
Полная версия:
Үзем белән очрашу
Әгәр Абдус Салам турындагы китабымда квант һәм атом-төш физиклары, галимнәр ниндидер хаталар тапмаганнар икән, димәк, барысы да яхшы башкарылган дигән сүз. Бу очракта артык тирәнгә керү мәҗбүри дә түгел.
– Сезнең тәҗрибәдән чыгып караганда, дипломат булу элек ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы хезмәт иде, бүгенге үзгәрешләр чорында ул ничек?
– Әгәр дипломатлар чит ил вәкилләре белән оста итеп эшли алса, бу илне яратса, аны кызыксынып өйрәнсә, кайчакта разведчикларга да фора бирә ала… Ләкин бөтенесе дә моны эшләми. Үзең хезмәт куйган илнең телен, тарихын, кешеләренең менталитетын белергә, алар белән ешрак очрашырга, сөйләшергә кирәк.
Пакистанда эшләгәндә, без Мир Гхаус Бакш Талпур гаиләсе белән аралаштык. Алар – атаклы нәсел, җирбиләүчеләр, безнеңчә әйткәндә, алпавытлар.
Талпур белән танышуым үзенә күрә бер кызыклы вакыйга булып хәтергә уелып калган. 1967 елның көзендә мин Мирпуркхас каласында узган «мушаир»да (үзешчән шагыйрьләр бәйгесендә) катнаштым. Бәйге җиңел түгел, бер тема әйтәләр дә, мәсәлән, көз, син тиз арада бу хакта өч-дүрт строфа шигырь чыгарырга, аны сөйләп бирергә тиешсең. Ярыш урду телендә бара! Анда бер егермеләп кеше иде. Ни гаҗәп, мин финалга чыктым. Ахырда Талпур белән икәү калдык. Ул җиңде, әлбәттә, туган теле бит.
Мушаирдан соң мине үзенә кунакка чакырды, шулай якынаеп киттек.
Берсендә Талпур миңа гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Әңгәмә барышында аңа Мөселман Лигасы һәм Демократик партия җитәкчеләренең озакламый булачак парламент сайлауларында катнашырга тәкъдим итүләре ачыкланды. «Син сәяси хәлне беләсең, кандидатурамны кайсы партиядән тәкъдим итим?» – диде ул миңа.
Җавабым ихлас һәм кискен иде: «Минем исәпләүләрем буенча, ике партиянең берсе дә сайлауларда җиңә алмаячак. Алар инде искергән. Мөмкинлегегез булса, Сезгә Зөлфикар Али Бхуттоның яңа Пакистан халык партиясеннән үз кандидатурагызны куярга кирәк. Яшьләр әлеге фиркагә тавыш бирәчәк», – дидем.
Бхутто башта Тышкы эшләр министры вазифасын биләде, аннары, президент белән сүзгә килеп, оппозициягә китте һәм үз партиясен төзеде.
Бер-ике атнадан Талпур мине Бхуттоның резеденциясенә алып китте. Биредә партия исемлегенең раслануы хөрмәтенә төшке аш оештырылган иде. Булачак сәяси көч шушында җыелган. Ашап-эчеп, тостлар әйтеп утыралар. Барысы да инглизчә сөйли. Менә чират миңа якынлаша. Борчылам бит инде.
Мин урдуча сөйләп киттем: «Булачак премьер-министр хөрмәтенә эчәргә була», – дидем. Бхутто: «О-о-о, Сез ничек матур сөйләшәсез! Әгәр мин хакимияткә килсәм, Сезне мәдәният министры итеп билгелим. Кул астымда эшләүче министрларны урду теленә өйрәтерсез, аннары мине дә…» – диде.
(Бхутто инглиз һәм синдхи телләрендә үтә яхшы чыгышлар ясый, нигәдер дәүләт теле булган урдуча сөйләшүдән кача иде. Хакимияткә килеп, бер ел узгач, ул дәүләт теленең асылына төшенде. Ә безнең очрашу вакытында ул властька омтылучы оппозиция лидеры гына иде әле.)
«Кызганыч, бу мөмкин түгел, әфәнде, – диде Талпур. – Шагыйрь Хәлиулла Пакистан гражданы түгел. Сезнең сәяси карашларыгызны хупласа да, ул Советлар Союзының Карачидагы вице-консулы вазифасын башкара». «Алайса, мин аны булачак хакимиятемә СССР илчесе итеп чакырам», – диде Бхутто.
Аннары без аның белән ярты сәгать күзгә-күз сөйләштек. Сәяси вазгыять турында Үзәккә һәм илчелеккә хәбәр җибәрдем. СССР Тышкы эшләр министрлыгыннан – рәхмәт хаты, илче М. Дегтярьдан, килешенмичә оештырылган очрашу өчен, шелтә алдым. Сайлауларда Бхутто партиясе зур җиңү яулады.
– Дөньяда бүген нинди вазгыять барганын карап, ишетеп, укып торабыз. Украина, Гыйрак, Сириядәге сугышлар. Россия-Америка, Россия-Европа берлеге мөнәсәбәтләренең суынуы, Россиянең Азия илләренә (Кытай һ. б.) тартылуы күзәтелә. Сезнеңчә, бүгенге дөнья нәрсә тели? Кризислардан чыгу юллары бармы? Әллә кешелеккә традицион дипломатия җитмиме?
– Якын Көнчыгыш илләрендә булган хәлләр бик фаҗигале. Беркайчан да чит дәүләтләрнең эчке сәясәтенә кысылырга ярамый. Минемчә, Ливиядә, Сириядә, Гыйракта нәрсә барганын америкалылар да, европалылар да әз генә булса да аңлады кебек. Гыйракта Америка хәрби көчләре берничә ел тордылар, алар китүгә, ил яңадан шул ук кризиска кайтты. Нәтиҗә юк. Эчке сугыш бара бит. Әфганстанда да шул ук хәл. Киләчәктә нәрсә буласын беркем белми.
Минемчә, үсеп килүче илләрдә күпмедер вакыт аралыгында ниндидер дәрәҗәдә диктатура да булырга тиеш. Яхшы, оста идарә ителә торган диктатура кирәк, чөнки аларның күбесендә җәмгыять тулы канлы демократиягә әзер түгел. Демократияне теге яки бу көчләр үз мәнфәгатьләрендә файдалана башлый, нәтиҗәдә төрлелек килеп чыга.
Өченче дөньядагы иң зур демократия – Һиндстанда. Анда турыдан-туры сайлаулар нәтиҗәсендә хөкүмәт дүрт-биш ел саен алышынып тора, армия илнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Армиянең эчке эшләргә кысылмавы нәтиҗәсендә демократик юл белән теге яки бу лидерлар килә. Джавахарлал Неру, Индира Ганди, Раджив Ганди… Бу – бик зур, лаеклы нәсел, ләкин алар да әкренләп сәяси мәйданнан китә. 2014 елгы сайлауларда Джавахарлал Неруның туруны Рахул Ганди җиңә алмады, хөкүмәткә башка юнәлештәге кеше – Нарендра Моди килде.
Нәрсә ул Һиндстан? Ул – атом-төш коралы тота торган, 1 миллиард 310 миллион халкы булган держава. Анда кем генә хакимияткә килсә дә, законнар үзгәрмәячәк.
Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка кебек тиз үсеп килгән илләр БРИКС дигән төркемгә берләштеләр. Аның 100 миллиард доллар устав капиталы булган дөньякүләм банкы булдырылды. Биш-ун ел эчендә БРИКС зур алгарыш кичерер дип уйлыйм.
Украина – җиңел мәсьәлә түгел. Безнең өчен дә, алар өчен дә. Украинаны Көнбатышка тарту бара. Милли яктан да, тарихи яктан да, бигрәк тә икътисади яктан ул Россия белән бик тыгыз бәйләнгән. Украиннар җитештергән күп әйбер сыйфаты буенча Европага туры килми, ә безгә ярый иде.
Украинага армияне үз халкына каршы сугышка җибәрмәскә, бар гаепне Россиягә такмаска кирәк. Акыллы адым түгел бу. Дөресен генә әйткәндә, Украинадагы кризиска Янукович гаепле. Теге чакта аңа Европа берлеге белән ассоциация килешүенә кул куярга иде, чөнки имзаланган документлар тиз арада әйләнешкә кереп, анда язылган әйберләр шундук башкарыла башламый. БДБ илләре арасында да йөзләрчә кәгазьләргә, килешүләргә кул куелды, ләкин алар һәрвакытта да төгәл үтәлми. Әгәр ул каршы килмәгән булса, Украинада кан коелмас иде.
– Викиликс сайтының һәм аның нигез салучысы Джулиан Ассанджның, Эдвард Сноуденның Америка Кушма Штатлары алып барган яшерен сәясәтне бар дөньяга чыгаруы, Сезнеңчә, батырлыкмы, дөреслек эзләүме, әллә үз исемеңне бар дөньяга танытасы килүме?
– Эдвард Сноуденнан күргән зыянны америкалылар 68 миллиард долларга бәяләде. Кечкенә бәя түгел бит. Шушы яктан караганда, Украина АКШ өчен табыш булып та тора. Үз кулың белән түгел, ә европалылар кулы белән Украина аша Россиягә басым ясау бу.
– Соңгы ун елда Казан шәһәре дөньяга танылды. Башкаланың меңьеллыгы, 2013 елда уздырылган Универсиада – моңа төп сәбәпче. Глобальләшү шартларында татар нишләргә, нинди юлдан барырга тиеш? Милләтнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– Казанны, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, өченче башкала дип йөртәләр. Дөрес, бу дәрәҗәгә Түбән Новгород белән Екатеринбург та дәгъва кыла, ләкин болар – шартлы гыйбарәләр генә.
Чыннан да, Казан яңа Россия Федерациясе шартларында үзен күрсәтә алды һәм бу эшне төрле өлкәләрдә актив рәвештә дәвам итә. Атна саен биредә нинди дә булса Россия һәм дөньякүләм конференцияләр, очрашулар, саммитлар уза. Килгән кешеләр, галимнәр Казанның кунакчыллыгыннан бик теләп файдалана.
Татарның бөек, мәшһүр шәхесләре бакыйлыкка күчеп бара. Үткән гасырда татар дөньясында зур урын тоткан Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Рөстәм Яхин, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллиннарны телгә аласым килә. Нишлисең, безнең дәвер кешеләре китә. Яңалары, аларның урынын алырдайлары бик аз. Минемчә, Миркасыйм кебек, тарихны белүчеләр инде табылмас. Әбрар Кәримуллин кебек, китап яратучы, татар китабын дөнья күләменә тартып чыгаручылар, бәлки, булмас та…
«Татар теле бу гасыр уртасына кадәр яши алырмы?» дигән сорау борчый мине. Татарча фәнни терминология эшләнмәгән. 11 сыйныф татар теле белән кем квант физикасын өйрәнә ала? Ә IT технологияләрне? Хәзер руслар да инглиз терминологиясен куллана. Мәгълүматның 70–80 проценты – инглиз телендә.
Татар элитасын әзерләргә кирәк. Ким дигәндә, татар, рус, инглиз телләрендә иркен сөйләшә торган хәзерге заман зыялыларын. Сәяси элитаны гына түгел, ә икътисади, мәдәни элитаны да тәрбияләргә кирәк.
XIX–XX гасырларда зыялыларны әзерли торган махсус уку йортлары булган. Безнең Әгерҗе ягында, мәсәлән, «Иж-Буби» мәдрәсәсе. Минемчә, туган телеңне, тарихыңны, мәдәниятеңне яхшы белеп, нинди милләттән икәнлегеңне аңлап эш иткәндә генә, киләчәктә яшәп калып була.
Хәзерге яшьләрне гаепләп тә булмый, алар IT технологияләрне инглиз һәм рус телләрендә өйрәнәләр. Бу өлкәдә татар теленә дә урын табарга иде. Туган телне яхшылап өйрәнү өчен, үз телеңдә аралашу өчен шартлар тудырырга, үрнәк күрсәтергә кирәк.
– Әтрафлы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Йолдыз абый!
2017ДҮРТ КЕНӘ СӘГАТЬТӘ
(Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал белән соңгы сөйләшү)Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәребез белән без ихластан горурланабыз…
Татарның зур әдәби мирас китабында Гамил Афзал иҗаты аерым урын алып тора. Юмор һәм сатира остасы буларак танылган әдип, шактый озын, катлаулы юл үтеп, зур сынаулар аша узып, шигърият юлына килеп җитә һәм ничәмә-ничә еллар шул юлдан, бер дә тайпылмыйча, «елый-елый, көлә-көлә», «кеше бәхете өчен сөенеп» атлап килә, үз сукмагын сала.
Гамил Афзал май аенда 82 яшен тутырды һәм әле дә, Аллага шөкер, үзенең егетлеген саклап, җор телле, яшь күңелле булып кала бирә. Дөрестән дә, күңел барыбер картаймый, барыбер яшьлектә торып кала икән шул. Әдипнең үзе белән кабат очрашкач, мин моңа тагын бер кат инандым. Дүрт сәгать эчендә ул күп кенә хатирәләрен яңартты, бертуктамый сөйләде дә сөйләде…
– Гамил ага, балалык елларыгыз узган Такталачык авылы Сезнең күңелегезгә нинди җуелмас истәлекләре белән кереп калды?
– Әтинең тегермәненә барып йөрүемне ачык хәтерлим. Анда аңа ашарга алып бара идем. Он тарттырырга җыелган абзыйларның төрле кызыклы, маҗаралы хикәятләрен тыңлап, күңелгә шом йөгерә. Ә алар җен-пәриләр, убырлар хакында, бу җан ияләрен күрүләре турында сөйлиләр иде…
Авылда көмеш тәңкәләрдән йөзек ясаучы бер оста бар иде. Берсендә, апаларыма ияреп, мин дә аның янына киттем. Аларга – 20 тиенлек көмештән, миңа 15 тиенлектән йөзек эшләп биргәне исемдә. Ә мин исә: «Шулай эшләргә өйрәнсәм, чын оста булам», – дип дәртләнеп йөри идем.
Киез итекләргә олтан салучы Миңнегол, басу каравылчысы Гаяз (кушаматы – Матрос) абыйлар бар иде заманында…
Башкаларныкы кебек үк, минем дә кендек әбием булды. Бәйрәмнәрдә әниләр: «Күчтәнәч, хәер биреп чык», – дип, нәрсә булса да тоттырып, аның янына кертеп җибәрәләр иде. Кендек әбиемнең Кирам дигән малае белән беренче сыйныфта бергә сабак укыдык, берсендә, авылга кайткач, ул мине үзендә кунак итте.
– Сезнең «Кышкы озын кичләрдә» исемле китабыгызда тормыш юлыгыз үткен тел белән тасвирланган. Әмма 82 ел гомер үтелгән бит, үзе шуның кадәр томлыкларга тиң…
– Әйе, хатирәләр, язасы сүзләр күп, вакыт кына тар. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1930–1931 елларда Такталачыкның Бирге як мәчетендә беренче сыйныфта сабак укыдым. Безгә латин графикасы нигезендә төзелгән әлифбалар өләштеләр. «Са-ра мәк-тәп-кә ба-ра…» дип иҗекләп укуларым истә. Ә иң беренче укыган китабым Фатих Кәримнеке иде. Ул аның да тәүге китабы булган икән…
…Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде. Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалы авылларында кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорск якларына китереп ташлады. Авылдан әтинең бертуганы Әфтах та, Гыйльфан абый да безнең янда иде. Соңгысының малае Нәсим белән беренче сыйныфта да бергә укыган идек, монда килгәч тә аерылмадык. Ә ул сугышка китте дә хәбәрсез югалды.
Башта металлургия заводлары, аннары тегү цехында – мөдир, гомуми торакта комендант та булдым…
– «Магнитогорск» сүзен ишетүгә, яшьлек сандыгыгыздан иң беренче булып нинди хатирәләр яңара?
– Әлбәттә, татар театр труппасын оештырып йөрүдер. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Галиәсгар Камалның популяр әсәрләрен сәхнәгә алып мендек. Мин апам янына Башкортстанга кайтып киткәч, театр куюлар да тукталган дип ишеттем.
– Янәдән туган туфракка аяк басу кайчан насыйп булды соң?
– 1959 елда ике көн Такталачыкта торып киттем. Районда шигырьләр сөйләдем, радиодан чыгыш ясап, үземнең бу авылныкы икәнлегемне әйттем. Кулак дип сөрелүебез турында ләм-мим. Аръяк мәчетенең подвалында (хәзерге мәчет урнашкан як. – Л. Ш.) җыелышта катнаштым, дүрт такта кисәгенә беркетелгән фанерадан торган трибунада бер сәгать буе үз әсәрләремне укыдым. Утырышны детдом директоры Газиз агай (минем дәү әтием Нәҗип Газизов. – Л. Ш.) алып барды. Иң башта: «Фәләнов иптәш мондамы?» – дип, һәр кешене барлап чыкты. Газиз агай парторг икән, детдом директоры да икән ул, ак костюм киеп йөри иде…
– Шуннан соң кайтканыгыз булдымы?
– Юк…
– Нигә?
– Әтиемнең бертуганы Әфтах абыйның өен детдом иткән булганнар. Соңгы кайтуымда ул бердәнбер таныш йорт иде. Калганнары үзгәреп беткән. Нигезебез турыннан берәр үлән булса да эзләп карадым, әмма таба алмадым.
– Нәфисә апа Сезне тәрбияләп кенә тора. Сер булмаса, аның белән кайда таныштыгыз? Ничә ел бергә торасыз?
– Нәфисә үзе Башкортстанның Яңа Шәрип авылыннан. Бу авыл патша заманында хәзерге Актаныш районының Иске Шәрип авылыннан аерылып чыккан булган. Апам янында яшәгәндә очраштык. Миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә.
…Моннан тыш Гамил ага Мохтар Мутин, Һади Такташ, Сибгат Хәким турында сөйләде, үткәннәрен искә алып, янә бала булды, мизгелдә егеткә әйләнде дә күз ачып йомганчы кыю ир булып җитеште. Шушы дүрт кенә сәгать әңгәмәбез тарих битләрендә күмелеп, әйтергә өлгермәгән сүзләр өзелеп калды. Әмма шагыйрь барыбер уйлары белән туган якларын иңләде, күңеле белән туган авылына кайтып туктады.
2003ГОМЕР КИЧҮЛӘРЕ
Кабат шау чәчәккә төренгән май ае җитте, «Кырлач»ларны җиңеп, «Апрель җиле», «Яшел яфраклар»ы белән язның иң матур, иң самими һәм иң саф чагы дөньяга аяк басты. Шомырт, чия, алмагачлар ак төскә уранды, күңелдән илаһи моң, шатлык, бәхет ташый, түрдә яткан сагыш-гамьне ашый-ашый… Ихлас күңелле, бүтәннәр игътибар итмәгән тирән матурлыкны күрә белгән иҗат әһелләре туа торган дәвер. Ник дисәм, халыкчан шагыйрь Гамил ага Афзал да май аенда туган. Гомере буе диярлек Казаннан читтә – Әлмәт каласында яшәп, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган, шул ук вакытта Татарстанның халык шагыйре исемен алуга ирешкән бердәнбер әдип. Ул, Актаныш районы Такталачык авылының яшел чирәмле урамнарыннан йөгереп, Магнитогорск заводлары, Башкортстанның Яңа Шәрип, Заболотскийлары аша мең үлеп, мең терелеп, якты нур көткән гөл шикелле кояшка үрелеп, мең янып, мең туңып, бар көченә Тукай, Такташ, Сибгат Хәким йолдызларына таба талпынып, әдәбиятка килгән…
Мин еш кына Әлмәткә бара идем. Гамил ага авылдашым буларак кына түгел, рухи остазым буларак та күңелгә якын. Хәзер, шагыйрьнең вафатыннан соң да, аның гаиләсе белән хәбәрләшеп, аралашып торам. Соңгы сәфәремнең берсендә әдипнең хатыны Нәфисә ханым Афзалова мәрхүм ире хакында байтак кына хатирәләрен яңартты, «Шагыйрь хатыны нинди булырга тиеш?» дигән соравыма җавап биреп, «бәхет», «мәхәббәт», «гаилә» төшенчәләрен үзенчә аңлатты. Әңгәмәбез шул хакта.
– Нәфисә апа, әйтегез әле, Гамил ага нинди кеше иде?
– Ленар, Гамил абыегызны Сез авылдашы буларак та, аның шигырьләрен укып та беләсездер дип уйлыйм. Лирикасына игътибар итсәгез, аның эчке дөньясын күзаллап була. Ул шигырьләрдә күпме моң, күңел матурлыгы, җирсү, борчылу-сагышлары, җанының чисталыгы, уйларының камиллеге, ихласлыгына сокланасың. Ул тормышта да нәкъ шулай булды. Гамил үтә тыйнак, сабыр, түзем, нык рухлы, феноменаль хәтерле, кешелекле кеше иде. Шул сыйфатлары аны төрле авырлыклардан саклап калгандыр да инде. Юмор-сатира шигырьләрендә усал, туры сүзле, курку белмәс батыр шагыйрь дип уйлыйм… Үзе өчен берни дәгъва итмәс. Гади кеше ничек яшәсә, мин дә шулай яшәргә тиеш дигән фикердә иде. Горур да иде. 80 яше тулганда, Татарстан китап нәшриятында җиде ел буена яткан «Туган як моңнары» китабын чыгаруларын сорап, хат язып салуын үтендем. Баштарак теләмәгән иде, соңрак берничә юл язды тагын: «Сезне 80 яшьлек карт борчый иде әле. Гамил Афзал. Минем сездә җиде ел буе яткан китабым бар. 75 яшемә дә көткән идем, 80 яшемә дә өметләнеп торам. Дөньяга чыгарсагыз, йөрәк ярсуым бераз басыла төшәр иде…»
Гомумән, Гамил һәр китабын сабыйларча сөенеп, ихлас шатланып көтеп алды. Аның өчен моннан да зур бәхет юк иде.
Шул ук 80 яше тулганда, Гамилнең хәлен белергә дип, ике нефтьче егет килде. Сүз иярә сүз чыгып, Гамилгә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр: «Әйдә, Гамил абый, без сезгә коттедж салып бирәбез», – дип. Ә ул: «Егетләр, минем тагын сиксән ел яшисем юк бит инде, нигә миңа коттедж, минем өч бүлмәле фатирым бар, миңа шул җиткән», – дип кенә куйды…
Туры сүзле, кешенең хәтерен калдырам дип уйламас, нәрсә уйласа, майламый-нитми генә ап-ачык итеп әйтер, кеше артында кешене сөйләмәс, сүз йөртмәс. Кайчак: «Әтисе, нигә шулай каты бәреләсең, хәтерләре калыр», – дигәч, «Мин дөресен әйтәм бит», – дия иде. Бу бигрәк тә язучыларның әсәрләрен тикшергәндә була иде.
– «Гомеремдә бер нәфис чәчәк күрдем,Гомеремдә бер тиңсез ярны сөйдем.Гомерем буе оныталмаслык булып,Үкенече калды, күңелем тулып.Чәчләренә зәңгәр гөлләр кадап,Көтә кебек, һаман юлга карап.Гөлләр генә аңа юлдаш кебек,Андый гөлләр бүтән булмас кебек», –дип язган Гамил ага Сезгә багышланган бер шигырендә. Сезнең үзегезнең танышу кыйссасы бардыр?
– Гамил 1954 елның маенда Яңа Шәрип авылына килеп төште, бертуган Салиха апаларында яши башлады. Авыл кешесе берсен берсе белә, һәр көн очрашмасаң да, күргән саен исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сораштырып йөрисең. Без дә шулай Гамил белән очрашкалап, сөйләшеп йөри идек.
Бердәнбер көнне, кич утырырга дип, кызлар белән Салиха апаларга җыелдык. Кемдер чигү чигә, кемдер челтәр бәйли, Гамил өстәл янында китап укып утыра, Салиха апаның кызы Әдибә патефон уйната. Зифа Басыйрова, Усман Альмеев, Гөлсем Сөләйманова тавышларын тыңлыйбыз. Ул заманда авыл җирендә телевизор да, радио да юк, электр уты да янып тормый. Сирәк кенә авыл халкына кино күрсәтергә килгәлиләр. Ә шул сихри җырларны тыңлап, күңелгә җан азыгы иңә иде.
Бераз утырганнан соң, Гамил папиросын кабызырга шырпы эзли башлады, тик берәү дә таба алмый бит, югыйсә күз алдында гына, унлы лампаның эшләпәсе кырыена гына куелган. Шырпы кабын алдым да Гамилгә суздым, шул вакытта миңа беренче мәртәбә игътибар итүе булды.
Мин кечкенәдән җырларга ярата идем. Җырчы булырмын дип хыялландым, тик җырчы булып булмады, хыялда гына калды. Авылда концерт булса, халык минем сәхнәгә чыгып җырлавымны сорый. Гамилнең миңа күзе төшкәнен күптән сизеп йөри идем. Кая гына барсам да, мине күзли. Клубта җырлавым Гамилгә бигрәк тә тәэсир иткән, күрәсең. Кайткач, Салиха апасына: «Мин бер кызны яратам, Салиха апа, ләкин яшьрәк шул», – дигән. «Кем кызы соң ул?» – «Мәгъфия апаның кызы…» – «Ул да картаер әле!» – дигән апасы.
Әлбәттә, каршы төшүчеләр дә булды, арага керергә тырышучылар да юк түгел иде. Күпмедер вакытка Түбән Тагилга әткәйнең сеңлесе Нәсимә апа янына китеп тордым. Кайтсам, һаман өйләнмәгән. Нык яраткан, көткән, күрәсең. «Инде кайтмасаң, Шәрип авылыннан китәрмен дип уйлаган идем», – диде. Тәкъдим ясады… Мин риза булгач, бик сөенде…
Гамилнең миңа булган мәхәббәте турында күп уйландым. Ул мәхәббәт бала-чага мәхәббәте генә түгел, тормышның ачысын-төчесен тоеп, ятимлекләрне, сугыш авырлыкларын җиңеп, тән һәм җан газапларын үзендә тоеп, үлеп терелгәннән соң шагыйрь булып җитлеккән чын ир-егет мәхәббәте иде. Ул – бүтән мәхәббәт, шагыйрь мәхәббәте.
Без Гамил белән бергә, әнкәйдән рөхсәт сорап, аның ризалыгын алып, никах көнен билгеләдек – 1958 елның 27 декабре дип тәгаенләдек.
– Ә ничек тормыш корып җибәрдегез?
– Никах көне килеп тә җитте. Урамда 50 градуслы чатнама суык көн, салкыннан өй бүрәнәләре шартлап тора. Гамил, энесе Рафил (Салиха апасының улы) белән, тагын егет һәм кыз ягыннан ике егет мине алырга килделәр. Үрәчәле чанада хуш исле печән, печән өстендә мендәр.
Никах укылды. Мин төп йорттан аерылып, саубуллашып чыгып киттем. Әнкәй, туганнарым хәерле тигез тормыш итүебезне теләп озатып калдылар. Әткәйнең сеңлесе Кәримә апа: «Кияү йортына барып җиткәч, өйгә чана артыннан төшеп кермә, атның алдыннан урап кер», – дип өйрәтеп куйды. Йоласы шулай булган, күрәсең.
Чанадагы мендәргә чыгып утырдым, каршыма Гамил утырды. Капканы сеңлем Римма ачты. Чана табаннарын шыгырдатып, атыбыз акрын гына юл алды. Киткән кыз төшкән җирендә гомерлеккә калсын дип, капканы тиз генә ябып куйдылар.
Кияү яшәгән җирнең ишек төбенә килеп җиткәч, чанадан сикереп төштем, атны, тәртәсеннән тартып, артка чигердем дә ат алдыннан урап, баскычка таба юнәлдем. Гамил: «Салиха апа, Нәфисәне алып кайттым, син аның канын бик эчмә инде, яме», – дип шаяртып алды. Барыбыз да көлештек. Салиха апа кулына тоткан мендәрен аяк астына куйды. Кулындагы бал белән майны миңа каптырды. Үзе теләкләрен тели: «Май кебек йомшак, бал кебек татлы телле булыгыз, Ходай сезне хагыннан-нахагыннан сакласын, сезгә тигез тормыш, бер-берегезне аңлап яшәргә язсын», – дип, өйгә уздырды. Безне үз канат асларына алганнары өчен, Салиха апа белән Латыйп җизнигә рәхмәт яусын! Урыннары җәннәттә булсын!
– Аннары…
– Ел ярым чамасы Салиха апаларда яшәдек. Болай да кысан гына йорт. Беренче кызыбыз Раушания шунда туды. Озакламый күрше рус авылы Заболотскийга күчеп киттек. Ундүрт хуҗалыклы шул авылда алты ел яшәдек. Бик җиңел яшәдек дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ни кибете, ни мәктәбе, ни клубы, ни почта бүлеге юк. Хат салырга почтага мин барам. Егерме чакрым араны җәяү узып, төшке ашка кадәр өйгә кайтып җитә идем.
Гамил «Бәкер» санаториена дәваланырга киткәч, китабы өчен гонорар килде. Мин, ул кайтуга паласлар, обойлар, сәгать, самавыр, тегү машинасы һәм башка тормыш-көнкүреш әйберләре алып, өйне тәртипкә китердем. (Сөенә-сөенә дөнья көтәм!)
Гамил, «Бәкер»дән кайтып кергәч, бик шатланды: «Нәфисә, безнең өй бик ямьләнгән, бу әйберләрне алырга каян акча алдың?» – дип сорады. Мин, елмаеп: «Алла бирде», – дидем дә акча кәгазен күрсәттем. «Бу юлы Алла бик юмартланган әле», – диде ул. «Китабың калынрак булгандыр», – дидем мин.
1965 елның 7 сентябрендә Әлмәт шәһәренә килеп төштек. Әдип ага Маликов, Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахуновлар каршы алды. Шуннан бирле Әлмәттә яшибез.
– Соңгы күрешүебездә Гамил ага: «Нәфисә миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә яшибез», – дигән иде. Сезнең яшь арагыз унсигез (!) ел икән. Тормышта үзен сиздермәдеме?..
– Юк. Әлмәткә килгәч, безне абыйлы-сеңелле дип уйлаганнар. Гамил мине кемнәндер көнләвен сиздермәде. Бервакыт шулай да Юныс Әминов белән җәмәгате Фәһимә апа хәл белергә дип килгәннәр иде. Юныс абый ялгыш өйдә кия торган чүәк белән кайтып киткән, үзенең аяк киеме бездә калган. Шунда гына Гамил абыең: «Бу кем туфлие, ярты метрлы?» – дип, озак кына каранып йөргән иде.
– «Ай тотылган – шул кирәк аңа,Йөремәсен төнлә.Менә безнең Габделвәли агаТотылмый бер дә…»Гамил ага тапкыр, чичән телле дә иде бит…
– Әйе, сүзгә тапкыр, темалары да төрле-төрле, бай күңелле иде ул. Хуҗалык эшләренә генә маһир түгел иде. Яңа Шәрип авылында яшәгәндә, Салиха апасы: «И Гамил, син ничек дөнья көтәрсең икән? Чүкеч тотып, кадак та кага белмисең», – дигәч, «Без кадакны каләм белән кагабыз ул», – дигән булды.
– Иҗат кешеләренә сәерлек хас. Килешәсезме?..
– Килешәм. Бер генә мисал китерим әле. Гамил, дачага барып керү белән, ике генә яфрак чыгарган әрекмәнгә су сибә. Ә мин сүз әйтмим. Дөньядан ничек тә ямь тапсын дип уйлыйм. Берсендә түзмәдем, сорадым: «Әтисе, бу әрекмәнгә нигә дип су сибәсең? Ул – чүп үләне, алмагач төбендә үсәргә тиеш түгел бит», – дидем. Гамил абыең: «Әрекмән дә – табигатьнең бер бүләге, үссен», – дигән булды.
– «Альпинист тауларга карый,Бәхет тауларда микән?Игенче кырларга карый,Бәхет кайларда икән?..»…Нәфисә апа, хатын-кыз өчен бәхет нәрсә ул?
– Яраткан кешең белән тату гаилә корып, бала үстергән вакыт, балаларыңның әтиләренә иркәләнеп сыенган, иреңнең тынычлап йокыга киткән чагы. Синең күзеңә әле йокы керми, шуңа аяк очына гына басып, аларны уятмаска тырышып йөрисең… Синең бу – үз ояң, үзеңнең биләмәң, үзеңнең шатлыгың. Бар гомереңне иреңә, балаларыңа багышлау – хатын-кыз өчен иң зур бәхет.