banner banner banner
Шигырьләр / Стихи
Шигырьләр / Стихи
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Шигырьләр / Стихи

скачать книгу бесплатно

Күр аеңны, кайда бар бу?
Бер гаҗәеп бит нуры!

Нинди нурлар сачратып ул
Уйный, нәкъ нурда йөзә,
Нәкъ көлә, нәкъ елмая, нәкъ
Юри бәгъреңне өзә.

Нинди тамчы-тамчы нурлар
Сачраган күк йөзенә,
Чеп-чуар чын бриллиант
Сипкәнмени, күр, үзенә.

Һәм гаҗиб бер яктылыкта
Җир көмеш төсле тора:
Анда – урман һәм дә таулар,
Монда кырлар яктыра.

Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә,
Тагы да артыр бер матурлык
Китдисәм мин дә менә.

Көлсеннәр!

Үтәр бер ел, тагын бер ел… шулайтеп[32 - Шулайтеп – шулай итеп.]
Үтәр еллар, үтәрләр юл шомайтеп[33 - Шомайтеп – шома итеп.]…
Үтәр еллар эзеннән һәм гомер дә,
Калыр тик күз яшем түглеп гомергә.

Белерләрме ачылыгын яшемнең –
Бәһале һәм кадерле иптәшемнең?
Белерләрме, йә әллә тик көлерләр?
Малайлар су итеп уйнап йөрерләр?

Йөресеннәр дә көлсеннәр! Син ак тик,
Агып, бар җир йөзен капла да ят тик!
Булыр бер көн, ачык антым, торырмын,
Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын!

Пигамбәр

Эчемнән ут янып торган чагымда
Күрәм: Җибрил була пәйда янымда…
Күземне бер йокы баскан шикелле
Булам, бугълам үзем, шашкан шикелле.
Тоям: Җибрил яра күңлем ярасын,
Яра да рух сала, алгач карасын.
«Пигамбәр син!» ди дә шунда китә ул
Очып күккә, миңа күргәзә дә юл.

Калам, тетрәп ятам, мин хәл җыйганда
Килә күктән аваз, тетри җиһан да:
«Курыкма, тор, алып хикмәт кылычын,
Тагып билгә баһадирлар кынысын,
Биреп күкрәк ачуга бар, сугыш ач,
Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!
Корыт җирдән языкның кортларын син,
Очыр җилгә аларның йортларын син,
Йөре, әйлән бөтен җирне, сулар кич,
Кеше адлы еланнар калмасын һич!» –
Ди дә күктән аваз, сикереп торамын,
Китеп, бер тау башында ултырамын;

Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән
Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.

Дөньяга

Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөңге йә ук булсае;
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир-суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..

Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә,
Уйласам уй, сызлый күңлем,
Сызлый җан да эч кенә.
Бигрәк артык изде дөнья…
Калмады сабрым, бетәм,
Тик азаккы тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм.

Ул тамар бер, мин бетәрмен,
Тик шуны белсен үзе,
Бу азаккы яшь булыр бу,
Идеалымның йолдызы!..
Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм, караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!
Тугмый калмас, бер туар ул,
Идеалым күренер әле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
Тончыгыр, күбенер әле!
Ник исәпсез калдырыр җан
Елгалап аккан канын?!
Юк, алыр һәр тамчы канга
Дөньяның мең кат җанын!

Алла

Кем ул – белмим вә нәрсәдер
Белим дип юл да эзләнмим,
Мәгәр аннан бүтән затка
Җегенмим мин вә тезләнмим.

Олуг дим мин Аны һәм Ул
Мине аңлар вә ишетер дим,
Ни сөйлим йә ни уйлыйм, Ул
Йолыр, онтыр вә кичерер дим.

Була үпкәм Аңа бәгъзан,
Дүнәм хәтта, җитәм чиккә,
Тәмам иркә, очынган бер
Бала төсле китәм читкә.

Ләкин күңлем Аны һәр дәм
Үз иткән, Ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.

Мөкатдәсмен[34 - Мөкатдәс – изге, бөек.], әминмен[35 - Әмин – имин, ышанычлы.] бар
Көфердән, бар гөнаһлардан,
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер, җинанлардан[36 - Җинан – җәннәтләр, җәннәт шикелле пакь урыннар мәгънәсендә.].

Кем Ул андый, сәгыйд[37 - Сәгыйд – бәхетле.] иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным Аннан
Яратылган, мин – Ул, Ул – мин.

«Уен-көлке музее» ннан (1)

Җырлар

Минем ирем бар иде,
Нәкъ Һади абзый[38 - «Йолдыз» газетасының нашире һәм мөхәррире Һади Максуди (1868–1941).] иде:
Бер-бер кеше өстен чыкса,
Аңа баз казый иде.

Кодрәтле падишам,
Көн дә каршында торам,
Һади хәлфә дисә берәү,
Валлаһи, тешен кырам.

«Ары барма, кайт бире…»

Ары барма, кайт бире,
Кил, таяныйк киртәгә!
Дәртең булса, журнал чыгар, –
Бай булырсың иртәгә.

Суда сусар йөзәдер,
Суга койрык салмыйча,
Эчкер егет журнал яза,
Айдан бер дә калмыйча.

Алмы синең җаулыгың,
Гөлме синең җаулыгың,
Журналны сирәк язасың,
Әллә юкмы саулыгың?

Әй әлли җан, әлли җан,
Мулла кызы Хөсниҗан.
Собраньега рапорт яза
Һади берлән Шакирҗан[39 - Һади Максуди белән Шакирҗан Хәмиди хакында сүз бара. Собрание – Магометанское духовное собрание (Диния нәзарәте).].

Безнең урам – су урам,
Кышка керсә бозлана,
Кеше сүзе өскә чыкса,
Һади абзый сызлана.

«Уен-көлке музее» ннан (2)

Думада татар депутаты җырлый

Мәнгәрләрнең өе зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк,
Депутатлык ике килмәс,
Уйнап күңел җуатыйк.

Йөзә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә,
Бу Думаны без сөябез
Гомре озынга күрә.

«Зиләйлүк» көенә

Петербурдай кала, ай, таш кала, –
Бик күп калаларга баш кала,
Депутатлык, бәгърем, бик зур мәнсаб[40 - Мәнсаб – дәүләт хезмәте.],
Зиләйлүк!..
Шәригатьнең эшен башкара.

Талларданлай тартма мин ясадым,