banner banner banner
Шигырьләр / Стихи
Шигырьләр / Стихи
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Шигырьләр / Стихи

скачать книгу бесплатно

Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиев

Җыентыкка әдипнең төрле елларда иҗат иткән шигъри әсәрләре, тәрҗемәләре тупланды.

Сагит Рамиев

Шигырьләр / Стихи

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Гыйльманов Г. Х., төзү, 2021

Сәгыйть Рәмиев

Сәгыйть Рәмиев – XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында, әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм аеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде.

Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлегендә шытып, тамырлары белән борынгы Көнчыгыш һәм рус-европа романтизмына да тоташкан хәлдә, Россиядә уйнаган җил-давылларда, халкыбызның «таң вакыты» нда шаулап күтәрелде. С. Рәмиев әдәбиятка гаделсез дөньяның «күкләрен ватарга» ашкынган, азатлык, гүзәллек идеалына омтылган романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсыйхәтчелектән арындыруга зур өлеш керттеләр. Шул ук вакытта Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, сөйләү шигырен үстереп чыгарды. Әдипнең пьесалары, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде.

Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә дә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән, үз иҗатының органик өлешен тәшкил иткән тәрҗемәләре татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда зур роль уйнадылар.

С. Рәмиев шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы иде.

    Шәйхи Садретдинов

1905–1907

Уку

Сөекле сеңелләрем Гафифә илә Вәсимәгә

Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә җиткән уку,
Уку, уку, уку.

Юлымызны хак иткән уку,
Йөземезне ак иткән уку,
Үземезне баг иткән уку,
Уку, уку, уку.

Раст, чын кеше эше уку,
Баг[1 - Баг – гөлбакча.] вә рәхәт җимеше уку,
Ачкан рәхәт ишеген уку,
Уку, уку, уку.

Гакылга нур биргән уку,
Мөкатдәс уй биргән уку,
Су юкта су биргән уку,
Уку, уку, уку.

Дәүләт, бәхет биргән уку,
Мөлек, тәхет биргән уку,
Безгә кирәк илла[2 - Илла – тик, фәкать.] уку,
Уку, уку, уку.

Урысча да уку, уку,
Кытайча да уку, уку,
Кемчә генә дә уку, уку,
Уку, уку, уку.

Ирләргә дә фарыз уку,
Кызларга да фарыз уку,
Фарыз эшнең барсы уку,
Уку, уку, уку.

Ярлылык

Татар шәкертләренә

Әй ярлылык, мәлгунь, әй ярлылык!
Кайдан таптың шәкерт чагымны?
Бәдбәхет! Тапкан бәйләнер вакыт.
Чыраен сытмый, күзен йоммый,
Имеп имә актык канымны.
Буылгыры! Эче күбеп үлгере.

Торамын да карыйм, карыйм, күрәм:
Сансыз булган миңа мәлганәт[3 - Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.].
Дөмеккән! Ничек котылыйм бу эттән?
Әйтмәс җирдән, Аллам, әйтәм инде:
Шул да булды микән гадаләт[4 - Гадаләт – гаделлек.]?
Яраббем! Нигә генә яраттың?!

Хәзрәтләр эше

Муллаларга

Эшләрене җайга салгач,
Дүрткә тулгач хатыны,
Күңеле була, этли башлый
Көн дә шәкерт халкыны.

Хәзрәт: «Нигә синең сакалың юк?
Нигә озын мыегың?
Тугры кесә ярамыймы?
Нәрсәгә бу кыегың?

Карасана якасына!
Нигә бу каптырмасы?
Чалбарыңны ташла хәзер!
Охшый руска фурмасы.

Бу көенә сине илгә
Ничек итеп күргәзик?
Кигәнең – урыс киеме,
Укыганың – гел гәзит!»

Зарур улып бер вакытны,
Кулына гәзит тотып
Килә хәзрәткә шәкерте,
Сөйли гәзитне укып.

Шәкерт: «Шуйлә[5 - Шуйлә – шул рәвешле.] Коръән аятене
Кире аңлап язсалар,
Килешерме шанымызга
Юк яман ат таксалар?

Аягың үбеп үтенәм,
Әй хәзрәт, баксана!
Хуш мөбарәк сакалыңлә[6 - Сакалыңлә (илә) – сакалың белән.]
Рәд[7 - Рәд – инкяр итү, кире кагу.] җавабын язсана!»
Хәзрәт: «Мин урысча яза белмим,
Аңа урысча кирәк!
Кытый-мытый да ярамый,
Байтагук оста кирәк!»

Шәкерт: «Русча белмәгәнеңе, тәкъсир[8 - Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.],
Үзем дә беләмен,
Тик тәбәррек[9 - Тәбәррек – хөрмәтле.] сакалың
Язмас микән дип киләмен».

Хәзрәт: «Хи-хи-хи, ахмак! Белү ул
Сакалга карыймыни?
Сакал ул – бер йон гына бит,
Язмага ярыймыни?»

Шәкерт: «Имде, алайсә, сакалыңны
Казаханә[10 - Казаханә – бәдрәф.] юлына
Русларә йолкып бирик
Гәзит кәгазе урнына!»

Таң ата, эшлик туганнар!

Таң атадыр, иптәшләр!
Эшләргә хәзерләнегез!
Бездән куәтле эшләр
Тели хәзер илебез…

Эшлә, туган, кулың берлән,
Эшлә, туган, гаклың берлән,
Эшлә, туган, арымыйча,
Көне һәм төне берлән!

Уйлама: синең көчең
Файдасыз югалыр диеп,
Курыкма: синең уең
Аңланмый калыр диеп.

Ләкин файдалы итеп,
Халыкның басуына
Чәч син, туган, ал да
«Тартышу» орлыгын анда.

Үссен анда шатлык!
Үссен анда ирек!
Тусын байлык һәм барлык!
Яшәсен җир һәм ирек!

Эшлик кулыбыз берлән,
Эшлик гаклымыз берлән,
Эшлик һич арымыйча,
Көне һәм төне берлән!

Максим Горькийның «На дне» сеннән

Кояш чыга да, бата да…
Төрмәм мәңге караңгы…
Көннәр, төннәр зобанилар,
Эх!
Тәрәзәмне караулый.

Караулагыз теләгәнчә,
Мин барыбер качалмыйм,
Бик шат качар идем дә шул…
Эх!
Богавымны ачалмыйм.

Эх, сез, богаулар, богаулар!
Сез тимер зобанилар…
Сезнең тырнаклар аякны,
Эх!
Рәхимсез сызгалыйлар.

Матәм маршы

Сез хак корбан улдыңыз шәриф[11 - Шәриф – данлы, изге.] юлда,
Газиз халык өчен тартышканда[12 - Тартышканда – көрәшкәндә.],
Туп, мылтыкка каршы торып үлдеңез,
Халык хакы өчен атышканда.