Читать книгу Үзем белән очрашу (Ленар Миннемохимович Шаех) онлайн бесплатно на Bookz (6-ая страница книги)
bannerbanner
Үзем белән очрашу
Үзем белән очрашу
Оценить:
Үзем белән очрашу

5

Полная версия:

Үзем белән очрашу

– Мәктәп һәм югары уку йорты студентлары әдәби әсәр укымый, дибез…

– Моңа реаль карарга кирәк. Әлбәттә, татар мәктәбендә укыган бала Тукайны да, Такташны да белергә тиеш. Ә моның өчен милли мәгариф системасын булдыру шарт. Татар мәктәбе икән, анда татар мохитен тудырырга кирәк. Бары шул чакта гына милли әдәбиятка, тарихка урын табыла.

– Башкортстанда бик көчле башкорт гимназиясе барлыгын беләбез. Ә безгә югары үзаңлы татарлар әзерләүче уку йорты кирәкме?..

– Бу – бер генә алым. Болай гына хәлдән чыгып булмый. Анда ике йөз, өч йөз, күп булса, биш йөз бала гына укый алачак…

Милли университет хакында сөйлибез. Әгәр бөтенесен дә аңа гына кайтарып калдырсак, бу беркатлы караш булыр иде. Шуңа күрә һәр мәктәпне, һәр югары уку йортын милләткә файда китерерлек итеп оештырырга кирәк.

– Төрек лицейлары чын төрекләр әзерләп чыгара…

– Әйе, аларның укыту системасы бик алга киткән. Бездә чит тел укыту методикасын белү, төптән өйрәнү җитми. Укытучыга бәя аның үткәргән чараларына карап түгел, ә балаларының ни дәрәҗәдә телне белүенә карап бирелә.

– Быелның беренче сентябреннән Россиядәге барлык мәктәпләргә дә православие дине тарихын укытуны кертү турында сүз бара. Бу нәрсәгә китерер икән? Сезнең фикерегез?..

– Мәҗбүри куялар икән, бу һич кенә дә гадел булмый. Инкыйлабка кадәрге тормыштан бер мисал китерим. Ул чорда гаскәриләр, солдатлар, матрослар өчен махсус поплар гына түгел, ә алар белән беррәттән «полковой муллалар» да йөргән.

Финляндияне генә алыйк. Хәзер анда меңгә якын татар яши, мөселманнарны да кушсаң, бераз күбрәк. Ислам динен тоткан хезмәт кешеләре өчен атна саен һәр җомга көнне ял билгеләгәннәр, ә уку йортларында белем алучы, хастаханәләрдә дәваланучы татарлар, мөселманнар өчен хәләл ризык әзерләнә. Бернинди гаризалар да кирәк түгел. Шулай булгач, милләтне, динне исәпкә алмыйча эшләү – берьяклы караш. Халыкның рухи, мәдәни байлыгына хәзерге Россия җитәкчелеге игътибар итми, ә нормаль тормыш өчен һәр халыкның милли үзенчәлеген исәпкә алу мөһим.

– Татар яшьләренең социаль активлыгы кими; төп халык массасының битарафлыгы, үз милләте турында уйламавы нидән икән? Ни өчен шушындый хәлгә төшәбез?..

– Үзем дә уйланам, еш кына борчылам. «Сабырлык» дигән сыйфат безнең каныбызга сеңгәндер. Ә кайчак ул комачау да итми микән? Халыкка кычкырсаң, ул ишетәме-юкмы…

«Конституция», «ике теллелек» төшенчәләре күптән аксиомага әйләнергә тиеш иде. Әмма күрәләтә алардан да колак кага барабыз. Яшьләргә килгәндә, төрле фикердәгеләре бар. Милли, тарихи мәсьәләләргә битарафлары да, үз фикере булганнары да. Мәдәниятне, әдәбиятны ныграк белгән саен, үзаң уяна. Әнә шундый мөстәкыйль фикерле алмашның күбрәк булуын теләр идем.

– Ә менә чит өлкәдә үскән татар яшьләрен квота ярдәмендә университетка җыеп, аларны үз туган төбәкләрендә татар телен укытырлык белгечләр итеп әзерләп буламы?

– Ректорат та, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканаты да бу мәсьәләне хәл итәргә әзерләр. Алдан планлаштыру гына кирәк. Бу – үтәлә торган эш.

– Йомгаклап, соңгы сорау: әдәбият фәненең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

– Әдәбият – халык яшәешенең бер формасы. Әгәр халык чын милләт икән, аның мәдәнияте, күңел гәүдәләнеше, яшәеше бар икән, әдәбияты да була. Ә ул булган җирдә әдәбият фәне дә бар. Аны укыту, өйрәтү – төп шарт.

2004

ҮТКӘННӘРНЕ БАРЛАП, КИЛӘЧӘККӘ КАРАП

(Татарстан Язучылар берлеге оешуга – 70 ел)

Татарстан совет язучылары союзының Беренче Бөтентатарстан съездында оешкан Язучылар берлегенә 70 яшь тулды. 1934 елның 25 июлендә кичке җидедә Татар дәүләт академия театры бинасында башлана ул беренче съезд һәм дүрт көн буена дәвам итә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Галимҗан Гыйльманов белән әңгәмәбез дә әнә шул юбилей уңаеннан оештырылды.


– Беренче иҗади оешмалар, берлекләр һәм әдәби түгәрәкләр XX гасырның 10–20 нче елларында ук оеша башлый, ә нигә соң Татарстан Язучылар берлеге рәсми төстә 1934 елда гына төзелә?

– Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар. Шулай да беренче әдәби берләшмәләр XX гасыр башында оешалар. Иң элек Казанда Г. Тукай, Ф. Әмирханнар катнашлыгында киң эшчәнлек җәелдереп җибәргән «Шәрык клубы» хакында әйтергә кирәктер. Шундый ук оешмалар Уфада, Оренбургта, Троицк калаларында эшли. Октябрь инкыйлабыннан соң бу процесс тагын да активлашып китә. Бу очракта партия идеологиясенең даими йогынтысы хакында әйтми булмый. Совет чорында оешкан иң беренче әдәби берләшмәләр заводлар, клублар янында була. Кави Нәҗми 1923 елда «Завод» дигән әдәби берләшмә төзи, Шамил Усманов «Часовой» (1923) дигән әдәби түгәрәк ачып җибәрә. Ә 1924 елның башында Казан шәһәре коммунистларының үзәк клубы каршында «Октябрь күмәге» исемле әдәби берләшмә оеша. Ул аеруча зур абруй казана һәм күпчелек татар әдипләрен үзенә җәлеп итүгә ирешә. Җитәкчеләре дә халык арасында мәгълүм шәхесләр – Ф. Бурнаш, Ш. Усманов, К. Нәҗми, Ф. Әсгать, Г. Кутуй. Яңа әдәби берләшмәнең эше, нигездә, пролеткультчылык идеологиясе рухында алып барыла. Бу – татар язучыларын бер урынга җыя, туплый алган беренче җитди әдәби оешма.

Әлбәттә, җәмгыятьтәге сәяси-идеологик агымнар, тайпылышлар «Октябрь күмәге»н дә әле бер ярга, әле икенче ярга ташлый. Мәсәлән, шул ук 1924 елда Г. Кутуй белән Г. Толымбай бер төркем язучыларны «Октябрь»дән аерып чыгарып, «Сулф» (Сул фронт) оешмасы төзиләр. Ул күбрәк футуризм юнәлешен алга сөрә һәм халык арасында зур абруйга ирешә алмый. Бераздан сулфчылар кабат «Октябрь күмәге»нә әйләнеп кайталар. «Октябрь» янәшәсендә Крестьян язучылар оешмасы белән ТатЛОКАФ эшләп килә.

1928 елда татар язучыларының ике әдәби берләшмәсе мәгълүм була: Татар совет язучылары һәм Татар пролетариат язучылары ассоциациясе.

Бөтен татар язучыларын бергә берләштерү теләге белән беренче булып Г. Нигъмәти чыга. Аны Г. Ибраһимов хуплый. Ул хәтта 1927 елда «Татар әдәбияты җәмгыяте» төзү хакында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына хат белән мөрәҗәгать итә. Әлбәттә инде, язучыларның таркаулыгы партиянең идеологик эшендә кыенлыклар тудыра, шуңа күрә язучыларның берләшергә теләүләре аның сәясәтенә дә туры килә. Г. Ибраһимов хатына җавап итеп, өлкә комитеты «Татар әдәбияты җәмгыяте» оештыру буенча комиссия төзи. Аңа Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти кертелә. Г. Ибраһимов каты авырып китү сәбәпле, оештыру эшләре туктатылып тора, ул арада партиянең яңа инициативалары мәгълүм була. 1932 елның 23 апрелендә ВКП(б) Үзәк Комитеты «Әдәбият, сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» дигән карар кабул итә. Шул карар нигезендә шактый гына әзерлек эшләре башкарганнан соң, 1934 елның 25–29 июль көннәрендә Казанда совет язучыларының Беренче Бөтентатарстан съезды уздырыла.

– Татарстан язучыларын бер түбә астына туплау партия органнарына отышлы буламы? Әдипләрне болай бер юнәлешкә генә җибәрү – совет реализмы кысасына кертү уңайлырак бит?

– Чынлап та шулай. «Әдәбиятның партиялелеге» дигән мәгълүм принцип шуны таләп итә. Партия бер икән, аның әдәби берлеге дә бердәнбер булырга тиеш. «Союз» дигән сүзнең төп мәгънәсе арткы планга чигә, партия бертөрле уйлаучы, бертөрле иҗат итүче әдипләр армиясе төзергә тели. Әдәбиятта, гомумән, иҗатта алай була алмый. Моның нәтиҗәсе шактый аянычлы: күпме әдип, күпме шәхес коточкыч язмышка дучар булган, халыкның иң талантлы уллары, кызлары һәлак ителгән, изелгән, эзәрлекләнгән…

Шулай да Язучылар берлегенең оешуын партия капризына гына кайтарып калдырмас идем мин. Әйтүемчә, язучылар үзләре дә берләшергә, үзара якынаерга телиләр. Инде партия җыеп берләштергәч тә, бу мөмкинлекләрне үзләренең максатларында – әдәбиятның асыл нигезләрен ныгытуда, аны баетуда, үстерүдә, халыкка, милләткә хезмәт иттерүдә кулланырга тырышалар.

– Бүгенге көндә берлектә 300 әгъза булса да, кайбер язучылар: «Без 10–15 кенә», – дип әйтергә ярата…

– Әйе, язучылар, бигрәк тә язышучылар күп, әмма чын талантлар аз. Бу гел шулай булган, моннан соң да шулай булачак. Ләкин шуны онытырга ярамый: калган 285 кеше булмаса, син әйткән 10–15 талант булмас иде. Минем моңа иманым камил. XX гасыр башындагы Тукайны алыйк, берүзе генә халкыбызның милли байрагы, рухи символына әверелә алыр идеме ул? Такташ, Җәлил белән дә, Исхакый, Әмирхан белән дә, Еники, Туфаннар белән дә шулай.

Ә 300 язучыга килгәндә… Беләсеңме, бүгенге көндә Язучылар берлегенең остаханәләрендә каралып, кабул итү коллегиясенә тәкъдим ителгән 100 гә якын кеше бар. Татарстандагы 75 әдәби берләшмә, иҗади түгәрәкләрдә тагын 300–400 кеше каләм чарлый. Бу исәпкә мәктәпләр керми әле. Менә алар белән тагын 10–15 талантлы кеше килә икән – бу бер дә начар түгел.

– Хәзер Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу бик җиңел, диләр. Ягъни бер юка китабыңны бастырасың да, син – тулы вәкаләтле әдәбият әһеле… Тарихта китапсыз да Берлеккә кабул итү очраклары булдымы соң?..

– Мин җиңел димәс идем. Уйлап кара: әдәби мохиттә шактый кайнаганнан соң, үз исемеңне азмы-күпме танытып өлгергәннән соң, газета-журналларда каләм уйнатып алганнан соң гына, син, Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, үз иҗатыңны тикшерүгә, бәяләүгә куя аласың. Махсус жанр буенча остаханә әгъзалары синең иҗатыңны яхшы бәяләсәләр генә, ачык тавыш бирү юлы белән, Берлеккә тәкъдим итәләр. Аннары тагын да катлаулырагы башлана. Могтәбәр, җитди язучылардан торган кабул итү коллегиясе бик каты дебатлардан соң, яшерен тавыш бирү юлы белән, синең язмышыңны хәл итә: яки раслау өчен Берлек идарәсенә тапшыра, яки кире кага. Идарә утырышындагы сынау аша да узмый калганнар бар. Әлбәттә, чын язучының китабы булырга тиеш. Прозада һәм шигърияттә, балалар әдәбиятында – 2 китап, әдәби тәнкыйтьтә – 1 китап. Бу – мәҗбүри шарт. Һәр канунның чыгармасы булган кебек, безнең кабул итү шартларының да кайбер искәрмәләре бар.

Әйтик, прозада – Марат Закир, поэзиядә – Рәмис Аймәт, драматургиядә Данил Салихов китапсыз кабул ителделәр. Боларның берсе өчен дә коллегия һәм идарә әгъзаларының йөзе кызарырлык түгел.

– Шигърият тә, проза да кыскалыкка күчте. Бу – замана таләбе. Озын роман язсаң, беренчедән, аны бастырып чыгару кыенлык тудыра, икенчедән, ул әсәреңне укыйлармы әле, юкмы. Ә тора-бара гел компьютерга гына күчсәк, «китап» дигән изге нәрсә юкка чыгып, сүзе дә архаиклашып китмәсме?

– Син ике мәсьәләне бергә куясың. Бәлки, аларны аерыбрак карарга кирәктер? Дөрес әйтәсең, текстлар кыскарды. Моның сәбәбе бастырып чыгару кыенлашуда гына түгел. Төп сәбәп – бүгенге укучының яшәеше, фикерләве, уйлау рәвеше, дөньяны кабул итүе, гомумән, дөнья белән багланышы, үзара мөнәсәбәте үзгәрде. Кыска гына форма аша олы масштабны, олы язмышны, олы образны бирү, аларның күп өлешен сер итеп кенә калдыру, конфликтны интрига дәрәҗәсенә төшерү – бүгенге әсәрнең уңышын шул хәл итә.

Компьютер, телевизор проблемасы бар. Экран каршында үскән бала китап укымаячак. Аның эчке хыялый фикерләве бик чикләнгән. Ул, китап укыганда, тиз арый, ялыга, чөнки экранда бөтенесе дә әзергә хәзер: фантазиягә, эчке күңел байлыгына бөтенләй дә урын калмый диярлек. Киләчәктә иҗат эше белән шөгыльләнәчәк бала бүген китап укый. Һәм, киресенчә…

Бу хәлдән ничек чыгаргамы? Белмим. Күрәсең, без бу авыру белән авырып алырга тиештер. Ә тән дә, җан да һәр авырудан чыныгу ала…

– Яшь талантлар белән эшләү ничек бара? Минемчә, аларга игътибар җитеп бетми. Әсәрләре өстендә ныклап эшләү, тикшерү, бәя бирү, уртак җыентыкларын дөньяга чыгару. Элек яшьләр белән эшләү бүлеге бар иде…

– Мәктәп бар, гаилә бар. Эшләре бер юнәлештә барса да, максатлары бер булса да, социаль функцияләре төрле. Язучылар берлеге – гаилә түгел, ул – мәктәп. Яшь талантларны кайгырту эшен дә ул мәктәп дәрәҗәсендә алып бара. Күпсанлы әдәбият түгәрәкләренә безнең танылган язучыларыбыз җитәкчелек итә, һәр ел саен язлы-көзле иҗади семинарлар оештырыла. Бу семинарларда 40 лап бала каләмен чыныктыра, остазларыннан дәресләр ала, беренче иҗат җимешләрен басмага әзерли… Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән бергә уздырыла торган «Иделем акчарлагы» конкурсы исә һәр ел саен уртак җыентык бастырып чыгару белән тәмамлана. Бу очракта Язучылар берлеге белән «Сабантуй» газетасы оештырган һәм «Каурый каләм» исеме астында уздырылган икееллык конкурс хакында да әйтеп китәргә кирәктер… Язучылар берлегендә, яшь талантлар белән эшләү өчен, консультантлар штаты бар. Русларда бу эшне «Белая ворона» (Н. Ахунова), татарларда «Әллүки» (Казан дәүләт университеты), «Илһам» (Казан дәүләт педагогия университеты) әдәби берләшмәләре башкарып килә. Бу азмы, күпме? Анысын вакыт һәм якындагы 5–10 елдагы әдәбиятыбыз күрсәтер.

– Төрле язучылар исемендәге премияләрнең күбәюе зур дәүләт бүләкләренең дәрәҗәсен төшерүгә китермиме? Һәм нигә соңгы елларда Тукай премиясен өлкәннәргә генә тапшыралар? Аны гел лаек кешеләр генә аламы икән?

– Әдәби премияләрнең күп булуы начар димәс идем мин. Алар бик күп тә түгел, һәр жанрга бер премия: хикәячеләргә – Фатих Хөсни бүләге, тәнкыйтьчеләргә – Җамал Вәлиди, балалар әдәбиятында эшләүчеләргә – Абдулла Алиш премияләре. Гражданлык рухында публицистик аһәң белән иҗат ителгән әсәрләргә Гаяз Исхакый исемендәге премия бирелә. Ниһаять, соңгы елларда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге кайтарылды. Минемчә, бу премияләр иҗат әһелләренә стимул бирәләр, алардагы иҗат дәртен генә түгел, көрәш, ярыш рухын да күпкә арттыралар.

Габдулла Тукай премиясе хакында күп сүзләр йөри. Тузга язмаган сүз сөйләп йөрүчедән кайвакыт туктатып сорыйм: «Ягез, әйтегез әле, соңгы елларда Тукай премиясе алган кайсы әдипкә каршы кул күтәрер идегез: Миргазиян Юныскамы, Мөсәгыйт Хәбибуллингамы, Роберт Әхмәтҗановкамы, Зөлфәткәме?» Гадәттә, җавап биреп тормыйлар.

– Язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть остаханәсе булса да, тәнкыйть үзе бөтенләй юк бит. Сәбәп нидә?

– Әдәби тәнкыйть бар. Язучылар берлегендә аның остаханәсе дә бар. Җитәкчесе – Мансур Вәлиев. Бу жанрның яшәү шартлары тарайды, минемчә. Аның нәтиҗәлелеге кимеде. Чөнки тәнкыйтькә карамыйча, тәнкыйтьтән курыкмыйча китап чыгару күбәйде. Арага акча керде. Шуңа күрә тәнкыйтьчеләр бераз аптырабрак калдылар. Бу жанрны җанландыруның яңа юлларын, ысулларын табасы бар, монысы белән килешәм.

– Язучыларның китапларын республика күләмендә тарату, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ирештерү ничек башкарыла? Мәктәпләр, укытучыларны пропаганда эшенә тарту? Уртача 3 мең данә белән дөнья күргән басмалар җөмһүрияттәге 4000 балалар бакчасы, 3000 мәктәпкә берәр данә дә тәтеми. Бу хәлдән ничек чыгарга?

– Язучыларның китапларын республика күләмендә тарату, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ирештерү буенча махсус дәүләт программасы кирәк. Ә бу бик күп акча сорый. Бөтен китапханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына яңа гына басылып чыккан һәр татар китабын бушлай тарату хакында сүз бара. Син әйткән 7 мен китап шундук үз иясен табачак. Өстәвенә ике меңнән артык китапханә дә китаплы булачак. Шул рәвешле, хөкүмәт заказы гына 10 меңгә җитәчәк, халык өчен дә чыгарсаң, бүген татар китабын рәхәтләнеп 12–15 мең тираж белән бастырып булыр иде. Ә хәзергә… һәр нәшрият, һәр автор үз китабын үзе сатып йөри.

Тагын шуны да әйтәсем килә: Язучылар берлегенең 70 еллыгын искә алып, мәктәпләр, бигрәк тә татар гимназияләре, татар теле укытучылары татар әдипләрен, татар китапларын активрак пропагандаласыннар, төрле чаралар үткәрсеннәр иде. Үз ягыбыздан без булышырга әзер – әйтсеннәр, сорасыннар гына.

– Әкренләп Татарстан Язучылар берлеге Россиягә буйсындырылачак, ахырда бетереләчәк, диләр. Саклап калуга өмет бармы? XXI гасыр әдәбиятының киләчәге нинди?

– Татарстан Язучылар берлегенең Россиягә буйсындырылуы, соңыннан бөтенләй бетерелүе хакындагы сүзне дуслар әйтмәс. Соңгы вакытларда Россиядәге язучылар берлекләренә якынаю, алар белән аралаша башлау омтылышлары булды. Хәл бик аянычлы бит: без беркемне белмибез, безне беркем белми. Мәскәүдә чыга торган Бөтенроссия әдәби басмаларын ачып карасаң, еллар буе бер татар язучысының исеме телгә алынмый, кайсыдыр журналда яңа әсәрләр белән чыгыш ясау яисә Мәскәүдә китап бастыру практикасы, гомумән, бетерелгән. Изоляциядән чыгарга омтылу, әдәбият чикләрен, күңел офыкларын киңәйтергә тырышу – әдәби берлекне какшату түгел, киресенчә, аны ныгыту, баету, дөнья каршында күтәрү ул!

XXI гасыр әдәбиятының киләчәге якты. Бүгенге көндә әдәби жанрларыбыз 90 нчы елларда ук башланган яңа шартларга, яңа сыйфат баскычына күчеш чорын үтеп, тәмамлап килә. Кызык кына проза туып ята, аның үзәгенә сыгылмалы, йөгерек тел, яңа образлар һәм мавыктыргыч интрига чыга, поэзиядә ике тенденция ачыкланып җитте – затлы, интуитив «Дәрдемәнд традициясе»ннән һәм халыкчан, демократик «Тукай мәктәбе»ннән килә торган поэтик юнәлешләр формалашты. Балалар әдәбиятында яңа исемнәр күп, алар баланың психологиясенә, көндәлек мәшәкатьләренә, хыялларына ныграк үтеп керә башладылар, ниһаять, бала белән баланың үз телендә сөйләшергә керештеләр. Драматургия гомумкешелек проблемаларына якынайды, публицистика декларациядән фәнни анализга күчте.

Мондый әдәбиятның киләчәге бар. Киләчәк кайчан башлана – анысын инде һәр язучы үзе хәл итә.

– Рәхмәт, Галимҗан абый! Татарстан Язучылар берлегенең юбилее котлы булсын! Эшләренең нәтиҗәле, сүзләренең төпле һәм үтемле булуын телим!

2005

«ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕН ӨМЕТЛЕ КҮРӘМ»

1 февраль көнне күренекле язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, әдәбият мәйданына килгән күп кенә каләм ияләренең остазы Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановка 60 яшь тулды.

Минемчә, иҗатта Галимҗан абый күбрәк прозаик, аның төп көче шунда, шулай ук ул бик яхшы балалар шагыйре дә, лирик шигырьләре дә үзәккә үтә торган. Кыскасы, ул – киңкырлы шәхес.

Бу әңгәмә каләм әһеленең тормыш юлын, иҗатын яктырту, аның үткән юлына күз ташлау һәм язучының бүгенге күңел халәте турында булыр.


– Галимҗан абый, Сез – төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә эшләүче сирәк каләм иясе. Проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть… Халык авыз иҗаты әсәрләрен, бигрәк тә татар мифларын җыеп, китап итеп чыгаруыгызны беләбез. «Тукайның мең сере» дигән фәнни-популяр, биографик хезмәт яздыгыз… Мондый киң колач, сулыш иркенлеге каян килә?

– Кызыксынучанлыктан дип уйлыйм. Ә бәлки, язмыштандыр. Минем язмышка шулай язылган булгандыр. Әдәби, иҗади гомеремне шигырь белән башладым, фәндә тормышка җитди күз белән карарга, фикер тупларга өйрәндем, әдәби тәнкыйтьче булып Язучылар берлегенә алындым, балалар өчен язган әсәрләремдә самимилегемне, ихласлыгымны саклап кала алдым, җырларымда күңел тынычлыгы таптым, сәхнә әсәрләрендә чыныктым, мифологиядә рухи көч тупладым, Бабичны, Тукайны өйрәнеп, шәхеслекнең чын хак-бәясен аңладым, ниһаять, прозада мин үземне таптым. Бүген мин – күбрәк чәчмә әдәбиятта. Өстәлемдә ике роман, повестьлар, хикәяләр ята. Новеллалар, нәсерләр, парчалар җыентыгы төзеп бетереп киләм. Шундый кыска жанрлар да татар укучысы күңеленә бик матур кереп урнаша.

Чынлап та, миңа берьюлы төрле жанрда эшләү кызык икән. Кайчакта күңел шуны таләп итә, үзем дә аңлап бетерә алмыйм, кайчакта берсеннән тәмам арып-алҗып, махсус бүтән жанрга утырам, ял итү өчен төрләндерәм, аннары кайсы жанр өлгергәнрәк – шунысына ияреп киткән чаклар да була… Еш кына берьюлы берничә жанрда эшлим – бу хәл яшәешемнән үк килә. Мин һәрвакыт берничә эштә эшләдем. Гаиләмне карау өчен, тормышымны алып бару өчен шулай тырышырга туры килде.

– Сез – татар әдәбиятына бер төркем яшь каләм ияләрен тәрбияләгән остаз да. Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының йөзе булган «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен яңадан сафка бастырып йөргән еллар хәтергә мәңге онытылмаслык булып сеңеп калды… Барысына да вакыт тапкансыз бит, язарга да, безнең белән эшләргә дә… Ничек булдыра алдыгыз?.. Уйлап карасаң, Сез эшләмәсәгез, башка берәү дә башкарып чыга алмас иде, ә татар әдәбияты, киләчәк югарылыгыннан караганда, күпме иҗат потенциалын югалтыр иде.

– Син миңа бик авыр сораулар бирәсең, Ленар. Әлбәттә, соравыңа җиңел генә дә җавап биреп булыр иде. Әйтик, сез, талантлы яшьләр, үзегез күтәрелдегез, мин сезнең янда җайлы гына туры килдем дип… Ләкин мәсьәлә катлаулырак. 1990 еллар ахырында – 2000 еллар башында миңа «Мәгърифәт», «Сабантуй» газеталарында бик күп әдәби конкурслар, иҗади бәйгеләр алып барырга туры килде. Саный китсәң, егермегә җыела… Шул бәйгеләр вакытында ук тойган идем: ниндидер яңа әдәби буын килә. Яңа дулкын, яңа сулыш… Бер-ике генә кеше дә түгел, егерме-утызлап бала әдәби иҗатта яна, күңелләрен зур әдәбиятка багышламакчы була… Ленар, мин синең үзеңне дә Минзәлә педагогия көллиятеннән таптым ласа… Бу конкурсантларның күбесен татар филологиясенә, татар журналистикасына көйләргә тырыштым. Һәм, берничә ел узуга, мин аларның күбесе белән Казан дәүләт университетында очраштым да. Күңелдә шундый теләк туды: бу яшьләрне үз агымнарына гына җибәрмәскә иде, аларга юнәлеш бирергә, бер буынга оештырырга иде! Өстәвенә Татарстан Язучылар берлегендә эшлим, бу эшем дә турыдан-туры яшь иҗатчылар тәрбияләүгә корылган иде. Менә шулай мин татар факультеты деканы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев кабинетында пәйда булдым. Ул эшнең нидә икәнен шундук аңлап алды, бүлмә бирде, шартлар тудырды, һәм без яңартылган «Әллүки»нең беренче утырышына җыелдык. Исеңдәдер, бертавыштан Ленар Шәех дигән егетне староста итеп билгеләдек. Бераздан татар студентлары өчен «Тәрәзә» дигән газета да чыга башлады… Мин күбрәк рухи җитәкче булдым, студентлар барысын да үзләре эшләде, чараларны да үзләре оештырды. Без бервакытта да шигырь болай язылмый, ә менә болай языла дип утырмадык, без бик күп сөйләштек, хәтта бәхәсләштек, дөнья, яшәеш, әдәбият, милләт, шәхеслек хакында күп фикер алыштык…

Мин шуңа инандым: шагыйрьләр, әдипләр буынлап киләләр. Ләкин һәр буын әдәбият елгасы ярына эләгеп кала алмый. Нидер җитми, нидер артык булып чыга… Андый очракларны да беләбез. 2000 еллар башында калыккан буынны тотып кала алдык дип уйлыйм. «Әллүки», «Тәрәзә», «Шигъри Сабантуй» аша берләштереп, оештырып җибәрә алдык.

Вакыт каян таптыммы? Үзем дә аптырыйм, дәүләт хезмәтенә күчкәч тә йөгереп йөрдем бит әле. Җаваплылык хисе булгандыр. Алай гына да түгел, күңел шуны сорагандыр. Мин сезнең белән бик бәхетле идем бит. Яшьлегем, өмет-хыялларым кабат кайткан кебек була иде… Аннары мин шуны да беләм: ул вакытта мин булмасам, башка берәү сезнең янда булыр иде, чөнки сезнең буынны күрми калу мөмкин түгел иде.

– Бүгенге көндә Сезнең кебек яшьләр белән эшләүче юк. Яшьләр бар, ләкин аларны сайлап ала белергә кирәк. Аннары аларга тәрбия, юнәлеш бирү, киңәш-табыш, ахыр чиктә фатиха кирәк. Мин бернәрсәгә аптырыйм: бүгенге язучылар (урта һәм өлкән буын турында сүз алып барам) үзләреннән ары китә алмыйлар. Китаплар чыгаралар, дан-дәрәҗәләр даулап йөриләр. Болай гына яшәп булмый бит. Сезнең фикер?

– Ленар, синең борчылуыңны аңлыйм. Мин дә борчылып уйланам. Еш кына яшьләр белән эшләүне иҗади бәйге-конкурслар тирәсендәге ыгы-зыгы дип кенә аңлыйлар, шуның белән чикләнәләр. Конкурслар кирәк, әлбәттә. Ләкин алар үзмаксат булырга тиеш түгел. Алар еш булса, рухы, күңеле чыныкмаган иҗатчының ихтыяри көченә зыян да килергә мөмкин әле. Без мондый очракларны да күп күрдек. Һәр бәйгене, һәр җиңү яки җиңелүне язмыш бәясенә тиңләп яшәүче яшьләр дә күбәйде хәзер. Урын ала алмагач, «Башка язмыйм!» дип кайтып киткән талантлы балаларны да күрергә туры килде. Зур иҗатны әнә шул конкурслар, очраклы җиңү-җиңелүләр алыштыруыннан куркам мин бүген.

Яшь иҗатчыга көндәлек ярдәм, даими киңәш-табыш кирәк. Мохит, аралашу кирәк. Иҗади мәгънәдә рухи җитәкчелек. Аның рифма-ритмын санап утырмыйча, күбрәк шәхеслегенә, әдәби, кешелек, гражданлык позициясенә игътибар итәргә кирәк. Даими берләшмәләр аз шул бездә, яшьләр газета-журналлар тирәсенә дә оешып бетә алмадылар, вузларда да хәл тотрыклы түгел. Гүзәл Сәгыйтованың «Калеб» төркеме күп эшли бу юнәлештә, анда шактый җанлылык сизелә. Ленар Шәех төркеменнән соң бераз өзеклек булып алган иде, бүген яшьләр тагын күтәрелештә. Узган ел ахырында жюри составында шул ук «Калеб» оештырган «Яңа буын» программасында катнашырга туры килде. (Заманында «Яңа буын» проектына да сез – «әллүки»челәр нигез салды бит!) Бик куанып, сөенеп йөрдем. Ун-унбишләп яшь каләм иясе зур әдәбият ишеген шакый. Димәк, тагын буын килә. Шәп бит бу!

Ә инде кемдер яшьләр белән эшләми икән, минем аларны битәрлисем килми. Һәркем яшьләр белән эшли алмый. Бу – бер. Икенчедән – яшьләр һәр язучы артыннан ияреп тә китми. Бүгенге яшь иҗатчылар мәктәп түгәрәгенә йөреп, укытучы авызына карап утыра торган укучы балалар түгел. Рүзәл Мөхәммәтшин «Әллүки»гә килгәч, беренче сөйләшү әле дә истә. Аның иҗатында Такташ шигърияте чалымнарын атап күрсәтә башлагач, ул миңа: «Мин Такташ түгел! Мин – Рүзәл Мөхәммәтшин! Мине беркем белән дә бутамагыз!..» – дигән иде. Син үзең дә моның шаһиты. Менә шуннан соң җавап табып кара…

Һич аптырарга кирәк түгел – талантлы кешедә, шәхеслеккә ирешкән һәр иҗат иясендә эгоистлык көчле. Ул үзен күбрәк ярата, үзе өчен күбрәк эшли, үзе өчен күбрәк сорый. Бу табигый. Остазлык мәсьәләсе башка яссылыкта карала. Остазлык ул – үзеңә алганга караганда күбрәк бирү. Олы җанлылык һәм кече күңеллелек – остазлыкны әнә шулар билгели. Аның бер үзенчәлекле ягы бар икән – баштарак яшьләр янына үзем күп йөрдем, хәзер исә үзләре күп килә. Шылтыраталар, почта аша әсәрләрен салалар, очрашулар сорыйлар, хәтта таләп итәләр… Әлегә бер генә кешене дә кире какканым юк.

bannerbanner