
Полная версия:
Буранлы төндә
– Тәнеңнең куәте бетмәсен, малы табылыр дип җуана күр.
– Безләргә үпкәләмә инде, Һарун абзый, ишетеп тә яныңа баралмадык шул.
Гамәләй станциясе бик алай зурдан булмаса да, бер-берең белән гел генә очрашып, күрешеп тә торылмый шул. Һәркемнең үз дөньясы, үз мәшәкате. Аннары тагын үз даирәсе бит әле һәр җан иясенең. Һарун сыйган төшкә аның җан дусты Мөхәммәтҗан Шаһбаз улына – Таҗига кадер юк. Шулай да монда Һарун картның бер гаебен дә күрә алмассың. Киресенчә, Таҗи үзе – ул даирәдән читләшүе, төшеп калуы белән ике йорт каршында да гаепле кеше. Бар нәрсәне дә шул гына сансызлады, шул гына Оркыяны тормышның байтак бәхетеннән мәхрүм итте.
Әйе, байтак еллар инде пенсиядә булса да, Һарун абзыйлары бик алай тиз генә онытылырдай кешеләрдән түгел иде дә бит, өйләренә барып, хәлләр белешеп йөрергә Оркыяның ничектер кыюлыгы җитмәде. Ни йөз белән барып керер иде ул анда? Тагын нидер теләнеп йөргән кебек булыр, оят булыр инде. Нидер өмет итеп килгән бу дип уйлаулары ихтимал. Болай да әз зарыктырмадылар ич. Һарун абзыйлары белән Мәликә апайларының игелекләрен җитәрлек күрделәр инде. Үзләренә генә коры рәхмәттән гайре берни дә арттыра алганнары юк. Берәр эш эшләтеп, үзенә рәхмәт дисәң, Таҗие үчекләргә тотына: рәхмәт ул – коры сүз, сыра чамасы да градусы юк аның, ди җирбит.
Һарун карт – бик күп еллар буе шушы Гамәләй станциясе тирәләрендә җитәкче булып йөргән кеше. Шушы юлда эшләүчеләрнең бригадиры да ул булган, Оркыяның Мөхәммәтҗан каенатасы поезд астында калгач, аның урынына мастер булып та билгеләнгән. Сугыштан соңгы бик авыр чорда ул ачлы-туклы авылын ташлап килгән Оркыяны да, ай саен акчасын, ел әйләнәсе утын-күмерен биреп, бар яклап тәэмин ителерлек шушы юл эшенә урнаштырган иде. Ул чакта Оркыя ишеләр адым саен, мондый җылы урынга эләгү зур бәхет иде шул. Хәзерге көндә туган-тумачага да саналмаган бик ерак бер ботак очы кардәш иде бугай ул Мәликә апасына. Кечерәк кенә төенчек кыстырып, бусагаларын атлап кергән көнне үк «алма апае» аны ире янына ияртеп китте.
– Һарунҗан, шушы балакайны берәр яры урнаштыра алмассыңмы? Монда аның башка беркеме дә юк. Фасфорт та җүнәтә алмый килгән, бахыр,– диде.
Ул чакта Оркыяга кем паспорт тоттырсын, аның өчен әүвәл колхоздан справка үтенеп йөрисе иде бит. Тәрәзәдән төшкән кояш нурына елтырап торган көмеш погонлы, бик тә килешле зәп-зәңгәр кительле, мөлаем итеп, бер күрүдә үк үз итеп аңа карап утыручы җизни буласы кеше исә барысын да ул хыялланганча, ул теләгәнчә итеп хәл кыла алды.
– Базар көн үткәч, бригадага эшкә чыгарсың, документларыңны аннан соң җайларбыз,– диде.
Шулай итеп, Һарун абзый күп еллар элек Оркыяның язмышын, бөтен киләчәген хәл иткән кеше иде. Шуннан соң инде күпме гомерләр үткән. Теге вакытта шулкадәр дәрәҗәле кеше алдында басып торган Оркыя да, аңа ярдәм кулы сузган мәрхәмәтле Һарун да бүгенгә чаклы бу хәлгә үкенмиләр иде. Әле бервакытта да аларга бер-берсен битәрләшергә туры килмәде. Оркыя да эштә үзен сынатмаска тырышты, ни йомыш кушсалар да карышмады, киреләнми-сүрелми, әнә әле булса эшли ич. Йорты, тормышы бик үк рәтле-башлы була алмаган өчен инде, ул шулпаның шулпасы гына туган тиешле кешеләрне һич тә гаепле санамый иде. Киресенчә, гомере буена аларны үзенә терәк дип хис итте. Әле дә ул хис аның йөрәк түрендә иде.
Һарун карт та аның тынгысызлыгын, эш сөючәнлеген яратты. Кайчак һәм кайда гына очрашмасыннар – серләре килешә, сүзләре бетми. Һәм бу көтелмәгән очрашудан Оркыя да, инде күптән анда-монда чыгып йөрмәгән, дөнья күрми яшәгән Һарун карт та чиксез шатланыштылар.
– Саулыгың ничек соң, Һарун абзый? Күптән күргән юк бит үзеңне. Каты сырхау дигәч, бик борчылган идек без.
– Моторның куәте беткән шул, кызым, куәте беткән. Җиде дистә сине җөрттем, җал итик дип даулый. Үзенчә хаклыдыр инде. Каннар коеп сугыша-сугыша, Совет властен җаулашкан да без идек, башка кыенлыкларны да әз кичермәдек. Син хыялланып, өмет итеп җәшәгән көннәрнең киләсе килгәндер, аннан да артыгы булмас ул, түзәр әмәл калмады дип, көн-төн чәнчә башлады, каһәр суккыры.
– Шылайдыр… шылайдыр инде ул, талгандыр, бакчи…
– Талмый ни, ата-баба гомерен уздык инде күптән. Якты дөнья белән бәхилләшсәң дә була.
– Булмасын әле, Һарун абзый, булмасын алай. Сырхавына карама, яшьләр дә гел сырхау, черек әнә. Безнең Таҗи саудыр дисеңме?
– Чире башкарак шул аның, үзе сатып ала торган чир. Ничегрәк соң әле ул?
– Сугышудан башканы белми дә. Әле кайчан, тик торганда, ир итмисең дип бәйләнде. Ир аты күтәреп, балак сөйрәп йөрүең, дим дә тагын кырылышабыз. Өч көн инде баш күтәрми, сарайда ауный.
– Тагын эштән киткәнме әллә?
– Тагын куганнардыр инде. Андыйларны кем тотсын?.. Их, абзый, синең йөрәккә аның буе булган булса…
– Атасы да ут йөрәкле иде, кермәгән бит шуңа. Фәгыйлә җиңги иркәләбрәк ташлады үзен. Башкалары кыз, бу ул, терәк, имеш. Без дә ни әйткәләп карадык та бит – әйтү генә җитмәгәндер, күрәсең.
– Шылай, бакчи, әйткәнне бер яратмый. Ә әнкәй әле дә аның яклы.
Башларын җиргә иеп, берара икесе дә сүзсез торганнан соң, сүзне икенчегә борып, Һарун абзый:
– Болтларны майларга соңлагансың,– дип куйды.
– Пружинлы шайбалар булмый торды. Мастерыбыз Карп Михайлыч…
– Тагын өлгермәгәнме? Башкалар алып бетергән, ул йоклап калганмы?..
Оркыяның карт мастер, остазы алдында хәзергесен дә бик яман күрсәтәсе килми иде. Ничек кирәк шулай акланган булды.
– Шайбалар заводтан килми торды, ахрысы… Бакчи, үзем дә гаепле бик, Ләйләм, егылып, аягын кузгаткан ие… Мин тиз куярмын аларны,– дип җавап бирде. Аннары, бик озак сөйләшеп торуны килештермичә, чүкеч-коралларын алгаларга кереште.
– Баягынак та кисәтмәкче идем, болай эшләмә син беркайчан да. Разве мин сезгә шушылай, рельска җәелеп утырып, костыль сугарга өйрәттем. Ә? – Бу сүзләрне Һарун абзый әллә кай заманнардагы корылык, җитдилек белән кабатлады. –Кем алай кушты сиңа?!
– Кушмыйсыз да, алай ипле бик…
– Күлмәгең җалгыш шунда эләгеп калса? Ишетми утырганда, шулай арттан поезд килеп чыкса?.. Таптап китсә?.. Карт мастерыбыз шулай өйрәтте, шулай эшләргә кушты диярсеңме? Җарамас алай!
– Бакчи, арган чакта гына шылай бит мин, Һарун абзый…
– Арган чакта шулай таптала да инде кеше. Син бер дә алай итмә! Арсаң, җулдан чыгып хәл җый, җокла, поезд астына гына кермә!
Һарун абзый Оркыя майлап, тарткалап үткән берничә болтка суккалап, аларны селкеткәләп карады. Чүкечне кулына алып, берничә костыль торышын тикшерде. Канәгать калды кебек.
– Җарый, мин китим, көчең барда тырыш, эшлә. Мин кисәткәнне онытма… Мин Каргалык күперенә барып, карап килим әле. Күпер нигезен су җумасын, өченче елгы хәтәр хәл кабатланмасын…
Өченче ел, нәкъ җәй башында, анда чак кына зур авария булмый калган иде. Көн ярымлап поездлар туктап торды. Ул чакта укудан соң килеп эшли генә башлаган Карп Михайлыч ни-нәрсәгәдер игътибар итеп җиткермәгән икән дигәннәр иде. Ләкин бит ул елны Каргалык елгасының суы да хәтәр куркыныч булып акты. Гомердә булмаганны, ярты җәйгәчә, яр тирәләрендә ястык-ястык бозлар эреп ятты.
Һарун абзый исә шулай диде дә йөз дә туксан өченче километр соңындагы бөкре күпер рәшәткәләре күренер-күренмәс кенә шәйләнгән якка таба атлый башлады.
– Бик соң түгелме соң, Һарун абзый. Күпергә ерак ла әле,– дип кычкырды аның артыннан Оркыя.
Карт, кулындагы туйра тал чыбыгын кояшка таба күтәреп:
– Көн эссесендә йөрәк сикерә шул, бераз басылсын дип, үзем көттем,– диде.
Һәм, шул туйра тал белән шпал, рельс башларына төртелә-капшана, юлын дәвам итте.
Оркыя сизеп тора: картның болай соңлап йөрүенә көн эсселеге генә сәбәп түгел. Халык эштән тарала төшсен, болай, тинтәк адәмдәй сузаеп, кеше эшләгәнне карап йөрүемне күреп калмасыннар әле, дип уйлыйдыр инде. Күпер белән өч ел элек булган хәл дә бер сәбәп кенәдер. Кайчандыр үзе төзеп, күпме гомер үзе эшләгән юлны сагынгандыр, шәт, бер дә башкасы түгелдер.
IIҺарун карт, кулындагы тал чыбыгын җилдә уйнаткалап, ике төзек сызык сыман, сыртларын соңгы кояш нурларына ялтыратып яткан рельслар артыннан бара. Үз гомерендә күпме мәртәбәләр үткәндер инде ул моннан, чутлап та чутына чыга алмассың. Әнә гәҗитләрдә, берәрсен мактар итсәләр, Җир шарын ул өч кат, биш кат урап чыкты дигән булалар. Шәт, утыз елга якын гомерен шушында аяк өсте йөреп уздырган Һарун да алардан бик калышмыйдыр. Тик ул узган чакрымнар саны саналмаган гына.
Сызгыртып, сәлам бирә-бирә үтеп киткән поездлардан соң һавага кызган тимер исе, шпал мае исләре тарала. Әллә инде тансыклаган шуларны – борынны киереп-киереп иснисе килеп тора сыман. Борын, тамак төпләре кытыкланган кебек тоелды.
– Әй, саташкан карт син,– дип, үзен шелтәләгәндәй итте ул. Әмма барыбер аңа бу юлның сасы исе дә тансык сыман иде.
Бу якларга бит аны, аркан белән өстерәп китергән кебек көчләп, хәтәр елда хәрби эшелонда китереп ташлаганнар иде. Уйлап карасаң, әллә ашау җитмәүдән, әллә шул шпал мае – креозот исенә укшып-укшып егылган чаклары да әз булмады югыйсә. Трудармиядән азат ителү белән, монда бер көн тормаска, алтын сарайлар вәгъдә итсәләр дә, кабат тимер юл эшенә аяк басмаска ант иткән көннәре дә булгалады. Язмыш дигәннәре әнә ничек икән ул. Тормыш үзенчә хәл итте дә куйды. Киресенчә, тал-тирәкле ямьле Зөя буйлары хәзер әнә онытылып ук баралар. Туган иле булып менә шушы ялан үрле дала ягы калды. Кайчандыр укшыткан шпал исе тансык искә әверелде.
Көзге яңгыр, кышкы бураннар теңкәгә тигән авыр елларда салган иделәр алар бу юлны. Каспий буйларының нефтен тизрәк Урал заводларына җиткерик дип, көнне төнгә ялгап эшләделәр. Хәтта көрәккә мохтаҗ кырык икенче ел кышында алар, чын сугышка яраксыз дип табылган төрле ватык-китекле, «дефектлы» трудармеецлар, никадәр рельс, никадәр шпал һәм башка кирәк-яракны үз җилкәләрендә ташып, шушы юлны күтәрделәр. Үзләренә тиешле сугышчан бурычны намус белән үтәп чыктылар. Көчләрен дә, кирәк икән, җаннарын да кызганмадылар алар. Бар теләкләре Каспий нефтеннән тизрәк ягулык булсын да, Урал төбәгендә җитештерелгән танкларга тизрәк җан өрсен, алар дошманга ябырылсын дип яшәделәр. Иң беренче, иң якын максатлары шул булды. Аннан соң туачак якты көннәр, тук, тигез тормыш хакында инде алар йокы аралаш, туң казармаларга кайтып яткач кына хыялланалар иде. Шул өмет, хыяллар җылысына җылынып, кышның зәһәр суыкларын, төзелешнең башка бихисап авырлыкларын җиңәргә тырыштылар. Шул матур киләчәк өчен дип, якты хыяллар исәбенә дип, монда да фронттагыдан ким корбан китерелмәде. Урыны-урыны белән әнә аяк астында яткан шпал санына тиң халык кырылгандыр, бәлкем. Тик аларның берсе дә заяга булмады, явыз дошманның тешен каеруда, тез чүктерүдә аларның да өлеше зур. Бәлкем әле, аны да, Зөя буйларындагы ата-баба нигезен оныттырып, бер буй шпалны бергә күтәреп, бер кашыктан ашаган, бер-берсенә җан җылыларын бирешеп, монда бергә җәфа чиккән җан кардәшләре рухы шушында тартып торадыр да.
Әйе, боларның барысы да киләчәк матур тормыш өчен дип, балаларының тагын да башкачарак, максатчанрак яшәүләре өчен дип эшләнгән иде. Киләчәкнең ничек буласын тәмләп сөйләргә бигрәк тә Шаһбаз яратыр иде. Ул вакытта аны барысы да шулай, фамилиясе белән генә атап йөртәләр иде. Чын коммунист кешегә Мөхәммәтҗан исемен йөртү гөнаһ саналды. Ул заманнарда андый җыелышларга бик йөрмәгән Һарун аның тәгаен сәбәпләрен дә белеп бетерми хәзер. Исемне сабый балага ата-баба куша бит инде аны, Мөхәммәт дусты да пәйгамбәр исемен үзе сайламаган булгандыр. Һәрхәлдә, олырак яшьтә булуына карамастан, Мөхәммәт – әле ул көннәрдә исемсез-атсыз бер бәндә, бик тинтерәтсәләр генә, үзен «Мища» дип таныткалый иде. Никтер «ш» авазын ул һәр сүздә диярлек, бигрәк тә рус сүзләрендә шулай әйтә торган иде. Мәгәр үзе арада көч белән дә, тынгысыз булуы белән дә баштан ук аерылып торды диярлек. Килеп эшли башлагач та, аны, озак тотмый, үз ишләренә өлкән итеп – десятник итеп куйдылар.
– Десятник тоже командир! – дип, чынлап та, шаяртып та кабатларга яратты, мәрхүм. Русчасы да Һаруннар ише генә түгел, сөйләшә башласа, ут уйната. Ник дисәң, мәшһүр шагыйрь мактап телгә алып үткән Тамбов якларында, мукшы, урыс арасында үскән ул. Эшкә дә бик уңган, батыр – күтәрәсе әйбернең иң авыр башына һаман үзе барып тотыныр, әйткәнне көтеп тормас иде. Юл төзелеп беткәч тә, үзен онытмадылар – шушы станция тирәсендәге юлларга баш итеп куйдылар. Ул исә үзе янына Һарун ише яшьрәк иптәшләрен тартты.
– Илгә кайтабыз дип бик ашыкмагыз әле, егетләр. Анда да сезне бәлеш пешереп көтмиләрдер. Хатыннарны, бала-чагаларны китертик тә үз хезмәтебезнең җимешен татыйк,– дип, күпләрне үз янында калдыруга ирешә алды. Бар яктан да булдыклы, булдыра ала торган кеше иде шул, мәрхүм. Хәтта үлеме дә егетләрчә килеп чыкты, һич көтмәстән булды. Ремонт бригадасы станциянең аргы ягында эшли икән. Мастер Шаһбазов та алар эшен күзәтеп торган булган. Нефть ягыннан килүче «наливняк» үтеп бара икән. Бермәлне Мөхәммәтҗан җиргә чүмәшеп утырган җиреннән атылып та торган, шул чапкын поездга каршы да сикергән. Башкалар бары тик аның: «Ут! Яна!» – дип калтыранып кычкырган тавышын гына ишетеп калганнар. Шулай, ил малы дип, чын каһарманнарча һәлак булган кеше иде шул Шаһбазов.
Ә улы менә бөтенләй башка камырдан әвәләнгән булып чык-ты. Ата кулы, ата тәрбиясе эләкмәгәнгәдер инде. Фәгыйлә җиңгине (Һарун никтер аны шулай дип атарга күнеккән, шулай әйтеп өйрәнгән иде) китерткәч, күпме генә бергә яши алдылар инде алар? Нибары дүрт-биш ел чамасыдыр. Таҗины Рузаев-када ФЗӨда калдырып килгәннәр иде. Мобилизация тәртибендә. Ул заманда әле мәктәп балаларын да мобилизацияләп укырга, һөнәргә өйрәтергә туры килә иде. Шуннан аны паровоз депосында калдырдылар. Хәтерендә: өлкән Шаһбазов әле аны, анда барып, бу як деполарының берәрсенә күчермәкче булып та йөрде. Ул – совет кешесе, кайда эшләсә дә, Совет иле өчен хезмәт итә, диебрәк борып кайтарганнар иде. Атасы үлгәннән соң гына җибәрделәр малайны. Менә нилектән ата оеткысы керми калды, ахрысы, аңа, җүнсезгә. Адәм рәтенә кермәс, ахрысы, инде ул, бөкрене кабер генә төзәтә ала, диләр бит. Тик аның хәлен күрмәмешкә салышып, читкә тибәрү дә килешмәс. Димәк, Һарунның чал башына тагын бер кайгы өстәлде диең –ул бәлане бит берәр хезмәткә урнаштырышмый да булмый хәзер. Югыйсә тәмам кешелектән чыгар…
Йөз дә туксан өченче километрның аргы башындагы бөкре күпер ягына таба җай гына атлаган Һарун картның башыннан менә шундый уй-хатирәләр узды. Әйе, бая Оркыя белән очрашудан соң аның күңелендә якты, татлы хатирәләр дә, борчу-кайгылар да яңарып киткән кебек булды. Шулай да тын һава, кайчандыр үзе утыртып, үзе үстерешкән ул буй-буй ак тирәк, тармак-тармак өрәңге агачларыннан бөркелгән яшь яфрак исе аны беркадәр юата төштеләр шикелле иде. Ул, яшь агачларга карап, сөенү катыш горурлану хисе белән: «Үсәләр бит!» – дип куйды. Болар менә шундый агач булсын өчен, аларга, аның кул астында эшләгән кешеләргә күпме хезмәт куярга, тәрбия итәргә туры килде бит. Бу үсентеләр хәл алсын өченгә, Каргалык суын чиләкләп бер җәй, ике җәй генә дә ташымадылар шул алар. Тир түкми, тормышта берни дә тумый. Тик кайберәүләр шуны онытып җибәрәләр. Аннары инде Таҗи ише шайтан таяклары баш калкыта башлый. Менә бит нидә хикмәт.
Инде күптән өенә кайтыр вакыт җитсә дә, Һарун карт әле һаман юл буендагы агачлар ышыгында шулай уйланып утыра бирде.
IIIЮка болытлар, кан сауган сыман, тәмам кызарып җиткән чак. Бүгенге көннең соңгы шәфәгы, соңгы нурлары болар. Тиздән ябырылып төн килер, ялан кырда, буш далада шомлы тынлык урнашыр. Ә Оркыя әле һаман юл буенда казына. Баярак, кояш баеганчырак та кайтып китә алыр иде дә, Һарун абзыйга иптәш булырмын дип, аны көтеп калды шул. Ни дисәң дә карт, сырхау кеше бит. Үтә дә тынгысыз җан үзе, һаман әнә барын да күреп, белеп торасы килә. Йөз дә туксан өченче километрга, күпергә төшәм дип китте. Күпер элек-электән аларның чиге бит инде ул. Аннан соң башка мастер биләмәсе башлана. Хәйләкәр дә соң үзе, элекке үз биләмәсен карап, күзәтеп йөри икән ләбаса Һарун абзасы.
Шул ук вакытта Оркыя күңелендә пошыну, өйдәгеләр өчен борчылу тойгысы да кимеми, артканнан-арта гына бара иде. Анда нишлиләр икән хәзер? Ләйләсе дә, нишләп әнием һаман кайтмый, дип көтә, күңелсезләнә микән? Артыннан һич тә калмас, лүрт-лүрт һаман ияреп кенә йөрер иде инде менә. Бүген дә бит, мин дә барыйм инде, әнием, дип бик ялынды. Анда тузан, эссе, эчәргә су да юк дигәч кенә, әзрәк ышана, тынычлана төште балакай.
Таҗи ни хәлдә икән? Әй, бар иде инде, бар иде аларның да бер генә мизгелгә дә бер-берсеннән аерылышасылары килмичә яшәгән көннәре. Шуның олы, җылы кочакларында эреп лә генә киткән чаклары әз булмагандыр Оркыяның да. Баштарак шул ул бик тыйнак та, ягымлы да иде, шулхәтлем дә күндәм, тыңлаучан иде. Күргән бер кеше аңа сокланмый калмас – үзе төз, буйчан, көләч. Чын ир инде менә, кино-картинадан төшкән диярсең. Гел сокланып кына торырлык иде. «Дус-иш» бозды шул үзен. Фәгыйлә карчык әйтмешли, шул сөрхәнтәйләргә ияреп кенә кешелектән чыкты.
Хәер, алай гына дип, гел кешене дә яманлап булмый шул. Үзе дә эш сөймәсрәк җан булды. Көннең көн буе тик ятарга бер дә ялыкмас иде. Оркыя аңа андый-мондый йомыш кушса, каенана шундук атылып каршы төшәр иде. «Эшлисен эшләп кайткандыр инде бәбкәчем, бераз хәл алсын»,– ди торган иде. Ә хәзер әнә күсәк белән дә үзен кузгатып булмаслык булды. Үз ише, берәр әшнәсе килсә генә, яткан җиреннән сикереп тора. «Бармы, булдымы?» – бар кайгылары шул хәзер. Каян акча җиткереп бетерәләр, диген. Ахрысы, Фәгыйлә карчык та үзенең утыз сигез сум пенсиясеннән ара-тирә өлеш чыгаргалый. Әле әнә беркөн дә, Ләйләгә мәктәп киеме аласы ием, биреп тор әле, әни, дип сорады Оркыя. «Юк бит, фәлән хәтлем пинсәмне карчыкларга сәдакага өләштем»,– дигән була. Оркыя белеп тора ич инде: андый гына сәдака аның үзенә дә әз керми күрше-күләннән. «Бәбкәчен» яклый, шул мөртәт берәр көн эчми торып харап була күрмәсен дип калтырап тора. Тегесе дә юха аның, «башкайларым чатный, үләм!» дип кызгандыра белә. Менә шул җүнсезлек түгелме инде?
«Әллә үзем дә саташып барам инде?» Көннең көн буе бер ялгызы шул. Үзе белән генә сөйләшеп, үз-үзенә зарланган булып, күңелен юата түгелме? Хәер, кеше арасында эшләгәндә дә, ул шулай эч серләрен, һаман үз-үзенә генә ышанып, үз күңелендә генә йөртә иде түгелме соң? Башкалар үз ирләрен яманлаганда, әллә нигә бер зарланып куйса гына инде. Таҗиның кем икәнлеген дә, Оркыяның ничек көн күрүен дә барыбер белеп, күреп тора ич күрше-күлән. Чат саен шуны чәйнәп йөрүдән ни файда?
Менә, көттереп кенә, гадәтенчә үзалдына елмая төшеп (ә моны ул үзенең бер дә хәсрәте-уе булмаудан түгел, кешегә яхшы булсын өчен дип уйланудан шулай итә), Һарун карт та килеп җитте. Ерактан ук Оркыяга эндәште:
– Әле дә кайтып китмәдеңмени?
– Мәйтәм, Һарун абзый никтер күренми, берәр хәл булмагае дип көттем.
– Рәхмәт, кызым! Беләсеңме, безнең теге юл буе агачлыгына кошлар ияләшкән бит! Чут та чут киләләр. Үзебезнең Зөя буе кебек булып китте, валлаһи менә, ышанмасаң…
Чынлап та, бу карт моннан яшәреп кайта, ахрысы, дип уйлап алды Оркыя. Яшь чакларын искә төшереп яшәрәдер, бакчи…
ЯРЛАР ҺАМАН ИШЕЛӘ…
НәсерЧирек гасыр чамасы элек Кырымда булган бер очрашу истән чыкмый. Мөлаем кыяфәтле, чал керә башлаган чем-кара чәчле яңа танышым, диңгез шавын тыңлый-тыңлый, яр буенда сабыр гына үз моң-зарын бәян итеп утырган иде. Кайчандыр ул шушы ял йортыннан ерак түгел бер авылда туган икән. Әмма аның гомере чит-ят җирләрдә үткән. Аңа өч яшь тулмастан, аларны бу җирләрдән алып киткәннәр.
– Мондагы тормышыбызны хәтерләмим дә. Яңарак кына тәпи басып йөри башлаган булганмын. Бер нәни кәҗә бәтие генә мәңге күз алдымда тора. Язгы чирәмдә мин аның белән уйнаганмын. Олауга да мине шуны кочаклап утыртканнар,– дип сөйләде ул.
Хәер, әлеге җылы, мамыктай йомшак йонлы кәҗә бәтиен үз күзе белән күреп беләдерме, әллә әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп кенә хәтерлиме, тәгаен генә әйтә дә алмыйм, дигән иде.
– Галимнәр раславынча, өч яшьлек бала әле андый вакыйгаларны хәтерендә калдыра алмый. Шул ук вакытта ниндидер кискен үзгәреш, хәзергечә әйтсәк, стресс булган очракта, бала хәтеренең бер вакыйганы мәңгегә истә калдыру ихтималын да инкяр итмиләр. Ә бу очракта ул шулай булган да. Ялан кырда туктап торган поезд янына килеп җитүгә, олаудагыларны акыра-бакыра тартып төшергәннәр, төрткәләп, суккалап, вагоннарга «төягәннәр». Тирә-якта кычкырыш, елаш булган. Кай арададыр кулымнан ычкынып киткән бәрәнемне таптырып, мин дә кычкырганмын да, елаганмын да… Әйе, шушы ямьле җирдәге, шаулы диңгез буендагы Ватаныма карата минем күңелдә шушы вакыйга гына уелып калган шул…
«Күктүбә» дип йөртелгән ял йортына ике-өч көн элек кенә килгән бу кеше танышу кичен шушы вакыйгаларны искә алудан башлаган иде. Ташкенттан хакы түләнгән рәсми юллама белән килүенә карамастан, Симферополь аэропортында аны тоткарлап: «Ник Кырымга килдең? Нинди максат белән килдең?..» – дип тинтерәткәннәр, сорау да алганнар икән үзеннән.
– Шулай булу ихтималы турында милләттәшләрем Ташкентта ук кисәткәннәр иде. Безләрне анда тоткарлыйлар, Ватаныбызга кертмәскә тырышалар. Журналист кенәгәңне дә ал, абруйлы гәзит вәкиле икәнлегеңне белсеннәр, дип. Шул кенәгәмне күрсәткәч тә, бер усалы: «Безне хурлап язарга килдеңме монда?» – дип, янә бәйләнде…
Шушы вакыйгага бәйле рәвештә әле ул үзе туган төбәккә дә барырга шикләнеп тора икән.
– Мондагы ял вакытым тәмамланыр алдыннан гына, үз авылымны барып күрермен дигән фикергә килдем. Ялдан соң зинданга салсалар да түзәрмен… – дип куйды ул, уфтанып.
Берничә көннән соң без тагын шул ук урында очраштык. Октябрь аеның соңгы көннәре. Төньяктан кырыс җил исә. Диңгез дулый. Таудай кабарынган көчле дулкыннар бер-бер артлы безнең ярга килеп бәрелә. Дулкын бәргән саен, ярның бер өлеше убылып, шапылдап суга төшә. Мондый күренешне минем дә, аның да беренче күрүе икән. Әйе, «кәттә дә киң, шаулы диңгез буенда» беренче мәртәбә ял итүебез. Икебезнең дә балачак сугыш елларына туры килгән. Икебез дә атасыз үскәнбез. Аталарыбыз, шушы Ватаныбызны саклаганда, яу кырында ятып калган. Үз күкрәкләрен дошман коралына каршы куеп, ил-ватанны саклаган сугышчылар.
Усал дулкыннар шавын басарга тырышып, мин аңа:
– Санаулы көннәр тиз үтүчән, юлдаш, иртәгә мин китәм,– дидем. Гадәттәгечә үзбәк кардәшләр кулланган сүзләрне дә искә төшергәләп гәпләшү безне якынайта төшә иде шикелле. Яңа танышым исә, минем белән аралашканда, кардәш өч милләтнең сүз байлыгын бергә кушып сөйләшә. Билгеле инде, мин алай ук булдыра алмыйм. Юл йөргәндә, колакка кереп калган берничә сүз белән котылам. Бу ял йортындагы бөтенләй үк ят та саналмаган, «үзебезнеке» дә булмаган яңа дус-иш арасында өч тел байлыгын кушып гәп кору безнең күңелләргә ятыша төшә сыман иде.
– Хак әйтәсең, әкә, санаулы вакыт тиз үтүчән. Ә мин әле бу мохиткә, бу һавага ияләшеп кенә киләм гой. Туган йортым, Ватаным һавасы дип, үз-үземне ышандырырга тырышам. Ә күңелем нигәдер һаман тынычлана алмый… Әнә күр: безнең ярлар һаман ишелә, җиребез һаман кими… монда калган кышлакларыбыз юк ителә… Ә безне һаман үз мәмләкәтебез туфрагына аяк бастырмаска тырышалар. Ник монда килдегез, дип каршы алалар, әкәм…
Әйе, берничә яшькә олырак икәнемне истә тотып, олылап, ул миңа әкәм дә, агам да дияр. Ара-тирә кардәшем дип тә куйгалар иде.
Көзнең иң күңелсез, давыллы бер көнендә без аның белән аерылыштык. Кабат һәм кабат очрашырбыз кебек аерылышкан идек. Әмма андый күрешүләр насыйп булмаган икән. Ә аның «ярларыбыз ишелә тора, без берни дә эшли алмыйбыз» дип ачынып әйткән сүзләре әле һаман онытылмый. Әлбәттә инде, ул табигать тарафыннан барлыкка китерелгән ишелү – диңгез ярының убылуы турында гына әйтмәгән иде. Ул сүз-нең мәгънәсе тирәндәрәк, яшәешебезгә бәйлерәк булуын икебез дә аңлый идек.
Ә шулай да… Әйе, баштарак ул, туган җирен истә тотып, туган халкы язмышы турында уйлап һәм борчылып, «җиребез кими бара» дип әйткән мәлдәрәк әле, минем күңел түрендә «Ярый әле, без андый язмышка дучар ителмәгәнбез –Туган җиребездән куылмаганбыз. Үз җиребез, үз Ватаныбызда яшибез» дигәнрәк уйлар бөтерелеп үткән шикелле иде. Ә хәзер…
* * *Еллар үтә торды. Өч-дүрт көн чамасы ара-тирә күрешкәләп йөргән ул каләм иясенең хәзер исеме дә онытылган инде. Фәкать шунысы истә: ул үзен Ташкентта Кырым татарлары телендә чыгучы «Ленин байрагы» газетасы хезмәткәре дип таныткан иде. Аерылышуыбызга ике дистә чамасы ел үткән. Ә менә йөрәк әрнүе белән әйтелгән сүзләре исә һаман да истә. Алар әледән-әле искә төшә. «Җиребез елдан-ел кими бара. Ә безне Туган илебезгә кайтармыйлар. Кунакка да зур кыенлыклар белән киләбез»,– дигән иде бит ул.
Әйе, мин ул вакытта эчтән, күңелдән генә: «Аллага шөкер, без әле үз җиребездә яшибез. Без куылмаганбыз…» – дип, үз-үземне юаткан кебек идем. Соңрак, тирәнтенрәк уйлап баккач, үзебезнең биләмәләрнең дә акрынлап кими баруын, «безнең ярларның да туктаусыз ишелеп торуын» чамалый башладым. Дөрес, ул «ишелүләр»нең барышы берничә еллар белән генә чикләнми. Ул хәлләрнең барышын дистә еллар белән исәпләргә кирәк. Мәгәр мәрхүм артист Аркадий Райкин кабатларга яраткан «процесс пошёл» сүз тезмәсе бу очракка мач киләдер сыман. Әйе, андый яман хәрәкәт инде безнең очракта бик күптәннән башланган. Һәм ул хәл-хәрәкәт бүген дә дәвам итә. Татарстан белән Башкортстан биләмәләреннән читтә урнашкан авылларыбыз әкренләп юкка чыга бара. Күптән түгел генә әле язучы Фәүзия Бәйрәмова бөек шагыйребезне – Такташыбызны тудырган Сыркыды авылында булып кайткан икән. Күрше милли мохтарият биләмәсендә урнашкан ул авылның да нык үзгәрүенә, башкачарак гомер итүче чит-ятлар торагына әверелә баруына әрнеп язып та чыкты ул. Андый язмышлы авылларыбыз елдан-ел күбәя бара шул…