banner banner banner
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

скачать книгу бесплатно

Прототип булып теге яки бу сыйфатлары, эш-гамәлләре гадәттән тыш калкурак чагылган һәм тирәлектә аерылып торган шәхесләр хезмәт итә. Аның ул гадәттән тыш сыйфатлары йә уңай, йә тискәре булуы мөмкин.

Кызганычка каршы, егерменче йөз башы татар җәмгыятеннән әдәбият әле уңай типларны алып эшкәртергә, гомумиләштерергә өлгерә алмый. «Эшкәртәсе» булганда, ул, нигездә, тискәре типларны ала, һәм алар мәгълүм: Гайнан ишан, Чыгтай мулла, Йосыф хәзрәт һ. б. Шуңа күрә ул чор татар әдәбияты, аерым шәхесләрне типиклаштырудан бигрәк, гомуми фон белән эш итә.

1908 елның мартында «Әлислах» газетасында «Китаплар хакында мөхакәмә» циклында Ф. Әмирханның бер мәкаләсе басыла. Бу – С. Рәмиевнең «Китап» нәшриятында чыккан «Низамлы мәдрәсә» исемле комедиясенә рецензия. Ф. Әмирхан бу мәкаләсендә кыю рәвештә болай ди: «Сәгыйть әфәнде бу әсәрнең сюжетын, «Мәдрәсәи Хөсәения»дән (Оренбург. – М. М.) алып, хәтта геройларын да шундагы хәлфәләр вә мөдирләрдән, ягъни натурадан алып язгандыр… «Мәдрәсәи Хөсәения» хәлфә вә мөдирләренә дә, бу әсәрдән үз сурәтләрен карап, әгәр авызлары чалыш күренсә, көзгегә ачуланмаска, бәлки авызларын турайтыбрак тотарга тырышырга тәүсыя[35 - Тәүсыя – киңәш.] итәм»[36 - Әмирхан Ф. Күрс. хезм. – 2 т. – 232–233 б.]. Моннан күренгәнчә, прототипларны эзләү, ачыклау тәнкыйтьтә бүген генә күтәрелгән мәсьәлә түгел. Безнең татар әдәбияты белемендә исә прототипларны ачу мәсьәләсе бөтенләй куелмаган. Г. Ибраһимов иҗаты буенча «Безнең көннәр» һәм «Кызыл чәчәкләр»дәге ике геройның прототипларын ачуга багышланган бер мәкаләдән тыш (Казан утлары, 1977, № 1), бу юнәлештә башка хезмәтләр күренми. Рус совет әдәбиятында исә моңа гаять зур әһәмият бирелә. М. С. Альтман, мәсәлән, рус әдәбиятындагы дүрт мең чамасы персонажның прототиплары таблицасын төзегән һәм прототиплар ачуның якынча методикасын эшләгән. Аның хезмәтендә прототиплар а) замандашларының истәлекләре, сөйләүләре, б) фамилия, исемнәрендәге охшашлык аркылы ачыла[37 - Альтман А. С. Күрс. хезм.].

М. С. Альтман тәкъдим иткән методның башка пунктлары да бар. Ләкин аларга татар әдәбиятында мисаллар әлегә табылмаган. Безнең бу юнәлештәге тикшеренү – татар филологиясендәге беренче тәҗрибә.

Рус әдәбият-сәнгать фәнендә кино, сәхнә геройларының да прототиплары өйрәнелә. Бу өлкәдә М. И. Андроникованың тикшеренүе кызыклы[38 - Андроникова М. И. От прототипа к образу. – М., 1974. – С. 7.]. Аның әйтүе буенча, художество образы булган кешедә чынбарлык белән уйлап чыгарылганлыкның мөнәсәбәте образ белән прообразның конкрет сыйфатларын, язучының иҗат үзенчәлекләрен искә алып бәяләнергә тиеш.

Әдәби әсәрләрнең прототиплары турында сүз барганда, нигез итеп, ихтимал, А. М Горький сүзләрен алырга кирәктер. Ә ул болай дигән: «Әдәбиятта типлар ничек төзелә? Билгеле инде, портретлап алынмый, нәкъ менә фәлән кешене алмыйлар, ә бер линиядәге, бер рәттәге, бер табигатьтәге утыз, илле кешене алып, шулардан Обломов, Онегин, Фауст, Гамлет, Отелло һәм башкаларны ясыйлар. Алар барысы да – гомумиләштерелгән типлар»[39 - Горький А. М. Собр. соч.: в 30 т. – М., 1949 – 1956. – Т. 26. – С. 79.].

Художество әсәрләре, мәгълүм булганча, чынбарлыктагы тормыш кешеләрен һәм күренешләрен тасвирлыйлар. Тормыштагы һәрбер факт үзенә охшаш булган, үз рәтендә торган башка фактларның ниндидер бер өлешен үзендә чагылдыра. Аерым вакыйгалар һәм аерым күренешләрнең барысы өчен дә уртак булган сыйфатлар бар. Кешеләрдә дә бу шулай.

Кайбер кешеләрдә үз даирәләренә уртак булган характерлы сыйфатлар калкурак, ачыграк чагылалар. Андый реаль кешеләр, гадәттә, әдәби әсәргә прототип булып хезмәт итәләр. Ләкин алар да әдәбиятка шул көенчә генә барып кермиләр. Алар әсәргә язучы тарафыннан иҗади эшкәртелеп, баетылып, үзгәртелеп кертеләләр. Әдәби образ белән чынбарлыктагы прототипны бер дип исәпләү иҗат процессында натурализмга гына алып барыр иде.

Әдәби образ реаль фактның копиясе була алмый, ул бервакытта да аның белән туры килми. Аларны тигез итеп карау әдәбиятта ялгышлыклар китереп чыгара. Әдәби процесста прототипларның роле әһәмиятле, ләкин бу хәлиткеч мәсьәлә түгел.

Иң беренче мөһим һәм принципиаль мәсьәлә – һәрбер әдәби образны нинди дә булса прототип белән бәйләргә тырышырга кирәкми. Әдәбиятта бик күп очракларда андый реаль прототиплар булмый. А. Н. Толстой, мәсәлән, үз әсәрләрендәге геройларның барысы да фантазия җимеше икәнлеген әйткән. А. Твардовскийның мәшһүр «Василий Тёркин» әсәрендә дә Тёркин – иҗади образ. Шагыйрь бу турыда үзе болай ди: «Китапта тасвирланганча, Василий Тёркин – башыннан ахырына кадәр уйлап тудырылган фантазия җимеше»[40 - Әдәбият теориясенә кереш. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1987. – 31 б.]. Француз галимнәре озак еллар буена Г. Флоберның «Госпожа Бовари» әсәрендәге Эмма Бовариның прототибы кем икән дип баш ваталар. Моңа җавап Флоберның бер хатында күренә: «Эмма – мин ул!» – дип язган анда Флобер[41 - Шунда ук.].

Прототиплардан төрле язучы төрлечә файдалана: И. С. Тургенев әсәрләрендә, мәсәлән, күп кенә вакыйгалар, персонажлар аның әйләнә тирәсендәге чынбарлыктан алынганнар. Тургенев үзе бу турыда болай ди: «Баштарак минем хыялымда әдәби әсәрнең бер персонажы күренә, ә мондый персонажларның нигезендә һәрвакыт берәр реаль шәхес ята». Һәм ул беркемнән дә яшермичә әйтә: Базаров аның белән бергә Петербургтан Мәскәүгә бер купеда килүче өяз врачыннан язылган; Рудинны ул Кропоткиннан «ясаган»; ә «Беренче мәхәббәт» әсәре турында ул болай ди: «Башкаларында әле бераз уйлап чыгарам. Монысында исә, берни дә кушмыйча, тормышта булганны яздым… Гомумән, мин бик аз уйлап чыгарам» (Литературная Россия, 1977, № 6).

Л. Н. Толстойда да шулай: «Яңадан туу» романында Нехлюдовның прототиплары – автор үзе һәм аның абзыйсы Н. Чертков. Мондый прообразлар «Сугыш һәм дөнья» романында бик күп. А. М. Горькийның, «Ана» романын язганда, чынбарлыкта булган вакыйгаларны һәм шәхесләрне файдаланганлыгы мәгълүм. Пелагея Ниловна образына прототип итеп, Горький үзенә таныш булган революционерларның әниләрен, бигрәк тә Анна Кирилловна Заломованы алган. Анна Кирилловна, нәкъ романдагыча, заводка прокламацияләр китергән, Сормово восстаниесен оештыручыларга, күлмәк астына яшереп, флаг алып килгән. Романга болар тулысынча кертелгәннәр. Артамоновлар, Гордеев, Булычовлар да конкрет шәхесләрдән алынган. Боларның һәрберсенең артында, ди Горький, мин күзәткән һәм өйрәнгән «меңәр ярым купец» тора.

Прототиплардан чыгып иҗат итү әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә очрый. Скульптура, рәсем сәнгатендә прототип (натура) зур роль уйный. Леонардо да Винчи, үзенең мәшһүр «Яшерен кичә» («Тайная вечеря») картинасын язганда, һәр апостолга прототип эзләп, озак гомер уздыра. Бигрәк тә хаин Иудага прототип таба алмыйча җәфа чигә. Бу турыда ул болай дип сөйләгән: «Менә елдан артык инде башкаланың бөтен кабахәтләре җыела торган Боргеттога көн саен йөрим; мин анда һәр иртәне һәм һәр кичне булам, ләкин төрле әшәке затлар арасында үзем уйлаганга тулысынча туры килерлек бер генә кыяфәтне әле таба алганым юк». Ниһаять, бер көнне ул үзе уйлаганга туры килерлек берәүне күрә һәм шунда ук эскиз ясый. Бу материалга ул үзенең элекке күзәтүләрен дә өсти һәм, шулай итеп, хыянәтче, сатлык җан Иуданың портреты барлыкка килә[42 - Әдәбият теориясенә кереш. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1987. – 32 б.].

Шулай итеп, реаль прототип һичшиксез «эшкәртелә», тулыландырыла. Кайвакытта язучы бер образны ике конкрет шәхестән ясый. Л. Н. Толстой «Сугыш һәм дөнья» романында Наташа образын Софья Толстая һәм Татьяна Берстан алып иҗат иткән. Бу турыда ахырдан ул болай дип язган: «Мин Соняны алдым да, аны Таня белән катнаштырып төйдем, Наташа килеп чыкты»[43 - Шунда ук. – 33 б.]. Әдәби образ әнә шулай туа. Әгәр да авторда шул үзе күргән кешеләрне, күренешләрне гомумиләштерү сәләте булмаса, ул, димәк, әдәби образ тудыра алмый.

«Әгәр дә язучы, – ди М. Горький, – егерме-илле кешедән, йөзләрчә кибетчеләрдән, чиновниклардан, эшчеләрдән – һәрберсеннән иң характерлы сыйнфый билгеләрен, гадәтләрен, зәвыкларын, кыланышларын, инануларын, сөйләү рәвешләрен һ. б. җыеп ала белсә, – җыеп, аларны бер кибетчедә, чиновникта, эшчедә берләштерә белсә, моның белән язучы «типны» барлыкка китерә, – бу инде сәнгать була»[44 - Шунда ук. – 30 б.].

Татар әдәбиятында критик реализм иҗат методына нигез салган язучылар Г. Камал, Г. Тукай, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи – барысы да рус әдәбиятының файдалы тәэсирен үзләренә сеңдергән кешеләр. Унынчы еллар матбугатында аларның әдәби әсәрләре генә түгел, тәнкыйди хезмәтләре, публицистик мәкаләләре дә дөнья күрә. Әнә шул мәкаләләрендә алар бик еш кына теге яки бу әсәрдәге типларның тормыштанмы, түгелме икәнлеге турында сүз алып баралар. Һәм әсәргә, анда алынган тип никадәр тормышчан булса, шулкадәр югары бәя бирәләр. Рус классик әдәбиятындагы бер сыйфатны алар интуитив рәвештә тотып алалар: мондагы типлар – тормыштан. Тормыштан икән, димәк, аларның прототиплары бар. Шулай икән, димәк, татар әдәбияты да бу мөмкинлекне файдалана ала. Шунысы кызык: татар әдәбияты рус әдәбиятының бу алымына табигый рәвештә килеп чыга.

Түбәндә татар әдәбиятындагы прототипларны ачуның берничә алымы һәм шуңа мисаллар китереләчәк. Беренче алым: образ аша эзләгән шәхесне тарихи хезмәтләрне, публицистик мәгълүматны һәм башка истәлек чыганакларны кисештереп карау юлы белән ачу. Радиопоискта моны «пеленг алу» диләр. Ике версия алабыз. Беренчесе: әдәби әсәрдәге иң тулы канлы образның, уңаймы ул, тискәреме, гадәттә, прототибы була. Икенчесе: тулы канлы бу образ, гадәттә, – автор өчен таныш шәхес. Татар әдәбияты өчен бу табигый, чөнки язучылар яшәгән мохит XX гасыр башында бик тар. Ул – Казан, Уфа, Оренбург, Уральск төбәкләре генә.

1913 елда Г. Ибраһимов бишенче ел революциясе һәм реакция еллары вакыйгаларына багышланган зур полотнолы әсәр яза башлый. Әлбәттә, романга үзе күргән хәлләрне кертә, үстерә, баета. Митинглар, яшерен җыелышлар, сөю-мәхәббәт, арест, сорау алу, камерага ябылу – барысы да тормыштан. Типлар күп, алар – бөтен бер галерея. Арадан иң катлаулысы кем? Әлбәттә, Баязит кари. Роман ике вариантлы.

Романның ике вариантын да укыган кешеләр хәтерлиләрдер: беренче вариантта Баязит кари, гомумән, укучылар алдында ачылмый кала, аның социаль җирлеге, партиячел асылы аңлашылмый. Әмма Г. Ибраһимов революциядән соң «Безнең көннәр» романына кабат әйләнеп кайта. Икенче вариантка керешкәнче, язучы охранканың яшерен документларын җентекләп өйрәнә, аның күп нәрсәгә күзе ачыла. Документлар аны царизмга каршы көрәшеп йөргән ялкынлы яшьлегенә кире кайтаргандай була. Һәм романда, башка үзгәрешләр белән беррәттән, зур, катлаулы образ – эсер Баязит кари образы барлыкка килә.

Язучыга нинди танышын хәтерләткән соң бу документлар? Баязит кари образын тулыландырырга кемнең биографиясе ярдәм иткән? Шул заманның матбугатын укыганда, әдәби образ Баязит кари белән татар журналисты Исхак Бикчурин арасында ниндидер бер аналогия туа. Кем соң ул Бикчурин? Әдәбият фәнендә аның турында бер төгәлсезлек киткән. М. Галәү «Г. Тукай турындагы истәлекләрдән бер кисәк» дигән мәкаләсендә (Совет әдәбияты, 1936, № 5) И. Бикчурин асылынып үлгән көннәрдә Г. Тукайның бик кәефсез йөргәнен, шул вакыйгага багышлап «Катиле нәфескә» дип шигырь язганын сөйли. М. Галәүнең бу мәкаләсе шул көенчә «Тукай турында замандашлары» дигән җыентыкка да кертелгән (1960 һәм 1976 елгы басмаларда).

Чыганаклар буенча тикшереп карыйк. «Катиле нәфескә» шигыре «Йолдыз»ның 1910 ел, 15 апрель санында басылган. Исхак Бикчурин исә Тукай үлеп берничә көннән соң гына үзен үзе үтергән. Шуның белән М. Галәүнең «Катиле нәфескә» шигырен ялгыш аңлатуы исбат ителә. Монысы «Тукай турында замандашлары»ның соңгы басмасында төзәтелде. Әдәбият фәне өчен бу зур хәл түгел. Ләкин Исхак Бикчурин шәхесен башка чыганаклар буенча күзәтеп узу кызыксыз булмас.

И. Бикчурин «таңчы» булган. Октябрь революциясеннән соң Казан губерна жандарм управлениесенең «бик яшерен» фондларын караган Г. Ибраһимов бу кешенең провокатор булганлыгын ачыклый. Бу турыда язып та чыга[45 - Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан : Татгосиздат, 1922. – 5 б.].

Хәзер провокатор И. Бикчуринның биографиясе белән танышыйк. Ул 1881 елда Чистай өязе Кечеткәнле авылында Хәлил хәзрәт семьясында туа. Хосусый рәвештә русча укып, Татарская учительская школага керә. 1906 елда студентлар хәрәкәтенә катнашкан өчен школадан чыгарыла. «Таң» газетасында эшли. «Бәянелхак»та мөхбир була. «Кояш»ка күп яза. Мәкаләләренең күбесен имзасыз бастыра (Кояш, 1913, № 105). Аның жандармерия агентурасына кайчан ялланганы әлегә ачылмаган. Ләкин провокаторның биографиясендә бер закончалык бар: «таңчы» эсер, үз газетасы ябылгач, «Бәянелхак»ка күчә, күп мәкаләләрен имзасыз бастыра, «шөһрәткә кызыкмый»; аның рухи азыгы Ф. Ницше тәгълиматы була, Ницшеның исеме аның «авызыннан төшми» (Кояш, 1913, № 108). И. Бикчуринның үлүе татар журналистларын тетрәтеп ала. Бик күп мәкаләләр языла, аның «күркәм холыклы, дәрвиш табигатьле» (Кояш, 1913, № 101) икәнлеген әйтәләр, үлүенең нигезендә ниндидер серле сәбәп булганлыгына ишарә ясыйлар. И. Бикчурин турында иң зур мәкаләләр язып чыгучылар кемнәр? «Таңчы» Ф. Туктаров, эре провокатор, татар демократ язучыларын жандармериягә саткан Т. Мамлеев. Соңгысы үзенең имзасына «Исхакның иң якын дусларыннан» (Кояш, 1913, № 108) дип өсти. Димәк, боларның дуслыгы провокаторлык хезмәте белән беркетелгән. Гыймад Нугайбәккә бервакыт Бикчурин болай дип сөйләгән: «Тукаевның Казандагы тормышын миннән яхшы белгән кеше юк, ул бүтәннәрдән яшерә торган серләрен миннән яшерми иде. Мин аның тормышын бик яхшы беләм» (курсив безнеке. – М. М.). Тукай үлгәч тә, И. Бикчурин, шагыйрьнең Казандагы тормышы турында китап язарга уйлап, шәһәр тирәсенә дачага җыена (Кояш, 1913, 104). Ләкин 20 апрельдә, ягъни Тукай үлеп 18 көн үткәч, үзен үзе үтерә. Мамлеевлар аның веногына «Аңлашылмаган халык каһарманына» (Кояш, 1913, № 105) дип язылган лента куеп озаталар.

Характерлы бер деталь: университетның анатомия театрыннан провокаторның гәүдәсен алып чыкканда, процессия артына траур киеменнән бер хатын килеп баса да: «Бу кем? Исхак түгелме?» – дип сорый. Үзе елый, ләкин мәет янына килми, үзен кешегә танытмый. Ахырдан гына моның Исхакның әнисе икәнлеге беленә. Мондый «серлелек»ләрнең барысыннан да бер версия туа: Исхак Бикчурин охранка тарафыннан Тукайга, шагыйрь Казанга килгәч үк, беркетелеп куелган булуы мөмкин. Моны Т. Мамлеев кебек «үз ишләре» белгән һәм Бикчуринның әнисе дә сизенгәндер. Тукай үлгәч, Бикчуринга охранка яңа задание биргән булырга тиеш, әйтик, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Коләхметов артыннан күзәтергә. Ихтимал, сатлык җан үзенең табигый финалына, ниндидер янаулар, куркытулардан соң килгәндер, чөнки ул шагыйрьнең Казандагы тормышы турында язып кала алмаган.

Шәхес буларак, бу катлаулы кеше әдәбиятта нәрсәләр эшләгән соң? Ул ориенталист Вамбери хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итәргә тотынып караган – ахырына барып чыкмаган (Идел, 1913, № 585, 586). Тукай турында язарга җыенган – язмаган. Ләкин аның өлгергән өлкәләре дә булган. Мәсәлән, ул, русча әсәрләрнең кайбер урыннарын үзгәрткәләп, үз исемен куеп чыгаргалаган. Үзе үлгәч, танышларыннан берәү (Шәриф Хөсәенов) аның турында «Сахтә әдәбияттан бер ләүхә» (сахтә – ялган) дигән мәкалә язып чыга. Бервакыт Бикчурин аңа диктовка белән бер пьеса яздырта. Ике утыруда бер пьеса язылып бетә. Бикчурин моны үз исеменнән каядыр сата. Ш. Хөсәенов бераздан бу пьесаның асыл нөсхәсен таба: ул рус язучысы Г. Сибиряковның «Асрау кыз» дигән әсәре булып чыга. Плагиатор аны бераз гына татар дөньясына күчереп эшләгән икән (Кояш, 1914, № 536).

Тукай тирәсендә чолганып, әнә шундый пычрак җанлы шәхес аның иң яшерен серләрен сөйләтеп йөргән.

Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романының беренче вариантын 1914 елда яза. Ике табагы басылгач, патша властьлары әсәрнең тиражын конфискациялиләр[46 - Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964. – 87 б.]. Әсәрнең революциядән соң чыккан басмасы да, авторның әйтүенчә, «шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча» эшләнә[47 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1974–1987. – 4 т. – 437 б.]. Г. Ибраһимовка «революциядән соңгы 15–16 ел эчендә иске охранканың архивын күп тикшерергә» туры килә[48 - Шунда ук. – 438 б.]. «Безнең көннәр» романының яңа басмасы нинди принциплардан чыгып яхшыртылуы, идея-эстетик яктан тирәнәйтелүе турында Г. Ибраһимов үзе һәм аның иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов та күрсәтә[49 - Хасанов М. Галимджан Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – С. 397–420.]. М. Хәсәнов «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларның, вакыйгаларның тарихи җирлеген беренче буларак тикшерә. Әсәрдә бирелгән З. Булатовта ул большевик X. Ямашевка хас булган сыйфатларны, автор белән аның герое Сәхип биографиясендә бик күп уртак моментлар булуын һ. б. ны ачыклый.

Прототипларга мөрәҗәгать итү – «Безнең көннәр» кебек ике вариантлы зур әсәрне аңлау өчен искиткеч әһәмиятле момент. Әсәрнең яңа вариантын эшләгәндә, Г. Ибраһимов, марксизм-ленинизмның революциядә пролетариат гегемонлыгы турындагы төп идеясен нигез итеп алудан тыш, «жандармерия» – охранканың яшерен механизмын ачарга тиешле урыннарны тагын бик көчәйтергә кирәк» дип таба һәм «аеруча зинданнарны, тоткыннарны, палачларны» күңеле «туйганчы киңәйтә, тирәнәйтә баруны» үзенә бурыч дип саный[50 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 437 б.].

Баязит кари үзенең бөтен биографиясе белән И. Бикчуриннан «эшләнгән». Алар икесе дә «таңчы», иптәшләре арасында искиткеч әдәплеләр, самимиләр. Менә шундый бик күп уртак сыйфатлар Баязит кариның прототибы И. Бикчурин икәнлегенә шик калдырмый. Баязит – мәшһүр ишан улы, Бикчурин – Чистай өязе Кечеткәнле авылының «шөһрәтле Хәлил хәзрәт улы». И. Бикчурин провокатор Т. Мамлеев квартирасында сөлгегә асылынып үлә. Аның гәүдәсе янында язу табалар: «Төкерәм мин сезнең дөньягызга». «Безнең көннәр»дә Баязит үз номерында асылынып үлә. Язу калдыра: «Туйдым, дөньяның, тормышның газабыннан, мәгънәсезлегеннән туйдым».

«Таңчы»лар Бикчуринны ничек зур шөбһә астында, кызганып, аңлый алмыйча күмсәләр, Баязитны да шулай күмәләр. Бикчуринны күмгәндә туганнары катнашмый. Баязит та шулай күмелә. «Таңчы»лар язган бик күп мәкаләләрдә Бикчуринның «гаҗәп әйбәт холкы» мактала. Баязитны да үлгәч әнә шулай искә алалар. Хәтта аларның укыган җирләре дә туры килә: әгәр романдагы «Мәдрәсәи Исламия»не Казанның «Мөхәммәдия»се дип кабул итсәк (Бикчурин «Мөхәммәдия»дә укыган), Баязит биографиясе ул – провокатор Исхак Бикчурин биографиясе.

Димәк, язучының публицистикасыннан, фәнни-тарихи хезмәтләреннән, истәлекләреннән дә аның әдәби персонажларының прототипларын ачып була. Язучы янәшә-тирәсендәге үзенчәлекле бөтен моментларны әсәренә кертеп бетерә. Бу – бик табигый хәл. Г. Ибраһимов геройлары – моңа мисал. Татар әдәбиятында прототипларга иң бай әсәр, әлбәттә, – Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы. Анда бирелгән типлар турында автор үзе бер генә урында сүз кузгатып ала: X. Кәримгә язган хатында ул, бу әсәрдә үзеңне дә күрсәң, гаҗәпләнмә дигән бер фикер әйтә[51 - Хасанов М. Указ. соч. – С. 418.]. Әсәрдә Хөсни Кәримне табуы бик кыен, чөнки бу шәхеснең биографиясе, эшчәнлеге безнең әдәбият, иҗтимагый хәрәкәт тарихында аерып алып өйрәнелмәгән. Шулай да Г. Ибраһимовның «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» дигән гаҗәп кызыклы бер тарихи хезмәтендә «Безнең көннәр» романына фон биргән вакыйгалар, шәхесләр тагы да ачыла төшә. Алда бу әсәрдәге Баязит кари турында сүз булган иде. Ләкин әсәр персонажларга бик бай, анда татар тормышының бөтен бер калейдоскобы… Г. Ибраһимов монда үз яшьлегендә очраган, күреп, ишетеп белгән характерларны, типларны күп файдаланган, берсен дә әрәм итмәгән. Алда телгә алынган хатында X. Кәримгә ул болай зарлана: «Татар яшьләренең тормышы бик тар, төгәл өлгергән характерлар бөтенләй юк диярлек»[52 - Хасанов М. Указ. соч. – С. 418.].

Шулай итеп, Г. Ибраһимов бу романда үзенә һәм замандашларына күп урын биргән. Романда бик тулы канлы образ – Разия Ширинская бар. Морза кызы, әтисе – патша армиясендә полковник. Татар тормышы өчен шактый үзенчәлекле биография. Разия – укымышлы, гаять чибәр. Морза кызы бик теләп революциядә катнаша, матди ярдәм күрсәтә, ярлы студентлар, эшчеләр, анархистлар, «таңчы»лар, максималистлар, «эсдек»лар белән аралаша, кыскасы – революционерка. Дөрес, морза кызы реакция елларында, башкалар кебек, төрмәгә эләкми: яшьлегендә булган матур идеаллардан баш тартып, ул бай кияүгә чыга һәм затлы коляскаларда гына йөри. Кем ул Разия? Бу образ кемнән эшләнгән? Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин: бу – Киев университеты студенткасы, Әбүсөгуд Әхтәмов кызы Гөлсем.

Әхтәмовлар – татар дөньясында зур исем йөрткән нәсел. Әбүсөгуд Әхтәмов, аның уллары Ибниямин һәм Ибраһим – барысы да Казан университетының юридик факультетында укыганнар. Морзалар нәселеннән. Ибниямин Әхтәмов – социал-демократ, реакция елларында буржуазиягә хезмәткә күчә, IV Дәүләт Думасында депутат буларак Вакытлы хөкүмәт көннәрендә Уфага дин, милләт эшләре буенча комиссар булып кайта. Ибраһим Әхтәмов 1902 елларда Казан университетында студентлар хәрәкәтенең үзәгендә тора. Ул – ышанычлы пропагандист, рус телендә прокламацияләр язу аның өстендә була. «Татар зыялыларыннан иң элек дөньяга чыккан Ибраһим Әхтәмов иде… Аның тарафыннан партиягә тартылган Ямашев большевизмга керде»[53 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 319 б.]. Ибраһим Әхтәмов татарлар арасында «Искра»чы була. Әмма ахырдан меньшевизмга күчә, Колчакка китә[54 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 319 б.].

Карт Әхтәмов исә «Мөселман иттифакы» партиясенең Учредительный съездында катнаша[55 - Шунда ук. – 364 б.]. Присяжный поверенный Әхтәмов мөселманнарның 1914 елның июнендә Петербургта булган съездында чыгыш ясый: хәзер, ди ул, хөкүмәтнең мөселманнарга карата тоткан политикасы үзгәрергә тиеш. Шикләнүләр урынына хәзер инде мөселманнарга ышаныч булырга тиеш[56 - ТҮДА. – 199 ф., 1 тасв., 3620 эш. – 129 д.]. Ә. Әхтәмов гомере буе яшерен күзәтү астында тора.

Г. Ибраһимов студент яшьләрнең Киевтагы составына болай характеристика бирә: «Мин – иске коллык тормышына дошманлык белән янган романтик; революционер, Хәллә – меньшевик, Петька – анархист, Коля – партиясе билгеләнмәгән социалист, Гуля (Гөлсем Әхтәмова) аңардан да билгесезрәк хәлдә иде… Гуля, Әбусөгуд морза кызы, гәрчә канында революционерлык булмаса да, гамәле белән күп ярдәм итте. Язулар башкара, яшерен әдәбият саклый, бүлмәсендә иң авыр җыелышлар ясата»[57 - Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан : Татгосиздат, 1922. – 12–13 б.].

Димәк, Разия Ширинская образы «Гуля»дан туган дип әйтергә нигез бар. Әлеге хезмәтендә Г. Ибраһимов Гөлсемне һич тә, революциядән баш тартып, кияүгә чыкты, дип әйтми. Анысы каян? Безнең уебызча, Разия Ширинская образын Г. Ибраһимов ике кешедән «ясаган». Икенчесе – шул ук Киев студентлары даирәсеннән. «Лиза – поляк кызы, аристократ, чибәр, зифа буйлы. Ахырдан ул, бер офицерга кияүгә чыгып, үз имениеләренә кайтып яши башлады»[58 - Шунда ук. – 42 б.]. Соңгысы инде Г. Ибраһимовның хәтерендә шул дәрәҗәдә уелып калган ки, ул исемен-ниен үзгәртмичә, бөтен чибәрлеге, мутлыгы белән «Кызыл чәчәкләр» хикәясенә дә килеп кергән. Авылга бәхет эзләп килгән Солтанның шахта хуҗасы кызы Лиза белән байтак маҗаралары була…

«Безнең көннәр» романында прототип буларак хезмәт итеп, иң үзенчәлекле образга нигез булган шәхесләрдән берсе – Гыйлемдар Баембетов.

Г. Баембетов Уфа губернасы Бәләбәй өязе Чакмагыш авылында крестьян семьясында туа (1886–1932). Г. Ибраһимовның замандашлары арасында ул бунтарь, социал-демократлар партиясенең программасына туры килмәгән формада царизмга каршы көрәшеп йөрүче ярымэсер, ярыманархист буларак мәгълүм. Архив документларында ул эсер буларак телгә алына. Баембетов гел хәрәкәттә: Уфада, Петербургта, Казанда, сөргендә дә була. Элемтәләре бик чуар. Моның мисалы – Хаҗи Тәлаши белән аралашуы.

Хаҗи Тәлаши – мөселман дөньясына мәгълүм кеше. Ул чыгышы буенча Кавказдан, патша хөкүмәтенә оппозициядә торуы белән дан алып, Парижга китә һәм шунда рус телендә «Мусульманин» дигән журнал чыгара башлый. Россия тарихында, Герценның Англиядә торып чыгарган «Колокол»ы кебек, бу журнал да популярлыкка омтыла, татар язучыларына әсәрләрен сорап мөрәҗәгать итә. Анда, мәсәлән, Ш. Мөхәммәдев әсәрләре басыла; Тукай да «монда басылмаслык острый» әсәрләрен «Мусульманин»га җибәрергә әллә ничә тапкыр талпына. Советлар Союзындагы иң зур китапханәләрдә дә «Мусульманин»ның тулы комплекты булмаганлыктан, монда нәрсәләр басылганы турында сүз алып баруы кыен. Бераздан Хаҗи Тәлаши, журналга өстәмә итеп, Петербургта «В мире мусульманства» (редакторы – А. Датиев) дигән газета чыгара башлый. Тукай болардан шикләнә, хатларында дусларыннан сораша: «Син боларга ничек карыйсың?»

Тукай шикләнеп ялгышмый: Хаҗи Тәлаши провокатор булып чыга, Гражданнар сугышы чорында, Россиягә кайтып, Юденич белән очраша, аннан акча ала; Парижда, Стокгольмда совет гражданнарын үтерү кампаниясен оештыра, притоннар ача һ. б. Аны, чит ил газеталары фаш иткәч кенә, Швециядә кулга алалар. Бу турыда А. Н. Толстойның «Эмигранты» («Чёрное золото») романында бик төгәл мәгълүматлар бар. Г. Баембетов әнә шул пычрак шәхес белән 1909 елдан бирле хат алыша.

Вологдада сөргендә вакытта Г. Баембетов, үзенә татар газеталарын җибәрүләрен сорап, редакциягә мөрәҗәгать итә. Аның үтенеченә Хаҗи Тәлаши генә колак сала. X. Тәлаши аңа Европага эмиграциягә качарга ярдәм итмәкче була, ләкин Баембетов бу тәкъдимнән баш тарта. Ул, сөргеннән Петербургка килеп, анда Хаҗи Тәлаши белән очраша[59 - ТҮДА. – 199 ф., 1 тасв., 2098 эш. – 66 д.]. Бөтен теләге – шундагы «В мире мусульманства» газетасына эшкә керү була. Ләкин X. Тәлашинең Петербургтагы урынбасары А. Датиев аны эшкә алмый. Чөнки Баембетов, Уфага кайтып, «В мире мусульманства» газетасына халыктан 80 сум иганә җыеп, шунда ук туздырып бетерә[60 - Шунда ук. – 199 ф., 1 тасв., 2098 эш. – 66 д; 2097 эш, 324 д; 51 ф., 633 эш. – 64 д.]. Бу хәл халыкка беленә.

1911 елның җәендә Баембетов, Казанга килеп, Казан яшьләре арасына керә. Аның Казанга килгәнен белгәч, Казан яшьләрен кисәтеп, Петербургтан Ш. Мөхәммәдъяров хат яза. Хатында ул Баембетовны газетага эшкә алмаганнарын, аның кешеләрне бик җәфалаганын әйтә. «Ул ач, ялангач. Үзен мөселман пролетариатын кайгыртып йөрүче кеше итеп күрсәтә, бөтенесен эт итеп сүгә, Төркиядә капитализм үсүен әйтә һәм, Төркиядә пролетариат барлыкка килгәнче, мин әле ачка үләрмен, дип сүгенә». Ш. Мөхәммәдъяровның әйтүе буенча, «Баембетов үзенең дә, социализмның да абруен төшерә». Казанда Баембетов татарның иң дәрәҗәсез, гайбәтче газетасы «Бәенелхак»ка эшкә керә. Казан эсерлары белән элемтәсен яңарта[61 - Шунда ук. – 51 ф., 633 эш. – 64 д.]. Менә шушы энергияле, әмма ул энергиясен социализм өчен партиянең планлы бер көрәшендә файдалана алмаган тынгысыз шәхес белән Г. Ибраһимов күп очраша, күп аралаша. Нәтиҗәдә Г. Баембетовтан тулы канлы менә дигән бер әдәби герой ясала. Ул – «Безнең көннәр» романындагы Сәрүҗи. Романда аны руслар «Беглец», татарлар «Качкын» дип йөртәләр. «Качкын» революциядә бомбалар белән эш итә, тәртипсез тормыш алып бара, сүгенә, эчә. Моның тормыштагы Г. Баембетов икәнлеге Г. Ибраһимовның «Татарлар арасындагы революция хәрәкәтләре» дигән тарихи хезмәтендә тәмам ачылып бетә. Сул революционер Г. Баембетов, диелә анда, «революция юлына садыйк калса да, күп еллар башы зинданнан, крепостьтан, сөргеннән чыкмаганга, ул да, гомумән, мәйданда күп була алмады»[62 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 33 б.]. Романда авторның үз героена мөнәсәбәте ачык: Сәрүҗинең революция юлын ул тәнкыйть итә.

Г. Ибраһимовның бу романдагы бик күп геройлары артында тарихта булган конкрет шәхесләр торганын М. Хәсәнов билгеләп үткән иде[63 - Хасанов М. Указ. соч. – С. 404.]. Боларның кайберләрен ул аныклап та узды. Әйтик, әсәрдәге большевик Зариф Булатов образында Хөсәен Ямашев биографиясендәге кайбер моментлар файдаланылган. Казанга килгәндә, X. Ямашев, тормышын куркыныч астына куеп, перевозчиклар ярдәме белән боздан бозга басып, Каманы аркылы чыга[64 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 337 б.]. Фәнни хезмәтләрдә моны, Идел аркылы чыккан дип, ялгыш күрсәтәләр. Чистайдан Казанга килгәндә, X. Ямашев, табигый инде, Кама аша чыга. Романда бу эпизод тулысы белән З. Булатовка күчерелгән.

Геройларына исем сайлаганда да Г. Ибраһимов билгеле бер принцип белән эш итә: гел танышларының, әйләнә-тирәдәге шәхесләрнең исем-фамилияләрен файдалана. Үз әтисенең исеме Гыйрфан. Бу исем «Кызыл чәчәкләр»дә файдаланыла. «Безнең көннәр»дә Зария Булатованың әтисе дә Гыйрфан исемле. Романда Булатовлар тирәсендә чуалып йөргән тип Шаһвәли бар. Булатов аннан шикләнә һәм аның провокаторлыгына ышана. Бу исем романга реаль шәхестән кергән. Уфада революционерлар арасында сул провокатор Шаһиәхмәт Вәлиев була. Аның хыянәте белән татар большевигы Ибраһим Моратов тотыла, төрмәгә эләгә[65 - Шунда ук. – 353, 467, 507 б.]. Зариф Булатовның да Зариф булуы очраклы түгел: Ибраһим Моратовның революциядәге яшерен исеме Зариф Садыйков була[66 - Шунда ук. – 353 б.]. Романда большевик Вахитов образы бар. Автор моны, бәлки, революционер М. Вахитов хөрмәтенә шулай исемләгәндер? Әмма Ибраһимовның әлеге тарихи хезмәтендә Арча волостеннан чыккан, «стажы 1903 елдан саналган татар эшче-большевигы Вахитов» бар[67 - Шунда ук. – 351 б.]. Димәк, әдәби образга прототип итеп шул революционерның тормышы алынган булуы бик мөмкин.

Романда әледән-әле Кадыйр байның 12 приказчигы эш ташлау турында сүз кузгатыла. Бу – Казанда булган хәл. 1906 елның маенда Казан бае Әбрар Бәхтиев чыннан да 12 приказчигын урамга чыгарып ташлый, бу турыда матбугат шаулый. Әмма романга ул Әбрар Бәхтиев дип түгел, Кадыйр бай булып килеп керә. Нигә алай? Җавап бик гади: Г. Ибраһимов «Болгар» номерлары, күп кибетләр тоткан Бәхтиевне аз белә. Ә менә Гобәйдуллиннарны, уллары Газиз (булачак язучы, профессор) белән бик нык аралашканлыктан, көнкүрештә, тормышта күреп белә: Салих, Кадыйр Гобәйдуллиннар – Казанның ул чордагы иң эре байлары[68 - Ибраһимов Г. Әдәби тарихыбызның кадерле битләре болай тапталмасын иде // Яңалиф. – 1931. – № 56.]. Романда хәтта «Кадыйрның дошманы Салих бай» да бар. Кызганычка каршы, кайбер геройларның прототипларын ачу инде мөмкин түгел: бу вакыйгалар эчендә кайнаган буын хәзер дөньядан китеп бетте.

Г. Ибраһимов романындагы бик күп геройларның прототиплары булганлыгына ишарәләр байтак. Мәсәлән, романдагы «качкын» Хәбиб, урамда Әхмәт учитель белән очраша да, куркып кача. Чөнки Әхмәт учитель турында «яшерен әләкче дигән, җасус, провокатор дигән сүзләр йөри»[69 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 58 б.]. Бу образга кем прототип булганын әйтүе кыен, ләкин ул булган.

Г. Ибраһимовның яшьлек чорында бергә аралашкан, югарыда телгә алынган иптәше Газиз Гобәйдуллинның «Олугъ ләгънәт» дигән хикәясендә дә җасус – провокаторның исеме «Әхмәт учитель» дип бирелгән. Димәк, шул исемдә ниндидер бер конкрет шәхес булган.

Г. Ибраһимов бу романда үз биографиясен никадәр файдаланган? М. Хәсәнов әйтүе буенча, җырчы Сәхип образы, бигрәк тә аның мәдрәсә еллары, автобиографик характерда[70 - Хасанов М. Указ. соч. – С. 408, 409.]. Тагын Г. Ибраһимовның тарихи хезмәтләренә мөрәҗәгать итик. «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» дигән хезмәтендә ул Киевта үзенең ничек кулга алынуын һәм следствие вакытында нинди мөгамәлә булганлыгын тасвирлый. Бу моментларны ул тулысы белән Баязит образына күчерә. Романда Баязит кариның кулга алынуы түбәндәгечә:

«Җавапны көтмичә үк ишекне ачып керергә маташалар. Баязит кари эчтән бераз каушаулы тавыш белән:

– Мин чишенгәнмен, һич булмаса, чалбар кигәнче сабыр итегез, – дип кычкырды.

Ләкин аңа карамадылар.

…Берсе җүнләп кысылып җитми торган ишек ярыгыннан кылыч кынысын тыкты да ишекнең элгечләрен каера башлады»[71 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 74–75 б.].

Тарихи хезмәттә:

«– Ачыгыз! – ди.

Яткан җиремнән кузгалмыйча:

– Кем бар анда? Мин чишенеп ятканмын, гафу итегез, кертә алмыйм, – дим.

…Ниндидер бер тимер белән ишекнең ярыгыннан тыгалар да келәне каералар, керәләр»[72 - Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте… – 22 б.].

Киев жандарм полковнигының Г. Ибраһимовтан сорау алуы романда Баязит кариның полковник Герасимов белән сөйләшүенә нигез булган. Моны тарихи хезмәт белән романның охшаш текстлары раслый.

Романда эпизодик рәвештә чагылып киткән образларның да прототиплары төсмерләнә. Баязит кари төрмәгә эләккәч, аның язмышын җиңеләйтү чарасына керешәләр. «Давыт, аптырап, адвокатка – сәясиләрне буш яклый торган Абрам Моисеевич Соломонов атлы кадетка барды, – ул бик ачык кабул итте…»[73 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 87 б.]. Бу, бер дә шиксез, – присяжный поверенный, адвокат Александр Гедеонович Бать. Бать татар интеллигенциясен кара реакция елларында патша администрациясенең башбаштаклыгыннан саклауга күп көч куя. Бубилар процессында, гомумән, батырлык күрсәтә, Буби укытучыларының язмышын җиңеләйтергә тырыша. Аның патша суды системасын тәнкыйть иткән мәкаләләре, аерым чыгышлары билгеле.

А. Г. Бать Октябрь революциясенә кадәр үк Казанда юридик китаплар чыгарган, революцияне кабул иткән. Совет чорында ул, Мәскәүгә күчеп, анда юридик органнарда эшли, 1926–1927 елларда берничә китап бастыра, А. Г. Батьның 1900 елны Казанда чыккан китабыннан өзек: «Где было думать о горсти малолетних преступников, когда стоны закрепощённого многомиллионного народа призывали к неотложной освободительной реформе, когда архаические судебные порядки, не согласующиеся с новыми запросами и требованиями жизни, призывали к реформе?»[74 - Бать А. Г. К вопросу о мерах борьбы с преступностью несовершеннолетних. – Казань, 1900. – С. 1.]

Романда бер генә бүлектә «уйнап алган» үзенчәлекле образ бар – гимназиядән куылган Әхтәм Тангатаров. Революция көннәрендә ул үзенең морзалар нәселеннән булуына кыенсынып газап чигә, гади кара халык вәкилләренә симпатиясе ташып чиктән аша, әдәби кичәләр оештыруда активлык күрсәтә. Бу образ исеме, фамилиясе буенча татар журналисты Әхнәф Тангатарга туры килә. Ә. Тангатар 1918 елда Томск шәһәрендә литографиядә «Чулпан» исемле татар газетасы чыгара[75 - Рәми И. Вакытлы татар матбугаты. – Казан : Татгиз, 1926. – 204 б.]. Әмма әлегә аның биографиясен ачыклап булмады.

Югарыда әдәби әсәрдәге геройларның прототипларын ачу юнәлешендә тарихи хезмәтләр, мемуарларның ачкыч булу мөмкинлеге турында сүз алып барылды. Г. Ибраһимовның «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» (1922), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) исемле тарихи-гыйльми әсәрләре аркылы аның әдәби персонажларының нигезе ачылу ысуллары күрсәтелде. Бу метод үзен бик күп очракта аклый. Димәк, теге яки бу әсәрдәге әдәби образларның беренче «импульсын» – прототибын ачу өчен, тасвирланган чорның тарихи фонын яхшы белергә кирәк.

Тарихи хезмәтләр, публицистик информация һәм истәлекләрне кисештереп карау Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендәге Фазыйл образының прототибын ачарга да ярдәм итте.

Гомумән, Г. Ибраһимовның яшьлек чоры, аның мәсләктәшләре, хатлары, архив документлары белән тирәннәнрәк танышу, безнең уебызча, аның әсәрләрендәге бик күп образларның прототипларын ачарга ярдәм итә ала.

«Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйл, мәгълүм булганча, – катлаулы шәхес. Әйтергә кирәк, трагик шәхес. Әсәрнең буеннан-буена автор Солтанның аңа булган ихтирамын, соклануын белдереп бара. Хикәядә әллә ничә тапкыр Фазыйлның күркәм холкы, матур, акыллы күзләре, юаш карашы телгә алына. Сыйнфый көрәш сынауларында Фазыйлның зур хаталар җибәрүенә Солтан ачына. Аңа карата Солтанда нәфрәт хисе уяна. Әмма элеккеге йомшак карашлы Фазыйлны ул оныта алмый. «Ара-тирә Фазыйл искә төшкәли. Аны да бик аз гына яратам бугай… Ләкин бу өстән генә, акыл белән генә ярату булса кирәк. Әмма йөрәгемне һичбер вакыт үзенә ала алмас инде, ахры»[76 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 3 т. – 104 б.].

Фазыйлның биографиясе белән танышыйк: ул – Заһит хәзрәт улы. Акыллы, буй-сынлы, чибәр, күркәм холыклы. Солтаннар, Шаһбазлар, Гыйлаҗиләр белән алар бергә уйнап үсәләр. Империалистик сугыш башлана. Ярлы балалары ут эчендә. Гыйрфан бай малае Гали сугыш вакытында сәүдә эшен гөрләтеп җибәрә. Укымышлы Фазыйл кайда соң?

«Фазыйл да Казанда иде. Авылда күренмәде, шунда каралып алынганмы, ничектер Мәскәүгә барган да, лашманчыларга башлык сыман булып, урынга кергән.

Үзбәкләрне, казакларны солдатка алмыйлар икән… Шулай да, аларны бу якка хайван кебек көтү-көтү куып китерәләр икән дә, әллә нинди кара, пычрак эшкә кушалар икән, шуларга безнең укыганрак кешеләрне башлык ясап, патшага агент куялар икән.

Безнең Фазыйл да үзенең Мәскәүдәге дуслары, байлары аркасында шунда барып сыенган, ди. Аның бу эше күңелемә бер дә, бер дә ошамады! Әллә кайдан китерелгән бичара колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булып йөрү егетлекмени ул! Алай иткәнче үзең солдат бул, үзең сугышка кит тә үз язмышыңны үзең күр!

Әдрисен белсәм, берсеннән бик оста хат яздырып, бик нык шелтәлим әле Фазыйлны!

Әйтермен: без – кара кеше, надан кеше, шулай булсак та, бөтенләй җүләр түгел, яхшы-яманны аера беләбез, диярмен. Ул бичараларны изеп, кол кебек куып йөрергә ялланып, «лашманчы» булу – синең кебек зур, укыган, тирә-якның йолдызы булган бер кешегә килешә торган эш түгел, диярмен…»[77 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 3 т. – 62–63 б.].

Революция көннәрендә Фазыйл, аклар ягында торып, Советка каршы көрәшә. Ахырдан хатасын аңлый һәм Совет ягына чыга.

«Зур сүзләр бар иде… – ди. – Берәүләр, бөек Русия, ди иде, ватан, ди иде. Без, төрек-татар байрагы, ди идек. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык»[78 - Шунда ук. – 96 б.].

Революция сугышларында канын койган инвалид Солтан аңа болай ди:

«– Партиягә кандидат икәнеңне беләм… Мәскәүдә байтактан эшләвеңне дә ишеттем… Боларны яңадан бер кат таптамавыңа күзең җитәме?

– Җитә, мең мәртәбә җитә, – ди Фазыйл, – мин тормышны, тарихны аңладым… Бу хәрәкәт җиңәчәк… Дөньяның Колчаклары йөзтүбән китеп бетәчәк, Маркс-Ленин юлы адәмнәрне чын азатлыкка, яктылыкка илтәчәк… Революция тәҗрибәсе моны ачып салды»[79 - Шунда ук. – 95–96 б.].

Әсәрнең буеннан-буена автор Фазыйлны укымышлы кеше («тирә-якның йолдызы булган») дип әйтә бара. Фазыйл яхшы киемнән генә тасвирлана: «беләгенә ак тасма таккан матур, әйбәт бер яшь офицер»; «күзем аның калын алтын сәгать бавына, аягындагы сары штиблетына, үтә ак якасына төште»; «кыйммәтле папиросын капты»; «аякта зур итек, солдат пуставыннан тегелгән галифе чалбар белән килешле френч; билдә, аркада каешлар, сары кобура, аның эченнән наган башын чыгарып карап тора»[80 - Шунда ук. – 94 б.].

Фазыйлның йөз-чыраен да Г. Ибраһимов берничә урында тасвирлый: «Гәүдә нык, таза күренә; элеккедән күп чыныкканга охшый. Сакал-мыекны әле дә кыра икән. Ләкин озак юлда булудандыр, яңаклары, муеннары күгәреп, ярты каралып киләләр, иреннәр көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күзләре элекке кебек матур, акыллы тирән бер уй белән карыйлар. Күз төпләренә, маңгай урталарына таба сузылган тирән җыерчыклар, ике чигәдә ара-тирә ялтыраган ак чәчләр егетнең соңгы берничә елда күп нәрсә, бик күп җәфа кичергәнен күрсәтәләр. Чех, Колчак сабак биргән икән дип уйладым.

Күзләренә туры карадым да:

– Син дә шулай тиз картаясың микәнни, Фазыйл? – дидем.

Начар махорканы китаптан ертып алган кәгазьгә төрә-төрә:

– Бардыр, Солтан, мин кичергән җәһәннәмнәр бер минутта адәмнең чәчләрен бөтенләй агартсалар да гаҗәп түгел! – диде»[81 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 94–96 б.].

Солтанның рухи дөньясына укымышлы егет Фазыйлның йогынтысы зур булган: «Сабый чакларда, җегет вакытларда мин аның фикер агышы эчендә булырга – бергә агарга өйрәнгәнмен.

Соңгы еллардагы үткенләнгән сыйнфый дошманның сугышы безне ут белән су кебек каршы куйса да, миләрнең, йөрәкләрнең юллары тагы бергә кушылып ага башлады бугай»[82 - Шунда ук. – 95 б.].

Әсәрдә тышкы кыяфәте, йөз-чырае белән шул дәрәҗәдә детальләштерелгән бу образның прототибы юкмы, булса кем? Алда әйтелгәнчә, прототип тормыштан әдәбиятка шул көенчә генә килеп керми, язучының иҗат фантазиясе аша ул баетыла, үзгәртелә. Әмма төп хас сыйфатлар нигезгә алына, саклана. Язучының яшьлек елларына, аның мохитенә таба эчкәрәк кереп карыйк. Фазыйлга прототип булырлык аның берәр дусы булмаганмы? Әйтик, аның танышларыннан берәрсе лашманчылар армиясендә хезмәт итмәгәнме? Мактауга бик саран Галимҗан Ибраһимов тирәсендә укымышлылыгына, эрудициясенә ул сокланган берәр яшьлек дусты булмаганмы?

Башкортстанның өлкән журналисты Хәбиб Зәйнинең 1966 елда безгә язган истәлекләрендә моңа бер ачкыч бар кебек. Ул анда Златоуст белән Уфа арасындагы Дуван, Мәчетле авыллары тирәсеннән чыккан, чама белән 1885 елгы Хәлим Искәндәрев дигән башкорт егетен искә ала. X. Искәндәрев Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган. Сабакташлары Мәҗит Гафури, Йосыф Шәркый, Мансур Халиковлар булган (Йосыф Шәркый-Деликамов – «Шура» журналында һәм унынчы еллар матбугатында педагогик мәсьәләләргә багышланган байтак мәкаләләрнең авторы. Совет власте елларында ул Томск шәһәрендә педагогия техникумы директоры булып эшли).

1906–1907 елларда Троицкидагы Яушевларның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә әдәбият кичәләре оештырыла. Бу кичәләргә М. Гафури, Й. Шәркый, X. Искәндәревләр даими рәвештә килеп йөриләр. Бу компаниядә М. Гафуриның авторитеты зур булган. Й. Шәркый Троицк мәдрәсәсенә М. Гафуриның кайтып керүен (күрәсең, приискадан) болай искә ала: «Бервакыт гаять иттифакый гына сукыр Гобәй Кинжин, Хәлим Искәндәрнең үзара ниндидер «Мәҗит шәрик»нең кайтуы турында сөйләгән сүзләрен ишеттем. Ниндидер «Мәҗит шәрик» каяндыр кайткан, имеш… Ниһаять, кыш уртасы җитте. Әлеге Гобәйләр, Хәлимнәр сөйләгән Мәҗитне күрергә дә насыйп булды. …Хәлим һәм Гобәй белән танышу авыр түгел, чөнки без алар белән тәмәкене бергә качып тартабыз»[83 - Мәҗит Гафури тураһында замандаштары. – Өфө : Башкортостан китап нәшрийәте, 1961. – 26 б.].

X. Искәндәревне өлкән укытучы З. Тупиев та искә ала: «Бу елларда, без, Гафури фикердәшләре, мөритләре әйтмешли, «жуликлар», күбәеп киттек. Гафуриның квартирасы безнең һәр көн җыела торган урыныбыз булды. Хәлим Искәндәрев, Мансур Халиков, …Бәләбәйдән Шәрәфи, Йосыф Шәркый (Деликамов), Габделхәй Карабаев һәм башкалар җыела торган иде»[84 - Шунда ук. – 42 б.].

«Рәсүлия» шәкертләренең алдынгылары, гадәттә, белемнәрен күтәрү максатында соңыннан Уфага – «Галия»гә килгәннәр. X. Искәндәрев, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Зыя Өммәти әнә шулай «Галия»дә бер чорда укыйлар. Бу егетләр русча өйрәнү өчен бер түгәрәк оештыралар. X. Зәйнинең безгә язган истәлеге Башкортстанның өлкән укытучысы Гата Исхакыйның матбугатта чыккан истәлеге белән туры килә. Ул да «Галия» шәкертләре арасында М. Гафури белән X. Искәндәревне телгә ала[85 - Мәҗит Гафури тураһында замандаштары. – Өфө : Башкортостан китап нәшрийәте, 1961. – 64 б.].

«Галия»гә килеп керүгә, X. Искәндәревне назыйр итеп билгелиләр (шәкертләрнең тәртибен карап торучы). Назыйр булганлыктан, аңа, гадәт буенча, аерым бүлмә бирәләр. Г. Ибраһимов, X. Искәндәрев, М. Гафури, З. Өммәти, X. Зәйни анда рус классик әсәрләрен укыйлар, рус грамматикасын өйрәнәләр. Түгәрәк атнасына ике мәртәбә җыела. Ләкин бераздан шәкертләр, «каты мөгамәлә итәсең» дип, назыйр Хәлимгә бойкот ясыйлар, аның белән исәпләшми башлыйлар. Аның бүлмәсенә кереп йөрүчеләргә дә кырын карыйлар.

X. Искәндәрев 1911 елның җәендә, татар шәкертләренең бик күбесенә хас булганча, казак-кыргыз балаларын укытып йөргән булырга тиеш. Шәһит Әхмәдиевнең 1912 елның мартында «Бәянелхак»та бастырган «Хат һәм җаваплары»нда, безнең уебызча, бер хат Хәлим Искәндәревнеке. Хатында ул шул чордагы Россиядәге политик атмосфераның кысанлыгына зарлана, идеалсызлыкны тәнкыйть итә, үзенең «Иртыш елгасы буенда караңгы гына бер авылда, изелеп, кыргыз, татар балалары укытып» ятканын әйтә. Халык җилкәсендәге бай малайларының, «укыйм» исеме күтәреп тә милләткә файдасыз кешеләр булып калуын әйтеп, «безнең өчен кулын сызганып, тезләнеп бала тәгълим кылучы мөгаллимнәр, файдалы кешеләр кирәк» ди. Хатта Грибоедовның «Горе от ума» әсәреннән өзек китерелә. «Бегу, не оглянусь, пойду искать по свету, где оскорблённому есть чувству уголок»[86 - Әхмәдиев Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 54–55 б.]. Моны цитата итеп китерерлек татар шәкертен (хатта аның инициаллары гына бирелгән: X. И.) русча хәзерлеге көчле булган X. Искәндәрев дип уйларга шулай ук нигез бар.

1912–1914 елларда X. Искәндәров Троицкидагы «Дарелмөгаллимәт»тә (укытучылар хәзерли торган мәктәптә) татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул чорда аның мәктәп балалары өчен «Белек йорты» дигән дәреслеге – уку китабы басылып чыга. «Белек йорты»н Сәйфи Кудаш шул заманның «зәвык белән төзелгән зур хрестоматияләреннән» берсе дип бәяли[87 - Кудаш С. Яшьлек эзләре буйлап. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964. – 44 б.]. X. Искәндәревнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге дә шул чорда башланып китә. «Йолдыз» газетасының 1913, 1914 елгы саннарында (№ 1093, 1103, 1113) ул «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән зур күләмле тәнкыйть мәкаләсен бастыра. Г. Ибраһимов әсәрләре турында бу тикшеренү заманында иң күләмлесе һәм иң төплесе булып саналырга хаклы: тәнкыйтьче биредә Г. Ибраһимов иҗатының иң характерлы якларын билгеләргә омтыла. «Әдиптә, – ди ул, – дикъкатьне алырлык бер мәел (тартым), көчле вә муаффәкыятьле бер мәел бар: ул шөбһәви… вә гомумән куркынычлырак урыннарны куертырга ярата». Шул ук вакытта тәнкыйтьче Г. Ибраһимовның стиль үзенчәлекләрен билгеләргә тырыша. Ул аның стилен «үзенә махсусрак, күз алдында чәчрәп тора торган бер стиль» дип атый. Ләкин тәнкыйтьче әдәбиятка иҗтимагый-социаль позициядән торып анализ ясый алмый әле. Г. Ибраһимов әсәрләрендә татар хатын-кызларының язмышы чагылу мәсьәләсенә тукталып, ул авыр язмышның социаль сәбәпләрен билгеләүгә кадәр күтәрелә алмый. Һәм шунлыктан тормышны каргаудан, өзгәләнүдән узмый. Тәнкыйтьче татар хатын-кызларының авыр язмышына сыкрана, сызлана, ләкин идеалистик фәлсәфәгә кереп бутала.

Үз чиратында Г. Ибраһимов тәнкыйтьченең журналистлык эшчәнлегенә югары бәя биргән. 1914 елда Сухумида вакытта ул X. Искәндәревкә хат яза. Бу хат жандармерия кулына килеп керә һәм копиясе мөселманнар яшәгән губерналарның жандарм идарәләренә җибәрелә. Г. Ибраһимов анда «Йолдыз»ның нашире һәм редакторы Һади Максудины редакторлыктан азат итү кирәклеге турында сүз алып бара. Башкалар бит, ди ул, газеталарны үзләренеке иттеләр. Безгә дә нигә шулай эшләмәскә? Газетаның рухын күтәрү күмәк көч белән эшләнә. «Безгә, шуңа күрә, күбрәк иптәшләр җыярга кирәк. Гомумән, мин сиңа Казанга күчәргә, шунда яшәргә киңәш бирер идем… Бу казанда һәрбер матбугат әһеле бер кат кайнап чыгарга тиеш… Бу кышны мин синең «Йолдыз»да эшләвеңне телим. Анда синең хыялыңны очырырга мәйдан зур. Әнә бит «Вакыт»та Җәләй (Җ. Вәлиди. – М. М.) күп яза. Синең әдәби багажың һич тә Җәләйнекеннән ким түгел… Мин Һадины редакторлыктан азат итәргә тырышам. Һади бары тик нашир булып кала, чөнки ул анда бер роль дә уйнамый»[88 - Оренбург Үзәк дәүләт архивы. – 21 ф., тасв., 4 эш. – 85 д.]. Әдәбият фәнендә бер төгәлсезлек киткән: кайбер чыганакларда бу хат Харис Фәйзигә адресланган дип күрсәтелә.

«Йолдыз» идарәсе дә X. Искәндәревнең каләменә югары бәя биргән: үзенең тарихына кагылышлы редакцион мәкаләдә аны Г. Ибраһимов белән беррәттән «мәгъруф (танылган) каләм әһеле» дип атый (1913, № 1078). Беренче империалистик сугыш башлангач, X. Искәндәрев хезмәт армиясенә эләгә. Мәгълүм булганча, Беренче империалистик сугыш вакытында патша хөкүмәте казах-кыргызларны тыл эшенә ала. Бу вакыйга социаль-милли-дини изү астында җәфа чиккән казах халыклары арасында сыйнфый көрәш утын кабызып җибәрә. Казах-кыргызлар царизмга каршы баш күтәрәләр. X. Искәндәрев исә әлеге казах-кыргызлар арасында «меңбашы» булып хезмәт итә. Патша төшерелгән көннәрдә Уфа урамнарында яхшы френч, затлы итекләр кигән, яссы каешлар белән уралган мәһабәт гәүдәле бер офицерны күрергә мөмкин була. Ул – меңбашы Хәлим Искәндәрев икән. Казах-кыргыз арасында йөргәндә, X. Искәндәрев бу халыклар восстаниесенең патша хөкүмәте тарафыннан канга батырылуын күргән. Бу көрәш вакытында ул үзе нинди позициядә торган? Моны әйтүе кыен. Һәрхәлдә, үзенең күргәннәрен ул яшьлек дусты М. Гафурига бик тәфсилләп сөйләгән булуы мөмкин. Безнең уебызча, М. Гафуриның «Бер нәүхә» (кычкырып елау) шигырен алар арасында булуы мөмкин дип фараз ителгән бер очрашу-сөйләшүдән соң язылган:

Еракта… Әллә кайда!.. Зар
Елыйлар, иштелә нәүхә.
Йөрәк әрнеп, күз алдымда
Хасыйл булды кара ләүхә…
Туганар тилмереп, иңрәп
Торалар шунда каршымда;
Тыныч тормыш югалган, гөж
Киләләр шунда каршымда…
Елыйлар, туктый алмыйлар…
Нигәдер һәммәсе кызган!..
Кыямәт көн кебек булган:
Урамда чалмалар тузган…