banner banner banner
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

скачать книгу бесплатно

Йөрәкләр әрнешә, күзләр
Елый дәһшәтле бу көннән;
Ирекле көннәр үткән, бар
Халык аерылган иркеннән…
Шулай торган вакытта күк
Күкрәгән төсле тавыш чыкты;
Аларның аһ-зарыннан
Да көчле бер тавыш чыкты…
Тавыш-тын бетте шунда ук,
Нә елау калды, нә сүз калды…
Фәкать бер әрнү берлән шул
Урында канлы эз калды…

Шигырьгә искәрмәсендә М. Гафури бу әсәрнең казах-кыргызларның лашманчылыкка каршы күтәрелгән восстаниесенә мөнәсәбәтле язылганын әйтә. Китапта М. Гафуриның бу шигыре 1915 елда язылган дип хата җибәргәннәр. Казахлар восстаниесе 1916 елда була, һәм шигырь дә шул елны языла (дүрттомлык әсәрләренең 1980 елда чыккан икенче томында бу хата төзәтелгән).

Хезмәт армиясеннән кайткач, X. Искәндәрев Томск педтехникумында татар теле һәм әдәбияты укыта. Себернең күп кенә шәһәрләрендә мәгариф инспекторы булып йөри. 1927–1928 елларда Мәскәүгә килә һәм элеккеге Әсәдуллаев мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бераздан аны бу мәктәпкә мөдир итеп билге-лиләр.

1929–1934 елларда КУТВның (Коммунистический университет трудящихся Востока) татар бүлегендә татар теле укыта. Ул анда профессор Аллавердов җитәкчелегендә эшли.

X. Искәндәрев Мәскәүдә 1941 елга кадәр эшләгәнме, әллә аңарчы ук Казанга кайткан булганмы – моны ачыклап булмады. Сугыш вакытында ул Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укыта, укыту бүлеге мөдире булып эшли. Анда укыган студентларның хәтерендә калганча, Искәндәрев мәһабәт гәүдәле, яшел френчтан, сугыш елларындагы кышкы салкыннарда да затлы штиблетлардан, кепкадан, үтүкләнгән чалбардан йөри, тәмәкене бик еш һәм бик тәмләп тарта. Ара-тирә аның гарәпчә белгәнлеге сизелеп куя. Рус әдәбиятына, рус теленә ул чын мәгънәсендә гашыйк кеше, бернинди акцентсыз сөйләшә, дәрестә дисциплинаны бик нык тота. Үзенең югары культурасы белән ул күпләргә үрнәк була. Аның тышкы кыяфәте: мәһабәт гәүдәсе, җыерчык узган маңгайлары, френч, штиблет киюләре – нәкъ «Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйлныкы кебек. X. Искәндәрев студентларга үзенең биографиясенә кагылышлы бер генә деталь дә әйтми. И. Рәминең 1926 елда чыккан «Татар вакытлы матбугаты» белешмәләрендә X. Искәндәревнең унсигезенче еллар тирәсендә булса кирәк төшкән рәсеме бар: анда да ул френчтан, чәч юллары кыеклап ачылган, үткен карашлы, мәһабәт йөзле…

Йомгак ясап, шуларны әйтергә мөмкин: Г. Ибраһимов үзенең яшьлек дусты X. Искәндәревнең укымышлылыгына, эрудициясенә ничек югары бәя бирсә («Йолдыз»га редактор итеп куярга тели), «Кызыл чәчәкләр»дә Солтан да Фазыйлга башта шулай ихтирам белән карый: тормыштагы X. Искәндәрев тә, әдәби образ Фазыйл да лашманчылар армиясендә офицер чинында хезмәт итәләр; X. Искәндәревнең тышкы портреты, киенү манерасы белән Фазыйлның портреты, манерасы бер үк төрле. Ләкин болар әле аерым тышкы детальләр, аерым биографик охшашлыклар гына. Прототип социаль-политик карашлары буенча да әдәби герой белән охшаш булырга мөмкин һәм күп очракта ул шулай була да. Солтан, Шаһбазлар, Гыйлаҗи Гражданнар сугышы елларында эшче-крестьян интересларын яклап кан коеп йөргәндә, чибәр егет Фазыйл кайда булган соң? Фазыйлның үзен тыңлыйк:

«– Зур сүзләр бар иде… – ди. – Берәүләр бөек Русия, ди иде, ватан, ди иде. Без төрек-татар байрагы, ди иде. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык… Халыкны аларга чакырдык. Гыйльмебезне, талантыбызны шуларга корал иттек…»[89 - Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 3 т. – 96 б.] (курсив безнеке. – М. М.).

Прототип дип уйланылган X. Искәндәрев биографиясендә моңа охшаш момент шулай ук бар. Сыйнфый көрәшнең иң кискен бер вакытында – 1918 елның 25 ноябрендә Уфада «Ил теле» дигән бер газета чыга башлый. Газета үзен болай таныта: «Учредительное собрание әгъзалары каумиятенең мәдәният вә мәгърифәт тарату шөгъбәсе нашир-эфкяре, сәяси, иҗтимагый, әдәби төрек-татар газетасы». Газетаның төп лозунгы: «Бөтен хакимият Учредительное собрание кулында булсын! Милләт бөтен бер булып, барлык әфрады[90 - Әфрады – нияте, теләге.]: сәүдәгәре, укытучысы, эшчесе, бае бергә барырга!» Лозунг газетаның йөзен ап-ачык билгели: татар-башкорт буржуаларының интересын күзәткән, «татарда сыйныф юк» дигән газета бу. Аны чыгаручы – Хәлим Искәндәрев[91 - Рәми И. Күрс. хезм. – 107 б.]. Игътибар итик: «Галия» буенча яшьлек дуслары, әдәби-журналистик эшчәнлекләрендә заманында мәсләктәш булган ике әдип – Г. Ибраһимов һәм X. Искәндәрев – политик көрәш аренасында икесе ике якта. Г. Ибраһимов Үзәк Мөселман Комиссариатында татар-башкорт милләтчеләренә каршы көрәш алып бара. «Учредилка»чыларны аяусыз тәнкыйтьли. X. Искәндәрев исә нәкъ шул вакытта, учредилканы яклап, газета чыгара. «Кызыл чәчәкләр»дә сыйнфый көрәш кырларында Солтан кан коеп йөргәндә, аның яшьлек дусты Фазыйл, френч киеп, сары каешлар белән уралып, кобура тагып, «милләт» өчен чехка, Колчакка тагылып йөри. Прототип белән әдәби герой арасындагы иң әһәмиятле охшашлыкларның берсе, әлбәттә, менә шунысы.

Алга таба күзәтик: әсәрдә Фазыйлның, үз ялгышларын аңлап, ахырдан Совет ягына чыгуы һәм үткәндәге хаталары өчен чын күңелдән үкенүе әйтелә. Солтан да аңа ышана, аны яңадан ярата башлаган сыман була, әмма сыйнфый көрәш елларында эшче-крестьян азатлыгы өчен кан койган дуслары аның күз алдында укымышлы егет Фазыйлны каплыйлар, аны читкә этәрәләр.

Прототип белән дә шулай: 1918 елның 6 декабрендә Бишенче Армия каршында татарча «Кызыл яу» газетасы оештырыла. Бөгелмәдә чыга башлаган бу газета, Уфа аклардан чистартылгач, Уфага күчә, аннан Чиләбегә һәм Колчакны куган саен эчкәрәк керә… Бу чорда инде большевистик хәрби газета «Кызыл яу»да Гыйлемдар Баембетов, Галимҗан Нигъмәти, Сәлах Атнагулов, Самат Шәрәфетдиновлар белән бергә без Хәлим Искәндәревне дә күрәбез. Димәк, үзенең «чәч агартырлык» михнәт-җәфаларыннан соң Искәндәрев тә Колчакка ияреп китмәгән, ә кыйбласын тапкан, большевиклар ягына чыккан. Дөрес, бер искәрмә бар: ул әлеге газетада эшләү өчен «мобилизовать итү юлы белән» килгән[92 - Рәми И. Күрс. хезм. – 117 б.].

X. Искәндәревнең язмышындагы хәлиткеч борылышта Г. Ибраһимовның роле булмаганмы? Һәрхәлдә, сыйнфый көрәш елларында ике сабакташ бер генә тапкыр очрашмагандыр. «Кызыл яу», мәсәлән, Чиләбедә чыга. Г. Ибраһимов, Колчак тылыннан кайтышлый, Бишенче Армиянең политидарәсенә – Чиләбегә туктала һәм информация ясый[93 - Хасанов М. Галимджан Ибрагимов… – С. 204.]. X. Искәндәрев исә политотдел каршындагы «Кызыл яу»да эшли. Димәк, алар арасында бик кызыклы очрашу, әһәмиятле сөйләшү һичшиксез булган.

Югарыда китерелгән фактлар татар журналисты, совет власте елларындагы укытучы Искәндәревне «Кызыл чәчәкләр» хикәясендәге Фазыйлның прототибы булган дип уйларга тулы мөмкинлек бирә.

Без, Г. Ибраһимовның ике әсәрендәге ике катлаулы образның прототиплары булмаганмы, булса, алар кемнәр дигән сорауга җавап эзләп, вакыйгалар тасвирланган заманның архив, матбугат материалларын күзәтеп чыктык. Язучының замандашларыннан һәр ике образга байтак яклары белән килгән ике шәхеснең биографияләре белән таныштык. Безнең гипотезабыз дөрес булган очракта да, Г. Ибраһимов бу шәхесләрнең биографияләрен үзгәртмичә романга керткән дип уйларга ярамый. Ул биографик материаллар, әлбәттә, язучының иҗат фантазиясе белән баетылган, үстерелгән, гомумиләштерелгән.

Шулай итеп, прототип ул – теге яки бу образны тудыру өчен язучы тарафыннан нигезгә алынган реаль шәхес. Бу шәхесне баету, «сипләү», үстерү яки бераз «кырку» инде әсәрнең социаль-эстетик юнәлешеннән чыгып башкарыла. Г. Ибраһимовта да бу процесс әлеге очракта нәкъ шулай булгандыр дип уйларга нигез бар.

Шул ук кисештерү-чагыштыру алымы һәм публицистик материал ярдәме белән кайвакытта бер үк шәхеснең ике яки берничә әсәргә прототип булып хезмәт иткәнен ачыклап була. Менә ике шәһәрдә, ике матбугат органында бер үк көннәрдә чыккан ике төрле жанрдагы ике әсәр. Моның берсе – «Нидер җитми иде» (Ш. Камал хикәясе, Оренбург, Вакыт, 1910, 14 август), икенчесе – «Сибгатуллин» (Г. Тукай шигыре, Казан, Ялт-йолт, 1910, 15 август). Ике әсәрне чагыштырып укыйбыз: икесендә дә, элек газета-журнал чыгарып, бу эшен ташлап, чит җирләрдә йөргән шәхес турында сүз бара. Тукайда тагын да конкретрак: Сибгатуллин дигән егет: «Мин – язучы», – дип мактана, ләкин шул ук вакытта «рестораннарга кереп акырып йөри». Кем ул «Сибгатуллин»?

Моны, газета-журнал укучы халык, бәлки, интуиция белән таныгандыр. Ә матбугат 1915 елда әлеге ике әсәрнең уртак прототибын ачып та бирә. «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, болай дип яза: «Камил Мотыйгый әфәнде һаман җырлап йөри, аны һаман сүгә торалар, яза торалар. «Вакыт»та фельетон аңа багышланган кебек, Тукайның Сибгатуллины да аңа багышлангандыр. Ләкин Камил әфәндене болар туктатмый…» (1915, № 1364). Шуның белән ике әсәрдәге Сибгатуллин ачыклана төшә: бу – Камил Төхфәтуллин (Мотыйгый). Әмма бер-ике нәрсә ачыкланмый кала: ни өчен ике әсәрдә дә прототипны бер үк фамилия белән биргәннәр? Камил Мотыйгыйның әллә берәр матбугат органында шундый псевдоним белән чыгыш ясаганы булганмы? Һәм, ниһаять, икенче сорау: ничек инде ерак-ерак ике шәһәрдә чыгып килгән ике матбугат органы бер үк вакытта (14–15 август) бер үк төрле материал урнаштыра? Боларны киләчәктә ачыкларга кирәк.

Инде К. Мотыйгыйның ни өчен сатирик әсәргә килеп керүенә тукталсак, моңа менә нәрсә сәбәп булган: 1905 ел революциясе чорында революция идеяләре белән рухланган К. Мотыйгый Уральск шәһәрендә матбугат эшен дөрләтеп җибәрә. Газеталар, журналлар («Фикер», «Уклар», «Әлгасрелҗәдид») чыгара, Тукайны журналистика өлкәсенә кертеп җибәрә. Уральск большевиклары белән берлектә эшли. К. Мотыйгый – шул заманның чын мәгънәсендә зыялысы, зур укымышлы (рус, гарәп, төрек телләрен камил рәвештә белүче), энергияле һәм тәрбияле егет. Әмма К. Мотыйгый характерында бер кимчелек була: ул никадәр зур дәрт белән бик тиз генә эш оештырып җибәрә алса, шулкадәр тизлек белән ул эшне ябып, ташлап та куя ала. Мәсәлән, редакторлык хокукы алынгач, типографиясен ул Уральск бае Мортаза Гобәйдуллинга сата, теге бай исә бераздан типографияне ябып ук куя (шигырь: «Матбага белән уйнаган бер байга»). Тукайның бу хәлгә карата нәфрәте ташып ашкан. Һәм шагыйрь, ут-ялкын чәчеп, болай ди:

Булды кондыз, аслы үзгәрде диеп мин күрсәмүз,
Хәзрәтеңне белмәдем! – дуңгыз икәнсең син һәнүз!
Бу кадәр зур галихан милләт белән ник уйнадың?.. –
Ахыры, син милләти каткан тирең дип уйладың![94 - Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. – Казан, 1985–1986. – 1 т. – 188–189 б.]

Матбугатны ташлаган Мотыйгый исә, революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, сәхнәгә менә, җырчы булып китә. Дөрес, монысы да халык өчен файдалы, аның репертуарында Тукайның күп кенә әсәрләре, патша хөкүмәтенә тел тидергән эчтәлекле җырлар да була. Жандармерия архивларын актарганда, К. Мотыйгыйның концертларын тыю, үзен яшерен күзәтү астына алу турында язылган байтак документлар очрый. Ләкин аның тавышы «тәрбиясез» була, һәм кайсы шәһәрдә генә гастрольдә булмасын, аның «сәхнәдә акыруы» турында матбугатта әйтелеп бара. Тукай, димәк, Сибгатуллинга әнә шул «акырып йөрү» сыйфатын биреп, прототипны ача. К. Мотыйгыйның эш-гамәлләрендә эзлексезлек шул дәрәҗәгә җитә ки, 1914 елда мөфти үлгәч, ул, җырчылыгын ташлап, мөфтилеккә үзенең кандидатурасын күрсәтә. Бераздан Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә тотынуы турында матбугат шаулата (Коръәннең татарчага тәфсирен 1907 елда Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис Шәйхелислам бине Әсәдулла әл-Хәмиди, ике томда Кәримовлар матбагасында бастырып чыгарган була инде). Ш. Камал исә әлеге хикәясендә К. Мотыйгый табигатендәге әнә шул берсен ташлап, икенчесен башлау гадәтен бирә алган. Әлбәттә, бу сыйфатлар К. Мотыйгыйның үзенә дә гел кыенлык китереп торган. Шулай да моның белән һич тә К. Мотыйгыйның татар культурасы үсешенә, журналистикасына керткән файдалы хезмәтен сызып ташларга ярамый.

Кайвакытта әдәби әсәр текстында персонаж исемсез дә була (бигрәк тә шигырьдә). Еш кына ул шигырь беренче затта языла. Ләкин шигырь эчендә ниндидер конкрет шәхес төсмерләнә. Мондый очракта прототипны эзләү һәм ачу шигырьнең мәгънәсен тагы да көчәйтә. Мисал өчен, Тукайның «Мәҗрух указ» дигән шигырен алыйк. Шигырьдәге «мин» болай сөйли: берни дә уйлап тормастан, үрдәккәме, казгамы тимәсме дип, бер ук аткан идем, угым кулымдагы «указ»га килеп төште дә, аны ертты (указ – муллалык итү хокукы бирелгән таныклык. Аны Диния нәзарәте урнашкан шәһәрләрдә мөфти янындагы казыйлар коллегиясе алдында имтихан тотканнан соң гына биргәннәр. – М. М.); указым җәрәхәтләнгәч, тиз үк Өфегә барып тәүбә иттем, хәзер андый эшләр белән шөгыльләнмим… Бу образның кем икәнен шунда ук таныйлар: Бозаулык шәһәре мулласы Галиәсгар Гафуров була ул. Әдәбиятта катнашучы, «Чыгтай» псевдонимы белән хикәяләр, романнар язучы. Прототипның чыннан да Г. Гафуров булуын 1929 елда чыккан Тукай шигырьләренең икенче томында рәсми рәвештә Ф. С.-Казанлы ача. Моны һәрвакыт Тукайның шуннан соң чыккан басмаларында да күрсәтеп киләләр. Шулай да Г. Гафуров икәнен каян беләләр соң? Шигырьдәге бер сүздән. Тукай анда: «Исабәтләп бер ук аттым Хиҗазга», – ди.

«Исабәт» («төз бәрү», «туры тидерү» мәгънәсендә) – Г. Гафуровның китабы. Ул әлеге китабында, дин тарихына анализ ясап, ислам дине кануннарының кайберләрен шик астына алган фикерләр уздыра. Китапның тиражы тиз таралып бетә. Әмма дингә кагылышлы әдәбият буларак, Уфага, Диния нәзарәтенә барып керә. Дин кануннары исә – үтә консерватив кануннар. Анда тәртип-кагыйдәне генә түгел, алфавитны да үзгәртмәү өчен кадимчеләр күпме көрәшә! Татар укымышлылары, Коръәндә булган 29 хәреф безнең телгә җитми, хәреф өстәргә кирәк дип, ничә еллар буе кадимчеләр белән сугышалар… Шулай, Уфага чакыртып, Г. Гафуровның «указ»ын алалар. Татар матбугатында «Минем «Исабәт» исемле китабымны сатып алган кешеләр бу китапны үземә кире җибәрсеннәр, наложенным платежом» дигән белдерүләр күренә. Бераздан Г. Гафуров «Исабәт»тәге фикерләреннән рәсми рәвештә баш тарта, һәм шуннан соң гына аңа «указ»ын кайтарып бирәләр. Сатирик әсәр өчен менә дигән материал бу: фикердә, эш-гамәлдә шул ук эзлексезлек. Яшь Тукай янә шул сыйфаттан көлә. Г. Гафуров исә гомеренә шулай эзлексез була: Октябрь революциясенә кадәр бөтен җаны-тәне белән дингә хезмәт иткән кеше революциядән соң кинәт кенә диннең ялган икәнен, муллаларның (ягъни үзенең дә) кеше алдап яшәүләре турында яза башлый. Бу күптән ачылган прототип турында монда сүз алып баруның тагы бер ягы бар: безнең фәндә, Г. Гафуров татар әдәбияты үсешендә билгеле бер өлеш керткән дип, аны яклап күрсәтү гадәткә әйләнеп бара. Әмма Г. Гафуровның халык алдында Тукай исемен иң нык пычраткан шәхес икәнен онытырга ярамый.

Тукайга һөҗүмен Г. Гафуров 1925 елда ук башлый. Чит илдә яшәүче эмигрантларга үзенең Тукай белән мөнәсәбәтләрен аклап күрсәтер өчен, ул «Безнең юл» журналында мондый эчтәлекле җавап бирә: «Минем Тукай тарафыннан һөҗү[95 - Һөҗү – мәсхәрәләү.]ителүемә килгәндә – Тукай ул исерткеч эчкәли иде. Ул Җаек шәһәрендә милләтчелек дошманы иде. Ләкин Казанның Печән базары «зыялылары» арасына килеп баткач, аның каләме үзгәрде. Шагыйрь, бичара, анда илле пилмән белән ике стакан аракыга карап каләм тибрәткәли башлады. Аның Чыгтай турында язган һөҗүе кемнәр пилмәне, кемнәр закускасы бәрабәренә икәне миңа билгеле. Моның өстенә ул, бичара, артык көнче, түземсез иде… Бер үткенрәк каләм күрсә, шуны сындырырга, кырырга кызыга иде. Аның бу хәлен үзеннән артыграк бер шагыйрьгә (сүз Дәрдемәнд яки С. Рәмиев турында бара. – М. М.) һәм бөтен татар дөньясы каршында танылган бер әдипкә карап (Г. Ибраһимов. – М. М.) язган нәрсәләре дә күрсәтә… Мәсләк ягыннан Тукай йөзсез, битсез чыкты. Ул сәяси мәсләк ала алмады. Ул үзенең мөэминлеге белән җылап, Коръән укуы белән мактана. Сәяси балалыктан чыга алмады»[96 - Чыгтай. Татар контрэмигранты «Казанлы»га җавап // Безнең юл. – 1925. – 5 б.]. Мәгънәдән аңлашыла: димәк, Г. Гафуров турындагы шигырьне дә аның шәхси дошманнары «заказ биреп» Тукайдан яздыртканнар… «Мәҗрух указ» шигыре Тукайның якты мирасына бик кыйммәткә төшә: Чыгтай шагыйрьнең шәхесенә әледән-әле кайта. «Габдулла Тукайның чапан-чалма кигән ишаннан көлүенә дә инде чирек гасырлар булып килә. Ә соң болар (курсив безнеке. – М. М.) үзе хорафат булган диннән тазарындылармы?»; «Чапан-чалмадан көлгән, ләкин Коръән хорафатын үз өстенә алган Тукайның 1908–1909 елларда динне яклап әйткән шигырьләреннән берәр юл китерәбез» («Тәәссер», «Васыятем» һ. б.)[97 - Чыгтай. Диннәр, хорафатлар. Төзәтелгән 2 нче басма. – М., 1930. – 57 б.] – китапта булган сүз сөреше әнә шулай Тукайга килә дә чыга, килә дә бәйләнә. Әйтерсең лә динне Тукай иҗатыннан башка анализлап булмый.

«Прототиплар» кайвакыт әдәби әсәрдән соң да озак яшиләр һәм әдәбият белән бәхәсләшәләр.

Истәлекләрнең берсе Тукайның «Улмы? – Ул…» шигыренең дә төп героен ача. Шигырьдә, мәдәниятле булып күренергә теләп, тышкы ягын бик нык кайгырткан, әмма эчке культурадан мәхрүм калган шул заманның бер «тәти» егете сурәтләнә. Шигырь бик конкрет, бик төгәл адреслыга охшаган. Кем турында сүз бара? Тукайның замандашы В. Бәхтияров истәлекләрендә моңа җавап бар: «Бәянелхак» газетасының секретаре, шагыйрь булырга хыялланып йөргән, ул вакытта бик тә яңа булган «танцы»га өйрәнеп, яшьләр арасында ат казанган Казан егете Рәкыйпов турында сүз бара икән (Совет әдәбияты, 1945, № 3–4). Нибары алты юллык шигырьдә Тукай үз чоры арасындагы тулы бер картинаны бер типик образга туплап, чагылдырып бирә алган. Моңа, әлбәттә, «калку» шәхес – прототип ярдәм иткән.

В. Бәхтияровның истәлекләрендә Тукайның тагын кайбер әдәби образлары да ачыла. Мәсәлән, аның иң популяр әсәре «Эштән чыгарылган татар кызына» шигырендә Казанның Гыйльметдин хаҗи Ибраһимов йортында асрау булган кызның фаҗигасе тасвирлануы турында әйтелә. Гыйльметдин хаҗи, аны мәсхәрә иткәч, йортыннан куып чыгара, бу хәл исә Тукайга килеп ишетелә. «Ончы хаҗи хәленә» Тукай кабат-кабат туктала. Башта ул әлеге хәлне «Авыл җырлары» циклында яктырта («Өченче көлтә»); «Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗере җуела», – ди. Шул ук «Көлтә»дә моңа тагын бер тапкыр туктала: «Ончы хаҗи хәлен сөйлим, әйдә, барыйк аулакка…» Болар 1909 елның март аенда «Яшен» журналында басылганнар. Ләкин шагыйрь мондый чәнечкеле җырлар белән генә канәгатьләнми. Аңа әдәби образ кирәк. Гомумиләштерелгән тип кирәк. Һәм Тукай шул ук журналның июнь санында прототиптан образ тудыра. «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыре шул заманның бәхет эзләп шәһәр байларында «асрау» хезмәте үткән бәхетсез татар кызларының җыелма, гомумиләштерелгән тибын биргән. Моңа әлеге «бәхетсез прототип» этәргеч булып хезмәт иткән.

Прототипларны ачу юлында язучы-авторның замандашлары, сөйләүләре, хатлары, көндәлек дәфтәрләре дә нигез була ала.

Монысында аеруча сак булу таләп ителә, чөнки гади укучы популяр әдәби әсәрдәге мәгълүм геройны (гадәттә, баш геройны) шул мохиттәге бер кеше белән төгәл китерергә ярата. Бу, әлбәттә, бер очракта – нигезле, икенче очракта бөтенләй нигезсез булырга мөмкин. Әйтик, Ф. Әмирханның «Хәят» повестендагы Хәят образының прототибы булуы турында бу повесть басылып чыкканнан бирле укучылар арасында күп сүзләр барган. «Хәят» образының ничек тууы, повестьның ничек язылу тарихы турында татар филологиясенә иң күп мәгълүмат биргән кешеләр – X. Хисмәтуллин һәм А. Шамов. Матбугатта («Кояш»та) бирелгән мәгълүматларга һәм кулъязмаларга таянып, А. Шамов «Хәят»ның икенче кисәге язылган булуын әйтә[98 - Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр: 2 томда. – 1 т. – 11 б.]. Бу кисәкнең хәтта кулъязма вариантыннан егерме сигез юллык бер өлеше дә табылган. Совет чорында Ф. Әмирхан бу повестьның беренче кисәгенә яңадан кайткан, аны төзәткән, тагы да камилләштергән. Әмма икенче кисәген бастырмаган, «Хәят»ның дәвамы, шулай итеп, әдәбият фәне өчен сер булып калган. Икенче кисәкнең планы безгә мәгълүм. Ул план 1909 елда аерым басылып чыккан «Танымаганлыктан таныштык» китабының тышлык битендә басылган. Аннан күренгәнчә, Хәят үзе теләмәгән Салихка кияүгә чыга, бераздан аның энесенә гашыйк булып, аның белән әтисе йортына кайта, бераздан аннан да туеп, ире йортына кире кайта. Бәхетсез, фаҗигале, сирәк очрый торган язмыш! Бу гадәттән тыш образның прототибы булмаганмы? X. Хисмәтуллин әйтүенчә, Ф. Әмирханның күп кенә әсәрләрендә үз мохите кешеләре чагылыш тапкан бит[99 - Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр: 2 томда. – 1 т. – 10 б.]. Шулай икән – Хәятның да прототибы булуы бик мөмкин. Әйтергә кирәк, 1965 елда Зәйнәб Хәсәни белән очрашу вакытында, сүз Ф. Әмирхан иҗатына барып чыккач, ул бик тыныч кына болай дип сөйләгән иде: «Хәят – Үлмәс ханым бит инде ул. Фатих бит шуның тормышын язды…»

Ул чорда моңа игътибар бирелмәгән иде, тик бу сүзләр блокнотка теркәлеп калганнар.

Шулай хатларга, истәлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Эзләнүләр безне өлкән журналист, Оренбург, Казан, Уфа, Урта Азияне яхшы белгән Сәхи Рәхмәтинең А. Шамовка язган хатына китереп чыгарды. С. Рәхмәти – заманында бик күп татар газеталарында мәкаләләр бастырган журналист. Кайбер мәкаләләре «Йолдыз»да да очрый. Арадан берсе – Әҗе авылы кызы Гыйффәт туташның (Заһидә Бурнашеваның), патриархаль коллыктан чыгарга омтылып, татар укымышлыларына мөрәҗәгатен яклап чыккан мәкаләсе. «Шундый бер чүплектән җәүһәр табылган икән, аны Әҗе халкыннан бәһа куйдырмый, җәүһәр танучылардан кыйммәтен тәгаен иттерергә кирәк» (1915, № 1524). Хәят образының прототибы турында бик төгәл информациягә охшаганлыктан, С. Рәхмәтинең бу хатын монда тулысы белән китерү кирәк дип табылды (хат А. Шамовның архивында саклана):

«Хәятның прототибы шушы көннәрдә исән, Хәятның чын исеме Үлмәс булып, ул мәшһүр Гани бай угълы Габделхәмид Хөсәеновка тормышка чыкты. Ф. Әмирханның «Хәят»ында Үлмәснең кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә (Габделхәмид Хөсәеновка) баргач булган маҗаралары «Хәят»ның икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин «Хәят»ның икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул:

1911 елда «Хәят»ның беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән «Хәят» – Габделхәмид Хөсәеновның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә вакыт үтмәде, Габделхәмид Хөсәенов «Хәят»ның магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндыртты һәм «Хәят»ның икенче кыйсмен (кулъязмасын. – М. М.) бөтен хокуклары белән Ф. Әмирханнан ун мең сумга сатып алды, дигән хәбәр таралды. Бу хәбәрнең дөреслегендә шөбһә юк иде. Халык «Хәят»ның икенче кыйсмен күпме көтсә дә, без аның матбугатта чыкмаслыгын белә идек.

Үлмәс ханым, Габделхәмид белән бераз торгач, Габделхәмиднең бертуган энесе Гатаулла белән Оренбургтан качып киттеләр. Берзаманны, шул вакыйгадан көлеп, Фатих Әмирханга мөрәҗәгать итеп, газета болай язган иде: «Фатихым, күрсәтче безгә шул «Хәят»ның калганын; Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ[100 - Бәгъдәт тәзәүвеҗ – иргә чыкканнан соң.] нинди төсләр алганын» (Идел, 1913, 23 апрель). (Бу шигырьнең С. Рәмиевнеке булуы бик мөмкин. Ләкин ул әлегә аның җыентыкларына кертелми. – М. М.).

Соңында Үлмәс ханым, кире Оренбургка кайтып, Габделхәмид белән тора башлады. «Тутыйнамә»дә сөйләнгән әкиятләрдәге кебек, әле дә булса исән-сау яшәмәкдәләр.

Үткән ел безнең күршебездә бер доктор үлгән иде. Менә шул… күмү мәрасименә Габделхәмид Хөсәенов белән Үлмәс ханым да килгәннәр иде: Габделхәмидкә хәзер 75 яшьләр чамасы булса кирәк. (Хат 1961 елның 27 январенда язылган. Димәк, Габделхәмид 1885 елгылар тирәсе: Ф. Әмирхан белән бер чорда туган. – М. М.) Чәче, сакалы ап-ак, ләкин бите кып-кызыл, ут янып, чиертсәң кан чыгарга тора. Битләрендә һичбер җыерчык юк. Шундый матур, шундый сөйкемле карт булган, ә Үлмәс ханым шулкадәр картайган, битләре җыерылган, бигрәк тә ямьсезләнгән инде. Яшь чагында үзенең матурлыгы белән һәммәне шаккатыра торган мисалсыз бер гүзәлнең картайгач шулай ямьсезлеген күреп хәйран калдым… Кая инде Ф. Әмирхан тарафыннан… тасвир ителгән гүзәллек… Ул матурлыкларның әсәре дә калмаган. Үлмәс ханымның яшь чагындагы гүзәллеге мәрхүм Тукайның «Бер рәсемгә» дигән шигырендә тасвир ителгән гүзәллектән бер дә калышмый иде…

Мин, Ф. Әмирхан «Хәят»ның икенче бүлеге Габделхәмид Хөсәеновка сатылганга, шул сәбәпле «Хәят»ның икенче бүлеге матбугатка чыкмаячагын яхшы белсәм дә, бу юлдагы тикшеренүләрне һаман дәвам иттерә идем. Дус-ишләргә сөйли һәм сораша идем… Күп сорашсаң, һәрвакыт бернәрсә килеп чыга шул. Сораша торгач, «Хәят» турында тагын да аныграк мәгълүмат алдым. Безнең күршедә Мөнәвәрә дигән бер карчык тора. Ул карчык Орск сәүдәгәре Мостафа Ураев дигән кешенең хатыны булган. Менә шул Мостафа Ураев дигән сәүдәгәр, Фатих Әмирхан белән договор кыйлып, «Хәят»ның икенче бүлеген (кулъязмасын. – М. М.) бөтен хокуклары белән унбиш мең сумга сатып алган икән. (Акчаны Габделхәмид Хөсәеновтан алып биргән, әлбәттә. – М. М.) Димәк, минем моннан илле еллар чамасы элек әйткән һәм белгән гәпләрем дөрес булып чыкты. Инде кулъязманы табу мәсьәләсе алда тора. Габделхәмид, яшьлегенә барып, кулъязманы шатыр-шотыр ертып, «Хәят»ның беренче бүлеген яндырган кебек, мичкә яктымы? Йә булмаса кайчан да бер кирәк булыр әле дип берәр җирдә саклыймы? Габделхәмид хәзерге көндә исән-сау булса да, Габделхәмидкә барып, «Габделхәмид ага! Шул кулъязма кайда?» – дип ничек итеп сорыйсың? Ул бит аның гыйззәте нәфсенә[101 - Гыйззәте нәфсе – үз-үзеңне сөючелек.] тыкшыну һәм иске яраны тырнап канату була бит.

Ул вакыттагы (1912–1913 еллардагы) кануннарга муафыйк мондый зур суммалар, договорлар нотариус хозурында кылынырга тиеш иде. Шул сәбәпле, иң элек Казан нотариусының 1912–1913 еллардагы архивларын актарып, шул договорның асыл нөсхәсен табарга кирәк. Әгәр договор табылса, аның нинди шартлар белән төзелгәнлеге мәгълүм булыр һәм моңа карап эш кылыныр иде. Бәлки, Габделхәмид белән дә сөйләшергә мөмкин булыр иде…

«Хәят»ның икенче бүлеге турында сүз булганда, мин: «Ф. Әмирхан кулъязманы турыдан-туры Габделхәмиднең үзенә сатмагандыр, кем дә булса, башка берәр кеше исеменнән (Габделхәмид акчасына, әлбәттә, бөтен хокуклары белән) мәңгегә сатып алгандыр дип уйлый һәм шулай сөйли идем. Менә дөрес булып чыкты. Габделхәмид үзе түгел, Мостафа Ураев аркылы алдырган икән».

Югарыда язылганнарның барысы да дөрес булмавы мөмкин. Кайвакытта «Хәят» кебек калку әдәби образ тирәсендә әллә никадәр легенда туа. Шулай да монда башка мәгънә бар: әдәби әсәрләрнең прототипларын ачканда, шул чорда яшәгән кешеләрнең истәлекләреннән, хатларыннан файдалану, аларны чагыштырып-кисештереп карау әсәрнең эчке лабораториясен ачарга ярдәм итә. Бу алым Тукай шигырьләренә дә кайбер ачыклыклар кертә. А. Шамов архивында сакланган икенче бер хатта (авторы шул ук С. Рәхмәти) Тукайның «Тешләре ямьсез матурга» шигырендәге прототип ачыла. Анда әйтелгәнчә, бу шигырь Тукайның замандашы һәм танышы булган бер укымышлы гүзәл Мәрьям Хәбибуллинага (Биккуловага) багышланган. Бәхетсезлегенә каршы, Мәрьям туташның алдагы тешләре өстенә бер теш үсеп, көлгәндә ямьсез булып, аның гүзәллеген боза торган булган. Тукай әлеге шигырен аңа багышлап язып, үзенә укып күрсәткәч, Мәрьям туташ шунда ук теш докторына йөгергән һәм теге тешен кистергән (шигырь «Әл-ислах»та 1908 елның 37 санында «Шүрәле» имзасы белән басылган). Бу гүзәл кызга бераздан Тукайның «садәдил дусты» (Тукай сүзләре) шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй гашыйк булып, шашып йөргән. Мәрьям туташ мөгаллимә булып авылга киткәч, С. Сүнчәләй дә аның артыннан шул ук авылга киткән (архив документлары С. Сүнчәләйнең бик тә көтмәгәндә хәзерге Кукмара районы Зур Сәрдек авылына китеп барганын раслыйлар. Полиция-жандармерия күзәтүе астына эләккән шагыйрьнең бу адымы тикшерү органнары өчен сер булып кала, ләкин, эзләнә торгач, «С. Сүнчәләйнең Зур Сәрдеккә качканлыгы» мәгълүм була). С. Сүнчәләйнең эзәрлекләнүе – тарихи факт, ләкин әлегә кадәр аның ни өчен менә нәкъ шул авылны сайлап алуы билгеле түгел иде. Әлеге хатта мондый мәгълүматлар да бар: Мәрьям туташ авылдан Казанга кайткач, С. Сүнчәләй дә аның артыннан кайтып төшә. Мәрьям туташка бу «эзәрлекләү» ошамый, һәм ул якын танышы Тукайга зарлана:

«–Габдулла әфәнде! Сез Сәгыйтькә әйтегезче, ул минем артымнан йөрмәсен иде. Әтидән оят, иртә белән шайтан шүрлектән төшмәс борын гөл күтәреп безнең капка төбендә тора… Сәгыйть берүк бу гадәтен ташласын иде…

Тукай әйтә:

– Юк, алай ярамый, Мәрьям туташ! Сез аны тыймагыз, әйдә, йөрсен, яратса. Ул, сездән илһамланып, әллә никадәр шигырьләр яза бит…» (С. Рәхмәтинең А. Шамовка язган хатыннан).

Икенче көнне үк Тукай «Мәхәббәт» исемле шигырен яза:

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Шигырь шул көннәрдә үк «Әл-ислах»та басылып та чыга (1908, № 47).

Димәк, әлеге прототип Тукайның ике шигыре тууга этәргеч булган.

Тормышта булган шәхесне әдәби әсәргә үз исеме белән кертеп, әлеге шәхеснең биографиясен иҗат фантазиясе ярдәмендә уйнату алымы да әдәбиятта еш очрый. Мондый очракта әлеге шәхеснең әдәбиятка нинди сыйфатлары белән керүен һәм нинди әдәби-эстетик максатларда файдалануын гына ачасы кала. Тукайның «Печән базары…» поэмасындагы Дию образы – шуңа бер мисал. «Печән базары…» – Тукайның Уральскидан Казанга күчеп килгәч язган зур күләмле иң беренче әсәре. Бу поэманың нигезендә шул көннәрдә Казан мещаннары, кадимчеләре, Көфер почмагы каһарманнарының игътибарын җәлеп иткән көнкүреш «вакыйгалары» алынган. Болар, нигездә, икәү:

1. Никитиннар циркына мөселман көрәшчесе Карахмәт килеп, андагы элеккеге көрәшчеләрне – русларны җиңә башлаган һәм шуның белән кадимче, мещан, иске сәүдәгәрләрнең милли хисләрен кузгатып, кайнатып җибәргән; шәһәр шул вакыйга йогынтысында яши башлаган.

2. Самарадан килгән бер сәүдәгәрнең яшь хатынын үзләрен «божий фирка, божий полк» дип йөрткән мәзһәб җитәкчесе Гайнан ишан урлап алып кала, Зиннәтулла сәүдәгәр бу турыда «Бәянелхак» газетасында информация бастыра, ярдәм сорый. Полиция белән хатынны алырга килгәч, Гайнан ишан: «Сезнең минем өемә керергә хакыгыз юк, минем үз мәхкәмәм[102 - Мәхкәмә – автономия.] бар», – дип, дәүләт чиновнигын куып чыгарган.

Казан шәһәре мещаннары әнә шундый гайбәт белән яшәп яталар икән. Тукайда «замысел» – әдәби әсәрнең беренче чаткысы һәм идеясе туа. Идея: Тукай мәгърифәт, мәдәният учагы дип исәпләп йөргән Казан шәһәрендәге шушы мещан сазлыгына яшен ташы булып төшеп, аның эчке дөньясын халыкка ачып күрсәтергә, көйдерергә. Замысел: бу әсәрне язганда, Дәрвиш Галинең «Кисекбаш» поэмасын файдаланып, пародия тудырырга, иске «Кисекбаш» поэмасындагы Дию образын «терелтергә». Моңа әзер прототипны тормыш үзе биргән: иске «Кисекбаш»та төп геройның хатынын Дию пәрие урлый. Тукай язачак поэмада шулай ук Дию пәрие булачак, әмма бу образның инде прототибы бар. Гайнан ишан, шулай итеп, татар поэзиясендәге мәшһүр поэманың бер героена прототип булып хезмәт итә. «Печән базары…» поэмасындагы Дию образына прототип булган Гайнан ишан кем? Әдәбият тарихында бу шәхеснең биографиясе өзек-төтек кенә язылганлыгын исәпкә алып, бу урында тулырак информация биреп карыйк.

Гайнан Вәисов (икенче исеме – Сәрдар Хуҗа Мөхәммәт Гайнанетдин Вәиси Задә Болгари) 1878 елда Казан губернасы Зөя өязе Мулла иле авылында туган. Әтисе Баһаветдин Вәиси (1804–1893) крестьяннарның дини кыяфәткә кергән азатлык хәрәкәтен оештырмакчы булган, шуның башында торырга хыялланган. Халык арасында ул 1902–1903 елларда Сахалин сөргенендә булган дигән хәбәр йөри, Ашхабад төрмәсендә утыруы турында да әйтәләр. Азатлык өчен көрәшнең кайвакыт дин пәрдәсе астында алып барылганлыгы тарихта мәгълүм. Вәисиләрнең бу хәрәкәте XX гасыр башында Е. В. Молоствова тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән. (Е. В. Молоствова (1873–1938) – Казан губернасы алпавыты В. Г. Молоствовның хатыны, рус сектантлыгы тарихын өйрәнгән галимә, Л. Н. Толстойның якын танышы.) Аның әйтүенчә, вәисичелекнең төп максаты – Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәгълиматын заман тарафыннан өстәлгән катламнардан азат итү, дәүләт эчендә, ул дәүләтнең авторитетын танымаган көе яши алу хокукына ирешү. Болар ни өчен үзләрен вәисиләр дип атыйлар соң? Дини риваятьләргә караганда, Мөхәммәтнең яраннарыннан берсе Вәис Карани дип исемләнгән. Бу шәхес үзенең тормышында пәйгамбәрнең бөтен тәгълиматын чиста, саф көе сакларга омтылган һәм хуҗасына шул дәрәҗәдә бирелгән булган ки, аты тибү аркасында Мөхәммәтнең бөтен тешләре төшкәч, ул үзенең дә теш казналарын таш белән бәреп җимереп ташлаган. Бу дәрәҗәдә фанатиклыгы белән Вәис Карани үзенә бик күп мөрит туплаган, һәм бу мөритләр төркемен «Вәисов Алла полкы» («Божий полк») дип атап йөртә башлаганнар. Ф. Әмирханның «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар» дигән хикәясендә «озын буйлы бер студент җырлана-җырлана керә»:

Төннәрдә саим[103 - Төннәрдә саим – ураза тотучы.] ди,
Көннәрдә сахир[104 - Көннәрдә сахир – сәхәр ашаучы.] ди,
Көндезге сәхәрдә
Вәисел Карани.
Сәгать уникедә
Вәис әл-Солтани,
Таягы бар иде
Тәвә җоныннан,
Хиркасы[105 - Хирка – чапан.] бар иде
Хөрмә далыннан.

«Божий полк» үзенең тәгълиматын бик ерак тарихка илтеп кертә. Вәисичелек IX гасырда ук Болгар дәүләтенә үтеп керә. Риваятьләргә караганда, Болгар патшасы Айдар ханга өч гарәп килеп, арадан берсе, Зөбәйер ибне Җәгъди, ханның авыру кызы Туйбикәне терелтеп, ислам диненә нигез сала. Ислам дине, имеш, саф көенчә бары тик болгар ханнары династиясендә генә саклана, һәм Алла тарафыннан әйтелә: төрле-төрле срокларга, төрле вакытларда «Мөхәммәт рухында»гы вәгазьчеләр чыгып торыр һәм «әхлакны төзәтергә, көчәйтергә ярдәм итәрләр». Менә шундый хакимнәрнең берсе (исәп буенча утыз икенчесе) – Болгар ханнары нәселе Дәрдемәнд дәрвиш Баһаветдин Вәисов (Гайнанның әтисе) була. Баһаветдин, имеш, бик укымышлы, югары әхлак нормалары кешесе булган. Казанда, Бохарада белем тәхсил итә, сәүдә белән шөгыльләнә. Сәүдә юлында йөргәндә, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең вәгазьчесе, Саратов губернасы Хвалын өязе Кулаткы авылы кешесе Мөхәммәт Сәид Җаббар белән таныша һәм аның дингә мөнәсәбәте турында фикерләрен кабул итә, үз фикеренең мөселманнар мәзһәбе Нәкышбәнде мөритләре белән бер икәнен аңлый. 1862 елны, Казанга кайткач, ул халыкка, патша Александр II янына барып рөхсәт алдым дип игълан итеп, «Дәүләт дога йорты» («Государственный молитвенный дом») ача. Баһаветдин Казан мөселманнарына, «диннең чисталыгы өчен көрәшмисез» дип үпкә белдерә. Һәм, дәүләт органнары алдында баш иясез, дип гаеп ташлый. Казан муллалары аңа каршы чыккач, ул «Иске диндәге вәисиләрнең Алла полкы»н төзи һәм мәчеттән бөтенләйгә аерылып чыга. Коръән һәм шәригатьне конституция дәрәҗәсенә менгереп, аерым канцелярия ача, печать, паспорт, флаг, метрика, касса булдыра (вәисиләрнең паспорты Казан губерна жандарм управлениесе архивларында саклана. Анда татарча һәм русча «Бу паспортның иясе Россия империясендә төрле транспортта бушлай йөрергә хаклы…» диелгән. Шул паспорт белән ерак юлга чыккан мөритләр, тотылып, полиция участокларына эләгеп торганнар). Вәисиләр, шулай итеп, патша администрациясеннән бөтенләйгә аерылып эш итәргә омтылалар. Бервакыт, үз өйләрендә торып, алар полициягә кораллы каршылык та күрсәтәләр, атыш вакытында берничә кеше яралана, Баһаветдин ишанның беренче хатыны үлә һ. б. Бөтен мөритләр кулга алына, вәисиләргә дошман динчеләр аларның йортын туздыра. Мөритләрне Себергә сөрәләр, Баһаветдин исә үзе 1893 елда Казан психбольницасында үлә[106 - Молоствова Е. В. Ваисов Божий полк // Мир Ислама. – Т. 1. – № 2. – СПб.,1912.].

Себергә сөрелгән вәисиләр дә тирә-юньгә мәшәкать тудыралар. Красноярск ягындагы Кански өязенә урнашкан вәисиләр хакында аларның дәүләт һәм урындагы мәхәллә тәртипләренә каршы гамәл кылулары турында языла. Алар таныш-белешләренә «Чын мөселман дине» дип исемләнгән китап тараталар һәм бу китапны алган кешегә биш яки җиде сум акча бирәләр. Әлеге китапта исә түбәндәгеләр язылган: 1) мондый китабы булмаган кеше – диннән ваз кичкән кеше; 2) без – бу дөньяның югары дәрәҗәдәге рухани башлыклары; 3) бу китапны бездән алмаган кеше – мөселман түгел; 4) без – иске диндәге мөселманнар; 5) без «Вәисов Алла полкы»ның сугышчылары; 6) гөнаһ эшләүчеләр – диннән ваз кичкән кешеләр, аларның хатыннары – талак; 7) бары тик иске диндәге безнең метрикәгә теркәлгән никахлар гына гамәлдә, башка төрлеләре – гамәлдә түгел.

Мондый җәнҗаллы «эшләр» белән Томск губерна жандарм идарәсе шөгыльләнә[107 - Труды Общества археологии, этнографии, истории Казанского императорского университета. – XXV. – С. 155–156.].

Казанда бу мәзһәб ун еллар буенча дәшми тора. Дөрес, 1897 елда вәисичеләр арасында переписьтән баш тартулар була. Бу аңлашыла да. В. И. Ленинга мөрәҗәгать итик: «…Дини кабык астында политик протест чыгышы бер Россиягә генә хас түгел, бәлки үсешләренең билгеле стадиясендә барлык халыкларга хас булган күренеш ул»[108 - Ленин В. И. Әсәрләр. – 4 т. – 240 б.].

1905 ел революциясе көннәрендә вәисиләр яңадан баш калкыталар. Хәрәкәтнең башында – Диюнең прототибы булачак Гайнан Вәисов. Мөритләре аңа Яңа бистәдә йорт салып бирәләр, мөселман бәйрәмнәрендә ул йортның түбәсендә ярымай һәм бишпочмаклы йолдыз чигелгән бик зур яшел флаг эленә. Капкага рус телендә болай дип язып куелган була: «Всего мира государственный молитвенный дом. Автономное духовное управление и канцелярия Сардара Ваисовского божьего полка и мусульманская Академия». (Тукайда Дию: «Белмисең, махсус колоньям бар минем; мәхкәмәм бар, автономьям бар минем».) Гайнан Вәисов чикләнмәгән власть белән файдалана, взнос җыя, суд ясый һ. б. Политик карашларында мәзһәб җитәкчесе искиткеч чуар: рәсми рәвештә властьларга язган кәгазьләрендә ул гражданский властьларга һәм мөселман дини оешмаларына буйсынмавын белдерә; алар, ди, Мөхәммәтнең хак динен боздылар. Вәисиләр Аллага һәм патша хәзрәтләренә буйсыналар. «Государьны без таныйбыз һәм аның өчен дога кылабыз, әмма безгә дәүләт кирәк түгел». Г. Вәисов Дәүләт Думасының да кирәк түгеллеген әйткән. Вәисиләрнең хыялы – Болгар җиренә күчеп утырып, шунда аерым община төзү. Шул максаттан чыгып, алар патша казнасыннан 100 000 сум акча сорыйлар, әмма прошениеләре җавапсыз кала. Үзләреннән таләп ителгән налогтан һәм дәүләт паспортыннан баш тарткач, вәисиләргә патша администрациясе тагын игътибар итә. Паспортка мөнәсәбәттә аларның үз программалары бар: алар, гомумән, паспортка каршы түгел, ә андагы «татар», «мещан» дигән терминга каршы. Гайнан ишан үзенең мөритләрен болай дип әйтергә өйрәткән: «Мин татар түгел, крестьянин түгел, раскольник түгел, потка табынучы мәҗүси түгел; җир белән күк арасында никадәр аерма булса, татар белән безнең арада да шулай, ут белән су арасында да аерма шулай… Без беркем белән дә катнашмыйбыз, без алардан акылыбыз белән, йорт-җиребез белән аерылабыз, алар белән уртаклыгыбыз юк, без – иске диндәге мөселманнар җәмгыяте, Вәисовның Алла полкы». Үзеңнең протестыңны болай белдерергә: «Сез антихрист этләр, дин юлбасарлары, нәләт сезгә, нәләт, бәддога, мең тапкыр нәләт…»[109 - Молоствова Е. В. Күрс. хезм.].

Е. В. Молоствованың язуына караганда, вәисиләргә рус чиркәвендәге раскол да тәэсир иткән булуы мөмкин. Вәисиләрнең сөйләве буенча, Иван Грозный, Казанны алганда, боларның болгар бабалары патшага ярдәм күрсәткәннәр һәм шуның өчен грамота алганнар. Ләкин ул грамота кәгазе югалган. Бу грамотада, имеш, Иван Грозный аларга мәңгегә файдаланырга борынгы Болгар җирен вәгъдә иткән булган һәм бары тик җир налогы (десятинага сигез тиен) гына түләргә кушкан. «Без налог түләргә теләмибез, чөнки хөкүмәт безнең мәгариф эшен кайгыртмый», – диләр вәисиләр. Вәисиләр патша судын һәм хәрби хезмәтне инкяр итәләр. Арадан берсе – Мөбарәкша Гаделшин, солдатка чакырылгач, өстенә шинель киюдән һәм мылтык тотудан баш тарта, моны азат итүләрен сорап, вәисиләр Казанның воинский начальнигына прошение бирәләр. Гаделшинга хөкем була, һәм аны ике елга дисциплинар батальонга җибәрәләр.

Хәрби хезмәттән баш тарту вакыйгасы Л. Н. Толстойга ишетелә. Толстой моның белән бик кызыксына. Л. Опульскаяның язуына караганда, Толстой, милитаризмга каршы бөтен дөнья халкы гына көрәшә ала, дип уйлаган. Ләкин «көрәш» дигәнне Толстой барлык кешеләрнең дә хәрби хезмәттән баш тартуы формасында, пассив көрәш мәгънәсендә аңлаган[110 - Толстой Л. Н. Полное собрание сочинений: в 90 т. Юбилейное издание. – Т. 57. – М., 1952. – С. 19.]. Л. Н. Толстой үтенүе буенча, Казанга язучы И. Ф. Наживин (1874 елда туган, Октябрьдан соң – эмигрант) килә һәм Гайнан Вәисов белән күрешә. 1909 елның 7 гыйнварында Вәисов, Ясная Полянага хат язып, И. Ф. Наживиннан үзен Толстой белән очраштыруын үтенә. Л. Н. Толстой 15 гыйнварда Казанга хат яза.

«Ясная Поляна, 15 янв. 1909 г.

Любезный брат,

Ходзя-Мухаммед Гинанутдин Ваисов. Очень рад был получить известие от И. Ф. Наживина о вашем желании приехать ко мне. Я уже давно желал узнать подробности о том, как вы понимаете бога и жизнь человека на земле. По тому, что слышал о вас, надеюсь, что наши взгляды будут одинаковы. Если бы люди держались только истины, то все бы были едины. Будем же и мы стараться держаться только истины и потому быть едиными с теми, которые держатся её. Очень рад буду видеть вас у себя. Приезжайте, когда хотите, я никуда не уезжаю»[111 - Толстой Л. Н. Полное собрание сочинений: в 90 т. Юбилейное издание. – Т. 79–80. – М., 1955. – С. 29–30.].

Гайнан Вәисов Ясная Полянага шул елның 11 февралендә килә[112 - Шунда ук.] һәм өч көн яши. Толстойның көндәлегендә 12 февральдә язылган мондый юллар бар: «Всё так же, ничего определённого, не работаю… Приехали вчера и нынче Ваисов, Сергеенко, Трегубов»[113 - Шунда ук. – Т. 57. – С. 25.].

Л. Н. Толстойның тормыш сәгатьләрен кәгазьгә төшергән, күп кенә кәгазь эшләрен башкарган Н. И. Гусев бөек язучы белән Вәисовның әңгәмәсен соңгы тапкыр очрашуларында язып барган:

«Л. Н. Мин сезгә шуны әйтергә җөрьәт итәм ки, «Коръән»дә язылганнарның барысын да кабул итә алмыйм.

В. Коръәннең тәрҗемәсе төзек түгел, аңлатмалар дөрес түгел. Аны тәрҗемә иткән кешенең «Коръән»гә мәхәббәте юк, ул хакыйкатьне ачарга теләми, аның йөрәгендә башка хисләр. Шуңа күрә күп әйбер аңлашылмыйча кала. Безнең бөтен эшебез «Коръән»гә нигезләнгән. (Бу урында Г. Вәисовның хаклы икәнлеген әйтергә кирәк. Г. С. Саблуков тәрҗемәсендә «Коръән» бөтенләй аңлашылмый. «Коръән»нең 1963 елгы русча басмасына сүз башында Саблуков тәрҗемәсенең адекватлыктан бик ерак булуы әйтелә. – М. М.)

Л. Н. Минем уемча, кешенең «Коръән»гә караганга да бөегрәк нәрсәсе булырга тиеш. Кешенең күңелендә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен әйтеп торучы алласы бар. Ә «Коръән» ул – кеше кулы белән тудырылган әйбер. Әгәр «Коръән»гә колак саласың икән, ул Алла белән минем арада; ә инде Аллага колак салыйм дисәң, ул – минем үз күңелемдә, мин аның белән турыдан-туры сөйләшәм. Ә монда – «Коръән», – безнең «Евангелие» кебек үк, кеше кулы хезмәте. Аларны бит кеше тудырган, ә кешеләр ялгышалар… «Коръән»дә барысы да хаклык дип, барысы да Алладан дип уйларга ярамый. Аллага ышанган кеше беркайчан да, китапта Алла сөйли, дип әйтә алмас. Алла китапка сыеп бетә алмый…»

Бераздан Толстой инглиз телендәге бер китаптан Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер-ике фикерен тәрҗемә итеп укып бирә.

1. Оҗмахның урыны – әниеңнең аяк баскан җирендә;

2. Исламның нигезен нәрсә җимерә, нәрсә ашый? – Галимнәрнең хаталануы, икейөзлеләрнең бәхәсе һәм хак юлны югалткан хөкемдарларның фәрманнары.

– Нинди шәп! – ди Л. Н. Толстой бу сүзләрне укыгач[114 - Гусев Н. Н. Два года с Л. Н. Толстым. – М., 1912. – С. 247–248.].

Истәлекләрдә Толстойның Вәисов белән очрашуыннан тәэсире бик үк ачылып бетмәгән. «Аларның баш тарту сәбәпләре мин уйлаган сәбәпләр түгел, ахрысы, һәм аларның тормышны дини аңлауларын мин гомумән төшенеп җитмәдем», – ди Толстой[115 - Шунда ук.].

Г. Вәисов белән Идел буе татарларының дини, дөньяви уку йортларын, мәгърифәт эшен шактый яхшы өйрәнгән Е. В. Молоствова да очраша. Монда да каршылыклы фикерләр: Вәисов, бер яктан, солдат хезмәтенә барудан баш тартырга өнди, тормыш бозыклыкларын, кыз баланың үз ризалыгыннан башка никах уку тәртибен тәнкыйть итә. Әмма үзе – контрольсез. Тукай поэмасына керерлек хәл – кеше хатынын урлый; судны үзе ясый, камчы, таяк белән кыйный, әйбер урлаган өчен бармакларын кисә, зина кылган өчен үлем җәзасы бирә һ. б.[116 - Молоствова Е. В. Күрс. хезм.]

Толстой яныннан кайтып озак та үтми, 1909 елның 1 мартында Г. Вәисов «әһел ислам арасына ихтиляф салырга тырышу» өчен кулга алына (Йолдыз, 1909, № 369). Аңа 125 нче статья (дәүләткә каршы пропаганда) буенча гаеп ташлыйлар, өендә тентү ясыйлар (Йолдыз, 1909, № 407). Төрмәдән Г. Вәисов Толстойның якын танышы, тәрҗемәче С. Д. Николаевка (1861–1920) хат яза. Хатның эчтәлеге мәгълүм түгел, ихтимал, Вәисов үзен төрмәдән коткару өчен ярдәм сорагандыр. Толстой, аның хаты белән танышкач, 1909 елның 18 маенда Вәисовка хат яза:

«Дорогой, милый брат Ваисов,

Письмо ваше к Николаеву и порадовало, и огорчило меня. Огорчило меня за тяжёлое положение, в котором вы находитесь, но порадовало более, чем огорчило. Порадовало тем, что из письма вашего я почувствовал то братство с вами, к которому идут и придут все народы по вере в единый, общий для всех закон бога: любви к нему и ко всем людям без различия. Помогай вам бог и ваша вера в него перенести всю тяжесть вашего положения. Пишите мне, не могу ли чем служить вам. Был бы рад. Любящий вас брат»[117 - Толстой Л. Н. Полное собрание сочинений: в 90 т. Юбилейное издание. – Т. 79–80. – С. 200.].

Тикшерү барышында Вәисов суд следователенә хәрби хезмәткә мөнәсәбәт мәсьәләсен бөтенләй башкача аңлата:

– Әгәр сугыш башланса? – дип сорый следователь.

– Без ул вакытта динебезне һәм Ватаныбызны саклап җанын бирергә әзер булган сугышчан отряд булачакбыз, – ди Вәисов. – Безнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтебездән чыгып, безне инде сугышны инкяр итүчеләр, хәрби хезмәтне кирәксез дип бәяләүчеләр кебек раскольниклар рәтенә кертмәгез. Безнең каршылыгыбыз шунда: казарма, солдат тормышы «Коръән» һәм шәригатьнең изге таләпләрен үтәргә безгә мөмкинлек бирми…

Вәисов үз кешеләре өчен солдат хезмәтен башка берәр төрдә хезмәт белән алыштыруларын сорый. Шул ышаныч белән вәисиләр, гәрчә «Коръән» кяферләр хөкеменә барудан тыйса да, суд торалар, җавап бирәләр[118 - Молоствова Е. В. Күрс. хезм.].

Судка кадәр Вәисов залог белән төрмәдән чыгарыла. Төрмәдән чыгуга (1909, 2 июнь), Л. Н. Толстойга хат язып, ул аннан әҗәткә өч мең сум акча сорый. Шактый кызык хәл! Тукай торып-торып Толстойның бөек әхлакый, социаль-политик фикерләренә мөрәҗәгать итә, шулардан илһам ала, иҗатын баета; ә аның поэмасындагы прототип бөек язучыдан әҗәткә акча сорый. Акча сорап язган хатның конвертына Толстой мондый билге куя: «Пр. (осительное), ответ.(ить) Ваисову»[119 - Толстой Л. Н. Указ. соч. – Т. 79–80. – С. 282.].

Толстой үзенең якыны И. Ф. Наживиннан судның нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенә. Әмма суд 1910 елның 23 октябрендә, Лев Николаевичның үләренә берничә көн кала гына була. Тукайны да инде бу көннәрдә Вәисов түгел, ә бөек шәхеснең дөньядан китүе борчый.

Вәисиләрнең Тукай исән вакыттагы эш-хәрәкәтләре әнә шундый. Боларда патша администрациясенә каршы протест белән (ул хәрәкәт шуңа күрә дә күпмедер дәрәҗәдә яши алган), үз эчләрендәге монархизм, деспотизм, авантюризм (аерым паспортлар тоту) бергә сыеша алган. Һәм, «Печән базары…» поэмасындагы мифик Дию образын иҗат иткәндә, шагыйрь прототип итеп «табигыйннәр[120 - Табигыйннәр – иярүчеләр.] мәзһәбе» җитәкчесе Гайнан Вәисовны алган икән, бу инде Казан татарлары тормышының шактый үзенчәлекле бер катламын, баһадирларча өскә күтәреп, әдәби әсәрдә ялтыратып күрсәтү булган.

Вәисиләрнең хәрәкәте, нигездә, самодержавиегә каршы протестның бер төре була. Әйтик, Вәиси үзе Болак арты милләтчеләренә каршы сугыша, шул сугышта һәлак була; аның мәетен дә Швейцария паркындагы (хәзерге Горький исемендәге ял паркы) туганнар каберлегенә күмәләр. Вәисиләрнең калган отряды Гражданнар сугышы елларында, гариза язып, Фрунзе армиясенә килә.

М. В. Фрунзеның приказыннан: «…На основании изложенного, Реввоенсовет фронта, найдя возможным и желательным формирование из мусульман-ваисовцев стрелкового полка, поручил уполномоченному совета ваисовцев Сардару Ваисову (брату убитого Ваисова) сформировать таковой в Самаре под наблюдением Упраформа в счёт общих плановых формирований фронта»[121 - Фрунзе Н. В. Избранные произведения. – Т. 1. – М., 1957. – С. 482.].

Хәер, бу чорларны тикшерү инде тарихчылар эше. Безнең максат исә Тукай поэмасындагы бер образ аркылы тормышның нинди тирән катламнары актарылып ташлануы һәм моңа «хезмәт иткән», унынчы елларда Тукай белән бер шәһәрдә яшәгән катлаулы шәхеснең биографиясен ачып бирү иде.

Прототиплар, гадәттә, авторга кеше сөйләгән, булган хәлләрне тасвирлаган әсәрләрдә еш очрый. Тукайга, мәсәлән, «Печән базары…»ның сюжетын Г. Камал биргән дигән версия яши. Г. Камал аңа конкрет ике хәл турында сөйләгән булуы мөмкин:

1. Чит шәһәрдән килгән сәүдәгәрнең хатынын Гайнан ишан урлый; өенә полиция килгәч, ул, «минем автономиям бар» дип, аны кертми;

2. Циркка Карәхмәт дигән дагстанлы бер көрәшче килгән; мөселман булганлыктан, табыш җыю өчен цирк хуҗалары элеккеге көрәшчеләрен аннан ектыралар. Казанның Печән базары әһеле менә шундый «сенсация» белән гөж килеп яши.