек, аңсыз, белексез бер кешегә әйләнде. Бөек Тәңре турында, изге ияләр, яман ияләр турында, йола турында үзе нәрсә генә әйтмәсен, Күрән бинең берсүзсез ышаначагын, үзе белән килешәчәген ул алдан ук белеп утырды. Моны шулай ук би үзе дә белде. Утташ камны ул үзенең бабасы буларак кына түгел, ыруда беренче урынны яулап алырга, ыру башы булырга омтылучы көндәше, дошманы буларак та күралмады, шулай да түзде. Акбүре ыруының өлкән камы, имчесе, күрәзәчесе, аксакалы булган Утташны ул би буларак, ыру башы буларак олыларга тиеш иде. Элек тә ул еш кына аннан шүрләп куйгалый иде. Үзен чир корты кимерә башлагач, бу шүрләү еш кына анда чын-чынлап куркуга әйләнә иде.

– …Аннары шул: сигез көннән, кияү, төн үзәге авышкач, беренче әтәч кычкырыр алдыннан яңа ай туа, – диде Утташ кам ашыкмыйча гына, күзләрен йома төшеп.

– Шулаймыни? – диде би, камның сүзләренә ярашырга тырышып.

– Яңа ай туар алдыннан барлык эшләрне төгәлләргә кирәк, кияү, – диде Утташ кам, салкын җилдән читкәрәк китеп. – Нинди ай икәнлеген беләсеңдер, кияү… Яшел чирәм ае. Яшел чирәм белән бергә изге ияләр дә, явыз ияләр дә уяна. Бөтен дөнья күзен ача, кияү! Быел су күп түгел. Быелгы җыл яман килә, кияү!

– Сыгыр җылы![7 - Борынгы төрки халыклар, ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр, елларны, беренче, икенче… йөзенче… меңенче дип санамаганнар, бәлки, төрле хайван исемнәре белән атап йөрткәннәр. Унике ел буена һәр ел бер хайван исеме белән атап әйтелгән, унике елдан соң шул ук исемнәр яңадан кабатлана башлаган: 1. Тычкан елы. 2. Сыгыр (сыер) елы. 3. Барс елы. 4. Куян елы. 5. Балык елы. 6. Җылан елы. 7. Ат (җылкы) елы. 8. Куй (сарык) елы. 9. Маймул (бичин) елы. 10. Тавык елы. 11. Эт елы. 12. Дуңгыз елы. Борынгылар Сыгыр елында орыш күп була, Тавык елында – азык мул, ләкин кешедә борчу күп, Балык елында яңгыр күп ява, Куян елында – ачлык, Дуңгыз елында суык һәм фетнә була дип уйлаганнар. Бу календарьның ташларда кайбер калдыкларын бүген дә очратырга була.] – диде би, көрсенеп, Утташ камның куркыныч сүзләре йогынтысына бирелеп. – Сыгыр җылында орыш күп була, дип белми әйтмәгәннәр бабайлар. Яман килере инде күренеп үк тора – бүген бишенче көн, әнә беркем юк.

– Явыз ияләр яшел чирәмнән дә элегрәк уянганнардыр, – диде Утташ кам, бине тыңламыйча. – Чокырларда пычрак сулар торып калды, агачларга чүп-чар эләгеп калды. Җыл яман килә. Йолык[8 - Йолык – корбан чалу. Йолык туе – корбан бәйрәме.] туен быел зурлап ясарга туры килер, кияү!

– Зурлап ясарбыз, – диде би, килешеп.

Шулай диде дә кинәт сагаеп калды. Бабасының нинди уй белән килүен ул әлегәчә белә алмый интегә иде. «Зурлап» дигәндә, Утташ камның коры, шыгырдавык тавышы чак-чак кына калтыранып киткәндәй булды. Нәрсә каермакчы була бу? Ука белән каелган төлкетамак тунмы, энҗеле камчат бүрекме, көмешләнгән иярме, кырнакмы[9 - Кырнак – кол кыз.] – нәрсә?

– Бүген төш күрдем, кияү, – диде Утташ кам, беравык тынып утырганнан соң, әкрен генә, серле генә яңадан сүзгә башлап. – Атка атланып, үзебезнең Басу-капкадан күпер аша чыгып барам, имеш. Күпер уртасына җиткәнием, каршыма Әрлик хан ялчысы Октуган килде чыкты! Бер кулы белән атның ялыннан тотты, икенче кулы белән сакалымнан тотып алды. Тешләрен ыржайткан, күзләре уттай яна! Йолаларны бозасыз, ди, йолык бирмисез, ди. Атыңны бирәсеңме, ыруыңны, җиреңне-суыңны бирәсеңме, ди…

– Ялган! – диде кинәт би, башын калкытып.

– Ни-нәрсә ялган, балам? – диде Утташ кам, өстенлеген, тынычлыгын әз генә дә үзгәртмичә, авыр күз кабакларын калкыткандай итеп. – Минем сүзләрем ялганмы, явыз Октуган сүзләре ялганмы? Тфү-тфү! Телемә дә аласым килми атын… котымны ала язды, көчкә котылдым.

Күрән би эндәшмәде, очлы бүрек кигән авыр башын салындырып, ачуыннан кызарынып-бүртенеп тик утырды.

– Әрлик хан ялчысы явыз Октуган сүзләре ялган, кам баба, – диде ул бераздан, ачуын эчкә йотып.

– Менә шул… – диде кам, өзелгән сүзен ялгап, – сакалымнан тотып алды бу. Тарта. Авызына якын ук китерде. Инде йота дип торам. Җиргә-суга да, ыруыма да тимә, атымны бирермен, мин әйтәм…

– Нинди атка атланганыең соң син, кам баба? – диде Күрән би, ачыктан-ачык мыскыл сиздергән бер тавыш белән.

– Мин, кияү, Йолдыз-кашкага атланганыем, – диде Утташ кам тыйнак кына.

– Юк! – диде Күрән би, аягына басып. – Йолдыз-кашкага синең беркайчан да атланганың юк… төшеңдә дә! Атлана да алмыйсың, син аның янына да бара алмыйсың!

– Ялгышасың, кияү, – диде Утташ кам, коры, усал күз карашы белән бине өтеп. – Изге эшкә тел тидереп тору үзе язык! Күңелең бозык синең, кияү, шуңа да эшең алга бармый.