banner banner banner
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Хакимнәр ул бик еш алмашына,
Намусын сакла бабаң, атаңның.
Туган якның төтене дә татлы,
Туган Җир ул синең Ватаның!

Язмышы да, хәтта ялгышы да,
Тарихы да уртак татарның.
Туган җирне яклап каны аккан
Татар Иле – синең Ватаның!

Яңа Россиягә яңа мәдхия[7 - Мәскәүдәге «Норд-Ост» театрында булган фаҗигадән соң язылды.]

О, син көчлесең, даһи Русь җире,
Кадерлесең газиз халкыңа.
Гасырлардан килгән тарихың бар,
Гөмбәзләрең хаклы балкырга.

Буйсындырдың күпме дошманнарны,
Үзләштердең күпме җирләрне.
Кайтарсалар әгәр Святославны[8 - Святослав Игоревич (945–972 еллар) – славян халыкларының легендар хәрби җитәкчесе, Киев кенәзе.],
Камашырлар иде күзләре.

Үз җиренә солтан халыкларның
Олтан булды сиңа күпләре.
Ике башлы сәмруг кошың янә
Колачлады зәңгәр күкләрне.

Чәчәк атар илең, матурланыр,
Уңышлардан башың әйләнер.
Торгызсалар бөек Цицеронны[9 - Цицерон Марк Туллий (Marcus Tullius Cicero) (б.э.к. 106 –43) – Борынгы Римның бөек ораторы, сәясәтче һәм философ.],
Хәйран калып теле бәйләнер.

Һәрбер империя шулай үсә,
Апогейга таба омтыла.
Вакыт кына төпсез сазлык кебек:
Бар да бетә, бар да йотыла…

Тиңләсәм дә сине артык булмас,
Сугыш алласына – Марска;
Тик тиңләве сине мөмкин түгел
Изге җанвар ап-ак Барска.

Онытма син шуны, о Россия,
Бөркетләргә читлек килешми;

Томырылса ташка томырыла,
Коллык белән алар килешми!

Кайгыларда бәхет төзеп булмый,
Ә кан-яшьтә юып гөнаһны,
Кеше хисабына баеп булмый,
Фани җирдә төзеп оҗмахны…

Нигезең череп, бер кат ауган идең,
Үткән гасырыңның түрендә.
Вакыт җитте, терәүләрне алып,
Гадел дәүләтеңне төзергә.

Үләт кошы кебек, сөякләрдән
Кора күрмә ләкин ояңны;
Болай да бит инде каплап алган
Кара шәүлә ярты дөньяны!..

«Бөек державалар таркалсалар…»

Мин чорларда адашканмын, ахры,
Тәкъдиремме әллә алдашкан;
Бу тормышта минме икән артык,
Әллә инде заман саташкан?

Кайда ашыгалар чордашларым, —
Ыгы-зыгы тирә-юнемдә?!.
Тик мин, никтер, туктап карап торам;
Хакыйкатьне телим күрергә.

Картлар сагына ерак үткәннәрен,
Яшьләр исә зәвык үзгәртә.
Тик мин генә сәер кеше микән, —
Меңнән артык сорау йөрәктә?!.

«Син җырлама инде иске җырны;
Сөю бары уйлап табылган.
Безнең тормыш – яшәү өчен көрәш…» —
Шушы сүзләр җанга кагыла.

Хисап чоры, хисләр манкортлыгы
Хас түгелдер минем күңелгә:
Ялган сүзләр һәм ясалма караш
Елан булып җанга үрелә.

Җан сафлыгы эзләп йөргән чакта,
Сатлык җаннары да очрады.
Тәкъдир мине шулай алдадымы,
Әллә үзем чорда буталдым?!

Күңелем кошы дөнья читлегеннән
Үзенең чорын эзләп табалмый.
Мин чорларда адашканмын икән,
Минем йөрәк шуңа яралы…

Теләк

Ходаемнан көн дә сорыйм сабырлыклар,
Теләк телим: урап үтсен авырлыклар.
Ил-көн, дөнья булса иде һәрчак тыныч,
Тутыксын, дим, җирдә ятып мылтык-кылыч.
Җирдә хөкем сөрсен иде бөек Сөю,
Бетсен иде юкка талаш, яну-көю.
Кешелекле булса иде һәрбер бәндә,
Яхшы максат йөртсә иде йөрәгендә.

«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән…»

Утлүбү-л-гыйльмә мин-әл-мәһди илә-л-ләхди.

    Шәмаилдән

«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән», —
Ошбу сүзләр борынгыдан безгә килгән.
Сүзләр хаклы, сүзләр төгәл – яхшы беләм,
Истә тотсаң, комга тимәс тормыш көймәң.

Тууыннан башлап туплый кеше үзенә акыл,
Һәм дә эзли фани җирдә яшәү хакын.
Гыйлем белгән, әхлак сөргән бәндәләргә
Белегез сез, дускайларым, Аллаһ якын!

«Сөйләшер шул күңел Ленин белән…»

Күңелем Ленин белән сөйләшә…

    Сибгат Хәким

Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Җир-суыңны тартып алсалар.
Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,
Кара кайгыларга салсалар.

Богаулардан инде ычкындык дип
Оран салган иде Мулланур.
Кояш тотылдымы, әллә аймы
Безнең көннәр тагын болгавыр?..

Үтәр микән? Таңнар атар микән?
Чумарбызмы тагын ялганга?..
Чүлдәгедәй сусап кибәрбезме,
Ялганчылар әйдәп барганда.

Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Үткәнеңне бозып язсалар,
Мәктәбеңне, язу-әлифбаңны
Җәһәннәмгә болгап атсалар.
(Чүплекләргә өеп яксалар.)

Таш диварда ата-баба каны…
…Мирсәетләр каны кипмәгән.
Юк, кипкәндер… Әмма кара көннәр,
Йокысыз төннәр әле үтмәгән.

Эзәрлекләү һаман дәвам итә,
Кара көчләр буа милләтне.
Мавзолейга бүген чәчәк илтәм,
Кулым белән каплап йөрәкне.

Бахчасарайда күрешү. 2013 ел

Кара диңгезгә дип түгел, —
Бабаларым җиренә
Сәҗдә кылырга бардым мин
Гүзәл Кырым иленә.
Дөрес, хәзер ил дә түгел,
Ханлык та түгел инде.
Сибелеп яткан татарлар
Язмышка күнгән инде.
Юк, күнмәгән, йөрәкләрдә
Тибә тарих шаукымы:
Гасырлардан-гасырларга
Күчә хөрлек ялкыны!..
Кулын кыскач, кардәшемнең
Тойдым җан әрнүләрен,
Ватанын җуеп, чит җирдә
Михнәтләр чигүләрен.
Ул да сизде күңелемнән
Нинди хисләр кичкәнен.
Бабамнарның, михнәт чигеп,
Күз яшьләре эчкәнен.
Без дә җуйдык бит Ватанны,
Безнең дә ханлык ауды.
Елгадай акты кайнар кан,
Болыттай уклар яуды.
Ярымайлар ауган чакта,
Яндык без ялкыннарда.
Бәкеләргә төшеп каттык
Зәмһәрир салкыннарда…
Тик сынмадык, чөнки без дә —
Гәрәйләр нәселеннән!
Бездә бит уртак кан ага,
Далалар моңы сеңгән!
Ничә гасыр күрешмәдек,
Никадәр сулар аккан?..