banner banner banner
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

скачать книгу бесплатно


Икенчесе:

«– Әй малай, беләсеңме? Бит Шәрифҗан хәзрәт мәчетендә иртәгә каһәр укыйсылар, ди. Шул донос ясаган кешеләргә».

Хикәядә Әхмәт тә шундый җыелышларның берсендә була. Психологик яктан бу киеренке моментны күтәрә алмыйча, ул аңын югалтып егыла. Бу эпизод әсәрнең тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылганын күрсәтә. 1911 елгы тентүләр вакытында, мәсәлән, Зариф Әмирхан инициативасы белән Ишми ишанга мәчеттә бәддога уку оештырылганлыгы алда язылган иде.

Архивларда татар җәмәгатьчелегенең доносчыларга янау хатлары җибәрүе турында документлар күп очрый. Андый хатларны барлык доносчылар да алганнар. «Олугъ ләгънәт» хикәясендәге Әхмәт әфәнде дә шундый хат ала. Хатта «Әхмәт әфәнденең дә доносчылык итүе һәм шуның күрсәтүе белән ничә кеше тәүкыйф ителгән булу ихтималы язылган иде… Ахырында, әгәр бу эш хак булып чыкса, аның бер группа тарафыннан үтереләчәге язылган иде».

Тарихта мәгълүм булганча, доносчылар, провокаторлар, һәрбер җинаятьче кебек, үз гаепләреннән үзләре куркып газапланалар. Юридик органнар хөкеменә кадәр әле аларны үз намусларының хөкеме җәзалый. 1911 –1912 еллардагы погромнар вакытында Ишми ишан да жандармериядән ярдәм сорый һәм аны саклыйлар. Әхмәт әфәнде дә куркуга төшә: нәкъ тормыштагыча, ул үзе хезмәт иткән хуҗасына ярдәм сорап килә. Әхмәт әфәндегә «шәфкать» күрсәтелә:

«– Ярар, Әхмәт Юсупыч, мин кешеләр җибәрермен, – диде. Бер кеше өенә дә куелган иде».

«Олугъ ләгънәт» – XX йөз башы татар әдәбиятының әһәмиятле әсәрләреннән берсе. Әсәрнең исеме үк донослыкның хезмәт ияләре каршында зур җинаять икәнлеген, моның, юридик җәзадан бигрәк, бөтен халык җәзасына лаек пычрак бер күренеш икәнлеген раслый. Моннан тыш, бу хикәядә, прозаик буларак, Г. Газизнең зур осталыгын күрү кыен түгел. Әхмәтнең пычрак юлга таба тәгәрәү эволюциясен, аның һәлакәтен тасвирлауда Г. Газиз контрастлар, кеше рухындагы фәлсәфи бәрелешләрне бирү остасы Г. Ибраһимовның иҗат манерасына якынлаша. Менә Әхмәт әфәнде бар иде. Квартирасы, бала-чагасы, мөлаем хатыны, дәрәҗәсе, эше бар иде. Ул русча грамоталы, рецензияләр, прошениеләр яза, халык каршында галим дигән даны бар иде. Әсәрнең ахырында Әхмәт әфәндене без… сыер абзарында күрәбез.

«…Сыерга болгата торган тагарак өстенә басты да агачка бауның бер башын нык бәйләде, бер ягына элмәк ясап, үз муенына киде. Дәфгатән, тагарак авып китте… Әллә нинди тояр-тоймас вә халәткә килде дә диңгезгә чумган күк булды… Бу ахыргы хисе иде. Каршындагы сыер бик күп карап торганнан соң, әкрен генә килеп аны иснәде, иснәде дә «мыш» итеп бер пошкырды… Тирестән күтәрелгән чебеннәр Әхмәтнең күбекләнгән авызына кундылар…»

Әхмәт әфәнденең җинаятен язучы аерым бер кешенең фаҗигасе итеп бирүдән ерак тора. Һәм фаҗиганең нәтиҗәсен дә бер Әхмәткә генә кайтарып аңлатмый, ә гомумкешелек фәлсәфәсеннән чыгып аңлата. «Җәмгыятьсез адәм тора алмый, ул адәм җәмгыять белән яратылган, шуның белән үләчәк, аңарга каршы килү – бик зур җинаять… Үз халкыңны сөю – беренче бәхеттер» дигән гуманистик йомгаклау белән әсәр тәмамлана. Әлбәттә, авторның иҗтимагый карашлары чикләнгән. Г. Газизнең «халык» төшенчәсенә җәмгыятьнең барлык катлаулары да керә. Язучы җәмгыятьнең капма-каршы сыйныфлардан торуын күрми яки күрергә теләми.

Ләкин моның белән әсәрнең әһәмиятен сызып ташларга ярамый. Хикәянең әһәмиятен язучы алдында торган төп бурычтан чыгып бәяләргә кирәк. 1912–1913 еллардагы язучыларның яшерен җыелышларында катнашкан автор үз хикәясендә нинди бурыч куйган соң? Аның «үз алдына куйган төп бурычы, – ди Г. Газиз хикәяләренә сүз башы язган Р. Гайнанов, – провокаторның чирканчык тибын укучы күз алдына китереп бастырудан, аңа карата тирән нәфрәт уятудан гыйбарәт». Һәм автор «җәмәгатьчелектән, халыктан аерылып, хыянәтчелек сазлыгына баткан типның сынын килеш-килбәте, кыланыш хәрәкәтләре белән күз алдына китереп бастыра, укучыда андый хәшәрәт шәхесләргә карата көчле нәфрәт уята»[143 - Газиз Г. Хикәяләр. – 25– 31 б.].

«Олугъ ләгънәт» хикәясенең әһәмияте әнә шунда.

Бу хикәянең тууын И. Нуруллин 1911–1914 еллар татар әдәбиятында «урталыкта калган катлауга» игътибарның артуы» белән бәйләп карый. И. Нуруллин шул чор татар прозасыннан «урталыкта» яшәүче бөтен бер типлар галереясын алып тикшерә. Болар – Ф. Әмирханның «Урталыкта» романындагы Хәсән Арысланов, Ш. Камалның «Көзге яңгыр астында» хикәясендәге Гайфи хәлфә, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендәге артист Җәләл, шагыйрь Габделхак һ. б.[144 - Нуруллин И. Күрс. хезм. – 207–209 б.] Болар – йә идеалсыз, көчсез, йә вак идеаллы кешеләр. Татар тормышында мондый типлар байтак була һәм әдәбиятның аларга игътибар итүе бик табигый иде. Әйтергә кирәк, унынчы еллар прозасында бу «объектны» И. Нуруллин беренче буларак тикшерде. Ләкин Әхмәт хәлфә антрепренер булып халыкка культура хезмәте күрсәтергә хыялланган артист Җәләл, карарсыз, җыйнаксыз, ләкин белем алырга тырышып йөргән аттестатник Хәсән Арысланов, юаш, вак тормышлы Гайфи хәлфәләргә караганда катлаулырак. Ул урталыкта калмый, кара көчләр ягына чыга. Әхмәт хәлфә, шулай итеп, Г. Газиз тарафыннан социаль явызлык тибы буларак бирелгән.

«Урталыкта» мәсьәләсе – зур мәсьәлә. Яңа революцион күтәрелеш елларында бу теманың әдәбиятка килеп керүе һич тә очраклы хәл түгел иде. Унынчы еллар – интеллигенция арасында дифференциянең көчәйгән чоры. Мәгълүм булганча, Бишенче ел революциясендә күптөрле политик агымнар катнашты. Революция җиңелде. Интеллигенциянең бер катламы большевиклар партиясе җитәкчелегендә самодержавиегә каршы көрәшне дәвам иттерде. Икенче бер катламы исә революция вакытындагы идеалларыннан йөз чөерде, өметсезлеккә, анархистик настроениегә бирелде. Бу катлам бәрелде, сугылды, эчүчелеккә бирелде, әмма иң күбе патшаны, дөньяны сүгүдән уза алмады. Ләкин җәмгыять бик күп катламлардан тора. Интеллигенция эчендә дә шулай иде. Берәүләр үзләрен эшчеләр сыйныфы, аның идеологиясе белән бәйли алмадылар. Царизм шартларында большевиклар белән бер сафта торып көрәш алып бару үз тормышыңны даими куркыныч астында тоту дигән сүз иде. Интеллигенция вәкилләренең бик күбесендә мондый тәвәккәллек юк иде. Алар реакция ягына да чыкмыйлар. (…) Патша хөкүмәтенең революциягә каршы алып барган бөтен эшенә алар чирканып, җирәнеп карыйлар. Ләкин тормыш һәр шәхесне һәр сәгатендә сынау алдына китереп куя. Интеллигенция вәкилен бигрәк тә еш сыный. Урталыкта калып, озак яшәү мөмкин түгел. Охранка беренче чиратта әнә шуларга – «урталыкта» калган йомшак характерлы интеллигентларга игътибар юнәлтә, аларны сынап карый. Исхак Бикчурин әнә шулай сынала. Сәгыйть Рәмиевкә дә охранка шулай мөрәҗәгать итеп карый. Политик карашлары хөкүмәт органнары өчен ачык булган Тукай, Ибраһимов, Әмирхан, Камалларга андый тәкъдим ясалмаган бит! Димәк, «урталыкта» калган интеллигенция катламы фактта патша хөкүмәтенең демократик фикергә каршы көрәшендә резервы иде. Шул ук вакытта бу катламның үзендә дә дифференциация бара. И. Бикчуриннар сына, сатыла; С. Рәмиев кебекләре намусына тап төшермичә исән кала һәм «урталык»тан чыгу юлларын эзли.

Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Газиз әсәрләрендә һәм очеркларында сурәтләнгән провокатор, доносчы образы Г. Ибраһимов иҗатында тагы да конкретлаша, сыйнфый яктан ачыклана төшә. Г. Ибраһимовта провокатор – турыдан-туры социал-демократияне һәм революцион демократияне сатучы шәхес. Язучы моны бөтен катлаулыгы белән һәм тарихи планда бирә. 1905–1917 еллар арасында Россия тарихында, Гапон, Азеф, Малиновский кебек, эшчеләр хәрәкәтенең аркасына пычак кадаган эре провокаторлар күренеп алдылар. Рус әдәбиятында боларның кара эшләре шактый чагылыш тапкан. Провокаторлар, образ буларак, XX йөз башы рус әдәбиятына килеп керәләр. «Сатирикон» һәм «Яңа Сатирикон» журналларының редакторы Ар. Аверченко иҗатында, мәсәлән, карагруһлар, октябрист, полицейский типлары арасында шпиклар, провокаторлар күренә башлый. Аның шундый типлар җыелмасыннан торган «Весёлые устрицы» исемендәге җыентыгы демократик укучылар тарафыннан җылы каршы алына һәм егерме дүрт тапкыр басыла[145 - Волков А. А. Русская литература ХХ века. – М., 1970. – С. 244.]. Ар. Аверченконың «Робинзоннар», «Путаница» хикәяләре тулысынча шпиклар, провокаторларны тәнкыйть итүгә багышланган. XX йөз башы рус демократик тәнкыйте бу теманың Л. Андреев иҗатында да чагылыш тапканын билгели. Демократик матбугат аның «Иуда Искариот һәм башкалар» дигән хикәясендә артык икеләнмичә генә рус эшчеләр хәрәкәтенә үтеп кергән конкрет провокаторларны таный. Халык күңелендә Азеф, Гапоннарның исеме әле бик тә яңа, онытылмаслык иде[146 - Судьбы русского реализма начала ХХ века. – Л.: Изд-во АН СССР, 1972. – С. 56.].

«Вакыт» газетасы кызыклы гына бер факт китерә: О. Норвежский дигән берәү, укучыларга анкета таратып, соңгы ун ел эчендә дөньяга чыккан әсәрләрнең иң ошаганын күрсәтүләрен сорый. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге иң ошаган әсәрләр дип Л. Н. Толстойның «Яңадан туу» романын һәм Л. Андреевның «Иуда Искариот…» әсәрен атыйлар[147 - Вакыт. – 1909. – № 498.]. Бу хәл очраклы булмаса кирәк.

Татар әдәбиятында эре провокатор тибы беренче тапкыр Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романында очрый. Ләкин бу тип язучы тарафыннан үз заманында түгел, ә күп еллар узгач кына тудырыла. Ни өчен үз заманында түгел? Бу сорауга җавап – алдагы бүлекчәдә.

Архив материалларыннан – әдәби гомумиләштерүгә[148 - Текст М. Мәһдиевнең басмага әзерләнеп тә, чыкмый калган монографиясенең сакланып калган корректурасыннан алынды (Мәһдиев М. С. Иҗтимагый һәм эстетик фикернең татар әдәбияты үсешенә йогынтысы (1910–1917 еллар). 1977, 174 б.). – Г. Х.]

Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романының беренче вариантын 1914 елда яза. Ике табагы басылгач, патша властьлары әсәрнең тиражын конфискациялиләр[149 - Xәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан, 1964. – 87 б.]. Әсәрнең революциядән соң чыккан басмасы да, авторның әйтүенчә, «шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча» эшләнә[150 - Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр : 8 томда. – 3 т. – Казан, 1956. – 429 б.]. Г. Ибраһимовка «революциядән соңгы унбиш-уналты ел эчендә иске охранканың архивын күп тикшерергә» туры килгән[151 - Шунда ук. – 432 б.]. «Безнең көннәр» романының яңа басмасы нинди принциплардан чыгып яхшыртылуы, идея-эстетик яктан тирәнәйтелүе турында Г. Ибраһимов үзе дә һәм аның иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов та күрсәтә[152 - Хәсәнов М. Күрс. хезм. – 397–420 б.]. М. Хәсәнов «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларның, вакыйгаларның тарихи җирлеген беренче буларак тикшерә. Әсәрдә бирелгән З. Булатовта ул большевик X. Ямашевка хас булган сыйфатларны, автор белән герое Сәхип биографиясендә күп уртак моментлар булуны һәм башкаларны ачыклый. Әсәрнең яңа вариантын эшләгәндә, Г. Ибраһимов, марксизм-ленинизмның революциядә пролетариат гегемонлыгы турындагы төп идеясен нигез итеп алудан тыш, «жандармерия, охранканың яшерен механизмын ачарга тиешле урыннарны тагын бик нык көчәйтергә кирәк» дип тапкан һәм «аеруча зинданнарны, тоткыннарны, палачларны» күңеле «туйганчы киңәйтә, тирәнәйтә баруны» үзенә бурыч дип санаган[153 - Ибраһимов Г. Безнең көннәр. – Казан, 1919. – 313, 374, 407 б.]. Әсәрнең беренче һәм икенче вариантларында охранканың механизмын ачу буенча Г. Ибраһимов матбугат һәм архивлардагы нинди чыганаклардан файдаланган соң? Бу сорауга җавап бирү өчен әсәрнең ике вариантын чагыштырып карарга кирәк.

Романның һәр ике вариантында татар палачы образы бар. Бу каян килеп кергән? Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимовның Киев төрмәсендә күргәннәре җәзалар, эшафотларга ук барып җитмәгән бит. Әсәрдә кат-кат «кызыл киемле» палачның күренүе[154 - Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 431 б.] һәм аның да татар булып чыгуы, кеше үтерүченең аракыга яллануы һәм башка фактларның берәр тарихи нигезе юкмы? Татар матбугатында Столыпин реакциясе вакытындагы коточкыч җәзалар турында күп язылган. Рус газеталарының хәбәрләренә таянып, анда кайсы төрмәдә кайчан ничә кеше асылуы, атылуы турында күп хәбәр биреп барганнар. Арада җәлладлар турында да җан өшеткеч хәбәрләр басылган. Мөселман җәлладларның берсе белән генә танышыйк: ул Екатеринбург төрмәсендәге палач Касыйм Халидов. Башта ул шәһәр төрмәсендә надзиратель булган, бик эчә башлагач, аны җәллад итеп күчергәннәр. Җәзаланган һәр кеше башына ун сум түләгәннәр. К. Халидов 1907 елның ахырында 6 кеше, 1908 елның башында 10 кешене аса. Килгән акчасына бик нык эчә башлагач, аны хезмәтеннән куып чыгаралар. «Мөселман-җәллад» үзен нахакка рәнҗетелгән кешегә исәпли һәм, яклау эзләп, мөселман адвокатларына мөрәҗәгать итә[155 - Йолдыз. – 1909. – № 378.]. «Безнең көннәр» романындагы Томск төрмәсеннән килгән мөселман палачына бик охшый бу.

Баязит кари үзенең бөтен биографиясе белән татар провокаторы И. Бикчуринны хәтерләтә. Аларның «таңчы» булулары, иптәшләре арасында искиткеч әдәпле, самими булып йөрүләре һәм башка бик күп уртак сыйфатлар Баязит кариның прототибы И. Бикчурин икәнлегенә шик калдырмый. Баязит – мәшһүр Җиһан ишан улы, Бикчурин – Чистай өязе Кечеткәнле авылының «шөһрәтле Хәлил хәзрәт» улы. «Таңчы»лар Бикчуринны ничек зур шөбһә астында, кызганып, үлүенең сәбәбен аңлый алмыйча күмсәләр, Баязитны да шулай күмәләр. Бикчуринны күмгәндә дә туганнары катнашмый. Баязит та шулай күмелә. «Таңчы»лар язган бик күп мәкаләләрдә Бикчуринның «гаҗәп әйбәт холкы» мактала. Хәтта укыган җирләре дә туры килә: әгәр романдагы «Мәдрәсәи Исламия»не Казанның «Мөхәммәдия»се дип кабул итсәк, Баязит биографиясе ул – провокатор Исхак Бикчурин биографиясе. Романдагы Җиһан ишанның бик күп сыйфатлары мәшһүр Ишми ишан белән уртак. Әсәрдә Җиһан ишан, яңа ысул белән укытыла торган мәдрәсәне тоткан Кадир байны каргап, хат яза. Тарихта Ишми ишанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен сүгеп бик күп хат язганлыгы, хәтта җаваплар алганы, гомумән, язышу алып барганлыгы мәгълүм. Ишми ишанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә каршы көрәшенә җавап буларак язган хатлары Казан университеты китапханәсендә саклана[156 - Фәтхиев А. Н. Күрс. хезм. – Казан, 1962. – 8 б.].

Г. Ибраһимов романында «Җасуслык белән төһмәт кыйлынмакта булган учитель Әхмәдев»[157 - Ибраһимов Г. Безнең көннәр. – 18 б. Сүзлек: җасус – шпион; төһмәт – яла ягу. – М. М.] тә фамилиясе буенча гына булса да провокатор учитель Әхмәтфаиз Даутовны хәтерләтә. Г. Газизнең дә провокаторы «Әхмәт учитель» дип аталганлыгы очраклы булмаска кирәк.

XX йөз башы татар прозасында геройларның исемнәрен тормыштагыча итеп бирү күренеше – еш очрый торган хәл. Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасында учитель Зәкәрия образы бар. «Менә мин Казан губернасында ике ел учитель булып тордым… Икенче елны кичәләрдә карт мужикларны җыеп, газета укып сөйли башладым. Җыеннарына барып, белгәнемчә, файдалы совет (киңәш) ләр бирә идем. Теләгәннәренә буш русча укыттым»[158 - Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр : 2 томда. – 2 т. – 43 б.]. Күренгәнчә, учитель Зәкәрия бераз гына народникларны хәтерләтә. Тикшереп карасаң, Ф. Әмирханның якын танышларыннан берсенең исеме Зәкәрия икән. Зәкәрия Бәхтияров, Учительская школаны тәмамлап, төрле авылларда ун еллап «учительлек» иткән, Ф. Әмирхан аны бик якын күргән (Зәкәрия империалистик сугышта үлгәч, Ф. Әмирхан аңа некролог язган). «Бу яшь егетнең симасы миңа һәрвакыт рус идеалистлары арасында «народник» (халыкчы) гонваны белән мәгъруф 60–70 еллар зыялыларының хөрмәтле сималарын хәтерләтә иде»[159 - Шунда ук. – 494 б. Сүзлек: сима – эчке, рухи сыйфат; гонван – исем; мәгъруф – танылган. – М. М.].

Г. Ибраһимовта да шулай: тормышта аның танышы Әхнәф Тангатаров – «Безнең көннәр» романында анархист Әхмәт Тангатаров һ. б. «Безнең көннәр» романының беренче вариантында Баязит кариның төрмә әлифбасына ничек өйрәнгәнлеге турында нибары бер юл бирелә: «ул, кыенлык белән булса да, моңар өйрәнгән… иде». Ләкин жандармерия архивы белән танышкач, автор моны конкретлаштыра төшә. Ә КГЖУ архивында тоткыннар әлифбасының бер коды тулы таблицасы белән теркәлгән. Казан жандармериясе бу әлифбаның кодын камерага бер провокаторны кертеп алдыра, һәм ахырдан губерна охранкаларына бу код таратыла[160 - ТДҮА. Ф. 1189, ф. – 1 тасв. – 2886 эш. – 101 д.]. Романның яңа вариантында, мәгълүм булганча, бу әлифбаны Баязитка өйрәтәләр. Г. Ибраһимов романында бирелгән таблица Татарстан Үзәк дәүләт архивындагы таблица белән тулысынча туры килә. Бу хәл язучының тарихи документны сәнгать деталенә әйләндерү осталыгын күрсәтә. Тоткыннар әлифбасының техникасы турында беренче вариантта биш-алты сүз белән чикләнгән язучы, документлар белән танышкач, моңа киңрәк туктала, таблицаны тулы килеш бирә. «Бу чиертешү һөнәре Баязит өчен зур бер азатлык булып китте, – дип яза автор. – Ул әйтерсең таш стеналарны, тимер ишекләрне, мылтыклы тыгыз каравылны бер кул селтәү белән җимереп, теләгән вакытта чыгып китә алырлык хәлгә килде. Үзе теләгән нәрсәне күршеләр белән сөйләшергә өйрәнү аңа шул чаклы ирек биргәндәй булды»[161 - Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 104 б.].

Баязит карый образын Г. Ибраһимов әсәрнең бөтен канвасы буенча онытмыйча алып бара, кат-кат әйләнеп кайта һәм бөтен бер шәхеснең коточкыч фаҗигасен бирә. Яшь, зирәк, саф күңелле баланы башта татарның иске мәдрәсәсе имгәтә. Шәхес карыша, анда бунт башлана. Ләкин сына. Мәдрәсә кануннарына буйсынырга мәҗбүр була. Сынган шәхес тагын уянып карый, ләкин яшь егетне бөтен мәдрәсә алдында тагын суктыралар. Баязит мәдрәсәне ташлый. Ерак Себердә, Байкалда ялланып эшли, ил-җир күрә. Ул арада революция башлана. Егетнең күңеле кузгала, ләкин ул әле үз юлын эзли. Бер мулланың революциядә катнашучыларга үз мәхәлләсендә бәддога укытканын күргәч, ниһаять, Баязит кари «кыю» бер фикергә килә, ул, авылга кайтып, үзенең каты күңелле, иске фикерле атасын – Җиһан ишанны үтерергә карар кыла. Шуның белән Баязитның хыялы конкрет бер калыпка салынгандай була. Кулга алынганда да, өендә прокламацияләр табылгач: «Миңа аларны кем китерсен? Мин үзем революционер!» – дип, шатлык белән кычкыра. Ләкин ялгыз камерада озак утыру андагы беренче пафосны җимереп ташлый. Социал-демократик хәрәкәттә эзлеклелек, революция юлында үз-үзеңне аямау – корыч ихтыярлы кешеләргә хас. Баязит карида исә андый характер юк. Жандарм полковнигы Герасимовның мәкерле ятьмәсенә эләккән егет шулай ук «урталыкта» кала. Йә тешеңне кысып авырлыкка түзәсең, йә, вөҗданыңа каршы барып, шәхси азатлыкка чыгасың. Нык характерга ия булмаган егет соңгысын сайлый: тыпырчына-тыпырчына да иптәшләрен сата. Ләкин иптәшләрен сатып алган азатлык аның тынын буа. Төрмәдән чыккан Баязит пессимизмга чума, йомыла, акрынлап сүнә. Ул «Олугъ ләгънәт»тән Әхмәт кичергән газапны кичерә, һәм Әхмәт учительнең финалы моны да читләтми: Баязит асылынып үлә.

Архив материалларын, мемуарларны, яңа чыганакларны файдаланып, Г. Ибраһимов провокаторлыкны киңрәк яктырта. Бер Баязит кына түгел, карт жандарм Герасимовка сигез ел буе яшерен хезмәт иткән провокатор да шулай үлә. Герасимовны пычак белән кадап үтерә дә, төрмәгә эләккәч, үзе дә асылынып үлә. Провокаторның юлы тормышта да, реалистик әсәрдә дә бер генә: ул – фаҗигале финал.

«Безнең көннәр»дәге катлаулы провокатор Баязитны Г. Ибраһимов татар яшьләре арасында килеп чыккан ялгызак, очраклы шәхес итеп бирми. Провокаторлык – патша хөкүмәтенең эшчеләр хәрәкәтен сүндерергә юнәлдергән иң мәкерле алымнарыннан берсе иде. Шуңа күрә романда автор бу күренешне гомумроссия күләмендәге хәлнең бер кисәге итеп бирә. Баязитның провокаторлыгы фаш булгач, иптәшләре моның сәбәпләрен эзләп баш ваталар. «Баязит провокатормы? Бу – мөмкин түгел. Бу – аларның башына сыя алмый. Моны аңлауга көч җитми… Мондый хәлләрнең сәбәпләре аерым кешеләрдә генә түгел, безнең эсерларның бөтен сыйнфый фикере нигезендә үк мондый хәлләргә туфрак бармы икән? Анда, югарыда, эсер хәрәкәтенең үзәгендә, үзәк җитәкче миендә Азеф! Евно Азеф! Даһи провокатор! Провокатор җитәкче. Монда Баязитлар провокатор. Бу Баязитлар, бу Азефлар бер үк тамырның мәҗбүри җимешләреме?»[162 - Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 400 б.]

Әсәрнең үзәгендә торган большевик Зариф Булатов яңа вариантта яшьләрнең конспиратив эшләренә зур саклык белән карый. Яшерен мәҗлесләргә килеп кергән яңа кешеләрнең кемлеге белән кызыксына, шикләнә, саклану чараларын күрә. Шундый яшерен мәҗлесләрнең берсенә килеп кергән Шаһвәли дигән приказчик, мәсәлән, Зариф Булатовта зур шик уята. «Тукта, бу кем? Адашып йөргән бер революционермы? Әллә, Гәрәй Солтан шикләнгәнчә, күп катлаулы явыз провокатормы?» Провокаторлар, гадәттә, аеруча кыен мәсьәләләрне үз өсләренә алалар, полиция-жандармериягә эшчеләр белән бергә «эләгәләр», хәтта кыйналалар, сөргенгә «сөреләләр» иде. «Безнең көннәр» романында, мәсәлән, шундый эпизод бар: Әхтәм Тангатаров, беренче тапкыр камерага килеп эләккәч, күршедән стенага чирткән тавышка колак сала. Ялгыз камерадагы тоткын мондый сигналга шатланырга гына тиеш иде. Ләкин дусты Баязит аңа төрмә турында күп нәрсә сөйләгән. Арада ул: «Өйрәнмәгәнрәк тоткыннарның серләрен алыр өчен, күрше камерага охранка агентын утырталар да, стена аркылы шулай сөйләтеп, материал суыралар», – дип тә сөйләгән. Әнә шуңа күрә Әхтәм Тангатаров беренче чиратта «саграк булырга кирәк, тозакка төшермәсеннәр» дигән карарга килә. Бу, авторның, архив белән танышканда, без алда телгә алган документка зур игътибар биргәнлеген тагын бер кат раслый. Әсәрнең яңа вариантында шуңа күрә автор үзенең геройларына яңа сыйфатлар өсти. Мондый хәлләрне яхшы белгән большевик Булатов әлеге мәҗлестә Шаһвәлидән башта шикләнеп кенә утырса да, соңыннан шиге калмый. Газета чыгару һәм аңа редактор табу мәсьәләсе кузгатылгач, Шаһвәли пафослы сүз сөйләп ташлый:

– Менә нәрсә, Зариф абый! Ятып калганчы, атып кал, диләр түгелме? Редакторлыкка башка адәм тапмасаң, мин күнәм, әйдә, газета өчен сөрсәләр, мине сөрерләр. Япсалар, мине ябарлар: пролетариат өчен, социализм өчен мин үземне корбан итәргә әзермен! – диде дә, шаркылдап көлеп, каршы корольне дүрт яклап кысып бикләде.

Шаһвәлинең соңгы сүзе булмаса, Булат бер шик эчендә калачак иде, егетнең тавышындамы, сүз чыгышындамы, елмаюындамы, нәрсәсендәдер бер ясалмалылык, бер фальшь чыкты[163 - Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 261–262 б.].

Баштарак бу провокаторны урында ук юк итү планы туса да, большевик Булатов ачуын йөгәнли: мәҗлестән Шаһвәлине кайтарып җибәрә һәм артыннан күзәтүче ияртә. Мәҗлестә артык зур мәсьәләләр кузгатылмый кала. Архивны актарганда Г. Ибраһимов үзенә кагылышлы бик күп документларны укыган булырга тиеш. Аның И. Бикчурин, Т. Мамлеев һәм башка провокаторларны тануы, гәрчә тегеләр шифр белән генә аталып йөртелсәләр дә, бик табигый. Провокатор үтеп кергән җыелышны тасвирлаган аерым эпизодлар «Безнең көннәр»нең яңа вариантына әнә шул документлар нигезендә өстәлгән.

Беренче вариантта бик аз яктыртылган яки бөтенләй очрамаган яңа күренешләр – жандармериядә сорау алу күренешләре шулай ук архив белән танышкач өстәлгәннәр.

«Безнең көннәр»дәге полковник Герасимов – архив материалларына нигезләнеп тудырылган тип. «Жандарм полковнигы Герасимов кайбер вакытта Зубатов методын гамәлгә куючан, бигрәк тә беренче тапкыр эләккән яшь тоткыннарны яхшы сүз, үгет белән туры җавапка тартырга яратучан иде». Шәкерт Баязит төн уртасында камерадан әнә шушы кеше янына китерелә. «Баязит аңа текәлде. Ләкин бу кешедә бер дә алай куркыныч, ерткыч төс юк. Киресенчә, ак чәче, ак сакалы, ачык көләч йөзе белән, өлкән агаң яки туган атаң кебек ягымлы тавышы белән бу жандарм безнең тоткынга бик ипле карт булып күренде».

Мәдрәсә шәкерте бөтенләй югалып кала: карт төлке каравылны да чыгара, урын да тәкъдим итә, биш-ун минутка гына чакырганын әйтә, янәсе, бер-ике генә сүзе бар икән, Баязитның сәламәтлеген дә кайгырта, икенче докторга күрсәттерәм, ди… Ләкин әнә шундый «аталарча» йомшак мөгамәлә, «кайгыртучанлык» арасында Герасимов егеткә үзен кызыксындырган төп сорауларны куя:

– Сез моны кайчан язган идегез?

– Сез менә шуңардан күчердегезме?

– Менә бу соңгы хат сезнекеме?

Әнә шул сорауларга кирәкле җавапны алу өчен, ул яңадан «яхшы атага» әйләнә. «Сез – зур кеше баласы… Сезне бу Булатлар, Гәрәйләр юлдан яздыралар. Сез миңа дөресен сөйләгез, мин сезнең язмышны җиңеләйтергә тырышачакмын… Башлыкларыгызның ялганнарына ышанмагыз, алар сезгә һәрбер жандармны бер усал ерткыч итеп күрсәтәләр». Сорау алуның ахырына таба карт жандарм тавышын көчәйтә, ачулана. Яшь тоткында исә бу хәл ныклык уята. Карт полковникка кычкыра башларга әзер торган Баязитны шул вакытта яңадан камерага озаталар. Чөнки «үзенең утыз еллык хезмәтендә мондый күп хәлне кичергән карт жандарм Герасимов тоткынның психологиясендәге бу кискен үзгәреш моментын шунда ук сизде дә кыңгырау чылтыратты, аннан каравыл керде». Жандармерия әнә шулай психологик эшкәртү алып бара. Әсәрдә бирелгән ротмистр Николаев та шундый: «акрын, сабыр, бераз тонык тавыш белән» ул Тангатаровтан сорау ала. Вакыйга 1911 елда бара. Мәгълүм булганча, яңа революцион күтәрелештән өркеп калган патша хөкүмәтенең милли окраиналарда иң катлаулы политика алып барган чоры бу. Татарлар арасындагы демократик хәрәкәтнең һәрбер чагылышын панисламизм, пантюркизм белән бәйләп, жандармериянең репрессияләр алып барган чоры. Татар интеллигенциясенең бик күп катлаулары – либераль буржуаз карашлыларыннан алып революцион-демократик карашлыларына кадәр, Галиҗәнап тарафыннан расланган җинаять уложениесенең 102 нче статьясы буенча гаепләнеп, тентүләр уздырылган, төрмәләр тутырылган чор. Г. Ибраһимов әнә шуларга кагылышлы архив документлары нигезендә жандарм офицерының типик образын тудыра. Ротмистр Николаев та, «үзегезгә җиңеллек булыр» дип, аталарча нәсыйхәт биргәннән соң, кинәт кенә атакага күчә:

«– Төркия флотына акча җыю эшенә ничек карыйсыз? – дип сорап, тоткынның күзенә йотылды.

Әхтәм җавап бирә алмады, аның алдына панисламизм, пантюркизм турында бер-бер артлы дүрт-биш сорау килеп басты. Болар өстенә тагы:

– Татарлар арасындагы сепаратизм фикеренә ничек карыйсыз? – дип сөаль ташлады».

Ахырдан тагын манёвр:

«– Сезнең баш өстегездә 102 нче статья тора… Берничә чуалчык мәсьәлә турында хак сүз әйтә белсәгез, мин сезнең өскә төшәргә торган кылычны үз кулым белән читкә тибәрмен, – дип урыныннан торды».

Болар барысы да документаль чыганакларга таянып эшләнгәннәр. Әсәрнең беренче вариантында «Төркия флотына акча җыю» мәсьәләсе бөтенләй юк. Хәер, татар халкы бу нәрсәне бөтенләй ишетмәгән дә, белмәгән дә. Ә жандармерия архивында бу мәсьәләне тикшергән йөзләгән папкалар ята. Г. Ибраһимов аларны әнә шулай әсәренә кертеп җибәргән.

Архив документлары Кәрим Гайфи образын тулыландыруга да зур хезмәт күрсәткән. Түбәндәге өзекнең һәр җөмләсе Казан жандармериясенең унынчы еллардагы эшчәнлеген документаль рәвештә эченә алган. «Кәрим Гайфинең кызыл фәсе белән тар кара җөббәсе, русча китаптан файдалана алмаганга күрә, Истамбул басма дәреслекләре буенча укыткан һәрбер мөгаллим, аның квартирында табылган һәртөрле Мисыр, Төркия басма китаплары – охранка алдында гаҗәп зур шөбһәле әйберләр, куркынычлы нәрсәләр булып күренәләр. Урыннарда, губерна жандармерия кәгазьләрендә генә түгел, Петербургта департамент докладларында да панисламизм, пантюркизм белән татар социал-демократиясен бергә бутап, бер аршын белән үлчәп, йөдәп чыгалар. Шул ук Булатны социал-демократик большевик та, шул ук Булатны тагы панисламизм, пантюркизм хәрәкәтләрен яклаучы да ясап буталалар. Мәдрәсәдә, хәзрәттә, мөгаллимнәрдә ясалган тентүләр һәммәсе әнә шул чуалчык хәрәкәтнең тамырын эзләү өчен иде».

Г. Ибраһимов, яңа документларга таянып, татарлар арасында оялаган пантюркист образын тудыра алган. Мәгълүм булганча, пантюркистлар мөселман илләре өчен социализм строе буш хыял, булмастай эш дип шаулыйлар. Моны провокатор X. Тәлаши дә үзенең «Мусульманин» журналы аркылы пропагандалый. Мәсәлән, журналның 1911 ел, 2 нче санында «Чит илдәге диндәшләребезнең тормышы» дигән мәкаләдә мондый сүзләр бар: «Һичнинди нигезе булмаган социализм тәгълиматы Төркиягә дә үтеп керде, һәм бу тәгълиматны анда ике йөзләп кеше яклый». «Безнең көннәр»дәге Кәрим Гайфи шәкертләр арасына әнә шул социализм идеяләре үтеп керүдән курка. Ул да, Россиягә кайтып, көрәшкә ташланган. Ләкин нинди көрәш? Укыту эшен көчәйтү өчен. Аныңча, «Шәкерт укысын! Гыйлем алсын! Ә фикер, тәнкыйть аңардан шул алган гыйлемнең нәтиҗәсе рәвешендә үзе килеп чыгар». Шул фикерен куәтләп, ул да көрәш эчендә «кайный». Ләкин «социализмны булмый торган хыял саный». Кәрим Гайфи образының тарихилыгын ачу патшага каршы көрәшкән һәркемнең дә пролетариат идеологиясен аңлаган прогрессив шәхес булмаганлыгын аңлауга ярдәм итә. Андый шәхесләр унынчы елларда татарлар арасында байтак. Кәрим Гайфи – шуларның җыелма образы. Аның революцион дулкынга кереп китүенең төп сәбәбен Г. Ибраһимов шулай ук тарихи планда ачкан: «Иске хөкүмәт мөселман халкын изә. Патша хөкүмәте Истамбулны алу, Төркияне бетерү-йоту планы белән яши. Шуңа иске идарәнең җимерелүе кирәк. Революциянең бу ягы файдалы. Әмма безнең яшьләр аны ялгыш аңлый. Безгә мөселман берлеге кирәк, төрек халкының берлеге кирәк. Моның өчен без бай, ярлы, эшче, фабрикант, алпавыт, крестьян һәм шәкерт белән мөгаллим кулга-кул тотынып эшләшергә кирәк». Бу сүз, әлбәттә, туп-туры «Мөселман иттифакы» программасына барып тоташа. Кәрим Гайфи – революцион дулкынга ташланган кеше булса да (ул революция көннәрендә качып ятмый, җыелышларда катнаша, чыгыш ясый), нигездә, революциягә каршы көрәшүче. Ул төрекчә сөйләшә, төрекчә кылана. Бөтен симпатиясе – Төркия ягында. Аның өчен дошман – бары тик «рус жандармнары» гына. Ләкин алар да Кәрим Гайфинең идеалы булган пантюркизмга каршы көрәшкән өчен генә дошман күренәләр. Югыйсә аларның бер яхшы ягы бар: «Алар кызыл янгынны басалар. Кызыл утны сүндерәләр». Бу яктан бәяләгәндә, Кәрим Гайфи – аларның союзнигы. Г. Ибраһимовның тарихи хакыйкатькә турылыклы булуын монда тагын бер документ белән беркетергә була. Эчке эшләр министры Н. Маклаков 1913 елда татар кадимчеләренең яңалык тарафдарларына аяк чалулары белән фактта дәүләт органнарының союзнигы ролен үтәүләрен әйтә[164 - Пермь өлкә архивы. – 65 ф., – 3 тасв. – 689 эш. – 3–4 д.]. Кәрим Гайфи – әнә шундый союзник.

Гомумән алганда, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романында тарихи документларны сәнгать әсәренә хезмәт иттерүнең матур үрнәген бирә.

Татар дөньясындагы кара көчкә каршы көрәш тактикасын әдәбиятта бик күп язучылар күтәреп карый. Кызганычка каршы, аларның күбесе сәнгать әсәре булудан бик ерак тора. Ш. Саттаров «Буби» мәдрәсәсендә тентүләр узганнан соң берничә пьеса яза. Анда кара фикерле ишаннарның, сатлык җан муллаларның һәм башка бик күпләрнең образы бирелә. Ләкин бу әсәрләр ясалма, иллюстратив чыкканнар. Озын гына исем белән бишәр пәрдәлек итеп язылган бу драмаларда («Татар тәгазиб вә җәһаләтнең корбаны», «Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр») ышандырырлык образлар юк. Ш. Саттаровның кара йөзле муллалары, ишаннары хәтта револьвер белән коралланганнар. Мәсәлән, аның бер пьесасында Сәгыйдулла исемле алдынгы карашлы кешене кадимче муллалар тәрәзәдән атып үтерәләр. Бу эпизод, нигездә, аның хатыныннан түбәндәге сүзләрне әйттерү өчен кирәк: «Йа Алла! Бу җанымның башына каһәр суккан могтәсиф надан «татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр» җиттеләр бит!»[165 - Саттаров Ш. Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр: драма. – Казан, 1911. – 70 б. Сүзлек: могтәсиф – золым итүче. – М. М.]. Провокаторлар, шымчылар турында, гомумән, унынчы еллардан соң күп язылган. Ләкин бу әсәрләрнең барысын да реализм принципларына каршы килү харап иткән. Әсәрне мөмкин кадәр тормышчан итәргә тырышып, сәнгатьчә эшләнешенә игътибар бирмәү Габдерәүф Шәһидинең «Әшәкеләр» пьесасында үзен сиздерә. Автор бу пьесасын патша бәреп төшерелгәч язган. Ул аны «доносчы охранкачылар тормышыннан алынган дүрт пәрдәлек фажига» дип атый. Әсәрдә Шәмгун исемле бер китапчының биш ел буе яшерен рәвештә охранкага хезмәт итүе һәм революциядән соң фаш ителүе тасвирлана. Әсәрнең ахырында мондый сүзләр белән Шәмгунны фаш итәләр: «Шәһәребезнең охранкасында биш елдан бирле хезмәт итүче һәм, аена кырык сум вазифага кызыгып, безнең һәрбер милли вә гомуми иҗтимагый эшләребезне панисламизм хәрәкәте итеп күрсәтеп көн күрүче бер мәлгунь икән»[166 - Шәһиди Г. Әшәкеләр. – Сембер эш башкару комитеты матбагасы, 1917. – 52–53 б.].

Шулай итеп, унынчы еллар татар демократик әдәбияты һәм публицистикасына революцион-демократик көрәш темасы белән берлектә табигый рәвештә патша охранкасының кара көчләрен тасвир итү килеп керә. Бу процесста берничә тенденция күзгә ташлана: а) әдипнең үзен чолгап алган иш-иптәшенә шикләнеп каравы, монафикълардан саклануы, үз мохитендә «саф күңелле» шәхес эзләве; б) кара көчләрне, охранкага хезмәт итүче динчеләрне, кадимчеләрне, гомумән, «явызлык» дип бәяләү, тәнкыйть итү, аларны милләт дошманы буларак гомумән гаепләү; в) сатлык җаннарның, шымчы, доносчыларның конкрет исемнәрен атап фаш итү; г) әдәбиятта провокатор, җәллад образын тудыру, самодержавие символы буларак төрмә темасы килеп керү; д) кара көчләрне төрмә стеналары эченә ташлаган тоткын образы аша тасвирлау. Әдәбиятта тоткыннарны баштарак нахак бәла корбаннары, аннары мәгърифәт таратучы, соңрак патшага каршы сүз әйткән өчен эләккән кеше итеп тасвирлап килделәр. Ниһаять, әдәбияттагы төрмә тоткыны большевик революционер образына кадәр үстерелде. Аңлы революционер-большевиклар белән бәрелешкәндә патша охранкасының кара көчләре тагы да ачылды, бу темага язылган әсәрләрнең фаш итү көче артты.

Бу мотивлар, әлбәттә, егерменче йөз башы татар әдәбиятын эчтәлек ягыннан баеталар, әдәбиятның эмоциональ тәэсир итү көчен, масштаблылыгын арттыралар. Патша ялчыларын фаш итү, аларны әдәбиятта тәнкыйть итү процессы татар демократик язучыларының политик сизгерлеген үстерә. Ләкин иң әһәмиятлесе шунда: кара көчләрне тәнкыйть итү язучыларны бу кара көчләр артында кемнәр торганын танырга өйрәтте: Ишмиләр артында буржуалашкан Ишморат байлар, җирбиләүче мулла-ишаннар, Бикчуриннар артында татар «таңчы»ларының реакцион катлавы тора иде.