banner banner banner
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Бу якта
аһ, күңел шулкадәр сагына.
Бу якта
бар да бар, юк туган як кына

«Дөньяларым көязләнә…»

Дөньяларым көязләнә,
көязләнә, көзләнә.
Җәй дә китәргә ашыкмый,
китмәскә үзсүзләнә.

И, көзләрнең купшылыгы!
И, көзләрнең ямьнәре!
Җәйнең хәле ничек икән,
кыен микән хәлләре?

Уйлый микән гөлләренең
китүенә суласын,
ә шулай да китүләрнең
кайтуларсыз булмасын

белә микән китәр җәйләр?
Ник белмәсен… Беләдер.
Бар дөньяда —
моңлы тынлык,
бәлки, шуңа күрәдер.

Дөнья тулы тып-тын
моңлык,
дөнья тулы көз генә,
бакчаларда яфрак-яфрак
җәй йөрәге өзелә.

Бу көннәрнең бизәк булып
күңелдә калырлыгы…
Көзләрнең матурлыгы да,
җәйләрнең сабырлыгы…

«Шулкадәр тын ага елгалар…»

Шулкадәр тын ага елгалар,
елгалар шулкадәр тын ага.
«Су үргә акмас» дип җырларлар,
тыңлама беркемне, тыңлама.

Кышларның төннәре бик озын,
сабырың беткәндә кышларда,
«Бу елны яз килми» диярләр,
ышанма ул сүзгә, ышанма.

Шулкадәр тын ага елгалар.
Бардыр ла үрләргә акканы.
Язларсыз ел булмас. Таңнарның
юктыр ул кояшсыз атканы.

Ялгышып өметсез сүзләрен
кемнәрдер теләсә әйтергә,
тыңлама беркемне. Бары тик
Аллаһның рәхмәтен хәтерлә.

Бүре баласы

1.

Кышкы төннең зәһәр салкыннары.
Ап-ак кына урман юллары.
Ишетелде урман эчләрендә
бүре баласының улавы.

Ул адашкан иде урманында,
кайтыр юлын мең кат эзләде.
Кар өстендә
серле юллар булып
сузылып калды бүре эзләре.

Үз юлларын йолдызларга карап,
айга карап таба юлсызлар.
Ләкин бүген бар да тып-тын иде,
сүз дәшмиләр иде йолдызлар.
Бик еракта әнә авыл балкый,
йортларында кояш-ут яна.
Барыр иде —
бара алмый гына,
бүре булып тугач дөньяга.

Үз хәлен ул ничек аңлатыр соң,
бүре телен белми авыллар…
Туңар инде.
Яз җитүгә аны
кар астыннан табып алырлар.

2.

Туңып барган бүре баласында
алсу гына өмет яктырды —
карт бүреләр сүзен хәтерләде:
«Ул кешеләр гаҗәп акыллы…

Кеше халкы юллар сала белә,
урманны да алар булдырган.
Ә ул урман хәзер
әнә күпме
җан иясе өчен йорт булган».

Шулай булгач,
кеше аңлар мине,
ишетмәгән чакта бүреләр.
Ризык бирер,
яраларны бәйләр,
кешеләрне бөек зат, диләр.
Бүре килде авыл кырыена,
талчыгулы иде бу төне.
Утлар яна кайбер йортларында —
аны көтүләре түгелме?

Бүре керде авыл урамына,
ул кергәнне беркем күрмәде.
Бераз гына ашап җылынырга
тели иде бүре йөрәге.

3.

Йөрде бүре авыл урамында,
очрамасмы, диеп, берәрсе…
Бик тә килде бүре баласының
кеше дигән затны күрәсе.

Аһ бүрекәй, нәни бүрекәем…
Соң шул инде,
сине күрделәр.
Нәфрәт уты иде йөзләрендә —
әллә кеше,
әллә… бүреләр.

«Бүре килгән, әнә бүре килгән!
Сак булыгыз, зыян итмәсен!»
Һәм берәве бик сакланып кына
тартты кинәт мылтык төймәсен.

Ап-ак карлар төште агачлардан,
кошлар очты ярып һаваны.
Кар өстендә нәни бүре ята,
бүре ята…
башы яралы.

Кыргыйлыкка кемнән өйрәнәсен
бүре хәзер белер иде дә…
…Өзәр булып тимер чылбырларын
әрнүеннән ярсып эт өрә…

Гөлназ Вәлиева

Гөлназ Мөдәррис кызы Вәлиева 1983 елның 25 августында Казанда язучы гаиләсендә туа. Балачактан ук иҗат белән мавыкса да, шигырьләрен кешегә күрсәтергә ашыкмый.

2000 ел аңа күп сөенечләр китерә: «Милли китап» нәшриятында «Тылсым» дигән беренче китабы басыла. Гөлназның шигъри һәм чәчмә әсәрләрен туплаган бу җыентыгы республика күләмендә үткәрелә торган «Ел китабы» бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек була. Шул ук елны Гөлназның кайбер әсәрләре «Җәйнең җиде төсе» («Мәгариф» нәшрияты, Казан) исемле күмәк җыентыкта урын ала.

Казан дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамлагач, француз теле кафедрасында аспирантурада укый. Диссертацияне уңышлы яклап, гыйльми дәрәҗәгә ирешә.

2005 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел күзе» дигән чираттагы китабы басылып чыга.

2008 елда Лондонда «Tatar Phrasebook» исемле китап дөнья күрә. Бу китапны Г. Вәлиева британияле Николас Оуд белән берлектә төзи.

2008 елдан Гөлназ Вәлиева даими рәвештә Германиядә яши. Татар диаспорасының тормышында актив катнаша.

2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Аккош күле урманы

Наратлар биек-биек —
Болытка башым тиеп
киткәндәй булам инде,
шул наратларга сыенсам.
Каеннар актан-актыр —
Җаныма тула ак моң,
яктырып китәм инде,
каенлы күлдә коенсам.

«Язгы яңгыр…»

Язгы яңгыр —
Биләүсәдә яткан
Бала көлүе.

Җәйге яңгыр —
Сөт исенә чумып,
Көтү керүе…

Көзге яңгыр,
Көзге яңгыр…
Синең нинди эзең калыр?

Арыш уҗымы, яшәреп,
Сары яфракны юата:
«Көзге яңгыр —
кыңгырау ул:
Язгы бөрене уята!»

Илһам