
Полная версия:
Үзем белән очрашу
– Минемчә, элек каршылыклар чагыштыргысыз күп иде. Бу – вазгыятькә бәйле нәрсә. Мәсәлән, хәзерге чорда яңалык кертер өчен, тотрыклылык, тәртип кирәк, ә яңалыкның эчтәлеге үзгәреп тора. Җәмгыять үзгәртеп корыла, социализмнан социаль-демократик дәүләт төзү юлына бастык. Болар – җитди тарихи үзгәрешләр һәм, нигездә, уңай күренешләр. 90 нчы елларда республикадагы үзгәртеп корулар эволюцион юл белән узды. Күпләп кан кою булмады, әмма булырга мөмкин иде. Һәр халыкның, һәр дәүләтнең тарихында революцияләр ясала, ләкин аның нәтиҗәләрен ничек саклап калырга, тормышны, ирешкән хокукларга тәңгәл итеп, ничек көйләргә? Төп мәсьәлә шушы. Бу – барлык дәүләтләр һәм инкыйлаблар дилеммасы.
Россиядәге, Татарстандагы бүгенге процесслар – моның мисалы. Соңгы берничә елда, икътисади реформалар белән күбрәк мавыгып, ил күләмендә сәяси реформалар сүлпәнләнгән булып чыкты. Ә алар бик кирәк бүген, чөнки яңа җәмгыять төзибез. Шуңа күрә халык, сәяси үзгәрешләр таләп итеп, митингларга чыкты. Ә 90 нчы елларда – Горбачёв, Ельцин вакытында – киресенчә, сәяси үзгәрешләр вакыт-вакыт чамадан тыш алга киткәләде. Халык икътисади реформалар даулый башлады. Совет чорында гел сугыш кораллары җитештерүгә генә корылган икътисадны үзгәртү җиңел түгел иде. Үзгәрешләрнең икенче көнендә үк ничек башка товар чыгара башларга мөмкин? Әйткәнемчә, мондый хәлләр теләсә кайсы дәүләттә булырга мөмкин.
Бүгенге көндә җәмгыятьнең сулышын тою мөһим, чөнки Россия халкының үзаңы көчәя. Бөтен дөньяны берләштерә торган массакүләм мәгълүмат чаралары бар, күпчелек йортларда компьютер куелган, Интернет эшли. Безнең халык – 100 процент белемле халык ул, барысын да белә, аңлый, тыңлый, уйлый, нәтиҗә ясый. Шуңа күрә хакимияткә җәмгыятьнең халәтен тоеп, таләпләрен белеп, аларны исәпкә алып яшәргә һәм эшләргә кирәк. Әйтик, 2012 елгы Путин 2000 елдагы Путиннан нык аерыла, чөнки аның да үзгәрмичә хәле юк. Владимир Владимирович хәзер күп нәрсәләргә колак салачак. Ә гамәлгә яраклы таләпләрне тормышка ашырып, яңалыклар кертү өчен, тотрыклылык булу шарт.
– Сез сәнгатьне, әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне яратасыз… Нинди генә очрашуларда, мәдәни чараларда булмасын, халык белән турыдан-туры җанлы итеп аралаша беләсез, гамьле уйларга этәрәсез… Бу – кешеләрне, үз ватаныңны, халкыңны яратудан киләме?
– Минемчә, тәрбиядән, үз халкыңа һәм туган җиреңә бирелүдән килә. Язмыш шулай язган булган, күрәсең, яшь вакыттан ук зур эшләргә кереп киттем. Дөресен әйтим, Мәскәүгә эшкә күчәргә дә күп кенә тәкъдимнәр булды, ләкин бу хакта уйлап та караганым булмады. Ул тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага идем, чөнки минем үз республикамда, үз мохитебездә яшисем һәм эшлисем килде. Яшь чакта, ике улым тугач, хыялым да шундый иде: 200 ләп гектар җир алып, улларым белән шул җирдә хезмәт куеп яшәү. Каядыр башка якларга китеп урнашуны башыма да китермәдем. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Президентлыктан киткәч тә, үз Ватанымда лаеклы эш таптым – тарихи ядкярләребезне торгызу белән шөгыльләнәм.
– Әдәбият һәм сәнгать – күпләп табыш китерә торган өлкә түгел. Бу юнәлештә хезмәт куючы кешеләр – чын талантлар, фидакяр җаннар. Алар гасырларга калырлык, татарның милләт буларак үз йөзен ассызыклый торган бәһасез иҗат җимешләре тудыра, тудырырга тиеш тә. Димәк, әлеге өлкә кешеләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта дәүләт контроле дә кирәк. Теләсә кем шагыйрь, җырчы йә булмаса композитор, рәссам була алмый бит. Моңа кадәр ярдәм һәм контроль мәсьәләсе ни дәрәҗәдә хәл ителде һәм бүгенге көндә ничек хәл ителә ала?
– Безнең республикада әдәбият-сәнгать әһелләренә дәүләт тарафыннан ярдәм һәрвакыт күрсәтелеп килә. Аерым иҗтимагый оешмалар – Язучылар берлеге, Композиторлар берлеге, Рәссамнар берлеге, театрлар, иҗади коллективлар белән беррәттән, күренекле шәхесләребезгә генә түгел, яшь иҗатчыларыбызга да игътибар бирелә. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды – бу юнәлештә эшли торган оешмаларның берсе. Ярдәмнең төрле формалары бар бит. Мәсәлән, республикада иң югары дәүләт бүләге – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясеннән тыш берничә дәрәҗәле премия бар. Дәүләт һәм төрле компанияләр, оешмалар тарафыннан бирелеп килә торган грантлар да иҗат кешеләренә алга таба үсеш өчен көч бирәләр дип саныйм.
Ә дәүләт контроле мәсьәләсенә килгәндә, мин болай уйлыйм. Милли традицияләргә, рухи-әхлакый нормаларга яки юридик законнарга каршы килмәгән очракта һәр иҗат – мактауга лаек гамәл ул. Әгәр кешеләр әдәбият, җыр-музыка яисә рәсем сәнгате дөньясына тартыла, ниндидер уңышларга ирешергә омтыла икән, шатланырга кирәк: һәрхәлдә, бу бит кирәкле шөгыль. Дөрес, теләсә кем шагыйрь яки җырчы була алмый. Ләкин һәр кешенең үз сәләтләрен сынап карау мөмкинлеге булырга тиеш. Дәүләтнең бурычы – күзәтчелек итү түгел, иҗат өчен тиешле шартлар тудырудан гыйбарәт дип уйлыйм. Кем шагыйрь яки җырчы, ә кем мондый дәрәҗәгә күтәрелә алмый – монысын тамашачы, укучы, ягъни халык үзе әйтә, үзе бәя бирә.
Бервакыт, илдә үзгәртеп кору башланган елларда, Бөгелмәгә баргач, миңа берничә рәссам белән очрашырга туры килде. Алар миңа шундый сорау бирделәр: «Социализм чорында безгә һәрвакыт төрле лозунглар язарга туры килә иде. Ул төп эшебезгә әйләнде. СССР таркалгач, заказлар юк. Безгә ничек яшәргә инде?..» Чыннан да, тормышта иҗат кешеләренең мондый проблемалары бар. Әлбәттә, зур таланты һәм төпле белеме булган рәссам ничек тә үз юлын таба ала. Әгәр дә лозунг язудан башкага талантың булмаса? Эчтән генә шуларны уйлап, мин аларга төгәл җавап бирә алмадым. Шәһәр хакимиятенә, мөмкинлекләрегезгә карап ярдәм итегез, хәзер үткәрелә торган чараларга катнаштырыгыз, дип киңәш иттем.
Аллага шөкер, татар театрлары яши, халык спектакльләргә йөри. Язучыларга исә әсәрләрен укучылар кирәк… Үзебезнең милләтне, телебезне саклап калу өчен, иҗат кешеләренә хөкүмәт тарафыннан ярдәм булдырырга кирәк дип саныйм. Моны шул ук грантлар аша да эшләргә була. Хәзер, әйткәнемчә, күп кенә күренекле иҗат берлекләренә – оркестрларга, театрларга һ. б. грантлар бирелә. Ул язучыларга да шул рәвештә булырга тиеш, минемчә. Яхшылабрак уйлап, үзебезнең милли иҗат әһелләренә ярдәм кулы сузу кирәк. Әлеге мәсьәләне республикабыз Президенты да, калганнарыбыз да аңлый. Бүгенге глобальләшү чорында, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу максатыннан чыгып, безнең татарча иҗат итә торган зыялыларыбыз булуы бик мөһим. Гонорар, премия күләмнәрен арттыру да күтәрелмәгән мәсьәләләр түгел. Моның уйланылган бер рәвешен генә табарга кирәк.
– 75 яшьлек Минтимер ага белән узган гасырның 90 нчы елларындагы Минтимер Шәймиев арасында аерма бармы?
– Бардыр, әлбәттә. Адәм баласы һәрдаим үсештә, үзгәрештә бит ул. Сәламәтлек ягыннан әйтсәк, зарланырлык түгел, яшемә карата яхшы, Аллага шөкер. Мин бик күп хәрәкәт итәм, җәяү дә, чаңгыда да йөрим, көн саен йөзәм. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Яши-яши, кайбер нәрсәләргә башкача карыйсың, кайбер фикерләр үзгәрә, яңа уйлар өстәлә… Ләкин иң мөһим максатым үзгәрешсез – һаман да халкыбызга, туган җиребезгә хезмәт итәсе килә. Өйдә кул кушырып утыра алмыйм. Сәкинә апагыз бераз ачулана инде, ул бит гомер буе минем эштән китүемне көтте, мине гел үзе янында булыр дип өметләнде. Аны да аңларга тырышам. Сүз дә юк, үземнең дә аның янында утырасым килә. Ләкин мин «эш җене кагылган» кеше булып чыктым, ахрысы. Үзегез күреп торасыз – өстәлемдә китаплар өелеп тора. Минем кабинетта беркайчан да моның кадәр китап булганы юк иде. Бик күп тарихи басмалар укыйм, архитектура, археология мәсьәләләрен карыйм. «Яңарыш» фондының эшен алып бару өчен гаять күп белем һәм мәгълүмат кирәк. Без бит тарихи ядкярләребезне дөньякүләм таләпләргә, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп торгызабыз. Бу – проектның төп үзенчәлеге. Шуңа күрә һәр адымыңны үлчәп, белеп, дөрес итеп атларга кирәк.
– Татар халкының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Безгә, киләчәк буынга, нинди әйтер сүзләрегез, бирер киңәшләрегез бар?
– Үз милләтебезне сакларга һәм үстерергә, туган җирне яратырга. Бу – милләткә хезмәт итү дип атала. Бервакытта да шуны онытмаска кирәк: үзебезгә кирәген үзебез эшләргә тиеш, аны башкалар эшләмәячәк. Милләтебезне, телебезне саклау, аны үстерү, халкыбызның үзаңын киләчәктә дә югарыга үрләтү – ул без башкарырга тиешле гамәлләр. Ә без булдырабыз! Үзебезнең язмышны үз кулыбызга алып, соңгы елларда ирешкән уңышларыбыз моны дәлилләп тора.
– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Минтимер Шәрипович! Алла ярдәм биреп, сәламәт булып, тагын озак еллар республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләргә язсын!
– Рәхмәт.
2012«ТАТАР ЭЛИТАСЫН ӘЗЕРЛӘРГӘ ҺӘМ ТӘРБИЯЛӘРГӘ КИРӘК!»
Мәскәүдә яшәүче Йолдыз абый Хәлиуллин белән еш аралашабыз, күбрәк телефон аша сөйләшергә туры килә. Ул белеме буенча – Көнчыгыш белгече, һөнәре буенча – дипломат, күңел халәте белән – публицист. Дипломатия, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият һ. б. өлкәләргә караган унбиш китап, йөзләрчә мәкалә авторы. Икътисад фәннәре кандидаты, Халыкара Евразия Икътисад академиясе әгъза-корреспонденты. Озак еллар Индонезия, Пакистан, Румыния, Бангладеш, Непал, Шри-Ланка, Мальдивлар, Кыргызстан һәм Казахстан илләрендә дипломат булган шәхес. Мөселман физигы, Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам (1926–1996) турында рус һәм инглиз телләрендә дөнья күргән дүрт китап авторы.
Әгерҗе районының Иске Кызыл Яр авылында туып үскән Йолдыз Нури улы, сигез дистәне вакласа да, үз юнәлешен дәвам итә – яза да яза. Узган ел гына аның алты китабы басылып чыкты. Ә язмалары Мәскәү матбугатында гына түгел, ара-тирә республика газета-журналларында да күренә.
– Йолдыз абый, гади авыл малаенда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына (МГИМО) укырга керү теләге ничек туды? Институттан соң Сезнең Дипломатик академияне һәм аның каршындагы аспирантураны тәмамлавыгызны да беләбез. Башлап җибәрү дәвам итүгә караганда авыррак бит.
– Чит телләр өйрәнү теләгем балачактан ук бар иде. Авылда әби белән үсүнең дә йогынтысы булгандыр. Фәхерниса әбием көн саен биш вакыт намазын укый, Коръән аятьләрен яттан белә иде. Шул вакытта ук күңелдә гарәп телен өйрәнү, аңа әлеге аятьләрне тәрҗемә итәсе килү теләге уянды.
МГИМО турында армиядә вакытта ишеттем. Аңа кадәр Казан электромеханика техникумын тәмамладым һәм хәрби хезмәттә радиомеханик булып эшләдем, комсомол секретаре да булдым. Армиядән соң Казан авиация институтында укуымны дәвам итәргә уйлап йөрдем. Часть командирыннан рөхсәт алынган, институтка чакыру килгән иде. Август аенда имтиханнар тапшырасы. Шул вакытта безне, комсомол секретарьларын, Ростов-Донга чакырдылар һәм, быел хезмәт срогын тутыручы хәрбиләргә МГИМОга керергә имтихан тапшырып карау мөмкинлеге бар, диделәр. Дустым Александр Степанович Руть язылды, мине дә кыстый башлады. Мин әйтәм: «Юк, ул институтта чит тел белергә кирәк бит», – дим. Шулай да ризалаштым.
Утыз кеше имтиханда катнашты, арадан өчесен сайлап алдылар. Берсе – инглиз теле буенча сынауны «бик яхшы»га тапшырган дустым Александр Руть, икенчесе – француз теле буенча бик әйбәт күрсәткечкә ирешкән Левин дигән егет, өченчесе – немец теленнән беренчелек яулаучы мин. Аннары безне Мәскәүгә имтихан тапшырырга җибәрделәр. Егерме баллдан унсигезне җыеп, мин конкурстан үттем, хезмәттәшләрем үтә алмады. Бер урынга унсигез (!) кеше иде. Шуннан, телләр өйрәнеп, Көньяк Азия буенча белгеч булып киттем.
– Нинди телләр беләсез? Иң авыры кайсы телне өйрәнү булды?
– Урду телен беләм. Ул – Пакистанда беренче дәүләт теле. Соңрак һинд телен өйрәндем. Ул – Һиндстанның дәүләт теле. Инглиз телен дә үзләштердем, анысы көндәлек эшне алып бару өчен кирәк булды.
Телләрне өйрәнү җиңел түгел. Урду телендә гарәп әлифбасы кулланыла. Гарәп әлифбасы 28 хәрефтән торса, монда 8 яңа хәреф өстәлә. Димәк, тагын да кыенлаша кебек. Яшь вакытта өйрәнелгән инде.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлагач, мине кызык иттеләр. «Һиндстанның хәзерге заман сайлау системасы» дигән темага диплом эше язган идем, җитәкчем: «Монда ярты диссертация бар, аспирантурага калыгыз», – диде. Мин, имтиханнарны тапшырып, көндезге бүлеккә укырга кердем. Шунда Тышкы эшләр министрлыгыннан чакыртып алдылар да: «Әле сез яшь кеше, укырга өлгерерсез. Пакистанны өйрәнгәнсез икән, шуңа без сезне Пакистанга җибәрәбез…» – диделәр. Каршы килеп булмый, ризалашмыйча чара юк. Бер ай ял бирделәр, аннары җыенып килергә куштылар. Ялдан килсәм, Индонезиягә язып куйганнар. «Мин Индонезияне өйрәнмәдем, телләрен белмим», – дип тә карадым. «Сез инглизчә беләсез, баргач, инглиз теле белән эшләрсез», – диделәр. Шулай итеп, үзлектән индонезия телен дә өйрәнергә туры килде. Аның теле башка телләргә караганда җиңелрәк. Һәр көнне бер иллеләп бик кирәкле рус сүзен сайлап алам да, сүзлектән аларның индонезиячәсен карыйм. Грамматика-фәлән өйрәнү юк. Базарга чыгам да анда утыручылардан сораштырам. Алар бу сүзләрне грамматик яктан дөресләп әйтеп бирәләр. Байтак кына шулай шөгыльләнгәч, телне газета буенча шомарта башладым. Бер елдан консулның тәрҗемәчесе булып эшли идем инде. Индонезиядә ике ел яшәдем, бүтән анда кайтмадым.
– Хәзер дә бу телләрне кулланасызмы?
– Туры килгәндә кулланам, ләкин онытыла. Урду онытылмый, һиндча да кайвакытта сөйләшәм. Индонезия теле белән сөйләшергә туры килмәде, әмма шәкертем Эдуард Исламовка бу чит телне өйрәнергә киңәш иттем. Ул индонезия һәм малайзия телләрен үзләштерде. Алар арасында аерма бик аз. Эдуард Малайзия икътисадын өйрәнде. Мин аның диплом эше белән җитәкчелек иттем. Аннары ул әлеге теманы үстерде, диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты булды.
– Сез карьерагызны Индонезиядә башлагансыз, һәм бу дәвердә анда илкүләм үзгәрешләр, тарихи чуалышлар булган. Коммунистларны үтергәннәр, төрмәләргә утыртканнар… Куркыныч түгел идеме? Советлар Союзы да – коммунистик дәүләт, Сез шул дәүләтнең бер вәкиле булгансыз бит.
– Коммунистларга каршы сугыш башлангач, безгә, дипломатларга да, зур авырлык белән эшләргә туры килде. Бер кызыклы вакыйга искә төште. Индонезиядә Сукарно хакимлек иткәндә, коммунистлар партиясенең генераль секретаре Дипа Нусантара Айдит хөкүмәттә министр иде. Безнең ил белән Индонезия арасында мөнәсәбәтләр яхшы, кичләрен Джакартада яшьләрнең кичәләрен уздырабыз. Берсендә хатынымны яшьрәк кенә индонезияле биюгә чакырып алды. Бер унбиш минутлап биегәннәрдер. Аннары безнең яныбызга килеп сораштыра башлады: «Сез әллә Үзәк Азиядәнме, фәләнме-төгәнме?..» Мин: «Юк, без – татарлар…» – дип, аңа кемлегебезне сөйләп киттем. Озак кына сөйләшеп торгач, бу кеше китте. Аннан соң илченең тәрҗемәчесе Б. Голованов, яныма килеп: «Сез хатыныгызның кем белән биегәнен беләсезме?» – диде. «Юк, – мин әйтәм, – ягымлы һәм бик кызыклы индонезияле булды ул», – дим. «Әлеге кеше Индонезия коммунистлар партиясенең генераль секретаре Айдит иде…»
Айдитны үтергәч, без еладык хәтта. Хәрби түнтәрелеш булды бит. Ярты миллионнан артык коммунистны үтерделәр. Президент Сукарнога тимәделәр, ләкин ул өендә сак астында яшәде, берничә елдан вафат булды.
– СССР таркалуны Сез Непал Короллегендә СССР эшләрендә вакытлыча ышанычлы вәкил вазифасында каршылагансыз. Бу тарихи түнтәрелешне читтән күзәткәндә, нинди хисләр кичердегез?
– Кайчандыр куәтле булган илнең таркалуын бик авыр тойгылар, йөрәк сыкравы белән күзәтергә туры килде. Нәкъ шул мәлдә Непалның коммунистлар партиясе сайлауларда җиңеп чыкты. Партия рәисе Мон Мохан Адхикари – хәзерге премьер-министр – белән еш аралаша идек. Бу көннәрдә безнең очрашулар тагын да ешайды. Аның күңелен борчыган төп сорау: «СССРда нинди аңлаешсыз үзгәрешләр бара? Бу үзгәрешләрнең нәтиҗәсе ничек булачак?»
Минем төп максатым – ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуын китереп чыгармау, дуслыкны саклап калу иде. Бу хакта «Восток глазами дипломата» дигән китабымда тәфсилләп язылган. Аның икенче басмасы да дөнья күрде.
– Чит илләрдә эшләү дәверендә анда яшәп каласы килү теләге тумадымы?
– Беркайчан да андый теләк тумады. Беркайчан да. Син кем генә булсаң да, нинди генә зур кеше булсаң да, үз илеңнән дә кадерлесе юк. Киткәннәр барыбер кире кайта. Актёр Михаил Козаков, мәшһүр виолончелист Мстислав Ростропович һәм аның хатыны, күренекле опера җырчысы Галина Вишневская да яңадан ватаннарына кайттылар. Борис Березовскийның да шундый теләге булган, диләр. Туган җир белән элемтәләрне беркайчан да мәңгелеккә өзеп булмый.
– Сезнең Джордж Байрон әсәрләрен, шигъриятне яратуыгыз сер түгел. Әдәбиятка булган мәхәббәт кайдан килә? Поэзия турында Сезнең фикер…
– Минем карашым буенча, Байрон булмаса, Пушкин белән Лермонтов та булмас иде. Алар аша күренекле инглиз шагыйре Тукайга да тәэсир иткән. Шунысы кызык: Байронның беренче шигыре 1815 елда русчага тәрҗемә ителә. Бүгенге көнгә кадәр 300 гә якын тәрҗемәче аның әсәрләрен кат-кат тәрҗемә иткән. Дөнья шигъриятендәге яңа сүз, Байрон әсәрләренең матурлыгы һәм бөеклеге үзеннән соң килгән каләм ияләренә, иҗат кешеләренә ничек көчле йогынты ясаган бит!
Бүгенге шигърият, Мәскәү шагыйрьләренә карап фикер йөрткәндә, аска тәгәрәгән кебек тоела, минемчә. Алар соңгы унбиш-егерме елда, төрле төркемнәргә берләшеп, үзләрен үзләре күтәреп, үз-үзләренә ниндидер премияләр биреп яталар. Кыскасы, тар гына элита. Татар әдәби журналларыннан «Казан утлары»н укып барам, ләкин анда да әллә ни зур көч күрмимен. Соңгы егерме елда поэма жанры әдәби мәйданнан бөтенләй юкка чыкты. Димәк, капиталистик дөнья бу җиһанның аерым аспектларына дан җырлаган яңа шагыйрьләр килүен таләп итә.
Син поэзиягә кагылгансың икән, тагын бернәрсә әйтеп китәсем килә. Беренчедән, шагыйрьләр үзләрен үзләре генә шагыйрь итмиләр, аларны искиткеч яхшы тәрҗемәчеләр дә бөек каләм ияләре итеп таныта. Омар Хәйямне алыйк. XIX гасырда күренекле инглиз шагыйре Эдвард Фицджеральд аның шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итүгә бар гомерен багышлый. Фицджеральд ярдәме белән фарсы шагыйренең поэмалары, шигърияте дөнья күләмендә таныла. Икенчедән, ни өчен Омар Хәйям? Шагыйрь булудан тыш, ул күренекле галим, математик булган. Мөселман дөньясының иң күренекле математигы. Ул беренчеләрдән булып Европада йөзәр еллардан соң гына барлыкка киләчәк алгебраик геометрияне ача. XII гасырда Омар Хәйям кояш календарен төзи. Ул 600 елдан соң Көнбатышта кулланылышка кергән Григориан календареннан күпкә төгәлрәк булып чыга.
Омар Хәйямне галим, математик һәм шагыйрь буларак аңлаудан мин шундый нәтиҗәгә килдем: техник акыл төзелешле кешеләр поэзиядә күп кенә кызыклы һәм яңа ачышлар ясый алалар.
Моңа икенче мисал – Равил Бохараев. Миңа аның белән ун ел аралашырга туры килде. Ул Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, Мәскәү дәүләт университетында теоретик кибернетика буенча аспирантура тәмамлый. Әзер фән докторы булса да, бу юнәлеш буенча китми, шигърият юлын сайлый. Күз алдына китерегез: Советлар Союзы вакытында ул ел, ел ярым чамасы Венгриядә командировкада була һәм венгр телендә шигырьләр яза башлый. Алар вакытлы матбугатта басыла. Ә венгр теле – Европаның иң авыр телләренең берсе. Мин аны телне бик яхшы үзләштергәндер дип уйламыйм, ләкин, кибернетик буларак, үз фикерен фәлсәфи итеп җиткерә алырдай төгәл шигъри сүзләрне һәм җөмләләрне тота алган.
Мин математик та, шагыйрь дә булган Омар Хәйям белән Равил Бохараевны чагыштырам. Бу хакта уйлануларым шундый нәтиҗәгә китерде: дөнья культурасы, шул исәптән Россия культурасы ике категориягә бүленә. Алар берсенә берсе параллель бара. Беренче категорияне гуманитарийлар тудыра. Моңа язучылар, рәссамнар, сәясәтчеләр керә. Икенче, тагын да ышандырырлык культураны табигать фәннәре галимнәре барлыкка китерә: физиклар, математиклар, биологлар, химиклар… Бу ике төркем бер-берсе белән артык аралашмый да, чөнки аларның дөньяны аңлаулары аерыла. Соңгы дәвердә әлеге параллельләрне куша алырдай кешеләр сирәк туа.
– Кыска гына вакыт эчендә Сезнең күренекле мөселман физигы, Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам (1926–1996) турындагы китабыгыз дүрт мәртәбә басылып чыкты. 2006, 2008 һәм 2016 елларда – Мәскәү белән Казанда, рус телендә. 2010 елда – Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтында, Дубнада, инглизчә. 2010 елда Лондон университетының Империал колледжында, 2011 елда Вашингтонда – АКШ конгрессы китапханәсендә әлеге китапны тәкъдим итү чаралары булды. Китап язу теләге ничек туды?
– Барысы да бик кызык башланды, кайчакта бит бөтенләй очраклы күренешләр кешене ниндидер башка юнәлешкә кертеп җибәрә.
1967–1968 еллар иде. Миңа Советлар Союзыннан Пакистанга килгән парламент делегациясен озата барырга куштылар. Алар Карачидан Лахорга, аннары Исламабадка барырга тиешләр иде. Менә без Лахорда туктадык һәм анда бер көн булдык. Җирле хакимият бик җылы кабул итте. Шул вакытта яныма Пакистанның күренекле шагыйре, дөньяның Ленин премиясе лауреаты, дустым Әхмәд Фәиз килде дә: «Әйдә, бер җиргә алып барам», – диде. «Делегатларны калдырыпмы? Кая, ни өчен?» – дидем. «Зыян юк. Хәзер Панжар институтында квант физикасы мәсьәләләре буенча профессор Абдус Салам чыгыш ясый». – «Мин квант физикасын бик аңлап бетермим». – «Мин аны бөтенләй белмим, ләкин бу хакта тыңлавы кызык».
Дустым шулай дигәч, ризалашмый чара калмады. Пакистанлыларга парламент вәкилләрен кунакханәгә озатырга куштым, үземнең кая китүемне әйтмәдем.
Чыгышның бер өлешен тыңлагач, Әхмәд Фәиз: «Әйдә, мин сине Абдус Салам белән таныштырам», – ди. «Уңайсыз бит. Ике сәгатьтән безгә Лахордан Исламабадка очарга кирәк», – дим.
Шулай үземнең делегатлар янына кайттым, ә алар миңа ябырылдылар. «Сез безне ташлап калдырдыгыз. Бу хакта илчегә хәбәр итәбез», – диләр. Мин: «Әйтегез», – дим. Шулвакыт эчендә илчегә Абдус Саламның нинди зур галим икәнлеген, аны СССР Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы итеп кабул итәргә кирәклеге турында белешмә яздым. Илчегә бу фикер ошады, ул кулын куйды да әлеге кәгазьне Мәскәүгә җибәрде. Минем фикер академик Боголюбовның тәкъдиме белән тәңгәл килгән булып чыкты. Шулай итеп, Абдус Саламны, Нобель премиясе алырга сигез ел кала, СССР Фәннәр академиясенә кабул иттеләр.
Тора-бара барысы да онытылды, бу хакта искә алырга вакыт та булмады. Пакистаннан соң мин Румыниядә, аннары Непалда эшләдем… Ә отставкага чыккач, хатыным Наһидә әйтә: «Анда синең саргайган кәгазьләрең, Пакистан газеталарың килеп чыкты. Карап ал әле, кирәкле әйберләрме, юкмы?» – ди.
Мин актара башладым да Абдус Салам турындагы белешмәне табып алдым. Тиз генә ике мәкалә язып, бер Мәскәү газетасына һәм «Персона» журналына илтеп бирдем. Язмаларым озак көттермичә басылды да. «Персона»да дөнья күргән мәкаләм күренекле физик Сергей Петрович Капицаның язмасы белән янәшә булып чыкты. Ул, физика-математика фәннәре докторы, демография хакында яза, мин, гуманитарий – Абдус Саламның физикага керткән өлеше турында.
Аннары бу мәкаләне инглиз теленә тәрҗемә итеп, Лондон университетына – Империал колледжына юлладым. Абдус Салам биредә кырык елга якын теоретик физика кафедрасын җитәкләгән.
Шулай итеп, күренекле мөселман галименең тормышы мине квант физикасына алып кереп китте. Махсус чакыру буенча Лондонда булдым, Италиянең Триест шәһәрендә галим нигезләп калдырган Халыкара теоретик физика үзәгендә аның архивы белән таныштым (Абдус Салам 1964–1993 елларда әлеге үзәкнең директоры була. – Л. Ш.) һәм, өйгә кайтуга, бер ай эчендә китап яздым. «Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам» дигән бу хезмәтнең беренче басмасы – Мәскәүдә, икенчесе Татарстан Фәннәр академиясендә дөнья күрде, аннары инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылды. Тәкъдим итү чаралары Мәскәүдә, Казанда, Лондонда узды. Бөек Британиядәге презентация Империал колледжында, галим гомер буе эшләгән 521 нче бүлмәдә үткәрелде. Аннары инглизчә китап Оксфорд университетында, АКШ Конгрессы китапханәсендә тәкъдим ителде.
Абдус Саламны өйрәнү техник һәм фәнни акыллы кешеләр дөньяны көчлерәк итеп күрә, ныграк аңлый дигән фикеремне ныгытты. Бу – көчле параллель культура, хәтта сәясәт. Абдус Саламны шактый ил башлыклары белә иде. Ул хәтта – Пакистан Президенты Айюб Ханның баш фәнни консультанты булып торган шәхес.
Бүгенге көндә мин дөнья океаны фәнен популярлаштыру белән шөгыльләнәм. Галимнәр өлгергәнче, әйдәп баручы инглизчә фәнни журналларны карыйм. Кичә дөнья күрәләр, бүген мин аларны укыйм. Ниндидер кызыклырак материал күрсәм, профессорларыбызга комментарий ясарга бирәм. Алар кайчакта баш тарталар, ә мин тиз арада язам да «Независимая газета»га җибәрәм. Язмаларым «НГ – наука» кушымтасында басылып чыга.
– Дипломаттан квант физикасы, Дөнья океаны һәм Арктика, климат үзгәрү проблемаларына кереп китүегез ни дәрәҗәдә тиз һәм нәтиҗәле булды?
– Тиз булды. Квант физикасын лаеклы ялга чыккач өйрәнергә мәҗбүр булдым. Хатыным эшләп йөри, мин өйдә утырам, китаплар, мәкаләләр язам. Альберт Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясен һәм квант физикасын өйрәнү миңа рәхәтлек бирә. Алар шундый катлаулы әйберләр, кайчакта мин аларны бөтенләй аңламыйм. Ул шул ягы белән үзенә тарта да. Аңламаган әйбер кызык тоела бит ул.
Бер мисал китерәм. Инглиз язучысы Редьярд Киплинг, америкалы Марк Твен белән очрашу өчен, Һиндстаннан пароходта кузгалып китә, озак бара. Очрашкач, Марк Твеннан сорый: «Хәзер Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?» – ди. «Яңа гына математика энциклопедиясендә бик кызыклы бер мәкалә укыдым. Белгеч яза бит. Әлбәттә, мин бернәрсә дә аңламадым, ләкин матур язылган. Матур язылуы мөһим, ә мәгънәсе төрлечә ачылырга мөмкин», – дип җавап бирә аксакал язучы.