
Полная версия:
Буранлы төндә
Чана төбенә, салам түшәккә буй яткан Бәдүккә ара-тирә сүз катып, әңгәмә корып җибәрмәкче дә булам.
– Бакый бабай әйтә, бу кыш озынракка сузылса, ул җирән фрицларны тукмый-тукмый ояларына ук куып кертәчәкләр, ди. Чынмы икән?
– Бер атна кыш әллә ни хәл итмәс, Айдар,– дип, Бәдүк бер-ике сүз белән генә котыла да кабат үз эченә бикләнә, үз уйларына чума.
Инде бозлы кар өстендәге бихисап йолдыз чаткылары да әкренләп сүнеп бара. Актау сыртына эленеп кенә калган кояшның нурлары сүлпән хәзер, яктыртмый да, җылытмый да диярлек. Ачык бит-кулны чеметтереп, әче җил купты. Ул, әнә бабайдан калган иске чикмән аша үтеп, мамык сырманы бәсләндерә, тез башларын өшетә, оета шикелле.
Ә Бәдүк һаман шул бер рәвештә, һавада уйнаклаган кар энҗеләренә карап, онытылып ята бирә. Үзе монда, күңеле белән әллә кайларда, еракта ул.
Күбәләк гөлләргә кунса,Гөлләр тибрәнә микән?Ул да мине сагынгандаҖырлап җибәрә микән?Авыз эченнән үзе шушы йөгерек, шаян көйне көйли. Тик ни сәбәптер ул көй бик сагышлы да, бик моңсу да яңгырый төсле миңа.
Аның ул өнсез җыры тәэсирендә минем күз алдыма җәйнең айлы кичләре килеп баса. Егет һәм кызларның кичке уеннары, җыр-биюләре гәүдәләнә. Кыңгыраулы иске гармункайның өздереп-өздереп уйнаганы колагыма кергән сыман тоела. Әй, оста да «тарта» иде гармунны Әбелкәрам абый! Һәм мин Бәдүкнең түбән оч Хәйри кызы Гөлдәминә тирәсендә бөтерелеп-бөтерелеп биюләрен күргән кебек булам. Әһ, килешле дә кыз иде шул Гөлдәминә. Авылда бер матур, йөзе һәрчак балкып, елмаеп торыр иде үзенең. Биеп-биеп, очынып-очынып «круг» әйләнүләре дисеңме – җилкенмәс күңелкәйләрне дә җилкетер иде… Егетләр ирексездән артыннан тыпырдап бии башлар иделәр. Әйе, аңа күз атучылар, йөрәк серен белдерергә теләүчеләр байтак булгандыр. Качып-посып, безнең ишеләр дә ул уеннарга йөри, катнашкалый идек. Гөлдәминәнең очынып-очынып биюләре, иркен сулыш алып җыр башлаулары безгә дә ошый иде. Ә инде уен башлангач, алар һәрчак диярлек Бәдүк белән янәшә булалар, әйлән-бәйләннәргә бер-бер артлы парлашып чыгарлар иде. Аннары авылда Бәдүк Гөлдәминәгә өйләнә икән дигән сүз дә таралды. Хупҗамал әби дә, имеш, улын солдатка быел ук алмасалар, моңа риза икән. «Алла боерган булса, килен алып кайтса да бик разыймын, алып кайта гына күрсен»,– дип әйткән ди, имеш.
Бәдүк белән Гөлдәминәнең бер-берсен шушындый авыр, хәсрәтле көннәрдә дә яратыша белеп яратып йөрүләренә, аларның саф күңелдән бер-берсенә омтылуларына һәркем диярлек соклана гына иде. Кырда эш вакытында да, авылда кич утырганда да, хатын-кызлар бу хакта бер искә алмый калмыйлар. Әйтерсең лә яшьләрнең бу саф, җүләр хисе тол, ятим калган ул солдаткалар күңеленә дә нур, яктылык бөркеп тора иде. «И, китәрләр инде уеннан иңнәрен иңгә салып кына»,– дип сөйлиләр иделәр.
Әйе, бәлки, Бәдүк хәзер, күшегеп чана төбендә яткан килеш, әнә шул хакта моңлангандыр.
Хәер, абыйлары язмышын уйланса да гаҗәпмени? Бәдүк-нең тук бүдәнәдәй таза, тулы айдай түгәрәк битле ике абыйсы да бар иде. Олысы әле сугыш чыгар елны гына «действительныен» тутырып кайткан иде. Аннары ул, озак та тормастан, беренче туплар ата башлау белән үк, яңадан китеп тә барды. Барыйны исә икенче язда озаттылар. Хәзер алар исәндерме, саудырмы – Хупҗамал әбиләр йортына инде күптәннән бирле хат ташучының кергәне юк. «Пушта» безгә сугылган саен, әнкәй дә хәзер: «Хубҗамаләттәйгә берәр хәбәр юкмы?» – дип сорап кала. Юк шул, бертөрле хәбәр дә юк. «Суга төшкәндәй икесе тиң юк бит»,– дип сызлана, сукрана күрше әби. Инде Бәдыйгулласыннан да калса нишләр икән ул ялгыз карчык? Ничекләр итеп көн күрер дә ничек түзәр бу хәленә? «Безнең әле ярый юанычка да, көенечкә дә бала-чага бар»,– дип, шуны уйлап кайгырышалар якын-тирә солдаткалар, бергә туры килгәндә.
Әйе, мөгаен, Бәдүк шул хакта, үзе дә китсә, япа-ялгыз тилмереп каласы анасы хакында да уйлагандыр. Гөлдәминәсен дә «югалтасы» – калдырып китәселәре килмәгәндер. Өйләнсәң дә ярый, әлбәттә. Әнә бит Гөлкәй үзе дә: «Әйт кенә, әткәй разый булмаса да, үзем разый бит,– дип тора икән. – Китсәң – көтәрмен, башкалар көтәләр бит әле әнә»,– ди икән. Нишләргә хәзер Бәдүккә – берәү дә киңәш бирә алмаячак шул.
Әнә шуларны уйлап, Бәдүк берсеннән-берсе сагышлырак, моң-зарлырак көйләрне көйләп, ул бәхетсез «Зиләйлүк», «Зөлхиҗә»ләр, «Таһир-Зөһрә»ләрне искә алып бара сыман. Аның ул сыкрануларына, сызлануларына юл буе үлән сабаклары да сыкрап куя, әрнеп, тибрәнеп озатып кала төсле миңа.
…Шушы Иртәк үзәне буенда, буп-буш ак кар сахрасында бер ялгызы әле бик озак моңайган иде Бәдүк күршем. Соңгы шәфәкъ нурында без элекке Хәзрәт бакчасы урынына барып җиттек. Тәнне куырып-куырып алган төнге суык төшкәч кенә, кайтыр юлга чыктык.
– Үгезең ята күрмәсен,– дип, Бәдүк мине һаман кисәтеп торды.
Бөтенләй хәлдән тайган, уфырып-уфырып авыр сулаган ул малкайны мин мөгезеннән сөйрәп барам, Бәдүк абый олауны арттан этәреп килә…
…Әйе, авылны, Бәдүк абыйны хәтерләү белән үк, мин көне төнгә ялганган ул озын сәфәрне дә һаман искә алам.
– Шөбһәсез, хәтер сандыгында гыйбрәтле хәлләр генә кала бара ул,– дип, мин сөйләгәннәрне җөпләп куя Шаһиәхмәт абзый.
III«Иртәгә буласы хәлне күңел сизенә ул» дигән юрау, ышану бар. Кем нәрсәгә ышана бит. Миңа калса, Бәдүк белән әнә шундыйрак хәл килеп чыкты. Хупҗамал әби аннан алдагы төндә ниндирәк төш күргән һәм аны ничек юрагандыр, хәтерләмим. Югыйсә, төпчек улы да чыгып киткәннән соң, ул төшне бик тә күп күрә, күп сөйли торган иде. Аларны төрлечә юрап юана да, моңлана да иде. Хәтерлим әле: әни ул вакытта чын ышану белән әйткәндерме, «мөгаллимә буларак» кына шулай тиеш тапкандырмы:
– Йокыда булган саташуларны юрап бетерү мөмкинме соң, Хупҗамал абыстай?Төш бит ул – йокы чүбе генә,– дияр иде.
Әби дә бирешми, мин соңыннан сөйләгәнне исенә төшерә дә:
– Бәдүгем әнә бер көн алдан сизенгән китәсен… – ди иде.
Әйе, без кырга чыгып китү белән, авыл Советыннан аны эзләп килгәннәр икән. Мич башында яткан итек-сырмалар да әле кибеп өлгермәгән, парланып торалар иде, икенче көн иртән иртүк Бәдүк килеп керде.
– Әйдә, тор, Айдар, мине станцага озатышырсың,– ди.
Күрше-күлән әби карчыкларның:
Безнекеләрне күрсәң, хәлләрне сөйләрсең, бик көтәләр анда диярсең кебек соңгы саубуллашу сүзләре дә әйтелгәч, без юлга чыгып киттек. Хупҗамал әби, тилмереп кенә, безнең арттан карап калды. Үз өендә, адашкан кебек, ары килеп, бире төртелеп йөргән арада, бар теләгәне: «Исән-имин йөреп кайт, балам. Хат-хәбәреңә тилмертмә»дән ашмаган иде. Урамда, кеше арасында ул тагын да югала төште сыман. Бер баскан урынында һич кузгалмыйча торды. Бәдүкнең бу китүе көтелмәгәндәрәк, улының инде китмәсенә күңеле белән ышанып җиткәндә генә булды, күрәсең.
Бу юлы Бәдүк абый чынлап китте. Мин аны бүтән күрмәдем. Имеш, җәй башында ул бер генә төнгә авылга кайтып киткән икән дип сөйләүчеләр булгалады. Хәтта кемдер аның үзе чыгарган такмагын да ишеткән, имеш. Гөлдәминәләр капка төбендә:
Әй, Тотский утлары,Шартлап ярыла туплары.Уйландыра, сагындыраСин җанкайның юклыгы,–дип, Бәдүк көйле-көйсез генә моңаеп утырган, имеш.
Булса да булыр. Ирләреннән беренче хәбәрне алу белән үк, лагерь сукмагын тапташтыргалаган солдаткалар да бар иде ич. Аңа бит нибары җитмеш кенә чакрым, аткан тупларының ава-зы көне-төне авылга ишетелеп тора иде. Узаман Бәдүктәй егет-кә аннан бер кичкә качып кайту бәхете дә, бәлки, тигәндер. Әмма мин үзем аны күрмәдем. Хупҗамал әбинең дә искә төшергәнен хәтерләмим.
Хупҗамал әби элегрәк тә бездә үз кеше иде. Әни камыр ашы кузгатса яисә ипи салган көн булса:
– Бар әле, улым, күрше әбиеңә пәтер сәдакасы кертеп чык,– дими калмас иде. Бәдүк киткәч инде, әби ике йорт арасын тагын да ешрак таптады. Кайвакыт минем мәктәптән кайтуымны гына көтеп тора да:
– Әйдәле, бәбкәм, үземә кер, бәгырем. Бәдыйгулла абыең яраткан эремчек пәрәмәче пешергән ием. Хатларын да укырсың,– дип кыстый башлый иде.
Тик хатлар гына көткәндәгечә еш килеп тормыйлар шул. Иске хатларны кат-кат укырга туры килә.
– Теге көнне барын да ишетеп бетермәдем, тагын бер укы әле,– ди, һаман да үз яныннан җибәрми әби.
Бигрәк тә кышның озын төннәрендә ялгыз каласы килми аның. «Миңа да иптәш булырсың, тәмләп чәй эчерермен, кунып кына кал инде, балам»,– дип ялвара торган иде. Олы кеше үтенгәч, ялгыз калдырасы килми үзен, бергә куну да шомландыра. Чөнки әби, әллә белеп, әллә инде саташып, төннәр буе үз-үзе белән сөйләшеп чыга. «Әй балам, Бәдыйгуллам, кемнәргә дип ташлап киттең газиз әнкәңне,– ди.– Уч төбемдә калып ятим үскәниең ләбаса, кайларда гына кагылып-сугылып йөрисең икән, бәбкәм?» – ди Хупҗамал әби. Йә кинәт төн урталарында «әгузе бисмилла»лар әйтеп, «төф-төф»ләр килеп өшкеренгәли, догалар укырга керешә. Таң атмастан алда торып, намазлык өстенә иелсә дә, һаман сыкрану, сызлану сүзләрен ишетәсең. «Әй балам, бу суыкта юка шинил белән өшисеңдер инде. Үзәккәйләреңә үтәдер… Аллам. Җылы өемдә дә менә эчемә бер дә җылы керми лә, бәбкәм. Күкрәгемә бозны иләп кенә торалар ла. Син, балакаем, өшеп туңганнар анаң бәгыренә төшәдер лә инде»,– ди иде.
Шулай сыкрана-сыкрана, көн дә җиңү хәбәре килүен, сугыш бетүен көтте Хупҗамал әби. Явыз «ярман»ны үз җирендә дөмбәслиләр инде дигәч, әбекәйнең бит җыерчыклары язылып китәрләр, сүнеп барган карашыннан яз нуры сирпелеп куйгандай булыр иде.
Әйе, шулай өметләнеп яши-яши, ул сугышның соңгы кышын да уздырып җибәрде. Тик инде үзенең мич буе да, безнең самавыр арты җылысы да аны өшүеннән саклар хәлдә түгел иде. «Ишегалдыма чыгып, җылы кояшка карап утыра башласам, күкрәгем, шәй, болай ук чәнчемәс ие»,– дия торган иде. Һаман көннәр озынаюын исәпләп: «Унда уйнатыр, унбердә борын канатыр, уникедә җиз табан, унөчтә күк табан, ундүрттә сөр сабан була, ә сабан сөргәндә җылытыр, Ходаем кушса»,– дип көтте. Ләкин ул көнгә җитешә алмый, шул «күк табан» вакытында – гөрләп гөрләвекләр аккан чакта дөнья куйды ул.
Хәер, җәйне күрү түгел, Бәдыйгулла бәбкәсенең – «ездовой Зәбиров»ның – командиры гәүдәсен каплап калып вафат булу хәбәрен дә ишетергә туры килмәде аңа. Ул яман хәбәр килгәнче, язгы кар сулары, апрель томаннары Хупҗамал әбине гүр иясе иткәннәр иде инде.
Дүрт ел буе көткән шатлыклы көннәр Байтирәккә әз генә соңлап килделәр. Гаҗәп сәер көн булды ул безнең Иртәк буйларында. Кирәк бит, шул иртәдә яшел басуларны, йомшак бәбкә үләннәрен ап-ак кар каплап киткән иде. Җиңү сөенечен беренче булып авыл Советын каравыллап төн кунган Сәкинә апа таратты. Таң беленүгә, ул, ак карда иске галош эзе калдырып, өйдән өйгә чабулады. «Пәбидә, кызлар! Йоклап ятмагыз, пәбидә! Сугыш беткән!» – дип аваз салды бөтен авылга. Аннан соң без, малай-шалай, йөгерешеп чыктык. Кар эреп, аяк аслары чыпырдап беткәнче, «Сөенеч! Җиңү! Пәбидә!» сүзләрен кычкырып йөрдек.
Ул бәйрәм таңында бары тик бушап калган Хупҗамал әби өенә керүче дә, «Сөен, әбкәй!» дип юату сүзләре әйтүче дә булмады. Хәер, без башка ятим йортлар тирәсеннән дә мыштым гына үтеп китәргә тырышабыз, җаны әрнүле кешеләрнең кайгыларын яңартасыбыз килми иде.
– Ә мин бу көнне Пруссия чигендә, госпитальдә идем әле,– дип куйды Шаһиәхмәт абзый. – Никтер, ул көн бик уелып истә калмаган.
IV– Ә сугышка без атаң белән бер көнне аның машинасында киттек бит. Туп-тулы бер машина иек, ә авылга менә, ватылып-җимерелеп, берүзем кайттым. Алай буласын кем белгән бит. Барганда, гел бәйрәм җырлары гына җырлап барган идек. Укытучы Хәбиб башлый, без «җиңмәс көч юк» дип күтәреп алабыз. Ул да бик еракта ятып калды, бахыр.
Шаһиәхмәт абзый иптәшләренең кайларда сугышып йөрүләрен, кемнең ничек үлеп калуын искә төшерә. Аннары:
– Кәрим генә баштук бездән аерылды. Бигрәк сабыр, салмак табигатьле ие, ул да саклана алмаган,– дип өстәде.
– Машинасы белән бер янып терелгәннән соң, кырык өченче елның июль башында гомере өзелгән. Синявино калкулыкларында җирләнде дип хәбәр алдык.
Үзем күңелдән, ул чакта да, бәлки, шундый ук матур, кояшлы бер көн булгандыр, дип уйлап алам. Шаһиәхмәт абзыйның Хәбибкә утыз яшь ие, фәләнгә фәлән яшь диюеннән чыгып, әтинең ничә яшьтә үлеп киткәнен исәпләп карыйм. Әй әти, әти, нибары утыз дүрт яшь булган икән ич сиңа. Миңа да быел шулай була түгелме соң?
Ә карт сугышчы исә, үз фикерен төгәлләгәндәй итеп:
– Да, малай, егетнең егетләре харап ителде. Арадан мин бәхетле булдым. Бу очракта Аллага мең шөкер диярләр ие, бабайлар булса,– дип, сүзен йомгаклап куйды.
Без инде Иртәк үзәненнән Очлытау иңенә күтәрелгәнбез. Шаһиәхмәт абзыйның хат һәм газеталар, шатлык һәм бәхет хәбәрләре белән тулы «кәзүнни» зур сумкасы күптән хуш исле тугай печәне астына күмелеп калган. Сөзәк үрдән төшәсе дә –авыл. Тагын да ишәеп, үсеп киткән ак тирәкләр, ак өйләр өстендә кичке шәфәкъ кызыллыгы сиземләнә. Бу кызыллык авылны кинодагы кебек итеп, тагын да матурландырып күрсәтә төсле.
Ул өйләр, урам-тыкрыкларны бизәп үскән өянке-тирәкләр арасыннан мин, түземсезләнеп, ашкынып, «үз» урамыбызны, «үз» йортыбызны эзлим. Инеш күперен үтүгә, мин әүвәлгечә һаман читән капка төбендә утырган Шәфикъ бабайны, җелт-җелт атлап килгән Гөлдәминә, шук холыклы Бәдүкләрне очратырмын сыман. Шаһиәхмәт абзыйны күргәч тә, бая кемгәдер охшаткан идем. Шәфикъ бабайга охшатканмын лабаса. Тырма тотып килсәң сапларга, чалгы китерсәң, шундук сугып бирергә әзер торган игелекле Шәфикъ бабай улы икән Шаһиәхмәт абзый.
– Булмас шул, әткәйне дә, Бәдүк абыеңны да, тагын бик күпләрне очрата алмассың хәзер авылда. Юк инде алар. Ә Гөлдәминәне күрерсең, шәй. Күрерсең дә, танырсың да. Бер дә картаймый ул, һаман шулай шат, көләч йөзле. Ә бит биш бала анасы. Ирдән уңды ул, шул картайтмый аны.
Гаҗәп бу дөнья. Бәдүктәй ишен югалткач, инде ул бәндә гомергә башын күтәрә алмас, шулай боегып сулгандыр, дип уйлыйсың. Юк, алай түгел шул ул тормыш. Бик катлаулы да, гади дә.
– Ә Хупҗамал абыстайның кече улын бөтенләй хәтерләмим мин. Без киткәч егет булгандыр, шәй. Гөлдәминә менә күз алдында…
Әйе, Гөлдәминәнең, мин белгән авыл күрке Гөлкәйнең үзгәрүе дә, кияүгә чыгуы да ихтимал. Шулай да мин аның Бәдүген онытуына ышанмыйм. Истән чыкмас андый яшьлек хисе, андый мәхәббәт. Тиз генә йөрәктән алып ташлардай егет түгел иде шул Бәдүк. Шуңа да аның Гөлкәе соңлап кына, бөтенләй чит-ят авыл кешесенә кияүгә чыккандыр да әле. Үз авылының, үзенең Бәдүген оныта алмаганга шулай иткәндер.
Мин дә Бәдүкне үземчә яраттым, аңа үземчә, малайларча табына идем. Әле дә ул миңа үз дә, үрнәк тә сыман. Тик мин аны утыз яшьлек ир итеп кенә күз алдына китерә алмыйм. Минем өчен ул һаман унҗиде яшьлек тиктормас бер җан иясе булып кала бирә. Ә инде:
Күбәләк гөлләргә кунса,Гөлләр тибрәнә микән? –дип кем дә булса җыр башласа, күз алдымда арыш саламы өстенә сузылып яткан моңсу кыяфәтле Бәдүк төсмерләнә башлый. Шулай да, никтер, Бәдүк һаман исәндер, каядыр ерактадыр, һаман да җырлый-моңая, туган авылына кайтырга тилмереп кенә йөридер кебек хис ителә. Бу хәл, бәлкем, үземнең дә күптән читтә йөрүемә бәйледер. Бәлки, юксынып, капка төбендә көтеп утыручысы булмаганга шулай уйланыладыр…
Без авыл башына ук килеп җиткәнбез. Түбән очтан зур көтү күтәрелеп килә. Аксыл тузан болыты куптарып, урамнардан машиналар узып киткәли. Анда-санда бала-чаганың йөгереп үткәне күренә. Инеш буасы ягында, тал-тирәк тирәсендә тартай моңланганы ишетелә: «Тарт-тай, тарт-тай». Юк! Кайт-тай, кайт-тай дип, һәр кайткан кешене элеккечә үк санап, исәпләп торадыр шикелле ул.
– Карале, тартай һаман исән икән! – дип куйганымны үзем дә сизми калдым.
– Һе, алар бит үзара сугышмый,– диде Шаһиәхмәт абзый. Аннары, күк биянең сыртына тидерми генә, чыбыркысын болгап алды. Ат инде болай да ялыккан иде, ахрысы. Тизрәк авылга керергә ашкынып, юыртып кына инеш күперенә таба төшә башлады.
КИЧКЕ ШӘФӘКЪ
IТакыр үр-түбәләр, комлы-ташлы кысыр иңкүлекләр аша сузылган тимер юл еракка-еракка китеп, күгелҗем рәшә эченә кереп югала…
Юл караучы Оркыя язгы аяз күккә ак пар, карасу төтен бөркеп торган, ара-тирә тимер чыңы яңгырап куйгалаган станция бистәсеннән бер читтәрәк япа-ялгыз гына эшләп йөри. Көн кичкә авышкан. Кояш баешындагы аксыл болыт читләре инде кызара, алсулана башлаган чак. Һавада кичке җиләслек, эшләр өчен иң таман, иң рәхәт вакыт. Тик күңеле генә никтер иләс-миләсләнә, нидәндер шомалана кебек Оркыяның. Ни дисәң дә, ялгызы, берүзе генә йөрү күңелсезрәк шул. Элек гел кеше арасында булып, кеше белән эшләп күнеккәнгә шулай шикләндерәдер инде. Хәер, башыңа төшкәч, монысына да күнәрсең әле дип, шундук үз-үзен юаткан, тынычландырган да итә итүен. Шулай да сагайта аны ялгызлык.
Ул рельсларның баш-башын тоташтырган болт гайкаларын сүтеп майлый, кылтаебрак, башларын калкытыбрак торган шпал кадакларын – костыльләрне каккалап бара иде. Бүген аңа ничек тә үз биләмәсенең чигенә – йөз туксан беренче километрга җитешергә кирәк. Югыйсә бригадирлары: «Кайчан майлап бетерәсең инде километрларыңны, Шаһбазова?» – дип, кат-кат исенә төшерде ич инде. Шул эштән бүген арына алса, җиңел сулап куяр иде, ичмасам. Иртәгә аннары төнге дежурга чыгасы – төнлә дә болтлар майлап йөреп булмас бит.
Кая гына җитешсен соң берүзе? Тел белән әйтүе генә ансат ул: имеш, ике кулыңа ике километр юл бирелгән сиңа, шуны ялап тотарга тиешсең. Километры ике генә булса да, төрле тимер-томыры да, эше дә бихисап шул аның. Оркыя да, ике-өч көн буе кече кызы белән ерак шәһәр врачларына барып азап чигеп йөрмәгән булса, болай мастердан да, бригадирдан да сүз ишетәсе кеше түгел иде дә бит. Җүнсез бала, сарай башыннан сикереп, әллә кай төшләрен каймыктырган, гарип калыр инде дип котлары алынды Оркыяның. Шул бала рәтләнмиенчә, тормышның агы да, карасы да күзенә күренерлек булмады.
Чынлап баксаң, өч балага берүзе бит ул да. Ярый ла, олы кызы, Мәрзиясе, вак-төяк йомыш үтәрлек булып килә, хәзер бар ышанычы шуңарда: сердәше дә, киңәшчесе дә шул. Таҗетдинга өй әллә бар, әллә юк аңа. Хәзер әнә икешәр-өчәр көн өйдә бөтенләй дә күренми. Хәер, Оркыя инде аның кайтуын да көтми башлады, шул эчкән-ашаган җирендә куна-төнә йөрүенә дә күнегеп бара бугай. Әүвәлге кебек, йорттан йортка чабып эзләмәс булды – күңеле катты. Бүген дә кайтмавыдыр бу, дисең дә балаларыңны кочып, тыныч кына ятып йоклыйсың. Ичмасам, әрләшер, даулашыр сәбәп булмый. Элегрәк әле балаларны җыеп, карап торырлык каенана бар иде. Хәзер ул да исәпкә бар, санга юк. Эшкә китсәң, эштән кайтсаң ишектә йозак түгел, түр башында, калтыранып, Фәгыйлә карчык утыра, аерма тик шунда гына хәзер. Башка эшкә ярарлыгы калмады.
Оркыяның уйларына, эшенә комачаулап, поездлар йөреп торалар. Алар ерактан ук «юлдан ки-итт»! дип кычкырта-кычкырта, ашкынып килеп чыккан булалар да бик ашыкмыйча, сузып-сузаеп кына үтеп китәләр. Ә кайберсе, үч иткәндәй,Оркыяның нәкъ чүкеч-кораллары өстендә «уф-аф» килгәләп туктап та тора әле. Чөнки нәкъ аның биләмәсенә кергән километр соңында, тугызынчы пикет каршында гына, яшелле-сарылы күзен елтыратып, аларны светофор көтеп тора.
Поезд үткәндә, Оркыя, ашыгып-кабаланып, инструкция кушканча, юл читенә чыгып баса, чәч-кашларын сыпыргалый, маңгай тирен сөртеп ташлый да, икесе бергә төрелгән сарылы-кызыллы кечкенә флагларын йомарлап тоткан кулын алга сузган килеш, вагоннарның үтеп киткәнен көтә. Барысы да исән-имин, узыгыз, янәсе. Тик нигәдер һәрчак, соңгы вагонның юлдан атылып чыгарга җыенгандай тирбәлә-тирбәлә ераклашуын күзәткән чакта, Оркыяның күкрәк турысы кысылып куя, йөрәге еш-еш тибә башлый. Ходаем, аның километрларында аның дежурында гына бәла-каза була күрмәсен инде. Тикшерәсе һәм карыйсы бар нәрсәне дә тикшердеме, карадымы соң әле ул? Берәр төрле хата җибәрмәдеме? Берәр чатаклык посып ятмыймы икән? Карап-карап та күреп өлгермәве, белми калуы сәбәпле, берәр хәл генә була күрмәсен. Поезд хәтле поезд шушы юлда авып ятса нишләр икән соң дип тә борчыла шул ул.
Юл кичүендә машиналар уздырып торуы бу кадәр үк хәтәр булмаган икән. Аннары бит анда син берүзең генә дә тормыйсың, яныңда һәрчак кемдер була. Аяк өсте йокламыйча, шлагбаумыңны вакытында ачып, вакытында яба белсәң, шул бик җиткән, башкасында кайгың юк иде. Әйе, вакыт-вакыт Оркыя үзенең юл караучылыкка күчүенә үкенеп тә куя. Монда эш тә күбрәк – йоклаганда да, беләкләрен кемдер һаман боргычлый, бора сыман. Баштарак шулай була инде, диләр, тора-бара анысы узар, шәт. Ә менә төнлә, алдындагы ике-өч шпалны гына яктыртып барган лампа утына сыенып, курка-шүрли йөрүләре ни белән бетәр – әйтә алмый. Төнгә карап, япа-ялгызың ялан кырга чыгып кит тә, курыкма да, имеш. Анысына күнегүе бик кыендыр инде. Батыраеп йөргән буласың инде шунда. Беркөнне әле кече кызы – Ләйләсе әйтә: «Әнием, син куркасыңмы? Мин караңгыдан куркам, анда бит җеннәр дә бар, бүреләр дә»,– дигән була. Оркыяның җеннән дә, бүредән дә ул кадәр коты алынмыйдыр. Ике аяклы җанварлар өркетә төшә шул аны. Ә андый хәлләр хакында һаман саен ишеттергәләп торалар. Фәлән урында фәлән хәл булган икән дип, кеше гел генә сине куркытмыйм әле дип тә сөйләмидер, эче пошканнан гына сөйлидер, бәлкем. Ә Оркыя, төнге дежурга чыгар алдыннан шуларны искә төшерде исә, дер калтырап куйгалый. Күпме кирәк инде аңа, Таҗие әйтмешли, бүкәннән әз генә калку бер җан иясенә. Юл буе куаклары артыннан берәрсе «айт!» дип аваз салды исә, флаг-фонарьларын ташлап, станцага чаклым атылып чабачак инде.
Бакчи, Таҗиеннан рәт чыкса, йортка Оркыяныкы чаклы гына булса да хезмәт хакы кайтаргалап торса, әллә ул элекке эшеннән бизгән булыр идеме? Юк бит! Элегрәк ул ирен яшь әле, олыгая төшкәч игә килер, балаларының күңелен булса да күрә башлар, йортым дия башлар дип өметләнә иде. Юк икән шул. Бер тайпылган кеше алай тиз генә эзгә төшә алмый икән. Ни хикмәттер, Оркыялар станциясендә андый гамьсез бәндәләр кимеми, хәтта ишәя бара сыман әле. Оркыя ялгышмаса, элек Таҗилар бер иш, бер күч кенә кебек иделәр. Ирен кирәксенеп эзли китсә, хәзер аны кайдан, кайсы күч арасыннан барып араларга икәнен дә белмисең, вакыты-вакыты белән аңа бөтен станция бистәсен әйләнергә туры килгәли. Әллә Таҗи ишеләр ишәйде, әүвәлрәк ул аларны әллә белми генә йөргәнме? Аңламассың.
Оркыяның күңелендә шундый сүлпән, авыр уйлар буталгаласа да, куллары җитез эшли. Тагын берәр поезд шаулап-гөрләп яныннан узып киткән арада, бераз хәл алган була да, талымсызланып, тагын эшкә тотына. Кыш һәм яз буена кар-яңгыр астында ятып күгәреп өлгергән чукмар кадәрле авыр болтлар, аның кул көче белән генә исәпләшмәскә ният иткәндәй, шыгырт-шыгырт килеп, бер урында әйләнгәлиләр, карышкан булалар. Тик алар никадәр генә киреләнмәсен, Оркыя, һаман да үҗәтләнеп, талган беләге каерыла башлаганчы каера, бора ул болтларны, аннары тагын алга үрмәли. Хәзер инде ул көне буе кояшта ятып кызган рельска атланып утырып эшли. Алай итү тиеш үк булмаса да, бераз җайлырак кебек аңа.
Саф һавага мазут исе аңкытып, буш мичкә-цистерналарын калтыр-колтыр китереп, станция ягына таба тагын бер озын состав узды. Көтмәстән генә аннан:
– Оркыя! Шакбазова-а! – дип кычкырган авазлар ишетелеп калдылар.
Күтәрелеп караса – ремонт бригадасында эшләп йөрүче хатыннар, бала-чага икән. Шуларның үз итеп соңгы вагон мәйданчыгыннан озак кына кул изәп, сәлам биреп узулары күңеленә хуш килде. Аргы разъездда кунып эшлиләр иде, нишләп кайталар соң әле болар дигән уй исә соңыннан гына туды. И-и, иртәгә базар көн икән бит, ял көненә дип кайталардыр инде. Элегрәк Оркыя ул базар көннәрен бәйрәм каршылаган ише зарыгып көтеп ала торган иде. Затлырак кием киеп, бала-чаганы ияртеп, атнага бер базарга барып килү Гамәләйдә үзенә күрә бер бәйрәм дә, гадәт тә иде шул әүвәлрәк. Атналар буе күрешмәгән таныш-белешне күреп сөйләшәсең шунда, вак-төяк кирәк-яракны алган буласың. Яхшымы-яманмы, шулай бергә-бергә кеше арасына чыгып керер өчен бер сәбәп иде ул. Ләкин инде соңгы елларда Оркыяның анда бөтенләй дә аяк басканы юк шикелле. Берәр нәрсәгә хаҗәте туса, Мәрзиясен генә йөгерткән була. Анысы да әллә нигә бер генә инде. Хәер, аның базары да хәзер элекке базар түгел, кибеттә ни, анда шул дигәндәй. Кибетләр ярыйсы ук ишәйде ич.
Шулай да иртәгә базар көн икәнлеген искә төшерүе аның өчен бөркү көнне исеп үткән җил кебек рәхәт булып китте әле. Күңелендә, онытылып торган затлы берәр әйберенә тап булгандай, матур хис туып калды.
Нәкъ шулвакыт, аның котын алып, юл нигезенә салынган чуерташлар, шыбырдашып, шомлы хәбәр тараттылар. Авыр-авыр атлап, арттан кемдер килә иде. Әле генә җылы рельс аркасына атланып утырган Оркыя, аңа тагын да сеңә төшеп, ирексездән башын артка каерды. Нишләргә дә белми аптырап калды.
Каршыга килүче, әллә аның бу халәтен күреп, әллә болай шаярткан итеп кенә, киекне өркеткән шикелле:
– Һайт! – дип кычкырып куйды.
– Абау! Куркыттыгыз, Һарун абзый, йөрәгем алына язды, билләһи!
Гаҗәп мөлаем карашлы, кечерәк какча гәүдәле шактый олы яшьтәге кеше, алдан ук ике кулын күрешергә дип суза-суза, аңа таба якынлашты.
– Курыкма, курыкма, начар ният иясе түгелмен. Карт Һарун абзаң булыр бу, танырлыгы калса.
– Чынлап та, син шул, Һарун абзый… Бакчи, күрмәгәнгә ни гомер… Аллам, курыктым, Һарун абзый. Бигрәк капылт килеп чыктың менә, җир астыннан чыкканмы…
– Җир астыннан, Оркыя, җир астыннан чыктым шул. Чир бер эләксә шулай икән шул ул, тиз генә җибәрми. Җарый, үзең нихәл? Җулга күчтеңмени?
– Бакчи, шулай шул. Ләйләм дә укырга бара бит быел, Һарун абзый. Аңа да яңа кием-салым кирәгер, дим.