
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр
Ганҗә вагонга Казанда ук утырган тугыз кызның берсе икән. Аның әтисе Татарстан башкаласында утызынчы еллар башыннан ук зур «Авиастрой» төзелешендә инженер булып эшләгән, ел саен мактау грамоталары алып килгән, партконференцияләрдә делегат булып катнашкан. Ләкин 1932 елда Саба дигән авыл җирендә, социалистик ярыш җәелдереп, «Авиастрой» төзелеше өчен ун мең кием чабата җитештерелүен тәнкыйтьләп, «Авиастрой»га ботинкалар кирәк» дип сөйләгәне өчен, аны берничә ай таш капчыкта яткырып чыгаралар. Аның бу «гөнаһын» органнар инде беркайчан да онытмыйлар, җиде елдан соң, янә дошман эзләү кампаниясе кузгалгач, НКВД козгыннары аны төнге сәгать икедә алып китәләр…
Биредәге кызлар әле бала гына булганга, тулышып, түгәрәкләнеп җитмәгәннәр. Аларны Сонька «утын пүләннәре» дип үрти. Ә Азат Ганҗәнең матурлыгын, ә бәлки, иртәгә генә чәчәк атасы матурлыгын инде тоя. Кызганыч, аларга аралашырга туры килми, кино караганда, үзләре оештырган концертларда гына малай шомырт кара күзле, озын толымнарын ике уч төбе хәтле аркасына салган бу кызчыкны читтән генә сокланып күзәтә. Сөйләшкәннәре булмаса да, исәнләшеп йөриләр, ни әйтсәң дә якташлар һәм өстәвенә адашлар, ягъни фамилиядәшләр бит.
Язга таба алар танышып китәләр. Бусы болай була.
Балалар колониясендә Мурзаев дигән юньсез малай да бар бит әле. Поездда бәргәләшеп алганнан соң, Азатның Мурзаев белән юллары бүтән кисешми. Төрле корпусларга эләгү сәбәпле, бригадалары да төрле була, ә очраклы рәвештә күзгә чалынса, Мурзай «Азат абыкаччаен» күрмәмешкә салыша. Үч тота торгандыр, әлбәттә. Андыйлар үлгәнче үч саклый, диләр бит. Ни сәбәптәндер әүвәлге фамилиясендә калган Мурзаев үз тирәсенә алты-җиде үсмер малайны туплап өлгерә. Алар инде, кечкенәләр өлешенә дә кереп, хәтта ашка салынган барлы-юклы ит кисәкләрен талап ала башлаганнар. Җаен туры китереп, кызларны да рәнҗетәләр икән.
1 нче Май бәйрәме алдыннан, Ленин бабай туган көнне, йорт территориясен җыештыру буенча коммунистик өмә игълан ителә. Өмәдә спецдомның күзлекле һәм чахоткалы начальнигыннан алып ихата почмакларындагы дүрт каланчада каравыл торучы әрәмтамакларга кадәр, барлык тәрбиячеләр, педагоглар, хәтта Вася агай белән аның инвалид карчыгы да катнашалар. Чыннан да, үзе бер бәйрәм төсле була бу өмә. Ачлы-туклы йөргән балаларга физик эш нинди бәйрәм булсын инде югыйсә?!
Менә шушында Азат фәлсәфәгә дә бирелеп алды: «Күмәклек тойгысы адәми сыйфат түгел, ул безгә көтү-көтү булып йөргән хайвани заманаларыбыздан калгандыр… – диде ул. – Әлбәттә, өердә без үзебезне көчле тоябыз…»
Мин Азат белән бәхәсләшмәдем.
Өмәдә Азатка төп корпус каршындагы берничә ел эшләми яткан ташландык фонтанның чәрдәкләнеп беткән бетон бассейнын чүп-чардан чистартырга һәм шуңа су тутырырга кушалар. Суны төп территориядән бераз читтәге буадан атлы мичкә белән Вася агай китерә тора, көянтә-чиләкләп кызлар да ташыйлар. Чумак Азатка кемнең ничә чиләк китергәнен кәгазьгә язып барырга куша. Һәр кыз исеме янына Азат икешәр артык сызык сыза, ә Ганҗәне яклап торасы да булмый, ул болай да өч көянтә суны артык китерә. Әйләнеп килгән саен, бер-ике сүз алышып өлгерәләр…
Ахырда Ганҗә оялып кына:
– Минем үтенечем бар, Азат, әйтимме? – ди.
– Әйт.
– Мурзаев шайкасы кызларны бүлешә башлаган…
– Ничек инде ул… бүлешә?..
– Килә дә «син, кызый, минеке» дип игълан итә… «Карулашсаң, җаен табып күмәкләшеп көчлибез» дип куркыталар икән. Риза булсаң, сиңа башка берәүнең дә хокукы юк, имеш…
– Шуннан?
– Бүген кичке аштан соң клуб янында, кино алдыннан безне Мурзаев көтеп торачак… Мин аңа җавап бирергә тиеш.
– Җанын алам мин ул хәшәрәтнең!
– Алар анда бишәү-алтау була, Азат. Куштаннары җитәрлек аның. Кесәсендә үткер кадак та йөртә…
– Мин аңардан курыкмыйм, бер сызгырсам, ярдәмгә дистә ярым малай килеп җитәчәк!
– Беләм анысын. Ләкин сезгә сугышырга һич ярамый… Мурзаев монда махсус җибәрелгән шпик ул. Әләкче. Аның әтисе Казанда авиазавод төзелешендә эшләгән, аны улы белән цемент урлаганда тотканнар, алар сәяси гаепләнмәгән, караклар алар…
– Каян беләсең?
– Әтием сөйләгән иде. Бу турыда гәзиттә дә яздылар.
– Яхшы… Юк ла, яхшы түгел инде… Болай итәбез: кичке аштан соң мин дә шунда булам, ә син тот та минем янга килеп бас. Калганына борчылма. Ышанасыңмы?
– Ышанам. Мин сиңа ышанам, Азат.
Кичке вакыйгалар нәкъ Азат әзерләгән планга буйсына. Клуб болдырында басып торган кызлар янына «койрыкларын» иярткән Мурзаев килә. Биеп-биеп кенә атлый, куллар кесәдә, сәләмә кепкасын кырын салган, эре генә сызгырынган була. Маймылланып, әллә кайсы кинофильмдагы хулиганга охшарга тырышуы.
– Йә, хур кызлары, ни әйтәсез? – ди шамакай, кулларын уыштырып.
Шул мизгелдә Азатныкылар һәрберсе бер кыз янына килеп басалар. Ганҗә Азатка елыша.
– Падлы… – дип ысылдый Мурзаев теш аралаш һәм уң кесәсенә тыгыла.
– Артыңа борыл, – ди аңа Азат тыныч кына. – Без – унбиш, сез алты бөртек. Измәңне изәчәкбез. Берочтан Казанда цемент урлаганың өчен дә эләгер… Аңлашылдымы? Ашханә тәрәзәсеннән керергә йөрүегезне дә начальникка җиткерербез, чөнки син безнең өлешне ашамакчы буласың. Йә, йә, боргаланма, мин бөтенесен дә беләм. Ә үткенләгән заточкаңны хәзер үк җиргә ташламасаң, үзеңне инвалидка исәплә, әләкче. Шылдымы?
– Син нәстә?.. Нишләгән әле без? Кызлар белән шаяртканга…
– Заточкаңны ташла, хәшәрәт.
Мурзаев як-ягына карана, ярдәмгә өметләнеп, иярченнәренә күз төшерә. Тегеләре, борыннарын җыерып, читкә борылалар.
Заточка, чалбар балагы эченнән шуып төшеп, баскычтагы аяк киеме кыра торган тимергә бәрелә.
– Хәзер үк ычкыныгыз моннан.
Иярченнәре, берәм-берәм болдырдан төшеп, корпусларына таба китәләр. Мурзаевның аларга иярергә теләвен күргәч, карсак кына бер малай, артка таба төкереп:
– Якын килмә, сасык! – дип ырылдый.
* * *Бу көнне мин Яшел Үзәндә куна калдым.
Тәвәккәллек. Сугышмыйча калу мөмкин түгел икән – беренче булып ор! Күрәмсең, Азатның девизы шундый булган. Тайга кануны… Җәһәннәмнең үзенә үк булмаса да, Азатлар тәмугның алдына, ишек төбенә эләккәннәр, ә без… Ә без, алар белән чагыштырсаң, оҗмах бакчасында үскәнбезмени? Сталинчыл-мичуринчыл җәннәт бакчасында!
Менә шушы уй белән йоклап кителгән.
Яшел Үзәндә әтәчләр бар икән әле. Мин сыңар әтәч кычкырган тавышка уяндым. Казанда да микрорайон этләре ләңгелдәшә башласа уянам мин.
Азат эшкә төштән соң гына барасы булганга, безнең вакытыбыз байтак иде әле. Табак-савытларны юып, кичтән әзерләгән ризыкларны җылытып капкалап алгач, иртәнге базарга чыгып, кичә күреп калган җирдә авылдан бер әби тутырып китергән бик матур һәм йомшак ике мендәр кыстырып кердем. Азат каршы килеп маташкан иде дә: «Мин кабат баш астыма таш салып йокларга разый түгел», – дигәч, бәхәсләшмәде, елмайды гына. Ул үзе, гомер буе күчмә тормыш алып бару аркасында, һәртөрле уңайсызлыкларга күнегеп беткән һәм аларга бик игътибар итми иде шикелле. Аның бәдәне тимер кебек ныгыган, каткан, ә сөякчел кулларын ул көн саен кирпечнең тар ягына суга-суга чыныктыра икән. Соңыннан, мин бик кызыксынгач, ул өр-яңа кызыл кирпечне, уч кырые белән сугып, урталай ярып күрсәтте.
Димәк, Азат үзен шулай чыныктыруны кирәк санаган. Чит илләрдә, горбәттә йөргәндә, бәлки, кирәге дә чыккандыр.
Теге көнне Мурзаевны хур итеп клубтан сөреп җибәргәч, кино караганда, Азат озын эскәмиядә Ганҗә белән янәшә утыра. «Мин Ганҗәнең тән җылысын, чәчләренең исен тоеп исереп утырдым, – дип сөйләде Азат. – Мин үземне бәхетле хис иттем… Менә хәзер шул язгы кичтә нинди кино караганыбызны үтерсәң дә хәтерләмим! Ниндидер патриотик фильм иде бугай…»
Ә Нормальный Ход, залда эскәмияләр арасында йөреп тамашачыларны барлаганда, боларга сөзеп-сөзеп кенә карап китә. «Хисләрем ташыгангамы, мин Соняның зәңгәр күзләрендә усаллык күрмәдем», – диде Азат.
Спецдомда чын мәгънәсендә мәктәп программалары буенча уку булмый. Роберт һәм аның белән бер тирәдәгеләрне хутордан мөгаллимә апа килеп укырга-язарга, хисап башлангычларына өйрәтә, хәтта журналга «яхшы», «урта», «начар» билгеләре дә куя торган була. Ә өлкәнрәк балалар кул хезмәте һәм көндәлек политинформация дәресләре белән чикләнәләр: тарих та, география дә шул була. Дингә каршы дәресләрдә исә әз-мәз төрле фәннәрнең нигезләреннән «авыз итәләр». Айдарга килгәндә, дәресләрне Азат аңа үзе бирә – исендә калганнар буенча гына инде, чөнки биредә уку ярдәмлекләре һәм дәреслекләр булмый. Дөрес, колония начальнигы: «Киләсе уку елыннан җиде класс ачачакбыз, без сездән коммунизм төзүче каһарманнар – Чкаловлар, Гризодубовалар, Стахановлар, Мичуриннар, Чапаевлар, хәтта актриса Любовь Орловалар тәрбиялиячәкбез», – дип вәгъдә иткән һәм, ышандырырлык булсын өчен, арык йодрыгы белән өстәлгә сугып куйган.
Хыялый начальник. Борын астындагыны да күрми торган романтик. Әллә соң гап-гади кыланчыкмы, артистмы?
«Германиянең СССРга басып керүе турында без, тоткын балалар, 22 июньнең бөркү кичендә генә белдек, чөнки иртән үк ару гына сөйләгән җиреннән радионы капыл өзделәр. Тәрбиячеләрнең һәм форма кигән надзирательләрнең чыш-пыш килүе, тәшвишле ыгы-зыгысы безне, әлбәттә, шомрайтты. Өстәвенә көпә-көндез бүлмәләребезгә куып керттеләр. Ниндидер гадәттән тыш хәл булган – без шуны гына гөманладык. Ләкин нинди хәл? Нинди афәт? Сугышмы? Кем белән?
Ак финнарны күптән түгел генә тукмадык дип беләбез. Хәсән күле буенда япон самурайларының арт сабакларын укыттык. Бичара төрек Босфор белән Дарданелл бугазларын тартып алмагайлары дип кан калтырап яши. Һитлер безнең белән дус хәзер».
– «Без җиңалмаган дошман тумаган!» дип, күкрәк киереп җырлыйлар иде туган якларда, шулай бит? Хәзер җырлыйлармы? – дип сорады миннән Азат.
– Хәзер бик ишетелми. Музыкасы яши…
– Ә бит бу җыр ул чордагы карашларны бик дөрес чагылдырган… Хәтта без дә, ни рәнҗетелгән һәм кимсетелгән булсак та, нәкъ шул рухта тәрбияләнгән, шуңа инанган идек. Ышанасыңмы, тормышымның иң авыр минутларында мин авыз эчемнән генә «Без җиңалмаган дошман тумаган!» дип кабатлый торган идем. Бөтен татарчам һәм бөтен догам шул булды минем. Крематорий миче авызында да колак төбемдә шул җыр яңгырап торды, шул коткарды сыман…
Әйе, кичкә бөтенесе дә ачыкланды. Безне линейкага тезеп, начальник фашист Германиясенең хыянәтчел төстә илебезгә басып керүен хәбәр итте. Чик буенда авыр сугышлар бара. Кызыл Армия илбасар һөҗүмен туктаткан. Күп тә үтмәс, без дошманны тез чүктерербез. Аны үз өнендә дөмбәсләрбез! Хыянәтчеләргә, фашист ялчыларына, шпионнарга үлем!
Ахырда безне «Ура!» кычкырттылар. Сыеграк чыкты безнең «Ура!», сыеграк.
Атна үтте. Көтәбез. Ун көн дә үтте… Күрәсең, фронттан җылы хәбәрләр килмәгәндер, политинформация сәгате унбиш минутка гына сузыла башлады, завуч Петух сүзгә бик саранланды, артык сүз ычкындырмагаем дип курка иде, ахрысы. Шулай да, көн саен һава һөҗүменә каршы артиллериябезнең ничә фашист самолётын бәреп төшергәнлеген әйткәч, үз ялганыннан үзе кайнарланып, берәр яңа шигырен яңгырата иде.
Көннәрдән бер көнне аяз күктә көнбатыш тарафыннан ап-ак эз калдырып ниндидер бер самолёт очып килгәнен күрдек тә бассейн янына җыелыштык. Мондый әкәмәтне элек беребезнең дә күргәне булмаганга, әзрәк шүрли калдык. Бер без генә түгел, ихата почмакларында каланча башында торган мылтыклы каравыл да күзләрен күктән алмады. Самолёт күкне кап урталай ярып очып үтте дә бер утыз минуттан, әүвәлге эзе инде эреп югалгач, кире көнбатышына юл тотты…
– Германныкы, – дип нәтиҗә ясады хутордан азык-төлек алып кайткан Вася агай, арбасыннан төшеп. – Ярапланның яңасын ясаганнар, каһәр суккырылар. Киевны карап китте бу… Ай-һай, мондый биек оча торган аждаһаны ничек бәреп төшермәк кирәк? А ну, егеткәйләр, бәрәңге капчыкларын чоланга кертик әле! Чөгендер катыш, бик бәргәләмәгез!
Капчыкларны ашханә чоланына кертеп урнаштыргач, Вася агай Азатны ат туарышырга чакыра. Азат атны әйбәтләп тугара (чөнки беренче тапкыр гына түгел), дирбияләрнең һәркайсын лапас астындагы тиешле чөенә элеп куя, бахбайның ашарына сала, эчертә, ә Вася агай, карт сөякләрен ял иттереп, чүлмәк төребкәсен пыш-пыш суыргалап утыра.
– Йә, кил әле бирегә, – ди ул, Азат эшен бетергәч. – Җитди сүз бар…
Азат картлач янына килеп чүгәли.
– Эшләр шәптән түгел… – дип башламакчы була да карт, сүз җаен таба алмагандай, озак кына дәшми тора. Аннары кинәт сорап куя: – Энекәшләрең икәүме әле?
– Икәү.
– Әйбәт малайлар сез, Азатко… Аллаһыгыз сезгә бәхет-тәүфыйклар бирә күрсен… Ә дөньялар… дөньялар яман!
Шуннан соң Вася агай, абзар капкасын ябып, үзенең хуторда ишетеп кайтканнарын Азатка пышылдап кына сөйли:
– Немец ажгырып килә икән. Инде күрше өлкәгә кергәннәр. Танк, мотоциклларга каршы кадими Будённый кавалериясе ни эш кыра алсын? Адәм көлкесе… Немец кулында – автомат, бездә – патша ясаткан штыклы мылтык, анысы да җитми икән… Яланкул белән атакага җибәрәләр, һәммәсе шунда ятып кала, ди…
Хуторда ир-ат күзгә чалынмый икән. Яшьләрне кырып-себереп армиягә алганнар. Ветфельдшер Михаил үзе теләп язылган… Аңа нәрсә? Дуадак каз шикелле япа-ялгыз. Елап озатыр кешесе юк… Шул, безнең Сонька еласа гына инде…
– Ә Сонька аңа кем тиеш? – дип бүлдерә картны Азат.
– О-о… ничек яратышалар иде алар! Ничек пар килгәннәр иде…
– Ә ни булды?
– Ни булсын? Хезмәт алдынгысы комсомолка Соняга бер шәһәр түрәсенең күзе төшкән. Райкомол секретарена әйткән: «Бу чибәр кызны ял базасына эшкә алсаң, райкомга утыртам үзеңне», – дигән. Тегесе ниләр белән кызыктыргандыр, Алла белсен, ләкин тиздән Соня шушында массажистка булып эшкә урнашты… Михаилы, әлбәттә, аяк терәп каршы торган, егетнең күңеле сизгән, күрәсең… Соня-Солнышкосына ялынган: «Киләсе елда техникумны бетереп кайтам, гөрләтеп туй итәрбез, – дигән. – Әйдә, бүген үк язылышыйк», – дип караган. Ә Соньканың үз планы, «Син кайтуга туйлык акча әзерләп куям», фәлән дә фәсмәтән…
Киләсе елда соң була инде, соң… Тәҗрибәле җитәкчеләр – карт төлкеләр – комсомолка Соняны тәмам кулга ияләштереп бетерәләр. Айлы, сандугачлы бер Украина төнендә Сонька анадан тума килеш фонтан әйләнәсендә бии… Аны дистәләгән азгын, исерек «кызыл айгыр» тамаша кыла. Ихахай да михахай… Аннары, кул-аякларыннан тотып, суга ыргыталар… Алай да айнымый Сонька, үрмәләп чыгып, тагын биергә тотына…
Вася агай инде эре шәһәрләрдән халыкны һәм мөһим заводларны көнчыгышка эвакуацияләү башланганлыгын әйтә. Спецдомны да каядыр Себергәме, Казахстангамы күчерергә тиешләр икән. Кичә бирегә район вәкиле килеп, персоналның гомуми җыелышында нәкъ шушы мәсьәлә каралган. Тик шунысы бар: станциягә илтү өчен фәкать өч йөк машинасы биреләчәк, шуңа күрә беренче чиратта документларны, кыз балаларны һәм тәрбиячеләрне алып китәчәкләр, малай-шалай икенче чиратка каласы икән. «Өлгерсәләр, – дип башын чайкады Вася агай, – өлгерсәләр… Немец инде, артык каршылык күрмичә генә, машинада сыбызгысын сызгырта-сызгырта, «Үber alles»ын җырлый-җырлый килә икән…»
Вася агай Азатка кичә үзе шаһит булган тагын бер вакыйга турында сөйли. Әлеге вәкил белән Соня арасында коточкыч ызгышны күзәтергә туры килгән аңа.
Мунча алдында камыт ремонтлап утырганда, ишек ярыгыннан күрә бу: ат абзары янындагы агач эскәмиягә башта район вәкиле, аннары Соня килеп утыралар. «Нинди яшерен сүзләре бар икән боларның?» дип уйлый карт һәм ишек янынарак килеп колак сала.
– Мине беренче чиратта китәчәкләр исемлегенә керт! – дип таләп итә Соня.
– Юк, кертә алмыйбыз, – ди аңа вәкил. – Җирле халыктан булган персоналны, гомумән, алмаска боердылар, мин менә элекке танышлык хакына сезне, гражданочка, исемлеккә теркәп, югарыдан килгән күрсәтмәне болай да бозам әле… Иске дуслык хакына…
– Дуслык, пычагым! Синең «дуслык» бөтен хәятымны пыран-заран китерде минем… Йа Раббым, синең тасма телеңә ышанып килеп каптым бит мин бу бардакка… Син бит мине зина юлына бастыручы! Син бит мине шәнкерле түрәләреңә саттың, хәшәрәт! Ничек дус булыйм ди мин сиңа? Бу дөньяда бер генә дустың да юк синең! Булырга тиеш түгел!
– Үлчәп сөйләргә киңәш итәм, гражданочка. Юкса…
– Нәрсә «юкса»? Советка каршы дип, сәяси «илле сигезенче»не чәпәрсеңме, Дзержинский? Курыкмыйм! Миңа монда барыбер көн күрсәтмәячәкләр, минем кемлегемне районда белмәгән кеше юк, аңлыйсыңмы? Миннән җирәнә халык, җирәнә! Фиркале Матрас минем кушаматым, аннары гына Нормальный Ход… Әнкәем, мине бәхилләмичә, акылыннан язып гүргә керде… Адәм күтәргесез гөнаһлы мин, ә сез, ялган фирка әгъзалары, мең кат гөнаһлы! – Соня кызганнан-кыза һәм, ахырда, вәкилнең түгәрәк чыраена төкереп, элеккеләренә тагын бөрчек-бөрчек юеш шадралар өсти…
Тегесе сикереп тора, бер җиңе белән битен сөртеп, икенче кулы белән кобурасына ябыша.
Чыгырыннан чыккан Соня инде һич тыела алмый:
– Атасыңмы? Мә, менә шушында төбәп ат! – дип, чигүле ак кофтасын ике якка умырып төшерә. – Күрәсеңме? Күкрәкләремне күрәсеңме? Бик кызыгып йөрсәң дә, сиңа бит алар тәтемәде… Ләх исерек чагымда да мин синең кемлегеңне онытмадым!.. Обком секретаре белән икәүләшеп нинди кети-мети уйнаганыгызны белми дисеңме? Шакшы хайван сез…
Менә шулчагында, йөткергәләгән булып, мунча ишеген шыгырдатып ачып, камыт тоткан Василий агай чыга.
– Нигә дип тавышланасыз әле болай? – ди аларга картлач. – Соня, доча, кайгырма, менә алашаны җигеп бирермен, утыр да кит, бахбай бетерешкән булса да, станциягә тикле түзәр, шәт… Монда инде атның кирәге калмый бит, дөрес аңлаган булсам?
– Дөрес аңлагансың, Фомич, – ди вәкил, Вася агайның атасын искә төшереп. – Дөрес аңлагансың.
Соня бер сүз әйтми генә куллары белән шәрә күкрәген каплый да, алпан-тилпән атлап, төп корпуска таба китеп бара.
– Фомич, дәшәсе булма, – ди шуннан соң вәкил. – Ләм-мим.
* * *Ганҗәләрне икенче көнне үк алып китәләр. Кызлар һәм персонал утырган машиналарны озатырга малайлар җыйнаулашып чыга. Кызлар елыйлар, сәләмә киемле, ярым кыргыйлашкан, усалланган, якты дөньяга каш астыннан гына карый башлаган малайларның монда калуына кайгырып үксеп-үксеп елыйлар… Әйтерсең лә үз балаларын җуялар… Хәтта ни кырыс тәрбиячеләр дә күз яшьләрен сөрткәли. Аларның да, җылы урыннарын ташлап, билгесезлеккә таба китүләре. Пушкин булу турында хыялланган уңгылыксыз завучларын да, Чкалов даныннан мәхрүм калган бәхетсез һәм зәгыйфь Чумакларын да малайлар соңгы тапкыр күрәләр.
– Мине онытма, – дип пышылдый Ганҗә, үзе кузовтан Азатның кулларына таба үрелә. – Син исән калачаксың!
– Син дә онытма.
– Онытмам!
Бөреләнеп кенә килгән хисләр – самими, яшь, ганҗә мәхәббәт – шушында өзелә.
Бу көн вакыйгаларга бай була.
Иң элек Мурзаевның, бер-ике куштанын ияртеп, спецдомнан качып киткәнлеге ачыклана. Буш кул белән китмәгәннәр, әлбәттә, ашханә тәрәзәсеннән кереп, каты-коты ризык чәлдергәннәр. Әмма администрация шау-шу куптармый. Качканнар һәм вәссәлам. Сукбайларны эзләп маташыр чакмыни?
Төштән соң хутордан почтальон килә, сәерсенгән һәм ап-аек Соняга ике хат тоттыра. Фронт хатлары. Берсендә – кызылармеец Михаил Журавельның батырларча һәлак булуы турындагы рәсми хәбәр, икенче хат – Михаилның үзеннән. Ул аны контратакага барыр алдыннан язган. Кәгазьгә төшерергә нинди үтемле сүзләр тапкандыр Михаил – анысы караңгы, ә Соняның, Ленин бюсты өстенә үк портреты да эленгән кызыл почмакта фикус гөле янындагы яшел постаулы өстәлгә капланып, бәргәләнә-бәргәләнә елаганын Азатның энесе Айдар күргән.
Колониянең барлы-юклы администрациясе һәм калдык-постык каравылы, каяндыр машина юнәтеп, соңгы документларны һәм көрән төстәге сандык-сейфны төяп, күксәү начальник җитәкчелегендә төнлә, спецдомны язмыш кочагына ташлап, тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Иртәнгә монда өч дистә малайдан һәм барыннан да хәбәрдар Вася агай белән аның чукрак карчыгыннан башка этле җан да калмаган. Малай-шалай белән дуслашып беткән, нәселсез, ләкин гәүдәле һәм гөбедән чыккандай калын тавыш белән өрә торган Полканны да алмаганнар алуын. Мылтыклы шәүләләре булмагангамы, каланча башлары да күңелдә әллә нинди шомлы, каршылыклы уйлар уята – каравыл юклыгы шатландыра, ләкин шул ук вакытта кошлар киткәч ятим калган сыерчык оясы шикелле кызганыч та сыман… Аңламассың бу күңелне.
Ирек исе килә… Дары исе килә… Икесе дә исертә…
Ә Соня? Ә Соня беркая да китмәгән. Аның гәүдәсен Вася агай иртән иртүк багор белән буа төбеннән эзләп таба һәм, малайлар торгалаганчы, такта-токтадан табут, аннары агач тәре дә әмәлләп өлгергән була инде.
Культмассовик Соня Татаркинаны буаның аргы ягындагы калку урында, малайлар казыган тар кабергә җирлиләр. Җеназага хутордан кеше чакырып тормыйлар, табут өстендә Вася агайның карчыгы гына нидер быдырдый, укына. «Ә Соня табутта тыныч кына йоклаган кебек ята иде, борынгы мәрмәр алиһә кебек гүзәл…» – дип пышылдады Азат, ничә еллар үткәч, миңа сөйләгәндә.
Әлбәттә, Соня үзе суга ташланган. Юк, ташланмаган, моны Василий карт Азатка болай сөйли: «Төнлә белән, күпме үгетләсәләр дә, Соня машинага утырудан баш тарта, «минем урыным монда» дип кырт кисә».
Машина китеп баргач, бөтен колониягә һәм ятим малайларга бердәнбер химаяче булып калган Василий Фомич тимер капканы үз кулы белән дөмбердәтеп яба, хәтта бикләп куя. Шулчагында Соня, капканы ачтырып, ныклы адымнар белән буа ягына таба юнәлә.
Берничә минуттан Василий карт аның артыннан китә.
«Башкайларыма тагын бер гөнаһ алдым, – дип сөйли ул Азатка, чөнки, дөресен әйткәндә, күңелен бушату өчен бүтән сөйләр кешесе дә булмый. – Куак артына посып, Соняның башта кыек яулыгын, чүәген, ахырда оекбашын салып, яр буендагы яссу ташка ничек ипләп һәм тәртипләп тезеп куйганын, чишенеп маташмастан, яланаяклары белән әкрен генә суга кергәнен әсәрләнеп карап тордым…
Итәге суга тигәч тә туктамаган Соня, кулларын салындырган килеш, һаман тирәнгәрәк атлый… Менә су аның биленнән коча, күкрәк турысыннан, муенына сарыла… Менә аның әллә сары, әллә инде ай яктысыннан агарган чәчләре башта су өстенә таралалар да әкренләп-әкренләп күмеләләр… Аннары су бер чупырдап ала, бераздан чәчләрне йоткан түгәрәк дулкыннар да тына, тынычлана…
Василий Фомич кычкырмый, коткарам дип, суга да атылмый. Тәңредән иңгән бу дәһшәтле үлемнең күзенә чекерәеп караган көенчә, үзләренең һәркайда яраклы «Отче наш»ларын укый: «Гөнаһларыбызны ярлыка, безне дә бурычлы булганнарны кичергән күк… Яманнан коткар безне… Амин».
«Син мине бәгырьсез икән дип уйлама, Азатко… Менә хәзер дә үзем сиңа сөйлим, ә йөрәгем сыкрый… Соня дөрес итте. Моны Алла аңа үзе кушкандыр дим мин. Үзе кушкач, колына оҗмах капуларын да ачар. Соня апаң… Мишкасы белән, ниһаять, ахирәттә кавышты… Авыр туфраклары җиңел булсын. Ә менә безгә Алла биргән чаклысын яшәргә кирәк, – дип очлый ул сүзен. – Малайларны Ленин почмагына җый. Сөйләшегез, нишләргә икәнен уйлашыгыз, чөнки сез хәзер үз иркегездә, балакайлар. Дүрт ягыгыз кыйбла… Әмма ләкин малайларны бер син генә тота аласың. Берәр сәгатьтән мин дә керермен».
Азат соңга кала яза. Югыйсә тагын биш-ун минуттан бер өер малай, ашханә белән буфетны «тазартканнан» соң, азык-төлек келәтен дә туздырып ташлыйсы булган. Азатның гәүдәсе күренүгә, һәммәсе туктап, тынып калалар.
– Стоп! – дип кычкыра Азат. – Ни кыланасыз, бандюгалар?! Вәхшиләр! Атагыз кем, анагыз кем? – дип, гадәттәчә, тәртипне тиз урнаштыра.
Василий Фомич киңәш иткәнчә, бөтенесен уртага салып сөйләшергә булалар. Ленинның арзанлы гипстан койган һәм кат-кат ак буяу белән буяганга күз төпләре чак кына шешенкери төшкән бюсты янына утырып, Азат мәсьәләне кабыргасы белән куя:
– Вася агай, бүген-иртәгә хуторга фриц керәчәк, әлбәттә, безне дә әйләнеп узмаячаклар, ди. Нишлибез, биштәрләп капчык асып, көнчыгышка, Рәсәйгә юл тотабызмы, таралышабызмы, әллә шушында калып торабызмы?
– Монда калып нишлик? Әллә немчура үзебезнең Чумактан арурак булыр дисеңме?
«Немецлар безне азиат дип, түбән сортлы раса дип чутлыйлар икән – дөресме? Алар безне чебен урынына да күрмәячәк», – диючеләр күбрәк булса да, арада: «Көтик бераз. Спецдомның яшелчә җире бар, буадагы балыкның бетәсе юк. Үзебезнекеләр әйләнеп кайтканчы җан асрарбыз әле», – дип санаган утрак тормыш яклылар да җитәрлек була.
Шулчакны бүлмәгә Василий Фомич кереп, ишек янындагы табуреткага утыра. Түрдән урын алырга чакырсалар да, карт мондый хөрмәттән баш тарта.
Бергә киңәшләшкәннән соң, уртак фикергә киләләр. Соңгы сүзне Василий Фомич әйтә:
– Кем тели – бәйләп тотучы юк, юллык ризык та алсыннар. Әмма бүгенгә шушында калу акылга муафыйк. Бергә-бергә булу хәерле… Мир күзендә булсаң, әҗәл дә хәләл, – ди.
Китәргә җыенган унбишләп тәвәккәл малайны тизрәк юлга әзерлиләр, чөнки фронт сызыгы күзгә күренеп якыная, инде кичке шәфәкъ баткач та, көнбатышта шомлы ут шәүләсе сүнми.
Азат берсеннән-берсе кече энекәшләре белән беркая да кузгала алмый, әлбәттә.
Ике көннән тимер капка каршысына немецларның беренче мотоцикллары килеп туктый. Капканы, билгеле инде, автомат түтәсе белән төя башлыйлар.
– Оffen! Ачарга!
Капканы Василий Фомич ача. Башка кем ачсын? Төптән караганда, бу җирләрнең, бу урман-суларның һәм хөкүмәт дачаларының чын хуҗасы Фомичлар түгелмени?
Немецлар, картны ияртеп, ярты сәгать эчендә барлык биналарны әйләнеп, барлап чыгалар.