banner banner banner
Давыллардан алган көчем бар
Давыллардан алган көчем бар
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Давыллардан алган көчем бар

скачать книгу бесплатно


Боегып калсам – борчылма,

Андый хәлем күпкә түгел.

Елмаерга көч табармын,

Айдай, кояштай ул күңел.

Күзләремнең яшен күрсәң –

Күрмәмеш бул, шулай кирәк.

Тешләремне нык кысканмын,

Еласам да елыйм сирәк.

Минем балкып торган чагым —

Сер бирмәвем авырлыкка.

Бел: әнкәйсез калу белән

Таяндым мин сабырлыкка.

Бәхет кошы кулыбызда

Мин сиңа тиң, син миңа тиң,

Очраштырды безне язмыш.

Бәхет кошы кулыбызда,

Күз тимәсен, берүк, ялгыш.

Бергә булгач күшекмибез,

Өшемибез салкыннарда.

Нинди салкын җиңә алсын,

Йөрәкләрдә ялкын барда?!

Еллар аккан су икән ул,

Язларыбыз үтеп китте.

Гомер-тирәк яфрак сибә,

Алтын көзләребез җитте.

Көз булса да, юк-юк, китми

Безнең күңел кошларыбыз.

Мин – шагыйрә, ә син – шагыйрь,

Димәк, яңа җырлар белән

Киләчәк ак кышларыбыз!

«Кеше туган чагын белми…»

Кеше туган чагын белми,

Үлгәнен дә белмидер.

Яшәгәндә белми генә

Еламыйдыр, көлмидер.

Белеп яши, шатлык – татлы,

Кайгы ачы булганын.

Белә: авырлыклар белән

Көрәшергә туганын.

Көрәшә ул җилләр белән,

Давылдан да курыкмый.

Белеп тора: кыенлыклар

Аны аяктан екмый.

Белә: шушы җир йөзендә

Югалту бар, табыш бар.

Үкендерер ялгышлар бар,

Изгелек бар, каргыш бар.

Белгәнемне, күргәнемне

Мин дә өйдем тау итеп.

Дөньяга килгәнне белмим,

Шулай гына, иман белән

Булсын иде дим китеп.

Коляскамда барам

Тәгәрмәчләр тәгәриләр,

Кар шыгырдап, сер сөйли.

Тукта-тукта, сер сөйләми,

Кар шыгырдап, җыр көйли.

Минем яңа җырым ич бу,

Аклык, шатлык турында.

Бәхетеннән ташып чыккан

Сөю, сафлык турында.

Килер язлар турында җыр,

Анда кошлар тавышы.

Анда ялкын ялмап алган

Йөрәкләрнең кагышы.

Тәгәрмәчләр карлы юлда,

Юк, мин иген кырында.

Тыңламыйм кар шыгырдавын,

Башаклар шавын ишетәм

Туып килгән җырымда.

«Утыз биш яшь – җәйге болыннарда…»

Альбинага

Утыз биш яшь – җәйге болыннарда

Нәфис гөлләр булып үскән чак.

Чәчәк таҗларына чак-чак тиеп,

Назлы җилләр булып искән чак.

Утыз биш яшь, – хисләр ташып тынгач,

Инеш кенә булып аккан чак.

Якты хыялыңнан көтеп алган

Сөю кошың канат каккан чак.

Утыз биш яшь – гүзәл яшьлегеңә

Кулъяулыгың болгап калыр чак.

Яшәр өчен акыл, көч, дәрт туплап,

Бәхетеңне кочып алыр чак.

Утыз бишең, – еллар үткән саен,

Иң матур чак булып калыр чак.

Ике төс

Шатлыкларны кершән итеп биткә ягам,

Кайгыларның төсе кара, сөрмә тартам.

Бу ике төс үз урынын табып алды,

Юк, булмады үкенерлек тирән хатам.

Шатлыгым да тартып алган шатлык түгел,

Үземнеке, минем җанда тамырланды.

Кайгыларым маңгаема язылганнар,

Күргәннәрем кара күмер булып янды.

Үсмер чагым дәшә

Гөжләп кенә яна каен утын,

Үрдәк ашы пешә казанда.

Өй җып-җылы, әнкәй токмач кисә,

Их, шулчакта булсам һаман да!