banner banner banner
Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель
Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

скачать книгу бесплатно

Бәхеттән аермасын.
Замананың кырыс җиле
Канатын каермасын.

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Ана каз тавышыдыр.
Нәселен җуйган ананың
Кайгысы, сагышыдыр.

«Сукмаклар кисешкән чатларда…»

Сукмаклар кисешкән чатларда
Табышкан, кавышкан чакларда,
Яз нуры балкыды йөзләрдә,
Яңгырлы, караңгы көзләрдә.

Мәхәббәт хисләрне яңартты,
Сукмаклар тармаклы-тармаклы.
Заманның рәхимсез тукмагы
Ничә кат борынны канатты.

Сукмаклар кисешкән урында
Гөлләргә күмелгән уйсулык.
Гомерләр сизелми актылар,
Язмышлар иркенә буйсынып.

Михнәтләр кичергән гомерләр
Чайкалды сукмаклар тарлыктан.
Нигәдер рәхимсез язмышлар
Гөнаһсыз җаннарга каныккан.

Язмышлар түрендә гөлчәчәк,
Нигә соң гөлләргә орындым?
Гөлләрем саргайды, коелды,
Бер яме калмады болынның.

Чәчәкле җәй белән хушлаштым,
Сукмаклар чатында көз инде.
Әрнемә, йөрәгем, ярсыма,
Җәйләргә кадәрле түз инде.

Пәнҗәрдә

Сырхауланып ятам Пәнҗәрдә,
Бирешмәскә телим әҗәлгә.
Шәфкать туташлары бер елмайса,
Күңелләрем була әздән дә.

Монда эшли руслар, марилар,
Татарлар да мине таныйлар.
Телгәләнеп беткән йөрәкләрнең
Яраларын монда ямыйлар.

Нурлар уйный Пәнҗәр күгендә,
Тәрәзәдән үрләр күренә.
Күгәрченнәр миңа гомер теләп
Килеп куна тәрәз төбенә.

Карлыгачлар оча һавада,
Зинһар, Пәнҗәр, мине дәвала.
Дәваларың шифа булыр микән
Йөрәктәге тирән ярага?

Дөньясында эшләп карадык,
Күндәм идек, кемгә ярадык?
Ертык күлмәк, ертык ыштаннарны
Ямаулыклар белән ямадык.

Хәлләр, димен, бер үк чамада,
Зинһар, духтыр, мине дәвала.
Муртаеп ла беткән йөрәгемнең
Яралары юкса яңара.

Заманында эшләп карадык,
Ямау салу кемгә яңалык?
Йөрәк бит ул күлмәк-ыштан түгел,
Күпме түзәр микән ямалып?

Нурлар алдык гомер языннан,
Шифаландык дөнья назыннан.
Адәм баласының киләчәге
Язмыш дәфтәренә язылган.

Еллар кайтавазы

Бу тормышны аңлап булмый хәзер,
Һай, үзгәрде заман, үзгәрде.
Үзгәрде дә сәер бер дөньяга
Алып кереп китте безләрне.

Иж ярына барып утырдым да
Күзәтәмен якын-тирәне.
Агымсуга башын игәннәр дә
Чәчен чайкый тал-тирәге.
Кыр казлары юлга җыенадыр,
Борын төрткән бәбкә үләне.

Иж суының йөгерек агымнары
Күпме гасыр ярсып аккандыр.
Замананың кат-кат үзгәрүе
Ярлы ишекләрне каккандыр,
Кемдер шуннан кызык тапкандыр.

Дилбегәсез бозык җәмгыятьтән
Әллә ниләр була көтәргә.