banner banner banner
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


Иртәләре – гадәтләнгән иртә,
Җайлы ласа атлау бер эздән!
Кояш исе!
Кояш исе керде! —
Тансык тамчы тамды күземнән.

«Кояш исе!» – читән-коймаларда,
Черем иткән киртә очында!..
Ышанмыйча, тезгеннәрен тарттым:
Рәшәдер ул, күңел, очынма…

«Кояш исе!» керде һәм туктады
Егыла-тора чапкан дөньясы.
Колакларга тынлык пышылдады
Фани җирнең бакый догасын.

Чуар уйлар эңгерләрдә калды,
Гамь йөгерде кинәт каныма.
Рәхәт бәхет: күнегәсем килә
Кояш исе! кергән җаныма.

Барыбер

Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен —
Гасырга, мең елга… инде бит барыбер…
Барыбер – шом тулган бу сүзнең дәһшәтен
Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.
Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне
Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.
«Ә-һә-һәй!» дияр ул, дөньяга яратып,
Каршы ал, кабул ит – яшәргә Мин киләм!

Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,
Күзләре йөгерер үзәннән тауларга…
Сизмәс тә: җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр
Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.

Хыяллар калыр да офыкка эленеп,
Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык…
Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган
Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык…

Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,
Киереп ачылган ишекләр ябылыр…
Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:
Миңа да, сиңа да, аңа да… барыбер…

Хыянәт

Ак биләүдән калган ал яулыкны
Кыса төшеп маңгай тирәли,
Бии-бии ардык. Ә аннары
Җил йөгерде җаннан үтәли…
Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,
Җәннәт исе истә чагында
Кем уйлаган гайрәт чигәр диеп,
Дөньясыннан еллар чатында?

Без килгәндә юкса, мәхәббәттән
Тулган иде һәрбер күзәнәк!
Гамьсезлеккә алыштырдык барын
Һәм… Күкләргә иттек хыянәт…
Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан дидек…
Салкын идек, җиһан өшерлек.
Бер ятланган сүзләр кабатланды…
Ә тансыгын… ерак яшердек.
Үз балтабыз чапты тамырларны
Ярым шашкан идек… ярым ач…
Шул халәттә кире кайтырбыз бер…
Күкләр ләкин инде танымас…

Мин бары тик бәхет теләдем!

Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә.
Дөньям җуйды соңгы терәвен.
Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем!..

Күрми киттең… Минем әрнүләрдән
Җиһан тетрәп, Күкләр елавын…
Сагышымнан акыл язар мәлдә,
«Ул – бәхетле!» – диеп юандым.

Еллар үтте… яраларны җөйләп,
Кан-яшемне сөртеп яңактан.
Көтмәгәндә… (ә бит көткән идем!)
Син очрадың миңа кабаттан.

Танымадым. Кайда соң ул караш?
Көчле рухның көчле гәүдәсе?..
Мин табынган күзләреңдә бүген —
Яраланган бөркет шәүләсе.

– Кичер! Кичер… Пышылдаган иңрәү
Туктатты күк дөнья гүләвен…
Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем!..

Соңлаганнар сонатасы

Кемдер иртә килде, кемдер соңрак —
Җай булдымы әллә сайларга…
Без туганда кунык төшкән иде
Манарага кунган айларга.

Иртәләгән җаннар дала исен
Кирмән итеп үтте яуларны.
Соңгарганнар – без дә шунда инде —
Көтте һаман күктән яуганны.

Ә бит килгән иде бер сулыйсы
Бал ягылган хөрлек һавасын!
Идел аша озатылган икән —
Кайсы дәверләрдән табасың?

Соңга калган бичаралар беркөн
Уйлап тапты шомлы риваять:
Уйнаш икән сөю, ул кадәр үк
Дәһшәт түгел икән хыянәт!..

Тетрәп куйды дөнья. Манарадан
Ташланды күк җиргә горурлык.
Алкышлардан башны җуйган чакта,
Аягүрә килеш егылдык.

Бозылдыкмы әллә, үзебезне
Артык жәлләп, артык иркәләп?
Ахры, мәңге эчтән сызарбыз күк
Ник тумадык, диеп, иртәрәк.

Гөлнур Корбанова

Гөлнур Равил кызы Корбанова (Хәсәншина) 1979 елның 19 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.

Г.Корбанова әдәбият мәйданына мәктәп елларында ук килә. Шул чорда аның беренче шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла.

1996–2001 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында укый. Шагыйрәнең студентлык еллары да иҗади активлык белән уза: «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында әдәби әсәрләре дөнья күрә.

2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Уемның куены» исемле беренче китабы басыла. 2007 елда «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле шигырьләр җыентыгы, 2012 елда балалар өчен табышмаклар, шигырьләр тупланган «Аю булу кыенмы?» китабы нәшер ителә.

Гөлнур Корбанова – популяр җырлар авторы да. Шигырь- ләре төрек, чуваш, рус, балкар, азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителгән.

2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«Ява карлар, куна карлар…»

Ява карлар, куна карлар
иңнәремә,
шөкер итәм бу карларны
күргәнемә.
Шөкер итәм бу көннәрне
күргәнемә,
көннәр буе нидер эшләп
йөргәнемә.
Яратам мин кышның карын,
бураннарын,
бураннарның адаштырмый
торганнарын,
бураннарның тансык кына
булганнарын,
сагындырып урамнарга
тулганнарын.
Карлар ява, карлар ява,
ишеп-ишеп,
аклыгыннан якты кала,
җанга күчеп,
аклыгыннан аклык кала,
җанга күчеп,
бу аклыкны таптавы да
әллә ничек…

«Офыкларга кадәр ерак әле…»

Офыкларга кадәр ерак әле,
ерак әле миңа шәфәкъләргә,
баш очымда – кояш эсселеге,
үзәннәрем – куе чәчәкләрдә.

Беркөн, әнкәй, кояш сүрелгәндә,
дөньяларым көзгә күмелгәндә,
күлмәкләрең киеп караганда,
синекедәй чәчләр агарганда,
көзгеләргә карап көенгәндә,
кулларымның көче кимегәндә,

мин аңлармын синең күңелеңне,
мин тоярмын һәрбер күзәнәген.
Миндә булыр синекедәй күзләр
һәм күрермен дөнья үзгәргәнен:

без кайтмаган көннең озынлыгын,
кояшының хәтсез кызулыгын;
саксыз әйткән сүзнең авырлыгын,
дәшмәвеңне, җыеп сабырлыгың;
балалардан көткән җылылыгың,
җылылыкның нинди олылыгын

мин аңлармын беркөн. Аңлаганда,
сагыш ургып тулыр күңелемә.