скачать книгу бесплатно
Бусагадан атлап алга узды,
Ай нурлары өйнең түрендә.
Өметсезлек баскан күзләренә
Ай да моңсу булып күренә.
Үткәннәре килде күңеленә,
Әрнеп куйды йөрәк ярасы.
Тынычлыкка чумган йорт эчендә
Мәет чыккан кебек ямансу.
Күз алдыннан чагылып китте аның
Ал чәчәктәй матур чаклары.
Ташкын кебек яшьлек көннәрендә
Алсуланып таңнар атканы.
Ана җаны тоя күңелендә
Нинди язмыш ишек какканын.
Ата кеше никтер яратмады
Зөләйханың малай тапканын.
Хак юлыннан язган бу бәдбәхет
Кеше диеп үзен саныймы?
Мендәр каплап томаларга куша
Бишектәге яткан сабыйны.
Шәфкать нуры булган аналарның
Кыргыйлыкка кулы барамы?
Ничек итеп буып үтерсен ул
Үзе тапкан газиз баланы?
Араларда инде өмет сүнгән,
Тәүге хисләр сүнеп суынган.
Балаларга ата булган кеше
Өйгә кайтмас булды соңыннан.
Көн артыннан көннәр агыла,
Үз ишеңә ишләр табыла.
Бер сөйрәлчек азгын хатын белән
Китеп барган үзбәк ягына.
Күпме еллар үтте, күз яшьләре кипте,
Ап-ак карлар яуды ишелеп.
Ата кеше шактый читтә йөреп
Кайтып какты болар ишеген.
Кышкы салкын иде, җилле иде,
Шауладылар агач башлары.
Өйалдында күпме таптанса да,
Аңа беркем ишек ачмады.
Соңгы гомерен ничек уздыргандыр,
Бу турыда беркем белмәде.
Малаена ядкяр булып килде
Киеп йөргән керле күлмәге.
Гөлдем тавы
Карлар эри, ташу басар,
Гөлдем тавы алалана.
Сизелми дә ага гомер
Бу тынгысыз заманада.
Гөлдем тавы күпне күргән,
Гөлдем ягы – изге урын.
Яшь наратлар тып-тын калып
Тыңлый кебек гасыр җырын.
Заманында бу якларга
Ябырылган дошман явы.
Дәверләрнең язмышына
Шаһит булган Гөлдем тавы.
Килер көннәр – кара пәрдә,
Тынамы соң заман шавы?
Манараны кискәндә дә
Сыкрагандыр Гөлдем тавы.
Гөлдем ягы яшел үзән,
Гасыр эзе үрләрендә.
Буыннарның фаҗигасе
Якташларның йөрәгендә.
«Төннәрендә уянам…»
Төннәрендә уянам,
Көннәр буе уйланам.
Бик тиз генә китмәм әле
Ошбу якты дөньядан.
Аласым юк инде югын,
Тик бераз бирәсем бар.
Бурычлардан азат булган
Көннәрне күрәсем бар.
Яланнарга барасым бар,
Печәннәр чабасым бар.
Гамәлдә сарыф кылырлык
Саулыкның чамасы бар.
Хислеләргә шигъри җептән
Келәмнәр тукыйсы бар.
Басмада нәшер ителгән
Юлларны укыйсы бар.
Кимсетелгән инсаннарны
Назлап иркәлисе бар.
Мәкерле, залим затларның
Юлын киртәлисе бар.
Ерак бабамнар таптаган
Юлларны үтәсе бар.
Тарих серләрен саклаган
Йомгакны сүтәсе бар.
Чәчкәннәрне урасы бар,
Әвеннәр корасы бар.
Булганына шөкер кылып,
Шатланып торасы бар.
Төшләргә кереп йөдәтә
Яшьлекнең яшел мәле.
Башкарасы эшләрем күп,
Димәк, мин яшим әле!
Туфан дуска
Син милләтнең иҗат дәрьясында
Туфан суы булып калыктың.
Телен җуйган маңкорт арасында
Бер терәге булдың халыкның.
Остазым да булдың кирәк чакта,
Күп вакытта булдың киңәшчем.
Күңелеңдәге рухи байлыгыңны
Һәркемгә дә тигез өләштең.
Замандаш та, якын дус та идең,
Йолдыз булдың милләт күгендә.
Миңа булган изге хисләреңне
Әле дә саклыйм күңел түрендә.
Мөнбәрләргә мендең, киңәш бирдең,
Ялгышлардан сабак алырга.
Болгавырлы шушы заманада
Кешелекле булып калырга.
Безгәме соң сиңа тиңләшергә?
Син бит безнең алтын багана.
Милләтенең синдәй улы булган
Милләт кенә бөек санала.
Хатирәләр
Бик еракта калган хатирәләр
Әле дә искә төшә.
Күңел моңсулана, үткәннәргә
Һаман күчә-күчә.
Бүгенгенең үткән көнгә кадәр
Ерак аралары.
Яшь гомерен сагынып яшидер ул
Адәм балалары.
Күңелемне һаман сихерли күк
Тәүге гармун моңы.
Бик озын да, бик кыска да кебек,
И син гомер юлы.
Тойгыларны чикләп булмыйдыр ул,
Һаман кабатлана.
Сизелмәде гомер, бу тормышны
Шашып яратканга.
Тормыш баскычлары биек икән,
Биек, катлы-катлы.
Хатирәләр һаман кабатлана
Никтер бер-бер артлы.
Балачакның бармы соң әле ул
Сагынып сөйләрлеге.
Хатирәләр булып истә калган
Яшьлек юләрлеге.
Изге бурыч
Шагыйрегез булып калыйм,
Тик шагыйрь булып кына.
Кошлар булып сайрар идем
Талларга кунып кына.
Илһамланып яшим әле
Сезнең арада гына.
Шигырьләрем дәва булсын
Йөрәк яраларына.
Рухи дәва бүләк итү
Минем изге бурычым.
Өметләрне акламасам,
Шагыйрьлегем корысын.