скачать книгу бесплатно
И көзге чаклар…
Ник бер үрли, бер ташлана
Бу акчарлаклар?
Монда Райнис наратлары,
Теге кораблар…
Диңгез…
Диңгез түгел–дала:
Канатлы атлар.
Ярсып чаба ак күбектә,
Меңнәрчә алар!
Чал ялларын җәеп, кинәт
Ярга яталар,
Югалалар комга сеңеп,
Эзсез пораклар…
Соры дала – серле диңгез!.. –
Әкият бу яклар.
Сагышлы да, ямансу да
Көзге бу чаклар, –
Искә төшә Иделдәге
Моңсу учаклар…
1972
Гомер турында
Шагыйрь гомере кыска була, диләр,
Әйбәт кеше, диләр, гомерсез.
Әйтсәм әйтим, моны минем яшьтә
Ишетүе шактый күңелсез.
Хәер, әгәр чынлап шулай булса –
Үлгән булыр идем мин күптән.
Кургаш тәнем җиргә тарта мине,
Ә шигърият – төшерми күктән!
Бөек Сәгъди йөздән артык торган, –
Мең ел инде – яши һаман да:
Тел тидереп кара, күп яши дип, –
Замандаш ул һәрбер заманга!
Яхшылыкка түгел – озаклады
Дип әйткәннәр әйтер, ни чара?!
Тик Сәгъдиләр яшен яшәтмичә
Ясамый тор, үлем, ишарә.
1972
Бөртек булып
Гүзәл яшьлекне бизи дәрт,
Картлыкны – хикмәт.
Исәпләшми моның белән
Бу дөнья нишләп? –
Дәртсезләр дә, мәнсезләр дә
Яшиләр бик шәп.
Аларны да хатын-кызлар
Сөя-ярата,
Эшләреннән дә уңалар,
Абруй да арта, –
Фани дөнья тегермәне
Барын да тарта.
Тегермән ташына бодай
Коелган төштән,
Бер бөртек булып, буага
Тәгәрәп төшсәм,
Агып чыгып, язлар саен
Кырларда үссәм, –
Шул булыр иде хыялның
Бөек җиңүе:
Хикмәт белән дәртнең бергә
Туры килүе, –
Язмышыңа үлемсезлек
Алып бирүе.
1972
Кош буласым килә
Кошлар теле кебек тибрәп тора –
Ягымлы телегез.
Латышлар! Мин сезне үз иткәнне
Телсез дә белегез.
Кошлар әнә төрле булсалар да,
Телләре бер, диләр.
Ә кешеләр, кеше була торып,
Уртак тел белмиләр!..
Телләр төрле икән – бер зыян юк,
Кер булмасын анда,
Телне басып, тынны кысып торган
Гер булмасын җанда!
Җиһан гизеп сайрашырга телим, –
Кош буласым килә:
Бар телләрдән торган гаҗәп хорга
Кушыласым килә!
Барыбызга изге туфрак бит бу,
Без – җир балалары.
Кешеләргә бәхет – тик дуслыкта,
Туганлыкта бары!
1972
Ике диңгез
Хыялларым – кара сакал – янымда:
Басып торам ике диңгез ярында, –
Берсе – Кара, берсе – Балтыйк диңгезе,
Чагыштырмак булам ике тиңсезне.
Икесе дә алар горур, мәһабәт,
Икесендә дә яшеренгән һәлакәт…
Икесе дә куәтле – хәттин ашкан,
Икесе дә офыкларга тоташкан.
Баксаң, алар охшаш сыман үзара.
Ә төскә: берсе – соры, берсе – кара,
Авазлары да бертөсле туалмый:
Пышылдый берсе, берсе сыкрый, аглый…
Шаулый Балтыйк, шаулый… тынгы табалмый.
Кара диңгез шаулап кына калалмый:
Ул яралы арысландай үкерә,
Ярсуыннан кыяларга сикерә!
Бер карасаң, болар охшаш шикелле,
Бер карасаң, охшашлыгы икеле,
Бер карасаң, бу ике диңгез – игез;
Дөньяда игезләр дә булмый тигез…
1972
Тантанадан соң
Фанфаралар тавышы яңгырап тынды
Шаулап үткән яшьлек шикелле…
Тындымы соң дөньям?!
Гел яшь илһам
Миңа тагын курай китерде.
Куам, көтү куган малай сыман,
Шул курайда үткән елларны
Һәм онытам узган яшьлегемне, –
Миндә гүя узмый торганы.
Һаман әле миңа, көтүчедәй,
Яшел кырлар, үрләр үтәсе:
Теләкләрен илнең, борчуларын,
Сагышларын багып көтәсе!..
1972
Шагыйрь һәм патша
Мәйдан тотып һинд солтанын җиңгән, –
Ия булган таҗга, дәүләткә.
Аерылганга газиз туган җирдән
Шагыйрь гомере үткән хәсрәттә…
Тәхетне ул бәхет санамаган.
Гел сызлаган күңел ярасы:
Шуңа күрә мирас булып калган
Газәлләре, «Бабырнамә»се.
Бабыр патша – узган дәвер генә, –
Тәхетләрдән эзләр калмаган…
Бабыр шагыйрь безнең белән бергә,
Аны тузан каплый алмаган!
1972
Исем китми
«Күз уйнатма, диләр, Нури, син яшьләргә,
Синең белән кызык түгел көләчләргә!..»
Аһ, ни чара, артты тагын бер куаныч
Миңа нәфрәт саклап йөргән көндәшләргә.
Үзләре дә алар инде түгелләр яшь:
Алҗыган, хәлдән тайганнар, кайсы пеләш…
Гаҗәпләнәм, нигә үрә тора икән
Юк чәчләре мескеннәрнең мине күргәч?!
Картайсам да, бик бирешмим, көчем булгач,
Көләчләр дә какмас, сөяр төшем булгач.
Ләкин юкка куанмыйдыр дошманнар да… –
Тик борчылмыйм, көнләшерлек эшем булгач!
1972
Нигә тургай да…