Читать книгу Үзем белән очрашу (Ленар Миннемохимович Шаех) онлайн бесплатно на Bookz (7-ая страница книги)
bannerbanner
Үзем белән очрашу
Үзем белән очрашу
Оценить:
Үзем белән очрашу

5

Полная версия:

Үзем белән очрашу

– Тагын бер һөнәрегезне искә алмыйча булмый. Ул да булса, университетта укытуыгыз, ягъни мөгаллимлек…

– Әйе, моннан бик күптәнге кайсыдыр тормышымда «университет чоры» да булып алды. Алты еллап Казан дәүләт университетының татар бүлегендә, журфакта һәм рабфакта татар әдәбиятыннан лекцияләр укырга туры килде. Бик сагынам шул елларны, чөнки бик яшь идем ул чакта, бөтен барлыгым, зиһенем-күңелем өмет-хыяллар белән тулган чак иде. Шулкадәр мавыгып, тырышып укытып йөрүемне хәтерлим. Бер үк вакытта студентларның фәнни түгәрәкләренә кураторлык итәм, кичләр-төннәр буе коридор озынлыгында «Әдәби сүз» стена газетасы чыгарабыз (анда минем төп ярдәмчеләрем – Рифкать Бикчуров, Назыйм Сәфәров, Дамир Шакиров). Әле генә студентлыктан мөгаллимлеккә күчкән егетне дәртләре ташып торган яшь-җилкенчәк ничек кенә тыңлап бетергәндер, белмим, әмма шуны төгәл хәтерлим: мин студентларым белән аралашуда һич кенә дә кыенлык кичермәдем. Беркөнне санап утырам: баксаң, мин әдәбият укыткан студентлар арасыннан сигез профессор чыккан!

Ә инде рабфак – үзе бер дөнья! Андагы татар бүлегенә эшләп килгән яисә армия сафларыннан кайткан кызларны, егетләрне алабыз. Башка факультетларга документлар тапшырып йөргән татар егетләрен татар теле һәм әдәбияты бүлегенә димләп йөргәнемне әле дә хәтерлим. Шул юл белән үзебезгә чакырып китергән студентларым арасыннан танылган текстолог-галим Раиф Мәрданов белән күренекле милләтчебез Рәмис Сафин исемнәрен атап китү дә җитәдер.

1986 елда университеттан Татарстан китап нәшриятына төшеп киткәч тә (шулай сөйләшә идек, чөнки Бауман урамындагы «Матбугат йорты» астарак урнашкан), мин татар бүлеге белән элемтәне өзмәдем – төрле елларда «Такташ иҗаты», «Лиро-эпик жанрлар», «Мифология һәм татар әдәбияты», «Әдәби мөхәррирлек», «Әдәби тәнкыйть», «Әдәби иҗат лабораториясе» һ. б. махсус курслар, практикумнар алып бардым. Шулай мин үземне мөгаллимлек формасында тоттым, бүген дә студентлар янына барырга атлыгып торам, чакырулар күп…

– Кандидатлык диссертациясе яклавыгыз турында сөйләп китсәгез иде. Ничек фәнгә керергә уйладыгыз? Белүемчә, яклау яхшы үтте, ләкин Мәскәү расламады?

– Кандидатлык диссертациясен күренекле галимебез Хатыйп Госман җитәкчелегендә яздым. Мин бу мәшһүр галим карамагына икенче курста укыганда ук килеп кердем. Бабич хакындагы иҗади эшләремне укып, үзе сайлап алган, диделәр. Берничә ел аның киңәшләре белән курс эшләре язып якладым, фәнни конференцияләрдә докладлар укып йөрдем. Хатыйп ага мине фәнни язмаларым белән өлкән галимнәрнең җитди конференцияләренә җибәрергә дә күп сорап тормый иде… Ә темалар җитди: «ХХ гасыр башы татар әдәбиятында гыйсъянчылык», «Татар шигъриятендә ассоциатив композиция алымнары», «Шәехзадә Бабичның иҗат лабораториясе (поэтика)», «Сәгыйть Рәмиев иҗатында бунтарьлык мотивлары» һ. б. Диплом темасы үзем теләгәнчә алынды: «Шәехзадә Бабичның иҗат эволюциясе…». Өч йөз битлек хезмәтемне диссертациягә үстерү күп көч сорамый иде, әмма ул вакытларда Бабич темасы ябык тема булып чыкты. Шул рәвешле, Хатыйп Госман минем өчен махсус рәвештә яңа тема уйлап тапты: «Татар балладасы: чыганаклар һәм үсеш этаплары». Фәнни эшемне теләп һәм мавыгып яздым, уңышлы якладым. Оппонентларымнан да уңдым – Тәлгат Галиуллин, Хуҗи Мәхмүтовлар хезмәтемә уңай бәя бирделәр. Нурмөхәммәт Хисамов, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатовлар хуплап чыгыш ясадылар.

Язган фәнни эшемне ВАППка юлладык. Баштарак уңай хәбәрләр килде. Бертавыштан расланган, диделәр, хәтта теркәлгән номерын да әйттеләр. Кайбер ВАПП әгъзалары, Мәскәүгә килергә, башкала вузларында укытырга димләп, миңа озын-озын хатлар яздылар, диссертациямне Мәскәүдә бастырып чыгарырга вәгъдә иттеләр… Шулвакыт кара кәгазь килеп төшмәсенме?! Имеш, гарәп теле урынына башка чит тел тапшырырга тиешмен! Имеш, Якын Көнчыгыштагы сугыш чукмарлары теле фәнни телгә керми… Имеш… Имеш… Менә шулай тагын ике елга сузылган авыр тарих башланды. Сигез ел өйрәнгән гарәп телем бернигә ярамый булып чыкты, диссертациямдә кулланылган борынгы текстларны өйрәнгәндә су кебек, һава кебек кирәк булган гарәп телен, әби-бабаларымның дога телен шик астына алдылар. Университет ректорыннан бер-бер артлы рәсми хатлар, дәлилле белешмәләр Мәскәүгә китә торды, Мәскәүдән «Гарәп теле чит телләр исемлегенә керми» дигән җаваплар килә торды… Мин сүземнән кире кайтмадым. Итальянча да, испанча да өйрәнмәдем. Миңа ул кирәк түгел иде. Киресенчә, мин гарәп телен үҗәтләнеп өйрәнергә керештем һәм шактый гына уңышларга да ирештем… Бәлки, хәзер дә кайдадыр ятадыр минем кандидатлык шаһәдәтнамәм, мин хәтта аның номерын да беләм. Ләкин мин аны юллап йөрмәячәкмен. Бу протест-тойгы миңа бик тә кадерле. Чөнки ул вакыттагы ВАПП күрсәтмәсеннән баш тарту тормышымда, хәтта язмышымда минем өчен беренче зур сынау һәм беренче зур җиңү булды.

– Заманында «Албастылар» романы татар дөньясын шаулатты. Сез аның дәвамын язам дигән идегез. Язылдымы, кайчан халыкка чыгарырга уйлыйсыз?

– «Албастылар» минем өчен язмыш әсәре булды. Ул «Казан утлары»нда басылып чыккан көннән башлап көн саен диярлек йә укучылар хаты, хәбәре, телефон шылтыравы, электрон почта язмасы йә булмаса берәр фәнни хезмәт, диссертация материалы булып миңа килеп ирешә тора. Беренче биш елда укучылардан алган кочак-кочак хатларны әле дә кая куярга белмим. Ул чакта бу әсәремне кайбер авыллар, клубларга җыелып, төннәр буе кычкырып укып чыктылар, Хәлимне яки Нәфисәне, Майяны эзләп урманнарда йөрүчеләр дә булды хәтта. Бу феномен миңа төш аша килде һәм минем җанымны гомерлеккә тынгысыз итте. Бүгенгә кадәр аның шаукымлы идеяләреннән котыла алмыйм. Әйе, әсәрнең дәвамы да язылды. Ул инде берничә ел кулъязма хәлендә өстәлемдә ята. Мин аның хәтта электрон вариантын да эшләмәдем. Эшләсәм, каядыр китеп барыр, дөньяга фашланыр кебек тоела. Шуңа күрә дә укучыларга тәкъдим итәргә бераз куркып торам. Аннары укучыларым белән киңәшләшәсем дә килә: кирәкме аның дәвамы? Бәлки, җитәр инде Хәлим белән Нәфисәнең аянычлы язмыш борылмалары (драмалары)? Укучы ничек әйтә – шулай булачак. «Идел» журналы ашамы, Язучылар берлеге аркылымы – укучыларым белән аңлашасым килә, кирәкме безгә бүген «Албастылар»ның дәвамы? Әгәр кирәк дисез икән – иртәгә үк бастырырга бирәм. Өстәп шуны гына әйтәм: аның икенче өлеше дә беренче китапта сурәтләнгән шаукымлы-сихри интригалардан һич ким түгел.

– Сез – күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабич туган Әсән авылыннан (Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы). Бабич рухы Сезгә ничек тәэсир итте? Туганнар түгелме?

– Мәшһүр татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич – минем авылдашым, хәтта якын күршем. Әмма туганым түгел. Без – Күәш буе малайлары. Безнең урам кайчандыр ике яклы булган. Безгә каршырак, бераз чалпырак (үзебезчә әйтәм икән, әдәби телдә – чалышрак) якта – Бабичларның йорт нигезе. Йорты күптән юк, нигезен дә безгә табан яр кимереп килүче Күәш елгасы алып киткән. Әмма аларның йорт-җир биләмәләренең бер өлеше исән-сау калган. Узган елның җәендә булган корылык вакытында шактый суын югалткан Күәш елгасы ярында Бабичларның кое бурасы килеп чыкты. Ләм эчендә яхшы гына сакланган кое бүрәнәләренә кагылу миндә аеруча тетрәндергеч хисләр уятты. Чөнки Шәехзадә бу коены үз иткән, яраткан, бакчада туганнары эшләгәндә, су ташып торган…

Әлбәттә, мин «Бабич гипнозы»нда үстем. Аның шаукымында дисәм дә ярыйдыр. Безнең телдә гел ул иде. Мин укыган класста да Бабич музее иде. Без барыбыз да «бабиччылар» идек. Эзтабарлар отряды төзеп, авылдан авылга йөреп, шагыйрь хакында истәлекләр җыйдык, аның туганнары белән очраштык. 70 нче елларда күрше авылда шагыйрьнең бертуган сеңлесе Нәҗибә апа яшәде… Аны күреп сөйләштек, Бабич чорыннан калган бик күп истәлек-ядкярләр таптык…

Баштарак «бабиччы» булдым, аннары үзем дә, Бабичка ияреп, шигырьләр яза башладым. Шулай әдәбиятка килдем. Аңлап, өйрәнеп, тартылып-ымсынып, хәтта максат куеп килдем. Хәзер дә уйлыйм: Бабич булмаса, Галимҗан Гыйльманов дигән язучы булыр иде микән?! Мине бер сорау борчыды ул вакытта: нигә аның бөеклеген таныйлар, шул ук вакытта өйрәнергә кушмыйлар. Газета-журналларда да бастырмыйлар. Безгә бик үк аңлашылып бетмәгән «халык дошманы» дигән сүзләр дә ишетелеп ала… Ләкин Әсән үз шагыйреннән бервакытта да ваз кичмәде, аны дошманнар рәтенә кертеп карамады. Халык аны пәйгамбәри бер зат итеп күрде, таныды, ә без, аз-маз шигырьгә тартылган малайлар, Бабич кебек шагыйрь булырга хыялланып яшәдек… Кемдер хыялланып кына калды, ә мин Казанга ук чыгып киттем…

– 60 яшьлек язучы, Сезнең фикерегезчә, иҗатка һәм киләчәккә карата нинди карашта булырга тиеш?

– 60 яшьлек язучы иҗатка һәм киләчәккә карата өметтә булырга тиеш. Минем үткәндәге тормышымның иң зур нәтиҗәсе дә шул: өметләнергә, өметтә яшәргә һәм хәтта аны үз тормышыма алырга, өметтән язмыш тудырырга өйрәндем. Бүгенге татар әдәбиятына, бигрәк тә зур әдәбият мәйданына чыккан яшь иҗатчыларга карата бары тик өмет хисләре генә туа миндә. Һәр буында да өметле каләмнәр бар, һәр жанрда да өметле әсәрләр туып торачагына бөтен барлыгым белән ышанам мин.

Ничек диләр әле, иң талантлы әсәр әлегә язылмаган, иң талантлы язучы-әдип тә тумаган… Өстәлдә яткан һәр яңа әсәр алдагыларыннан яхшырак булырга тиеш, шулаймы? Мин үзем шулай яшим. Димәк, мин оптимист булып чыгам? 60 яшьтә оптимист булып калу уен эш түгел ул. Дөрес анысы, кайчакта күз яше үтәли көләргә, елмаерга туры килә. Миндә һаман да сагыш күп, борчу күп, ярсыну-тетрәнү бар. Хәсән Туфанның «Гүзәл гам»е кебек минем оптимизм…

– Хәзер нәрсәләр язасыз? Иҗатыгызда кайсы жанр өстенлек итә?

– Хәзерге вакытта минем өстәлдә ике роман ята. Берсе – Бабичка, аның тормыш эволюциясенә, иҗат ярсуларына, язмыш интригаларына, Тукайга тиң бөеклегенә, һәр шәкерт аңларлык көлке-кәмитенә, ниһаять, инкыйлаб логикасы белән генә аңлап-аңлатып булмый торган фаҗигасенә багышлана. Икенчесе, инде тәмамланып килгәне, «Шайтан коткысы» дип атала һәм Күктән сөрелгән Иблис темасына багышлана. Бөтен серне ачып тормыйм, әмма шуны гына әйтәм: минем мондый әсәрне язганым да, укыганым да юк иде әле… Тагын бер зур эшем бар: бүген мин әдәби парчалар томын җыеп киләм. Бу жанр татар әдәбиятында үз урынын алырга тиеш дип уйлыйм. Мондый типтагы шигъри прозага төрле жанр формалары хас: парча, нәсер, новелла, хикмәт, хикәят, этюд, баллада, тәмсил (мәсәл), гыйбрәт, әдәби эссеның күп төрләре… Иҗади тоемымны, каләмемне мин гомерем буе әнә шушы кечкенә жанрларда чарлап килдем…

Бүген мин күбрәк прозаик. Әмма күңелемдә шагыйрь дә яши, драматург та бар, балалар әдәбияты да якын миңа. Рухи йола мирасыннан, мифологиядән, дастан-легендалардан да китә алмыйм… Лингвистика фәне буенча да мавыктыргыч хезмәтләр язгалыйм. Бу яклап татар укучысы әле мине белеп бетерми… Шундый ук сүзне «Тукайның мең сере» дигән публицистик язмаларым хакында да әйтә алам.

– Студент елларыгыздан нинди кызыклы, мәгънәле һәм киләчәк язмышыгызга тәэсир иткән вакыйгалар истә калды?

– Студент чагында, соңрак аспирантура чорында минем язмышыма тәэсир иткән, бөтен йөрәгем белән тетрәндереп, тормыш борылмаларына кертеп җибәргән вакыйгалар шактый булды. Шуларның күбесе – танылган шәхесләр белән очрашулар. Хатыйп Госман, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Әмирхан Еники… Алар мине иң элек Шәехзадә Бабичның авылдашы булган өчен үз итте. Әйе, Бабич исеме минем өчен өлкән остазларым күңеленә ачкыч кебек иде. Бу исем иң серле йөрәкләрне дә ешрак тибәргә мәҗбүр итә, иң шикле-шөбһәле күңелләрне дә шәрран ачып җибәрергә сәләтле иде. Минем олы әдәбиятка килүем дә, кеше арасына кереп, каләм чарлый башлавым да иң элек Бабич исеме белән бәйле. Бигрәк тә Нәкый Исәнбәт һәм Хәсән Туфан белән очрашулар язмышка тиң булып истә калды. Соңрак чордан Рәдиф Гаташ белән, аннары Мөдәррис Әгъләм белән очрашулар күңелгә сеңеп, анда мәңгелеккә урын алды… Хәсән Туфан белән очрашу мине шок хәленә салган иде. Мин әле аңлап бетерә алмыйм: күп еллар буе төрмәләрдә ятып, сөргеннәргә сөрелеп, ничек сабый җанлы, самими күңелле кеше һәм зур шагыйрь булып кала алды икән ул? Мөдәррис Әгъләм бервакыт миндә бер кочак әле генә язган кулъязма караламаларын онытып калдырды. Бераз вакыттан соң эзләп таптым моны. «Шулай, шулай, – мин әйтәм, – кайчан килеп аласың үз язмаларыңны, алар югалырга мөмкин бит, Мөдәррис әкә?» «Калсын, югалсын, борчылма, – ди шагыйрь, – мин аларның барысын да яттан беләм…»

– Гаиләгез турында да беләсе килә. Әти-әниегез, хатыныгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз?.. Сез нинди ул, ир, әти һәм бабай?

– Гаиләм зур, тулы, тигез. Әткәй генә иртәрәк китеп барды. Әнкәй 88 яше белән бара. Үзен үзе карый, хәтта безне карарга тырыша, һаман әле без аның киңәшләре белән яшибез. Ул – бик укый торган кеше. Бөтен яңа китапларны, бөтен басма матбугатны укып бара, телевизорда бөтен язучыны, җырчыны таный, белә. Күбесе белән таныш та. Күп кенә җырчы, язучы дусларым, Казан – Уфа арасын үткәндә, аның янына кереп-чыгып йөриләр. Әнкәй шигырьләр дә яза, көй чыгарып, җырлар, мөнәҗәтләр җырлый. Хатыным Гөлнур оныклар белән «җитәкчелек итә». Алар бездә өчәү – олысына 14 яшь (фортепиано буенча зур уңышларга иреште), кечеләре – 4 яшьтә һәм 1 яшьтә. Кызларым икәү. «Әтием» дип кенә торалар. Һәрберсенең эше бар, максаты, хыялы бар. Бу бик мөһим. Гаиләдә максатлы кешеләр бар икән, яшәү җиңел, аңлашу җиңел.

Мин таркаурак яшәсәм дә, үземне максатлы кеше дип саныйм. Ир кеше буларак та, әти, дәү әти буларак та статусымны сакларга тырышам. Тормышымны, гаиләдәге яшәешемне кызыклы итеп оештырырга омтылам. Бу яклап та дөнья мәшәкатьләренә, көндәлек тормышка иҗади якын килергә тырышам. Бакча, табигать, авыл культы бар бездә. Эш культы бар. Болай яшәү кулай һәм дөрес дип уйлыйм.

– Татар милләтенең киләчәген ничек күрәсез? Туган телебез сакланырмы, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез яшәрме? Татар юрап китерә…

– Алдарак әйттем инде – татар милләтенең киләчәген өметле күрәм. Әмма аны һәр адымда авырлыклар саклап торачак. Уяулыкны югалтмаска кирәк, шул гына. Бүгенге җитәкчеләребез кебек лидерлар алда да булырмы? Шул хакта бераз борчылып уйланам.

Соңгы ун-унбиш елда туган телебез белән бәйле позицияләрне кире кайтара алдык. Кайтарып булмаслык хәлгә җитеп бара идек бит. Акыллы кануннар эшләнде, Дәүләт программасы бар, җитәрлек акчалар бүленде. Халкыбыздагы татарлыкны, үзаңны кузгатып җибәрәсе, үстерәсе калды. Шулай да бөтен нәрсәне дә Хөкүмәт яисә Президент үзе эшләр дип көтеп утыручылар күп әле. Кемлегебезне (идентичность) саклап калуда һәр татар үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм: кем милли киемен киеп йөри, кем үз авылында Сабантуйлар, җыеннар оештыра, кем баласын милли мәктәпкә укырга бирә, кем үз фирмасының элмә такталарын татарчалаштырып язып куя…

Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, Аллага шөкер, илебездә иң алдынгылардан. Чәчмә әдәбиятта булсынмы, шигърияттә яисә драматургиядә, балалар әдәбиятында булсынмы, башка жанрдамы – татар әдәбияты дөньяви вазгыятьтән бервакытта да читтә калмады дип уйлыйм. Фән дә бар, аның да аналитик юнәлеше көчле. Үзебезнең Фәннәр академиясе булу белән горурланам. Соңгы елларда аның әдәбият, тел, сәнгать, тарих, археология, энциклопедия тармаклары шактый зур уңышларга иреште. Боларның барысы да күңелдәге өметне ныгыта, аны үсендереп тора.

– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Галимҗан абый! Гомер бәйрәмегез котлы булсын, киләчәктә Сезне зур уңышлар, яңа әсәрләр, яңа үрләр көтсен! Исән-сау булыгыз!

2017

«КАМАЛ»НЫ КАМАРГА КИЛӘЛӘР

Ишетмәсәгез – колак салыгыз, күрмәсәгез – карагыз, күз төшерми калмагыз! 31 май көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Алтын битлек» фестивале узачак. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән театрлар иң шәп сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәк. Бер атна буена дәвам итәчәк фестивальне Россия һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, «Алтын битлек» ассоциациясе оештыра, мәгълүмати ярдәмне Казан шәһәре хакимияте күрсәтә. Мин үземне кызыксындырган сораулар белән Г. Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закировка мөрәҗәгать иттем.


– Шамил Зиннурович, әйтегез әле, ни өчен «Алтын битлек» фестивале Казанда үткәрелә? Бу башкалабызның 1000 еллыгы белән бәйлеме?

– Фестивальнең Мәскәүдә үз дирекциясе бар. Алар Казанны сайладылар да Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Ул үз чиратында бу тәкъдимне бик хуплады.

«Алтын битлек»нең тантана өлеше һәр елның апрель аенда Мәскәүдә уза, һәм анда номенант булганнар Россия күләмендә «сәяхәт»кә чыга, тамашачыга үз сәләтен, театрларының үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. Фестивальдә катнашучы труппалар беркөнне килеп үз спектакльләрен куялар да икенче көнне кайтып китәләр. Шулай итеп, тамашачыларыбыз бер-бер артлы рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен карый алачак.

Бу чара Казанның 1000 еллыгы белән бәйле түгел. Премия тапшырулар, бүләкләүләр булмаячак.

– Димәк, «Алтын битлек»нең төп максаты – фестиваль оештырып, премия тапшыру һәм җиңүчеләрне илебезнең төрле төбәкләрен айкап кайтырга чыгарып җибәрү?

– Әйе. Нәкъ шулай.

– Ә милли театрлар, мәсәлән, татар театрлары әлеге фестивальдә катнаша аламы?

– Әлбәттә. Ел саен Мәскәүгә заявка җибәргәннәр дә бар. Әмма, кызганыч, алар беренче турда ук төшеп калалар. Фестивальгә чыгара алырлык спектакльләр дә әзерләргә кирәк бит әле.

«Алтын битлек»тә катнашып, анда ниндидер урын алу – һәр режиссёрның хыялы, минемчә.

– Ә Татарстан үзе дә шундый дәрәҗәле чаралар үткәрәме?

– Кәрим Тинчурин исемендәге бәйге бар иде, әмма ул менә өч-дүрт еллап тын тора… Тагын даими рәвештә халыкара масштабта үткәрелеп килгән төрки халыкларның театр фестивале «Нәүрүз» зур игътибарга лаек. Ул үзгәртеп кору дулкынында 1989 елда барлыкка килде, Урта Азия һәм Казахстан театрларының фестивале буларак шушы җөмһүриятләрнең башкалаларында уздырылды. Бераздан, офыкларын киңәйтеп, төрки халыкларның гомумтеатр бәйрәменә әверелде. Ашхабадта 1993 елда узган «Нәүрүз» фестивалендә азәрбайҗан, татар һәм төрек театрлары да катнашты. Ә 1998, 2002 елларда ул Казанда үткәрелде. Анда, даими катнашып килүчеләр белән беррәттән, башкорт, балкар, тува, хакас, чуваш, якут, гагауз халык театрлары да чыгыш ясады. Менә киләсе елга тагын «Нәүрүз» безнең Казаныбызда узачак…

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Шамил абый!

2004

ЯКУТ ТАТАРЫ

Мирный районы Саха Республикасының (Якутия) көнбатыш өлешендә урнашкан. Ул 165 800 кв. км җирне били, шуның 160 300 е – урманнар. Районда 9 муниципаль берәмлек, 2 шәһәр (Мирный һәм Удачный), 4 шәһәр тибындагы бистә, 3 авыл бар. Үзәге – Мирный шәһәре. Районда яшәүче 78 123 кешенең яртысы биредә тупланган.

Мирный – Россиянең алмаз башкаласы. Биредә алмаз чыгару белән шөгыльләнә торган «АЛРОСА» акционерлык компаниясе, аңа караган оешмалар эшли. Дөнья буенча алмаз чыгаруның 14 проценты Мирный районына туры килә.

Ришат Нургали улы Йөзмөхәммәтов – 2013 елның сентябреннән район хакимияте башлыгы, Мирный шәһәрендә туып үскән татар егете. Тарих фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар берлеге, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, алмаз чыгару сәнәгате тарихы буенча егерме биш китап авторы, Россиянең Зур әдәби премиясе лауреаты.


– Ришат әфәнде, Сезнең нәсел-нәсәбегез кайсы яклардан? Нинди һөнәр ияләре?

– Минем әни – Саба районының Шәмәрдән, әти – Кукмара районының Вахит авылларыннан. Әти армиядән соң Якутиядә өч ел эшләгән. Өйләнешер алдыннан әнинең әтиләре: «Без кызыбызны әллә кая җибәрмибез», – дигәннәр. Шуңа, гаилә коргач, алар башта Казахстанның Балкаш шәһәренә барып урнашканнар. Бераз яшәгәч, әти Якутиягә киткән, аның артыннан авырлы әнием килгән. Мин Мирный шәһәрендә 1969 елда туганмын.

Әти бульдозер йөртүче, юл төзүче булып эшләде, әни автопунктта дежур торды, идән юды.

– Димәк, Сез шушында тудыгыз, монда белем алдыгыз?

– Әтиләр ике шәһәр арасында – Мирныйдан Удачныйга – 520 чакрымлы юл төзеделәр, шул сәбәпле, миңа 3 яшь булганда, әтине Моркока авылына күчерделәр. Ул Мирныйдан 309 чакрым ераклыкта урнашкан. Балачагымның бер өлеше шушында үтте. Моркокада балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрдем. Ә мәктәп зерә кызык иде. Бер өй, өйдә – ике бүлмә. Берсендә дәресләр бара, икенчесендә – гардероб. Бүлмәдә беренче рәт – беренче, икенче рәт – икенче, өченче рәт – өченче сыйныфлар. Бер укытучы чират буенча укыта. Шулай бер-беребезне тыңлап утыра идек.

Өч ел эшләгәч, әти-әниләр дүрт-биш айга ялга чыгалар иде. Татарстанга кайтып, Шәмәрдәндә, Вахитта, еш кына Казанда кунак була идек. Икенче сыйныфны тәмамлагач, мине Шәмәрдәндә калдырдылар. Өченче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы классның беренче чиреген монда укыдым.

Шәмәрдәндә пионерга кердем, отряд советы рәисе булдым. Мәктәптә көз саен бер ай бәрәңге чүпләп, тимер-томыр, макулатура җыеп, аннары өйдә мунчага су ташып, җәен печән эшләп вакыт үтте.

Алтынчы сыйныфта укыганда, әти-әниләр Удачныйга күчтеләр, чөнки юл төзелеп бетте, әтигә шәһәрдә фатир бирделәр. Мәктәпне Удачныйда тәмамладым. Комсомолга кердем, комсомол оешмасының сәркатибе идем.

Мәктәптән соң Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге В. Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогия институтына тарих белгечлеге буенча укырга кердем. Бер көн укыдым – ошамады. Шәмәрдәнгә кайттым. Әти-әниләр, кечкенә энем белән сеңлем дә монда иде. Әти, мәктәпне тәмамлау хөрмәтенә, яңа гына чыккан «Монтана» сәгате алып биргән иде. «Син аңа лаек түгел, институтны ташладың», – дип, сәгатьне кире алды. Әни юлга акча бирде дә, Якутиягә кайттым, эшкә кердем. Ике айдан армиягә киттем. Ерак Көнчыгыш хәрби округында авиациядә хезмәт иттем.

Армиядән соң Удачныйдагы мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшләдем, соңыннан Владивостокка юл алдым. Анда бергә хезмәт иткән иптәшләрем күп иде. Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының тарих-фәлсәфә факультетына укырга кердем. Берничә көн укыдым, тагын ошамады. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, кабат Удачныйдагы мәктәпкә кайттым.

– Иҗат юлына ничек кереп киттегез?

– Беренче шигыремне язганда, миңа 9 яшь иде. Язган әйберләремне «Пионер» журналына да җибәреп карадым. Рифманың, шигырьнең нәрсә икәнен аңлатып, шактый хатлар килде. Мәктәптә укыганда газетага яза идем. Укуны тәмамлагач, район матбугатында ярты бит шигырь шәлкемем дөнья күрде. Армиядә дә язуымны ташламадым.

1991 елда «Мирнинский рабочий» газетасына чакырдылар. Тиражы 25 мең иде. Биш ел Удачныйда газетаның үзхәбәрчесе булдым. Ике ел эшләгәч, Россия Журналистлар берлегенә кабул ителдем. Алмаз төбәге һәм алмаз ятмаларын табу тарихы, аларны беренче мәртәбә ачкан Лариса Анатольевна Попугаеваның тормыш юлы белән кызыксына башладым. 1995 елда беренче китабым басылды. Ул «Звёздный час и трагедия Ларисы Попугаевой» дип атала иде. Язганнарым – күбесенчә проза, документалистика, публицистика. Барысы да алмаз ятмаларын ачу тарихы белән бәйләнгән.

– Сез фән кешесе дә бит әле…

– Әйе. Институтны тәмамлагач, аспирантурага кердем. Якутия Фәннәр академиясе каршында диссертация якладым, тарих фәннәре кандидаты булдым. Темам – «История открытия первых месторождений алмазов Якутии». Аннары Мәскәүдә ике академия тәмамладым. Берсе – Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр, икенчесе – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академияләре.

1996 елда Удачный тау-баету комбинатына пресс-секретарь итеп чакырдылар. Оешмада 5 мең кеше эшли иде. Үзенең радиосы, телевидениесе бар, газетасы чыга. Өч елдан социаль бүлек начальнигы итеп куйдылар. Бу вазифада биш ел эшләдем, китаплар яздым.

– Хакимияткә ничәнче елда эшкә килдегез?

– 2004 елда чакырып алдылар. Өч ел хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләдем. Ике ел «АЛРОСА» акционерлык компаниясенең социаль бүлек начальнигы вазифасын башкардым. Дүрт ел Россия алмаз чыгаручылар профсоюзында эшләдем. 2013 елда Мирный районы хакимияте башлыгы итеп сайландым. Миңа кадәрге башлык та татар иде. Илдар Риф улы Солтанов – тумышы белән Чиләбе ягыннан, хәзер башка эштә.

– Якутиядә Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар яшәгәнме, татар авыллары булганмы?

– Бу якларга татарларны Пётр I заманыннан башлап мәҗбүриләп күчергәннәр. Октябрь инкыйлабына кадәр, нигездә, сөрелгән кешеләр. Алар Олёкминск олысында яшәгәннәр. Үзләренең мәктәбе, хәтта театры булган.

Татарлар күбесенчә гади эшче булып хезмәт иткәннәр. Бердәнбер югары үрләргә ирешкән татар – Фәткулов Нургали Гыйззәт улы – 1930 елларда СССР һәм Якутия АССР Югары Советы депутаты булган кеше. Бу якларга сөргенгә җибәрелгән татарларның улы, Якутск шәһәрендә туган.

Мирный ягына милләттәшләребез узган гасырның 60 нчы елларында күчеп килгәннәр. Күбесе, унбиш-егерме ел эшләп, кире туган якларына кайтып киткәннәр. Мирныйда танылган Гаянов бригадасы эшләгән. Алар Удачный шәһәрендә төзелеш алып барганнар.

– Хәзер дә монда татарлар эшкә киләме?

Бүгенге көндә Якутиядә яшәүче татарларның бер өлеше – килеп эшләүчеләр. Алар туган авылларында йорт салалар, Казанда фатир алырга җыеналар һәм балаларын шунда укыталар. Төп максатлары – акча эшләү һәм кире кайтып китү. Биредә сирәкләр генә кала. Күбесенчә Кукмара, Саба, Мамадыш районнарыннан һәм Башкортстаннан киләләр.

Хәзер районда 1 меңнән артык татар яши. Шулкадәр үк башкорт, аннары кыргызлар, азәрбайҗаннар, казахлар, кабардиннар, таҗиклар бар. Татар-башкорт җәмгыяте эшли, Сабантуйлар үткәрелә, мәчет бар.

bannerbanner