
Полная версия:
Буранлы төндә
– Митько, сиңа кем тияр? Син чык та кит авылдан. Бәлки, уңарсың. Бәлки, тамагың туяр,– дип киңәш итәләр.
Озакламый Митәй шулай эшли дә. Беркөнне авылдашлары аның көнозын буш колхоз абзарлары тирәсендә йөргәнен күрәләр. Ул, каерылган ишек, сүтелгән түшәмнәргә карап, әрнеп, сугыш алды елларын искә алып үтә. Фермада эшләп йөргән хатын-кызларның, шаяргалап: «Митя, син мине яратасыңмы?» – дип, рәхәтләнеп көлешүләрен, аларга кушылып иркәләнеп мөгрәүче сыерларны хәтерли. Шул көннәрне юксынып, кабат-кабат элекке Иохим утарын әйләнеп чыга.
Ә көн сүрелер алдыннан, хәзер инде бернигә дә кирәксез чыбыркысын сөйрәп, вакыт-вакыт онытылып, көтү кугандагыча «Һау! һау!» дигәләп, авылны буйдан-буйга үтә дә урман юлыннан билгесез киләчәгенә каршы китеп бара.
Арт бакчага кичке ашка дип бәрәңге чүпләргә чыккан Жалтин карчыгы, көтүченең үз-үзенә һау-һаулап, чыбыркысын асып, авылдан чыгып китүен күргәч, күз яшенә буылып:
– И Ходаем, кызган шул бәндәңне! Хәерең бир! – дип, бәрәңге тоткан кулы белән Митяның артыннан бик озак чукындырып калуы аның юлында соңгы теләк була.
IIIШуннан соң инде ул беркайчан да Фуньковога әйләнеп кайтмый.
Күп еллар элек, әле колхозлашу башланыр алдыннан ук,Митәй, ерак бер авылга барып, чучка көтүе көткән була. Ахыргы көнгәчә ул бу зур авылның шау-шулы, ике-өч кибет-лавкалы тормышын, сый-хөрмәтен хәтерләп, кайчан да бер шушы авылга килеренә өметләнеп яшәгән иде. Фуньковоны ташлап киткәч тә, хыялы аны шул Самосыровога әйдәде. Урман тормышында, әле һаман элекке еллардагыча ук, берни дә үзгәрмәгән кебек. Тын урман сукмагына, элеккечә үк бөтерелеп, саргылт-кызыл яфраклар коела. Шыпырт саесканнар, берни булмагандай, элеккечә үк каеннан каенга сикерешә. Яннарына Митәй якынлашкач та, ерак бер кардәшләренә сәлам биргәндәй шыкырдашып алалар. Урман аланнарында, ачыклык-ларда урылмый чәбәләнеп яткан җитен, киндераш басулары да колхоз тормышы өчен гадәти хәл иде. Тик ашык-пошык, иренчәк хуҗа бакчасындагыдай, аннан-моннан чокып алынган бәрәңге җирләре, олы юлга якынлашкан саен күбәйгән ватык-җимерекләр генә шомлы көннәр чынбарлыгына кайтара иде.
Митәйнең Самосыровога багланган өметләре хыял гына булып калды. Бу матур, ачык кыр иркенлеген тоеп, җәелеп утырган авыл әлегәчә Митәй күргән авылларның барыннан да аянычрак хәлдә икән. Ул очтан очка бер шырпыдан дөрләп киткән учактай яндырылган. Аның фаҗигасе Фуньково фаҗигасеннән йөз өлеш аяныч, җан тетрәткеч булып ачылды. Бу хәлне күреп аптыраган Митәй берничә көн авыл урыныннан аерыла алмыйча, анда-санда сугылып йөрде. Ачыгып айныгач кына, урманга таба юл тотты.
IVМитяны немец солдатлары кулга алганда, аның ни сынында, ни кыяфәтендә элекке юашлыкның әсәре дә юк иде. Гомере буе чыбыркы өстерәп сузылган куллары хәзер җыела төшкән. Аны келәт эченә төртеп җибәргәндә, ул куллар бәйләгән бауны өзәр дәрәҗәдә катып, тартылып куйды. Хәзер инде ул төрткәләп-суккалаулардан да курыкмый иде.
Тик аның, кулга эләгер алдыннан солдатлар белән тартышканчымы, әллә элегрәк, партизаннар белән йөргәндәме, фуражка бавына шиңгән кыңгырау чәчкәсе кадалган булуы гына хәзерге хәленә туры килми иде. Бу күренеше аны «әле генә көяз, чая авыл егете булгандыр бу» дип таныта.
Утыручылар арасында урман-юлларда берәм-берәмләп булса да һаман да сугышып йөргән кызылармеецлар да, немецларга үзләре белгәнчә каршылык күрсәткән авыл кешеләре дә бар. Ләкин барысы да инде «җинаять» эшләп өлгергән. Шуңа күрә аларның берсе дә дошманнан мәрхәмәт көтми иде. Соңгы сәфәр тотуларын машинага чыгарып утырткач та аңладылар. Аларны ирекле кошлар гына озатып калды.
Үзләре дә сәфәргә җыенган сыерчыклар, тоткыннарны иреккә өндәгәндәй, өерелешеп, машина алдына барып утыралар да дәррәү күтәрелеп очып китәләр иде.
Машинадагылар яргаланып беткән иреннәрен ялый, фәкать өметле карашлары белән генә, соңгы сүз итеп, сыерчыклар артыннан:
– Әйләнеп килгәндә, якыннарга сәлам әйтерсез!
– Ил-ана безне онытмасын…
– Соңгы юлда күрдек үзләрен. Солдат булып үлделәр, диярсез,– дип әйтәләр кебек иде.
Митәй юл буе әремнәренә, болыт астыннан елмаеп-елмаеп куйган кояшка мөкиббән булып бара. Атна буе караңгы, кысан таш сарайда ябулы ятып, шушы якты көнне, һавада бөтерелгән сыерчыкларны, әремнән әремгә куна-куна, кырлар буйлап очкан көмештәй ак пәрәвез җепләрен бик сагынган икән. Күзләре дә, яшь бала күзедәй зураеп, әсәрләнеп, якындагы һәр күренешне үзләрендә туплап, көзгедәй чагылдыра иде. Ләкин, янында утырган немецка карау белән, бар булган мәхәббәте нәфрәткә әйләнде, күзләрендә аңа бөтенләй ят очкын кабынды.
VӘлегәчә Фуньково авылы тирәләрен дошманнардан яшереп торган калын урман яфракларын коеп, ялангачланып калган көз көннәренең берендә авылга «Митяны тотып асканнар икән» дигән хәбәр таралды.
Илле яшенәчә, балалар кебек, Митәй дип ярым исем, ярым кушамат йөрткән нарасый бәндәне күреп белгән һәркем өчен бу хәбәр бик кызганыч булды. Чөнки Митәй хәтта дәһшәтле сугыш дәвере өчен дә үзенә үзгә бер дөнья, үзгә тормыш иде.
Үлем хәбәре белән бергә, шул үлемнең сәбәбен ачкан башка хәбәрләр дә килеп җитте.
– Дмитрий Солодь немецларга ялган юл күрсәткән икән…
– Ярапланнарын бәреп төшергән, диләр…
– Урманда партизаннар икән. Явыз германнарга адым атларга да ирек бирмиләр, ди. Митько да шуларга ияргән булган. Самосырово Дарьясы аны үз күзе белән күргән. «Митько зур наган аскан, бомба тоткан килеш безнең авылга төнлә килде»,– дип әйтә, ди…
VIКаладан ерак түгел атаклы бер урман бар. Урман авызында мәһабәт бер күл… Белгән кешеләр ул күлне бер исәр сәүдәгәр казыткан диләр. Як-ягына еламсар таллар утырткан да, сөеклесенә багышлап:
– Гомер буе сез минем йөрәгем сыман елап утырырсыз,– дигән, ди.
Шул өянкеләр ышыгында, узган сугыш шаһитлары булган окоплардан якын ук, тагы бер кабер ташы бар. Тау-тау яткан бетон корылма җимерекләре илбасарларның бу тирәләрдән китәргә теләмәгәнлегенә шаһит булса, алар янәшәсендәге шома, кызыл таш – батырларга куелган һәйкәл. Ул ташка: «Монда ил уллары, батырлар ята»,– диелгән.
Гомерлек көтүче, юаш Дмитрий Солодь исеме дә алар арасында, батырлар исемлегендә.
Ә күл әйләнәсендәге куакларда, үләнгә төренгән окоплар өстендә, язның ирекле кошы – былбыл талпына. Юкәләр, кечкенә Фуньково әрәмәлекләрен хәтерләтеп, тирә-якка хуш ис сибәләр. Тик күл тирәсендәге өянкеләр генә, карт ананың чал чәчләредәй ишелеп, кабат яз килүенә шатланган да, үткәннәрне хәтерләп моңсуланган да төсле булып, уйчан гына утыралар.
Ирпень каласы,1966ӘХМӘТ НИГӘ ЕЛАДЫ?
Җәйге көннең сүрелүен-сүнүен Әхмәт сизми дә калды. Башына өйгә кайту уе килгәндә, авыл өстендәге караңгылык көтүдән күтәрелгән тузан белән тоташкан иде инде.
Шулчак Әхмәтнең күз алдына эштән арып-талып кайткан әнисе Кадрия килеп басты. Әнисенең борчулы карашын күргәндәй сискәнеп куйды ул.
«Әй бала, бала, урам буйлап җил куып йөргәнче, йорт-җирне караштырып, утынын-суын хәстәрли торсаңчы!» – дигән шелтәле сүзләрне ишеткәндәй булды ул.
Әхмәт бүген дә үзен әнисе алдында гаепле тойды.
Ул үзе яшеренеп яткан әрекмән төбеннән күтәрелде дә, «качыш» уйнаучы иптәшләренә аны-моны әйтеп тормастан, арт урамга таба йөгереп китте. Соң булса да, өйгә бозаулары Акмуенсыз кайтырга ярамый иде.
Менә ул, рәшәткәләрдә таяк уйнатып, аргы очка таба йөгерә дә йөгерә. Ара-тирә искән кичке җил, рәшәткәләргә таяк бәргәләгән авазны кабатлап, ындыр табагы ягыннан дөпелдәгән движок тавышын алып килгәли. Димәк, әниләре һаман эшли әле. Әхмәтнең каралып, чуен төсен алган аяклары тагы да ешрак, җитезрәк атларга тотына. Бозауны табып, аңа әнисеннән алдарак кайтырга кирәк.
Әйе, Әхмәт, Акмуенны юырттырып, өйгә кайтып керер. Әнисе, эштән кайтып, сыер сауган арада, самавырга су сала торыр. Ә киләсе көннәрдә, мәктәп лагереннан кайткач та, учакка утын әзерләп куяр, үз вакытында көтүгә каршы барып, мал-туарны кайтарып куяр. Әйе, бүген дә ул мәктәп бакчасын утаганда җыелган бер күтәрәм үләнне сыер улагына кайтарып салган иде. Сыер да, Акмуен да өйгә теләбрәк кайтсыннар дип тырыша ул. Иртәгә дә шулай эшләр әле. Әхмәт, әтисе ташлап киткәннән соң, тормышларының әллә нишләп буталчыкланып бетүен күрә, әнисенең җәберләнеп калуын сизенә иде. Бу хәл исенә төшкәндә, Әхмәтнең үзенә дә күңелсез булып китә. Олыгаеп киткән сымак тоя үзен. Әнисен юатырлык һәм куандырырлык эшләр эшләп ташлау дәрте туа аңарда.
Әхмәт, шулай уйланып һәм хыялланып үз тыкрыклары башына җиткәндә, бала елаган тавышны ишетте һәм тагы да ашыга төште. Сарыга буялган яңа капка төбендә бүрәнәгә чүкәеп утырган Санияне һәм аңа елышкан Зәкине күреп туктап калды. Зәки дә елаудан шып туктады.
– Ни булды? Нигә елашасыз? – дип эндәште Әхмәт.
Үксүен тыя алмаган Сания:
– Ә…ниләр кайт…мады. Өйгә кер…рер…гә курк…кабыз,– дип, ялварулы күзләре белән Әхмәткә төбәлде.
Санияләрнең әти-әниләре эштән кайтырга соңлаган икән. Әхмәт инде, бик ашыкса да, аларны өйгә кертмичә, тынычландырмыйча китә алмый иде.
Нарат урманының хуш исен аңкытып торучы өйгә кергәч тә, алар асылмалы лампаны кабызып җибәрделәр. Өй эче яктырып китте. Аннан Әхмәт апасының күлмәк чабуына ябы-шып, шыңшып йөргән Зәкине үчекләп шыңшыган булып кыланды, малай елмайганчы шаяртты. Аннары тәрәзә төбеннән Саниянең икенче класста укырга тиешле китабын алып, өчәүләп шуны актаргалый башладылар.
Бераздан Әхмәт әнисен, алып кайтасы Акмуенын исенә төшерде.
– Хәзер инде еламыйча гына утырыгыз. Тиздән Нәзифә апалар да кайтыр,– дип, ул, балаларны юата-юмалый, ишеккә таба юнәлде. Ләкин ишек тоткасына тотынуына балалар тагын елаша башлады.
– Әхмәт абый! Безне ташлап китмә инде?! Әнә зур курчагымны бирермен,– дип ялварды Сания. Аның күз төпләре мөлдерәп яшькә тыгылды. Әхмәт тә хәзер үзенең бу балаларга бик кирәклеген аңлады. Аларны бу килеш ялгыз калдырып булмый иде.
Зурлар бик озак көттерделәр. Өйдәгеләр Саниянең әле ел буе укыячак китабын берничә кат актарып, карап чыктылар. Быел дүртенчегә күчкән Әхмәт үзе укып белгәннәрен сөйләде.
Әниләре һаман да күренми иде. Аптырагач, Әхмәт кәгазь, каләм сорап алды, куян, мәче, кош сурәтләрен, кеше борыннарын шакмаклы дәфтәр битенә төшерә башлады. Аларны ясарга ул күптән өйрәнгән иде. Сания исә, озак елаудан йомшаган борынын тарткалап, шул сурәтләрне үз кәгазенә күчереп утырды. Зәки инде сәке түрендә изрәп йоклап та киткән иде.
Ниһаять, зур капканың ачылуы, шыгырдаган арба тавышы ишетелеп калды. Тиздән ишектә җиңнәрен сызганган, чуар бизәкле алъяпкычына нидер салып биленә кыстырган Нәзифә күренде. Күренде дә, урман күгәрченедәй гөрелдәп сөйли дә башлады:
– Әй балакайларым! Җанкисәкләрем! Матур гына утырдыгызмы? Куркышып елашырлар инде дип, йөрәккәйләрем әрнеде.
Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, ул сәке йөзлегенә башын куеп, бөгәрләнеп йоклап киткән улын кулына алды, мендәр өстенә салды. Аннары алъяпкычын чишеп, буй-буй аксыл сызыклы ике зур алма алып, балаларга сузды:
– Менә сезгә куян күчтәнәче. Тыңлаулы булганыгыз өчен,– диде. Үзе, акланырга теләгәндәй, Әхмәт белән Саниягә карангалап, нишләп соңлауларын аңлатырга тырышты: – Колхоздан алынасы печәнебез алынып бетмәгән иде. Киңтугайга шуны алырга барган идек…
Алар кояш баеганчы ук кайтып өлгерергә ниятләгән булганнар икән дә, өстәмә мәшәкать килеп чыккан. Әмир тавын төшкәндә, арт көпчәкләре сынган. Бригаданың җәйге станы якында гына булса да, көпчәкне алмаштыру, йөкне бушатып-төяү күп вакытны алган.
Сыер саварга дип, чиләк эзләп кабаланучы Нәзифә апасы артыннан Әхмәт тә өйгә кайтырга дип чыкты.
– Бик зур рәхмәт сиңа, Әхмәт! Әниеңә ярдәмче булып үскәнсең икән. Вәт молодец! – дип, Саниянең әнисе аңа рәхмәт белдереп, үскәнсең дип мактап калды.
Авыл баласына сирәк эләгүчән мактау сүзе Әхмәтнең күңелен җилкеткән иде. Ул, ук кебек атылып, үз өйләренә таба чабып китте. Тыкрыкның аргы башына җиткәч кенә, аның күңелен кабат курку, шикләнүләр биләп алды. Ишек-тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган чаттагы ташландык йорт каршыннан йөгереп үткәч тә, әнисенең ачулануыннан курку хисе көчәя төште. Үз йортлары каршына җиткәч тә, ул, капканы ачып кермичә, ян читән аша гына сикерде дә мал-туар почмагына килде. «Маллары кайтканнармы икән? Акмуен да кайтканмы?» Сыерлары, утынлыкка карап, тыныч кына күшәп ята. Акмуен да үз урынында гадәтенчә читәнгә терәлеп үк ятып йокымсырый иде.
Әхмәт, бераз тынычланып, сак кына итеп, өй ишеген ачты. Әнисе әле йокламаган икән.
– Кай җәһәннәмеңдә чаптың?! Көтүне ник каршыламадың?.. Төн ката шар сугып йөреп, кемнең кеше булганы бар! –дип ачуланып каршы алды ул Әхмәтне. – Бозавыңны да, әле рәхмәт, Рәшит күрше китереп китте. Бәхетле хатынның баласы да булдыклы шул инде…
Әхмәт булган хәлне сөйли башлагач та, анасы аны бүлдерде:
– Ачу китереп сүз куертма. Аша да ят,– дип кырт кисте.
Әхмәтнең ашыйсы килми иде. Дөресрәге, бу хәлдә аның табын янына утырасы килмәде. Әнисен рәнҗетмәс өчен генә, ул сөткә манчылган ипи кисәген арлы-бирле капкалады да үз урынына барып ятты.
Озак вакыт тып-тын гына яттылар. Бераздан әнисе, әкрен генә торып, Әхмәт караваты янына килде. Карават кырыена утырып, урын-җир, юрган читләрен кыстыргалады. Аннары аның җылы, кытыршы, шулай булса да йомшак-ягымлы, сөт исе килеп торган кулы Әхмәтнең такыр башын сабыр гына сыйпарга кереште. Әхмәт исә назлау, иркәләүдән уңайсызланып, уяулыгын белдереп селкенеп куйды.
– Йокла, йокла, балам, юанычым. Орышып та ташлыйм үзеңне… Мин белмәдем бит улым синең кайларда йөргәнеңне. Кешегә ярдәмләшү, мәрхәмәтле булу – күркәм сыйфат. Һәрвакыт шулай булу кирәк. Күршегә ярдәм итү, булышу – зур, саваплы эш ул…
Шушы сүзләрдән соң Әхмәтнең күңеле кытыкланып куйды. Күз төпләреннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты. Ул, күз яшьләрен әнисе күрмәсен-сизмәсен, борчылмасын дип уйлап, тиз генә юрган астына чумды.
Бу кайнар тамчылар дөрес адым атлаганыңны аңлаудан туган шатлык яше дә, ана күңеле нечкәлеген сизенү, ана мәхәббәтен тою яше дә иде.
Кыскасы, бу ләззәтле елау иде.
ОФЫКТАГЫ РӘШӘЛӘР
Тарихи повестьКиләчәккә эзләрАйсыз җылы төннәрдә караңгы күк йөзендә якты нур бөркегән балкышлар кабатланып куя. Гүя бик-бик еракта, офык артында, тавыш-тынсыз гына яшен яшьнәп алган сыман тоела.
Мондый күренеш җәй урталарында, иген өлгерер вакытларда еш кабатлана. Оренбург төбәгенең иркен дала ягы авылларында күк күкрәүсез ул яшен-елдырымны «рәшә уйнау» дип атыйлар. Имеш, төннәрен балкып-балкып шулай рәшә уйнаса, иген уңышы мул буласы икән… Көндезге эсседә кыр-дала өстендә хәтсез бөркүлек дулкыны уйнаган көннәрдә буй-буй сырлы карбызлар да, озынча туп рәвешендәге аксыл-сары төстәге кавыннар да тиз өлгерүчән була… Аларның алсу һәм сыек сары, татлы, сусыл тинәкләре безне килеп өзегез дип ымсындырып тора башлыйлар.
Караңгы күк йөзен яктыртып, балкып-балкып куйган ул рәшәле кичләрдә тирә-яктагы мохитнең дә яктырып һәм иркенәеп калганлыгын сизгән кебек буласың. Күңелләрдә яшәү дәрте уянып киткәндәй була…
Тирәннәнрәк уйласаң, көндәлек тормышта гына түгел, яшәешебездә дә әнә шундый балкышлы көннәр булгалап тора ич. Төрле кысанлык, тигезсезлекләргә җан әрнеп, күңел сыкранып, авыр кичерешләргә бирелеп йөргән вакытларда баш очында сирпелгән рәшә нурларыдай балкыган көннәр туа. Дөньябыз иркенәеп, күңел түрләребез яктырып, яшәү өметләрбез дәрт алып, үсеп киткәнен тоясың…
Төрле яклап кимсетелгән, тиргәлгән һәм каргалган халкыбыз язмышында да мондый халәт-кичерешләр элек-электән булгалап торган. Башка көчләр тарафыннан яулап алынудан соңгы бик-бик караңгы төннәрне дә кичергән халкым. Шунда алынган яралар һәм кичерешләр онытылыбрак торган чорлар – тыныч тормышка җайлашу еллары һәм гасырлары да булып үткән. Кара көчләргә каршы көрәшкә күтәрелергә дип талпынган, киләчәк якты көннәр килеренә өметләнеп яшәгән көннәр дә булгалаган…
Шундый бер дәвер – таң шәфәгыдай нур сирпеп, халкым күңелен бәхетле киләчәге белән ымсындырган бер дәвер – егерменче гасырның башлангыч елларына туры килгәндер, шәт. Бу чор, бу дәвернең бар халәт-кичерешләрен, мөгаен, төп-төгәл итеп шул көннәр шагыйре Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә очратып буладыр:
Дөм караңгы бер хәяттаТәңребез тоткын иде,Анда иркен бер имангаЮк ирек, ул кол иде…Халкыбызның моңарчы булган тормыш-көнкүрешен шулай тасвирлый да шагыйрь:
Балкыды «Нур», килде «Вакыт»,Исте саф, хөр «Таң» җиле,–дип, күңелдә өмет чаткылары кабызган көннәр килүен хәбәр итә. Бәхет өметләре уяткан ул көннәрнең исә Петербург күгендә пәйда булган «Нур», Оренбургта калыккан «Вакыт», Казан төбәгендә нур сирпегән «Таң йолдызы» газеталарына бәйле рәвештә туганлыгын белдерә. Бу очракта «Нур» белән «Вакыт» һәм «Таң йолдызы» арасында шул ук Санкт-Петербургта «Өмет»нең дә халык күңелендә өмет чаткылары чәчеп алганын искә төшерәсе килә.
Әйе, әлегәчә йомыклыкта яшәгән татар милләте, шул көннәрдә уянып, уңай үзгәрешләр кичерә башлый. Россиядәге 1905 елгы халык күтәрелеше чорында беркадәр ирек ала, иркенрәк суларга керешә. Беренче татар вакытлы матбугаты баш калкыта.
Таң вакыты… татар йоклый,Мин йокысыз, уянам,Уянам да, тиле кебек,Тик берүзем уйланам,–дип, халык язмышы өчен борчылучылар, аны, йомыкыйлыктан аерып, йокысыннан тизрәк уятырга ашкынучы алдынгы фикер ияләре көрәш мәйданына күтәреләләр. Мәгърифәтле һәм мәдәниятле халыкның гына олы тарих кагылышларында үз-үзен югалтмавын аңлаган ул каһарманнарның иң алгы сафында ялкынлы йөрәкле әдип һәм шагыйрьләребез булалар. Шул елларда милләтебезнең мәдәни һәм рухи күгендә, җәйге рәшә балкышларын хәтерләтеп, Казан төбәгендә Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукаев, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиевләр нуры сирпелә башлый. Ә тарихи җирлегебезнең бер почмагында, ерак Оренбург тирәләрендә, Риза Фәхреддин, Фатих Кәрими, Дәрдемәнд, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар балкуын тоясың. Киң мәйданнарны иңләргә күнеккән, Себердән башлап, Уфа, Казан, Петербург шәһәрләрендә яшәргә өлгергән милли рухлы, тирән белемле Рәшит казый Ибраһимов та шул төркемгә керә. Әйе, караңгы сәяси һәм мәдәни күгебездә беренчеләрдән булып алар яшене яшьнәде, алар яктысына башкалар тартылды, көрәш мәйданы киңәя барды…
* * *Закир Рәмиев-Дәрдемәнд караңгы күк читендә фәкать үзенчә балкыган шундый яктылык иде. Уе, фикере, гамәлләре белән ул иң беренчеләр төркемендә булды. Абыйсы Шакир белән алар ХIХ йөзнең сиксәненче-туксанынчы елларында ук татарча газета нәшер итү хыялы белән яшиләр. Шул эшне башларга омтылып та карыйлар. Әмма патша хакимияте Россиянең танылган сәнәгать вәкилләренә дә милләт байрагына әверелердәй андый эшне башлап җибәрергә рөхсәт итми. Алдынгы карашлы татар зыялыларыннан Сәетгәрәй Алкин, Габдулла мулла Апанаев, яңарак кына Париждан Казанга кайткан Йосыф Акчура, Төркиядән Россиягә кайтарылган Рәшит Ибраһимовлар, 1905 елның башында мөселманнарга да руслар белән бердәй тиңлек-тигезлек таләпләрен куеп, патша җәнапларына хат язуны оештыралар. Сәнәгать тармагындагы эшчәнлеге турыдан-туры хакимияткә бәйле булуга карамастан, Закир Рәмиев-Дәрдемәнд, ул таләпләрнең хаклы булуын аңлап, беренчеләрдән булып, шул хатка кул куя. Милли партия – «Иттифакъ әл-мөслимин»не оештыруга бәйле рәвештә Петроградта узган җыелыш-утырышларда да, хакимиятнең ул утырышларны тыярга тырышуына карамастан, ул актив катнаша. Фирканең программасын һәм уставын гамәлгә китерү утырышларында аның фикерләре дә исәпкә алына.
Дөрес, Дәрдемәнд-Рәмиевнең тормыш-яшәешендә үзенә генә хас үзенчәлекләр дә бар. Заманның үзгәрешләре, борылышлары барышында аның гомуми төркемнән алгарак чыкканын да, үзенә генә хас юл үткәнен дә чамаларга мөмкин. Хак ич, шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиев, замандашы Сәгыйть Рәмиев шикелле:
Сызла, сызла, сызла, күңлем!Сызла бертуктамыйча,Сызла айлар, сызла еллар,Сызла төн йокламыйча! –дип, халкы язмышы турында уйлануларын бик алай турыдан ярып язмаган. Әмма аның да эчтән күңеле сыкраган, бәгыре әрнегән, әлбәттә. Тирән фәлсәфи «Кораб», «Без», «Бүзләрем мана алмадым» һ. б. шигырьләре, киләчәк өмет һәм яшәеш, язмыш хакында уйлануларыннан тыш, милләткә хезмәт итү рухы белән дә сугарылганнар. Әйе, аның шигърияте фәлсәфи фикергә бай, әмма сүзгә саран. Ул, гадәттә, кыска, төгәл җөмләләрдән генә коеп куелган тирән эчтәлекле әсәрләреннән тыш та, үз заманы татар дөньясына, татар милләтенә күп хезмәт куйган иң олы шәхесләрнең берсе булыр.
Шаулый диңгез…Җил өрәдер…Җилкәнен киргән кораб!Төн вә көндезУл йөрәдер:Юл бара ят ил карап…Чыкты җилләр,Купты тулкын –Ил корабын җил сөрә!..Кайсы юллар,Нинди упкынТарта безне җан сорап?!Әйе, ул шулай сөрән салып, замандашларын уяу булырга өндәп кенә калмады, ил-кораб юнәлешен дөрес юлга чыгару, халкын аң-белемле, мәгърифәтле итү юнәлешендә җиң сызганып армый-талмый эшләде дә. Шушы изге максат өчен ике-өч буын тир түгеп тапкан мал-мөлкәтен дә, акчасын да кызганмады. Кайберәүләр бездә аны миллионер шагыйрь дип гаепләргә тырыштылар. Әйтерсең лә ул миллионнарның үз халкына яхшы җиһазланган басмаханәләр, мәктәп-мәдрәсәләр аша кире кайтарылганлыгын күрмәделәр. Бер уйласаң, революциягә хәтле дәвердә татар дөньясында иң абруйлы, дистә ярым ел дәвамында иң киң таралышлы булып чыгып килгән «Вакыт» газетасы белән «Шура» исемле әдәби, сәяси һәм гыйльми журналы нәшире булганы өчен генә дә без, ул бай мирасның варислары, «буржуй» шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиевкә мең-мең рәхмәтләр укырга тиешбез.
Булачак шагыйрь, үз милләтенең киләчәге өметле булсын өчен, аны урта гасырлардан ук килүче гамьсез йокысыннан уятыр өчен, халыкка иң беренче нәүбәттә аң-белем бирүнең кирәклеген яшьли үк төшенә. Ул елларда аларның фикердәшләре арасында төп максат, әйдәп баручы шигарь надан күпчелекне белемле итү була. «Татар арасында чалмалы муллалар байтак, чалмасыз муллаларга кытлык» рәвешендә яңгыраган ул шигарь. Моның шулай икәнлегенә Закирның Истанбулда укыганда абыйсы Шакир Рәмиев белән язышкан хатларыннан ук чамалап була. Мәсәлән, 1881 елда (булачак шагыйрьгә егерме бер яшь чамасы) Шакир абыйсы аңа мондый хат юллый: «Безнең халык өстендә чапан, башында чалмасы булмаган кешенең сүзенә һич игътибар итми… Халыкка һәртөрле әхвәлне аңлата торган китапларны укырга кирәк. Шуңа күрә дә фәһем алырдай китаплар, романнарны күбрәк алып кайта күр… Типография шрифтләре мәсьәләсен ни эшләтәсең, нинди бәягә алырга мөмкин, яз. Бу сәфәрдә алып кайтасыңмы, әллә соңыннан алдыру яхшы булырмы? Ничек тә булса бу турыда тырышырга кирәк».
Бу хат эчтәлегеннән аңлашыла ки, бертуган Рәмиевләр шул вакытларда ук, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә яңарак кына чыга башлаган газеталарны үрнәк итеп, үзләре дә шулай эшләргә хыялланалар. Газета чыгара башлап, милләтне тизрәк аң-белемле итәселәре – чалмасыз мулла-зыялыларны арттырасылары килә. Ләкин алар, әлеге матбагалы милләтләрнең Россиягә яңарак кына «куып» кертелгәнлектән, андый мөмкинлекләр алуын чамаламыйлар. Россия тарафыннан берничә гасыр элек яулап алынган татарларга андый мөмкинлекләрнең «тиеш түгеллеген» ул вакытта әле белмиләр.
Шакирның 1881 елның март аенда Истанбулдагы энесенә язган хатыннан тагын бер өзек китерик: «Типографияләр һәм гәзитләр турында бернәрсә дә язмагансың. «Тәрҗемәне хакыйкать» гәзите күптән килә башлады, укып бик рәхәтләнәм. Туктамый җибәреп тор. Мөмкин булса, атналык берәр журнал һәм Атинәдә чыга торган гәзитләрдән яхшырагын җибәрсәң яхшы булыр… Оренбурда Кәрвансарай биналарын мөселманнар кулына алу турында чаралар күрелә. (Мәчет һәм аның карамагындагы биналар әле моңа чаклы Башкорт-мишәр гаскәри берәмлеге карамагында була. Ул биналарда шул гаскәрнең штаб оешмалары эшли.) Бирелә калса, анда мәдрәсә булса, хәерле фал булыр иде… Беркөнге хатыгыздан соң әткәй 300 сум җибәргән икән… Расходны кысып тотканда таманга килер. Алган китапларыңны безгә дә җибәрә алмыйсыңмы? Цензурда мәшәкате күп булмаса. Гәзитләрне анда карап, бәгъзе җирләрен кара буяу белән буяп җибәрәләр…»
Икенче бер хатта «Без бит Орскиның кара байлары Борнаевлар ише малга табынып кына яшәргә җыенмыйбыз, төп максатыбыз – халыкка хезмәт итү» дигән сүзләр дә китерелә. (Хаттагы сүзләр Исмәгыйль Рәмиев истәлекләреннән.)
Шушы урында шагыйрьнең замандашы һәм беренче биографы, олы язучы Фатих Кәрими сүзләрен искә төшерү дә кызыклы булыр, шәт. Язучы, бу ике туганны, Шакир белән Закирны, шул заманның кайбер үз тиңнәре белән чагыштырып, болай дип язган: «Шул ук Орскида Борнаевлар, Казанда Гәлкәевләр, Мөэминевләр кебек ул вакытларның күп татар сәүдәгәрләре бар иде. Бөтен гомерләре буенча русчаны дөрес сөйләргә өйрәнә алмаганнар, рус телендәге әдәбият вә матбугаттан файдалана алмаганнар. Дөньяга карашлары бик тар рәвештә булып, коры бер дини фанатик булып яшәгәннәр. Әмма Шакир, Закир Рәмиевләр боларга бер дә охшамый торган кешеләр булып чыкканнар. Буларның фикерләре нык ачылган, дөньяга карашлары нык киңәйгән. Моның, әлбәттә, иҗтимагый сәбәпләре булгандыр».
Борадәран Рәмиевләр, алда әйтелгәнчә, газета һәм журнал чыгару белән генә чикләнмичә, озакламый китап басу эшенә дә керешәләр. Татарча басма сүз, матбугат тарихын өйрәнгән И. Рәмиев бу хакта мондый мәгълүмат китерә: «1909 ел-да техникасының җитешлеге, эшенең пөхтәлеге белән танылган «Вакыт» газетасы басмаханәсе ачыла. Галимҗан Ибраһимов белән Шәриф Камал әсәрләренең күбесе шушы нәшрият басмаханәсендә тарала».