
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр
Галәмнәр белән бергә адәмнәр дә бер-берсеннән ераклашамы? Шулай да булсын, ди доктор Клейн. Ләкин игезәкләр бу канунга буйсынмый. Игезәкләрне ерак аралар да, ерак дәверләр дә аера алмый. Игезәкләр бер-берсеннән киселмиләр».
Блокнотны актарган чагымда, мин Ишембаевлар Азатны юкка гына күзәтмәгән дип тә уйладым. Демократиядән авыз иткән кешенең реаль социализм шартларына күнегә һәм җайлаша алуына алар ышанмаганнар һәм беркайчан да ышанмаячаклар. Асылда, алар хөр фикерле бер генә кешегә дә ышанмыйлар. Алар – Сталин шәкертләре. Алар – Иблис куштаннары. Дәүләт дигән ирексезләү коралы – алар өчен иң югары хакыйкать һәм шул ук дәүләт дигән нәрсә аларга савым сыеры булып хезмәт итә. Дәүләт аппараты булмаганда, алар чарасызлар, ягъни бернигә сәләтсез бичаралар.
Их, Азат, Азатым… Балачак дустым, Сәйдәшем… Нинди авыр йөк, моң һәм сагыш йөкләп киттең син миңа, Азат Сәйдәшев. Бу йөкне ничек күтәрим дә кайда илтеп бушатыйм күңелемне? Мине аңлар игезәкләрем кайда?
* * *Автобазаның кадрлар бүлеге мөдире Бикбау, чыннан да, уңай кеше булып чыкты. Артык сораулар яудырып маташмады, һәм без бик тиз уртак тел таптык. Азат Сәйдәшев каберенә чардуган һәм таш кую турында монда да уйлашканнар. Бу эшне бухгалтер ярдәмчесе булып эшләүче Галия ханымга тапшырганнар, чөнки ул де-юре булмаса да, де-факто һәм, һич югында, биредәгеләр өчен Азатның җефете булып исәпләнә икән. Бикбауның тел төбеннән аңлашылганча, администрация Азатның фатирын Галия ханымга алып бирү турында да эш йөртә башлаган, дөрес, бу хакта ханым үзе белми дә булыр.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
1
Ыктыматлы – ипле, җайлы.
2
Сиррият – серлелек, яшеренлелек.
Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
Всего 10 форматов