banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Оценить:
Рейтинг: 2

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

скачать книгу бесплатно


18

Кәнзел бу төнне йоклый алмады. Кичә ул хатыны белән ачуланышты, фанатик картларга хас үҗәтлек белән шәригатьчә «талак» дип әйтте. Хатыны Зәйтүнә моңа каршы кычкырып көлде генә.

– Абау, мәхәббәтсез! Атаң урынына мулла булып калырга исәбеңме әллә? Нинди талак ди ул, тиле. Китче-китче янымнан, якын килмә, җан өшеткеч нәмәстә!

Хатынының бу сүзләренә Кәнзел торган саен зәһәрләнә бара, әмма тамак ертып кычкырырга күрше өйдәге әнисеннән яхшысынмый иде. Шуңа күрә ул хатынына якынрак килде һәм, тешен кысып, тагын:

– Талак, талак, талак! – дип гыжлады.

Зәйтүнәнең күзләре түгәрәкләнде, Кәнзелне бу чаклы җүләр һәм томана булыр дип уйламаган иде ул, күрәсең.

– Тукта әле, тукта, нишләвең бу синең, тилекәй?.. Менә сиңа! Синең сасы аягыңны юып торыр дип беләсеңдер инде мине! Иснә менә, ни исе килә! – Зәйтүнә Кәнзелнең борыны төбенә үк «тәкә мөгезе» китереп терәде.

– Чат оятың юк икән, битсез! Чыгып кит хәзер үк, дүрт ягың кыйбла! – дип җикерде Кәнзел.

– Хәзер, хәзер китәм лә… Алдыма тезләнеп, аягым үпсәң дә, бүгеннән каласым юк син кипкән чабак янында. Төн түгел, сәгать тә тормаячакмын, сәгать тә!..

Шулвакыт урамда машина гөрелтесе ишетелде, Зәйтүнәнең күзләре елтырап китте. Ул бер мизгелгә генә тавышын тыңлап торды да ике кешелек киң җәймәсен сыдырып алды һәм, аны идәнгә җәеп, мендәрләрне бәйләргә кереште.

«Бусы да чын-чынлап китәр микәнни?» – дип, кисәк кенә өметен өзде Кәнзел. Ниләр генә әйтмәсен, ул Зәйтүнәнең болай кырт сындырып чыгып китәсенә ышанып җитми иде.

– Бер әйберемне дә калдырмыйм сез чабакларга. Талак, имеш, һай алла, ни ди бит, ни ди! Егылыплар китәрсең сүзләренә, – дип сөйләнде Зәйтүнә, торган саен зәһәрләнә барып, әйберләрен җыя-җыя. – Кадим замандагыча куркытмакчы, гыйбат тилесе…

Кәнзел дәшмәде. Аның инде дәшәр чамасы юк, чынга әверелә башлаган бу хәлгә аптыраган, шаккаткан, хәйран калган иде. Өченче хатын китә бит инде, өченчесе ташлап китә аны!

Зәйтүнә Кәнзелгә бик теләп килмәде. Кәнзелнең инде ике хатынын аерып җибәрүе турында хәбәрдар иде ул, аннары әнисенең яманатыннан да бераз шүрли төшкән иде. Алай да Зәйтүнә Кәнзелгә килде. Таҗылбанат аның белән үзе килеп сөйләште. Күрер күзгә карчык йомшак кына табигатьле кебек иде: кабаланмый гына, үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшер, мактанмас, шапырынмас. Зәйтүнә өйләренә килен булып төшкәч тә, яшьләр арасына кысылмады, һәрчак килене яклы булды.

Зәйтүнә үзе дә эшчән, кулыннан килмәгән нәрсә юк, чая, тапкыр сүзле, җор телле, шул сыйфатлары өстенә табигать аңа зифа буй-сын да биргән иде. Ни галәмәттер, моңа чаклы хатын-кыздан тәм дә, ямь дә тапмаган Кәнзел Зәйтүнәне үлеп яратты. Нигә китә бу Зәйтүнә? Ачу китерерлек әллә ни дә әйтмәде бит ул аңа. Әйтик, бераз көнләште, сөйрәлчек дип сүкте, ди. Шуннан ни? Ул бит аңа хәтта бармак белән дә чиртмәде. Тегеләрен рәнҗеткәләде, шуңа түзмәделәр, шуңа киттеләр. Моңа ни җитмәде?

– Тукта әле, Зәйтүнә, Зәйтүнә, дим!

Кәнзел кинәт идәнгә тезләнде дә Зәйтүнәнең балтырларыннан кочты.

– Зәйтүнә җаным, китмә! Мин сине яратам, өзелеп яратам, Зәйтүнә!..

Хатын бер мәлгә тынып калгандай булды, кулындагытөенчеген караватка ташлап, баш түбәсе пеләшләнә башлаган Кәнзелгә карап торды.

– Мескен әдәм син, Кәнзел, бичара!..

Кәнзел куырылып куйды, яшен суккандай, читкә тайпылды. «Кем, Кәнзелме мескен?! Кәнзелме бичара?!»

– Зәйтүнә, әйт яшерми генә, син аның белән чынлапта сөйрәлдеңме? Хакмы шул? Дөрес, дөрес, кеше юкны сөйләмәс!

Зәйтүнә тез өстендә үзенә таба шуыша башлаган Кәнзелне төртеп җибәрде, ир заты читкә тайпылды, чак кына егылмый калды.

– Кәнтәй! Үтерәм!..

Шунда өйгә Таҗылбанат килеп керде.

– Ни булды, балалар? Нигә талашасыз, ни бүләсез?

Кәнзел корт чаккандай торып басты.

– Инәй, Зәйтүнә, китәм, ди.

Таҗылбанат чибәр йөзле, үзенеке кебек үк чем-кара күзле килененә җирәнгеч бер караш ташлады, килененең башын чөя төшеп басып торуын күргәч, иренен бөрештереп, авыз читен кыйшайта төште.

– Кая китә?

– Наратбашка, бөтенләй, ди.

– Шуңа тезләндеңме, шуңа хатын алдына тез чүктеңме?

Кәнзел әнисенә ялварып карады.

– Кайда синең ирлегең? Кайда?! – дип, тавышын күтәрә төште Таҗылбанат һәм: «Ни әйтергә тели тагын бу убырлысы!»– дип аптырабрак калган килене янынарак килде. Таҗылбанат, куе дегет кебек күзләрен чекерәйтә төшеп, бер мизгел килененә карап бакты.

Чибәр иде килене. Кәнзел Зәйтүнәне төшергәч, Таҗылбанат куанып бетә алмаган иде. «Ичмасам, матур-матур, чибәр-чибәр балалар китерер», – дип уйлаган иде. Аннары аңа нинди эшкә генә тотынмасын, килененең җебеп тормавы, төшү белән, фермага эшкә керүе, көрәп булмаса да, иш янына куш китереп, ай саен шактый мул акча алуы ошаган иде. Янә тагын ул, күпне күргән хатын-кыз буларак, шуны да күрде: Кәнзел дә Зәйтүнәне ярата, әйләнә-тулгана да, сәбәп табып, гел хатыны янында бөтерелә, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Ләкин ул янә, тәҗрибәле хатын буларак, Зәйтүнә килене йөзендә тагы бернәрсә күргән иде: килене улын яратып бетерми. Улына бу турыда әйтмәде, әмма: «Тота белмәс бу мәми авыз моны, үз ишен табар да берәрсенә тагылып китеп барыр», – дип юраган иде. Күңеле дөрес тойган икән.

Күзләрендә очкын уйнатып, зәһәрләнеп, Зәйтүнә янына килеп басуга һәм килене күзләрендә курку түгел, нәфрәт чаткылары күрүгә, Таҗылбанат үз гомерендә беренче тапкыр диярлек шүрли төште. «Тагын бер сүз әйтсәм, битемә чат иттереп төкерәчәк. Аннары килене абыстай битенә төкереп чыгып киткән дип авыз чайкаучыларның бетәсе булмас. Кирәкмәс, китсен. Минем умач бурзаема тиң түгел бу, май чүлмәге тышыннан билгеле».

– Китсәң, җәнҗалсыз кит инде, килен. Күрше-күләннән яхшы түгел бит, – диде Таҗылбанат, кинәт йомшарып.

– Ярый, әнкәй, – диде Зәйтүнә кырт кына. – Сез дигәнчә итәрмен. – Һәм Кәнзел ягына шундый иттереп карап алды, тегесе хәтта куырылып куйган кебек булды. – Әйберләремне калдырмыйм, комачаулама, әнкәй.

– Йа Аллам, бир сабырлык, бир сабырлык бәндәңә, – дип, кабатлый-кабатлый, Таҗылбанат борылып чыгып китте.

Бу хатыны да киткәч, Кәнзел аптырады да калды. Төскә-йөзгә чибәр генә, сын-гәүдәгә таза гына ир-егет ич ул. Нишләп соң әле ул гына күңеленә ошаган кеше таба алмый. Башкалар әнә өйләнәләр дә күгәрченнәр кебек гөрләшеп торалар, балалар үстерәләр…

Болай эш дигәндә дә төшеп калганнардан түгел, кулыннан килә, авылда үзен бик үк яратып бетермәсәләр дә, хаҗәте төшкәч, Кәнзелгә киләләр, ул аларга булыша, һәммәсенә ярарга тырыша иде.

Быел авылда электр тегермәне салырга ниятләре, су тегермәне киләсе елдан да калмас, диделәр. Анысы җиңел инде, һәр язны Ыкны буып мәшәкатьләнәсе булмаячак. Тик менә су тегермәнен сүткәч, Кәнзел кая барыр?

Иртәнге кояшның чыгуын күзәтеп, Кәнзел, яр өстенә баскан килеш, әнә шул турыда уйланды. Буа өстендә үрдәкләр бакылдый, казлар каңгылдап куя, аръяктагы әрәмә өстендә, кош-корт оясы күзәтеп, өч-дүрт ябалак әйләнә иде.

Кәнзел бер турбинның капкасын күтәреп куйды да, кавызга су тулып шкиф әйләнә башлауга, икенче кавызның чыгырына ябышты. Терсәк буйлык ике тимер белән ул аны да тиз генә ачып җибәрде. Кичә кичтән үк мөшкәгә фураж тутырган иде, фуражир килгәнче, шуны тартып куясы бар иде. Чыгырны ныгытып куюы булды, күзе кавыз читендәге ярда утырган балыкчы картка төште. Карт һәр көнне, таң беленер-беленмәс, шушында балык тотып утыра. Кәнзел аның каян килеп йөрүен белми, кызыксынганы булмады. Бүген исә аның тәмәке тартасы килә иде, гөнаһ шомлыгына каршы, кесәсендә сигарет юк, ә бу карт, күңелне котыртып, тәмле-тәмле сигаретлар тарта. Балыкчы картның өстендә күк бәрхет пиджак, башында саргая башлаган, читләре сәлперәйгән капрон эшләпә. Башында, ичмасам, бер бөртек тә чәче юк. Иртәнге кояш нурында ул пеләш башын кыздырып утыра. Кәнзел карт янына килде. Чоңгылланып бөтерелгән су күбеге эчендә кайнашкан калкавычка карап тора башлады. Карт та калкавычтан күзен алмый. Шампан шешәсе бөкесеннән ясалган калкавыч кайчак чоңгыл уртасына килеп эләгә дә бер урында бөтерелергә тотына. Нәкъ шунда балык каба, калкавыч суга кереп чума. Картның шулчак кармак сабын җиңелчә генә тартып куюы да бик җитә, күрәсең, айкалып-бөтерелеп торган, шуңамы аксылланып калган судан балыкның яшькелт башы күренә, аннары көмеш кебек тәңкәләре ялтырый… Балыкчы кило чамасы кушбашны кармактан ычкындыра һәм ни өчендер, ырым кылып, авызына төкерә дә брезент капчыкка сала. Янә ашыкмый гына, кармагына суалчан кидерә дә ипләп кенә җепне күбекләнеп торган суга ташлый. Шуннан соң гына янәшәсендә басып торган Кәнзелгә дәшә.

– Әйдә, Кәнзел, берәрне көйрәтеп җибәр.

Кәнзел картның үзенә исеме белән дәшүенә шаккатмый, чөнки аны белмәгән балыкчы юк, балыкчы сузган затлы сигарет кабын ала да берсен авызына каба, икенчесен колак артына кыстыра.

– Ал, тагын ал! Оялма. Син миңа, сөйләшмәсәң дә, үз кеше булып беттең инде. Яңа гына берәү үзең турында сайрап китте.

Кәнзел гүя картны ишетмәде, каптан тагын өч-дүрт сигарет алды да түш кесәсенә салып куйды.

– Кичә хатының аерып җибәргәнсең икән. Хакмы шул?

– Бусысын аермадым, бусы үзе китте. Бер сорнай белән сөйрәлде, сөйрәлде дә шуңа ябышып китеп барды, кәнтәй.

– Шәп түгел, – диде карт.

– Анысын хак әйтәсең, картлач, хәлләр хөртирәк…

– Ничек соң, авыл Советы председателе бик бәйләнмәдеме?

– Дәшми әле, теге вакытта талкып алган иде бераз. Имеш, нигә язылышмыйча өйләнәсең дә нигә закон кушканча эшләмисең. Ник язылышмаганны белмәгәнгә сабыша. Ашыкма, дигән булам тегеңә, сынап карарга исәп минем башта, бәлкем, әйтәм, торып китә алмабыз, татулык килмәсә? Дәшми. Ә мин бөтенләй язылышмыйм алар белән, никах укытасың да – вәссәлам!

– Ай-һай. Китә-нитә калса, судлашып торасы юк, дисең инде?

– Шулай дисәм, ни әйтерсең?

– Ни дим? Шәп түгел диясе кала.

– Нигә?

– Мин авыл Советы председателе булсам, сине моның өчен әллә кайчан судка биргән булыр идем. Икенче хатыныңны аергач та.

– Син түгел шул анда, Фәхри Бәдриев утыра. Ә ул үзе дә салып биргәнне читкә куймый.

Балыкчы карт Кәнзелгә өнәми генә карап алды. Кәнзел аңарда ниндидер усал, хәтта танышрак усаллык чалымнары күреп шүрли калды, бу чит-ят кешегә артыграк әйтеп ташлавына үкенеп куйды. Ләкин абайлады: ни эшли алсын бу карт аңа.

– Син минем кем икәнемне белмисең булса кирәк әле, егет?

– Кем?.. Пенсионердыр.

– Анысы хак, пенсионер. Ләкин ниндие?

– Һа-һа-һа! Их, картлач-картлач. – Кәнзел аның җилкәсенә кулын салды. – Мин сине, син мине белмисең, дигәндәй. Тәмам изге адәмнәр кебек кыланасың. Бәлкем, син үзең дә бергә генә канәгать булып яшәмәгәнсеңдер әле? Ә?! Шулаймы? Әллә гомерең буена әүлия-дәрвиш рәвешендә яшәдеңме?

Карт кул селтәде, калкавычның чумуын күреп, ике куллап кармак колгасына ябышты. Кармак сабы дугаланып сыгылып килде, әмма калкавыч судан чыкмады.

– Тот! – диде карт, Кәнзелгә кармак сабын сузды. – Тот тизрәк, төшеп савып алам.

Балыкны яр кырыенарак китергәч, карт яр читенә төшмәкче итте, ләкин Кәнзел аның җиңеннән тотты.

– Сабыр. Үзем. Биредә кимендә дүрт метр бар. Әҗәлэзләмә.

Кәнзел, яр читенә үскән тал чыбыгына тотына-тотына, эзләр ясый-ясый, аска төште. Биредә зур-зур ташлар, кайчандыр кагылып һәм сынып калган субайлар башы чыгып тора иде, Кәнзел балыкны яр кырыенарак тартып китерде дә судан калкыбрак торган таш өстенә басты, аннары түше белән икенче ташка ятты һәм кинәт яр кырыенда чарпаланган балыкның саңагыннан эләктереп алды.

Бу саргая башлаган, терсәк буе сазан иде. Кәнзел шуңа аптырады: камыш арасында, буа өстендәге колак-уентыкларда йөзә торган сазан нигә су «кайнап» торган турбин астына төшкән?

– Әйдә, мен тизрәк, – дип кычкырды карт. Аның авызы колагына җиткән, тез өстендәге эшләпәсен кавыз буена ук ташлаган иде.

Кәнзел башта балыкны, болгап, яр өстенә ыргытты, шуннан соң гына, тырмашып, үзе менде. Менгәндә үк, авыл Советы председателе Фәхрине күрде. Кәнзелнең эче жуу итеп китте. Ул, Фәхрине күрмәмешкә салышып, иелеп, тезен каккалап торган булды, шул эшне башкаргач, дәшми генә кузгалып китмәкче иткән иде, Фәхри дәште:

– Сабыр ит әле, Кәнзел, – тегермәнчегә гел игътибар итмәгән бер кыяфәт белән балыкчы картка кулын сузды. – Исәнмесез, Шакирҗан абый! Иртәләгәнсез бүген, әй! Балык иртәнге якта йөри шул. Ай-һай, сазаны ла сазаны! Ару бу, ару, кимендә өч кило булыр…

Кәнзел кавыз алдына басып, үрелеп, кулларын юып алды. Үзе кырын күзе белән Фәхрине күзәтте. «Нигә килгән бу тагы? Бу картны каян белә? Зәйтүнә киткәнгә бәйләнә алмас. Аерып җибәрмәдем, үзе ябышып китте».

– Өйгә керә тор, Кәнзел, – диде аңа Фәхри, үзе һаман балыкчы карт белән сөйләшүен дәвам итеп.

Кәнзел киткәч, Фәхри балыкчы картның терсәгеннән алды, кармак сабын кадап куйган яр кырыенрак әйдәде.

Болай һичнинди гаеп тә тоймады үзендә Кәнзел, мәгәр күңеле нидер сизенеп, уфтанып-көрсенеп куйды. «Бер дә тикмәгә генә килмәгән бу эт нәрсә».

Тегермән өенә керүгә, тәне эсселе-суыклы булып китте. Кылт итеп, шунда булган хәл исенә төште: «Тәзкирә?» – дип пышылдады ул? Тукта, нигә болай курка соң әле ул? Тәзкирә моннан ике ай элек кияүгә чыкты инде. Зөфәр белән тора бирә. Зөфәр белән без квиты. Ул минем Зәйтүнә белән сөйрәлде, мин аңа алтын сарай ишеген ачып куйдым. Нигә болай курка соң әле Фәхридән? Һәй, эт нәрсә, гел котны алып бетерде инде бу Фәхри дә. Бер дә бүтән түгел, ни булса тарттырырга килергә исәбедер. Юк, тарттырырга булса, таң тишеге белән килмәс иде болай, үз дәрәҗәсен белә ул, курай сыйрак… Шулай ук Зөфәр?..

Кәнзелнең күз алдына Тәзкирә белән менә шушы өйдә булган хәл килде. Унсигез яше тулып узган Тәзкирә һәр көнне тегермән янындагы чишмәгә суга йөри иде. Көн саен Кәнзел аны яр башына басып каршы ала, баш кагып кына исәнләшә дә, кызның оялчан күз карашын үзендә тоеп, кайтарылып торган керфекләрен каккалап алуын күрүгә, эченә әллә ниткән җылы йөгерә, ул аңа сүз катмый, мәгәр кызның чишмәдән су алуын, бизәкләр төшерелгән сыгылмалы көянтәсен җилкәсенә элеп, ничектер көй чыгарып баргандай китеп баруын сокланып күзәтә. Тәзкирәнең тулышып, чибәрләнеп, буй җиткереп килгән чагы. Тегермәннән ике йөз метр чамасында гына торучы умартачы Халикъ кызына Кәнзелнең күзе әнә шулай төште. Башта кызга Кәнзелнең күзәтүе ошамый иде, оялды, аның яр башында басып торуын күргәч, кире борылган чаклары да булды. Ләкин тора-бара ул моңа ияләште, гадәтләнеп китте.

Бу вакытта Кәнзел тол ир сымаграк яши иде, Тәзкирә ишле гаиләдә туып үскән, аннары ул чаклы күзгә бәрелеп торырлык гүзәллеге дә юк, әмма яшьлек бит ул – үзе чибәрлек сыйфаты белән бәйле нәрсә, Кәнзел моны күрә иде.

Бер тапкыр ул Тәзкирәне тегермән өенә чакырды. Кич иде, ут алып сөйләшеп утырдылар. Кәнзел аңа ялгызлыгы, бәхетсезлегеннән зарланды. Шунда кинәт ут сүнде, Тәзкирә курка калды, торып, ишеккә таба китмәкче итте, әмма Кәнзел шунда аны кочаклап алды. Аннары Тәзкирәне кулына күтәрде дә, җилтерәтеп, зыр-зыр әйләндерә башлады.

– Мин сиңа өйләнәм, мин сине менә шулай гел кулымда гына күтәреп йөртәчәкмен…

Аннары барысы да төштә кебек кенә булды. Түр яктагы лампочкадан сәкегә тонык кына якты төшә, Тәзкирә капланган да сулык-сулык елый, Кәнзел аны юата:

– Өйләнәм мин сиңа, син – минеке хәзер, күзең бетереп елама юкка, – ди…

Ләкин Кәнзел Тәзкирәгә өйләнмәде. Кызны флотта хезмәт итеп кайткан таза, чибәр, озын буйлы, хәрби хезмәткә киткәнче үк яратып йөргән Зөфәр ошатты һәм күп тә йөрмичә өйләнеп тә куйды.

Икенче көнне иртә таң белән ул тегермән янына килде. Килдедә Кәнзелне тегермән өеннән чакырып чыгарды һәм йомышын әйтеп тормастан тегене култыклады да яр кырыена алып китте. Кәнзел Зөфәрнең ни өчен килүен сизенде, акланырга җыенды, ләкин башына һичнинди рәтле уй килмәде. Тик ни өчен чакырып чыгаруын әйтеп тормастан, яр читенә җитүгә, Зөфәр, киерелеп торып, Кәнзелнең яңагына чабып җибәрде. Күзләреннән утлар чәчрәгән Кәнзел таллар арасына ташланды, алай да Зөфәр җитезрәк булып чыкты, Кәнзелне биленнән эләктереп алды да яр астына төртеп җибәрде. Кәнзел бил тиңентен суга барып төште һәм, кабаланып, ярга менә башлады.

– Зөфәр, туктале, тыңла әле башта…

– Мен, мен әле тизрәк! – диде аңа Зөфәр, берни булмаган кебек, тәмәке кабызды.

Кәнзел яр өстенә менеп басты, аның кыяфәте кызганыч иде, ләкин Зөфәр аны кызганмады – нык итеп күкрәгенә тибеп җибәрде. Кәнзел, очып барганда атып төшерелгән коштай кулларын җәеп, яр астына түнде. Бу юлы аның авыз-борынына су тулды, күрәсең, шактый гына судан чыга алмый маташты. Ниһаять, ул көч-хәл белән аягүрә басты, дер-дер калтыранып, яр кырыена килде дә, елар дәрәҗәгә җитеп:

– Зөфәр, мин гаепле түгел, ул… үзе килде… – диде.

– Мен әле, мен бире, эт аламасы. Инде алай икән, еламый гына сөйлә! Мен диләр сиңа! Якынрак кил, болайрак дим!

Кәнзел, яр өстенә менеп басуга, кузгалырга куркып, ике кулын алга сузды да җиргә тезләнде.

– Зөфәр, Алла хакы өчен, тыңла башта! – Кәнзел тез өстендә Зөфәргә таба шуышты. – Зөфәр дим, ул үзе бит… Зинһар, хур итмә…

Кәнзелнең чынлап та кыяфәте ямьсез, кынарсыз иде: аның башындагы кәпәче суда калган, Ык уртасына җитеп агып китеп бара, чәченә балчык сыланган, иреннәре күгәреп киткән, күзләренә кан сауган иде.

– Кил, кил, курыкма! Тәзкирәне җәберләгәндә, бер дә харап батыр булгансың бит! Йә, якынрак кил диләр сиңа!

Зөфәр әле булса кузгалырга куркып торган Кәнзелнең янына килеп, изүеннән умырып эләктереп алды да аягүрә бастырды:

– Әйт әле, хәшәрәт, син ул турыда берәрсенә сөйләдеңме? Сөйләдеңме, дим! Нигә телең йоттың, җавап бир!

– Бе-рр-әүгә дә әйтмәдем. Зөфәр, беркем дә белми.

– Ант ит, җир упсын, диген!