banner banner banner
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

һәм шул чакта син булмассың, әнкәй…
Син булмассың – үксеп түгелергә.

Сагынуга түзалмыйча ул җан
сине эзләр синсез сукмаклардан,
үткәннәрне салыр хәтерләргә,
юатырга теләр. Кадерләргә.
…Аланнарым алсу чәчәкләрдә,
ерак әле, ерак шәфәкъләргә…

«Хыялдагы бер хатирә булып…»

Хыялдагы бер хатирә булып
кал син —
китмә хыялдан!..
…Кар сулары ярсып аккан чакта,
тау өзелгән чакта кыядан,
Син калкырсың минем хәтеремдә.
Тетрәнерләр хәтта болытлар.
Юк, югалма!
Китмә хыялымнан —
буй җитмәслек кояш булып кал!
Ишегенә йозак эленмәгән —
күңелемне кемнәр шакымас…
Ләкин Сиңа охшаш берәү
Син булмас шул,
Синең адаш Сиңа тиң булмас.
Үткәннәргә кабат-кабат кайтам,
хәтеремнең тегәм тапларын.
Юшкыннарны вакыт юа-юа,
бер караңгы җиргә атканын
мин аңлармын әле,
танырмын.
Югалсаң да,
яктылыгың аша
Сине кабат табып алырмын.
…Ә хәзергә
шундый моңсу салкын чакларда
миңа кала киләчәкне бары
бүгенгемә төреп сакларга.

«Чит, диләр, чит илне, чит, диләр…»

Чит, диләр, чит илне, чит, диләр
(кичерсен үз туган җиребез),
анда да шул кояш, шул ук ай
һәркемгә елмая бертигез.

Анда да шул кавем. Адәмнең,
Хаваның кызлары, уллары.
Сурәткә төшердем диңгезен —
ул минем моңыма охшаулы.

Диңгезнең итәге тау да тау,
шул таулар шикелле горурлык
бар бит ул минем дә халкымда,
мең илнең тавына торырлык.

Ничек соң чит диим мәчетен?
Йолдызлы ай кунган манара…
Шул азан, нәкъ шул ук догалар
нур булып җиһанга тарала.

Чит, диләр, чит илне, чит, диләр,
чит түгел икән бит берсе дә.
Чит түгел, бары тик читендер
үз илен сагынган кешегә.

«Сагынып каршылыйм язларны…»

Сагынып каршылыйм язларны,
язларның беренче иртәсен.
Яз килә. Яз көлә. Яз белә:
дөньяны кояшлы итәсен.

Һәр җирдә яз йөрер. Урамда
яз чыгар, елмаеп, каршыга.
Кояшын өләшер. Кояшы
үзендә кимемәс тамчы да.

Яз йөрер уятып таңнарда.
Язларда шифалы җил исәр.
Язларның тылсымлы тавышы
кагылган җирләрдә гөл үсәр.

Хатирә яңара язларда.
Яз килеп киткәндә кышлардан.
Бу язлар кемнәрнең ише соң…
Язларны кемгәдер охшатам…

«Мин беләм: кайларга китсәм дә…»

Мин беләм: кайларга китсәм дә,
һәрвакыт догада торырлар,
ихластан хәерле юл теләп,
чыршылар,
юкәләр,
тупыллар.

Җаннарым керләнгән чакларда,
игелек хакында җыр җырлар.
Һәм шулай сафлыкка чакырыр
юкәләр,
тупыллар,
чыршылар.

Абынып егылсам юлларда,
тураеп басуым көтәрләр.
Йөз бормас, таяныр сын булыр
тупыллар,
чыршылар,
юкәләр.

Без җирдән киткәндә,
нык булып,
төз булып бездән дә калырлар.
Җаннарга бер һәйкәл шикелле…
Юкәләр,
чыршылар,
тупыллар.

«Очасың, уйныйсың, күбәләк…»

Очасың, уйныйсың, күбәләк.
Син ниләр уйлыйсың, күбәләк?
Көннәрең узалар уенда,
күбәләк, ниләр бар уеңда?

Канатың кагасың, дәшмисең,
гүя син бер гамьсез яшисең.
Күбәләк, күбәләк, акыллым,
күр әле, күр әле, бал кортын.

Гомерең заяга үткәнгә
үпкәләп йөрерсең кемнәргә?
Гөлләрнең хуш исе исертә,
гомерләр узар ул ничек тә.

Кояш, дип, очасың утларга,
күбәләк, уйлале туктарга.
Күбәләк, әллә син оныттың:
гомерең – бер йотым, бер йотым.

Канатың – чигүле гүзәллек,
фаҗигаң – үзәкне өзәрлек.
Син, диеп сызуы бәгырьнең,
күбәләк, күбәләк-кадерлем.

«Без танышкан җәйге бакчаларны…»

Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул,
карлар күмгәндер.
Кошлары да тынып калганнардыр,
һавасы да хәзер бүтәндер.

Ә ул карлар, бәлки, кагылгандыр,
ява-ява, синең иңнәргә…
Нигә карлар?
Нигә? Ник мин түгел? —
Бу җаннарым шуңа үртәлә…

Шул бакчада мин дә бер кагылдым
йөрәгеңә синең, хисеңә.
Хисләреңне буран күммәдеме,
җәйге кичне төшер исеңә.

Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул, карлар күмгәндер.
Мең кар кызы синең янәшәңдә,
ә син…
Син булырсың миңа
бердәнбер.

«Бу якта…»

Бу якта
нәкъ шулай алланып таң ата.
Бу якта
таңнарда сандугач уята.
Бу якта
гөлләрне тибрәтеп җил исә,
көннәре
Кояшлы. Болытлы. Төрлечә.
Кышлары
калышмый бездәге кышлардан,
язлары
бездәге язларга охшаган.
Болытлар
тын гына, тын булып агалар.
Яңгырлар
нәкъ шулай шыбырдап явалар.
Каеннар —
әйтерсең яшь кызлар. Сөйкемле.
Бу якта
барсы да бездәге шикелле.
Бу якта
төшәдер туган як искә гел.
Туган як
барыбер, барыбер үзгәдер!