banner banner banner
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

скачать книгу бесплатно

XX гасыр башы татар әдәбияты бик тә үзенчәлекле, кабатланмас сюжетларга бай: «Банкрот», «Беренче театр» (Г. Камал); «Яшь йөрәкләр», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Йөз ел элек», «Карак мулла» (Г. Ибраһимов); «Галиябану» (М. Фәйзи); «Акчарлаклар», «Козгыннар оясында» (Ш. Камал)… Бу әсәрләрнең сюжетлары, җирлекләре шулкадәр төрле булганга, аларда бер-берсенә охшаган геройлар бөтенләй юк. Әлбәттә, боларда бирелгән персонажларның тормышта прототиплары булгандыр, заманында өйрәнелмәгән булу аркасында болар ачыкланмый калганнар. Рус һәм Европа әдәбиятында исә прототиплар бик күп ачылган. Моның сәбәпләре дә бар: Европа, рус әдәбиятын тудырган язучылар (Дидро, Доде, Гюго, Гёте, Толстой, Пушкин, Тургенев һ. б.) – мөлкәтле кешеләр. Үзләренең имениеләрендә яки кышкы кабинетларында эшләгәндә, алар барысы да көндәлек дәфтәрләре алып барганнар. Татар язучылары исә, тормыш төбеннән төртеп чыгып, мәдрәсәләрдә озак укып, барысы да тамак туйдыру өчен хезмәттә булганнар. Мондый кеше көндәлек алып бара алмый. Профессиональ язучы гына булдыра ала торган эш ул. Әнә шуңа күрә безнең әдәбият тарихында ике генә язучының тәртипле көндәлек алып барганлыгы мәгълүм: алар Ф. Әмирхан һәм М. Фәйзи. Боларның да көндәлекләре авырулары көчәеп, өйгә бәйләп куйган сәбәпле генә алып барылган. Көндәлекләр булмау безнең әдәбият тарихын бик нык җегәрсезләгән. Мәсәлән, 1912 елда Уфада Тукай белән М. Гафури очраша. Көне буе бергә йөриләр. Әмма нәрсә турында сөйләшкәнлекләре бер җирдә дә теркәлмәгән. Дөрес, Тукай үзе «күзгә-күз карашып» кына сөйләштек дип искә ала. Ләкин монда Тукай очрашу моментын гына әйтә. Шулай итеп, безнең әдәби әсәрләребезнең җирлеген ачу шактый кыен. Рус һәм Европа әдәбиятларында исә «Граф Монте Кристо» (А. Дюма), «Рамо энекәш» (Дидро), «Тарасконлы Тартарен» (Доде) һ. б. бик күп әсәрләрнең прототиплары ачылган. «Ревизор» (Гоголь), «Дубровский» (Пушкин) кебек әсәрләрнең, Тургенев, Достоевский, Толстой персонажларының бик күбесенең прототиплары мәгълүм. Боларның кайберләре әдәбиятның эчке закончалыкларын ачуга зур ярдәм күрсәтә. Әйтик, 1832 елда мәскәүле П. В. Нащокин үзенең дусты Пушкинга бер сюжет сөйли: белорус алпавыты Островскийның җирен-суын, имениесен күрше алпавыты, ялган кәгазьләр ясатып, суд аша талап ала. Өеннән куылган Островский үзенең крестьяннары белән суд чиновникларыннан үч ала башлый. Бераздан ул бөтен мөлкәтлеләрне талаучы юлбасарга әйләнә. Пушкин бу турыда әсәр яза башлый. Беренче вариантында әле төп персонажның фамилиясе дә Островский була. Ләкин Пушкин аны Дубровский дип үзгәртә[122 - Пушкин А. С. Дубровский. – М., 1976. – С. 86.]. Инде прототипка тышкы кыяфәт кирәк була. Кыяфәте дә шул сюжетны тыңлаган вакытта ук туа башлый: В. Н. Нащокин моны сөйләгәндә, мәҗлестә Пушкинның Бессарабия буенча дусты, археолог, әдәбиятчы А. Ф. Вельтман катнаша. «Дубровский» кулъязмасының беренче битендә карандаш очын тияр-тимәс кенә баскалап ясаган ир кеше портреты бар. Пушкин бу рәсемдә геройның эчке халәтен бирергә тырышкан, образны аңлар өчен, аның ышануынча, күбрәк эчке дөньясын бирергә кирәк. Пушкин иҗатын өйрәнүчеләр хәзер бу портретның Вельтманнан ясалганлыгын расладылар (Литературная Россия, 1977, № 23).

Димәк, әдәби образлар аерым кешеләрнең йөзеннән, кыяфәтеннән дә тудырыла ала икән.

Сүз язучының «көндәлек дәфтәре» хакында иде… Шунысы кызык: язучының көндәлек дәфтәре табылдымы – аның әсәрләрендәге берәр персонажның прототибы ачылмыйча калмый. М. Фәйзи көндәлекләре, дидек. Көндәлекләрне укыган әдәбият белгече М. Мөлеков, Галиябануның прототибын эзләгәннән һәм тапканнан соң, болай ди: «Серле йомгакның очы язучының көндәлек дәфтәрләрендәге язмаларга яшеренгән булып чыкты».

Көндәлек дәфтәрләре нәрсә сөйли соң? М. Фәйзи Юлык авылындагы Вафа Әдһәмев дигән егет белән дус булган. Хәлилне ул шуннан «ясаган». «Аның ямьле күренеше вакыйгага тон бирде», – дип язып куйган автор көндәлек дәфтәренә. Вафа Юлык кызы Хәдичәгә гашыйк булган. Хәдичәнең әти-әнисе исә, аны бай малаена бирәселәре килеп, боларга комачау иткәннәр. Ләкин Хәдичә егетенә ябышып чыккан, һәм алар матур тормыш корып җибәргәннәр.

Болары фактик материал булды. Ләкин әле монда «драма» ясалмады. Беренче этәргеч импульсны Вафа белән Хәдичәдән алган драматург икенче бер вакыйгадан файдалана. Әйтик, төп героинясын аның һич тә Хәдичә исеме белән бирәсе килми. Исем икенче вакыйгадан алына. Верхне-Уральск ягындагы татар авылларының берсендә Сәгыйдәбану исемле бер гүзәл яшәгән. Ул бер ярлы егетне сөйгән. Ләкин Сәгыйдәбануны Моталлап Каипов дигән бер бай сатып алган. Бу кайгылы вакыйга турында көй чыгарганнар. М. Фәйзи бу вакыйганы ишеткән һәм көен дә отып алган. Шуннан соң гына пьеса язарга утырган. Көйнең исеме «Сәгыйдәбану» булганлыктан, ул драмасын шулай исемләгән. Бераздан җыр тексты һәм ритм таләбенчә кызның исемен Галиябануга үзгәрткәннәр (Казан утлары, 1974, № 8).

Моннан күренгәнчә, язучының көндәлек дәфтәрләре ул тудырган әдәби образларның прототипларын ачуда иң ышанычлы чыганак була икән. Инде кайбер нәтиҗәләр ясыйк:

1. Әдәби герой йә гел иҗат фантазиясеннән генә туа, йә тормыштагы бер яки берничә кешедән «ясала». Язучы һәр ике очракта да тулы ирекле.

2. Прототип итеп язучының үз тирәсендәге шәхес яки кеше сөйләве буенча тасвирланган шәхес алына.

3. Язучы әдәби героена еш кына прототибының исем-фамилиясенә якынрак исем-фамилия бирергә тырыша. Болай эшләү аның иҗат эшен җиңеләйтә.

4. Прототипларны ачу әдәбиятның тормыш белән бәйләнеше дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.

5. Прототипларны ачу юлында язучының публицистикасы, хатлары, көндәлекләре, аның шәхесе турында башка кешеләрнең истәлекләре, теге яки бу язмалары, тарихи хезмәтләр, фактларны чагыштырып карау һәм әдәбият белгеченең шул чорны белүе зур ярдәм итә.

Татар әдәбиятында «кара көч» образы[123 - Текст М. Мәһдиевнең басмага әзерләнеп тә чыкмый калган монографиясенең сакланып калган корректурасыннан алынды (Мәһдиев М. С. Иҗтимагый һәм эстетик фикернең татар әдәбияты үсешенә йогынтысы (1910–1917 еллар). – 1977. – 174 б.). Бу монографиянең язмышы «Ачы тәҗрибә» әсәрендә яктыртыла. – Г. Х.]

Әләкчеләр, мәхбүсләр, җәлладлар…

Яңа революцион күтәрелеш елларында кара көчләр – провокаторлар, шымчылар, жандармнар белән көрәш татар демократик әдәбиятында зур чагылыш таба. Бу көрәш әдәбиятка бөтен бер тематика булып килеп керә. Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек язучылар, сатирик журналлар яңа революцион күтәрелеш елларында икейөзлеләрне, кара эчлеләрне, сатлык җаннарны тәнкыйть уты астына алалар.

Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай кебек әдипләрнең илдә барган политик атмосфера белән якыннан таныш булганлыгы, рус әдәбиятының прогрессив казанышларын үзләштереп барганлыклары – мәгълүм нәрсә. Татарлар арасындагы политик атмосфера да бөтен Россиядә урнашкан атмосферадан, нигездә, аерылмый. Әдәбиятта да шулай: рус әдәбияты белән бер ук вакытта сатлык җаннарны образ буларак әдәбиятка кертү процессы башлана. Бу тема беренче чиратта Тукай иҗатында активлашып китә. 1910–1913 елларда Тукайның дөньяга карашында, бер яктан, кара көчләрнең хакимлек итүе вакытлы гына икәнлеккә ышаныч арта барса, икенче яктан, үзен чолгап алган мохиткә, үзе тирәсендә чуалган буржуаз-мещан интеллигенциясенә шикләнеп карау тенденциясе көчәя.

Монафикълар камап һәр дүрт ягымны,
Күрәлмим мин кояшым һәм аемны.

    («Үкенеч», 1910)
Шагыйрьнең иҗатында җан сатучылар, монафикълар сурәте күренә башлый. Тукай, шәхес буларак, бу чорда керләнмәскә, пакьлеген сакларга тырыша. С. Рахманколыйга багышлап язган (К. Мостакаев искәрмәсе, Г. Тукай, 2 т., 356 б.) шигырендә дә ул монафикълар, вак җанлылар, доносчылар белән тулган татар тормышыннан үзен аерып куя, алардан читтә торырга дустына вәгъдә бирә:

Белеп тор, мин чыгармын таш күңеллеләр арасыннан,
Көлеп тормам карап читтән, синең бәхтең карасыннан.

    («…га», 1911)
Тукайның бу чордагы хатлары, мәкаләләре белән танышканда да шул ук хәл: шагыйрь монафикълардан җәфа чигә. «Бу замандагы европалылар, – дип яза ул С. Сүнчәләйгә хатында, – нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңа тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр. Бу – күз алдында. Сине мин һәр тугрыда садәдил кеше таптым» (курсив безнеке. – М. М.)[124 - Тукай Г. Әсәрләр. – 4 т. – 217 б.]. Буржуаз шартларда якын-тирәсендәге шәхестән шөбһәләнү әнә шундый саф күңелле кеше эзләү, эзләнүне тудыра. Парижда «Мусульманин» журналы чыга башлагач, шагыйрь аңа зур шөбһә белдерә: «Син аларны (ягъни журнал чыгаручыларны. – М. М.) кемнәр дип таныйсың?» – дип сорый ул икенче бер хатында үзе «садәдил» дип тапкан шул ук Сүнчәләйдән[125 - Шунда ук. – 216 б.].

X. Ямашевның үлеме татар прогрессив яшьләре өчен һич тә көтелмәгән, тарих тарафыннан кинәт ясалган удар була. Тукайлар, Әмирханнар, Коләхметовлар бер мәлгә тетрәп, туктап калалар. Ямашев үлгән көннәрдә татар демократик интеллигенциясе атакага күтәрелгәч кинәт кенә командиры үлгән гаскәрне хәтерләтә. Ахырдан Ямашевның мондый кинәт үлемен Г. Ибраһимов «төбе-сере ачылмаган үлем» дип атый[126 - Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан: Татгосиздат, 1922. – 6 б.]. Бу «сере ачылмаган үлем»нән тетрәнү беренче чиратта Тукай иҗатында сизелә. Шагыйрь әнә шуңа күрә Ямашевка багышланган ике шигырендә дә дустындагы саф күңеллелек, әхлаклылык, ачык йөзлелек сыйфатларына басым ясый. Большевик образын шагыйрь әнә шулай үзенчә, Тукайчарак кабул итә. «Монафикълар» арасында яшәгән шагыйрь, большевикның сыйныфлар көрәшендә пролетариат җитәкчесе булуын күрүдән бигрәк, әхлакый якларын күргән һәм шуңа сокланган. «Хөрмәтле Хөсәен» үлгәннән соң, Тукайда «монафикълар»ны тәнкыйть итү тагы да кискенләшә.

Ләкин шагыйрь «монафикълар» алдында җебеп калмый. Көр тавыш белән үзе аларга яный, өркетә.

Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән,
Монафикъ! Яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән!

    («Монафикъка», 1912)
Шулай итеп, унынчы елларда патша охранкасының политикасына протест йөзеннән әдәбиятта икейөзлелекне, доносчылыкны тәнкыйть итү тенденциясе барлыкка килә. Тукай шигъриятендә «саф күңел», «керсез күңел», «кара», «монафикъ», «доносчы» һәм башка сүзләрнең еш кулланылуы – шагыйрьнең заманга, тарихи барышка гадәттән тыш сизгер икәнлегенә, шул барышны вакытында чагылдыручы булганлыгына бер мисал. Доносчылыкны тәнкыйть итүнең (донос – татарча «әләк» сүзе белән йөртелгән) татар прогрессив әдәбиятында традициясе бар иде. Моны, ихтимал, ХIХ йөз шагыйре Яков Емельянов башлап җибәргәндер. Мәгълүм булганча, донос аркасында ул төрмәдә утырып чыга. Емельяновта әләк (донос) әле конкрет бер күренешкә кагылмый, ул, – гомумән, явызлыкның чагылышы. Патша строе шартларында, Емельяновча, намуслы кешене, кая гына барса да, ничек кенә сакланса да, әләк-донос эзәрлекли. Шагыйрь, әләктән зарланып кына калмый, бәлки аңа каршы күтәрелергә дә чакыра.

Шушы яман,
Тинтәк башлы,
Иң акылсыз
Чак каргадан
Бик тизеннән
Котылмасак,
Итәр харап![127 - Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1968. – 254 б.]

1911 елның февралендә башланган тентүләр фонында демократик әдәбиятта Емельянов күтәргән тема кабат яңгырый. Демократ язучылар патша хөкүмәтенең репрессияләрен революцион күтәрелештән өркеп калган самодержавиенең контрчаралары икәнен әле аңлап бетермиләр. Тентүләр бөтен татар районнарын чолгап алган көннәрендә С. Сүнчәләйнең «Гайбәт» дигән бер шигыре матбугатка чыга.

Изгеләрчә тор, гыйбадәт кыл, җыла.
Яки көл, аз уйна, шаула, йөр, дула –
Барыбер гайбәт гөнаһыңны табар,
Җәлладың ул, сүз белән башың чабар.

Ул ишек ачмас, ишек астан керер.
Таш эченнән, диңгез астыннан йөрер.
Бармы гаебең, юкмы – ул шаулап ятыр,
Мәңгегә исемеңне таплар, пычратыр.

Фил итәр чебенеңне, үзеңне сатар,
Пакь атыңны былчырак базга атар.
Шул явыз гайбәт намусыңны ватар,
Аурый бит гайбәт белән безнең татар[128 - Йолдыз. – 1911. – № 664.].

Шунысы характерлы: рус шагыйре И. С. Никитиннан тәрҗемә ителгән бу шигырьгә С. Сүнчәләй бер үзгәреш керткән: әләкчелекне ул татар тормышына хас бер күренеш дип биргән. Моңа гаҗәпләнерлек урын юк; шагыйрь үзен чолгап алган мохитне күргән, шуны тасвирлаган, башка дөньяны ул әле белми. Никитин шигыре шуңа күрә аңа бер этәргеч кенә булып хезмәт иткән.

Доносчылыкны тәнкыйть итүдә М. Гафури башкачарак позициядә тора. Я. Емельянов доносчылыкны, гомумән, явызлык дип тамгаласа, С. Сүнчәләй моны конкрет татар тормышына кайтарып калдырды. Алар һәр икесе хөкем чыгардылар: доносчылык – кабахәт эш. Һәр ике шагыйрь әнә шундый бәядән узмадылар. М. Гафури исә, бишенче ел революциясенең әһәмиятен аңлауда тулы бер эволюция кичереп, революцион-демократиягә килгән шагыйрь буларак, доносчылыкка чик куячак көчләрне дә күрә, киләчәккә зур өметләр баглаган хәлдә, бу ямьсез күренешне тәнкыйтьли. Аның «Доносчы» шигыре үзенең оптимистик мотивлары белән, әлбәттә, С. Сүнчәләй зарыннан күп югары.

Белми бит ул – алдына баскан дию,
Табынып шуңа ул да зураймак була,
Ике тиен дә тормаслык җәлладларга
Башын сатып, тамак туйдырмак була.
Җәлладын, диюләрен
Мөнҗәникъка тотар өчен
Кирәк булыр: иркен сулыш,
Үч алучы бишенче ел![129 - Гафури М. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1939. – 47 б. Сүзлек: мөнҗәникъ – борынгы заман сугышы коралы, туп. – М. М.]

Бу чор әдәбиятында әнә шулай сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнәләр. Демократик әдәбиятта алар барысы бергә «кара йөзләр» дип исем алганнар.

«Кара йөзләр»дән конкрет шәхес – явызлык символы Ишми ишан әдәбиятка килеп кергән. Сатирик әдәбиятта аңа шактый күп юллар багышланган. Ишми турында татар һәм рус вакытлы матбугатында да байтак язылган.

Татар матбугатының Ишми ишанга каршы көрәше 1906–1909 елларда ук башланган. Бу чорда татар газета-журналларында Ишминең яңача укытуга каршы көрәше фаш ителә, ул тискәре карт, кадимче, яңалык дошманы дип тамгалана. Ф. Әмирханда, мәсәлән, ул тәнкыйть объекты булып 1907 елда күренә башлый (Әл-ислах, 1907, № 13). 1908 елда язылган «Кечкенә фельетон» исемендәге әсәрендә дә Ф. Әмирхан әле Ишмине донасчы буларак түгел, ә яңалык дошманы буларак кына, мәдрәсәләргә бәйле рәвештә генә тәнкыйть итә[130 - Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр : 2 томда. – 2 т. – 259 б.]. «Казан мәхдүмнәре дикъкатенә» дигән фельетонда да шулай: анда Ишминең русча укытуга каршы көрәшеп йөрүенең буш бер эш, тарихи барышның аерым кара көчләр белән исәпләшмәве турында әйтелә[131 - Шунда ук. – 320 б.].

Яңа революцион күтәрелеш елларында исә Ишми мәгърифәт дошманы буларак кына түгел, ә хезмәт халкы дошманы, самодержавие агенты буларак тәнкыйть ителә башлый. Ишминең «тырышлыгы» белән унынчы еллар башында уку йортлары туздырыла башлагач, аңа каршы язылган мәкаләләр күбәеп китә… Аның сатира объекты буларак матур әдәбиятка килеп керүе дә нәкъ шул чорга карый. Тукай 1910 елда язылган «Кайда? Кем?» дигән шигъри фельетонында аны «фетнәле эшләр башында» торучы тәдәнни (артка өстерәү) арбасы дип атый.

Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы![132 - Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 2 т. – 96 б.]

Ләкин бу текст «Яшен ташлары» (1911) җыентыгында гына шулай «юашландырылган». Тукайның кулъязмасында һәм беренче тапкыр басылган «Ялт-йолт» текстында «чалмалы карт» конкрет аталган. Анда болай:

Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?
Түнтәр авылы чалмалы карт марҗасы[133 - Ялт-йолт. – 1910. – № 18.].

Озак та үтми, шагыйрь бу шәхескә яңадан әйләнеп кайта. Бу юлы ул аны типиклаштыру юлы белән бирә. Ишми Кушмыйга әйләнгән.

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы,
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.
Безнең урам – таш урам, ташу ага басудан,
Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан[134 - Тукай Г. Әсәрләр. – 2 т. – 153 б.].

Нәкъ шул ук вакытта Ишми ишан образы Ф. Әмирхан фельетоннарында еш күренә башлый. «Бар иде, ди, бар иде, ди» исемендәге фельетонында ул Ишмине надан муллалар арасында яшәргә җайланган доносчы дип атый[135 - Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр : 2 томда. – 2 т. – 386 б.].

1910–1912 еллар, шулай итеп, татар демократик әдәбиятында әләкчелекнең, социаль явызлык дәрәҗәсенә күтәрелеп, актив рәвештә тәнкыйть ителә башлаган чоры була. «Гайбәт»не, «әләк»не тәнкыйть итү белән бер чорда унынчы еллар татар әдәбиятына кара буяулар – төрмә, палач, суд, тоткынлык тематикасы да килеп керә. Моның да татар әдәбиятында борынгыдан килгән традициясе бар иде. Игътибар итсәк, Кол Галидән башлап ХХ йөз башына кадәр татар әдәбиятында, башлыча поэзиядә, зиндан телгә алынып киленә. Мәхәббәт геройлары Йосыф та, Таһир да, Бүзьегет дә зинданга эләгәләр, кайберләре шунда корбан булалар. Кол Гали дә, Сайяди дә, Курмаши да, Көнчыгыштан килгән гуманистик традицияләрне баетып, мәхәббәтнең зинданнан, палач балтасыннан көчле икәнлеген исбатларга тырышалар. Ләкин XVIII–XIX гасырларга таба самодержавиенең реакцион милли политикасы көчәйгән, катлаулана барган саен, татар әдәбиятында зинданның мәхәббәт герое өчен түгел, гомумән, гадел, туры сүзле кеше өчен икәнлеге сурәтләнә башлый. Донос аркасында үзе зиндан күргән Утыз Имәни, мәсәлән, мөнәҗәтләрендә болай дип Аллага дәшә: дүрт кешенең капкасына бардырма: судья, мөфти, губернатор, патша; дүрт нәрсәне күрсәтмә: фәкыйрьлек, бурыч, авыру, төрмә; дүрт кешенең бәлаләрен күрсәтмә: бозыштыручы, хәйләкәр, шымчы, патша. Акмулла да донос корбаны була, зинданга эләгә. Акмуллада исә зиндан конкретлаша: аның «эчендә нахак та бар, хаклык та бар». Нахаклары кемнәр соң?

Кай адәм ун ел ятыр, озак калган,
Эшләре Петербурга озап калган,
Һиммәтле кандай ирләр заегъ булып,
Аягы кисәп менән тозакланган[136 - Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – 242 б. Сүзлек: озап калган – китеп барган; кисәп менән – богау белән. – М. М.].

Көнбатыш әдәбияты тәэсирендә иҗат иткән З. Бигиевтә төрмә функциясе үзгәрә: мәгърифәтче язучы төрмәдә нахакка утырган Муса Салиховны маҗаралардан соң азат итә. Мәгърифәтче язучы өчен, әлбәттә, сыйнфый-социаль критерий юк, аның өчен явызлык һәм яхшылык кына бар. «Гөнаһе кәбаир»дә ул төрмәгә явызлар – Мәмәт белән Габделгафурны кертә. Позициясендә социаль карашлардан бигрәк гомуммәгърифәтчелек карашларын уздырган Дәрдемәнднең дә матбугатка чыккан иң беренче шигырендә зиндан бар. Аның зинданы да явызлар өчен. Бу шигырен ул «тимерле тәрәзә үтәсеннән күзе елтыраган танышка тартамын» дип багышлый.

Ятимнәр күңелене кырдың, җимердең –
Көчең җитсә, бу зиндан ишеген ват!
Туган алдауда мин синнән калышмам,
Күрим сине, йә бу солдатны алдат![137 - Вакыт. – 1906. – № 16.]

    («Кыйтга»)
Столыпин реакциясе елларында инде патша төрмәсенең төсе әдәбиятта ачыклана башлый. Шул елларда иҗатының югары ноктасына җиткән Н. Думавида ул халыклар төрмәсе булган патша Россиясен, самодержавиене символлаштыручы кара көчкә әйләнә. Әлбәттә, тәэсир объектына сыйнфый-социаль мөнәсәбәт әле Думавида да күренми. Ләкин Думави «төрмә»сендә, һәрхәлдә, гаепсезләр газап чигә. Монда Кол Гали, Курмаши, Утыз Имәни, Акмулла, Емельянов һәм башка гуманист шагыйрьләрдән килгән традиция яңара.

Думавиның төрмәне, патша Россиясендәге символик кара көч итеп, кат-кат тасвирлавын тарихның шаяруы дип кабул итәргә мөмкин: 1911 елгы тентүләр вакытында ул үзе дә төрмә камерасына килеп эләгә. Думавиның дөньядагы явызлыкны, шәхесне имгәтә торган иҗтимагый тәртипләрне тәнкыйть иткән шигырьләрендә һәрвакыт җан өшеткеч бер аһәң, шөбһә сизелеп-сизелеп ала. Шагыйрьне һәрвакыт әллә каян килеп кергән бер тавыш сагайта. Нәрсә бу?

Нинди шомлы тавыш бу?
Палач вәхши бераз
кан койган икән;
Гөнаһсыз бер адәмнең
бугазына
Пычакны шулвакыт
ул куйган икән…

Думави шигырьләрендә сыкрану, шикләнү авазлары яңгырый. Бу – реакция елларындагы төрмәләр, судлар белән җәфа чиккән хезмәт ияләренең авазы. Тормыш, Думавича төрмәләр, хәбесләр, җәлладлар белән тулы.

Күп еллар ятамын кап-караңгы
Төрмәдә, тавыш юк, тып-тынлык.

    («Мәхбүс»)
Аңладым: бер хәбестән
Икенчегә
Казаклар ул адәмне илтә иде.

    («Яз үтеп, җәйнең башы…»)
Күрәмсез? Рәшәткәгә бер кош кунган,
Каян син килдең монда, әй гөнаһсыз?
Юк исә мәхбүсләрнең берен танып,
Төрмәгә керимме, дип торамсыз!

    («Себер төрмәсендә…»)
Күргәнебезчә, шагыйрьнең әйләнә-тирәсендәге бөтен тормыш гөнаһсызга яшь коюдан, гаепсезләрне тоткын итеп газаплаудан гыйбарәт. Бу безгә мәгълүм булган, матбугатта басылып чыккан шигырьләр генә. Ләкин тентү киләсе көнне һәм төнне Думави үзе дә, аның шәкертләре дә, мичләр тутырып кәгазь ягалар. Бубый урамындагы кар иртәгесенгә кап-кара булган иде, дип искә алалар шәкертләр ул көн турында. Ихтимал, Думавиның безгә мәгълүм булмаган, матбугатта чыгып өлгермәгән шигырьләре дә шунда һәлак булгандыр. Ниһаять, моңа кадәр Думави өчен абстракт куркыныч булып килгән зиндан, тоткынлык конкретлаша. Төрмә камерасында шагыйрь кулына каләм ала.

Моңланып, мин дә тәрәзә
Алдына килсәм әгәр:
«Кит югал!» – дип каршы ала
Мине төрмә сакчысы.
Мин китәм, әмма табигать
Кызгана бугай мине –
Койма артыннан карап
Кала миңа ай яртысы.

    («Мәхбүс»)
Шулай итеп, татар әдәбиятына төрмә темасы килеп керде. Патша Россиясе – үзе халыклар төрмәсе, һәм бу «халыклар төрмәсе» дигән сүз һич тә абстракция түгел, ә чынбарлык иде. Унынчы елларда Россиядә төрмә ишекләре, богаулар тавышына халык ыңгырашуы кушылган. Шуңа күрә татар әдәбиятына бу авазларның килеп керүе ул табигый бер күренеш булды.

Төрмә очерклары

Яңа революцион күтәрелеш елларында патша төрмәсе турында фаш итүче политик очерк жанры туа. Шул елларда туган төрмә очеркларының иң характерлыларыннан икене – дин реформаторы, мәгърифәтче язучы Г. Буби һәм З. Шаһингәрәев әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Болар, берсе – Вятка ягында, икенчесе Самара губернасында яшәсәләр дә, икесе дә бер язмыш кичерәләр. Беренчесе яңача укыткан өчен доносчы Ишми корбаны булса, икенчесе, рус класслары, һөнәр мәктәпләре ачып җибәргән өчен, доносчы ахун Ш. Гаделев корбаны була. Ни өчендер З. Шаһингәрәев тә Г. Буби, Н. Думави, Ш. Саттаровлар утырган Сарапул төрмәсенә китерелә.

Г. Бубиның Сарапул төрмәсе турындагы кулъязмалары әлегәчә басылмаган. Хәлбуки, патша администрациясе, чиновниклары, бюрократлар, патша суды, төрмәсе турында ул очеркларда искиткеч бай материал бар. З. Шаһингәрәевнең очерклары исә «Төрмәләр хатирәсе» исемендә 1913 елда Казанның «Милләт» матбагасында басылып чыга.

Башта Г. Буби очерклары турында берничә сүз. Бу очеркларда без патша Россиясендәге паразитик типларның бөтен бер галереясын күрәбез. Монда кадимче муллалар, надан ишаннар, доносчылар, жандарм офицерлары, ришвәтчеләр иксез-чиксез. Г. Буби очеркларындагы конкрет шәхесләр һич тә милләтләргә бүленмиләр. Автор шәхесләрне ике генә категориягә бүлә: болар – мәгърифәт тарафдарлары яки аның дошманнары. Дошманнарны тасвирлаганда Г. Бубиның теле искиткеч усал, аның тасвиры колоритлы, сүзе куәтле. «Буби» уку йорты гомернең гомер буена руслардан түгел, ә татарларның үзләреннән зыян күреп килгән. Очеркларда моңа мисаллар бик күп. Анда, мәсәлән, XIX гасырның соңгы чирегендә Буби уку йортының Бәдретдин мулладан күпме җәфа чигүе турында языла. «Ошбу Бәдретдин мулла кебек хәсис, вөҗдансыз, фетнәче, милләт вә дин хөрмәтен белмәс дөньяда икенче адәм йә булыр, йә юк. Әтрафына үзенә муафыйк бар хәбисләрне җыймыш, шайтанлыкта шайтаннан да уздырадыр, ягъни бөтен янәшә-тирәгә күрсәтмеш, вә бераздан вөҗданы бар һәрбер адәмнән ләгънәт вә нәфрәт алмыш иде». Бәдретдин мулла мәдрәсә өстеннән гариза биреп бик алҗыткач, комиссар килеп аннан «Мәдрәсә хакында икенче мәртәбә гариза бирмә» дип имза алды». Кара көчләр турында язганда Г. Буби ирониягә күчә: «Бар гомерен шуңа сарыф кылды, вә шул хосуста һәфтәдә ике вә һич булмаса бер дәфга Бубыйдан илле чакрым җир Сарапулга бармаенча калмады, вә ахырында Сарапулдан мәдрәсә хосусында гариза биреп кайтканда хәстәләнәрәк өч көннән соң Әбүҗәһелләр, Әбүләһәбләр янына китте… Яхшы, әле ул вакытта донос модада түгел, аны белгән кеше юк иде. Әгәр бу мәлгунь юлны Бәдретдин мулла белсә иде, «Буби» мәдрәсәсе бу көнгә калмас, бәлки моннан утыз-кырык ел мөкатдәм үк ябылыр иде». «Бәдретдин мулланың «тырышлыгы» белән китерелгән Солтан исемле бер мөселман урядникның паспортлары юк кырык-илле шәкертне кыш уртасында чатлама суыкта, үзе төнлә тагын, сарык көтүе кебек җәяү, Бубыйдан биш чакрым җир, Әгерҗегә комиссарга алып килүе вә, шунда илтеп, бер тәүлек ябып торгызуы хәзер дә бөтен ямьсез ләүхәләре белән күз алдында тора…» «Безнең татар шулай менә, түрә булдымы, мотлакан, үз милләтенең хозененә йөри, үз кардәшләренең канын эчә. Әгәр стражнигың татар булмаенча берәр рус булса иде, мотлакан, ул бу эшне эшләмәс иде. Хәтта шул вакыттагы рус комиссар да, Солтанны бу эше өчен бик шелтәләп (башта үзе өйдә юк икән), үзе кайткач та шәкертләрне кайтарып җибәрде. Вә ни сәбәптәндер Солтан да урынында озак тормады, төшерелде, вә шул хәсрәтеннән булырга кирәк, үзен үзе асты, ләкин, вакытында кереп, бауны кисеп алдылар, максудына ирешмәде. Хәзер Уфада ул, безнең собраниедә нинди дә булса бер урында. Мөхәммәдьяр мөфтинең өерле эштән чыккан кешеләрне шунда безнең мәхкәмәи шәргыягә җыюы аның үзенә махсус бик сәер гадәте инде ул».

Икенче вакыт Бәдретдин мулланың гаризасы буенча, егерме биш-утыз стражник белән Сарапул комиссары килеп, мәдрәсәдә тентү ясыйлар. Габдулланың әтисе өстеннән «ялган акча ясый» дип язып биргән икән. Рус комиссары бөтен мәдрәсәне тентеп берни дә тапмагач, «өебезне карамады да, әткәйдән гафу үтенде вә шул көенчә кайтып китте. Комиссар, тәмәке күргәч: «Бу эшегезне язсам, ничек булыр?» – дигән иде. Әткәй аңар: «Мөфти үзе дә тарта, бернәрсә дә булмас», – дип, аны искят итте». Г. Буби патша чиновникларының бөтен якларын – ришвәтчелеген, куркаклыгын, тупаслыгын сатирикларча күрә һәм көлә белә. Менә бер-ике мисал: Ишми ишан Әгерҗегә килгәч, Г. Бубины аның белән очраштыралар. Очеркларда мондый юллар бар: «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады. Ләкин минем шайтаным аның шайтанына галиб килде, ничек итсә иттем, мин талашмадым, бәлки Ишми ишан белән аны талаштырдым. Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды». Яки суд алдыннан шаһитларны ант иттерү вакытын алыйк. Закон буенча офицерлар, дин әһелләре судта дөресен сөйләү өчен ант итмиләр. Алар – болай да ант эчкән кешеләр. Ишми ишан исә моны белми. «Ишми дә озын чапаны белән тузаннарны себерә-себерә тезләнде, үзе яминле булса да, кеше рәтеннән ант итте. Хокукын белмәгән сәфиһ адәм һәрвакытта шулай була шул». Суд барышын тасвирлаганда Г. Бубиның әдәби осталыгы сокланырлык. «…Моннан соң Ишми керде. Ишектән килеп кергәч тә, һәйәте хакимә алдында тузанлы, нәҗес идәнгә килеп тезләнде. Пристав килеп торгызган иде, ике-өч адым атлап, дәхи тезләнде. Пристав монысында ачуланып торгызды. Ишминең, исәр үгез кебек як-ягына каранарак, «Шәригать, шәригать» дигәне ишетелде». «Жандармский вахмейстер да йөз сум ришвәт алган иде. Төрмәдән чыкдыкымыз соңында анысын сәер иттек: «Судка бирәмез», – дип куркытып, аякларымызга сәҗдә кыйлдырдык, өч йөз сумны тәмам түләттек. Безне хәбес кыйлганда аждаһа кебек йөргән кешенең аякларыбыз астында еланнар кебек бөгәрләнүе әмма кызык, көлке булды соң…»[138 - Фәтхиев А. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. 10 нчы чыгарылыш. – Казан, 1962. – 12 б.]. Г. Бубиның бу очерклары, әдәби парчалары шул заманның доносчыларын («Милләтенә хыянәт итүчеләр», «Җәдитләргә казылган чокыр» һ. б.), төрмәдәге башбаштаклык, патша администрациясенең бюрократлыгын («Бахмутинның рәсемен алу», «Тәҗрибәле никах», «Коры мәхәббәт», «Ирләр фәхешханәсе» һ. б.) искиткеч ачы сатира уты белән көйдерәләр.

З. Шаһингәрәевнең «Төрмәләр хатирәсе» дигән очеркларында исә төрмә тыныч манерада тасвирланган. Бу китапта автор тоткыннарның кайберләренә характеристика бирә. Аның камерасындагы тоткыннарның берсе – Габдулла Буби. Автор аның камерада бик тыныч кына әдәби эш белән шөгыльләнеп ятуына сокланып бетә алмый. Аның, ди ул, «язган тәэссоратын укыган вакытта кемнең дә булса күзеннән яше күренмәү мөмкин түгел иде. Табигый, бу – тәэссорат хисе булмыйча, осталык шагыйрият иде». Камерада тагын Алабуга реаль мәктәбе укучысы унҗиде яшьлек рус егете Гвоздев була. Гвоздев – сәяси тоткын, шигырьләр яза, русчадан эсперантога тәрҗемә итә, акча белән мәхбүсләргә ярдәм итә, «чын мәгънәсендә инсан холыклы», сабыр. Икенче бер тоткын – Котдус исемле Әгерҗе егете, ачык фикерле, гыйлемгә һәвәсле, яхшы гына русча белүче, егерме сигез яшьләрдә, гүзәл тавышка малик, гарәпчә вә төрекчә җырлый белә, русчадан тәрҗемә итә, хикәяләр яза». Котдус исемле егетнең ике иптәше – «Иж заводыннан сәясәт белән эләккән урта мәгълүматлы, саф калебле тырышчан Шутов, Переводчиков фамилиясендәге егетләр. Переводчиков, рисуноклар ясап, алтын кара илә әллә нинди шамаилләр ясамакта иде, Шутов күбрәк вакытын җәбер-һәндәсә карап утырмакта иде»[139 - Шаһингәрәев З. Төрмәләр хатирәсе. – Казан, 1913. – 74 б.]. «Арабыздан иң инсаниятле, иң бай бер иптәшебез Гвоздевка 102 нче статья белән алты ел каторга бирделәр», – дип яза автор[140 - Шунда ук. – 80 б.]. Сарапул төрмәсендә бу вакытта өч йөз илле-дүрт йөз кеше тотылган, һәм аларның күбесе политик тоткыннар булган.

Очерклардан күренгәнчә, патша төрмәсенең камерасы руслар, татарлар һәм башка милләт вәкилләренең үзара туганлашуына, политик яктан хәзерлекләре артуга ярдәм генә итә. Монда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне руслык-татарлык түгел, христианлык-мөселманлык та түгел, ә кара көч – самодержавие строена мөнәсәбәтләрнең уртаклыгы билгели. Монда, караңгы төрмә камерасы эчендә, әдәбият, сәнгать әнә шулай тоткыннарның юанычына, аларның кара көнен яктыртучыга әйләнә. Д. Гобәйдинең шигырьләр китабына сүз башында «1912 елны… РСДРПның Ижевск оешмасы туздырыла» дигән сүзләр бар[141 - Гобәйди Д. Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 4 б.]. З. Шаһингәрәев китабында, ихтимал, нәкъ менә шул туздырылган оешманың членнары искә алынадыр?

Академик үзәктә эшләгәндә, Г. Ибраһимов ашыгычлык белән Г. Буби кулъязмаларын эзләп алу буенча конкрет чаралар күрә. 1922 елда үлгән Г. Бубиның очерклары, Г. Ибраһимов тарафыннан китертелеп, Казан университеты Гыйльми китапханәсенең сирәк очрый торган кулъязмалар бүлегенә тапшырыла. Уналты ай төрмәдә утырган тоткынның мемуарларындагы конкрет шәхесләр: надзирательләр, жандарм офицерлары, ришвәтчеләр, чиновниклар һәм, ниһаять, политик тоткыннар – барысы да Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларны тулыландыруга ярдәм иткән булулары мөмкин.

Провокаторның чирканчык тибы

Политик очерклардан тыш, «кара көчләр»нең аерым типлары хикәя һәм романнарда тасвир ителә башлый. Арадан иң характерлысы – Г. Газизнең «Олугъ ләгънәт» хикәясе. Хикәянең 1912 елда язылган булуы очраклы түгел. Татар интеллигенциясе арасында охранка агентларының иң активлашкан чоры бу. Әлбәттә, хикәя патша цензурасы тарафыннан тоткарлана. Әсәр бары тик 1917 елгы Февраль революциясеннән соң гына дөнья күрә. «Бу хикәя 1912 елда язылган булса да, цензура аркасында хөррияткә кадәр матбугатка чыга алмый торган иде»[142 - Газиз Г. Хикәяләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1958. – 182 б.], – дип яза автор.

1912 елга кадәр аерым мәҗлесләрдә генә уку өчен вак-төяк кызыклы хәлләр, обывательләр тормышыннан алынган кечкенә вакыйгалар турында хикәяләр язган Г. Газиз иҗатында «Олугъ ләгънәт» хикәясе – беренче җитди зур әсәр. Хикәядә без беренче рус революциясе елларында халык хәрәкәтенә кушылып азмы-күпме активлык күрсәткән Әхмәт образын күрәбез. Бу образ белән Г. Газиз тормыш вакыйгаларын реалистларча сурәтләүгә ирешкән. Автор бигрәк тә жандармериянең мәкерле ысулын ачуда зур осталык күрсәтә. Жандарм офицеры Әхмәткә турыдан-туры провокатор булырга тәкъдим ясамый. Патша жандармериясенең азчылык милләтләр арасында эш алып барган чиновниклары үзләренең кара эшләрен башкаруда андый тупас алымнардан узганнар иде инде. Ул Әхмәткә бары тик «гыйльми хезмәт» язарга, «государство файдасына бергә эшләү»не генә тәкъдим итә. Әхмәтнең «Сез мине шпион ясамакчы буласыз?» дигән соравына каршы ул: «Алла сакласын, ул нинди термин?» – дип, җәберсенгән булып кылана. Бу – жандармериянең «сарык тиресе ябынган бүре» икәнлегенә бер дәлил. Әсәрнең тормышчанлыгын күрсәтә торган тагын берничә деталь характерлы. Алда язылганча, патша администрациясе татарлар арасындагы прогрессив хәрәкәтнең һәртөрле формасын панисламизм дип атый иде. «Олугъ ләгънәт» хикәясендә әнә шул хәл жандарм офицерының бер җөмләсе белән ачылган.

«– Шарт читен түгел, менә нәрсә… бит хәзер сездә панислам фикере таралган, ягъни ысулы җәдидә, менә шуларның…»

Хикәядә шундый эпизод бар: шәһәр күләмендә доносчыларны каргау була икән дигән хәбәр тарала. Хәбәр Әхмәтнең тынын, дөньясын кыса башлый. Җинаятьче үзенә урын тапмый. Җитмәсә, дәрестә бер шәкерте сорау бирә:

«– Хәлфә, донос нәрсә ул? Нигә ул кешеләргә иртәгә җомгадан соң нәгъләт укырга әзерләнәләр?»