
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр
Шулай да Азатка башыннан кичкәннәрне кәгазьгә төшерергә, тарих өчен сакларга киңәш иттем. Тарих сәхифәләренә кереп урнашырга лаек иде аның башыннан үткәннәре.
Ул чаларган башкаен чайкады.
– Ай-һай… – диде, – нинди телдә языйм? Күрәсең ич, ана телемне онытып бетерә яздым, вата-җимерә сөйләшәм, русчам тагын сай, ә дойче… немец телендә язасым килми… Юк, туган, ят телдә озак, бик озак сөйләштем инде мин, туйдырган… Бәлки, менә киләчәктә… ана телемә күнегә төшкәч… Халык белән бераз аралашкач…
– Татарча матбугатны укырсың, татар әдәбиятын… Беләсеңме, бүген бит без яшь чакта тыелган һәм китаплары утта яндырылган әдипләрнең дә әсәрләрен баса башладылар. Галимҗан Ибраһимовны әйткән дә юк инде…
– Хәтерлим… – дип куйды Азат шулчагында, – Ибраһимовны хәтерлим мин… Аның китапларын кухняда ботарлап утка якканда, әнинең – китапханәче бит! – ике күзе тулы яшь иде. Шул күз яшьләре кипкәнче, эссе учак каршысында утырды. Ну, Ватанга кайту ниятенә кергәч, мин моңа ике-өч ел әзерләндем. Вакытлы матбугат соратып алгаладым, пластинкалар… Милли моңнарны яратам мин. Ә Илһам Шакировны, ничек диләр әле, үлеп яратам. Көн саен радио тыңладым.
– Казан начар ишетелгәндер бит?
– Юк, Казан анда ишетелми, кыска дулкыннарда Мәскәүне тыңладым. Natьrlich, «Азатлык» радиосын. Кызганыч, бу радиостанциянең дикторлары татарча чиста сөйләшмиләр. Моны хәтта мин дә сизәм. Ләкин ана телен искә төшерү өчен ярап торды.
Озын кыйсса сөйләде миңа Азат. Үзләрен, ягъни әтисе белән әнисен һәм йокылы-уяулы өч баланы «кара козгын»га төяп алып киткән мизгелдән башлады ул.
Таш юлдан машина дырык-дырык сикерткәләп район үзәген чыгып киткәч, ул замандагы техникага хас булганча, мотор ике-өч тапкыр төчкерә дә сүнә, машина ялан кырда шып туктап кала. Сәйдәшевләрне һәм ике якта утырган ике сакчыны дөм караңгыда калдырып, фургон түшәмендәге бәләкәй лампочка да сүнә. Зәңгәр фуражкалы агайлар, сукрана-сукрана, кесә фонарьларын кабызалар. Кабина эченнән өлкәннәренең шофёрга: «Под трибунал захотел?» – дип ырылдавы колакка чалына.
Шофёр, машинадан төшеп, калай капотны күтәреп, нәрсәдер майтарып маташканда, кинәт кузовтагылар ярсып-ярсып эт өргәнен ишетәләр. Музгарка! Азатның бәләкәч Музгаркасы, күрәсең, хуҗаларын алып киткән машина артыннан томырылып чапкан һәм менә хәзер аларны куып җиткән.
– Әти! – дип пышылдый шунда Азат. – Музгарка бит бу!
Нәҗип абый, Азатның иңбашыннан тотып:
– Дәшмә, улым, – ди. – Дәшмә…
Шофёр белән бергә кабинада утырган оперның тагын аты-юлы белән сүгенгәне ишетелә. Аннары опер, машинадан төшеп, эткә: «П-шол!» – дип җикерә. Балалар әтиләре белән әниләренә елышалар. Револьвердан аткан тавышка Музгарканың ачыргаланып чинавы кушыла. Икенче пулядан соң эт инде тавыш бирми. Сәйдәшевләр Музгарканың ничек итеп бер урында бөтерелгәнен күрмиләр…
– Музгарка шунда, басуда күмелгән, – дип бүлдерергә кирәк таптым мин Азатның сүзен.
– Син?..
– Мин аны үзем… җирләдем, Азат. Әрекмән яфрагына төреп… Шул көнне үк, дәресләр беткәч тә.
– Рәхмәт.
Тагын дәшми утырдык.
Машина иртәнге якта Кирмән шәһәрчегенә килеп керә. Урамнарда тулганып йөри торгач, ниндидер ишегалдына кереп туктыйлар. Фургонның арткы ишеге ачылып, түшәмдәге тычкан уты урынына көзге кояшның күз камаштыргыч яктысы ургылып керә, һәм оперның «Арестованный Сәйдәшевләр! Балалар белән саубуллашыгыз!» дигән карлыккан тавышы ишетелә.
Шәфыйка апа шунда гына елап җибәрә. Нәҗип Сәйдәшев бер кулы белән хатынын, икенчесе белән бер-бер артлы малайларын кочаклап ала.
«Шушы минуттан мин үземне энеләрем өчен җаваплы итеп тойдым, – дип сөйләде Азат. – Мин инде ятим икәнебезне, әти белән әниебезне беркайчан да, беркайчан да күрмәячәгебезне аңладым…»
«Мин Робертның күшеккән бармакларын Айдарның чак кына зуррак учына салдым…»
«Колак төбемдә әнинең үкси-үкси елавы һаман ишетелеп тора. Ә әтинең «Бирешмәгез! Өметегезне җуймагыз!» дигән әллә боерыгын, әллә васыятен онытасым юк».
«Идәненә бер илле былчырак каткан коридор, тәрәзә пәрдәләренә тәмәке исе сеңгән кысан бүлмәләр, керле гимнастёркалар, кыршылган портупеялар, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләр тутыру, кешечә елмаюны оныткан һәм теш аралаш кына сөйләшә торган бәндәләр, көне буе ач тору…»
Азат энкэвэдэшникларның телефоннан сөйләшкән өзек-өзек сүзләреннән үзләрен каядыр еракка, махсус балалар йортына озатырга җыенуларын аңлый. Чыннан да, чолан шикеллерәк бер бүлмәдә, өсләренә майда катып беткән телогрейка ябып, бик астында кундырганнан соң, икенче көнне иртүк балаларны, «кара козгын»га утыртып, тимер юл станциясенә алып китәләр.
Юк, аларны гомуми вагонга, ирекле гражданнар арасына утыртмыйлар. Товар поездына паровоздан соң ук тәрәзәләре тимер рәшәткәле өч вагон тагылган була, аларның баштагы икесе зэклар өчен, ә иң соңгысы арестантларны озата баручы каравыл өчен икән. Балалар шушы вагонга эләгә. Анда алар әтиләрен кулга алган опер Байчурин Шәрәф Низаметдиновичны кабат очраталар.
Малайларны дүрт урынлык купеның бер өске полкасына төрткәли-төрткәли менгерәләр һәм йомыш булганда гына төшәргә рөхсәт итәләр, бармак янап кисәтәләр, аяк салындырып утырмаска кушалар, ә калган өч полкада күрше вагоннарда «эшләп» арып кайткан каравылчылар чиратлап гырлый. Алар шушында ашыйлар, эчәләр, кәрт сугалар һәм, әлбәттә, тәмәке тарталар. Иң әшәке сүгенү сүзләрен һәм, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, «антисовет» анекдотларны Азат шулар авызыннан ишетә.
Поезд Казанга, каравылчылар әйтмешли, багана төбе саен туктый-туктый, көне буе бара.
Кичкә таба купега таныш опер килеп керә. Конвой белән чагыштырганда тышкы яктан интеллигент күренсә дә, шакшы телле кеше икәнлеге чыраена, зур авызы тирәсендәге эре җыерчыкларга язылган. «Ул кергәч, кәрт сугып утыручылар өстәлне тиз-тиз генә җыештырдылар, ләкин яртылаш бушаган шешә белән сыңар стаканнары шунда калды», – дип сөйләде Азат. Әмма бу юлы опер сыйланып-нитеп маташмый.
– Иминлекме? Тәртип бозмыйлармы? – дип сорый ул, балалар яткан полкага ымлап.
– Детёнышлармы? Тыннары да чыкмый.
Шулвакыт Роберт буыла-буыла ютәлләргә тотына, укшый башлый.
– Карагыз аны, исән-имин килеш кулдан-кулга тапшырасы аларны…
– Ничего… Түзәрләр… Бер кышка куян бүрек тә чыдый…
Балта элеп куярлык һаваны сулый торгач, Робертның түзәр әмәле калмаган, күрәсең. Ул, башын сәндерәдән сузып, тегеләрнең өстенә косып җибәрә…
– Ах син, эт баласы!
– Юри коса ул, дуңгыз! – дип кычкырышалар купеда.
Кирәк бит, нәкъ оперның көзгедәй ялтыратылган хром итеген һәм коверкот гимнастёркасын пычраткан Роберт. Тегенең интеллигентлыгыннан җилләр искән.
– Ну, засранец! – дип, келәшчәдәй бармаклары белән сабыйның колагын эләктереп ала ул.
Калганнарын Азат бик үк хәтерләп тә бетерми. Ул, тезләнеп утырган җиреннән очып барып, опер Байчуринның җилкәсенә килеп «куна», аның ялтыр күн итеге кебек үк көяз фуражкасын бәреп төшерә дә чытырдатып чәченә ябыша. Ул ара да булмый, Айдар, сикереп төшеп, үзенә ягылган беренче явыз кулга тешләрен батыра… Роберт та тик ятмый, әле быел гына сатып алган ботинкасын, кай арада салып, бәләкәй өстәлдәге шешәгә тондыра.
«Миндә ниндидер бер кыргый көч, ерткыч хайван инстинкты уянды, – дип сөйләде Азат. – Мин хәтта үземне типкәләгәндә тәнем авыртканны да тоймадым башта. Инде кулларымнан каерып алгач та, кайсысыныңдыр чыраена төкердем, үзем бертуктаусыз: «Гады вы, гады…» – дип кабатладым».
Менә шулай бер минут эчендә гамьсез һәм кан күрү белән коелып төшә торган җыбыткы малайдан үзен һәм энеләрен яклау өчен бөтенесенә әзер торучы ир-егеткә әйләнә ул. Азат кына түгел, соңгы ике көн эчендә авызларыннан ярты сүз дә чыкмаган энеләре дә баш калкыталар. Бала күңеле өчен күтәргесез авыр тормыш тукмагыннан соң башланган психологик шоктан аларны шушы бер мизгел чыгара. Дөньяның асты өскә килә һәм… бөтенесе үз урынына утыра. Кемнең дошман булуы ап-ачык хәзер. Ә кая соң дуслар?
Азатның кулларын артка каерып каеш белән бәйлиләр дә тәрәзә янына утырталар, ә Айдарны кабат өске полкага ыргыталар.
– Алма агачыннан ерак төшми… – дип, фуражкасын каккалый Байчурин.
– Үсеп кенә җитим, киләгеңне билелем, – дип йодрык төйни аңа Роберт.
Бу кадәр үк үҗәтлекне көтмәгән опер, тешләрен шыгырдатып:
– Ничава, үсеп җитмәссең, маңкалавыч… – ди. – Не вырастешь!
– Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый… – Монысын Айдар тешләгән бармагын ялап утыручы надзиратель әйтә.
Дөрес әйткән төрмәче. Шул көннән абыйлы-энеле Сәйдәшевләр бүре балаларына әйләнәләр, чөнки шакаллар арасында башкача исән калып булмаячагын акыл белән түгел, бәлки ниндидер бер эчке тоем, кеше күңелендә гасырлар буе йоклап ята торган һәм ятарга тиешле хайвани инстинктлары белән аңлыйлар.
Баш күтәрүнең файдасы озак көттерми. Берәр сәгатьтән купега конвой башлыгы, күрәсең, боларның иң зур түрәләре, кереп, фетнәче балаларга сөзеп-сөзеп карап тора да:
– Кулын чишәргә! Бик астында тотарга! – дип боера.
Шуннан соң конвой купены бушата, һәм малайлар үзләренә үзләре хуҗа булып калалар. Чекистлардан берсе, урта яшьләрдәге мыеклы абзый, чыгып барган җиреннән капыл туктап, рюкзагын чишеп, өстәлгә шап итеп бер буханка кара ипи куя, шуңа кул яссуы кадәр сало да өсти.
– Ну, хлопчики, сау булыгыз! – дип чыгып китә.
Ишекне тышкы яктан махсус ачкыч белән бикләп маташканда, бәләкәй Роберт беренче тапкыр елмайган кебек була. «Ләкин аның елмаюы җиңүче, тантана итүченеке кебек куанычлы түгел иде, бу самими үчле көлемсерәүнең суыгы минем йөрәкне өшетте», – диде Азат әкрен генә.
Балалар, иркенләп, ләкин рәшәткәле тәрәзәдән генә карап, көзге ямансу, үзе бәйрәмчә чуар табигатьне күзәтеп баралар. Инде Казанга да ерак калмый.
Казанда алар озак юанмыйлар. Вагонны каядыр тупикка кертәләр. Балаларның документлары төрле инстанцияләрдә йөри, ә үзләре салкын купеда язмыш дәфтәренә язганны көтеп утыралар. Мыеклы агайның арыш ипие белән тозлы салосы шунда бик тә ярап куя.
Вагонны каравыллап калган надзиратель, сәгать саен ишекне ачып:
– Ну, кролики, живы? Ладно! – дип, боларны барлап тора. Ике-өч тапкыр туалетка да алып бара.
Кичкә таба вагонга кабат җан керә. Вагон янына ук өсте ябулы машина китереп туктаталар. Башта кузовтан шинель кигән ике хатын, аннары ике ир сикереп төшә. Шуннан соң, исемлек буенча кычкырып, һәркайсы бәләкәй генә төенчек тоткан тугыз кыз баланы төшерәләр, вагонда барачак каравыл аларны үз исемлеге буенча тикшереп кабул итә. Кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотышларына караганда, бу кызчыклар, һичшиксез, «халык дошманнары» гаиләсеннән инде. Күзләрендә биниһая куркудан башка берни чагылмаган гөнаһсыз, гыйффәтле, пакь кыз балалар… Аларны, вагонга кертеп, күрше купега тутырганнар. Ахырда машинадан төрлесе төрле яшьтәге бер дистә малай төшә. Болары инде терерәк. Болары инде тешләк булырга тиеш.
* * *Ике атнадан Азат миңа, телефоннан шалтыратып, фатирга ордер алганлыгын, бүген үк шунда күчәчәген, таксопаркта автослесарь булып урнашуын әйтте. Мин аны котладым, әгәр мөмкин булса, рөхсәт итсә, барып чыгармын, дидем.
– Шушы якшәмбедә үк киләсең!
Төгәл адресын әйтеп, координатларын күрсәткәч:
– Табармын, шәт, – дидем.
– Юк, юк! Мин сине вокзалда каршы алам, чөнки шактый ерак, анда автобуска утырырбыз, ул безнең йортка каршы базар янында гына туктый, – дип аңлатты Азат.
Шулай килештек тә.
Якшәмбе көнне, Азат әйткән автобустан төшкәч, беренче эш итеп мин аңардан өй хуҗалыгы өчен нәрсә кирәклеген сорадым, мебельләре турында белештем. Ул инде кухнясын җиһазлаган, иркен генә бүлмәсендә сары фанердан гына булса да, зур көзгеле шифоньер бастырып куйган икән. Мин аңа бүләккә стена сәгате алырга тәкъдим иттем. Ул баш тартмады, елмайды гына:
– Гомер узганны санасын дисең инде?..
– Санасын… Хәтерлисеңме, Атнада чагында сезнең бик матур суга торган сәгатегез бар иде?
– Бар иде шул… Ул сәгать кая китте икән? – диде дә уйчанланып калды Азат. – Беләсеңме, циферблатына «Густав Беккер» дип язылган иде аның. Донбасста өйләнешкәч, әтинең беренче сатып алган малы шул булган…
– Сезнең бар мөлкәтне комиссиягә куеп саттылар… Сәгатегезне Потребсоюз рәисе бик ошаткан дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Калганын белмим. Безне дә тиздән башка районга күчерделәр, аннары өченчесенә… Шуңа күрә минем туып үскән авылым дип әйтерлек җирем юк… Мин туган унбиш йортлык авыл колхозлашу елларында ук юкка чыккан…
Белгәнемчә, Азат Сәйдәшевнең дә туган авылы юк иде, чөнки ул Донбасста, соңыннан Шахты шәһәренә кушылып киткән шахтёрлар поселогында дөньяга килгән. Аннары әтисен укырга җибәргәннәр, укуын тәмамлагач, җитәкче кадрларны ныгыту йөзеннән, Татарстанга кайтарганнар…
Азатның фатирын котларга сәгатьне базарда таптым. Шуңарга өстәп яңа ачылган китап кибетеннән калын гына «Татарча-русча сүзлек» сатып алдым.
Кайтып кергәч тә, бүлмәдә түр почмакта уңай урын табып, Чиләбедә эшләнгән шактый зур сәгатьне элеп куйдык, аннары инде, ярты сәгать үткән саен, аның тырышыпмы-тырышып, нәрсәләрендер жуылдатып, шыгырдатып, ашыкмыйча гына, чак кына сакаурак тавыш белән сукканын тыңлап утырдык, шулчакта бик тә канәгать булып, балаларча куанып, ни өчендер бер-беребезгә күз кысыштык…
Һәм менә без, кабат кырык елны (бу вакыт эчендә Азатларның «теге» моңлы сәгате чит-ят кешеләр өендә ничә тапкыр суккандыр, аның моңын аңлаучы булгандырмы? – боларын уйлавы да куркыныч!) кире чигереп, даһи Сталин җитәкчелегендә, ярыша-ярыша, көннән-көн ишәя генә баручы дошман өерен җиңә-җиңә, корбан арты корбан бирә-бирә, «коммунизм кыры күренә» башлаган әкәмәт заманаларга әйләнеп кайттык.
Азат хикәясен узган атнада өзелгән җиреннән башлап дәвам итте.
…Балаларны каядыр көньякка алып китәргә тиешле вагонга кичкә таба җан керә. Башта күрше купега кыз балалар кереп урнаша, аннары чират «Сәйдәшевләр купесы»на җитә. Төрлесе төрле яшьтәге, төрле милләттән булган малайларны өчәр-өчәр итеп башта ике сәндерәгә, аннары тагын өчесен аска – Азатларга каршы урнаштыралар.
Иң ахырдан кергән калкурак буйлы малай, ишек ябылуга ук, монда кемнең хуҗа икәнлеген күрсәтергә теләп:
– А ну, ыбыр-чыбыр, марш өскә! – дип, башта Айдарга, аннары Робертка төртеп күрсәтә.
Азат, әкрен генә торып басып:
– Ә син кем? – дип сорый.
– Һо-о! Бусы ниткән камыр батыр тагын? – ди әлеге малай. – Нәрсә, күз төбеңдәге бер фонарь гына җитмәгәнмени? Тагын берәү кирәкме? Мурзаев абыең ипи шүрлегеңә дә менеп төшәр, күп сорамас!
«Мин моңа уйлап-нитеп, әзерләнеп торырга вакыт калдырмадым, – дип искә ала Азат Сәйдәшев, – үзен Мурзаев дип күкрәк төйгән бу малай актыгы миннән гәүдәлерәк иде, ихтимал, көчлерәк тә булгандыр. Мин, чак кына иелә төшеп, уң аягымны утыргычка терәп, башым белән аның күкрәк турысына кадалдым… Мурзаев каршы яктагы утыргычка капланып төште, арт чүмече белән стенага бәрелде, ә мин аңа менеп тә атландым».
– Биреләсеңме? – ди Азат хуҗа булырга яратучы малайга, тавышын булдыра алган кадәр усалландырып.
Тегесе хырылдый гына.
– Биреләсеңме?
– Җибәр…
– Ну?
– Биреләм…
– Абый дип әйт!
Арттан Айдар тавышы ишетелә:
– Абыкаччаем дип әйтсен!
«Илбасарны» шулай тәмам хурлыкка төшергәч кенә, купега надзирательләр кереп тәртип урнаштырырга тотыналар. Сораштыра башлагач, купедагы малайлар беравыздан Азатны яклап чыгалар, күрәсең, ялт та йолт күзле, атаманлыкка омтылган үсмер боларга электән таныш булган, каннарына тоз салып өлгергән инде.
Ни гаҗәп, Мурзаевны шундук җилтерәтеп алып чыгып китәләр һәм, әйтүләренә караганда, изоляторга ябалар. Хәер, моның изолятор түгел, хәтта җәза да булмаганлыгын балалар соңыннан гына беләләр…
Төнлә вагонны ниндидер бер составка тагалар. Ләкин, Казаннан китеп берәр сәгать үтүгә, «Васильево» дигән җирдә туктап торалар. Азат биредәге такта вокзалны, биек-биек тупылларны, шулардагы бихисап һәм чуман кебек зур карга ояларын истә калдыра. Идел аркылы салынган тимер күпернең озынлыгына авыл балаларының исләре китә.
Аннары Саранскида, ахрысы, тагын бер ялыктыргыч тукталыш. Монда янә бер купелык балаларны утырталар. Аннары Пенза шәһәре… Тагын ниндидер шәһәр… Вагон бала-чага белән тула.
Поезд балаларны туган туфрактан көннән-көн ераграк алып китә. Көньякка, әле генә торналар торкылдашып киткән җылы якларга… Җылы микән анда? Күңелләр җылыныр микән? Нигә соң, паровоз кычкырткан саен, йөрәк талпына, алгысына икән? Нәкъ торналар тавышын ишеткәндәге кебек тыпырчына…
Көннәр тыныч уза. Купедагы малай халкы беренче минуттан ук Азатны бәхәссез лидер итеп таныганга, арада бернинди каршылык килеп чыкмый. Иртән ипи порцияләрен бүлешкәндә, алама одеял өчен тартышканда, гомумән, андый-мондый ризасызлык туа калганда, һәммәсе күз карашы белән генә булса да Азатка мөрәҗәгать итә. «Мин берәүне дә рәнҗетмәдем, – дип сөйләде Азат. – Кемне дә булса кимсетергә, кеше өлешенә керергә дә юл куймадым. Беләсеңме, мин үземне ниндидер бер кыргый африкан кабиләсенең юлбашчысы итеп тойдым, миндә хәтта башкалар өчен кайгырту, җаваплылык хисе туды. Шулай без, күбебез совет номенклатурасы балалары, ияләшеп киттек шикелле».
Ахырда Киевка килеп җитәләр. Киевка дип, монда да алар тарихи шәһәрнең үзен күрмиләр, төнге караңгыда вагонны Киев каласының «абзар арты»нда туктатып, балаларны исемлек буенча санап төшерәләр, санап кабул итәләр, санап дүрт «полуторка»га төйиләр. Гади йөк машинасында утыручыларны кеше күзеннән яшерү өчен чекистлар бик ансат юл уйлап табалар: ян-як бортларга, алга һәм артка табаклы фанер кадаклап куялар. Әлбәттә, кузовка икешәр кораллы конвой утыра. Аларның артсыз урындыклары була, ә балалар юка гына итеп түшәлгән кылчыклы саламга тезелешеп яталар.
Шул рәвешле, малайлар кич буе дүрткел күктә атылган йолдызларны санап баралар. Һәрхәлдә, Азатның күзенә йокы керми.
Ярты юлда тукталыш ясап, малайларны уяталар һәм, берәм-берәм машинадан төшереп, юл буендагы куак төпләрендә йомышларын үтәргә кушалар.
Аннары машиналар колоннасы юлын дәвам итә. Таң яктысы сызыла башлаганда, Азатны борчулы, саташулы йокы баса. Менә шул тынычсыз йокысында ул сәер бер төш күреп өлгерә. «Имеш, үзебезнең зал бүлмәсендә көзге каршына килеп басканмын. Ни гаҗәп, көзгедә берни күренми! Анда хәтта минем арттагы тәрәзә дә, аның чуар пәрдәсе дә чагылмый иде, – дип сөйләде Азат, эчке бер калтырану белән. – Бушлык… упкын… томан… Мин, аптырап, көзгегә якынрак килдем һәм шунда гына, эремәгә салган фотокәгазьдә сурәт ачыла барган кебек, көзгедә миңа бик таныш йөз пәйда булды… Ышанасыңмы, ул син идең… һәм син миңа кулларыңны суздың… Мин, уянгач та, дөньяда дустым бар икәнен, синең кул җылысын тоя идем әле. А, нинди шифалы, нинди сагышлы, нинди авыр тойгы бу…»
Шулчагында, әйтерсең лә безнең төкәнмәс гәпкә кушылгандай, Чиләбе сәгате тавыш биреп куйды.
…Күрәмсең, килеп җитүләре булгандыр, башта хәрбиләрчә өзек-өзек сөйләшкән тавышлар ишетелә, шалтыр-шолтыр тимер капка ачыла һәм, машиналар туктагач, Азат торып утыра. Башкалар да уяна.
– Ну, малайкалар, приехали! Җыеныгыз! – ди надзирательләрнең берсе, Татарстаннан ук килгәне. – Па-адъ-ём!
«Халык дошманы» дип игълан ителгәннәрнең балалары өчен махсус оештырылган ятимнәр йортындагы тормыш шулай «подъём»нан башлана.
* * *«№ 3» дип кенә билгеләнгән бу учреждениене, урта гасыр кальгалары көнләшерлек итеп, яргак бүрәнәләрдән өйгән ике метр ярымлы тоташ койма белән әйләндереп алганнар һәм аның өстеннән, бала йодрыгы хәтле фарфор изоляторларга беркетеп, ике буй чәнечкеле чыбык сузганнар. Бу чыбыклар электр тогына ялгана дип кисәтсәләр дә, малай халкы моның алай ук түгеллеген, куркыту өчен генә әйтелгәнен бик тиз ачыклый, ләкин, әлбәттә, хәйләләп, белми торуның, бәлки, кирәге чыгар дип, ышанган булып кылана…
Моңа кадәр бу урын өлкә күләмендәге җитәкчеләрнең ял итү урыны булган икән. Биредә торак биналар, хуҗалык каралтылары, ат абзары (чабышкылар өчен), водокачка, зур мунча, бассейн, фонтаннар, чәчәклекләр, медпункт, кибет, ашханә, китапханә, радиоузел, кино залы, бию мәйданчыкларына кадәр булган. Өлкә комитеты секретареның дачасы ике катлы, ике верандалы, балконлы, анда хәтта ике өстәлле бильярд уйнау бүлмәсе дә каралган. Ваграк дәрәҗәле түрәләрнең йорты, әлбәттә, тыйнаграк, гадирәк, тәрәзәләре дә бәләкәйрәк сыман. Коймага килгәндә, ул да элеккедән калган, номенклатур агайларның хосусый һәм шәхси тормышын халык күзеннән яшерү өчен корылган икән.
Ил беркадәр аякка баскач, совет кенәзләренең аппетитлары да көчәя, рәхәткә ияләшкән саен, зәвык-ихтыяҗлары да үсә. Ял базасын күрше өлкәдәге матуррак җиргә – Днепр буена күчерәләр һәм ак пулатларны шунда төзиләр, бу территорияне үзләренә яшь алмаш әзерләү өчен пионер лагерена бирергә карар чыгаралар, ә ахырда, ихтыяҗ тугач, ул спецдомга әйләнә. Түрәләргә хезмәт күрсәтүче персоналның кулай дигәннәре, ышанычлылары яңа урынга ияреп китә, «түбәнрәк сортлылары»н да бетереп ташламыйлар, шушында төрлесенә төрле шөгыль табалар…
«Бер-ике айдан тормышлар үз эзенә төште кебек, – дип сөйләде Азат. – Кышка безгә җылы кием бирделәр. Иртән, ишегалдына чыгарып тезеп, физик күнегүләр ясаталар иде. Өстә әллә кемнән калган бушлат, аякта олтан салынган киез итек, ә без тырышыпмы-тырышып күнегүләр ясыйбыз. Бәләкәчләрнең бушлат чабуы җирдән өстерәлә, җиңнәреннән куллары да күренми бичараларның. Ул кызларның ничек интегүен күрсәң… Тамаша… Мин менә хәзергә тикле шуны аңлый алмыйм: мондый физкультураның кемгә кирәге булды икән дим. Җитмәсә әле, физкультура укытучысы – Наливайко фамилияле бәндә җикеренә, сүзен тыңламаганнарны, алып калып, «по-пластунски» үрмәләтә иде… Без аңа «Чумак» дигән кушамат тактык, чөнки ул эпилепсия белән авырый, һәм кайчагында авыруы безнең каршыда «тота» – кинәт яман ачы тавыш белән кычкыра да җиргә егыла, бәргәләнә башлый иде. Хәтта бермәлне, «по-пластунски» шуышкан җиремнән торып, Чумакка ярдәм итәргә туры килгәне дә бар. Югыйсә ул телләрен тешләп бетерә, астын юешли иде, мәхлук. Чумак кайчандыр оста парашютчы булган дигәннәре исемдә.
Иртәнге яктагы тәрбия сәгатьләрендә байтак вакытны политинформация ала иде.
Политинформаторыбыз – завуч Пётр Митрофаныч Петух – шагыйрь кеше булып чыкты. Һәр бәйрәмгә Иосиф Виссарионович Сталинны мактап бер шигырь яза да шуны безгә ятлата иде. Ә үзе «Евгений Онегин»ны тулысынча яттан белә һәм, җае чыккан саен, безгә укый иде».
«Мин Пушкинны шул Петух аркылы гына беләм, – дип елмаеп куйды Азат. – Кыш, яз турындагы гүзәл шигырьләрен әле дә булса хәтерлим. Шуңар азмы-күпме рәхмәтлемен…»
Мондагы тагын бер күренекле шәхес культмассовик Соня була. Ат караучы мыеклы Вася дәдәй Соняны ял базасында эшләп йөргән чагыннан ук белә икән. Ул бирегә массажистка булып килгән. Кыска җиңле ап-ак халат киеп, таза, көчле, матур беләкләрен күрсәтеп йөргән җиләктәй кыз Соня якындагы хуторда туып үсә. Өлкә комитетының беренче секретареннан башлап гади бүлек мөдирләренә кадәр «матрас» булып ята торгач, Сонечка түбәннән-түбәнгә тәгәри. Таушала. Базары төшә. Эчә башлый. Аннары аны кинозалга беркетәләр, чәчәкләр өчен дә җаваплы итәләр бугай. Азатлар заманында инде «детёнышлар»ның культуралы ялын тәэмин итүче массовик дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм иртәдән кичкә кадәр кызмача йөри торган Соняны балалар Нормальный Ход дип атаганнар. Әллә исереклеген сиздермәскә тырышып, бәдәнен киеренке тотып атлаганга, әллә башка бер сәбәптәнме – монысын Азат хәтерләми инде.
– Системаның тагын бер корбаны… – дип әйтеп куйдым мин.
– Әйе. Ләкин кыз балалар «Нормальный Ход безне күздән яшь чыгарлык итеп чеметә» дип зарланалар иде.
– Массажистка гадәте?.. Садистка?
– Белмим. Массовик буларак, ул «Ватык телефон» уеныннан башканы белми иде, әлбәттә…
Декабрь башларында, «Сталин конституциясе» көненә туры китереп, балалар йортына «Павел Корчагин» исеме бирелә. Бу турыда урындагы хакимият карарын тантаналы линейкага тезелгән балалар каршысында яңгыравыклы тавыш белән зәвыклап, илһамланып, завуч-шагыйрь Петух укый. Аның белән янәшә пионер галстугы таккан мәгъруранә Сонька, җиңенә кызыл бәйләгән физкультура укытучысы Чумак басып торалар. Ахырда балаларны кул чабарга мәҗбүр итәләр. Аның каравы кичке чәйгә «борын» саен берәр ябышкак карамель эләгә.
Шул көнне Азат төш күрә. Имеш, ул – Павлик Морозов. Имеш, «халык дошманы» булган әтисе турында Азат, әләк язып, ялтыр күн итекле оперга тапшыра… һәм шабыр тиргә батып уяна. Нәкъ шушы көнне ул Робертка гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр суга, чөнки сабый күңелләрне агулый торган политәңгәмәдән соң әтисен «халык дошманы» дип атый. Аннары Азат энесен кочаклап елый, икесе дә, юк, өчесе дә маңгайларын маңгайга терәп елыйлар. Роберт, абыйсын юатырга тотынып: «Юк, әтиебез дә, әниебез дә халык дуслалы!» – дигәч кенә, Азат белән Айдар елмаеп җибәрәләр…
Спецдомда балаларга яңа фамилияләр бирелә: Советский, Уральский, Казанцев, Москвин, Комиссаров һәм тагын әллә ниндиләр. Сәйдәшевләр дә Казанцевларга әйләнеп куялар. Янәшә корпустагы Ганҗә исемле кызга да Казанцева фамилиясе тагалар.
«Ганҗә – Галя, Галка…» Бу кызны Азат яхшы хәтерли. Әнә ничек матур итеп елмайды ул Ганҗә – Галя исемен әйткәндә. Күрәмсең, спецдомда Ганҗәне Галя, Галка дип йөрткәннәр…