banner banner banner
Шигырьләр / Стихи
Шигырьләр / Стихи
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Шигырьләр / Стихи

скачать книгу бесплатно

Йөргәндә әрле-бирле бер эш белән –
Җирләр-күкләр тәгъзим итеп[18 - Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.] иелеп кала.

Раст, кызлар, чын каһарман сез булдыгыз!
Татарларны тәгассыбтан[19 - Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.] сез йолдыгыз!
Тарихның битләрендә алтын белән
Язылган «орден ифтихар»[20 - Орден ифтихар – мактау ордены.] сез булдыгыз!

Яшәгез каһарманнар аты белән!
Язылсын атларыгыз алтын белән!
Алыгыз миннән дә чын тәбригемне
Күңлемнән янып чыккан ялкын белән!

Таң вакыты

[21 - Мөсәҗҗәгъ – рифмалы, рифмалаштырылган.]

Таң вакыты… Татар йоклый…
Мин йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик берүзем уйланам.
Уйланам, уема батамын,
Тормыймын үзем, ятам…
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамры ерак…
Ботагы дөнья каплаган,
Каплаган да тора-тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
Какмаган бер яфрагын да
Һич татар курку белән,
Теге, ләгънәт, үсә, зурая әле һаман да…
Колактан-колакка туку белән.
Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,
Тикшерергә төбен кушмыйлар;
Аталар сөйли бабадан ишетеп,
Балалар шуны хушлыйлар.
Хушлыйлар чын күңел белән,
Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән.
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер Алла!
Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?
Һай, юк, хата бик зур,
Бөтен дөньяны бар иткән,
Бардыр, үзе бердер,
Әмма көнһенә[22 - Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.] ирешмәктән
Гакылларны тар иткән.
Әй син, Габдулла[23 - Габдулла – Алла колы.]!
Мөселман булсаң уйлама юкны!

Ят, йокла!
Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,
Саклан, утка таба йөз тотма!

Юк, юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урнымда, күккә ашам!
Менә таң атты!.. Әнә кояш чыкты!..
Әнә әллә кем миңа кычкыра:
– Әй син, кайгырма, шат бул:
Аягың бәйдән ычкына!
Менә сиңа юл, бу анага угыл бул, –
Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә. –
Туг яңадан мәгърифәтле анадан!
Югыйсә син, әй татар,
Бел, бетәсең! – ди, – надан.
Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид Алладан!

«Мин»

[24 - Мәнзум – тезмә, тезмәле сөйләм.]

«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.

Берүзем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә;
Әй рәхәт соң шул вакыт!
Шуны телимен күпкә дә.

Кайвакыт мин үләмен,
Сөймим үзем дә үземе,
Күрми торсам ул «мин» емне
Йә ишетми сүзене.

Үләмен, һич эшли алмыйм,
Таба алмыйм барны да,
Бар халык шат үзләренчә,
Мин берүзем кайгыда.

Әмма соң кайчан күземә
Ул «мин» ем бер күренә:
Менәмен күкнең югары,
Иң югары түренә…

Дөньяда бар су – минеке,
Бар кара җир – минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош –
Барысы да минеке!

Күрмимен мин ул вакытта
Һич бәхетсез бер кеше,
Барсы да үзен караган,
Миндә юк һичбер эше.

Мин дә «мин» емнең юлында
Бик тирән уйга талып
Табынам – укыйм бер догамны,
Ятлаган көйгә салып.

Нигә бу мин – «мин» дигәндә
Очам икән күккә дә?
Миңа гына микән алай?
Юк, шулайдыр күпкә дә.

«Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»
«Мин» минемчөн[25 - Минемчөн – минем өчен.] Алла ул,
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.

«Син»

Мине утка аткан ул – син,
Мине суга салган да – син,
Утка янсам, суга батсам,
Тартып алган аллам да – син!

«Ул»

Кашлары – ай аның, яңа туган,
Йөзе – айның тулган көннәре,
Керпекләре – нурлар, кич чәчелгән,
Ике күзе – шул кичнең күлләре.

Үзе аның – диңгез, гыйшык диңгезе,
Бар мәхәббәт аңа җыелган,
Аңа күк тә, ае, йолдызлары
Белән төшеп, сәҗдәгә егылган.

Бите – кояш, кызарып чыгып килгән,
Көлгән чагы – гүя бер сахра,
Тавышлары – чын-чын былбыл тавышы…
Аһ, үләмен, үләм шул чакта!

Җәмилә

Ник минем исемне ала
Бар кеше дик бер кеше?
Үземе кол, күңлеме әсир
Итә, көлсә теше.

Барсы да түгел аның да,
Тик икесе алдагы.
Югары каттан булуы,
Аһ, бәла ансы тагы!

Җитмәсә, ул ике тешнең
Ике ягындагы урын,
Буш калып сача галәмгә
Теге ике тешнең нурын.

Көлмәсен! Көлсә бетерә,
Юк итә дөнья йөзен;
Күрмәсен! Күрсә көлүен,
Кол итәр Алла үзен.

Әй җаным, кыйл мәрхәмәт!
Алма аның да гаклын,
Килмәсен асты өскә дөнья,
Сакла халык хәтерен!

Валла! Ант итеп әйтәм
Ал-кызыл йөзең белән
Һәм дә барча кызларның
Баш солтаны үзең белән:

Күрдисә бер Алла синең
Бу зифа буй, гөл йөзең,
Сабыр итә алмас, корбан итми
Мәхлүкатын[26 - Мәхлүкат – яратылган барлык җан ияләре.] һәм үзен.

Янасың ут дик төтенсез,
Яндырасың бәгъреме,
Әйтсәнә, син чын кешеме?
Әллә юк, җен-пәриме?

Әллә син юри яралган
Бер кувәме[27 - Кувә – көч, куәт.] минем өчен?
Тереләм, үләм, торамын,
Барсы да тик синең өчен!

Синең өчен укыйм, язамын,
Синең өчен сөенәм, кайгырам;
Синең өчен бик күп вакытта
Хисләремнән дә аерылам.